ӘДӘБИ КҮМӘКЛӘР
ктябрь революциясе миллионнарның иҗат энергиясен ачып җибәрде һәм илебездәге барлык халыкларның әдәбиятлары үсешенә этәргеч кач бирде дип әйтәбез икән, бу хакыйкатьне теге яки бу әдипне бәяләү белән генә түгел, бәлки апарның иҗат оешмаларына да дәрес характеристика бирү ярдәмендә дәлилләргә кирәк. Октябрь революциясенә кадәр татар язучыларының үз әсәрләрен, иҗат проблемаларын тикшерерлек аз санлы коллективы да юк иде. Ул гына да түгел, Шәриф Камал, Мәҗит Гафури. Галиәсгар Камал кебек язучылар да беренче тапкыр совет чорында гына Казан шәһәрендә очраштылар. Ә бит менә шундый очрашулар, бергәләп иҗтимагый-әдәби эш алып бару өчен уңай шартларны беренче әдәби күмәкләр: «Завод» — 1923 ел (миңа да аны оештыручыларның берсе булырга туры килде), «Часовой» (Шамил Усманов тарафыннан 1923 елда оештырылды). «Октябрь» (1924 елның башында Казан шәһәре коммунистларының Үзәк клубы каршында оештырылды) тудырдылар: Ш. Камал, Г. Ибраһимов. һ. Такташ, М. Фәйзи, М. Җәлил, К. Нәҗми, Ф. Әсгат, А. Шамов, Г. Кутуй, Ш. Усманов, Г. Толымбайский, Г. Гали, Ә. Исхак һ. 6. бу зур коллективның членнары иде. Коллектив предприятиеләрдә, уку йортларында, Татарстан районнарында әдәби түгәрәкләр белән җитәкчелек итте. Бу коллектив оештырган әдәби кичәләр, җыелышлар, диспутлар һәрвакыт күп санлы аудитория катнашында уздылар. Диспутларда һәм кичәләрдә еш кына Ф. Әмирхан, Г. Камал, К. Тинчурин, М. Гали һ. б. «Октябрьога кермәгән язучылар да катнаша иде. Коллектив «Иптәш» исемле әдәби стенгазета чыгарып килде, газета һәм журнал битләрендә күп әсәрләр бастырды. В. И. Ленин истәлегенә багышланган «Ленин» исемле зур җыентык, гражданнар сугышы геройлары турында «Кызыл Армия сафында татар- башкортлар» дигән җыентык чыгарды, буржуаз милләтчелек идеологиясенә, мещанлыкка каршы актив көрәш алып барды...
«Октябрь»ның совет әдәбиятына керткән уңышлы өлеше газеталарда һәм журналларда, аның әгъзаларының шул елларда чыгарган китапларында ачык чагыла. «Октябрь» коллективының төп, программ положениесе — укучыларны Коммунистлар партиясенә бирелгәнлек рухында, совет патриотизмы һәм халыклар дуслыгы рухында тәрбияләү — аның уставында һәм газеталарда басылып чыккан иҗат декларациясендә генә язылып калмады, ул «Октябрь» членнарының иң яхшы әсәрләрендә дә ачык чагылды. «Октябрь» членнарының азчылык өлеше «Сулф» («Суп фронт» — ред.) группасына аерылгач (20 апрель. 1924), «Октябрь» членнарының җыелышы да бертавыш- тан түбәндәге карар кабул итте:
«Сулф» үзенең бөтен адымнары белән әдәбиятның пролетариат революциясендә уйнаган ролен билгеләүдә ялгышлык эшләде. Сулфчылар чыгу белән «Октябрь»ның сан ягыннан сафлары сирәкләнсә дә, революцион эшче-крестьян сәнгатен тудыруга дәрте кочәюгә, әдәбияттагы позициясе ныгуга сәбәп булачак. Сулф, футуризм алымнарын гына пролетарныкы санап, кастовый оешмага әверелсә, «Октябрь» күмәге үзенең идеологиясе белән дә, әдәби-иҗат эшләренең тирәнәя баруы белән дә. буржуазия идеологиясенә каршы көрәшнең нык оешкан отряды булачак».
1924 елның 22 июнендә үткәрелгән җыелышта бу мәсьәлә кабат тикшерелде. Җыелышта «Октябрьвның 16 члены, Уфа партия мәктәбеннән килгән 12 экскурсант, әдәби түгәрәкләрдән 20 вәкил бар иде. Сөйләгән иптәшләр «Сулф»ны эшче-крестьяи язучылары арасына таркаулык кертүдә гаепләп чыктылар. Җыелышта «Октябрь»ның линиясен дөрес дип табарга һәм. Коммунистлар партиясе членнарының төрле әдәби күмәкләрдә эшләвенең зарарлы булуын искә апып. сулфчыларга «Октябрь»га кайтырга тәкъдим итәргә, «Сулф»ның бу тәкьдиме белән риза булган членнарының гаризаларын «Октябрьида карау өчен кабул итәргә, дигән карар кабул ителде.
һәм чынлап та «Сулф»ның иң талантлы членнары яңадан «Октябрьвга керделәр, ә соңрак бергәләп Пролетариат язучыларының татар ассоциациясен (Татарская ассо-
О
циация пролетарских писателей — ТАПП — ред.] оештырдылар. Бу ассоциациянең теп кечлэре Татарстан совет язучылары союзын оештырды.
II октябрь. 1956 ел.
Бу езек Хәсән Хәйринең «Очерки развития современной татарской литературы» дигән кулъязмасы турында язылган эчке рецензиядән алынды. Матбугатта беренче ♦ тапкыр басыла •_
Хәсән Хәйринең бу хезмәтен Татарстан китап нәшрияты, «Современная татарская П литература» исеме белән, 1957 елда аерым китап итеп бастырып чыгарды
КЕШЕЛӘР ДӘ ЯҢА | ҖЫРЛАР ДА... о
атур әдәбиятта күчеш — преемственность дигән хасият бар. Кешеләр ~ дә яңа. җырлар да яңа. Тик бу җырларның иҗтимагый моңы үткәйгә и тамырланган. Ул тарих белән бәйләнгән. Ләкин бу бәйләнеш аңа яңаны тудырырга, уз чорының тормышын шәүләләндерергә комачауламый. Бездә Тукай ♦ белән Бабичтан һәм бер кисәге Дәрдмәнд белән Сәгыйт Рәмиеятән күчкән аһәңнәр. - иҗтимагый лирикага багланышлы кайбер аккордлар юкмыни!
Алыгыз Такташның «нәләтле, «гыйсъянхлы чорын. Монда татар әдәбияты белән х аз гына таныш булган иеше дә Сәгыйт Рәмиен гармониясен, ләкин аңарга караганда 2 иәчлерәк бирелгән кормасын таныр.
Алыгыз Бурнәшны. Тукайның варисы (Тукай стиленә иярүче) булу ечен никадәрле а тәҗрибәләр ясамады!- Бурнашта да баз Тукай гармониясен, ленин йомшаграк, ясал* 4 марак эшләнгән охшауларны курәбеэ. —
«Пәйгамбәр сәииэте» булсын дигәндәй, еченче мисалга Кәрим Әмнрине китереп кыстырыйк. Монда аакыты-вакыты белән Дәрдмәнд чаткылары чәчрәмәдеме! Уя хәзер дә әле шул чаткыларның эзен кырыл бетерә алмый.
Менә шушы күренештә шигъри ташкыннарның табышмагы. Элек тудырылган эштән файдалы якларын күчереп тә. шуның белән бергә үз тирәңә, хәзерге барышыңа пар булып тешердәй яңалыкны тезү сере ята. Сез пароход барган вакытта артыннан калган дулкыннарын күргәнсездер. Менә шавылдап, күбекләнеп бер дулкын чыкты. Аның артыннан икенчесе, еченчесе. Ни ечендер уп дулкыннарның күләме, бетерелгән урыннары, бәрелгән иечләре. түгәрәкләнеп китеп әкрен генә тынулары бер тесле була. Тик пароход кинәт борылган чакта яки каршыдан буксир фәлән узып киткәндә генә ул дулкыннарның тышкы килбәтләре үзгәрә.
Матур әдәбиятта дә әнә шулай. Тормыш корабы кинәт борылганда яки икенче тормышның барышы моңа килеп бәрелгәндә әдәбият дулкыннарының килеше үзгәрә. Кечләре зурая — су тобендәге, яр кырыендагы юшкыннарны куптарып болганчык тескә кертәләр. Соңыннан, бәрелашү кискенлеге тына барган саен, дулкыннар сафланалар — тавышлары да тәртипсез котыру, дуылдау формасыннан билгеле бер система буенча шаулаган моңга, кейгә әверелә.
Ике әдәби стихиянең әлегәчә эреләнгән бәйләнеше — укучының үэе аркылы да. аның тормышлы сюжетка, иҗтимагый лирикага сусавы аркылы да ес«ә капка. Бу хәл фәнгә дә каршы түгеп. Мисал урынында пролетариат укучыны алып тикшерик: аның эш белән үрелгән тормышы — башзанаяк сюжетлы. Ягъни коидәлек барышындагы хәрәкәтләр. вакыйгалар, уйлар белән тулы. Шуңа күрә ул әдәбияттан да шуның шәүләсен эзли. Ул шушы фактларны, ягъни тормышны иҗтимагый тойгылар, җанлы образлар белән биргән шигырьне эзли...
...Безнең хәзерге әдәбиятыбызда һәм эшче, һәм крестьян укучыларын тәрбмк ларлек кечләр байтак:
Галимҗан Ибраһимов. Һади Такташ. Толымбай. Исәнбәт. Ш. Усмаиое. Бурнәш. Афзал Таһирое. Кәрнмоә, Туфан. Максуд. Юлтын һәм башкалар Алар бары да шул отрядның солдатлары.
М
Без монда аларның байтагына, бәлки, тукталырбыз, бәлки, юк. Мәсьәләнең уп ягы куелган сорауларның ничек чишелүенә карый.
Башлыйк Такташтан.
Ул инде:
Сиңа биреп җырларымны
Калыйм мәллә монда, югыйсә,—
дип моң гына, тымызык кына зәңгәр күзләрен дә киләчәккә төбәп алды. Ләкин ни булса да Такташ —бөтен шагыйрь. Үзенең әллә никадәрле кимчелекләренә |күбе- бездә очрый торган кимчелекләргә) карамастан, көчле мәктәп тудырырлык бетен шагыйрь.
Ул, бәлки, үзенең шагыйрьлек гомеренә нык перспектива сыза алмагандыр. Бәлки, кайсыбер моментларда аягын «шап» иттереп басарга да кыймыйдыр. Анысы икенче мәсьәлә. Безне башка ягы, бүгенге тормышны җырлый алу ноктасы кызыктыра. Хәзерге тормыш вак-төяктән, бөек азатлык теләгенә табан борылган очсыз- кырыйсыз винтлардан җыела. Укучының инстинкты — уз тормышына бәйләнгән, үз йөрәгендә чәчәк аткан әнә шул «вак-төякләр»не эзли. Шуның шигьри калыпка салынганын табарга тырыша. Үтелгән елларның, кичәге гомерләрнең дә шулай ук бүгенгечә итеп җырлануын сорый. Укучыга ярау өчен заманнарны әнә шулай итеп үрә белергә, кызыктырырлык сюжет, җанлы кешеләр белән аралаштыра белергә кирәк. Такташ — үзенә чордаш башка талантлы язучылар белән шул юлда уңышлы адым атлаучыларның берседер.
Хәзер инде, революциянең унынчы елында, кайбер шагыйрьләр кебек һаман «таңнар», «тимерләр», «каннар», «кызыллык» турында конкретсыз җырлар җырлау, чынлап та, килешмәс иде. Такташ ул «бәла»дән сиксән проценты белән котылды дияргә ярый. Ул киләчәкне һәм хәзергене төзүче тере кешеләргә — Зөбәйдәләргә, Әүхәдиләргә, Шәйхи бабайларга, тормыштагыча нык күрсәтелгән яшь буынга, хәзерге авылдагы агай-энеләргә күчте. Хәзер инде аңарда илаһи тавышлар да. томанлы фетнәләр дә. буш залда япа-ялгыз «нәләт» кычкырулар да сизелми. Аның хәзер киң итеп ачылган авызы, елмайган бите, ниндидер хәйләкәрлек, шаянлык белән ярым кысылган күзләре генә ялтырый, һәм шул авыздан, шул биттән, шул күзләрдән ирекле-ирексез:
Бүген урам буйлап үткән чакта. Очраттым мин аның бересен, Ал галстук таккан, янар куэле. Киләчәкнең тимер кешесен) —
дигән сүзләрне укыйсың. Чынлап та ал галстугы бар, чынлап та янар күзле, чынлап га тимер кебек бу кеше — киләчәкнеке!
Такташ та бу кешедән калышмаска тиеш. Тимер кебек янар күзле укучыларга әле бик күп азык, яхшы азык кирәк.
Күчик Туфанга.
Татар әдәбиятында кем тарафыннандыр «тудырылып үтерелгән» имажинистлык образларын тырпайтып, дулап, ташкынланып чыккан бу талант башта ук усал сүзләргә, әрсезлеккә юмарт иде.
Крейсер, титан, набат, вулкан, дикапут, дезинфекция, шрапнельләр... белән башта ук ми тамырларын «туфанайтып», паркетка «ми чәчеп» котны алды. Туфанның беренче шигырьләре чынлап та җиңелдән түгел. Алар тимердән эшләнгән бик авыр бер нәрсәгә, дикапутка, крейсерга охшыйлар. Мондый шигырь озынрак булса, укучының башы чынлап та «шпал күк шыгырдый» башлый. Куе тавышы, чыңгырдап торган сүзләр, дүрт кыйблага эленгән күп тармаклы перспектива чынлап та күзләрне талдыра. Ләкин Туфанга рәхмәт әйтерлек тә бар. Ул кыска гына җөмләләр белән кыска гына шигырьләр язгалый. Бу вакытта аны укучы да яратып каршы апа. Туфан соңгы чакта менә шушы юлга, укучы белән якынаю юлына борылды. Борылып яхшы итте.
•Аягүрә үлеп булыр микән», «Урал эскизлары», «Җырланмаган җырлар». хәтта «Козырь туз»ы да — әнә шул борылышның матур билгеләре. Туфан элекке дорфалыгымнан нихәтле ераклашса, шулхәтле яхшы. Үзе ечен дә, укучы ечеи дә яхшы. Ченки аны хәзер сееп кенә укучылар бар. һәрбер яхшы шигырь чыккан саен бу катлау калыная, үсә. Газета ечен тиражның кирәклеге никадәр зур булса, язучылар очеи аңардан битәр зуррак. Тираж кимү —үлем билгесе. Андый талант озакка бара алмый. Тиражны киметмәс ечен укучыларның соравын тәэмин итә белергә кирәк. Туфан хәзер моны тешенгән. Шаять инде кулыннан ычкындырмас!
Безнең башлар
Давылларда, Данлы давылларда гомер итәләр: һәр икәүнең гомере — тиңсез роман, һәр берәүнең йене — хикәя.
дип әйтерлек коч талкан Туфан, әнә шул давылларда гомер итүчеләрне тиңсез романнарга кертә алырмы, юкмы дил шикләнү бик үк ярап бетмәс. Әмма шул теләкне үткәрергә тиешлеге турында ике сүз булырга момкин түгел. Үтәргә тиеш, дибез. Ченки Туфан үзенең тойгысы белән, шигырьләренең ритмикасы белән укучыга, бигрәк тә пролетариат укучыга якынлашып бара. Аның шигырьләрендә кечле антитеза, сизгер фәлсәфә парчалары ярылып яталар. Шуның остәаенә шатлык, күтәренкелек тамгалары һәрбер шигыренә кырылмаслык эз салганнар..
___________ 1927 ел.
Бу оэекләр К. Нәҗминең «L. L. L. (Мәсьәләне кую урынында)» исем астында «Кызыл Татарстан» газетасының 1927 елгы 12, 13, 16. 18 февраль саннарында басылып чыккан һәм вакытында шактый бәхәсләр уяткан мәкаләсеннән алынды. Мәкалә К. Нәҗминең моңарчы чыккан бер җыентыгына да кертелмәгән.