Логотип Казан Утлары
Шигърият

Атлар


Бөек Ватан сугышыннан кайтмый калган авылдашларым истәлегенә.
Томырылып Һаман атлар чаба,
Чаба атлар болын буйлатып. Килгән шәпкә күкрәгемә баса, Басып уза, җанны елатып.
...Дагаларда алсу нурлар уйный, Бәкәлләргә коела тан чыгы, Минем бу җан кайсыгызны эзли, Кайтмый калган илгә кайсыгыз?
Ялгыз колын кемне эзләп чаба, Кемгә кешни еллар аркылы? — Кыңгыраулар, әй, бу кыңгыраулар, Таңга кадәр йөри чакырып.
Болыннарны иңләп атлар чаба. Ялкайларын җилләр җилгәрли, Алсу таңда илгә җилләр кайта, Эх, гомерләр җилгә иярми шул, Кеше гомере җилгә иярми...
Минем бу җан кайсыгызны эзли, Кайтмый калган илгә кайсыгыз? — Башны иеп, каршыгызга киләм, Бер минутка бары кайтыгыз!
...Тупырдашып атлар чабып уза, Җанга суга гүя чаң чыңы, Дагаларда алсу нурлар уйный, Керфекләргә куна таң чыгы...
Таныш шәүлә
Хыялымда таныш шәүлә йөри, Бер турая, тагын бөгелә. Ак яулыгы арыш диңгезендә Йөзгән җилкән булып күренә.
Хәтер офыгында аҗаган күк Чагылып китә җитез урагы. Туры килгәч, шул кечкенә урак Ниләр генә җирдә урмады!
Арышын да, бодаен да урды, Иелеп-бөгелеп урды тарысын. Илдән ирләр китте, Шул ук урак Көлтә-көлтә урды кайгысын...
Көлтә-көлтә урды — зарланмады. Уйламады үзе турында, Ашыкты ул кайгы бөртеге дә Калмасын, дип, килер буынга.
Еллар аша таныш шәүлә килә. Бер турая, тагын бөгелә. Аркасыннан чәченә кушып үргән Тәңкә чыңы җиргә түгелә.
Тезелешеп чүмәләләр кала, Кала шунда яну-ярсуы. Һәм үзенә тере һәйкәл булып, Торып баса арыш басуы.
Бу туфракка күпме җылы сеңгән, Елгаларда күпме җыр аккан, Никадәрле гөлләр сулып кипкән, Җир өстенә күпме ел яткан!
Бер тамчы да үзгәрмәгән хәят. Эй, җиһанның изге баласы! Сиңа кадәр күпме шулай булган һәм күпмегә шулай барасы...
Ләкин җирдән эзсез китәбез, дип. Дулама, җан, әрнеп елама. Елгаларда әле чит җыр түгел. Ят җыр түгел, безнең җыр ага.
Мең елдан соң. бәлки, тагын берәү Без тукталган шушы урында Башкаларга сөйләр бу туфракка Бездән сеңгән җылы турында...
Җил
Авылыма сары көз сузыла. Тәрәзәгә сугып узя җил. Каеннарның чәчен сибеп ташлый. Хәтеремә кереп туза җил.
Бар көченә дулый-дулый да ул. Киереп ача хәтер капкасын, Әйдә, йөрәк, чыгыйк әле шуннан, Юлыбызны җырлар капласын.
Чыксын тагын безнең белән бергә Шул кыюсыз авыл малае, Йөгереп чыккан шәпкә сагышларның Бәреп ярсын әле маңгаен!..
Ә агачлар менә бүгенгедәй Сары тәңкә сипсен юлына, Һәм әнкәсе лампа яктысында Чүпрәк сумка тексен улына.
Кабатласын тагын бөтен класс:
— Я... яфраклар, к...көз, а...авыл... Эх, йөгер син, хыял, малай чакка, Тынмас шунсыз җанда бу давыл!
...Авылыма сары көз сузыла, Капкаларны каерып уза җил, Юлларыма алтын тәңкә сибә, Хәтеремә кереп туза җил...
Туй килә
Бер җыр йөри авыл урамында, Югары очтан гөрләп туй килә, Күкрәк киереп, моңын түгә баян, Чыңлап тора урам, ду килә.
Кияү егет кәләшенә карый. Саклык белән алган биленнән. Якты йөзе айдай балкып килә — Уңар, ахры, авыл киленнән.
Бер моң йөри авыл урамында, Капка саен килә тукталып, Кинәт кенә төтен булсынмыни —• Янсынмыни йөрәк ут кабып!
Ярты авыл кыз төшерә бүген, Ярты авыл — кияү бу туйда, Ярты авыл үз кәләшен кочып, Җырга күмелеп килә бу туйда...
Хыял, хыял!
Туй килгәндә генә
Очынмасаң сиңа ни булган?!
Капка саен картлар басып тора, Күзләренә әллә яшь тулган?
...Сузылып-сузылып моңын түгә баян, Чыңлап тора урам, ду килә, Илдән китеп башын салганнарның Хыялында калган туй килә...
Туган якта
Азылдаш егетләргә
Монда гөлләр — бары безнең өчен, Безгә бары — җилләр иссәләр, Безнең көйне сузып шаулый урман, Безнең өчен ага чишмәләр.
Кошлар әле безнең хакта сайрый, Сукмакларда ята эзебез, Әйтерсең лә барыбыз бергә монда, Таралмаган, читтә түгел без.
Таралмаган әнә йолдызлар да, Безнең өчен калка ай һаман, Йокыбызны алган сылуларның Тәрәзәсен чиртер жай калган...
Ә сылулар...
Бары алар гына...
Аерылган бездән юллары,
Тәрәздә тик — чиккән пәрдәләре, Күңелләрдә — чиккән җырлары...
Юк, сайрамый кошлар безнең өчен. Сукмакларда беткән эзебез. Учакларның көлен җил тараткан, Таралганбыз икән инде без.
Башкаларның юлын яктыртырга Кичләр җиткәч, монда ай чыга. Бүтән кызлар бүтән йөрәкләргә Истәлеккә яңа җыр чигә...
Бер үк җырның ике яртысы без. Бер тургайның ике канаты, Пар аккошлар шуны әйтеп узды, Шул хәбәрне җилләр таратты.
Иреннәрдә янган ул сөюне Йөрәкләргә салдык икебез, Шул хис белән ялкыннарда яндык. Яңгырларда калдык икебез.
Сүрелү белмәс кайнар йөрәклеләр һәм җирдәге сөю хакына Ай нурыннан һәйкәл куяр идем Без очрашкан юллар чаты