АК НУР БЕЛӘН...


еатрның тамаша залы.
Халык шыгрым тулы. Биш йөз кеше, алты йөз... Мең кеше! Кемнәр гаиә очрамый алар арасында? Кемнәр генә җан азыгы эзләп театр ишеген какмый?!
Юмартлар да килә, сараннар да.
Эшчәннәр дә йөри, ялкаулар да.
Көләчләр дә монда, моңсулар да.
Җитәкчеләр дә, күмәч пешерүчеләр дә.
Нигә киләләр алар? Ни эзлиләр? Ни көтәләр? Тамашамы? Кәмитме? Матур киемнәрен киенеп, тазарынып, чистарынып, сафланып киләләр дә. сәхнә дип атала торган нәни генә мәйданчыкка күз текәп, тынып калалар.
Нәни дидем дә, сагаеп калдым. Нигә нәни булсын ди сәхнә?! Зур ич ул, гаҗәеп зур: шушы мәйданга тормыш бөтен барлыгы белән сыя лабаса! Кешеләр туалар да. үләләр дә анда. Яшиләр, сөяләр, җиңәләр һәм җиңеләләр. Хак юлны эзлиләр, табалар, шуның өчен һәлак булалар.
Шушы, гадәттә өч ягы төрле җиһазлар, декорацияләр белән капланган шанлы* шөһрәтле мәйдан аша кешелекнең бөтен тарихы, хәзергесе һәм киләчәге уза. Ярсып гаскәр башлыклары килеп керәләр, гайрәтле революционерларның көрәш юллары сызыла, гашыйклар һәм мәзәкчеләр, хакимнәр һәм эшчеләр көн күрәләр.
Залда катлаулы һәм каршылыклы тормыш вәкилләре утыра, сәхнәдә дә шулар тормышының чагылышы. Аталарының, бабаларының, үзләренең тормыш күрэчешлә- ре. Әнә шул, күрер күзгә нәни генә, уйлап карасаң бөтен җир шарын сыйдыра ала торган мәйданда тормышның чагылышын карарга ил сукмагы өзелми, касса аллары, театр фойелары, чишенү бүлмәләре давыллы көндәге күл өсте сыман кайнап, дулкынланып тора.
Тамаша залы көндезләрен буп-буш...
Репетицияләр булмаса, театр тып-тын. Партердагы урыннар ак җәймә белән томаланган. Җыештыручылар да кычкырып сөйләшмиләр. Тынлыкның кадерен һәр кеше саклый. Биредә чын тынлыкның бәһасен беләләр!..
Тамаша залы кичләрен шыгрым тулы.
Тамаша залы кичләрен дә тып-тын кала.
Залда тыгызланып утырган мең кеше, бар дөньясын онытып, сихерләнеп, сәхнәгә йотыла. Уйлый, шатлана, кайгыра, елап җибәрә.
Нинди кодрәт тудыра бу тынлыкны? Нинди көч, сихер мең кешенең йөрәген нке-өч сәгать буе бердәй тибәргә мәҗбүр итә?! Юмартны да. саранны да, эшлеклеие- эшлексезне, яшьне-картны нәрсә берләштерә!
Режиссерның мәгънәле, оста хәрәкәтләргә корылган спектакле кызыксындырамы? Актерларның уены күңел кылларын шундый киеренкелектә тотамы? Сәхнә рәссамының җанга ятышлы декорацияләре халыкның игътибарын җәлеп итеме?
Катлаулы, бик катлаулы механизм театр! Ул байтак буыннардан тора, чылбырның бар өлешләре бер юнәлештә, бер тында, бер моңда хәрәкәт итәргә тиеш. Шул бер-
Т
лары.
Тормышның бер почмагын бары үзенчә генә күрә белеп, шуны саран детальләр аша сәхнәдә гәүдәләндергән кеше — театр художнигы.
Бу еч теркемгә ош кына композиторлар килеп кушыла, спектакль музыка белән баетыла. Менә шушы кечләр берләшеп тамаша валының күңелен яулап алалар, сихерлиләр, тәрбиялиләр, үстерәләр, һәр кич меңләгән кешене бергә җыеп, авызына каратып тоту өчен күп кеч салына, күп тир түгелә, иерәк мае сыза!
Шулай булганда гына тамашачылар да сәхнәдә бара торган вакыйгаларның катнашучыларына әйләнәләр, андагы геройлар белән бергә яшилор. җиңеләләр, керәшәләр, матурлыкны әшәкелектән, хаклыкны хыянәттән аерырга ейрәнәлер. Сәхнәнең тәэсир кече искиткеч зур, аны бернинди сан-исәпләр белен генә үлчәп бетерерлек түгел. Спектакль ике-өч сәгать кенә барса да. аның бәрокоте. такир кече атна- айларга бара, кайчагында гомер буе онытылмаслык истәлек булып кала.
Мактаулы, чагыштырусыз мактаулы хезмәт театрда иҗат итә алу!. Режиссерлар артистлар, театр рәссамнары бездә бетен халыкның хермәтен яулап алып, күз естен- деге каш кебек яшилор!.
Без монда эшнең нәтиҗәсен, аның ахырын, елганың тамагын күзәттек. Елганың чишмәсе каян чыга! Кайда башлана! Ничек туа' Театрның каян башлануы турында байтак акыллы фикерләр әйтелгән. Әмма ничек кенә фикер йертеп карама, һәр спектакльнең чишмәсе борын терткән урыны — ул язучы-драматургның күңеле, аның йерок тибеше. Язучы күңелендә сәхнә аша халыкка әйтәсе килгән яңа фикер туа. Ул шул фикерен үзе сайлаган образларга йекли. үзен борчыган мәсьәләләрне драма, комедия, трагедия формаларына гареп, театрга алып бара. Спектакль, һичшиксез, коллектив хезмәте булса да, эсер иң әүвәл ялгыз кеше күңелендә туа. Шәхеснең кем булуы, оның талант дәрәҗәсе, язучының гражданлык Сыйфатлары әсәрнең тирәнлеген, йәзен билгели.
Әйтик, Керим Тинчурин, Таҗи Гыйззәт иҗатларының асыл сыйфаты нәрсәдә! Ни
дем лек, бергәлек булганда гына тамашачы сәхнә теленә ышана, аны чын тормышның чагылышы ител кабул итә. Ә сәхнәдә чын тормышны йә- рәккә үтеп керерлек образ- ♦ лар, буеулар, тосмерләр бе- ; лән чагылдыру эчен ре ж ис- ■? сердан, актерлардан, рәссам- § нан һәм сәхнә эшчеләреннән Q кул нәрсә таләп ителә. Терпе — зәвыктагы, терле яшьтәге, S терпе әзерлекле тамашачыны х рухи канәгатьләндерү, аңа эстетик тәрбия бирү эше ел- ф даи-ел авырлаша, катлаулана я бара. ш
Әлбәттә, спектакльгә рух х эрүче, аның агымын билге- _ ләүче, эш дәвамында очраган — бусагаларны бер-бер артлы 3 кичел үтүче, әсәрнең идея- u максат юнәлешен тирәнтен ачучы зат — режиссер.
Кәгазь битләрендә, атылмаган патроннар кебек, сибелеп яткан сүзләргә тылсымлы илаһи хис бирүче кешеләр — артистлар, сәхнә оста
өчен еллар үтә барган саен, без бу авторларны ныграк аңлыйбыз, ныграк ярата төшәбез?
Моның сере нәрсәдә соң?
Заманында шаулап барган күп пьесалар мәтәлеп төшеп калганда, аерым бер пьесалар мәңгелек дан яулап алалар. Ни өчен алай?
Кәрим Тинчурин да, Таҗи Гыйззәт тә үз чорының, үз халкының намуслы, саф күңелле, талантлы, эшкә бирелгән көрәшчеләре иделәр. Аларның иҗаты халык язмышына нигезләнеп чәчәк атты, алар язган һәр юл, алар әйткән һәр сүз артында халык язмышы торды. Халыкны сөю Тинчурин, Гыйззәтләрнең яшәү мәгънәсе иде. Алар бетен барлыклары белән халыкка тугрылыклы булып калдылар. Талантларын чүп-чарга баш идермәделәр. көндәлек вак-төякләр стихиясенә бирелеп китмичә, бер көнлек проблемаларның колы булып ансат юл сайламыйча, авыр көрәш юлыннан— хаклык юлыннан бардылар. Шуңа да халык аларны үзенең чын уллары игеп таныды, мәңгегә үз күңеленә алды. «Күңелдән чыккан гына күңелгә керә* дигән сүзнең асыл мәгънәсен К. Тинчурин, Т. Гыйззәтләр мисалында без тагын бер кат ачык итеп күрдек.
Г. Камал, М. Фәйзи, К. Тинчурин, Т. Гыйззәт хәзерге һәм киләчәк буын драматурглары өчен сүнмәс маяклар булып калдылар. Шушы изге җаннар күңелендә тибеп чыккан саф чишмәләр, бергә берләшеп, давыллы, көчле елгаларга әверелде Ул елга дулкыннарын безнең бүгенге театрларыбыз Мәскәү, Ленинград, Уфа кебек күренекле шәһәр тамашачыларына да илтеп җиткерделәр.
Татар халкының рухи тормышын «Зәңгәр шәл», «Сүнмәс йолдызлар*, «Җилкәнсезләр >, «Ташкыннар», «Чаткылар» әсәрләреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Шушы әсәрләр булмаса, безнең әдәбиятыбыз да, димәк, шуңа бәйле рәвештә без үзебез дә ярлыланган, фәкыйрьләнгән булыр идек, һәм һич шикләнмичә әйтергә мөмкин, халкыбыз яшәгәндә «Галиябану», «Зәңгәр шәл», «Чаткылар», «Хуҗа Насретдин» пьесалары да сәхнәбездән төшмәс, безнең балаларга, оныкларыбызга юлдаш булып, күңелләрне рәхәтләндереп, яктылыкка, матурлыкка өндәп яши бирерләр.
Драматург сәнгатьтә үз урынын дөрес таба алса, шул урыннан торып юлын билгели белсә, шул юлга тугрылыклы булып кала алса, бу — аның бәхете.
Хәзер театрлар белән эзлекле һәм даими эшләп килүче драматурглар арасында гаять кызыклы авторлар бар. Шәриф Хөсәенов, Юныс Әминов, Хәй Вахит, Туфан Миң- нуллин. Тукталып, уйлап карасаң, болар бер-берләренә һич охшамаган үзенчәлекле драматурглар. Аларның әсәрләре бер үк театрларда барып, бер үк режиссерлар тарафыннан куелып, бер үк актерлар тарафыннан башкарыла. Ә әсәрләре һәрберсенеке үзенчә, һәрберсенеке яңача. Әгәр исемнәр санаудан уза алмаган театр тәнкыйтьчеләре аларны бер бәйләмдә йөртәләр икән, бу — аларның хаталары. Театр тәнкыйтьчеләре сәнгать тирәсендә буталып йерүчеләрне дә чын драматурглар белән күп очракта бергә бутап йөртәләр.
Театр өчен бик кадерле шушы кешеләр арасыннан бүген минем Юныс Әминов иҗатына тукталасым килә. Менә егерме ел инде Юныс Әминов театр сөючеләрнең мәхәббәтен казанып килә. Ул шушы егрме ел эчендә театр сәнгатен үстерүгә зур көч салды. Минзәлә, Әлмәт, Республика күчмә театрлары. Яшь тамашачылар театры. Бөгелмә театрларында дистәдән артык пьесасы куелды. Иң яхшы берничә әсәре Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уңыш белән уйналды.
Юныс Әминов игелекле язучы булып чыкты. Эшчән, тырыш драматург булып өлгерде. Аның үсүенә, үз юлын табуына республикабызның күренекле театрларыннан Минзәлә дәүләт театры һәм аның баш режиссеры Сабир ага Өметбаевның роле бик зур булды. «Язылмаган законнар» спектакле Юныс Әминовка киң юл ачты.
Юныс Әминовның драматург буларак үзенчәлеге нәрсәдә соң? Моңа кадәр бер генә театр тәнкыйтьчесенең дә моны эзлекле, нигезле итеп ачып бирә алганы юк. Сүз уңаеннан шуны да искәртеп китәсе килә, безнең тәнкыйтьче иптәшләргә язучыны бөтен бер шәхес итеп карау җитеп бетми. Алар, гадәттә, яңа язылган әсәрне аерып елалар да, бары тик шуның тирәсендә генә, бары тик шуның хакында гына фикер йөртергә тотыналар. Әйтерсең лә аның башка әсәрләре булмаган да, куелмаган да. Мондый өзекләндерү, язучыны шәхес буларак вак кисәкләргә турау күп
очракларда ялгыш нәтиҗәләр ясауга да китерә. Иҗат юлында, уңышлар белән беррәттән, уңышсызлыклар да булырга мөмкин. язучының һәр яңа адымы аның элгэ- реге адымнарының законлы дәвамы итеп каралырга тиеш. Әгәр шулай булса, без бүгенге кәйдә иң актив, иң тепле драматургларның берсе булган Юныс Әминоеның иҗат үзенчәлеге нидән гыйбарәт дигән сорауны куеп та маташмас идек. Язучы бетен бер шәхес, ул ни турында гына язмасын, нинди жанрда гына иҗат итмәсен. ♦ аның һәр сүзендә дөньяга карашы чагыла. Ул нәрсәмедер раслый, яклый, нәрсәнедер кире кага. ж-. S
Драматургның егерме еллык иҗатына күз ташлаудан элек, аның үзара сөйләшеп утырганда әйткән бер сүзен хәтергә төшереп үтәсем килә «Менә мине «Язылмаган а законнар». «Тамырлар» пьесаларының авторы буларак кына таныйлар. Мин үземне — «Умырзая чәчәкләре» авторы буларак та белүләрен бик теләр идем» — диде ул. =
Шушы сүзләрдә мина Юнысның иеше, гражданин, көрәшче буларак бөтен йөзе х бе тен барлыгы ачылып китте. Бик, бик аңладым мин аның тел төбен!
Чыннан да, драматургның үз халкына әйтер сүзе бар ул шул сүзе белән тын- * гысызланыл, борчылып, кабынып, янып яши. Мәскәүдә Юныс Әминов белән бергә я укыл, янәшә бүлмәләрдә торган шагыйрь Шәүкәт Галиев болай дип сөйли иде* ы •Төнге икеләрдә-өчләрдә, тулай торак изрәп йоклаган чакта, кинәт күрше бүлмәдән Юнысның «Галиябану» көенә кычкырып җырлаганы ишетелә башлый»
Белмим, матур җырлыйдырмы, юкмыдыр Юныс, ишеткәнем юк. Әмма тән ур- S талерында җырлап җибәрә икән, димәк, аның күңелендә нәрсәдер кайный, ташый 3 Бәлки, өнә шул «нәрсәдер» инде кәгазь битләренә төшкәндер. Бәлки, ул «Умырэач “ чәчәкләре«ндәге Максут сүзләредер Бәлки, яңа язылып ята торган әсәрләрдәге 2 яңа кешеләрдер... <
Юныс Әминов — беренче пьесасы белән үк үз темасын. үз тавышын тапкан бәхетле язучы. Хәзерге заман татар драматургиясендә авыл темасын, анда бара торган катлаулы процессларны Юныс Әминов тирвнтен ачып бирә алды «Язылмаган законнар», «Тамырлар». «Гөлҗәннәтнең җәннәте» һәм әлеге сәхнәгә куелмаган «Үлемнең үлеме» пьесалары бу уңайдан авторның театр аша халыкка әйткән зур сүзләре булды. Юныс тема эзләп әллә канларга чапмый, аның пьесалары — беренче карашка үзе кебек тыйнак, гади пьесалар. Ләкин аларның һәрберсендә заман чагыла халкы-бызның зур, катлаулы язмышы тасвирлана
Тарихи темага алынганда да Юныс үэ-үэенә турылыклы булып кала, ипи-мпекәйне олылый, игенче-кырчының бөек, буйсынмас горур җаны турында җырлый
«Умырзая чәчәкләре» пьесасы аның якташларына — Әгерҗе районының Салагыш авылында 1919 елның 14 мартында ак фетнәчеләр тарафыннан вәхшиләрчә үтерелгән Вәҗи Сәхөбиев, Хәбибрахман Күкрәкое истәлегенә багышланган.
Чын тарих. Чын кешеләр. Чын көрәшчеләр Пьесада алар Максут яки башка исемнәр алсалар да. без Совет власте өчен үле белгән ярлы татар крестьяннарын — Сөхөбиевларны, Күкрәкоаларны күз алдына китерәбез. Максут гади, ләкин олы җанлы, гадел, тормыш эчен үлә белүче кеше Максут — Юнысның идеалы. Максут җир кешесе, халык вәкиле Аның артында прототиплары, исән кешеләр торганга гына түгел, Күкрәкое кебек якташлары булмаган очракта да Юныс бу пьосасын язар иде. Ул аны язарга мәҗбүр булыр иде. Драматургның тоткан юлы. яшәү максаты эчен кирәк бу пьеса Бу пьеса аша ул калган барлык пьесаларына күпер салды Октябрь көннәрен бүгенге кеннәр белән тоташтырды Әсәрдә тирән мәгънәле бер эпизод бар. Шушы эпизодта яңгыраган сүзләр эчен генә дә Юныс «Умырзая чәчәкләре» пьесасын язар иде
Әсәр геройлары дошман тырнагына эләгеп, үлем кетеп торганда киләчәк турында сүз алып баралар
п— Вакыт үтәр.. Берзаман язарлар- 1970 ел.
— Җитмешенче елларда бу урында нәрсәләр булыр икән!
— Бик зур. бик күл бүлмәле йорт Бүлмә саен шкафлар Шксф саен калын-калыи китаплар, тышларына алтын белой язылган..
__ ...Кеше арасына чыкканда, аягыбызда лаклы галошлар булыр .
— ...Эчке күлмәк кенә киндер булыр, о тышкысы ситсы .
— ...ул заманның кызлары биргән вәгъдәләрендә горьрлар Яратканнарына тына
чыгарлар. Туй узгач: «Яратмыйм, кире кайтам»,— дип йөрмәс ул заман кызлары.» Гаҗәеп тату яшәрләр алар. Хатыннар да ирләрен эткә әйтмәс сүзләр белән тиргәмәс... Сандугачлар кебек тату, дус яшәрләр.
— ...тормышы да икенче булыр. Игенне дә урак белән урмабыз...
— Эш башында Ленин торса, яңадан сугышы да булмас иде.
Киләчәк җитмешенче еллар турында сөйләшкәч, Сәмига: «Мондый чакта үлем турында сөйләргә кирәкми», дип куя».
Бу сүзләрдә Юныс Әминов ярылып яга. Үзенең барлык әсәрләрендә гаделлекне, әхлакый сафлыкны пропагандалаучы, бары тик матурлыкка гына өндәүче автор үзенең идеалларын әнә шул бөек көрәшчеләргә илтеп ялгый. Ул үзенең идеяләр сукмагын шуннан сала. «Умырзая чәчәкләре»ндә аның идеаллары яши. «Язылмаган за- коннар»дагы сыер савучы Фәридә дә, «Гөлчәчәк»тәге Гөлчәчәк тә, Максутлар, Сәми- галар хыялланган кешеләр. Алар — Күкрәковларның, Сәхәбиеаларның турыдан-туры варислары.
Гадәттә, язучылар арасында уңай образларны язу кыенрак, кире образлар җиңелрәк табыла дигән сүзләр йөри. Кире образны гади штамплар буенча иҗат иткәндә, шулай да буладыр. Юныс Әминовка уңай һәм кире образларны бердәй осталык, тирәнлек белән иҗат итү хас. Җирне, дөньяны ярата белгән автор киреләрне дә, уңайларны да кешелек сыйфатларыннан аермый. Бу уңайдан «Язылмаган законнарэгз һәм «Тамырлар»га мөрәҗәгать игәргә мөмкин. Шәйхенур — автор тарафыннан хөкем ителә торган кеше. Тасма телләргә ышанып, үзенең иманын саткан, әнкәсенә, сөекле хатынына хыянәт иткән Шәйхенурны, берәү булса, эттән алып эткә салыр иде. Әмма Юныс ул юлдан китми. Ул башта Шәйхенурны яраттырып өлгерә. Аны җанлы, кешелекле сыйфатлар белән бизәп бирә. Алдагы күренешләрдә Шәйхенур түбәннән түбәнгә тәгәри башлагач, тамашачы ихтыярсыздан аның язмышы өчен тирән борчыла башлый, пассив күзәтүчедән актив катнашучы булып китә.
«Тамырлар» комедиясендә Гапсаттар белән Хәернисадан ничек оста көлә Юныс! Әмма яратып, үз итеп көлә. Чын итеп көлә. Бу карт белән карчык та асылда кеше булып калганнар, үзләренең саранлыклары, карунлыклары белән безнең заман кешеләре арасында яраша алмыйча, төрле көлке ситуацияләргә дучар булалар.
Кешеләрне тирәнтен ярата белгән кеше генә алар хакында олы фикер әйтә ала, акны ак, караны кара дип раслаудан курыкмый.
Икәү генә сөйләшеп утырган чакларның берсендә Юныс ярым әрнеп, ярым борчылып: «Мин тешсез игәү хәлендә калуымнан куркам»,— дигән иде.
Үз халкының борчылулары, мәшәкатьләре, шатлыгы-кайгысы белән яши торган, үз урынын халыкның уртасында тапкан, аның телен, гореф-гадәтләрен бик яхшы белгән Юныс Әминовның бу сүзләрендә киләчәккә ачык күз белән каравы күренеп тора. Ул үзен бер генә минутка да гомуми сафтан читтә итеп күз алдына китерми, халыкның гаярь сугышчысы булып калырга омтыла. Шулай яши, шулай яшәрмен дип ышанып тора...
Менә мең кешелек тамаша залы тынып калган.
Шунысы тансык, кадерле тынлыкны тудыруда язучы-драматургның да хезмәте, роле зур. Драматурглар пьесаларын сәхнәдән төрлечә кабул итәләр.
Шәриф Хөсәеноо спектакльләренә көн дә килеп йөри, һәрбер ноктасы, өтере өчен борчылып, янып-көеп бетә.
Туфан Миңнуллин, башын бераз арткарак ташлап, хәтәрләнеп, мыегын бөтерә-бөте- рә тамаша кыла.
Хәй Вахитның диңгез бәрмәсе кебек гөрләгән көлү тавышы мең кеше арасыннан аерылып тора.
Юныс Әминов песи кебек тын гына, мин икәнен сизмәсәләр ярар иде дигән кебек, мыштым гына карый...
Ләкин бу мыштым кешенең күкрәгендә сүнмәс ут бар: ул аның гуган илен, туган халкын сөюдән килә. Шуңа күрә ул ут халык күңеленә ак нур булып тешә.
 

Реклама