ҺАДИ ТАКТАШ ҺӘМ АНЫҢ ЧОРЫ
атар совет поэзиясеме нигез салуда һәм аны үстерүдә Һади Такташ гаять зур роль уйнады. Ул Тукайдан соң үз шигъри мәктәбен булдырган иң зур шагыйрьләрнең берсе иде. Шагыйрь иҗаты еллар үтү белән үзенең тәэсир көчен киметми генә түгел, ә, киресенчә, заманның рухи тормышына һаман саен тирәнрәк үтеп керә бара. Такташ тради-циясендә инде берничә буын татар шагыйрьләре үсеп чыкты. Әле бүгенге көндә дә күп кенә яшь шагыйрьләр әдәбиятка Такташ поэзиясе тәэсирендә киләләр. Илебезнең төрки телләрдә сөйләшүче башка милләт язучылары да Такташ иҗатының үзләренә уңай йогынты ясавын әйтәләр.
Татар әдәбият белеме һәм тәнкыйте Такташ поэзиясе белән элек-электән кызыксына килгән. Шагыйрь вафат булганнан соң гына да аның тормышы һәм иҗаты турында берничә зур монография басылып чыкты. Әгдр Такташка багышланган беренче хезмәтләр нигездә материал туплау рәвешеидәрәк булсалар, соңгы еллардагы тикшеренүләрдә шагыйрь иҗатына тирәнрәк үтеп керергә, аны төрле яктан колач-ларга омтылу сизелә. Бу омтылыш Хатип Госман (-Такташ поэзиясе». 1953 ел; «Егерменче еллар татар поэзиясе». 1964 ел) һәм Гали Халит хезмәтләрендә аеруча ачык күренә Гали Халитның «Шагыйрь, чор, герой» 1 дигән яңа китабы озак еллар буе эзләнүләрнең дәвамы булып тора
Г. Халит хезмәте моңарчы без күреп ияләнгән монографияләргә охшамаган. Монда Такташ биографиясен сөйләп чыгу да, аның иҗади юлын этапларга бүлеп,
' Гали Халит. Шагыйрь, чор. герой. Татарстан китап нәшрияты. Казан. 1971. 183 бит.
шуларны бер-бер артлы күзәтү дә юк. Автор Такташ иҗатындагы герой һәм иҗат алымы проблемасын сайлап ала да шуны егерменче еллар татар поэзиясе җирлегенә куеп тикшерә Авторның төп игътибары чын мәгънәсендә җитди һәм катлаулы проблемаларга төбәлгән. Дөрес, кайберәуләрдә хезмәтнең артык гыйльми, академик тел белән язылуы ризасызлык та тудырырга мөмкин. Ләкин шунысы бәхәссез: мондый тикшеренүләрнең дә яшәргә хакы бар. Ул гына да түгел, алар әдәбият белеме өчен зарури.
Г. Халит Һади Такташ поэзиясен шагыйрь яшәгән катлаулы чор белән тыгыз бәйләнештә тикшерә, дидек. Хезмәттә шагыйрь үз чорының әдәби тормышыннан аерылгысыз итеп бирелә, шул ук вакытта аның үз замандашларының эстетик яктан үсешенә йогынты ясавы да ачык күрсәтелә.
Галим Такташ поэзиясенең егерменче еллар башындагы чорына аеруча зур урын биргән. Бу очраклы хәл түгел. Такташның башлангыч иҗаты хисләргә бай булуы, дәрт- лелеге. кызыклы әдәби образлары һәм үзенчәлекле ритмикасы белән аерылып тора. Менә шуңа күрә дә алтмышынчы еллар уртасында һәм җитмешенче еллар башында әдәбиятка килгән яшь шагыйрь-ләребез Такташ иҗатының башлангыч чорына күбрәк игътибар итәләр. Такташ иҗатының башлангыч чоры турында сүз чыккач, романтизмга багланышлы бәхәсләргә тукталып китмичә булмый. Г. Халит китабында да бу мәсьәләгә зур урын бирелгән. Романтизмны мөстәкыйль иҗат методы дип расларга һәм аны ерак үткәннәргә генә кайтарып калдырырга тырышучы кайбер галимнәрдән үзгә буларак, Г. Халит романтизмны социалистик реализм методының да аерылмас бер кисәге итеп
Т
карый. Моны раслаганда автор, гомумтео- ретик төшенчәләр белән генә чикләнмичә, гыйсьянчылык агымын да тикшерә. Бу агым Г. Халитның эзләнүләр барышындаг«1 уйлап чыгаруы гына түгел. (Кайбер тәнкыйтьчеләр галимгә шундый гаеп тә ташлыйлар.) Гыйсьянчылык дип йөртелгән бу күренешне тулырак һәм тирәнрәк итеп тикшерү нәкь менә Г. Халит хезмәтләрендә күзәтелә. «Шагыйрь, чор, герой« китабында автор гыйсъянчылыкның егерменче еллар татар поэзиясендәге романтик агым икәнлеген ышанычлы итеп раслый.
Г. Халит бу агымның нигезендә иске деньяга каршы килешмәүчән көрәш, бетен кануннарны, тираннарны, шаһларны һәм аллаларны юк итәргә омтылу ята дип аңлата һәм, безнеңчә, галимнең бу фикере нигезле. Гыйсьянчылык керәшендә суллык авырулары, анархистик һәм нигилистик рухтагы чакырулар, кайчакта хәтта сыйнфый көрәш урынына вак буржуаз револю-ционлыкны алга сөрүләр дә булмады түгел. Шундый чакларда алар иҗатында бунтарьлык, пессимизм, шәхескә чиктән тыш инану һәм газаплану авазлары өстенлек итте. Автор бу агымның катлаулы, каршылыклы булуына күз йоммый. Ләкин ул егерменче еллар шагыйрьләре, шул исәптән Такташ иҗатының үсеш юлын бары тик «реакцион» гыйсьянчылык йогынтысыннан арыну рәвешендә генә барды дип караучылар белән дә бәхәскә керә. Без Г. Халитның гыйсьянчылык — яшь татар совет әдәбияты үсешенең закончалыклы һәм табигый этабы иде, дигән фикере белән килешергә мөмкин дип саныйбыз. Авторның ышанды-рырлык дәлилләренә караганда, Такташ бу агымны «җиңеп чыккан» гына түгел, ә шушы агымнан үсеп чыккан шагыйрь.
Г. Халитның һ. Такташ һәм башка гыйсьянчы шагыйрьләр иҗатындагы лирик герой проблемасы турындагы фикерләре аеруча кызыклы. Автор К. Нәҗми, М. Максуд, Г. Кутуй, Н. Исәнбәт, М. Җәлил һәм башка шагыйрьләрнең әсәрләрен чагыштырып, гыйсьянчы геройга хас булган кайбер гомуми, уртак үзенчәлекләрне аерып карый. Бу герой, кагыйдә буларак, чиктен тыш киеренке, трагик хәлләрдә яши. Аның хисләре соң чиккәчә киеренке, гипербола- лаштырылган Гыйсьянчы герой хәтта тышкы кыяфәте белен де гадәти түгел, ниндидер демонга охшаган. К. Нәҗми үзенең героен читлекне җимереп чыккан арыслан белән чагыштыра, е М. Максуд канга сусаган бүрегә охшата. Такташның шушы елларда язылган бер шигырендә геройның йорт-җире дә, әти-әнисе дә. сөйгән яры да юк. Такташ иҗатының башлангыч чорындагы шартлы герой аңлы пролетарийның реаль һәм конкрет образыннан ерак тора әле.
һ. Такташ һәм башка гыйсьянчы шагыйрьләр үз геройларының кабатланмас яңа булуын кабат-кабат тәкрарлыйлар. Ләкин Г. Халит ышанычлы дәлилләр белән шуны раслый: бу герой һич кенә дә күктән иңмәгән, ә кыяфәтен бераз үзгәртеп революция алды елларында татар романтик поэзиясеннән генә күчеп килгән икән. Моны шул чор әсәрләрендәге шартлы трагизмнан, беркадәр сәхнәләштерелгән сейләмнән, юри соң чиккәчә тартылган хисләрдән дә күрергә була. Г. Халит Такташ һәм егерменче еллар башындагы байтак кына башка шагыйрьләрнең В. Маяковский иҗаты һәм пролеткульт поэтикасы тәэсиренә нык бирелүләренә күз йоммый. Шуңа да карамастан дип басым ясап әйтә автор, гыйсьянчылык ул безгә читтән кергән агым түгел, ә шул чор һәм милли җирлек тудырган мөстәкыйль эстетик күренеш. Г. Халит Һади Такташ иҗатының үзенчәлеген һәм яңалыгын нәкъ өнә шунда күрә дә.
Бу урында шунысын да әйтеп китәргә кирәк: автор Такташның үз чорындагы әдәби хәрәкәткә булган мәхәббәтенә һәм шул хәрәкәтнең закончалыкларына төп игътибарын юнәлтсә дә. безнең карашыбызча, шагыйрьнең башлангыч иҗат чорындагы үзенә генә хас булган үзенчәлекләрен һәрвакытта да тегел үк ачып бетерми. Ә бит егерменче еллар башында иҗат иткән шагыйрьләр бер-берсеннән бик нык аеры-лып торалар Аларның һәрберсенең үзенә генә хас булган иҗади үзенчәлеге язу алымы, образлар системасы бар. Инде Такташка килсәк ул шул елларда иҗат иткән шагыйрьләрнең иң үзенчәлеклесе. иң галантлысы.
Авторның Такташ иҗатының борылыш чоры, бигрәк тә аның соңгы чоры турындагы эзләнүләре татар әдәбият белемен шактый тулыландыра. Мәсәлән. «Гасырлар һәм минутлар» поэмасына анализ ясаганда автор аны Маякоаскийның һәм Чаренцның шул ук темага багышланган поэмалары белен чагыштыра һем яңа герой, яңа сурәтләү чаралары эзлегендә татар шагыйренең местәкыйль юл белән баруын раслый. Галимнең «Мәхәббәт тәүбәсе- «Киләчәккә хатлар» һем шагыйрьнең пьесаларына карә-
iK. У.» М 13.
161
та булган фикерләре дә кызыклы. Монда авторның тикшеренүләре узган чор белән генә чикләнеп калмый, ә бүгенге көнгә дэ карый. Татар шигыренең ритмик һәм интонацион мөмкинлекләре турында сөйләгәндә, галим Такташ белән бүгенге яшь <*>егм)йрьләрне янәшә куеп тикшерә.
Г. Халит китабы, әлбәттә, кайбер җитеш- сезлекләрдән дә азат түгел. Кайбер урыннарда ул. коры сөйләүдән качарга тырышып һәм бик күп фактлар санап китәргә теләмичә булса кирәк, үз фикерләрен ышанычлы мисаллар белән дәлилләми. Шуңа аның кайбер фикерләре һавада асылынып калалар, нигезсез булып тоелалар.
Такташ иҗатындагы яңа алым турында фикер йөрткәндә автор бу турыда ?лек әйтелгән фикерләргә дә үзенең карашын тулырак күрсәтсә, әйбәт булыр иде. Ә бит чын мәгънәсендә фәнни һәм тирән фикер бары тик элек әйтелгән фикерләр белән янәшә куйганда гына яңа гыйльми ачыш булып яңгырый.
Ләкин бу җитешсезлекләр генә хезмәтнең гомуми дәрәҗәсен төшерә алмыйлар, әлбәттә. Г. Халит китабы татар тәнкыйть һәм эстетик фикеренең үсүен һәм татар әдәбият белемендә чын мәгънәсендә фәнни методологиянең җитлегүен тагын бер мәртәбә раслый.
Рафаэль МОСТАФИН.
атарстан китап нәшрияты яшь шагыйрьләрнең коллектив җыен-тыкларын бастырып чыгаруны дәвам иттерә. «Беренче карлыгачлар» сериясенең нәүбәттәге сериясендә без тагын унике яшь автор белән очрашабыз. Алар арасыннан Эдуард Мостафин, Булат Сөләйман, Фәннур Сафин, Разим Вәлиуллин, Роберт Миңнуллин, Фәнзаман һәм Илсөяр Ганиеваларның исемнәре поэзия сөючеләргә таныш инде. Газета-журнал битләрендә матур-матур шигырьләре һәм җыр-лары басылган әлеге өметле яшьләр белән кулга-кул тотынып, поэзиягә Әнәс Исхаков, Әдхәт Синегулов, Эльмира Шарифуллина, Зиннур Мансуров һәм Марсель Галиевлар килә. Шунысы күңелне куандыра. аларның һәркайсының укучыга әйтер сүзе, башкалар белән уртаклашуны сорый торган нинди дә булса фикере бар. Тормыш материалын алар үзләренчә кабул итәргә, шигырьдә аны үзләренчә чагылдырырга тырышалар. Фәннур Сафин, мәсәлән, шигырьдәге вакыйга-күренешләрне лирик геройның эчке кичерешләре, җиңелчә моңга төренгән хис-тойгылары ярдәмендә тасвирларга ярата. Аның шигырьләренә җыйнаклык, гадилек, табигыйлек хас. Бу егетнең кайсы гына шигырен укыма, анда тормышчан гади картиналар күз алдына килеп баса. «Төн» шигырендә ул «миналардан калган чокырда » тәмле йокыга талган чәчәкләрне күреп сөенә, икенче бер ши-гырендә исә «илләре булып та туган илгә кайтмый йөргән кешеләргә охшаган болыт-
КАРЛЫГАЧЛАР САНЫ ИШӘЯ
лар»га карап тирән уйга чума. «Палуба буйлап йөгерәм» шигыре дә Фәннур үзе эзләп тапкан образлы юллар белән тәмамлана:
Дебаркадер МОҢСУ гына Дулкыннарда тирбәлә. Сары комнарга капланып Елыйлар күк көймәләр.
Илсөяр Ганиева, Роберт Миңнуллин, Эльмира Шарифуллина шигырьләре дә Фәннур Сафин шигырьләре белән аваздаш яңгырыйлар. Бу авторлар нигездә туган җир, яшьлек, мәхәббәт темаларына мөрәҗәгать итәләр. Аларның шигырьләрендә кайчандыр ата-бабаларыбыз гомер кичергән җирнең мөкатдәс булуы, шул җирдә чәчәк аткан яшьлегебезнең матурлыгы, мәхәббәт утында янган йөрәкләрнең шатлык-моңна- ры гәүдәләнә. Укучыларга моңарчы җырлар авторы буларак билгеле булган Илсөяр Ганиева шигырьләренә җыентыкта аеруча киң урын бирелгән. Әмма поэтик яктан ул шигырьләрнең бөтенесе дә бер үк дәрәҗәдә эшләнмәгән. «Кайтыгыз, торналар*. «Урал ягына*, «Салкын ташлар». «Зәңгәр күзле җырчыга». «Икмәк», «Тугайларым». «Мирас», «Чишмә», «Беләзегем» шикелле уңышлы, күңел җылысы салынып язылган шигырьләр арасында «Туган ягыма», «Хыял», «Салкын кыя булып калмасын», «Аңлашыла», кебек бер-бер- сен кабатлаган гомуми шигырьләрнең дә булуы авторның үз иҗатына карата бик үк таләпчән булмавы турында сей-
Т
Ли. Бер үк нәрсәне кабатлаулар Эльмира Шарифуллина шигырьләрендә дә нык сизелә. «Унсигез яшь» һәм «Егерме яшь» шигырьләре исемнәре беһән генә түгел, эчтәлекләре белән дә бер-берләренә бик якын торалар Роберт Миңнуллин шигырьләре күңелне хис-тойгыларга нигезләнеп язылган булулары белән үзләренә җәлеп итәләр. Моны бигрәк тә «Син», «Икәү», «Казан төне», «Син Агыйдел кызы хәзер». ■'Сәер йерәк» шигырьләренә карата әйтәсе килә.
Тормыш үзе бәхет кебек. КаПгы.тар юк та сыман Икәүләп кереп барабы > Бәхетебез тупсасыннан —
ди ул «Икәү» шигырендә. Мондый матур чагыштырулар — бу авторның башка шигырьләре эчен дә уртак булган сыйфатларның берсе. Шигырь язу техникасын ул яхшы белә Әмма киләчәктә аның шигырьләренең тематик диапазонын киңәйтү турында ныклап уйланырга кирәк.
Әйтеп үткәнебезчә, соңгы елларда поэ-зиябезгә еметло адымнар белән килүчеләр арасында Булат Селәйман да бар. Үзе әйтмешли, Иртыш буйларының буйчан таллары белен ярышып үскән, Себер тайгаларын, Каэагыстан далаларын, Тянь-Шань тауларын кичкән бу яшь шагыйрь үзенең шигырьләрендә безне шул якларның кырыс табигате, кешеләренең тормыш-кен- күреше һәм эшләре белән таныштыра. Кирәк вакытта шагыйрь, үзе туыл-үскеи җирләрне искә алып, моңлана, сагышлана да бәлә. «Китүләре бигрәк авыр икен» шигыреннән лирик геройның туган якларын чиксез яратуын, йерәге белән аннан һичкай- чан да аерыла алмавын тоясың.
Булат Селәйманның иҗат мемкинлек- лвре киң. Бүгенге кәндә ул Мәскәүдего М. Горький исемендәге Әдәбият институтында читтән торып укый. Анда алган теоретик белемнәрен иҗат эшенә җиккәндә, ул, һичшиксез, һәркайсыбыз кызыксынып укырлык әйбәт шигырьләр иҗат итә алачак.
Яшь әдипләр эзләнү чоры кичерәләр, келәмнәрен поэзия җанрының торле елкә- ләрендә сынап карыйлар. Фәнзаман, мәсәлен. лирик шигырьләр белен боррәттон. алга барышыбызга комачаулый торган тер- ле кимчелекләрне фаш итеп, үткен-үткен Юмористик шигырьләр дә яза. Аның «Донья булгач», «Аз булса да ярап тора» дигән шигьри фельетоннарында тормыштагы ямьсез күренешләр, аларны тудыручы ваемсыз яисә тәмам шомарып җиткән, һәр эшнең «җаен белергә» өйрәнгән бәндәләр тәнкыйтьләнә. Ләкин юмористик рухта язылган кайбер шигырьләрендә Фәнзаман моңарчы инде башкалар тарафыннан әйтелгән һәркемгә таныш нәрсәләрне тагын бер тапкыр кабатлаудан уза алмый. Әдхәт Синегуловның иҗат мөмкинлекләре исә аның юмористик шигырьләрендә тулыоак ачыла шикелле. «Менә, малай, мин сиңа әйтим», «Сачтарашта бер кыз күрдем». «Шул иргә ярап кара», «Юдылар түбәтәйне», «Ял итә-итә-итә» шигырьләрен укыганда Әдхәтнең бу җыентыктагы «Татарстан кышы», «Гашыйкмын», «Кул кычыту», «Сүзләремдә каты мин», «Еллар» кебек гомуми шигырьләре ничектер тоныкланып, тәссезләнеп кала. Күрәсең, яшь авторның каләме әле үзенең тел юнәлешен табып җиткермәгән.
«Беренче карлыгачлар» сериясенең һәр китабында яшь шагыйрьләрнең рәсемнәре бирело, кыска гына ител язылган сүэ башында аларның һәркайсы укучыларны үзенең тормыш юлы, киләчәккә булган иҗат планнары белән таныштыра. «Уй-хнслерем- не, тормышның нәфис, усал ньюансларын зуррак масштаблы итеп күрәсем, шигъри авазлар итеп җирдәшләреме җиткерәсем килә»,—ди Разим Валиуллин. Шул теләгенә ирешү эчен кулына каләм алган Рә- зимның шигырьләренә хәзергә конкретлык, табигыйлек Һәм хисләр муллыгы җитенкерәп бетми. Әнәс Исхаков һәм Марсель Галиев шигырьләренә карата да шуны ук әйтергә кирәк Аларның һоркайсының шигырьләрендә оста тотыл алынган тормышчан вакыйгалар, буяуларга бай картиналар бар. Ләкин, ашыгучанлык һем тәҗрибәсезлек бәласедер, күрәсең, ул вакыйгалар һәм картиналар шигырьдәге топ фикерне ачыл бирү ечен ярдәм итмиләр.
Вакытлы матбугат битләрендә күп кенә шигырьләр бастырган Эдуард Мостафиниың бу җыентыкка кергән иҗат үрнәкләре аның каләменең үткенләнә, камилләшә баруы турында сейли.
Әйе. поэзиябезгә, канатларын үзләренчә кагып, тагын бер тарном яшь карлыга**- лар килә. Аларның саны елдан-ел ишәя, тулылана бара Киләчәккә зур иҗади өметләр белен караучы бу яшь каләмнәрнең әсәрләрен поэзия сеючелергә даими рәвештә тәкъдим итеп баруны хуплаудан башка сүэ әйтеп булмый.
Рәшит ГӘРӘ₽