Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЗ ТЕЛЕ, ҮЗ ӨЛКӘСЕ


атар матбугатында тәрҗемә зур урын тота; аның үсеш юлына күз салсаң, берничә үзенчәлекле этабын күреп була Октябрьга кадәрге тәрҗемәләр нигездә башлангыч чорга карый. Октябрьдан соңгы беренче ун ел ечен тәрҗемәнең дәүләт күләм әһәмиятле бурыч дәрәҗәсенә күтәрелүе хас. Егерменче елларда тәрҗемә әдәбиятның гомуми күләме кискен артып, төрләре дә элекке белән чагыштырганда бик киңәя. Рус теленнән тәрҗемәне Октябрь безнең алга чын тормыш ихтыяҗы итеп куйгач, шул өлкәдәге беренче кадрлар үсеп чыга. Аннан соңгы берничә дистә еллар дәвамында бу практика киңәя, тәрҗемәчеләрнең осталыгы, тәҗрибәсе арта бара. Илленче елларны бу өлкәдә аякка басу, бүгенге югары дәрәҗәгә ирешү чоры дип карап була. По- литик-философик әдәбият тәрҗемәсе аеруча үсеш алды, иң хәзерлекле кадрлар шушы өлкәдә җитеште, гомумән, бу өлкәгә зур әһәмият бирелде, китап нәшриятында марксизм-ленинизм классикларын тәрҗемә итү буенча махсус редакция дә бар иде (эшләр җиңеләя төшкәч, алтмышынчы еллар башында ул политик һәм тарихи әдәбият редакциясенә кушылды}.
Элеккерәк елларда, аерым алганда, су-гыштан соңгы ун еллык дәвамында кадр- ларыбызның белем һәм тәҗрибә дәрәҗәсе бүгенгедән шиксез түбән иде әле. Тәр-җемәчедән, беренче чиратта, мәгънә ялгышы җибәрмәү таләп ителде, ягъни төп критерий итеп тәрҗемәнең аңлаешлылыгы куелды. Шулай итеп, бу өлкә үзе бер мәктәп булды, тәрҗемәчеләрнең бөтен бер буынын тәрбияләде, теоретик гомумиләштерүләр өчен ныклы база булып үсте. Шушы өлкәдә тәҗрибә туплап остарган күренекле тәрҗемәче Сәгыйт абый Фәй- зуллинның «Ике тел хәзинәсе» (1964) дигән китабы да — шушы соңгы чорның тәҗ-рибәләрен гомумиләштерү рәвешендә дөньяга килгән хезмәт. Алтмышынчы елларның башында газета-журнал битләрендә булып үткән дискуссия дә шул ук чорның турыдан-туры чагылышы иде. Махсус аспирантура курсын үткән кадрларыбыз да (мәсәлән, Р. Шириязданов, Р. Юсупов) әлеге чор традицияләрендә тәрбияләнделәр. Р. Юсуповның «Рус теленнән татарчага
Бүгенге тәрҗемәче
тәрҗемә итүнең кайбер мәсьәләләре» (1970) исемле кандидатлык диссертациясе, Р Сибәгатозның «Тәрҗемәгә ике караш» («Казан утлары», 1970, № 7) исемле мәкаләсе һәм бүтән мәкаләләрнең күпчелеге илленче еллар тәҗрибәсенә нигезләнгәннәр. Соңгы елларда гына берничә оста тәрҗемәчебезнең Язучылар союзы членлыгына кабул ителүен шулай ук игътибардан читтә калдырып булмый: бу да алга таба бер адым дигән сүз. Шулай итеп, бү-генге көндә безнең тәрҗемә өлкәсендә шактый бай тәҗрибәбез, теоретик мирасыбыз, югары хәзерлекле кадрларыбыз бар. Теоретик әдәбияттан, күп төрле белешмәлекләрдән, сүзлекләрдән файдалана алабыз. Хәзер университетның гына да берничә кафедрасында тәрҗемә теориясе фән буларак укытыла. Яручылар союзы каршында тәрҗемәчеләр секциясе эшли...
Ә тәрҗемә үзе һәм аны башкаручылар ни хәлдә соң?
һәр чорның үз таләбе була диләр. Моның шулай икәнен тәрҗемә өлкәсендә дә күрәбез. Мәгълүм булганча, җитештерүнең үсүенә китергән иҗтимагый сәбәпләрнең берсе — хезмәт бүленеше. Шуңа охшашрак бер хәл соңгы елларда тәрҗемәчеләр арасында да күренә. Алар арасында үзенә күрә бер специаллашу барлыкка килә. Күптәннән эшләп килә торган бер төркем политик, тарихи әдәбиятны тәрҗемәләвендә дәвам итә. Вакытлы мат-бугаттагы «кыска» тәрҗемәләрне икенче берәүләр башкара. Балалар әдәбиятындагы яхшы тәрҗемәләрнең шактые К. Миң- лебаевныкылар, ул шулай ук киң күләмле тарихи-социаль әсәрләрне дә тәрҗемәли. Тарихи-революцион тематикалы, киң тасвирлы романнар X. Гобәйдуллин кулыннан үтә. Шушыңа якынрак юнәлеш белән өлкән буын язучыбыз А. Шамов, яшьләрдән В. Зыятдинов бара. Фәнни-популяр әсәрләр һәм политик-публицистик әдәбият күбрәк Н. Габитов өчен хас. Фәнни-нәфис прозада С. Ибраһимова эшли. Кардәш телләрдән тәрҗемә итү осталары үсеп чыкты. Чит телләрдән дә турыдан-туры тәрҗемәли башлау алдында торабыз.
Һәр тәрҗемәченең үз белем дәрәҗәсе, диапазоны, үз зәвыгы (монысына басым
Т
«свг үтәсе килә) һәм шуларга тулысымча бәйле үэ мәмкинлекләре бар Ул үз юрганына карап кына аягын суза ала. Икенче терле әйткәндә, уз елкәсен тапканда, ягыйм тәрҗемәдә үзен тапканда гына (язучы кебек ук) тәрҗемәче уңышка ирешә ала, үсеп китә.
Тәрҗемә прозаны укыганда хәзер тагын бер нәрсә күзгә ташлана: ул да булса тәрҗемәченең татарчаны яхшы белүе Русчаны белү бүгенге тәрҗемәче өчен инде ииггздә проблема булудан туктады. Ә менә уз. туган телеңне белү мәсьәләсенә без әле тиешенчә игътибар бирмибез кебек. Тәрҗемәче ул — тел остасы булуиы дәгъ- әалоүче дигән сүз. Оригиналдагы) фикерне татарча әйтел бирү, татарча укучыга аң-лату өчен пассив тел дә бик җитәргә мөмкин Ә инде оригиналның хисләр сөйләмен, стилен, кыскасы, аның рухын бирү, дересрәге, тәрҗемәдә дә саклау өчен татар телен аңлау гына җитми, аны б е- лү кирәк. Урынында һәм вакытында файдалану өчен зарур тел чараларының х ә- тердә булуы мәҗбүри Ченки телебезнең чаралары иксез-чиксез Сүзлекләргә дә кертелмәгән күпме сүзләр, бигрәк тә мәгънәләр һәм мәгънә төсмерләре яши Халыкта! Ике генә мисал. Пединститут укы-тучысы М. Сәгыйтов материалларына ка-раганда, Г. Ибраһимоәта (моннан илле- алтмыш ел элек иҗат иткән язучыда) «тавыш» сүзенең йеэ илле үзенчәлекле төсмере һәм кулланыш очрагы бар икән © соңгы татарча-русча сүзлек, ягъни бер ятучыныкын гына түгел, бәлки бөтен халык телен колачлаган сүз китабы «та- выш»ның егермеләп кулланыш очрагын гына теркәгән Г. Бәшировның «Туган ягьм—яшел бишек» повестенда «сайрау» сүзе унлап мәгънәдә кулланылган, ө сүз- лотте шулерның икәве генә күрсәтелә Сүтекләргә кертелмәгән мондый тел байлыгын һәр язучы иҗатында гына түгел, тәрҗемәче хезмәтләрендә күпләп табыл бу та.
Бүгенге тәрҗемәчеләрнең алгы сафында баручыларның берсе — Таһир Нурме- хәммәтое Тәрҗемәче буларак ул бүген гөт-ө мәйданга килгән кеше түгел. Аның шактый нык кулы белән оста теле елтмы- шьнчы еллар башында А. Рыбаков әсәрләрен («Хәнҗәр», «Блкыр кош») тәрҗемәләп чыгарганда ук күренгән иде А. Рыбаковны ул яхшы тәрҗемелогән иде, телә Дә бай, матур иде. Әмма шулай да бу әле Таһирның чын үэ теле, үэ стиле түгел иде Күрәсең, ул вакытта тәрҗемәче үэ өлкәсен тапмаган булган әле. Тәрҗемәдә ул үзен соңрак, мәхәббәт лирикасы белән сугарылган социаль-психологик романнар тәрҗемәсенә керешкәч тапты 1967 елны ул гарәп язучысы Сәхип Җамалның «Кара чәчкөләр»ен татарчалаштырып беренче уңышка иреште. Вак-теяк кимчелекләре булуга да карамастан, ул роман күңел-ә бер якты күренеш булып кереп кала, ә теле елмаеп, көлеп һәм җырлап тора! Кем генә мавыгып укымагандыр аныП Инде тәрҗе-мәченең яңа бер хезмәте — терек язучысы Ришатнур» Гүнтәкиннең «Чалы кошы» романы татарча чыкты. «Кара чәчкәләр»- дәге диярлек тема, шул ук тарихи чор, бердәй диярлек социаль-тарихи шартлар тасвирлана .. һәм тәрҗемәченең дә эш нәтиҗәсе бердәй. Моннан соң инде чыннан да Таһир үз өлкәсен, үз стилен, үэ телен, тәрҗемәче буларак та үзен тапкан дип әйтми булмый.
Романның иҗтимагый әһәмияте, әдәби кыйммәте турында сөйләүне әдәбиятчы- ларыбыэга калдырып, аның турыдан-туры безне кызыксындырган ягына күчик
Бүгенге тәрҗемәче өчен эчтәлекне бирү проблема булып тормый. Оригиналның стиле нигездә саклана: җыпата торган урыннар җылата торган итеп, көлкеле күренешләр көлдерерлек итеп кичерешле тасвирламалар — йөрәккә үтәрлек итеп тәр- җемөләнәләр Бу романда да шул ук хәлне күрәбез Менә безнең күз алдыннан Фәридәнең бала чагы, үсмер чагы, укыган еллары, укытучылык иткән чоры, терле даирәдә булуы, күп кешеләр белен оч- рашуы-бөрелешүе һ. б. ш. күренешләр үтә. Ахыр чикте бер кешенең ярты гомере. бер илдәге тормышның билгеле чоры күз алдыбызга килеп баса. Тол образ булган Фәридә дә көләсе урында иелеп, шаярасы вакытта шаярып, кирәк булса ачуланып, ләкин һәр вакыт үз-үэе булып, бөтенлекле бер тип булып күңелдә кала Ришат- нури тарэфыннан төрек теленде иҗат ителеп, төрек рухы белән сугарылган кыя Таһир тарафыннан татар сүзләреннән янә бер мәртәбә (бу юлы инде татар толемдә) барлыкка китерелеп, Ришатнуридан алган рух белен үк сугарылып татар укучысына килеп җитә. Автор файдаланган әдәби алымнарны тәрҗемәче дә файдаланган, авторның идеясе тәрҗемәдә дә сакланган. Тәрҗемәче моңа ничек ирешкән соң! Бу сорауга инде телче күзлегеннән карап җавап бирергә кирәк.
Таһир — татар телен яхшы белүче. Ул, мәсәлән, сүзлекләрдә очрамый торган күп кенә сүзләрне бу тәрҗемәсендә файдаланган: номерчы, багышлама, шуктуган, тоемчан, үлем-төшем, мескенөю һ. б. ш. Яки менә «мөдирә», «хыял итү» кебек ясалгылар. Бездә ир дә, хатын-кыз да — барысы да мөдир, чөнки телебезнең табигате шундый. Ә «Чалы кошы» романында тасвирлана торган дөньяны, андагы җәмгыятьне, андагы мөнәсәбәтләрне күз алдына китерсәң, нәкъ менә «мөдирә» сүзенең кирәклеге күренә. Сүзлекләребез- дә «хыяллану» фигыле бар, аның мәгънәсе «хыял итү»неке кебек түгел. Соңгысы сүзлекләрдә бирелми: сирәк кулланылгангадыр, күрәсең. Ләкин аңа карап ул татар теленең байлыгы булудан туктамый ич, аның үз мәгънәсе дә бар; урыны белән ул «хыяллану» сүзен алмаштырырга да мөмкин.
•Ишекне сызык кына ачу», «итәк кигән бу карчыганың тәҗрибәсез баланы тибеп алуына — тыныч кына карап торырлар иде микән» кебек өзекләрдәге «сызык», «тибеп» сүзләре бу мәгънәләрендә сүзлекләрдә бирелмәгәннәр, ләкин тәрҗемәче тарафыннан телебезгә хас мәгънәләрдә кулланылганнар.
Тәрҗемәнең төп сыйфатларыннан берсе — татарча яңгырашы, «әйләндереп теккәннең» эзләре калмавы. Моңа ирешү өчен телебезнең сүзләрен, боларның мәгънәләрен белү генә җитми, идиоматик берәмлекләрен (фразеологиясен) белү дә шарт Әйтик, төрек берәүне «авызыннан борчагын алды» ди, ягъни серне яшерүдән туктады ди, ә татар: «телен чиште» дияргә мөмкин. Яки терек «Урта диңгездә капитан, Мисырда солтан» дигәндә, татар «эш-ләмәгән эше юк, киләндергән төше юк» ди. Шундый сүрәтле-образлы сөйләмне Таһир да шактый уңышлы файдаланган. Менә берничә генә мисал:— аяк терәп каршы килү;—Тормыш — агу чәчкәсе. Яманга үлем юк, яхшыга торым юк анда;— Сөйгән сигез, теләгән бер диләр бит. Ә минем җан теләгәнем бер генә — Фәридә генә һ. б.
Кай очракта идиомаларның да сирәгрәк очрый яки сүзлекләрдә теркәлмәгән мәгънәсе табып кулланылган. Мәсәлән, «ашый» дигән мәгънәдән тыш, «буш сүз сөйли» мәгънәсендә дә йөри торган «тегермәне тарта» әйтеме Таһирның бу тәрҗемәсендә сөйләү генә түгел, тырышу дигәнне дә аңлата:—бичара балаларның аз гына булса да күңелләрен күтәрү, көлдерү өчен ниләр генә кылмыйм. Ләкин юк, тегермәнем бушка гына тарта иде.
Идиоматик фразеология урынына җыр өзекләре уңышлы гына килгәннәр:—мин үз көнемне үзем күрим дип мөгаллимә булган идем. Ләкин ялгышлык булып чыкты бу.— [Әмма] узган гомер кире кайтмый, сулар үргә акса да дип тикмәгә генә җырламыйлар.
Тәрҗемәгә нигез итеп русча басма алынган, ләкин тәрҗемәченең өстәлендә оригинал да ята. Кардәш телләрнең якынлыгыннан файдаланып Таһир тагын бер откан. Менә, мәсәлән, элеккерәк стилебез өчен хас, ләкин бүген дә тулысынча аң-лаешлы «ханә» сүзенең кулланышы: каек- ханә, кер ханәсе, кабулханә, каразылханә, даруханә, мөгаллимханә һ. 6. Мондый сүзләр кулланып сүрәтләү милли җирлекне тулырак күзалларга ярдәм итә.
Бу абзацны кечкенә чигенештән башлыйк. Матур әдәбият теленә матур әдәбият таләбен кую дөрес һәм зарур Аерым алганда, ул формасының (бу очракта: теленең) матурлыгы, күңелгә хуш килүе белән дә матурлык хисе тәрбияләргә, һәр хәлдә, укучы тарафыннан үз ителергә, яратылырга тиеш. Халыкның уннан тугызы ■гыйнвар» дип сөйли икән, ягъни шул форманы үз итә икән, димәк, аңа шулай табигый, матур тоела. Калган уннан бере дә гел «январь» гына дип сөйләми, чөнки рәсми сөйләм стиле белән өйдәге-семья- дагы стиль бер түгел. Телебез көчәйсен, алга китсен дисәк, аның күбрәк тамырлы үсентеләрен — уннан бер өлешлесен түгел, бәлки уннан тугызлысын тәрбияләп үстерергә кирәк. Гомумхалык теленең рухын аңлаган тәрҗемәче яки язучы телендә дә «гыйнвар», «сәркатип» («сәркатип» түгел!) кебек формаларның урын алуы бик табигый һәм зарури күренеш.
Гомумән, бу тәрҗемәнең үзенчәлекле ЯГы — чын халыкча сүзләр, мәгънәләр, тәгъбирләр, формалар куллануда. Алар оригиналны тулырак аңларга ярдәм итәләр. Берничә генә үрнәк:—әйдә, киткән- киткән. ахырына кадәр яшермик инде;— оеш-оеш булып кара бөрлегәннәр утыра;— егерме яшьлек е'етлэрне бөгеп салам әле мин;— әйләнеп чыккан бюро-крат;— бетереп тирги;— кырык чатлы тыкрык;— хуҗабызны беләсез ич инде™ кискән — кырыккан һ. б.
Урынына кертеп утыртылгач, искергән дип йөртелгән сүз дә («көбә» сүзе) бер дә
искермәгән булып чыга:— (Укытучыга ияләшеп, күнегеп җитмәгән укучылар] алаи- ялан миңа караналар, үзләре, ташбака тәпиен кобәсенә яшергән шикелле, аякларым акрыи-акрын асларына җыялар иде
Уңышлы тәрҗемә үрнәкләре монда мисалга китерерлек дәрәҗәдә генә түгел, әлбәттә Тәрҗемәче баштарак кына бераз теленең «көен» таба алмый маташкан булса кирәк. Ләкин ахырга таба инде ул югары сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән. Нәкъ менә кайтырга чыгам дигәндә генә җиләкнең оясына очраган шикелле, китаптан аерыласы килми — эчтәлеге дә, стиле дә. теле дә мавыктыра. Менә бергенә өзек:— әйе. Кәмран, күзен йомды исә, аны тач шушы хәлендә күз алдына китерә иде. Ә менә хәзер аның каршында, бу кызның алты ел буена хь.ял итеп йөргән сүрәте түгел, ә чын Фәридә үзе басып тора. Кәмрән исәнгерәп чайкалып китте, матур төшеннән аерыласы килмәгәндәй бер мәл күзен йомып торды, аннары нәрсәгә сөялим ияән дигән тәсле каушабрак тирә-ягыиа каранды.
Моны үз телебездә язылган өзек дип кенә кабул итеп була: тәрҗемәлекнең эзе дә юк.
Тәрҗемәченең тел белүе (татар телен генә күзде тотам), анын бетен нечкәлекләрен хәтерендә саклавы. яхшыны начардан, кирәклене кирәксездән, зарарлымы файдалыдан асра алу сәләте һәм шуның естенә төп теоретик фикерләрдән хәбәрдар булуы бәләкәй нәрсә түгел, билгеле. Әмма тәрҗемәчегә болар гына җитми икән әле. Моның өчен тагын ихтыяр ныклыгы, карашларыңны якларга-сакларга һәм исбатларга әзер тору, ягъни билгеле бер дәрәҗәдә сугышчан принципиальлек сыйфаты да кирәк икән. Хәзерге заман китабы дөньяга чыкканчы шактый озын, катлаулы юл үтә. Мәсәлән, ул тәрҗемәчедән рецензент кулына барып керә Дөньядагы бар гыйлемне дә, мәгълүматны да белеп бетереп булмый, син бер өлкәне яхшырак белсәң рецензент икенчесен тирәнрәк белергә мемкин. Кыскасы, рецензияләүче кешенең ярдәме тими калмый. Килешмәүләр килеп чыккалый: кем нинди күзлектән карый Мәсәлән. Таһир болай ди:— юк. Фәридә ханым, бу төннән соң таң атмасын белем мин. Рецензент болай тәкъдим итә:—бу төннең кабатланмасын белом мин- Эмма рецензент вариантында мәгънә гене кала, ә тәрҗемәче вариантында сөйләүченең рухи хәлатен дорес чагылдырган сурәтләү дә бар Китапта бу җөмлә шулай калган да. Таһир варианты:— өс-башы иптәшләренеке шикелле булса да, ул килеш-кыяфәте белән — аерылып тора. Рецензент тәкъдиме;— килеш-кыяфәт— шул ук өс-баш ич инде. Соңгы вариант тегәлсезрәк. Китапта дөресе калган. Тәрҗемәне русча текст белән чагыштырыл баручы рецензент болай ди:— әллә ниләр сөйлисең.' Ә китапта болай басылган:— шул дә сүэ булдымы инде. Фәридә/ Бу очракта мәгънә аермасы күренми. Бәлки, Таһир оригиналдан читкәрәк киткәндер (бу урынын оригиналдан карамагач, бәхәсне хәл итә алмыйм), әмма шунысы ачык: китаптагы вариант тәрҗемәнең дә, оригиналның да гомуми рухына ятыша, яраша. Димәк, ахыр чиктә бу очракта да тәрҗемәче хаклы. Чибәр хатынга егет бер урында «фәрештәм» ди, рецензент моны «гүзәлем» дип төзәтергә тәкъдим ясәгән. Әмма бу очракта безнең тел Таһир биргән форманы күбрәк куллана Оригиналы дә шулай — melegim дип бирелгән. Китапның утыз тугызынчы битендәге «я аның җаны, я минеке" дигән җемләне рецензент алып ташларга тәкъдим иткән. Эш оригиналда ja oni, ja kendimi дигән фраза торуында гына түгел. Беренчедән, тәрҗемәченең варианты чыннан да вакыйгалар барышын дөрес, тегел чагылдыра, икенчедән, оригиналны кулда тотып торганда үз вариантыңны яклавы җиңелрәк. Илле тугызынчы битте «сумкалы әмрикән кызлары кебек фырт кына пароходка менеп утырсам икон. Ялгыз башым гына диюем Ләкин тотемнар (апамнар) бу теләгемә аһ орып каршы төштеләр» диген урын бар Рецензент шуның уртадагы җөмләсен төшерергә кушкан. Ислам дине хеком Сергеи донья өчен кызның бер башы, ялгызмт гына юлга — сәяхәткә чыгуы табигый түгеллекне аңлаткан җөмлә бу, шуңа күрә дә Таһир оригиналның kcndi kendimi (үз алдыма. ү>- үзем генә) дигән сүзләрен дә дәлил итеп бик урынлы китергән. Димәк, рецензент белән ике арада фикер башкалыклары килеп чыкканда тәрҗемәче турыдан-туры төрекчә оригиналга да мераҗәгать итеп, бик откан. Рецензент нык булышкан, әлбәттә. Тик бу урында сүз ул хакта бармый, е аның фикер-карашларында ихтимал булган төгелсезлекләрно бергәләп бетерү турында сүз бара.
Китапның ахырында җыйнак кына «Соңгы сүэ» бирелгән. Бусы инде оригиналда юк, торҗемече өстемесе. Май буткаиы
бозмаган — бик урынлы, кирәк булып чыккан бу соңгы суз. Чөнки китапны укып чыккач та аннан тиз генә аерыласы килми. Шунда инде тәрҗемәченең уз иҗаты ярдәмгә килә.
Бездә тәрҗемәчеләр еш кына рус теленең бик куп сүзләрен шул килеш кенә, тәрҗемәләмичә, татар сүзе белән алыш-тырмыйча гына алалар. Фразаларны кисә- ге-кисәге белән калькалаган тәрҗемәләр дә бик күп. Бу соңгысы аеруча зарарлы, чөнки ул тыштан-өстән караганда татарча булып күренеп, телне бозуга китерә, һәр хәлдә, гарипли Әз-мәз генә булса да, бу күренеш танылган тәрҗемәчеләр теленә дә хас, профессиональ азучыларыбыз, шагыйрьләребез эшләгән тәрҗемәләрдә дә шул ук дәрәҗәдә очрый. Бу яктан Таһирга тел тидерерлек түгел. Тик ул икенче чиккә ташланган: гомуми кулланыш сүзләре, формалары урынына ул искергән, диалекталь, гади сөйләм элементларын артык еш кулланган. Хәтта бөтенләй аңлашылмый торган сүзләр дә бар: рушдия. тәәссеф һ б. Тәрҗемәченең кайбер сүзләре хәзерге буын укучысы өчен бик авырдан аңлашыла торганнар: бәхтияр, мөрәббия һ. б. Бу тип сүзләр, мәсәлән, Тукай томнарында да тәрҗемә белән бирелгәннәр. Искергән формалар да очрый: җавабән; реверанс кылу; язып утырмактамын; саф һавалы хәятны кичермешем һ. б. Татар телендә «укыну» сүзе бар. әмма «әбигә кычкырып китап укыну» юк. Китапта шундый бер-ике урын бар:— моңлы көйләр сызгырына;— ат тып-тып җиргә тибенеп тора. Бу күренешне төп оригиналга якынаерга тырышу дип карау дөрес түгел: телебездә үз ча-раларыбыз булмаганда гына оригинал сүз-ләрен, тәгъбирләрен һәм формаларын күчереп утырту кабул ителгән.
Диалекталь сүзләр, тәгъбирләрнең урынсыз кулланылу очраклары да бар: тәү. тәүге, күсә, карый заман, карый хатын һ. б. Бу төр кимчелекләрнең шактый өлешен рецензент та күрсәткән, алар өлешчә төзәтелгәнне р дә. шулай да Таһир таякны үз ягынарак бөккән. Рецензент укыган кулъязмада «ул йоклаган булып утыра- утыра да кисәк чагасын батырып куя», «ул сурәбәтнең ни гаебе булсын» өзек-ләрендәге аңлаешсыз яки авыр аңлашыла торган сүзләрнең астына сызып сорау куелган булган, тик Таһир моңа колак салмаган.
Тәрҗемә дөньясындагы хезмәт бүле-нешендә Таһир уз урынын, өлкәсен һәм стилен табыл, үз теле белән әдәбиятка керә. Аның бу теле-стилендә әз-мәз төгәлсезлекләр бар, әлбәттә. Әмма моны бер тәрҗемәченең кимчелеге генә дип булмый. Бу күренеш хәреф ятлаучылыктан икенче чиккә — ирекле тәрҗемәгә күчүнең бер чагылышы булса кирәк. Чөнки матур әдәбиятта ирекле тәрҗемә хәреф ятлаучылыктан күп яхшырак. Бу очракта да чик бар, билгеле. Тел остасы дигән исемне күтәргән яки күтәрергә алынучы кеше бу чикне үзе белер инде. Кыскасы, һәр чорның үз үсеш дәрәҗәсе булган кебек, шуңа ярашлы үэ теориясе дә була. Әйтик, илленче елларда нигездә төгәл тәрҗемә мөмкинме-түгелме дигән мәсьәлә хәл ителде. С. Фәйзуллинның әлеге китабы, беренче чиратта, шуңа багышланган. Ул чорда мәсьәләне гомумән карау зарур иде. Ә бүгенге көннең үз дәрәҗәсе бар. һәм шушы дәрәҗәне чагылдырган бүгенге теория — практика өлкәсендәге хезмәт бүленешен чагылдырган тәрҗемә теориясе кирәк. Шул хакта сүз алып барыр вакыт җитте. Әйтик, прозачылар, дәреслекчеләр, сатириклар, өченче телдән тәрҗемә итүчеләр һ б. ш. аерым-аерым җыелышып яисә гомуми очрашуда шушы хосусый мәсьәләләрне куеп шул хакта фикер алышу оештырганда, эшкә файда булмас идемени’1
Татарча язылган әдәбият белән тәрҗе- мәләнгән әдәбиятның күләмен чагыштырып караучылар бардыр, әлбәттә (бу очракта мин гомуми матбугат продукциясен күздә тотам). Ә менә шушы ике төр әдәбиятка бирелгән игътибарның күләмен чагыштырып карасаң... тәрҗемәгә игътибар бөтенләй бирелми икәнлеге күренә. Кыскасы, чын мәгънәдә югары тәрҗемә культурасы турында сөйләр вакыт җитте.