ЯРАЛАР
Кереш
Яралы авыллар.
Яралы калалар.
Яралы халыклар һәм илләр'
Яралар турында сөйләргә хакым бар — Сез минем хакыма дәлилләр.
Мин беләм,
Яраны онытып яшәргә
Тырышу — кешегә хас гадәг.
Ләкин бу шәл гадәт Кешегә һәм илгә Китерә аламы сәгадәт? Күрәм дә яраны, Хурланам мин кайчак, Ә кайчак уяна горурлык.
Мин сизәм — аңыма, Жаныма. рухыма
Иңә дәрт, инә көч һәм зурлык.
Ил Ачен. жир өчен көрәшчә әзер мин һәр секунд.
һәр минут, һәр сәгать...
Аларны ярадан сакласам калкандай — Сәгадәт бу! һәм мин канәгать!
Вакыт ярасы
Сяу-сәлямәт көе килә вакыт, Бер дә булмый аның ярасы. «Гасырлар» днп, «Чор» дип исем алган Вакытларга бүген кара син.
Учакларда китап, шәһәр, кеше
Белән бергә яна. яна да
Яман дан ала ул. Илләр, жирләр: «Аһ. килмәсен,— диләр,— яңадан».
Үткән вакыт кайтмый Бусагада Өметлесе аның, яңасы.
Безнең аша тавыш-тынсыз гына Әйтерсең лә агып ята су. һәм шул суда балык кына түгел. Шартлаталар кинәт халыкны, һәркайсы бер зур жәрәхәт булып Күпме халык инде калыкты!.. Кешелекнең ярасы ни зурлык — Вакытның да шуның зурлыгы... Җәрәхәтле вакыт китә... Кешелеккә Яра булып кала хурлыгы.
Җир ярасы
Континентлар тоташ булган, диләр.
Хәзер океан алар арасы.
Шушы микән әллә Җир шарының Иң олы һәм тирән ярасы?
Җир өстендә гүли янар таулар. Шартлап туа һаман янасы.
Әллә шулар микән планетаның Иң олы һәм тирән ярасы?
Сау акыллы беркем, бернәрсә дә Яраламый үзен... Көтмәгез! Эзләгәндә яралаучыларны.
Үзегезне читләп үтмәгез!
Яраларны кемдер, нидер сала.
Тарих шаһит моңа. Бу — канун— Кешеләргә, жанвар, үләннәргә Җир бетергән биреп үз канын.
Ә кешеләр кешеләргә ата. Кешеләрдән ага Җир каны... Без соң Җиргә «кемдер». «нидер»мени? Ана димибезме без аны?..
«Сакланыгыз — шартлыйм!» — диел таулар Хәбәр итә алдан ничек тә.
Континентлар континентка якын, «Исәнме» дип сузсаң кул җитә.
Бернәрсә дә тоташтыра алмый Үле белән тере арасын...
Кеше кулы белән киңәйтелгән Шундый ара — Җирнең ярасы.
Илемнең олы ярасы
Һәрвакыт башка һәм йөрәккә Чамалый ядрәсе катыйльнең, Төбиме үз жирен дошманы. Төбиме күзләре ят илнең, һәрвакыт башка һәм йөрәккә...
Аттылар Ленинга — йөрәккә... Ул чакта ил әле нарасый, һәм илем нарасый килеш тә Күтәрде бу олы ярасын.
Халыклар түзмәсә. ил түзми, Ә илгә озын юл барасы. Рухыма һаман да көч бирә. Үч өсти илнен шул ярасы... Халыклар түзмәсә, ил түзми!
Төсләрдәге яралар
Һәр дәүләтнең байраклары төсен
Ихтирамлый һәркем берсүзсез.
Байрак — илне, чәчәк жирне бизи.
Бу жәһәттә алар бертигез
Байракларны төрле төсле куллар
Күтәрәләр илләр исеменнән.
Я. әйтегез, кайсы байракларга
Төс йоккан бар куллар төсеннән?
Куллар төсе Җирнен кайсы төшен
Таплаганын әйтә аласыз’?.
Ап-ак тәнгә поскан кара жаннар,
Җавап табарга сез чарасыз.
Байракмы ул, тәнме — төсләр тигез.
Бу тигезлек кемгә ярамый?
Кемнәргәдер ярамаган өчен
Җирдә хәтта төсләр яралы.»
Гадәт ярасы
Сугыштан ул чулак булып кайтты. Сынар кулич ядрә йолыккан. Дөбердәтеп ашли Теге кулын Әллә кайчан инде оныткан...
Тик кайвакыт көрсенгәләп куя — Була энын шундый чаклары — Татарчалап, ике кулны сузып Күрешә алмый менә татарың.
һәм ялт итеп кулларыңа бага. Көрсенмичә түзеп кар» син.. Кулыннан да бигрәк гадәтендә Аның мәнге сыкрар ярасы.
Яралы өйләр
(Сталинград өйләренә)
Буйсынмаучаннарның йорт-җирләрен
Җимерәләр явыз, үчлеләр.
Карусызлар өен җимермиләр, Үз өендә үзен көчлиләр.
Буйсынмаучаннарның йорт-җирләре
Бомбалардан ала яраны.
Карусызлар өе мәсхәрәдән, Мыскыллардан кала каралып.
Буйсынмаучаннардан йорт-җирләрен Сипләү өчен михнәт сорала...
Карусызлар бу газаптан азат, Тик йөзләрен каплап торалар...
Сугышчы ярасы
Батырның ярасы бар икән — Күкрәктә инде ул ярасы. Куркакның ярасы бар икән — Яшерер яралы аркасын.
Орденга, һич югы — медальгә Тиң була батырның ярасы. Куркакның ярасы — хурлыкның Вөҗданга ягылган карасы.
Коммунист ярасы
Ул яралы килеш әсир булды. Гаепләрсез микән сез аны? Күкрәгеннән каны саркыса да, Сау-сәламәт иде иманы.
Кыйнадылар анын югалтканчы, Тырнадылар күкрәк ярасын...
Иман түзәр, тик тән түзә алмас, Коммунист та — адәм баласы!
— Мин тагы да чыдый алмыйм,— диде,— Кыйнамагыз артык, сукмагыз. Каләм, кәгазь, кара китерегез — Сызам партизаннар сукмагын.
Бу күзләрем аны яхшы белә.
Кулларның да көче үзендә...
...һәм каләмен карасына манып Кадады ул үзенең... күзенә.
яралы намус
Әйтелергә тиеш хаклык сүзең Очмый кала икән ук бутып. Үзеңнең үк намусына төшәр Мәнге өтә торган ут булып.
Әйтелмәскә тиеш яла сүзең Бер ычкына икән теленнән. Үз намусын синен гомер буе Телем-телем булып теленә.
Яралы җыр
(Ул — Интернационал!)
Җирдә жыр бар — мең макталган, Мең атылган, тапталган.
Мен тапкыр канга батып та. Икмәк кебек саф калган. Революционерлар Җирдә күпме — Шулчаклы яраланган, йөрәге мен тишелеп тә, һава күк исән калган.
Патшалар киртә күтәргән, Дәүләтләр аяк чалган. Җир буйлап хәрәкәтендә я Җил кебек даим калган. Аңа арттан ташланганнар Хыянәт, яла. ялган.
Ул үзенең тумышына Дуслык күк тугры калган. Күпме илнен гимннары Аңа бәрелеп уалган...
Шундый көч була торып та. Диктатор булмый калган. Ул тыйнак булып калган Җирдә жыр бар — иң күп яра. Иң зур дан. шөһрәт алган. Капиталларга кадалып, Ирек булып яналган!
Үз батыры һәрчак иң зур батыр Теләсә генә нинди халыкның.
Ул көчлерәк диеп чагыштырма Муромеины яки Алыпны...
һәр икесе халык күңеленнән Хыял булып калкып чыкканнар, һәр икесе газиз иле өчен Ат менгәннәр, кылыч тотканнар.
Илләр уртак булмаганда алар Бер-берсенә каршы калыккан. Кунелемдә бүген алар тигез — Илья Муромец та. Алып та.
Чагыштырма! Чагыштырулардан Бары рәнжер генә батырлар.
Зур дуслыкка яра сала торган Күтәралмас ташлар атарлар.
Үз батыры һәрчак ин зур батыр Теләсә генә нинди халыкның...
Алар тигез, чөнки Ватан уртак Илья Муромецның, Алыпның...
Нәрсә соң һәрчакта Иркәләп, кочаклап Үтергеч яралар салучы?
Килер дә кыямәт.
Терелер үлеләр. Әйтерләр: «Хыянәт! Хыянәт!»
Нәрсә соң һәрвакыт Юатып-юатып
Үтергеч яралар салучы?
Килер дә кыямәт, Терелер дәүләтләр. Гүләрләр: «Хыянәт! Хыянәт!»
Нәрсә соң һәрьяклап «Бай. гүзәл!» дип мактап Үтергеч яралар салачак?
Булмас га кыямәт, Җир әйтер, су әйтер, Күк әйтер; «Хыянәт! Хыянәт!»
Илләр парады
Куанасы килде, ахры. Җирнең.
Ясады ул илләр парады.
Саф-саф булып торган дәүләтләргә
Гашыйк күзләр белән карады.
Кинәт кенә кәефе кырылды...
— Барыгыз дамы?..— диеп сорады.
Аннан әйтте: — Яралылар күрәм.
Яралылар! Алга бер адым!
һәм буйсынып Җирнең әмеренә, Барлык илләр алга атлады.
Ә аларга бары берничә ил Иярергә кирәк талмады.
һәм аларга карап Л\ир эндәште: Сез сон ничек исән калдыгыз? Җавап бирде илләр: — Без яралы, Хәтта адым атлый алмыйбыз...
Күз алдында булган бу эшләргә Җир чирканып, өгеп карады, һәм уйлады: кайчан ясап булыр Бәхет тулы илләр парады?..
Тән онытса.
Җан онытмас яраны.
Җан онытса,
Кан оныгмас яраны...
Сәясәттә яки туплы фронтта Каһарманлык билгесе ул — Онытма!
һәм куркаклык шаһиты да — Онытма!
Карап безнең яраларга
Оныклар
Тарихларын бәһаләрләр, Онытма!
Тән онытса,
Җан онытмас яраны.
Җан онытса.
Кан онытмас яраны.
Кан онытса,
Аң онытмас яраны —
Көрәш эзен
Беркайчан да
Онытырга ярамый!..