Логотип Казан Утлары
Роман

УТ ҺӘМ СУ


I I ими» ичугин берүзе бер бүлмәдә ята — күзләре йомылган. - - «Кеше егылып имгәнде. Минем аркада диләр. Әллә чын
лап та шулаймы? Врачлар исән калуы да ихтимал ди- LV/--C НЙ И ләр. Ә үлсә?» — Фәез үзен кеше үтергән төсле тоя. жшА Н м Нинди әшәке, нинди бәйләнчек уй! Ул шикне башта J sffi И Борис кертте. Ә теләсә нинди шик, теләсә нинди гайбәт '"'ЛЪ иң якты йөзгә дә күләгә булып төшә. Ниндидер гипнозы бар гайбәтнең. Менә Фәез хәтта үзеннән үзе дә шикләнә башлады. Ә бүтәннәр ни уйламас?
Пичугин егылган түшәм инде күптән төзәтелгән. Бу юлы Фәез үзе карап торды. Пичугин урынына калган кара чәчле җитез егет Алмаз җәелгән түшәм буенча шуышып кына түгел, тәгәрәп тә карады — берни юк. Димәк, сызым һәм аңа кертелгән үзгәрешнең катнашы юк. Әллә Пичугин аягүрә басканмы икән соң? Алай итсәң, калай юка, тишелүе дә озак түгел һәм... чынлап та очып төшүең бар. Мөгаен, шулай килеп чыккандыр, ләкин исбатлау хәзергә мөмкин түгел — Пичугин аңына килгәне юк. Ә килмәсә, харап булса! Фәезнең ак чыраенда нахак гаеп күләгәсе гомерлеккә калуы ихтимал — андый күләгә белән дөньяда яшәмәвең, ихтимал, артыграктыр да. Эх, Борис, Борис!..
Фәез сизә: Борис үзе дә кәефсез йөри — мөгаен, үзеннән үзе чиркана торгандыр — моннан да түбәнрәк төшү булырмы! Табигате белән усал кеше булмаса да, форсаттан файдаланып калырга артык явызланып тырышмаса да, хәзер инде әйткән сүзеннән кире кайтырга горурлык дигән нәрсә ирек бирми торгандыр. Гафу үтенәсе килсә дә, эшли алмый — чөнки аламалык эшләвеңне дөньяга фаш итүе җайсыз. Шуңа күрә, әйтелгән сүзләрен дөрескә чыгарасы килгән өчен тагын да тирәнрәк пычракка керә егет — горкомдагы ямьсез чыгыш өчен парткомга чакыртып алынгач, анда да шул ук сүзләрен кабатлаган.
Мәзәк кенә инде бу дөнья дигәнең: күпме вакытлар бергә йөргән дус кинәт кенә дошманга әверелә, ә күрмәгән-белмәгән диярлек кеше дус булып чыга. Фәез, шул рәвешле, күнегеп беткән якын кешесен югалтты. Тик аның урынына яңа дуслар күбрәк табылды. Фәезне мәгънәсез яладан яклап, баш идарәгә көн саен кешеләр килә торды. Мәсәлән, Кәрам да, хәтта рәнҗергә тиешле тоелган Рәшит тә килде.
Дәвамы. Башы 9, 10 саннарда.
68
Беркөн иртәнге сәгать тугыз туларак Фәез партком ишеген ачса, шунда Рәшит утыра. Аны күргәч, кире борылмакчы булган иде, партком секретаре Мөбарәк Хафизович дәшеп алды:
— Фәез Сәли.мович, керегез, пожалуйста.
Фәез керде, түргә узды. Беренче булып күзгә ташланган нәрсә... өстәлдә фиксатор
ята! Райкомнан парткомга күчкән. Димәк, анын ♦
Секретарь берни төшенмичә карап тик тора, ә болар авыз ерып < елмая. “
— Юк инде, каян килеп кыйнарга тиеш ди син мине? =
— Унбиш тәүлеккә дә утырткан дип сөйлиләр. ®
— Анысы дөрес,— диде Рәшит. *
— Ничек дөрес? Син киткән идең бит,— диде Фәез гажәпләнеп. 9
— Якадан килдем, курыктым. Качкан өчен өстәрләр дип...
— Менә сиңа!
— Әниләрең үпкәләгәнме миңа?
— Искә алмаган көннәре юк, синең хакка дога кылалар.
— Бергә торасызмы?
— Бергә.
Ни сөйләшергә белмичә аптырабрак торгач, Фәезнең башында яна уй туды:
— Анысы бик әйбәт, Рәшит, мин, жае чыккач, икенче нәрсә хакында сөйләшмәкче идем.
Әңгәмә башланганда гына телефон шалтырап комачаулады. Мөбарәк Хафизовичны Лазарев кирпеч заводына чакыра икән.
— Бүгенгесе көндә удар объект—аңа аеруча игътибар кирәк,— дип куйды Мөбарәк Хафизович.
— Китәсезме?
— Бер ун минут утыра алам әле. Бик житдн сүзме?
— Бик житдн, барып чыкса.
— Чыгар, ярыйсы егет бу, чыгарга тиеш,— дип, секретарь егетнең аркасыннан какты.
Чак кына уйланып торгач, Фәез кирәкле сүзне тапты бугай
— Менә син, Рәшит, авылда туып-үскән егет, йомшак бәгырьле, табигатьне тоя һәм ярата торган кеше булырга тиеш.
— Ә мин яратам табигатьне. Авылга жай килгән саен кайтам.
— Шәһәргә килгәч тә үзгәрмәскә булмыймы? Шул яшь урманны ни йөрәк белән изә алдың син, ә?
— Әйттем блт инде анысын—начальниклар белә торгандыр. Куштылар миңа...
— Кем нәрсә кушмас! Атарга кушсалар?
— Сугышта... атарга кушсалар, ә син шуны атмасаң? Үзен кызган
ган пуля үзенә эләгер. Тәртибе шул инде аның — кушылдымы, атасың.
— Дошманга, әлбәттә. Ә ялгышып дуска атарга кушсалар?
— Мин каян белим аны.
— Теләсән ничек бел. ләкин белмичә эшләмә. Югыйсә...
— Минем баш житми моңа,—диде Рәшит, гаепле елмаеп
— Алай гына да түгел, наратларның үзенә бик кирәкле дуслар икәнен белеп тордың бит син .
Шакировка кирәге юк!.. *
Рәшит Фәез белән аягүрә торып исәнләште. Нигәдер кызара, ояла £ иде егет: ®
— Сез начар уйлый күрмәгез тагын, Фәез Салимович, мин... жалоба “
белән килмәдем. *
Тотлыгып, кызарып торган егетне жайсыз хәлдән коткарыр өчен ф
Фәез сүзне уенга борды: а
— Беләм инде, нинди жалоба булсын. Минем кыйнаганым юк ич =
сине. х
Рәшит җавапсыз аптырап калды. Шул форсаттан файдаланып, сүзгә Мөбарәк Хафизович катнашты:
— Бәхәсегез шактый сәер тоелса да, мин аңладым бугай сезне,— дип Фәезгә карады.— Иң яхшы тәртип — аңлы тәртип.
— Мин дә нәкъ шулай димәкче булам. Бу сезнең максатка да керә бугай, Мөбарәк Хафизович. Аңсыз рәвештә тыңлый торган, бөтен нәрсәне шат күңел белән башкара торган тыңлаучан адәмнән, дөресрәге, җанлы машинадан теләсә нинди җинаять көтәргә мөмкин. Менә ни өчен каныктым мин бу егеткә.
— Шулай, шулай...
— Уйлый торган кешеләр белән җитәкчелек итү кыенрак, әлбәттә. Үзенең башы булгач, ул, үтәүдән элек, моның кая барып чыгарын уйлый. Менә син җитәкче икән, тәрбияче икән, аңлат инде максатыңның изгелеген. Әгәр чыннан да изге булса, аңа ышандыру һәм аңлы рәвештә үтәү ул хәтле кыен түгел. Сез шуның өчен махсус куелган кешеләр бит, иптәш секретарь.
— Без тырышабыз да инде шуның өчен.
— һаман да бер төрле тырышасыз, Мөбарәк Хафизович, формаль тырышасыз, башлыча отчет өчен. Сезнең анда былтыргы май бәйрәменә куелган лозунгларыгыз быел да эленеп тора. Кем дә булса карый, укый дисезме шуларны? Хәзер аларны алыштырып, кирәклесен элеп куйсаң да, өйрәнелгән гадәт буенча, аларына да күз салмаячаклар. Менә нәрсә дигән сүз ул күнегелгәнчә яшәү. Җиңел, ләкин бушка эшләү. Рәшитләрне уйламаска шулай өйрәтәсез сез.
— Шактый катлаулы нәрсә бу... болай гына хәл итеп булмас, ярый, сез үзегез сөйләшеп бетерегез инде. Мин киттем.
Секретарь шулай диде дә урыныннан торды һәм, нәрсәнедер исенә төшереп, кире борылды. Өстәл тартмасыннан электр бритвасы чыгарып, кырына башлады. Шуннан аның вакыты ничегрәк җитү-житмәвен чамаларга мөмкин иде.
Төзелеш шул бу, төзелеш! Корбансыз, ләкин барыбер — сугыш! Сугыш! Кайчак хәтта алары да була... һәрхәлдә, ир кешеме, хатын-кызмы— төзелештә яшәгән һәркем диярлек — батыр кеше. Төзелештә эшләгән өчен генә дә аны ихтирам итәргә кирәк.
Урамга чыккач, Рәшит үз юлы белән китмәкче иде, Фәез аны туктатты:
— Бергә барабыз ич, юл уңае.
— Мин машинага күнекмәгән бит, уңайсыз.
— Я, кыланма, киттек, киттек.
Машинада барганда бая башлаган сүзне дәвам иттерделәр.
— Мин сине ашханә янында ни өчен кыйнаганны беләсеңме?
— Ник булсын, сугышкан өчен инде.
— Аның өчен генә түгел, кирәге чыкса, кем дә сугыша.
Егет иңнәрен җыерды;
— Ни өчен соң?
— Сәбәпсез сугышкан өчен. Сиңа кемнеңдер танавы ошамаган өчен генә аны кыйный башласаң... Беләсеңме, бу бит садизм була!
— Мин аны уйлан тормаган шул.
— Менә шул шул, бөтен бәла дә шунда—уйламаган. Ә уйларга кирәк. Уйламаган кеше үз эшенең мәгънәсен белми.
— Бардыр инде, Фәез абый. Без укыган кеше түгел бит — сигез класс белән кая барасың хәзер.
— Эш белемдә генә түгел, эш — тәрбиядә. Менә син, саф күңелле авыл малае, төбеңдә, нигезеңдә әдәп белән баскан һәм изгән. Дөресен генә әйткәндә, син бит, шәһәрчә кыланырга тырышып, авыл малае икәнеңне сиздермәс өченрәк сугышасың.
— Бардыр инде, дөнья булгач, анысы да бардыр.
— Ә син көлмә, дустым Көлә торган нәрсә түгел бу. Хулиганлыкта романтика күрү синдә генә түгел. Хулиганлык — егетлек, ирлек билгесе дигәирәк ялган геройлык күп кешедә бар. Менә син шундый герой булмакчы.
— Сезгә тәрбияче буласы калган.
— Ә беләсеңме, төзү— иң яхшы тәрбияче. Без бит өйләр генә төзе- ♦ мибез, кешеләрнең тормышын, язмышларын да иҗат итәбез. Дөньяда * ин изге ике профессия бар — игенче һәм төзүче... Дөньяны җилкәләрен- „ дә шулар күтәреп бара. Белденме?
— Белдем. “
— Белсәң, төштек. *
— Безгә кереп чыксаң, әниләрбик сөенер иде. Вакыт таба алсан, ♦
— Бер керермен әле. Сәлам әйт. а
Фәез үз идарәсенә, Рәшит — үзенекенә, арырак атлады.
Шулай итеп, Фәез яңа дуслар тапса. Борисны яклаучы табылмады. Z Аның бердәнбер козыре — Пичугин... Шәп кеше ул Пичугин. Ләкин < хәзер үзенең кем кулында нинди корал ролен үтәгәнен башына да ки- а терми торгандыр ул. Аңына килгәне юк бит әле! Бәлки, аңына килгәч = тә, үзенең нинди начар эшкә катнашуын, кем кулында нинди корал 3 булуын уйлый алмас. Ләкин, Коля дустым, беркая да китә алмыйсын, * син —Филинов кулындагы хәнҗәр... Хәзер ул Фәез аркасында... Поч- ° макта качып торып кадады ана дус кеше... Аркадан аны алырга әллә вакыт тими, әллә кул житми... Әллә хәл юк...
Идарәгә килгәч кенә тәндәге һәм җандагы барлык авыртулар онытылып тора. Кәгазьләр, кәгазьләр, кәгазьләр. Кешеләр, кешеләр, кешеләр. Кем беләндер телдән, кайсы белән хатлар аша сөйләшәсең, бәхәсләшәсен, бозылышасын, талашасын, дуслашасың.
Телефоннан сөйләшү тагы да күбрәк... Бүген аңа райбашкармадан шалтыраттылар. Иптәш Шакиров тәкъдиме белән шәһәрне яшелләндерү буенча махсус сессия җыела икән. Шуңа әзерләнергә һәм катнашырга тәкъдим итәләр. Шакиров әйткән булырга тиеш...
— Ә ник шәһәрне генә яшелләндерү? Бөтен районны түгел? — дип сорады Фәез.
— Миңа ничек кушылган, шуны гына әйтәм,— диде башкарма комитеты секретаре.
Тагып «кушылган». Ах, бу сүзне Фәезнең никадәр яратмавын белсәләр, әйтмәсләр иде алар аны. Кайчан соң кушылганны түгел, кирәкне, үзебезгә кирәкле эшне башларбыз без?
...Хатлар, хатлар. Каян гына килми. Менә берсен кара инде — бик житди кыяфәт белән: Кара диңгез буенда санаторий бинасы салышырга мөмкинлегегез юкмы? дип сорый.
Тагын да сәеррәк үтенеч белән Гета шалтырата:
— Фәез, кадерлем, исәнме?
— Исән, Гета. Тагын ни килеп чыкты?
— Мин Боря хакында сорашмакчы идем.
— Ә минем аның хакында бик үк сөйләшәсем килми бит әле
— Минем беләсем килгән иде — ул ниндидер бер җыелышта синең адреска бик ямьсез сүзләр ташлаган, имеш —дөресме шул?
— Кызганычка каршы, дөрес, бик дөрес, Гета.
— Менә нахал! Иң якын кешесенә!..
— Ничек якын?
— Синнән дә якын кешесе юк бит аның, ул аны үзе генә белми.
— Якынлык шактый нык күренде.
— Нәрсәләр әйтте соң ул?
— Телгә дә аласы килми...
Телефоннан тавыш бераз ишетелми торды — Гетаның авыр сулавыннан Борис өчен һаман борчылуын сизәргә мөмкин иде.
— Бүтән сүзең юкмы, Гета?
— Бар, Фәез, синнән бер нәрсә үтенсәм...
— Белмим шул, Гета, эшли алырмынмы икән?
— Ишетмәс борын ук баш тартма инде.
— Сизенәм: Борис хакындадыр...
— Монысы минем үтенеч—сөйләшик әле тагын.
— Белмим шул, Гета.
— Бүген кызыклы кино, әйдәгез бергәләп карыйк.
— Нинди кино?
— «Королева Шантеклера». Бигрәк тә ирләр ах-ух килеп карый.
— Кинодан гына карап йөрмәсәк шул... Болай бик күренми.
— Үзең гаепле. Менә дигән кызлар йөри Чаллы урамнарын таптап.
— Берсе дә миңа дигән түгел.
— Бәлки берсе шулдыр.
— Ихтимал, мин танымый уза торганмын.
— «Шантеклер» королевасы да бәлки синең королеваңа охшагандыр, ә? Ничек уйлыйсың?
— Карамыйча әйтеп булмый бит аны.
— Алайса, шул — билетны үзем алам. Безнең егетләр ухаживать итә белми — бездән булсын әйдә. Кайсы сеанска алыйм? Кайчан эштән бушыйсың?
— Тугызларга алсаң, өлгереп булыр.
— Булды, Фәез, кичкә хәтле. Унбиш минут кала анда бул...
Кич барса, Гета белән Борис аны көтәләр иде инде. Яннарына килеп җиткәч, Фәез Бориска бөтенләй илтифат итмәгәндәй:
— Хәерле кич, Гета,—дип, мөмкин кадәр ачыграк булырга тырышып эндәште.
— Хәерле кич, Федя.
— Мин Федя түгел.
— Ну, Фәез. Барыбер түгелмени?
— Сине Галия дисәм ярыймы соң?
— Ярый.
Шуның белән сүз дә бетте. Аптырагач, Гета шаяртырга тырышып карады:
— Сез танышлар түгелме әллә? Гафу итегез, мин онытканмын. Бу — Фәез.
— Әйе, Фәез... Үзең дә әйтергә өйрәндең инде.
— Ә бу — Борис, ләкин Годунов түгел.
— Әмма ул патша булырга бик тырыша.
Борис барлык чәнчүләргә батырларча түзде һәм кинотеатрга керер вакыт җиткәнче тәки бер авыз сүз эндәшмәде. Эчкә узгач кына тукталып:
— Кая таба барырга? — дип сораган булды.
«Эшләгән әшәкелегеннән ояла белә бугай әле, бөтенләй үк пычрак кеше түгел, ахрысы, кыенсына»,— дип уйлап куйды Фәез.
Кылган гөнаһысының әз генә булса да кыенлыгын күрсен дип, Фәез аңа юри ачылмый. Гета әле Фәез белән, әле Борис белән аерым-аерым гына сөйләшә. Бәхеткә каршы, журнал башланды... Новосибирск балеты артистларының Япониягә сәяхәте...
Токио шау-гөр килә... «Япония Венециясе...» — Кызык тоела бу сүз.
«Көнбатыш ул Япониядән башлана» — монысы бигрәк тә кызыклы. Япониядә ике дин — будда һәм тагын ниндидер дин, анысын ишетми калды Фәез. Халык ике дингә дә ышана икән. Шуңа күрә, табынучылар саны илдәге халык саныннан ике мәртәбә диярлек күбрәк.
Халык дингә ышана —гаҗәп, нинди культурага ирешкән халык та ышана — күк аллаларына да, жирдәгеләренә дә. Нәрсәгә яки кемгә булса да табынырга мәҗбүр итмәсән, нинди көч белән тәртип сакла.мак
хярәк, халыкны ничек тыеп тормак кирәк’ Шулай дип уйлый торгандыр инде. Бәлки үзләренчә дөрестер дә. Изге нәрсәсе булмаган кеше өчен бернинди мораль киртәләр юк, андый кешедән хәтта жинаять тә көтәргә мөмкин. Ә жирдә тәртип булырга тиеш — шуна күрә изге нәрсәләргә кагылмаска, шәхси яки нжтимагый көнләшүләр һәм мәнфәгатьләр аркасында халык ышанган идеалларны фаш итәргә тырышкан ♦ кешеләрне властька якын жибәрмәскә кирәк. Кайсы халык шуңа сә- > ләтсез — ул деспотизм юлы белән, тупас көч белән тыелып, изелеп я яшәргә лаеклы. Кызганыч та түгел — өйрәнсен, изге нәрсәләрне саклар- ? га, кагылдырмаска өйрәнсен. Әйтүе генә ансат, ә тормышта...
Журнал тагын да гыйбрәтлерәк күренешкә. Нагасаки шәһәренә * күчте —үлем шәүләләре — ташка мәңгелеккә уелып калган үлем су- ♦ рәтләре... Шәһәрне өр-яңадан төзегәннәр, ләкин ул шәүләләр, ул « сурәтләр әле һаман да бар —таш үзе бетсә бетәр, ә үлем шәүләсе 2 һаман калыр... Мәңгелек гыйбрәт булып...
«Без салган кирпечләргә бу шәүләләр төшмәсен, яп-якты Кама д өсте мәңге шулай якты дулкыннар булып чайкалсын. Эх, Кама. Кама! _ Мәңгелек тынычлык, мәңгелек бәхетләр сиңа, Кама!»
Җитди күренешләрдән матурлык королевасы елмаюына һәм ягым- 2 лы жырларга күчү дә, ничектер, кыен булмады — кешенең иң беренче ® һәм ип соңгы хыялы шул бит инде— дөньяның матурлыгын саклау — тынычлык та шуның өчен кирәк. Җирдә муллык туар, бөтен шартлар, бөтен нәрсә житкелекле булыр, хәтта жнтеп артыр, ләкин матурлык, мәхәббәт беркайчан да жнтеп туктамас. Шуның өчен аны һәркем үзенә эләктерергә ашыга, хәтта аның белән бер кич үткәрер өчен дә күпме бәрелеш һәм гыйбрәтләр була! Аһ, түзегез генә, матурлар, сезгә яшәү кыен, сезгә тынгылык юк. Берәү яратса, икенчесе, ана үч итеп, синең яман атыңны сата. Матурлык, түз генә, яшәү кыен сиңа —артык кыен!
Шуңа күрәдер инде, чибәр кыз Чорита Шантеклер клубыннан, үзенә табынган һәм шул ук вакытта үзенә каршы көрәшкән ләззәт корбаннарыннан бүтән тормышка качарга тырыша. Икенче бер акыллы һәм саф егет белән таныша... Шулай да үзенә гашыйк егеткә ул исемен әйтергә базмый, үзен Маргарита дип таныштыра. Маргаританы чын күңелдән ярата Санти. Аның өчен Маргарита дөнья бәһасс торырлык. Хәер, Фәез монда чак кына үз хисләрен дә өсти. Чөнки кинофильм буенча бу мәхәббәтнең чын мәгънәсендә житдилегенә ышаныр өчен вакыт һәм вакыйгалар жнтеп бетми.. Ярый, житмәгәнне һәркем үзеннән өсти һәм шул рәвешле ышана ала бит. Фәез шулай эшләде. Маргарита «чен егетнең үлемгә барырлык дәрәжәгә житүенә күңел беркетте. Ләкин Маргарита күздән югала... Егеткә аның иптәшләре кызның Маргарита түгеллеген, ә «Шантеклер» королевасы икәнен, аның хәзер «Казино» театрында чыгыш ясавын әйтәләр... Егет барса, кыз, чынлап та, бозык дип даны таралган артистка булып чыга. Маргарита юк, саф мәхәббәт юк, матурлык юк, һәм ансыз дөнья да юк. Егет ярсып торган океанга таба чаба, андагы бетон мол буйлап, дулкыннары дүртәр метрга ыргылган, үкереп торган океанга — үлемгә таба атлый. Хәзер инде кирегә китәргә дә соң — артыннан Чоррта кычкыруын ишетсә дә, ишетмәсә дә — ул инде кире борыла алмый —дулкын кире чигенгәндә егетне үзе белән алып төшеп китә...
Чорита исән, ләкин аны да шундый ук упкын — бозык тормыш, «Шантеклер» тормышы — гайбәтләр, ннтриГалар, һәртөрле азгынлыклар, түбәнлекләр көтә. Алар аның талантын да, үзен дә барыбер йогачаклар.
Кино беткәч, шуның тәэсиреннәнме, баягы киеренкелек һаман узмаган идеме —урамга чыкканчы сүзсез атладылар. Бераздан гына Фәез, бүтәннәрдән бигрәк, үзе өчен әйтеп куйды
— Мәхәббәт аркасында ирләр дә үлә ала икән. Беренче тапкыр күрәм.
— Ә Ромео? —диде Гета.
— Анда икәүләп... Ә мин аерым үлгәнне әйтәм. Гел хатын-кызлар һәлак була, гел хатын-кызлар күбрәк һәм чынрак ярата...
— Димәк, сездә чын мәхәббәткә сәләт чамалы... Менә күз алдында... Әйтик, Боря... Кем өчен суга ташланырга мөмкин ул?
— Кирәк булса, ташланырбыз да,— диде Борис төксе генә, кич буена икенче тапкыр телгә килеп.— Нәрсә, туйдыгызмы? Мин үлмичә дә сезне тынычта калдыра алам.
— Үлмә, жаным, яшә, яши генә күр. Синен шулай чын хискә бирелә алмавыңны гына әйтәбез...
Сүз тагын ялганмады. Бер караңгы юл чатына җиткәч, Гета туктап:
— Мин кайтып җиттем,— диде.
— Ярый, кино өчен рәхмәт,— диде Фәез.
— Рәхмәт, хуш,— диде Борис та.
һәм, икесе дә кузгала башлагач, Гета кабынып китә язды:
— Нәрсә, мин сезне кино карарга чакырды дип белдегезме? Бары шуның өчен генә дипме?
Егетләр ык-мык итеп торганнан соң, кыз кискен кыяфәт алды:
— Менә нәрсә, Боря, мин бүгенге очрашуны сиңа ярдәм итмәкче булып оештырган идем.
— Миңа бернинди ярдәм кирәкми, аның өчен дисәң, ялгышкансың.
— Кирәк сиңа ярдәм, бик кирәк. Минемчә, син хәзер шундый куркыныч алдында торасың.
— Океан өстендә, бетон мол өстендә—дулкыннар мине йомычка төсле юып төшерәчәк, йотачак. Коткарыгыз зинһар, фәрештәләр!
— Син шаярган буласың, егет, ләкин эчең тулы ут.
— Мин бик тыныч — үземне бик бәхетле хис итәм.
— Бәхетле егет, менә нәрсә: хәзер син Фәездән гафу үтенергә тиеш.
Бористан бигрәк, бу тырышлык Фәезне рәнҗетте:
— Гета, син нәрсә, ник кирәк аның гафу үтенүе миңа? Мин мохтаҗмы шуңа?
— Син түгел, Боря...
— Борис мохтаҗ дисәң, тагын да катырак ялгышасың.
— Алай икән, этлек эшләде дә. хәзер шуны төзәтерлек көче юк. Нәрсә син, шундый хәлдә калмакчы буласыңмы?
— Син, Гета, үлчәбрәк сөйлә сүзеңне... Югыйсә...
— Нәрсә югыйсә? Минем белән сугышмакчы буласынмы? Шул гына калдымы?
— Ярар, Гета, синең эш түгел бу. Ул үзе бик башлы кеше, уйласын,— диде Фәез.
— Башлы. Күренеп тора. Чак кына акылы булса, мондый әшәкелекне эшләмәгән булыр иде ул.
— Әшәке кешеләрдән ишетәм...
— Тфү!
— Ярый, хуш.
— Боря, тукта.
Гета. «ә» дигәнче. Борисның каршысына төште:
— Әгәр минем белән дус булып калырга теләсәң, хәзер үк гафу үтен.
— Ул миннән үзе гафу үтенергә тиеш.
Фәез сагая калды, шулай да ачуланмыйча сорады:
— Мин сине, Боря, рәнҗеттеммени? Әйт, ничек рәнҗеттем? Гаебем булса, үзем сизмичә генә булгандыр. Чынлап та гаепле икәнмен, гафу үтенермен. Әйт, ничек рәнҗеттем мин сине?
— Үзен беләсен?
— Акча мәсьәләсендәме?
— Ну, шулай да булсын.
— Юк, аның өчен түгел, мин беләм синен ни өчен мине яратма* вынны.
— Яратмау нәрсә ул! Мин сине күралмыйм, күрә үк алмыйм, ишет ♦ течме?
Дөньяда синнән башка кеше ярдәм итә алмын иде мина. Ә син? Нәрсә эшләден минем өчен? Теләсән файда эшли ала иден. Ә киресен эшли белден...
— Туктале, егет, тукта... Нинди файда эшли ала идем мин сиңа?
— Үзен беләсең.
— Белмим.
— Ну белмәсәң, син — дурак.
— Ничек? — Фәез Гетага таба борылды.— Ишеттеңме, Гета, ул гафу үтенде бит.
— Шулай, гаҗәп матур формасын тапты. Поздравляю, Боря. Хәзер инде мин гафу үтенәм. Гафу ит, мин ялгышканмын, мин синең күңелдә әз генә булса да затлылык бар дип йөргән идем. Мин синдә ниндидер матур хисләр, әйбәт уйлар бардыр дип өметләнгән идем, ышанган идем һәм ярата идем, чын күңелдән ярата идем. Ялгышканмын икән. Ах, никадәр каты ялгышканмын! Иң соңгы кимсетелүгә, бергә яшәмәгән килеш синен истәлегең белән яшәмәкче булып, үземне гомерлек җәзага тартмакчы идем бит! Кем өчен! Кем өчен!
— Гета, мин сиңа соңгы тапкыр әйтәм...
— Әйтмә, барыбер юньле сүз чыкмаячак синнән. Соңгы сүзне мин әйтәм — бернинди истәлек кирәкми миңа синнән. Мин иртәгә үк больницага керәм...
— Рәхмәт. Бүтән сүзем юк.
— Оятсыз! Бар, югал!
Борис китәргәме, юкмы дип бер-ике секунд кына уйланып торды да кырт борылды:
— Изге җаннар! Куркыттыгыз! —дип китеп барды.
Борис мәгънәсез сүзләре белән үзен чыннан да буш һәм беркемгә кирәксез кеше итеп күрсәтте. Фәезгә дә, Гетага да бу нык сизелде һәм шуннан соң алар аны туктатырга тырышмадылар да. Дөресрәге. Гета инде ана бөтенләй игътибар итми, ул алдану гарьлегеннән чамадан тыш ярсыган иде. Кыз коймага куллары белән тотынып үксергә кереште Күз яшьләре беткәнче үкседе-үкседе дә, ниһаять, башын күтәрде:
— Ярый, Фәез, гафу ит.
— Бирешмә. Гета. Кирәк булсам, мине иң якын дустың итеп исәплә.
— Рәхмәт, Фәез, яхшы кеше син.
Фәез Гетаны тынычландырып аркасыннан сыйпады да саубуллашып:
— Тыныч йокы. Гета,— диде.
— Тыныч йокы, Фәез.
Управляющий объектларны иртәнге якта карап чыга Территориясе дистәләрчә чакрымнарга сузылганлыктан, барысын да йөреп бетерә алмый торгандыр — башлыча идарәләрдә һәм анын төп объектларында гына буладыр. Фәез идарәсендә шундый объектларның берсе — шлюз Монда ул көн саен диярлек килә. Бүген биредә эш өзелеп тормаячак — балта осталары, бетончылар үз урыннарында, бетон килсә, кабул итәргә һәрвакыт мөмкинлек бар.
Фәез белән Лазарев тимер баскычлардан аска Кәрам бригадасы
ӘХСӘН ВАННОЙ ф УТ ЬӘМ СУ
эшләгән жиргә төштеләр. Управляющийның моңарчы биредә күренгәне юк иде әле — шуна күрә аны көтмәгәннәр, килер дип башларына да китермәгәннәр иде. Аны күрүгә Кәрам ни өчендер Керосинниковның пальто җиңеннән тартты да тегесе күз ачып йомарлык арада каядыр шылды. Кәрам исә управляющий каршында нәкъ солдатча катып калды. Ниндидер ярамаган нәрсә барлыгы әллә каян күзгә бәрелеп тора сыман. Фәез генә төшенә алмый.
Управляющий, Кәрамга болай катып торма дигәндәй, аның аркасыннан какты һәм тегесе, үзе дә сизмичә булса кирәк, Лазаревның арка ягына күчте. Башкалар аларны түгәрәкләп тезелделәр.
— Ну, егетләр, хәерле иртә.
— Хәерле иртә, Анатолий Самойлович.
— Ну, хәлләр ничек?
— Хәлләр ярыйсы...
— Ничек ярыйсы?
— Әйбәт. Тик...
— Нәрсә тик?
Участок будкасы Я1ыннан Борис та күренде. Егетләр анын хакында нидер әйтмәкчеләр иде бугай — үзен шәйләгәч, тындылар.
— Ярый инде,— диде Кәрам, яңадан Лазарев алдына чыгып,— калсын.
Управляющийга бу сүз ошамады:
— Бу нинди куркаклык? Егет кеше, солдат! Ну, нәрсә?
— Бөтенесе бернәрсәгә тоташа инде аның, Анатолий Самойлович. Егетләр акча әз төшә дип зарланалар.
— Эшенә күрә ашы. Аз эшлисез, димәк. Кем куша?
— Беркем дә кушмый да бит.
— Материалны җиткелекле җибәрмиләр.
— Җибәрсәләр дә — без юкта.
— Безнең бит семья карыйсы да бар. Ә болай үзебездән дә артмый. Нәрсә дигән сүз инде бу, Анатолий Самойлович?
— Төзелештә мондый зар барын мин беренче тапкыр ишетәм. Нишләп болай бу, Насыйбуллин?
— Шушы участокта гына ул.
— Ә ник?
Әңгәмәгә Борис та катнашты:
— Минем аркада, Анатолий Самойлович.
Борисның чырае караңгы, күңеле төшенке иде.
— Сезгә ни булды? — дип сорады управляющий, аның кыяфәтенә гаҗәпләнеп.
— Болай гына, әллә ни юк кебек.
— Болай гына түгел бугай шул, эшчеләрең эш азлыктан зарлана.
— Мин дә зарланам.
— Ә син ник зарланасың? Эшне булдыру өчен үзең нишлисең?
— Материал артыннан йөрү минем эш түгелдер бит? Аның махсус куелган кешеләре бар. Минем эш — бирелгән материал белән үз вакытында башкару. Эш тоткарлана икән, пожалуйста, бәйләнегез аннары.
— Ә башка участоклар? — дип сорап куйды Фәез.
— Алар остарак кылана белә.
— Ә ник син остармыйсың?
— Изге эшкә блат катнаштырасым килми.
Лазарев ачуланмыйча гына нәтиҗә ясады:
— Ну, ярый, авыз ачып карап утырыгыз инде алайса, кош балалары кебек, атан-анан селәүчән китергәнне көтеп.
— Билгеле вакыттан соң, канатлар чыкканнан соң, кошлар да балаларын туйдырудан туктый,— дип өстәде Фәез.
— Без бала түгел, сез ата түгел, иптәш Насыйбуллин, ә материал-
иы вакытында китерт! Безнен моңа бөтен хакыбыз бар. Инструкциядә эш бүлешенгән безнен.
— Ну, ярый, Филинов, бу сүзне тагын дәвам иттерербез. Сәгать кичке жиделәргә минем янга керерсен.
— Ярый, керермен.
— Ә хәзер сез мина Керосинниковны күрсәтегез.
— Керосинниковны? — диде Кәрам гажәпләнеп. Әйтерсең бу фамилияне беренче тапкыр ишетә иде.
— Әйе. Кайда ул?
Егетләр елмаерга да, елмаймаска да белми аптырап участок будкасына карадылар.
— Нәрсә, шундамы? — дип сорады Лазарев.
— Мин күрмәдем — икенче яктадыр.— Ялганлый белми шул Кәрам.
— Анда түгел ул.
— Әйдәгез әле.
Барысы да управляющий артыннан иярде. Баскычтан менгәч тә — будка, шуның сул ягына, тәнәфес вакытында эшчеләр ял итә торган бүлегенә үттеләр. Тик анда беркем күренми иде.
— Керосинников!
Тавыш-тын юк.
— Качыргансыз. Исерекме әллә?
— Юк, тамчы да капмаган иде.
— Ә монда керосин исе килә...
Лазарев, түргә узып, мич тирәсен әйләнгәндә, ишек ачып ябылуын шәйләде һәм моржа артыннан бу якка ашыкты.
— Качырдыгыз! Шутлар! Качырдыгыз!—диде ул үзенең күкрәүле тавышы белән. Ләкин бу тавышта һич тә усаллык юк иде.— Ну, сез ана әйтеп куегыз: икенче тапкыр горисполком председателе хатыны янына куна кермәсен, үз тиңен карасын. Булдымы?
— Ничек булдымы? Ул ниткән хатын тагы? — диешкән булдылар. Янәсе, беркем берни ишетмәгән.
Ә Фәез чынлап та гажәпләнә калды
— Нишләгән соң ул. Анатолий Самойлович?
— Кыланмагыз, яме.
— Чынлап, бернәрсә дә ишеткәнем юк минем.
Лазарев хәйләле кыяфәт белән елмайды гына — сөйләмәде. Нәрсә булды дигәндә, хәл. имеш, менә болан булган.
Теге чакта: я өеңә кайта башлыйсын, я эштән китәсең дип, мәсьәләне кабыргасы белән куйгач, Керосинников өенә көн саен кайта башлый, сәрхушланган чаклары ла сирәгәя. Әмма соңгы получканы алгач тагын бик каты салмыш, имеш. Салмышы бер хәл, тагы өен бутамыш
Төнге сәгать уникедә өенә дип кайта Ваня.
Бәрелә-сугыла өченче катка менә. Звонокка баса. Эчке яктан уяу- лы-йокылы хатын-кыз тавышы ишетелә:
— Синме бу?
Ишекнең бу ягыннан аңгыл-мнңгел жавап
— Мин.
Хатын ишекне ача да йокы бүлмәсенә кереп, жылы урынына ята — ут та яндырмый. Ваняның ут кабызырлык аны да. хәле дә юк. Аиная- моннан чишенә дә йокы бүлмәсенә керә, караватка ята һәм йоклап та китә.
Күпмедер вакыт үткәч, тагын звонок чылтырый. Хатыя уяна да Ваняны селкегкәләп
- Женя. Женя, кемдер килде. Тор. торып ач әле,— ди
Ә «Женя» авыз эченнән мыгырданып кына куя — кая ул уяну. Хатын аптырагач үзе торып чыга:
ӘХСӘН В АЯ HOU ф УТ ҺӘМ СУ
— Кем ул?
— Аня, мин бу.
Ишек бикләнмәгән дә икән —хатын аны ача да коелып та төшә:
— Атакай гынам. Женя, син кайткан идең бит инде.
— Нишләп кайтыйм? Утырыш әле бетте генә бит.
— Алайса... Женя... Анда кемдер бар... Женя!—дип, хатын хәлдән таеп залдагы диванга утыра.
— Кем бар? Кайда?
— Караватта, Женя, бар, карале, мин куркам.
— Ничек? Син ни сөйлисең?
Евгений Степановичның күзләре шар була.
Ышанырга да, ышанмаска да белмәстән. ире тәки йокы бүлмәсенә кереп анда ут яндыра һәм анда рәхәтләнеп йоклап яткан Иванны өстерәп төшерә. Лап иткән тавыштан куркып хатын да шул якка чыга һәм берничә минут кына элек кем янында ятканын абайлап, һушсыз кала.
Евгений Степанович исә чакырылмаган кунакны йокы бүлмәсеннән өстерәп чыгара да милициягә шалтырата...
Милиция Ваняны алып киткәч, ир белән хатын ничек сөйләшкәннәр һәм ничек көлешкәинәрдер, анысы безгә караңгы. Гомумән, бу хәлнең чынмы, әллә анекдот кынамы икәнен хәзер беркем дә ныклап раслый алмый инде. Сорасаң. Иван үзе дә «юк» дигән була һәм кинаяле итеп мыегын бора. Тик шунысы бәхәссез: бу мәзәкне хәзер бөтен шәһәр буйлап сөйлиләр. Моны иң элек ишетүчеләрнең берсе — Лазаревтыр. Хәзер шул очрак белән ул Керосинниковны «котларга» килгән иде. Әмма герой качып котылган, көне буе эштә күренмәде. Икенче көнне исә Ваня, караңгы белән эшкә килеп, гауганы үзе куптарды. Әлбәттә, башкалар аңа бәйләнгәнче, алданрак кузгалуы иде бу анын. һөҗүм итү — иң яхшы саклану чарасы, диләр бит. Килде дә еларга кереште:
— Урлаганнар! Урлаганнар!
— Кем урлаган? Нәрсәне? — диеште егетләр тыныч кына.
— Балтамны, болтларымны, инструментларны... Әрҗәсе белән урлаганнар!— Иван күз яше белән елый — кем ана, ничек ачулана алсын!
— Ваня абзый, борчылма ул хәтле, кемгә кирәк синең балтаң, кемгә кирәк синең тимерләрең?!
— Миңа кирәк, миңа. Харап булдым мин, урлаганнар, бетте минем баш.
— Бергәләп эзлик, кая куйган идең соң? — ди Кәрам көлеп.
— Менә шушында,— дип, Ваня будканың барлык почмакларын әйләнеп чыкты.
Егетләр дә өйнең астын өскә китереп эзләделәр — юк. Эш урынында калмаганмы дип, аннан карадылар — анда да юк.
— Шушында калдырган идеңме соң? —диде Кәрам.
— Әйе, шушында инде, бүтән кайда булсын.
— Әле будкада, әле шушында... Ничек инде ул?
— Шушында, шушында.
— Исерек булгансың син, мөртәт, пары әле бүген дә бераз калган. Бар. яхшы чакта сыпырт. медпунктка кереп, нашатырь иснә.
— Урлаганнар, урлаганнар!
— Җиттеме сиңа, юкмы?!.
— Нишлим соң? Урлаганнар!
— Урлатам мин сине, шүрәле, әнә кара, тагын килә Лазарев.
Бу сүзләрне ишеткәч, Ваня тиз тынды һәм медпунктка китте. Ике- өч сәгатьтә инструментлары да табылды тагы. Күз тимәсен, соңгы көннәрдә майлаган кебек йөри.
Ваняны куркытканда, Фәез белән Анатолий Самойлович чынлап та якын тирәдә йөриләр иде. Ләкин алар шлюзмын икенче ягына киттеләр.
Лазарев:
— Сезнен Филинов белән хәлләр ничек? — дип сорады.
— Начар, Анатолий Самойлович. Теге жыелыштан сон эндәшеш- * кәй юк. м
— Участок белән элемтән беткән алайса?
— Бетмәде бетүен. Прораблар белән турыдан-туры сөйләшәм. Ә бе- н ләсезме. эш болай хәтта яхшырак та бара башлады.
— Димәк, Филинов артык анда. ♦
— Артык булган һәм хәзер дә шулай.
— Да, сезгә кыендыр — борын төбендә, көн саен очраша торган 2 жирдә... Кәефне көн саен кырып тора торгандыр ул.
— Сезнең белән Лебедев кебек без хәзер.
— Аккош очты.
— Ә ябалак жыенмый да.
— Нишләргә сон инде сезнен белән, ә?
Лазаревның үзе уйлаганчарак карарга килүен сизеп. Фәез тәкъдим * әйтте:
— Минемчә, монда Филиновнын үзенә дә кыен. Ана үз карашларына, принципларына ярашлы эш табарга кирәк, минемчә, сәгать тугыздан алтыга хәтле эшли торган канцелярия эше.
— Бухгалтериядәме? — дип көлде Лазарев.
Фәез көлмәде:
— План бүлегенә. Яки ГЭС директоры белән сөйләшеп, анын карамагына күчерергә мөмкин. Мәсәлән, инженер-куратор сыйфатында.
— Монысын инде ул үзе кайгыртырга тиеш.
— Ярдәм итәргә мөмкин, аның хәле авыр хәзер
— Ярый, бүген мин анын белән сөйләшермен...
Сөйләшүнең нәтижәсе икенче көнне үк күренде. Борис Фәез кабинетына килеп керде:
— Сәлам, Фәез.
— Исәнме, Борис. Нишләп йөрү?
— Менә, китәм инде синнән, котыласын.
Фәез, «дөрес» дигәндәй, Бориснын күзләренә караган иде. тегесе тиз генә читкә борылды.
— Сина да шулай унайлырак булачак.
— Әлбәттә, шулай,— дип, Борис гаризаны бирде.
Гаризада: «Трест администрациясенең тәкъдиме буенча бүтән идарәгә күчүем сәбәпле, дүртенче идарәнең беренче участок начальнигы вазифасыннан азат итүегезне үтенәм»,—дип язылган иде.
Фәез ручкасын алып, кәгазьгә виза салырга җыенгач, тыелып калды:
— Трестка түгелмени? Идарәгәмени?
— Идарәгә. Үзем сорадым. Плаиовойга китереп тыкмакчы Мин нишлим анда? Нәрсә уйлап чыгара алам5
— Шулай шул, син иҗат кешесе — урынын жайлы эштә булырга тиеш. Ләкин характерын... Шулай, син бит. икенче яклап караганда, идарәдәге көндәлек агымнан читтә, иярә алмыйсын син ана.
— Теләмим. Гаугалашып яши торган гадәтем юк. Ләкин идарәдә фәнни режим һәм тәртип урнашса...
— Ярый, Борне. Мин кул куям.
Фәез «каршы килмим» дип тиз генә виза салды Борис исә гариза ны үзе күтәреп керсә дә, Фәез кулыннан аны һнч тә аласы килми ген •
алды — гарьлек һәм кимсенүдән күзләре сагышлы бер кыяфәттә мөлдерәп тора... Тагын чак кына берәр сүз әйтсәң, күз яшьләре түгелеп китәр сыман.
«Гаҗәп бит кеше табигате: ана тормышның, тарихи хәрәкәтнең ин кайнаган урынында, төп агымында булырга кирәк. Ләкин ул аның төп эчтәлеге белән үзе килешми, агымлың бүтән тизлектә баруын һәм үзе теләгән төсләр белән бизәлүен күрергә тели. Тик алан булмый шул, тормыш аерым шәхесләр теләгенә түгел, ә табигать, вакыт тудырган шартлар һәм мөмкинлекләр дип аталган җыпкы буйлата һәм аерым җәмгыять ихтыярына буйсынып ага бирә. Аның агышын үзгәртү мөм-кин түгел, бигрәк тә Борис кебек сайрак кешеләргә».
Шулай дип уйлады Фәез — дустын сай дип ул, ихтимал, субъектив бәя биргәндер, әмма төбендә бу фикердә дөреслек бар бугай шул.
Шулай итеп, ничә еллар буе бергә эшләгән ике дус сәхнәнең ике ягыннан чыгып киттеләр. Туры сызыклар буенча киттеләр... Ә кояш тирәсендәге пространствода туры сызыклар очрашмый дигән бит Лобачевский абзаң...
Тик Фәезнең прогнозы ялгыш булып чыкты. Сызыклар беренчедән туры түгел иде, икенчедән, алар артык тиз очраштылар, очрашу ноктасы Пичугин булды...
Ниһаять, Пичугин аңына килде һәм Фәез аның янына берничә тапкыр барды. Ике тапкыр Фәез белән Борис та шунда очраштылар.
Килгән саен: «Я, Коля, хәлләр ничек?»—дигән сорауны кабатлыйлар.
Ә Коля һаман әле гипста. Күзләре генә ялтырап ята. Сөяк авыртуы, җәрәхәтләр сызлавы узса да, хәле жинел түгел, хәзер инде гипс эчендә озак яту аркасында тәне әчетеп интектерә. Шулай да ул, кеше килгәч, күзләрен ача, күзләрен тутырып-тутырып карый.
— Я, хәлләр ничек?
— Әйбәтләнә.
Күпме вакытлардан сон ишетелмәгән тавыш, ниһаять, дөньяга чыкты, димәк, Коляга ничәмә көннәр борчып, интектереп торган сорауны бирергә мөмкин... Ләкин иртәрәктер әле. Хатыны белән, врачлар белән киңәшкәч һәм алар да, җитди сүзне хәзергә катнаштырмау яхшырак, дигәч, сөйләшмиләр. Нишлисең бит, көтәргә, түзәргә туры килә.
Борис белән шушында очрашкан бер көнне һич оныта алмас Фәез. Авыруның күзләренә, бөтен торышына озак-озак карап, сүзсез утырган Борис саубуллашып чыгып киткәч, Коля үзе сорап куйды:
— Бу кеше ник килә икән минем янга?
— Синең хәлеңне белергә.
— Ул бит мина бөтенләй дус түгел иде диярлек.
— Авыргач, кызгангандыр инде.
Колянын чырае караңгыланып китте:
— Кызганыптыр дисеңме? Юктыр. Мин аның күзләреннән күреп торам — кызганмый ул мине, хәлемнең җиңеләйгәнен белгән саен чырае карала төшә. Ник икәнен генә әйтә алмыйм — ул бит миңа бөтенләй таныш түгел диярлек. Бер зыяным да тигәне юк.
Фәез Коляны аңлый, әлбәттә, аның хаклы икәнен дә тоя, тик бөтен уйлаганны әйтеп бирү мәҗбүри түгел ләбаса — бигрәк тә авыру кешегә. Дөресен әйтсәң, аның кәефе китәчәк һәм чынлыкта бу Бориска ярдәм булып чыгачак, шуңа күрә Коляны ул тынычландырырга тиеш.
— Кеше турында алай начар уйламыйк, Коля. Без бит берни дә белмибез.
— Ә минем күңелгә шулай килә.
— Күңелгә нәрсә килмәс...
Авыру борчылып күзләрен йомгалады да беразга тагын тынды. Тик Фәез моны әйбәт билге, Колянын сүз жебен ычкындыруы дип унлап өлгергәнче, авыру тагын баягыны кабатлады.
— Беләсенме нәрсә... Күңелгә килә бит...
— Борчылма, Коля, ярый, сөйләшмик.
— Син теге киноны караган иденме? ♦
— Кайсы киноны? >
— «В снегах Килиманджаро» бугай.
— Ә... караган идем. Ник? 5
— Шунда, гангренадан үләргә яткан кеше исен сизеп, ике кош -
килә... >
— Ул кошларның берсе мин түгел. Коля, берүк алай уйлый күр- ф мә,—диде Фәез, сүзне шаянга борырга тырышып.
— Сине әйтмим. Минем исне сизеп берәү генә килә. Карап тора- о
тора да, үлмәгәч тагын китә. Тик өметен өзми әле һаман — иртәгә та- = гын киләчәк. <
— Сиңа андый сүз сөйләшергә ярамый. Тынычлан. Ярый, мин дә J
китим инде, Коля. х
— Син китмә, синең белән әйбәт.
— Шулаймы? Алайса бераз утырам, тик Борис хакында сөйләшмик. *
— Күземә гел яман кош кебек күренә шул .Кайчак козгын төсле... ® тавышларын ишетәм хәтта.
Фәез Колянын башыннан сыйпады, күзләрен йомдырды. Озакламый, авыру йоклап киткәч, Фәез больницадан чыкты.
Икенче тапкыр килгәндә, Коля үзенен ничек егылып төшүен сөйләде. Кызганыч, ул көнне Борис килмәде.
Пичугин хәлнең ничек булганын хәтерләргә тырыша Аның күзләре каядыр еракка карый һәм, нәрсәнедер бик үк ачык күрә алмаганлык- тан, бөтен көчен жыеп, текәлеп тора, күзләрен әле тутырып карый, әле кыскалап куя. Ә хәтерләгән бер нәрсәсен Фәезгә сөйли бара.
— Әһә... шул көнне бит бу...
Фәез, Коляга комачау итмәс өчен, сорау бирми, фикерләрен нәкъ үзе уйлаганча, үзе күргәнчә әйтсен өчен, ашыктырмый да, чөнки бу вакыйга Фәезгә нәкь булган хәлендә, бернинди үзгәрешсез кирәк бит.
Иреннәрендә, битендә берни булмаса да, Коля тыны белән чебен куган төсле өргәләде дә тагын тынычланды
— Нәкъ шул көнне шул — хәтерлим. Үзеңнең дә исендәдер әле, калай түшәмдә тишек калган өчен синнән эләккән иде мина.
— Бер тишек калай аркасында тимерчелек цехын бөтенләй кабул итмәгәннәр иде.— Пичугнннын дөрес аңлавы һәм үпкәләве фарыз булганга, Фәез шундый аңлатма бирергә тиеш гапты.
— Дөрес эләкте, гаеп бездә инде, синдә түгел.— Иреннәрен бөреп сулышын тагын өргәч. Коля сүзен дәвам иттерде. — Сина үпкәләргә хакыбыз юк инде безнен. Үзебезнең аркада килеп чыккан тоткарлык бит, бигрәк тә ай азаклары иде — аңлашыла инде ул. Шуңа күрә дә беркемгә дә кушмадым начальник эше булмаса да, үзем мендем. Мин ул түшәмнең мәгънәсен белмәгән кеше түгел — шуышып бардым. Тишек калган жнргә барып житкәнем хәтерлә юк. Әмма бензорезнын зәңгәр ялкыны һаман күз алдында. Астан да, өстән дә сәдәпләрне тоташтырган тимерләрне шул ут кисә бит — күңелле эш бу, утның тимер кисүе кызыклы. Син уйлама тагы, кызык булганга күрә мавыгып киткән дип. Хәер, әйтүе кыен инде аны. бәлки чынлап та мавыгыьан- Дыр. Булгандыр инде. Шулай кистерә торгач шул тирәдәге бөтен фиксаторларның да бик үк шәп беркетелмәгәне күренде дә — миннән сон кем дә булса менсә, бәлагә очравы бао дип уйладым Кайсыдыр •оиьсезе, әллә салмыш баш белән чэаптянган әллә болай, кулыннан килмәгән. Кеше егылгач, анын нинди хәлдә эшләве кызык гүгел бит.
•• «к. у.» ,м и.
Шулай инде. Фәез туган, шулай, күрәсең булса, бәлане үзен эзләп табасын икән аны. Әйттем бугай инде — мин тишек калайны гына түгел, шул тирәдәге кайбер бүтән калайларны да куптарып алдым. Куптарып ала тордым, бозылганнарын түбәнгә ыргыта бардым. Якадан беркетеләсе урыннар ачык калды, мин, астан калай табаклар алып менеп, ачык урыннарга калайны яңа фиксаторлар белән каптыра-бер- кетә бардым. Инде эш бетте дип, бензорезны тоткан килеш төшәр җиргә китим дисәм... инде очып барам — каядыр түбәнгә мәтәлдем. Хикмәт, ниндидер секундлар эчендә генә булган шул очуны әйтәм, ах...
Коля, башы әйләнгәндәй, күзләрен йомды — караса, ул тагын каядыр оча...
— Ай-й!..
Фәез авыруның башыннан сыйпый, күзләрен ачтырырга тырыша:
— Коля, курыкма, берни юк. Булган инде, беткән, бернинди куркыныч юк, син караватта ятасың.
Коля еш-еш сулыш ала башлаганга. Фәез тиз генә сестраны чакыра китте. Кабат икәүләп аһ-уһ килеп керсәләр, Коля күзләрен ачкан, тынычланган иде. Фәезнең күзләрен тутырып, кызганып караганын сизде, ахры:
— Куркыттыммы? — дип сорады ул.
— Әйе, Коля. ■
— Искә төшкән саен егылам... Кайчан үтәр инде бу курку.
— Үтәр, үтәр. Әле синең хәлсез нервларга көч килә дигән сүз, авырту бетмәгәндер.
— Авыртуы түгел, хәзер кычыта — үрсәләндерә прямо. Шул үзәккә үтә.
— Теңкәгә тия инде ул.
— Әйе.
Сестра салкын су эчереп чыгып киткәч, Коля тагын үзе:
— Сөйләп бетердемме соң? — дип сорады.
— Бетердең, Коля, бетердең, уйланма.
Боларның үзен тынычландырыр өчен генә әйтелгән сүзләр икәнен сизеп, ниһаять, Коля, егылуыннан сон беренче тапкыр көлемсерәп куйды.
— Нәрсә аркасында егылганны ник сорамыйсың?
Фәез дә көлеп кенә куйды. Шулай да Коля әйтте:
— Мин, куптаргач, бер калайны алып идәнгә атарга онытканмын. Беркетелгән дип, шуның өстенә таянганмын да...
— Коля, җитте, бүтән сөйләмә, барысы да аңлашылды. Исән калгансың— бик әйбәт, ничек исән калдың диген әле, җиде метрдан бетон идәнгә егылгансың бит!
— Мине бер нәрсә коткарды.
— Нәрсә?
— Очып барганда кинәт аңыма килеп, аяклар һәм куллар белән төшәргә тырышканым хәтердә. Чынлап та, тырышканмын бугай — күрәсең бит — баш исән.
— Аллага шөкер — исән. Калганы рәтләнер, Коля. Шулай бит? Врачлар инде шикләнми.
Коля күзләрен йомгалады, тагын көлемсерәде. Аның шушы карашы, ап-ак башы һәм гәүдәсе — бигрәк тә акыллы соры күзләре мәңге онытылмас сурәт булып Фәезнең хәтерендә калыр, ташка уелган шәүлә һәм сурәтләр шикелле, тыныч көннәрдә дә куркыныч хәлләр булуны, төзелешнең җиңел нәрсә түгеллеген сөйләп торыр... Җиңел түгел, тормыш шул — көрәш, бәрелеш Кама күкрәгендә балкыячак муенсага, күктәге йолдызлар санынча җемелдәгән җем-җем бизәкләргә, өр-яңа урамнар һәм бакчаларга, шул урамнарда йөрүчеләрнең көләч һәм кайгысыз чырайларына, көләч йөзле кешеләр кебек үк елмайган йорт-
лар һәм сарайларга — шул бәхетле дөньяга бер акыллы кеше карар да бу дөнья ана зәнгәр һавадан төзелгән күк сарае шикелле ж иңел тоелыр һәм аны бар иткән кешеләр дә шулай гел елмаеп, көлеп кенә эшләгәннәрдер дип уйлар һәм ялгышыр, бик нык ялгышыр. Пичугин шаһит —анын өчен бу көннәр тыныч түгел, анын өчен барыбер сугыш бу. Ихтимал, бер аның өчен генә дә түгелдер. Борис яшәгән кебек, ♦ ул уйлаган кебек кенә — тән ләззәте өчен генә яшәп кара син бу төштә > һәм бу көннәрдә! °
Пичугин, Фәезгә дә, язмышына да үпкәләмичә, туганнан алып § ахыргача мәшәкатьле булган шушы әйбәт һәм алама дөньяга да бер- “ нинди шелтәле сүз әйтмичә, ята бирә. Күзләрендә ачу, өметсезлек тә > күренми — анда тик сызлану... һәм үлемне жиңү шатлыгы гына бар. ф Исән калу мәгънәсендә түгел, ә үз куллары белән салган йортларның а киләчәк елларда яшәячәген тоюдан —тел белән әйтелми торган шат- о лык ул. =
— Ярый, исән булып тор, Коля. <
— Тагын кил. я
— Килермен. =
— Бориска әйт, бүтән монда күренмәсен.
— Ник? S
— Үзең дә беләсеңбит... Миңа хатын әйтте. °
— Нәрсә?
— Мине ул синең гаеп белән егылды дип сөйләгән. Әгәр үлгән булсам, сиңа зыян китерәсе дә булган икән.
— Белмим шул, Коля... Ярый, терел әле, шуннан сон сөйләшербез.
— Әгәр үлгән булсам, мине ул ин якын дусты дип атар нде. Каршы килүче булмас иде — мин тегеннән кайтып әйтә алмыйм бит инде ул дуска... Кара син аны, ә?! Мине корал итеп, сиңа каршы күтәргән, ә!..—дип, Пичугин тозлап-борычлап сүгенеп алды.
— Аныңча барып чыкмады, Коля, борчылма. Мин тагын килермен.
— Хуш.
Бориска Пичугин гозерен җиткерергә бик теләсә, жай да. вакыт та табылган булыр иде, әлбәттә. Ләкин, бердән, Фәезнең аны һич тә күрәсе килмәсә, икенчедән, андый авыр сүз йөртә алырлык усаллык юк иде янарда. Фәезнең күңеленә беркетеп куйган бер кагыйдәсе бар: ачу килгәч, үзе югында кем хакында кем нәрсә әйтмәс? Шул начарлыкны житксрү дуслык, я булмаса, гаделлек билгесеме? Юк, һич тә гаделлек тә, дуслык билгесе дә түгел бу. Сүзне әйткән кешедән бигрәк, аны жит- керуче яман, чөнки ул үз сүзе итеп әйтәсе килгәнне, тәвәккәллеге жит- мәү аркасында гына әйтә алмаганны куркакларча бүтән кешегә жнт керә. Юк, Фәез Коля йомышын хәтта үзенә этлек эшләгән Бориска да әйтә алмады һәм шуның аркасында көтелмәгән кыенлык килеп чыкты
Тагын бер килүендә, Коля янында аның хатыны һәм Борис утыра иде. Фәез кереп исәнләшкәч, Коля ана да кырыс кына итеп җавап бирде.
— Нәрсә, хәле тагын авырмы? —дип сорады Фәез Колянын хатыныннан.
— Юк. авыр түгел диделәр.
— Кәефе юк.
— Ятып туйды... Ике ай бит инде... Ятып кара әле шул гомер.
— Әйе шул.
Колянын начар кәефе, башкаларга да күчеп, аларны да сөйләшми утырырга мәжбүр итте...
Шулай озак кына утыргач, Фәез Коля белән Борисның сүзсез дуэ лен сизә башлады. Коля тегенә әллә нинди кызганыч бер ачу белән — үзенең тора алмавын, көчсезлеген тоюдандыр бәлки — әледән-әле усал караш ташлый Бориска уңайсыз, ул башын аска ня, читкә борыла яки
ара-тирә Колянын үтергеч карашын күреп, ана көйрәп торган күзләре белән текәлә... Фәез белә: бу — рәхимсез дуэль, карашлар, күзләр сугышы. Кылычлар чыңлаган тавышлар ишетелгәндәй тоела... Әйтерсең Борис чигенә һәм, кысрыклана башлагач, тагын алга ыргыла... Кайчанга чаклы дәвам итәр бу сүзсез һәм утсыз сугыш?
Юк, авыру нервлар тиз биреште, менә ул, әллә нинди тавыш белән кычкырып, барысын да сискәндереп җибәрде:
— Шакал, козгын! Шакал! Барыбер үлмим! Үлмим!..
Фәез дә, Борис та шаккатып калдылар. Хатын тиз генә караватка иелде:
— Коля, нишлисең, нәрсә бар? Тынычлан, жаным, кычкырма, кешеләрне куркытасың.
Ләкин ире һаман ярсый бирде:
— Барыбер үлмим, шакал, юкка көтәсең. Сиңа ризык юк монда, сиңа азык булмаячак, бар. бүтән җирдән эзлә! Бар, кит!
Борис нәрсә булса да сизендеме, юкмы, әйтү кыен, ләкин куркуы хак. битләре ап-ак иде. Шулай да тотлыга төшеп, елмаерга тырышып, ишетелер-ишетелмәс кенә әйтә алды ул:
— Саташа!
— Саташа! —диде Коля, аны үчекләп.— Саташмый ни!
— Коля, җүләрләнмә, җитәр.
— Әйт әле син аңа: килсен әле яныма.
— Кемгә? Кем килсен?
— Шул. Борис дигән егет, килсен якынрак, иелсен.
Хатын турайды һәм аптырап, нишләргә икән, дигәнрәк кыяфәт белән Фәезгә һәм Бориска карады:
— Ул чакыра...
— Ник?
— Сүзем бар! — диде авыру чак кына тынычланган кебек.
Икеләнә-икеләнә генә Борис аның янына килгәч, Пичугин тагын боерды:
— Иел!
һәм... секунд эчендә лач иттереп Борисның битенә төкерде! Тегесе башта битен ике кулы белән каплады, аннары исенә килгәч, кесәсеннән кулъяулык чыгарып сөртергә мәҗбүр булды. Югарыдан Коляга зәһәр ачу белән сөзгән кебек карап торды-торлы да, ниһаять, кып-кы- зыл булып, аннары көл төсле күгәреп кычкырды:
— Котырган эт!..
— Ә син шакал, шакал! Бар, күземә күренмә, югал! Югал моннан яхшы чакта! — дип Коля үксергә тотынды.
Эшнең кая барып җиткәнен, тагы да ямангарак китәчәген төшенгән Фәез шулай ук җикерергә мәҗбүр булды:
— Кит. диләр бит сиңа, кит, кит яхшы чакта.
Борис монысын ук көтмәгән иде. ахрысы — коелды да төште — каршы сүз әйтергә батырчылык итә алмыйча, елардай булып, күзләрен йомгалады. Тагын бер сүз әйтсәң, ул да \ксеп җибәрер кебек иде.
— Бар. җитте, кит,— диде Фәез, тавышын әкренәйтә төшеп.— ул сине күралмый.
—• Барыгыз, алла хакы өчен! — дип ялварды хатын.—Аның да күзләреннән яшь тәгәри иде.т- Барыгыз, тизрәк.
Коля исә:
— Барыбер үлмим, барыбер ашатмыйм, шакал!—дип һаман үксүендә булды.
Борис, моның үзенә әйтелгән сүзләр булуына һаман ышана алмыйча. тагын текәлеп Коляга озак кына карей торды да кырт борылып чыгып китте.
Авыру исә ул киткәч тә тиз генә тынычлана алмады — үкси-үкси һаман сөйләнә бирде:
— Көтә дә утыра бит, килә дә көтеп утыра — кайчан үләр икән дип көтә, авызларын ялмап-ялмап куя, шакал!
Сестра белән бергәләп, салкын су һәм дарулар эчерә-эчерә Коляны тынычландырдылар. Үксүеннән һәм сулкылдавыннан туктагач, Пичу- < гин, күзләрен бер ноктага текәп, уйланып ятты. Нәрсә хакында уйлады > икән ул бу минутта? Дөньядагы начарлык һәм яхшылык, яшәү һәм ° үлем кебек мәңгелек төшенчәләр һәм хәлләр турындамы? Әллә терелеп § аякка баскач үзен нинди кыяфәттә күрәчәген унлап борчылдымы? - Әллә тереләчәген сизеп, планнар кордымы, яки исән калырына һаман £ ышанмыйча, бүгенгедән дә ямьсез һәм куркынычрак хәлләрне күз ал- .тына китердеме икән? а
Ни генә уйламасын, ниләр генә күз алдына китермәсен, ана хәзер © комачау итәргә ярамый, үзе уйласын, үзе хәл итсен һәм ял итсен. =
Фәез ана жавап бирергә урын калдырмас өчен аның хатыны белән < генә сөйләште һәм озакламый тереләчәгенә ышануын әйтте дә саубул- а лашып чыгып китте. s
Ул көнне булган хәлне, билгеле, беркемгә дә сөйләп йөрмәсә дә, у суз үз законнары буенча, барыбер, гыйбрәт буларак, бөтен шәһәргә * таралды. Баш идарә «итәкчеләренә дә ишетелми калмагандыр. Моны » шуннан сизәргә мөмкин: кайбер идарәләрдә монарчы Пнчугиннын егылуында Фәезне гаепләгән төслерәк сөйләшкән, һич булмаса. шулай серлерәк итеп караган, хәтта сорашкан кешеләр очраштырса, хәзер Фәезгә ул хакта әйтү түгел, хәтта шикле күз карашы да чалынмый башлады. Фәез йөзендәге күләгә бөтенләй юкка чыкты һәм ул элеккечә үк бирелеп үз эшенә чумды.
Бөтен нәрсә үз жае белән бара тора, кирпечкә кирпеч берегеп, стеналар, йортлар күтәрелә. Шлюз блоклары да, авырлык символы төсле, әкрен-әкрен өскә калка. Төзелеш турында газеталарда көн саен диярлек мәкаләләр басыла, радио тапшыруларында таныш исемнәр яңгырын. Фәез исеме дә еш кабатлана. Ләкин күп кенә әйберләр, күңел серләре, сводкалар һәм информацияләргә эләкмичә, шул серле көенчә кала бирә. Алар вакыт төшенчәсенә кагылмыйлармы әллә? Мәнге булган һәм булачак, бер берсенә охшаган чиксез күп вакыйгаларның вариантлары гынамы болар?
Борис хәзер Фәез күзенә (бәлки аныкына гына да түгелдер) чалынмаска тырыша. Үзе эшләп киткән һәм хәзер эшли торган идарәсендә ана караш бөтенләй үзгәрде, ул үзе белән ачылып сөйләшкән кеше туры килсә, хәтта гажәпләнеп карый. Андый кеше Пичугин вакыйгасын белмәгән булып чыга...
Шәһәр һәм аның тирәсендәге юллар буйлата таныш машина — карасу-зәнгәр «Волга» уза... Көн саен диярлек күрергә мөмкин аны. Ләкин машинада Гетаны да. хәтта кибетче кызны да күрермен димә хәзер. Борис янында шактый таушалган кыяфәтле кызлар күренеп калыр...
Бер карасаң, егет үз машинасы булган, бөтен шартын китереп.тулы тормыш белән яшәгән бәхетле кеше кебек. Ә икенче карасаң, ул шундый кызганыч, бөтен халыктан аерылган, ихтирамга мохтаж мескен бер кеше... Ах, Боря, Боря, үз теләген, үз мәнфәгатьләрең белән генә йөри торгач, бу машинада кая барып чыктың син?
Ярый, Фәезне югалтуың зур фажига түгел ул. Ә син бит үзеңне чын күңелдән яраткан һәм киләчәктә дә шулай ук яратуы мөмкин булган ин якын кешеләреңнән дә үз теләгең белән аерылдың, кадерләрен белмәдең. Хатыныңны, балаңны ташладың. Гетаны. сатучы кызны һәр ике идарәдәге иптәшләреңнең жылы карашын югалттың Баш идарә житәкчеләре хакында әйтәсе дә юк инде. Выжлап узган машинаң
артыннан: «Борис, тукта, борыл, кирәк якка борыл!» — дип кычкырасы килә дә бит. нишлисен, булмый — һаман чаба бирә карасу зәңгәр машина. Кая таба чаба? Ераккамы?
Беркөнне кинога чират торганда Фәез Гетаны очратты. Ничектер, чистарынган, тагын да матурланган. Моның мәгънәсен чамалады Фәез...
Гета үзе дә аска карап елмайды.
— Борисны күргәнең юкмы. Фәез?
— Юк. күрәсем дә килми.
— Минемчә, аның хәле шәп түгел.
— Кайчак кызганам да. ачу да килә. Җанны өшетте тик...
— Мин дә кызганам хәтта.
Тагын кино карадылар. Саубуллашканда, беркөнге таныш коймага кулын куеп. Гета авыр сулап әйтте:
— Яхшы кеше син, Фәез. Синең кебек булсын иде...
— Кем?
— Әйтмим, үзең беләсең.
Шулай диде дә кыз тиз-тиз атлап өенә кереп китте.
Фәез аны аңлады, билгеле. Ләкин аңлап нишлисең? Күңелдә бүтән кеше бит...
Ялга каршы көнне Фәезнең кәефе әйбәт түгел иде. Уйлап-уйлап торды да бер нәрсәне ачыклады аңа эштән дә мавыктыргычрак бүтән шөгыль юк икән. Уку бу исәпкә керми. «Хоббиегыз нинди?» дип сорасалар. ул «Сунарчылык», дияр иде. Ләкин хәзер яз —ауга йөрү тыела һәм кешелексезлек тә була (җәнлекләргә яки кошларга карата). Яна кинофильм юк. спектакль турында әйтеп тә торасы түгел. Кая барырга? Барыр җир юк. Чак кына элегрәк булса, ул бернинди икеләнүсез Борис янына китәр иде. Ә хәзер —арада бетон тау... Шулай итеп, кемгә барырга? Соңгы вакыттагы күнел әрнешләреннән сон бераз ял итү кирәк иде. Аның яшендәгеләр һәр кич диярлек танцыга йөриләр. Фәез ничектер моны кешелек дәрәҗәсен кимсетә торган кимчелек дип исәпли... Әле кичә генә берүзе калды дип. Борисны кызганса, бүген үзенен дә аннан артык жире юк икәне ачылды. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында курыкмый ишек кагарлык кеме бар соң аның? Гетамы? Тфү. нинди мәзәк уй керә күңелгә. Лазарев? Аңа барырга мөмкин дә булыр иде, ләкин беркөнге җайсыз хәлдән сон, хәзер беркайчан да аның бу-сагасына аяк басмаячак Фәез.
Шулай, Фәез эштә генә коллектив члены, эштә генә көчле, ә шәхси тормышында Борис кебек үк ялгыз. Борис кебек үк кызганыч бугай...
Тукта!
Фәезнең исенә кылт итеп Гөлнисаттәйләр төште. Алар бит аны күптәннән бирле чакыралар. Теләсә кайчан күрешсәң, теләсә кайчан керсәң дә кыенсынырлык кешеләр түгел — даһи гадилек. Бөтенләй үк ялгыз түгеллегенә сөенеп. Фәез Гөлнисаттәйләргә китте.
Ишекне Рабига әби ачты һәм ачкач шикләнә калды:
— Исәнме, әби.
— Исән әле. балам. Кем дип әйтим соң сине? Әйдә, түргә уз. Моннан килешмәс.
Ишектән узгач та Фәез тукталып калды:
— Гөлнисаттәй өйдә юкмы әллә?
— Юк шул. Күргәндәй дә булам үзеңне, кем буласың сон син?
— Мин Фәез дигән кеше булам.
— Фәез? Безнең Фәезме?
— Белмим шул, кайсы Фәезне әйтәсез икән?
— Мин инде шул Иске Чурайда безгә кереп йөргән Фәезне әйтәм. Безгә монда фатир биргән Фәезне.
— Фатирны мин бирмәдем, әби, дәүләт бирде, шәһәр Советы һәм баш идарә. Мин алардан үтендем генә, алар бирергә кирәк таптылар.
— Шул инде, син әйткәнгә күрә бирделәр. Шул Фәезмени әле син, балакаем. Үсеп беткәнсең.— Шулай дип әби аның аркасыннан какты. ♦
— Анысы булгандыр инде. 9»
— Син шул Фәезме инде, балам?
— Шул. |
— Әй, рәхмәт төшкере. Мин, ачык авыз, түргә дә чакыра белмим J
тагы. Баш юк шул, гүпчи бетте баш. Әйдә, балам, кунак булырсың.— > Үзе Фәезнең пальтосын салдырмакчы.— Сырмаңны сал, балам, өй < җылы, аллага шөкер. Миче булмаса да, жылысы килә, хикмәт. Мәзәк а кенә инде бу шәһәр өе. о
Фәез түргә узды. Өй эчендәге жиһазларның житкелекле түгеллеге “ кергәч үк күзгә ташлана икән. Гади тактадан ясалган өстәл, аның < янында бер урындык һәм артсыз ике утыргыч. Ләкин барыбер ямьсез ш түгел, хәтта келәмнәр белән капланган бик күп квартирлардан монда х күңеллерәк сыман —чөнки әби чын күңелдән яратып сөйләшә, бернин- £ ди гаеп итәр дигән уй килерлек түгел. к
Рабига әби йокы бүлмәсенә кереп кем беләндер пышы-пышы сөй- ® дәште дә кире чыкты:
— Рәшит... Кай арада күнекте, шәһәр ялкавына әйләнде. Шушы көнгә хәтле йоклый, бичара.
Ул сүзен әйтеп бетергәнче, тегесе елмаеп килеп тә чыкты:
— Син, дәү әни, куй әле. Сәгать өчтә генә кайттым бит — йокы туямы шул арада!
— Акыллы булсаң, кич иртәрәк ят,—дип тиргәгән булды әбисе.
— Соңрак тор...,— дип сүз кыстырды оныгы.
— Иртән иртүк тор — менә булырсың кеше. Минем әти әйтә торган иде бәхетне, бәләкәчем, иртән өләшәләр аны, чыпчыкларны кара, чык түгел, бәхет эчәләр алар, кояш күтәрелгәнче көтсәң, бер тамчысы да калмый аның, ди торган иде, мәрхүм. Дөресе дә шул — йокы яратсаң, бәхетсез каласың.
— Авылда гына шулай ул, әби. Шәһәрдә аларга эчәрлек чык юк. чык төшәрлек агач та юк. Мин тиз генә юыныйм инде, гафу итегез.— дип, Рәшит ванна бүлмәсенә кереп китте.
— Бик начар, балам, дөрес әйтә ул — мең өйгә ун агач юк, ачуым Да бер килмәгәе. Менә безнең авылда ул... менә агач, менә үлән —иртән чыгасын да атлап китәсең — чыклы үләндә эзләрен аермачык кала. Әй, авыл яшеллеге... Әй. авылымның матурлыгы!
Рабига әби утыргычка утырды да яулык очы белән күзләрен сөртте.
Фәез аны тынычландырырга кирәклеген сизеп:
— Рабига әбн, авыл үзенә матур, шәһәр үзенә матур инде ул,— диде.
— И балакаем, үзенчә дә матур түгел икән монда, бүтәнчә дә түгел икән.
— Ник алай дисен, әбн? Нинди матур яшисез менә... Яп-якты иркен өй...
— Яктылыгы да ул түгел аның. Бөтенләй бүтән ул.
— Яга.рга кирәк дип хәстәрлисе юк. суга барасы юк
— Әйе шул, суы да өйгә керә — көянтә-чиләк асып барыйм дисәк, коесы гына да юк. Көянтә-чиләк белән суга көлешә-көлешә йөргән кызларны бер күрергә тилмереп саргаям.
— Су үзе өйгә кергәч, көянтәнең ни хажәте бар?
— Менә бар шул. мина кое кирәк, көянтә кирәк, чылтырап торган чишмә кирәк. Шуннан узганда жәйге челләдә бнтләренне-кулларын-
ны юсаң— дөнья рәхәте. Монда ул акча биреп алыйм дисәң дә табылмый. Юк инде, юк, балам, шәһәрне макта да авылда тор икән аны. Ялгыш булды күчү, гүпчи ялгыш булды, балам, күңелеңә авыр алма.
— Бая гына квартир биргән кешеләргә рәхмәт укыдың, әби.
— Хәзер дә укыйм, балам, шушы хәтле өйне бушка, бер тиенсез биргән кешеләргә ничек рәхмәт укымассың инде. Бирүегезгә рәхмәт инде. Әмма да мина кирәкми бу фатир — миңа авылдагы җимерек өем кирәк. Менә хәзер яз җитә —ничек итеп түзеп ятмак кирәк монда — исемә төшкәч тә йөрәгем жу итә.
— Үзеңә берәр шөгыль тапсаң, әби, искә дә төшмәс ул.
— Шөгыль тапсаң да төшәр, балам. Аннан ары, минем кебек кешегә шөгыле дә юк инде аның. Булса да, мина ятышлы булмас ул. Минем хәзер каз утырта торган, бәбкәләр чыгарта торган чагым. Шулар белән пайпылдаша-пайпылдаша яшәүне нәрсә белән алыштырмак кирәк инде. Юк инде, юк. Яз көне кулга каз күкәйләре тотмыйча ничек түзәрмен инде, искә төшсә, исләрем китеп, йөрәкләрем сыза.
Әбине үгетләүдән файда юк икәнен, аның авылын чын күңелдән сагынуын Фәез тәмам төшенде, хәтта шул сагыш аның үзенә дә күчкән һәм йөрәген сызлаткандай тоелды.
— Бигрәк җирсим шул, балам, бигрәкләр дә җирсим. Рәшиткә әйткән идем дә — әни кайтсын әле, ди, ул кайткач сөйләшербез, ди.
Юынган һәм күңеле тагын да күтәрелгән Рәшит ванна бүлмәсеннән балкып чыкты:
— Ух, әби, салкын душ... Искиткеч... әллә син дә коенасыңмы?
— Ходай язмаганны... әллә котырдыңмы? Мин нишләп салкын суга керим ди.— Әби монысына да бик ихлас ачуланды—аның өчен шаяру дигән нәрсә гомумән юк, ахрысы.— Үзебезнең чишмә суын сагындым. Килен генә кайтсын... Миллек белән чабынуга ни җитә эссе мунчада!
— Гөлнисаттәйне әйтәсезме, әби? Ул кайда соң?
— Санатурий диләрме сон, сантаяләт диләрме... Ерак моннан, бик ерак, Каф таулары ягында, ди. Элек заманда җеннәр генә яши торган җирдә... Әкият.
— Пансионатта ял итә әни.
— Әйе, бик дөрес әйтәсең, сантиянәт.
Рәшит өстәлгә бер тәлинкә киселгән ипи чыгарды:
— Яна торган путевка булган ди... Барырга ашкынып торучы бүтән кеше булмагач, әнигә биргәннәр.
— Кәгазен күрсәтте — алдаганнар икән, янган дип, чип-чиста матур кәгазь.
— Отпуск алырга вакыты җиткәнмени әле Гөлнисаттәйнең?
— Авылда каравыл торганнары белән җиткән шул.
— Ә! Мин онытканмын анысын. Ну, ничек соң? Хат язамы?
— Яза, ике хаты килде инде,— диде Рәшит һәм тагы кухняга чыкты.
Әби исә йокы бүлмәсенә кереп, олы бер китап алып чыкты:
— Корьәнме, әби?
— Корьән, балам. Менә мин авылга алып китсәм, нишләрләр инде, корьәнсез өйгә җен ияләшә бит ул.— Әби китап арасыннан хат табып чыгарды.— Укы әле, улым.
— Рәшит укымадымыни? i
— Аның ише... Ашык-пошык.— Хатны конвертыннан алып ук бирде.
Латин хәрефләре белән язылган... Бу хәрефләр белән яза торган бер буын бар шул... Утызынчы еллар яшьлеге — бер карасаң, илнең иң якты, кояшлы — тагын да ямьлерәк киләчәк вәгъдә иткән еллар, ә бер карасаң, тарихта буталчык аянычлары белән йөрәкләрне һаман
да тетрәндерә торган ялгышлыклар, адашулар... Шундый бер чор, яхшысын да, яманын да сызып ташлау мөмкин түгел, һәм кирәкми, сызып карасаң, менә шушы латин хәрефе белән яза торган буын яшьлеген юкка чыгару булыр иде ул... Ә кеше алдагы гомеренең бер өлешен бирсә бирер, ләкин күңелендә мәңгелеккә калган хатирәләрне, иң матур елларны — яшьлеген, мәхәббәтен һәм кабатланмас хыялларын ♦ барыбер бирмәс. *
Фәезгә хат шундый изге хисләр белән бизәлгән төсле тоелды. Бизәклар —хәрефләр үзләре... латин хәрефләре.
Укырга керешим дигәндә,Рәшит өстәлгә үзе кирәк тапкан барлык ~
ризыкларны чыгарган иде инде. *
— Кичәгедән калган аш... Мин яратам, сез ничек? — дип Фәезгә «
карады ул. я
— Мин дә. °
— Ашыйбыз алайса.— Кухнядан башта Фәезгә, аннан соңрак үзе- я на берәр тәлинкә аш чыгарды да тагын кереп китте Кулында — ярты < литрлы.— Безнең өйдә сез беренче тапкыр, төшереп алмын ярамас. я
Фәез дә елмайды: =
— Что син, Рәшит, әби алдында. и
— Әби андый түгел безнең, дөнья күргән. Ник чакырмыйсың дип * үзе тенкәгә тиде инде.
— Юк, балам, җаныгыз теләгәнчә эшләгез, миннән куркып утырырга, теге. Дөньясында ни булса, сезгә дә шул инде. Күз тимәсен, безнең Рәшитебез ул хәтле артыгын кыланмый — исерек чагын күргәнем юк, әйтмәгәнем булсын.
Әби Фәез кулындагы хатны алды: — Башта ашап-эчегез, соңыннан укырсыз инде.
Ә ашап-эчкәч, әби шундук кухня ягыннан конвертны янадан тотып чыкты.
— Мә, Фәез балам, хәзер укы инде иркенләп Гөлнисаттәннән килгән хатны.
— Җитәр инде, дәү әни, егерме кабат укыдым бит инде,— диде Рәшит һәм әбисенә кул селтәде.— Синен шул булыр инде...
— Бәй, укысаң сон... Менә тагы, бар икән... Кеше белән бер кат сүләштем инде дип, икенче кабат сүләшмәскә дигән сүз бармыни?! Бүген сүләшсәң иртәгә тагын сүләшергә сүз кала ул. Укы. балам, син дә укып күрсәт.
Чын күңелдән әйтелгән үтенечне ничек үтәми була инде Фәез, бая ук укып бирмәгәнгә үкенеп, урыныннан торды да, әбигә иркенләп тыңларга җайлырак булсын дип. тәрәзәгә табарак барды һәм, тегесе шун дагы урындыкка утыргач, хатның конвертына күз салды Конвертный тышындагы ямь-яшел күренеш мондагы кышкы салкында күңелне әллә ничек җылыта торган төс икән шул! Беренче планда «Орленок» пионер лагере. Өч яшел тау. Алдат ысы зур. уртадагысы (ераграгы) кечкенә булып күренә, сул яктагысы башланып кына кала, конвертта анысына урын җитмәгән. Тоташ тәрәзәле йортлар каршында ук шикелле төп-төз кипарислар күккә кадалган. Алар янында кызыл күлмәкле кыз балалар... Рәсемнең кырыена «Туапсе» дип язылган.
— Туапсега ук киттемени Гөлнисаттәй? — диде Фәез, рәсемнән күз алмыйча.
— Әйе, шундый шәһәр ди, Каф тавы артында ди ул.
— Артында ук түгел дә... Ну. шул тиредә.
— Ыы-ы...— Әби шул ерак тауларны күрергә тырышкандай күзләрен тәрәзәгә, офыкка төбәде дә иреннәрен очлайтыбрак тынып калды Фәез исә нәкъ язылганча, хаталарын төзәтмн-нитмн. укырга кереште
«Исәнме сез!.. Дөньяларда нн кадерле әнкәм белән улыма шулай ук Краснодарский райдан сагынып кайнар сәлам Язучы Гөлниса
Кадерле әнкәм и улым, мин бик яхшы гына ял итеп ятам, бик күңелле монда, 18 градус җылы, плащ белән йөрибез, Ә көндез эссе була, моннан кайтасы да килми, әнкәй. Шундый табигать үзенә тарта, гел үзенә карата, күземне аласы килми, әнкәй. Мин әле 5 кенә көн ял итәм. Халатым ярамый, сыймыйм, әнкәй. Чаллыга кайткач, син мине танымассың, танысаң да. бәлки, киемемнән танырсың. 5 көн эчендә ике килога арттым. Монда без торган җирдә зур кибетләр юк. Бернәрсә алганым юк. Менә Сочига экскурсиягә барасы диләр, шунда карармын. Көн саен экскурсиягә алып йөриләр и акча да сораган кеше юк. Күп вакыт Кара диңгезгә төшәбез үзебез, 380 баскыч төшәбез, диңгезгә, әнкәй. Диңгезнең суы бик күп. әмма тозлы, эчеп карагач, шуны белдем, әнкәй. Менә төнге сәгать 12. маржа йоклый, ә мин сезгә хат язам. Кара диңгез дә йокламый, шаулый, мин дә йокламыйм, сезгә хат язам, мин. әнкәй, шунсыз йоклый алмыйм, ну үземне бик яхшы хис итәм. әнкәй, минем өчен борчылма, ничек килгәнмен әле, торган кумытны күрсәң, исең китәр. Көн саен кино була, билет 20 тиен тора, карточкаларга төшерделәр. Син, әнкәй, ышан, бик яхшы монда, мин үзем шуннан куркам — бик юанланам дип кенә. Монда хәзер дә әфлисун бар, алып ашыйм. Менә, әнкәй, үзегездә нихәл, авырмыйсызмы? Әнкәй жаным, хатка язып кына бетереп булмый, исән-сау кайткач сөйләрмен барын да и сөйләп тә бетерә торган түгел. Кайтканда самолет белән кайтырмын дип торам. Менә шулай, әнкәй жаным, хуш хәзергә, сагынып хат язучы киленегез Гөлниса».
Хатны конвертка салгач, Фәез әбинең кыяфәтенә карап куркып калды — шундый житдилек, шундый уйчанлык! Күңеле белән әби ниндидер бүтән дөньяларда гизә... Әллә ул да ерак Кара диңгез ярларына барып чыкканмы? Әбинең уйларын куркытырга, урыннан кузгалырга базмыйча. Фәез шундый ук житди кыяфәт белән Рәшиткә күз салды. Анысы шахматта ниндидер мәсьәлә чишеп утыра иде. Карашлары очрашкач, әбигә күз ташлады да тагын шахмат тактасына иелде. Ниһаять, әби тирән итеп көрсенгәч:
— Каф тавында кыш көне дә яшел микәнни? — дип сорады.
— Шулай дигән шул. Сез әйткән ожмах шул була торгандыр инде ул. әби. Әфлисуннар ашыйбыз дигән бит.
— Булса да... безнең Иске Чурайга җитәме соң инде! Кая җитсен, юк, безнең анда бөтенләй икенче чут бит. Бер дә Каф тау артларына йөрисе юк. Андагы яшеллек, андагы иркенлек... Безнекенә җитәме соң инде. исәр... Гөлниса киленне әйтәм. Әллә нинди чит-ят җирләргә исе китеп йөри икән, үз җиреннән бизеп, адәм тәганәсе... Алла каргамасын тагы. Кайтып күрергә насыйп итсен. И авылдагы яшеллек, андагы иркенлек...
— Анда кыш көне яшел түгел бит, ә Каф тавы артында кыш бөтенләй диярлек булмый.
— Сөйләмә, балам, көферлек йокмасын үзеңә — бездәге яшеллек, бездәге иркенлек бүтән бер җирдә дә юк ул. Эзләмәгез дә, нитмәгез дә — сез аны барыбер табалмассыз. Андагы чишмәне — тау астыннан үзе тишеп чыккан изге чишмәне күрсәң — диңгез ишемени! Шул чишмәне рәнҗетеп бит, әллә нинди тозлы суны мактамаса... Әбәү!
Әбинең үртәлүе төсенә үк чыкты. Ул, кул селтәп, урыныннан кузгалды. Шуннан соң гына Фәез Рәшит янына, диванга утырды:
— Әбинең хәтере нык калган хатларга...
— Үзе тагын укыта ул аларны, егерме икенче кат. Аныкын белмәссең.
Кухня ягына кереп киткән әби бу якка тиз генә чыкмады. Егетләр ким дигәндә ике сәгать шахмат уйнадылар. Фәез китәргә кузгалгач (каян сизгән-ишеткән диген), әби ялт итеп бу якка башын сузды:
pH' —' Чәй кайнаттым, балам, чәй эчеп китәрсен.
— Эчтек бит инде, әби, рәхмәт.
— Тагын эчәрбез, рәхмәте шуннан сон булыр.
— Рәхмәт, әби, рәхмәт,— шулай дип, Фәез ишеккә таба юнәлде.— Тагын да эчәрбез әле, ходай насыйп итсә.
— Менә монысын әйбәт әйттең, балакаем, тәүфыйклы бала икән- сек. Алла сине ташламас, бәхетле бала булырсын. и
— Ярый, әби.— Фәез перчаткаларын кесәсеннән чыгарды да кулын g Рәшиткә сузды. Елмаешып кул кысыштылар. Ишек ачам дигәндә, әби л туктатты: ь
— Карале, балам, бу арада безнең Чурайга барганың юкмы? ф
— Баргаладым, әби. я
— Безгә кермәдеңме? °
— Анда бит беркем дә юк хәзер. «
— Булмаса соң... Барыбер...Безнең җаннарыбыз шунда Габдел- и
исламның җаны шунда...— Фәез ни әйтергә белмичә уңайсызланып. Е тагын ишек бавына тотынгач, әби әйтеп калырга ашыкты —Икенче э юлың төшсә, керми калма, яме, керә йөр. Исән генә тора микән инде? Сүтеп якмасыннар тагы. ч>
— Юк, сүтмиләр, сүтмиләр. Капкалар бикле, тәрәзәләр такталы, әби. '
— Алаһемә саллигале... Рәнҗетәбез бит ходайны, рәнҗетәбез туган нигезне. Әллә ниләр күрербез әле, алла сакласын. Ярый, исән йөр, балакаем, барсаң, бүрек салып, сәлам биреп булса да кит. яме.
— Ярый, әби. Хуш булып тор.
Ник икәнен дә аңлап бетермәстән, Фәезгә әллә ничек ямансу булып китте. Тәрәзәләре кадакланган өй кышкы салкында иясен җуйган маэмай төсле шыңшып, зар елап торадыр сыман тоелды. Ә әби монда. Үзе монда яшәсә дә, күңеле барыбер анда, салкын өйдә туңа Эх, бу дөньялар!
Фәезнең күз алдында ике шәүлә барлыкка килде — каядыр еракка, үткән заманнарга күзләрен текәп тын калган әби һәм... яшьлек кыяфәтле, Кама кыяфәтле кыз. Үткән заман һәм киләчәк заман... Аларның икесен дә рәнҗетмәскә, икесе хакында да уйларга кирәк. Әби өчен син узган көннәрне, узган хатирәләрне коткар, ә кызга киләчәкне сакла... син әби белән кызны берләштер...
Әби һәм кыз...
Уйлап чыгарылган төшенчәләр, фантастик көчләр генә түгелме болар? Күзеңне киңрәк ачып, кул селтәп кенә котылып булмый ал ардан? Юк, булмый, алар бар, икесе дә —җирдә. Котылырга, күрмәскә мөмкин дә булыр иде, ләкин андый теләк үзе юк — алар белән дөнья тулырак, алар белән күңел тынычрак, бөтеирәк, ямьлерәк. Әби күңелен күрим дисәң, тәрәзәсенә такта кагылган өйгә яңадан тормыш кертергә кирәк. Ә монын өчен Рәшит анда кайтырга тиеш Ул кайтса, аның кебек меңнәрчә егетләр өйләренә инде китеп таралса, каланы кем салыр? Каланы салмасан. бәлки Кама да шатланыр — аның яшеллеге (әлеге дә баягы яшеллек — нинди сихерле төс ул?1) кимемәячәк.
Әби белән кыз...
Яшеллек һәм тимер.
Синен тәндә һәм жанында шулар очрашты — син алзрны бергә кушарга һәм түзәргә, аларны да. үзеңне дә имгәтмәскә, бөтен килеш сакларга тиеш.
«Изге һәм ямансу әби!
Син яраткан чишмәләр мәңге корымас, син яраткан кошлар чык эчә торган яфраклар мәңге саргаймас, гирәкләрен мәңге шаулар —
без аларга кагылмабыз. Яшел дөньяң, яшел тынычлыгын, изге хатирәләрең гүзәллеге һәлак булмас, кайгырма, әби, тыныч бул!»
«...Гүзәл әкиятем минем, Кама, утлардан тезелгән муенса... Болай да матур күкрәгенә төшеп торган энҗеләр җемелдәве... Синең сулышың белән күтәрелеп-күтәрелеп куйган балкышлар — синең сөенечләр, минем шатлыклар — безнең мәңгелеккә кабынган мәхәббәтебез... Алар да булачак, ул көнне син күрәчәксең, Кама, мин сине яраткан кебек үк, син дә мине яратачаксың. Шул җавабыңа рәхмәт рәвешендә, мин сиңа шундый ук асыл балкышлы йөзек — өр-яңа кала бүләк итәчәкмен. Ил сүзен ни өчен мин әйтәмме? Чөнки яңа завод, ул яна шәһәрне безгә йөкләделәр бит. Менә шулай, Кама дустым, муенсаны да, алмаз кашлы йөзекне дә без бүләк итәчәкбез сиңа! Димәк, мин дә, әйе, мин дә!
Ярый, син миңа һаман эндәшмисең әле. Ачуың —салкын кыш, ап- ак кар шул әле. Ләкин синең аклыгыңда — февраль яктылыгы. Февраль төсе сине дә балкыткан, шәһәр салыначак дигән яңа хәбәр, мөгаен, сине дә шатландырган! Тик син аны миңа әйтергә иртәрәк дисеңдер, ышанып җитмисеңдер. Ә яз җиткәч, аңларсың әле. Мин моңа язның киләчәгенә ышанган кебек ышанам. Менә без шунда сөйләшербез — язгы шау-шулар, язгы ташкыннар телендә! Безнең аңлашу, безнең әйтелгән мәхәббәт шулай башланыр. Кама, мәхәббәтем минем, Кама!
Минем хәзер бернинди шигем, икеләнүем калмады, чөнки аңлашылмаган нәрсәләр юк бугай инде, хәзер үземне борчып торган барлык сорауларыма җавап таптым бугай. Ничек, кайчан дисеңме? Тыңла...»
Жыелышлар безне куркытып бетергән. Көн туса — кирәкле җыелыш, көн туды исә — кирәксез җыелыш. Адәм туйган ул җыелышлардан. Ләкин мин аларның сиңа кирәклесе хакында әйтмәкче булам, бу хакта бүтән сөйләшмәскә сүз бирәм, ә бу юлы соңгы тапкыр буларак әйтми калырга ярамый торган җыелыш хакында (ике-өч сүз белән генә) сөйләмәкче булам.
Бу көн — 1970 елның 21 феврале — Чаллы шәһәренең яна елъязмасында истәлекле сәхифә булып калыр. Газеталарда шулай дип яздылар. Мин бу юлы ышанам аларга — чөнки үз күзем белән күрәм бит — күпме гасырлар буе бер чамадарак торган шактый буталчык каланың өр-яңа биографиясе башлана! Аның киләчәге хакында мондый да җаваплы һәм әһәмиятле (әйдә, монысы да газетадагыча булсын!) җыелышның беренчеседер әле бу. Мондый да зур игътибарның һәм ихтирамның беренчеседер. Көн тәртибендә — Чаллы... Җыелыш Казанның иң күркәм урынында, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында бара.
Театрда — яңа Кама, яна Чаллының беренче таш нигезләрен, диварларын куйган, беренче стеналарын күтәргән алдынгы әһелләр.
Театрда — проектчы галимнәр, конструкторлар, инженерлар, энергетиклар, планлаштыручылар (ләкин хыялыйлар түгел), төзү материаллары табучылар (юкны бар итүче, кирәксә, кош сөте табуны да үз өсләренә алудан курыкмый торган тәэминатчылар һәм сәүдә кешеләре (ләкин сәүдәгәрләр түгел), колхоз председательләре, совхоз директорлары (алардан жир сорыйлар бит — алардан да дәрәҗәле кеше юк бүген), архитекторлар, художниклар, язучылар һәм башкалар, һәм башкалар.
Театрда — сәхнәдә, партерда, ярусларда һәм барлык-барлык галеркаларда — халык тулы. Халык тулы, ләкин тамашачы юк.
. 'ТеУгрда op-яңа вакыйгалар төенләнә, ләкин чишелеш тиз генә күренмәячәк: сулар агышы туктамаган кебек, өр-яңа «КамАЗ» маркалы автомобильләр күтәргән конвейерлар агышы тукталмаган кебек, су өсләрендә, шлюз һәм плотина тирәләреннән ургылып яктылыкка әверелгән дулкыннарның чиге көтелмәгән кебек, монда башланган вакыйгалар да ерак гасырларга тоташачак.
Сәхнәдә — СССР Министрлар Советы председателенең беренче урынбасары, КПСС Үзәк Комитетының җаваплы кешесе, СССР автомобиль промышленносте министры, шулай ук СССР һәм РСФСРның бутән министрлык һәм ведомство вәкилләре.
Барысы да, барысы да безнең Чаллы турында сөйлиләр.
Трибунада — Партиянең Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре... Чаллы хакында сөйли.
Трибунада — партиянең Чаллы шәһәр комитеты беренче секретаре Кама хакында сөйли.
Калган барлык кешеләр — тыңлаучылар, ләкин тамашачылар түгел.
Безнең төзелешне комсомол яшьләр төзелеше дип юкка гына әйтмиләр икән — уртача алганда, безгә егерме биш яшь!
Егерме биш яшь!
Шәһәрне яшьлек төзи, шәһәрне егерме биш яшьтәгеләр сала!
Яшьлек — романтика дигән сүз, гүзәллек дигән сүз... ләкин шул ук вакытта тиле яшьлек дип тә йөртәләр аны, онытмыйк, онытмыйк... соңыннан үкенергә калмасын.
Яшьлек — җидешәр тонналы, теләсә нинди юлсызлыклардан да курыкмый торган машиналар тудырачак...
Аларга без хәзер ясый торган бәллүләр һавада, биеклектә чайкалачаклар!
Бу бәллүләрдә тирбәлгән автомобильләр дөньяда иң гайрәтле баһадирлар булачак.
— Колхозчылардан төзүчеләргә яһкынлы каннар сәлам Ләкин җирнең кадерен белегез, ул — без алтын үстерә торган җир... Небо* скреблар салыгыз! — Колакларда шундый сүзләр дә яңгырап калды.
Әгәр Фәез трибунада булса, ул да нәкъ шулай дияр иде. Жнрнен генә түгел, суның да кадерен белегез, дип өстәр иде, Кама йөзен каралтмагыз, рәнҗетмәгез, үзегезнең вөҗданыгыз аның суы төсле булыр, дип өстәр иде. Ләкин аның сүзләрен бүтәннәр әйтә. Әйтсеннәр сон — кем әйтсә дә барыбер түгелмени?! Әнә, яңгырап тора аның сүзләре... Әнә аның сүзләрен Лазарев сөйли.
— Уен эш түгел. Без завод һәм ГЭС кына салмыйбыз. Йортлар, урамнар гына, шәһәр генә төземибез, без кешеләрнең тормышларын, язмышларын да яңартып корабыз. Без язмышлар турында кайгыртабыз, яңа кешеләр, яна бәхетләр хакында. Кем әйти әле безне кирпеч кенә тезә белә дип? Яна тип җитәкчеләр, үзләре кул астында эшләүчеләрнең, бер генә кешенең генә рухын имгәтсә, җимерсә, нинди җи-тәкче инде? игәр кеше күңелен таптый икән, нигә кирәк ул автомобиль?!
Кама буена көннән-көн күбрәк кеше килә. Шундый зур коллективны иске методлар белән җитәкләү мөмкин түгел. Кешеләрнең һәм эшчеләрнең күплеге инженерлар хезмәтен оештыруда принципиаль яна схемалар таләп итәчәк. Зурлыгы ягыннан бөтен тарихны шакка тырырлык төзелеш мәйданында һәр тармакның кайчан, нәрсә эшләп җиткерәчәген һәм башка тармакларга моның ничек кагылуын хомат- не фәнни оештырусыз белү мөмкин булмаячак. Бер тармакның үз ӘШеи кирәгенчә башкармавы аркасында бүтән тармак интекмәслек
ӘХСӘН БАЯНОВ ф УТ ҺӨМ СУ
булсын өчен барлык звеноларда заданиеләрнең төгәл үтәлүен, барлык тармакларның үзара төзек механизм булып берләшүен шунсыз күз алдына китерү мөмкин түгел. Шулай ук безгә материаллар, механизмнар җибәрергә тиешле бүтән шәһәрләр һәм ведомстволардагы предприятиеләрнең дә безгә өзелмәслек шкифлар, ныклы график белән бәйләнүен алдан ук хәл иткән булырга тиеш без. Төзелешне бүген шактый каты бизгәк тота икән, бу әнә шул механизмны без әле барлыкка китерә алмаганбыз дигән сүз. Безнең заманның чын геройлары — иҗат кешеләре! Фәнни җитәкчелекне без иҗат итәргә тиеш!
Тукта, Борис әйткән фәнни төгәллек хакында сөйли түгелме соң бу? Шундый механизм хакында? Борис моны күптәннән әйтеп килә, димәк, ул ерактанрак күргән, күбрәк күргән һәм белгән... Ә без кайчандыр аңа каршы килеп, аның эш формасын һәм производствога мөнәсәбәтен яраксыз дип, ялкаулык һәм мещанлык дип каһәрләп, кешене чыгырыннан чыгарып ташладык та — хәзер аның сүзләрен сөйләп, дөньяга үзебезне акыллы итеп күрсәтәбез түгелме соң? Гаделлекме бу? Юктыр, гаделлек бездән ераграк качкандыр бу вакытта. Әле соң түгел, Лазарев белән икәүләп үз хатабызны танырга һәм Бористан гафу үтенергә кирәк икән безгә — шунсыз ярамый, шунсыз үзебезне ихтирам итәргә хакыбыз калмас безнең. Ә үзеңне үзең ихтирам итә алмагач, дөньяда яшәүнең нинди мәгънәсе кала?
Әйе, фикерләр туры килә. Ләкин Борис үзе проблеманы ник менә шушылай итеп кантары белән күтәреп чыкмады соң? Уйлау — бер нәрсә, ә эш — икенче... Шактый зур аерма... Көрәшсез принцип — тормыштан читләшү. Шундый көрәшсез принцибы Борисны әшәкелеккә китерде. Үзе аңлыймы икән шуны? Сизә башладымы икән?
— Якындагы иң зур бурычларның берсе — йортлар төзү комбинаты салу. Чаллыдагы иң төп индустриаль үзәк шул булыр...
Ә бусы — Лебедев идеясе... Кара син, барыбыз да бер үк нәрсә өчен көрәшкәнбез — ә нинди каршылыклар килеп чыкты!
Ник?
Чөнки Лебедевта да, эштән бйгрәк, бүтән максат иде...
Әгәр бу комбинат берсеннән икенчесен аерып булмаслык бишәр катлы игезәкләр түгел, ә Чаллыга гына хас стиль сакланган хәлдә, берсенә икенчесе һич охшамаган архитектура истәлеге булып калырлык өйләр корса, ә вәкилләре бүген театрда утырган барлык оешмалар туристлар карап йөрерлек бөтен бер ансамбль тудыра алса, Фәез теләге дә үтәлгән булыр иде.
Ләкин Лазарев Фәезнең бу фикерен әйтмәде, онытты, ахрысы. Бәлки, Фәез шикелле үк, берәрсен ачуландырырмын дип курыккандыр?..
Ачыкланмаган, күптәннән бирле тынгысызлап торган соравыма җавап ишетә алмаммы дип утырган Фәез тагын борчыла башлады. Әгәр ул чын шәһәр түгел, өйләр өеме генә икән, ни мәгънәсе кала шәһәр салам дип трибуналардан, газета битләреннән акыруның? Килер буын син салган каланы кадерләр булмагач, ник шушы хәтле ду кубарырга? Әнә бүтән буыннар төзегәннәр бит... тарих белә... без дә беләбез һәм үлемсез сәнгать әсәре итеп карыйбыз — салганнар бит әнә бабаларыбыз Сөембикә манарасын! Салганнар бит әнә Болгар пулатларын! За-манында Лондоннан да өстенрәк булган шәһәр төзегәннәр. Шундыйларны хәзер сала алмыйбызмы? Алабыз. Ерак барма, Түбән Кама каласын гына кара. Чаллы һич югында аннан ким булмаска тиеш...
Лазаревның күкрәп торган тавышы белән бөтен театрны, аны гына да түгел — бөтен дөньяны яңгыратырга тырышып, төзелеш үзе аваз бирә:
— СССР «Госстрой»ына, «Госгражданпроект»ка, проектчы фәнни- тикшеренү институтына яңа шәһәр проектлау тапшырылды. Чаллы
■gytaH шәһәрләрдән бары тик үзенә генә хас планировка, үзенә генә хас сыйфатлар белән аерылып торачак. Анда өч йөз мен кеше яшәячәк. Урыны — яна Кама диңгезе һәм салыначак автомобиль заводы арасында. Бу — бөтен бер шәһәр, юллар һәм урамнар белән бәйләнгән бердәм система дигәнне аңлата. Йортлар төрле кыяфәтле һәм төрле катлы йортлар төрлечә бизәләчәк. Нигездә шәһәр биш катлы (әлеге ♦ дә баягы!) өйләрдән, кырык проценты тугыз катлы, кайбер өлеше > уникешәр катлы йортлардан торачак. Квартираларда ярдәмче мәйдан “ дигәннәре — кухня, санитар бүлем, коридорлар зуррак итеп ясалачак, i тврләндереләчәк. Вильнюс, Навои, Шевченко кебек шәһәрләр үрнәген- “ дә Чаллы да шундый ук үзенчәлеккә ирешергә тиеш. Әлбәттә, без кем- > нән ким?! Ф
Менә кайда икән ул сүз! я
Генплан бар! Димәк, шәһәр булачак, ә поселоклар көтүе түгел! о Ниһаять, бу сүзләрне дә ишетер көн бар икән! Автозавод коткарды... = Менә нәрсә кирәк булган, менә нәрсә көткән икән Фәез. Димәк, аны < аңлаганнар — аның кебек борчылучы берәү генә булмаган! ■=>
Күз алдында максат калыккач, Фәезгә дөнья да бөтенләй башка = төрле яктылык белән ачылып китте, бөтенләй башка төсләр белән э бизәлде, сулышлар киңәйде. Булачак Кама диңгезенең, япь-яшь дул- х кыннарның ни сөйләп, нәрсә өчен шаулап, кая таба йөгерәчәге дә, ® Кама киплегеннән ким булмаган яктылык диңгезенең кая таба агыла чагы да ачыкланды, мәгънә алды хәзер
Шулай уйланып утырган жирдән Фәез кинәт сискәнеп китте. Бөтен тәне, судагы кислород төсле, чемерди, яна башлады. Ник? Ничек?
Өченче идарә инженеры Камилә Сафарова .
Шулай диделәрме? Әйе, Кама сөйли, су кызы бүгенгесе көндә, кем әйткәндәй, авызыннан ут чәчә
— Без — житмешенче еллар яшьлеге, яңалыкка беренче булып юл салучылар исемлегенә үз исемнәребезне язган яшьләр — без бүгенге көн тәкъдим иткән имтиханны, авыр имтиханны үтәргә әзерме? Бүген бездән шушы сорауга жавап көтәләр. Ана жавапны без эш белән бирергә тиеш. Шул имтиханны уңышлы тапшырачагыбызга шик бармы? Әзерме без аңа? Сезнең каршыда тантаналы рәвештә әйтергә рөхсәт итегез. Әйе, без ана әзербез!
Шул вакыт театрдагы бөтен халыкның дары шикелле кабынуын, шау-гөр килеп кул чабуын ничек аңларга инде? Яшьләр вәгъдәсен олыларча ихтирам белән каршылыйбыз дигән сүзме бу? Ихтимал, шулай дыр. Алай дисәң, андагыларның яргысы — яшьләр. Әллә «Камилә Сафарова сүзе безнең уртак сүзебез> дигәнне аңлату өченме? Ихги мал, шулайдыр. Дөресрәге — икесе дә бергәдер. Әллә кызнын сәнгать дөреслеге төсле яңгыраган ышанычына, чын күңелдән әйтә алуына кул чабалармы? Ихтимал, шулайдыр... Әллә аның ерактан күренгән, Кама зәңгәрлеге төсле күксел зур күзләренә, Кама болыннарында өлгергән җиләкләр гөсле йөз алсулыгына һәм иреннәре тылсымына соклануданмы бу алкышлар? Гафу итегез... Бу матурлык нәкъ менә табигать нең үзеннән һәм аны бары тик шул чын жимешләр белән генә чагыш тырырга мөмкин бит! Сәнгатькә күчә торган гүзәллек булганга һәм хәзер аны табигый хәлендә күрү мен мәртәбә ләззәтлерәк булганга күрәме бу алкышлар? Шулайдыр, әлбәттә, шулайдыр. Дөресрәге — бөтенесе бергәдер.
Башкалар белән бергә Фәез дә кул чапты һәм теге чакта кыз белән ачыграк сөйләшмәгән, якынрак танышмаган өчен ныклап үкенә баш лады. Матурлык ерактан яхшырак күренә бугай шул. Синен үзенә дә шулай карыйлардыр, дустым. Чит якларга киткәч, анда мәшһүр артист яки шагыйрь булып танылсаң да, үз жирен, үз азылың өчен барыбер ертык ыштанлы малай син...
Тукта әле. Фәез дус, игътибарны тагын читкә җиоәрәсең — тагяда үкенерсең. Хәзер ул сөйли бит, бүтән беркайчан да кабатламас өчен, Кама сөйли, тыңлап кал, егет.
— Әйе, шигебез юк! Комфорт дип атала торган жайлылыктан хәзергә мәхрүм булган поход тормышына чумып караган һәр кеше, ачык далалардагы көйдергеч жилләр әчелеген күнегелгән дүрт стена жылы- сыннан өстенрәк күргән, татлырак итеп тойган һәркем кабатлый ала бу сүзләрне. Андый кешеләребез, андый иптәшләребез күп безнең. Аларның исемнәре бөтен республикага танылды хәзер. Яна дингез тудырып, гажәеп плотина салып, дөньяга тагын да күбрәк яктылык өстәргә һәм яңа шәһәр, гигант завод төзеп, илебез байлыгын, үзебезнең горурлыкны тагын да арттыра төшәргә кушылды безгә. Тапшырылганны үтәү өчен монтажчыларның, бетончыларның, ташчыларның ныклы куллары һәм дәртле йөрәкләре кирәк, тагын да күбрәк кирәк. Хәзергә безнең арага килеп өлгермәгән шундый егетләр һәм кызлар ярдәме белән без үзебезгә тапшырылган яңа шәһәрне, әлбәттә, төзербез. Иптәшләрем исеменнән республикабыз яшьләренә чакыру белән мөрәжәгать итәм: «Ир йөрәкле кыю яшьләр, килегез безнең янга, көтәбез сезне!»
Чайковскийның «йокыга талган гүзәл» балетыннан яңгырап калган җылы һәм якты моңнар, чәчәкләр биюенә мәйдан булган Кама болыннары, героиняга әйләнгән сөекле кыз Кама... тын калган музыка — художник ташка әйләндергән гажәеп сызыклар һәм бизәкләр, булган һәм булачак архитектура сурәтләре һәм сыннар, соңыннан да колакларда чыңлап, күңелне җәйге күренешләрдәй җылытып торыр. Шу-шындый ук гүзәллекне Чаллы якларында күрә һәм таба белергә, шуңа башкаларны да өйрәтергә, шундый гүзәллекне чын яктылыкка әверелдереп, еракларга, ерак елларга сәфәр җибәрергә кирәк бит инде! Төзүче һәм композитор, төзүче һәм художник — никадәр мәгънәдәш бу сүзләр!
Самолетлар гөрелтесе дә шул тавыш, шул мәгънәләргә кушыла шикелле. Тыңлый белсәң, бүгенге шатлык ул кичәге аккордларның, кичәге пассажларның дәвамы лабаса. Шулай димәсәң, әнә аэропорт кырына чыккан Чаллы кешеләре йөзендәге яктылыкны бүтән ничек аңлатасың?! Бер Фәез генә кичергән хисләр түгел болар,— әллә кайдан күренеп тора. Бигрәк тә кичә барысын да таң калдырган Камилә балетның үзеннән килеп чыккан да карашларны ымсындырып йөри. Якташлары аңа сәбәп белән дә, сәбәпсез дә (күбесенчә — сәбәпсез) сүз кушарга тырышалар, самолет соңлады инде, сине җибәрмәс өчен юри шулай эшлиләр, дигән булып, юк-бар сүзләр белән тегенең игътибарын жәлеп итәргә тырышкан булалар. Ә Фәез аның белән шаяра алмый, аның уйлары җитди, шуңа күрә чират җитми. Ә аннары соң булса? Шуңа күрә Фәез дә кыз каршына килгәли:
— Әйдә, жәяү генә китик булмаса,— янәсе.
Тик шаярту барып чыкмый. Шаяруы бүтәннәрнекенә кушыла алмый, гаять тә җитди һәм килешсез чыга Фәезнең кыланышы — башкалар янында хәтта кызганычрак та кебек. Нигә дисәң, каушый егет.
Ә кызның:
— Сезгә ышанып юлга чыксаң...— дип кырт кисүен һәм читкә борылуын кара син! Килешмәгәнне!
— Шулай, шулай,—дип сүзгә кушыла Лазарев,—егетләрнең ыша- нычлысы булмый аның. Без, ирләр, үзебез алып кайтабыз, самолет килмәсә дә.
— Барыгызга да канатлар чыкты тагы,—дип, кыз тагын чын күңелдән көлгән була. Кыланчык!
— Мәхәббәт канатландыра кешене!
^Ш-көлке дәвам итә. Кыз Фәезгә керфек тә сирпеми, Фәезнең күңел кителә, ул тыныч кына тора, сүзгә анда-санда гына катнаша башлый.
Самолетка таба барганда, Камилә белән булачак очрашулар хакында башына уй төшкәч, егетебез бөтенләй каушады. Аптырагач, тырышып-тырышып фикерләрен Бориска күчерде һәм дөньяның яктылыгы тагын чак кына кимегәндәй тоелды. Эх, Борис, Борис, син хәзер ♦ бу эшләргә бөтенләй катнашмас булдың, моннан ары ничек яшәрсең? Мокарчы ничек яшәсәм, шул рәвешле дисеңме? Ә ул рәвешле озак яшәп буламы? Яна әшәкелекләргә бармассынмьР Әйтик, менә бу кинәшмәгә ник килмәскә иде сина? Тыңлый торгач, фикерләрең үзгәрер. һәм тора-бара үзең дә үзгәрер идең...
Бетон кыр буйлап атлаганда башыннан шуларны кичереп, Фәез Лазарев янына килде дә тыныч кына сорау бирде
— Борис нишләп килмәде икән бу киңәшмәгә?
— Кайсы Борис?
— Филинов.
— Ә... Филинов чакырылмады.
— Нишләп?
— Производство алдынгылары гына чакырылды.
Шунын белән сүз дә бетте — Лазарев трапка менеп китте. Ә эчкә кергәч, алар бер урынга туры килмәделәр. Гөнаһны яшермик, Фәез Камилә белән туры килеп булмасмы диебрәк өметләнсә дә,—алдарак икенче идарә башлыгы өлгергән: кыз белән көлешә-көлешә сөйләшеп утыралар иде. Бергә эшләп туймаганнар, имеш!
Ләкин хәзер инде Фәездән Каманы тартып алу мөмкин түгел, ул аның йөрәгендә, ышанычлы йозаклар белән бикләнгән. Ә ачкычлары югалган, ачып чыгарасы килсә, егет үзе дә таба алмас иде.
Фәез Кама хакында, чиксез киңлекләр, хәзергә карлы кырлар, якын яз турында, мәхәббәте һәм булачак күрешүләр хакында хыяллана. Хуш инде, Казан, син югалдың күздән. Самолет болытлар өстенә алып менеп китте. Болытлар, болытлар — баштарак алар шулкадәр күп итеп сибеп ташланган сарык йоны төсле күренсә, күп тә үтми, карлы киңлекләр кыяфәтенә керделәр. Рокуэл Кент картиналарындагы шикелле—таулар. узып чыга алмаслык чокырлар... Барасың-барасың да шаккатасың—мәңге җимерелмәс тоелган таулар ишелеп кенә торз — хыял кебек, иллюзия кебек. Җирне, андагы тереклекне син шулай мәңгелек дип йөрисең дә —бер көнне бөтен нәрсәнең газга әйләнәчәген күз алдыңа китерәсең... Дөньяда бернәрсә дә мәңгелек түгел, диләр шул. Тормыш — үзе әкият. Ә бөтен нәрсә вакытлы, бөтен нәрсә — иллюзия дип уйласаң, бу кеше дигәнен ник шушы хәтле кайгырта һәм мәшәкать чигә? Дөнья шул тырышлык бәясе торамы соң? Әллә юкмы? Юк дисәк, без бүгенге хисләрдән, кичәге сүзләр һәм кичерешләрдән, кулга моңарчы тоткан һәм киләчәктә тотарга җыенган кирпечләрдән баш тартырга, аларны әнә шул бушлыкка, төпсез чокырга атарга тиеш булабыз түгелме соң? Тик адәм баласы бушлык белән килешми, юк. дөньяның хыялый сурәт булуы белән ул ризалашмый һәм беркайчан да ризалашмаячак. Фәез дә шулай.
Менә ул вакытлы дигән төшенчә турында уйлана-уйлана Кама буена җитте. Адәм баласы шушы җирдә ак болытлардан ясалган калалар шикелле шәһәрләр бастырып куярга җыена һәм ул сүзендә торачак та. Болыт сарайлар һәм заводлар да юкка чыкмаячак, ә без төзегәннәре дә мәңгелеккә калачак. Вакыт дигән нәрсә, кем белә, тора- бара бәлки чыннан да көчен җуяр әле. Бу киңлекләр, бу ак шәһәрләрне—тиздән җиргә төшәчәк сурәтләрне күрү өчен хәзергә менә шушы мең метрлы биеклеккә, күккә күтәрелергә кирәк... Чак кына биегрәк мендеңме, дөнья гел якты, гел киң — көлә, елмая дөнья. Фәезнең бүгенгесе кебек, Каманың киләчәге төсле...
7. «к. У.» м и.
ӘХСӘН В АЯ НО В ф УТ ьәм СУ
97
Әллә нинди кеше булып чыкты бу Фәез —бер карасаң, үзенең якын иптәшләреннән берни белән дә аерылмый кебек. Әйтик, әлеге дә баягы, Бористан. Белемнәре белән бертигез, икесе дә бер типтагы институт бетергәннәр. Төс. бит, кыяфәт дисәң, шулай ук бер тирә бугай. һәрхәлдә, Борис ярыйсы ук пөхтә егет. Сүзгә осталык ягыннан шулай ук үз уйларын әйтә алмый интегә торганнардан түгел. Аның ким жире юк, ә бәлки артык ягы бардыр. Мәсәлән, ул Фәездән ундүрт яшькә зур — ана инде кырык тулып килә — тәжрибә күбрәк, төрле кешеләрне күргән, күбрәк аңлый. Ә иң мөһиме — Борис иҗади яктан Фәез белән чагыштырганда бәхәссез өстен. Шундый аз гына арада күпме яңалык кертеп өлгерде һәм әлеге чатаклык килеп чыкмаса, тагын ниләр уйлап тапмас иде. Соң? Ә Фәез дә төшеп калганнардан- мы? Көнләшүгә охшашлы теге кортның баш калкытуын һәм үрмәләп тышка чыгарга маташканын сизгәч, ул аны бик тиз йолкып ыргытты бит... Озын сүзнең кыскасы: Фәезнең Бористан бернинди өстенлеге юк. Ә.мма Фәез фартлы егет — бәхетлерәк. Ике ел эчендә гади инженердан идарә башлыгы булып китте!.. Колагыннан тартып дигәндәй, Фәезне үстерделәр, Борис исә һаман күләгәдә кала бирә һәм аның шуңа күрә күзләре көннән-көн уйчанлана, моңсулана бара. Күз алдында үзгәрә егет...
Әйе, ни сәбәптән шушы хәтле фартлы егет булуына Фәез жавап таба алмый. Мөгаен, бу сорау Борисны аптырата торгандыр, ул да, мөгаен, үзенең Фәездән һич ким ягын таба алмыйча интегә торгандыр. Үзенә шушы хәтле жай килмәүнең сәбәбен төшенә алмыйча жәфа чигәдер. Чынлап. Ә сер нәрсәдә икән соң?
Ниндидер бер китаптан укыганы хәтерендә бугай.
Билгеле күләмдә, житәкчелек итү — табигатьнең үзенә дә —җәнлекләргә дә хас. Әмма яшәү һәм үрчү1 шартлары тигез булганда, кыргый җәмгыять тигез дәрәҗәле членнардан, яисә күренекле җитәкче һәм аның ихтыярын юлдашларыннан тора. Ихтыярый «буйсынучылар» еш кына очракларда җитәкчегә үзләренең тугрылыкларын күрсәтәләр, ләкин, өстенлек итүче тарафыннан рәнҗетелсәләр, аларга үзләре теләгән җиргә китәргә, җитәкчене ташлап качарга мөмкинлек бар — аларны койма белән уратып алмаганнар бит! Шул рәвешле, кыргый дөньяда властька түзү кыен түгел. Алай гына да түгел, күп очракта чын җитәкче үзенә буйсынучыларга файда китерә торган да була — гадәттә, ул бүтәннәрдән өлгер һәм сизгеррәк — якынлашып килгән дошманны ул тизрәк күреп ала. Азыклы, сулы җирләрне дә бүтәннәргә караганда тизрәк һәм күбрәк таба. Кайбер хайваннарда, мәсәлән, пошиларда шулай: алдынгылык итүне, җитәкчелек ролен ана поши башкара торган була. Ихтимал, бу аның җаваплылык хисе, тирә-якны яхшырак күзәтә белүе һәм балалар тәрбияләүдә зуррак тәҗрибә туплаган булуыннан киләдер.
Ә менә береңнең икенчеңнән өстенлек итүе нинди эчке теләкләр — ниятләр белән бәйле икән? Бер җан иясенең икенчесен кимсетергә тырышуы каян килә? Табигатьтән үкме икән анысы да? Моны әле фән кешеләре үзләре дә рәтләп әйтә алмыйлар бугай. Властьлык итәргә тырышу нәселдән бирелә торган хәлме, әллә соңыннан тәрбияләнә торганмы?
Канада илендә 1934 елда туган биш игезәк кыз белән булган тәҗрибә хакында укыган иде Фәез. Бер үк орлык-күзәнәктән яралганга күрә, бу игезәкләргә нәселдән бертөрле үзенчәлекләр бирелгән һәм алар арасында нинди булса да аерма килеп чыкса, бу инде тугач барлыкка килә торган сыйфат булачак. Тәрбия шартлары бишесе өчен дә бер үк төрле булуга карамастан, туганнарның берсе башта ук бүтән-нәрдән үзенең өстенлеген күрсәтергә тырыша башлый. Галимнәр көткәнчә, бу кыз бүтәннәренә караганда зиһенлерәк, физик көчлерәк
һәм үскәнрәк булып чыгарга тиеш була. Ләкин андый фаразларнын берсе лә акланмый: акыл үсеше ягыннан ул беренче урынны ала алмый, авырлык ягыннан да аерылмый. Б\тәннәрдәгедән иртә уянган «өстенлек итү» омтылышы ни белән аңлатыла соң? Галимнәр мона тәки җавап таба алмаганнар.
Аларның тикшеренүләрендә хәтта шундый мисаллар да бар: җи * тәкчегә буйсынучылар арасында гәүдә ягыннан караганда «хуҗалар- 0 дан» зуррак, көчлерәк, акыл һәм хис культурасы ягыннан караганда s югарырак торганнары да күп икән. Ә шул хәлдә дә буйсыналар. Ник 2 буйсыналар? Җитәкче нинди сыйфат аркасында өстенлек итә? Ихти- w мал, бердәнбер сыйфат — үз көченә ышанганлык аркасындадыр. Бел- * ми Фәез: табигать аңа өстенлек итү омтылышы бирмәгән. Фәез, кире- ♦ сеичә, оялчанлык дәрәҗәсендә тыйнак. Ник аны начальник итеп куй- х гаинардыр һәм хәзер, чак кына теләк сиздерсәң, тагын да югарырак 2 күтәрергә ник әзер тора торганнардыр?! Хәер, аллага шөкер, андый к тәкъдимнәрдән Фәез баш тарта килә. Бориска андый тәкъдим юк. * Ә нигә юк?
Кинәт Фәезнең башына шундый уй килде, тукта әле, нишләп Фәез £ Борис өчен бу чаклы ут йота әле? Борис үзе шушылай интегә, дустын -» (кайчандыр дус иде бит) рәнҗеткән өчен газап чигә, аның хәлен жи- э неләйтер өчен борчыла дисеңме? һай, шулай булса, алар ачуланышмаган ук булырлар, Борис үз этлеген эшли алмаган ук булыр иде. Гәрчә шундый юньсезлеген күрә торып, Фәез борчыла менә. Димәк ки, димәк... Кара син, ә, анардан олырак җанлы булып чыга түгелме сон? Шулай итеп, шулай, башны кисмәгә биреп бәхәсләшергә мөмкин Фәез белән бүген берәр бәхетсезлек килеп чыгып, иртәгә аны эшеннән алсалар, түбәнгәрәк күчерсәләр, Борис шатланачак кына.
Олы җанлылык — күп чакта ялкаулар өстенлеге, диләр. Фәез анардан ялкаурак түгел, ләкин артык тыйнакланмаганда, өстенлеге бар анын күңеле киңрәк, җаны зуррак. Кеше олырак җанлы булуы белән көчлерәк, димәк ки. Ә Бориска нәрсә комачау итә? Димәк ки, димәк... Юк, нәтиҗә ясарлык ук нигез юк, шулай да фараз өчен җитеп арткан. Әйе. Бәлки олырак җанлы булу аны көчлерәк итәдер. Җитәкченең хәзергә галимнәр таба алмаган төп сыйфаты да, мөгаен, шундадыр. Кем мона «түгел» дип кистереп әйтә ала? Әйтәсегез килсә, тагын бер тәжрибә ясарга тиеш сез. бер орлык-күзәнәктән яралган биш игезәк тәртибен күзәтегез... Бәлки шунда нәкъ Фәез теориясен расларсыз. Фаразан, төрлечә булуы да ихтимал, әлбәттә. Фәез дә бит бары тик фараз гына итә. Тормышта да төрлечә булуы ихтимал. Карьера ясау ягыннан алсан, нәкъ менә булдыксызрак, ялагайрак, принципсызрак кешенең (менә бит нинди өстенлекләр бар дөньяда') югарырак үрләве ихтимал. Әлбәттә, билгеле бер очракларда. Күпчелек хәлдә, бигрәк тә чын эш, чын нәтиҗәләр кирәк булганда — иген үстерү, йорт салу, сән-гать әсәре язу кебек эшләрне ялагайлык белән генә башкару кыендыр — эшләүчеләр чын булган кебек, җитәкчеләр дә чын буладыр. Сүз белән, бугаз белән монда берәр нәрсә кырам димә. Сүз белән кирпеч берекми... Сүз сөйләп торганнан иген үсми, ана кояш яктылыгы кирәк, янгыр кирәк, игенченең изге куллары һәм күңеле кирәк.
Элек ничегрәк булгандыр, әмма хәзерге хәлендә үзен бик кечерәйтте Борис, кечкенә адәмчек булып калды һәм бөтен шәһәргә бик ачык күрсәтте. Хәзер аны өр-яңадан тәрбияләү — нн әһәмнятлесе. шулай кирәгенә үзен ышандырырга, күзләрен ачарга кирәк. .Моны Ф».. з эшли алыр. Ул булдыра алмаса, бүтән, усалрак кеше булдырыр Ләкин кайчан да булса шундыйрак. рәхимсезрәк кеше кулына кабечак эле ул. Без артык кешелекле булдык (гафу итсен!), фикерләренә, башына, күңеленә дезинфекция ясый алмадык.
Самолетта Камилә көлгән тавыш ишетелде: хихылдау түгел. тыпнайг кына көлгән тавыш, шулай да Фәез ишетми калмады. Бусы инде бик үк яхшы галәмәт түгел — егет бөтенләй тынычлыгын җуйды дигән сүз бу. Хәерлегә юрыйк, хәерлегә.
Чаллыга кайтып җиткәч тә ул кызга якын килә алмады. Траптан төшкәч, шәһәр комитеты секретаре янынарак тайпылды һәм. ахрысы, дөрес эшләде — Шакиров ана үзе игътибар итте.
— Ә. синме бу? Я. кәефләр ничек?
— Кәефләр шәп.
— Дөрес, инде дә кәеф начар булса, ул нормаль хәл булмый бит. Начар кәеф белән яхшы әйбер эшләү гомумән кыен. Бигрәк тә сезнец урында.
— Сезнең урында бигрәк.
Монысы сүз юктан үзара макташугарак кайтып калды бугай, бер ара тынып бардылар. Машиналар янына житәрәк, секретарь тагы сүз кушты:
— Сез машина чакырткан идегезме?
— Юк. Җәяү генә кайтмакчы идем.
— Әйдә, алайса, минем белән.
Фәез карышмады, зәңгәр «Волгажнын арткы креслосына берүзе утырды. Алардан алданрак Лазарев гөжләп узды.
Юлда секретарь тагы телгә килде:
— Ну, ничек соң? Тынычландыңмы инде бераз?
— Ник алай дисез?
— Генплан булды ич! — Секретарь тавышында ниндидер зур эш башкаргандагы төслерәк канәгатьләнү, шатлану, хәтта горурлык аермачык ишетелде. ' Дипломатлар да сөенә белә икән!»—дип уйлап алды Фәез. Гадәттә, Шакировның барлык хәрәкәтләре, сүзләре бертигез — ачуланамы, сөенәме ул — белмәссең. Мондый кешеләрне Фәез бик кызгана — яшәүнең нн нечкә борылышларыннан читтә калалардыр сымак алар. Җитәкче буларак шәп, ә кеше буларак алай дип әйтү кыен, билгеле. Әмма Фәез өчен шунысы күңелле яңалык: булачак шәһәрнең кыяфәте хакында Шакиров элегрәк тә уйланган һәм борчылган икән, аның да башында ниндидер планнар булган. Хәзер, шулар тормышка ашкач, аның да шатлыгы тышка чайпалды. Бу чайпалуда Фәезнең хезмәте бар...
— Әйе, генплан булды!—дип кабатлады Фәез дә секретарь тавышы белән.—Шәһәр дә булачак!
— Чын шәһәр, поселоклар җыелмасы түгел.— Елмаюын кара—
» үзе Фәез сүзен кабатлый! .
— Бик зур яңалык булды бу.
— Автозавод ярдәм итте.
— Фарт килде.
— Анысы да бардыр инде. Ләкин көтеп кенә ятсаң, сезгә автозавод дип. икенче блюдо төсендә өстәлгә кем дә китереп куймас иде. йөзгә якын елка һәм республика тырышты шуны үзенә алырга.
— Ә сез җиңдегез.
— Өлкә комитеты секретаре... Ул да ишеткән иде бит халык ничек уйлаганны. Хәтереңдәме?
Фәез нәрсә әйтсен инде? Үзенең теге чакта ник кайнарлануын гына аңлатырга тырышты:
— Кама буенда начар шәһәр төзү оят иде бит.
— Шулай шул, география дә ярдәм итте — Кама, ГЭС. Хәзер инде китсәм дә. үзе төзеткән начар шәһәрне ташлап качты дия алмассыз.
Фәез ирексездән, чын күңелдән көлеп җибәрде. Аннары
— Төзетеп бетергәч, китсәгез дә ярын. Карарсыз,—дип куйды.
— Рөхсәт итәсезме?
Китә алсагыз. Шундый шәп кала килеп чыкса .. Китә дә алмассыз әле.
— Китә алмас идем... Ләкин җибәрәләр инде... Ну, хәерле. Мин монда төшәм. Ә сез барыгыз.
— Ә ник җибәрәләр, Мөнир Афзалович?
— Бүтән эшкә күчү сәбәпле. Хуш, энекәш.
— Хушыгыз.
Аның торган жире Иске Чаллыда икән (менә бит. янасы әле папкаларда, ә «Иске Чаллы» инде телгә дә килде!), секретарь агач өйләрнең берсенә таба атлады. Ә Фәез — машина белән яна шәһәрнең беренче өйләре җыелмасына — секретарьга зыян китергән гидрострой поселогына китте. Беренче тәҗрибә, беренче коймак...
Беренче коймак төерле булды шул!..
ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК
Яна шәһәр әле уй, идея хәлендә. Ул әле күңелләрдә, хыялларда, проектчылар бүлмәләрендә һәм кара савытларында. Шуңа күрә Чаллының үзендә беренче елны тыштан караганда әллә ни зур үзгәрешләр күзгә ташланмады. Яралу чоры бу...
Күзгә күренми, шауламый яралгы, ләкин ананың бөтен әгъзаларын, анын холкын, гадәтләрен һәм хәрәкәтләрен үзгәртә дә куя ул. Яралу — табигатьнең иң бөек һәм гүзәл сере. Күзгә күренми торган бәхет. Ә күренә торган булса, үзенең сәнгатьчә нәфислеген генә түгел, мәгънәви гүзәллеген дә жуяр иде ул... Табигать зирәк, аны шуна күрә яшерен нәрсә иткән дә бит инде. Башта күңелдә ярала: хис ярала, кичереш ярала, мәхәббәт ярала, бала ярала, шигырь ярала, көй ярала, музыка... архитектура ярала, шәһәр ярала.
Күңелләрдә Яна Чаллы ярала — өр-яна шәһәр тиздән кыймылдый, яши башлар, биографиясе башланыр, елъязмасы языла башлар, чынында —ул инде башланды... Шуларның кайбер галәмәтләре, газета битләренә күчә, эфирга чыга, юллар, урамнар буйлап шаулый, күкләргә күтәрелә.
Аэропортка самолетларның көннән-көн күбрәк килүен, гостиницаларның һәрвакыт шыгрым тулы торуын. «Камгэсэнергострой» баш идарәсенең кадрлар бүлегенә тезелгән озын-озын чиратларны, аннары идарәләргә килгән, бер-берсен белмәгән-күрмәгән кешеләрнең сөйлә- шә-гәпләшә каядыр баруын, яңа бригадалар, хәтта бөтеи-бөтен идарәләр оешуын шул галәмәтләрдән санау фарыздыр. Кешеләр төрле, алар- га караш та төрле. Шуңа күрә каймакта рәтле кешеләр күңеленә жайсыз кагылулар да була торгандыр инде...
Шуларның берсе Борис түгелме икән?
Управляющий каршында калын гына гәүдәле, киңчә битле, уртачадан чак кына калку бер кеше басып тора.
— Исәнмесез, Анатолий Самойлович.
— Утыр.
Тегенең хәл бигүк шәптән түгел иде булса кирәк, әйтүгә утырды»
— Рәхмәт.
Пөзе карачкыл, жилдә янганнан гына түгел, төсе шунты!.
Борыны киң битенә ярашмый — бәләкәйрәк, чак кына «курносрак». Кечерәк, озынчарак күзләр. Мондый төсне, гадәттә, татар кыяфәтле Диләр. Алай әйтәсе килми, чөнки бу —ике халыкны да белмәү аркасында килеп чыга торган әзер чагыштыру. Чынында ак чырайлы, зәңгәр яки яшел күзле күпме татар да. шомырт кара күзле, ккңчә яңаклы күпме рус кешесе бар. Тегесен дә. монысын да түгәрәкләсәң, яртылаш килеп чыгадыр. Түгәрәкләсен, чын татар белән чык рус бер үк төсле.
О X С 0 H БАЯНОВ ф УТ ҺӘМ СУ ф
— Я. Борис Дмитриевич, ни әйтерсең?
Борис ишетелер-ишетел.мәс тавыш белән әйтте:
— Белмим. Сез чакырттыгыз бит, сүзне үзегездән көтәм.
— Ниләр әйтеп сөендерә алырсың?
— Сезгә ни кирәктер бит.
Лазарев сүзне ничек башларга һаман жай тапмый иде булса кирәк, җайсызлыкны урындык арасында шикелле сизгәндәй, арткарак тайпылып утырды, аркасы белән чак кына сөялеп торгач, тагы өстәленә таянды.
— Димәк, шатландырырлык бер әйбер дә юк.
— Ихтимал.— Борисның тавышында бернинди кызыксыну, мөнәсәбәт юк.
Лазарев шуңа күрә тагын да гаҗәпләнә төште. Әлегә ул сүзләрен үзенә хас булмаганча тынычрак әйтә. Үз чыгырына керсә, шактыйтиз- ли һәм шаулый башлый...
— Мин синен белән тагын бер кабат сөйләшмәкче булам, кешечә.
— Нәрсәсен сөйләшәсең инде аның? Нигә кирәк ул?
— Син минем өчен барыбер түгел — син минем өчен үз кеше, белдеңме, кадерле кеше син мина, сукин сын.— Лазарев бу сүзләрне инде үзенчә әйтте.— Шулай булмаса, синең белән гәп сугып утырырга вакыт әрәм итә торган чакмыни?! Үзең беләсең, әнә ничек ду куптык. Көн саен диярлек яңа бригадалар, яңа идарәләр оеша. Аларга яхшы җитәкчеләр, тәҗрибәле укытучылар кирәк. Бер кешене шулай икегә бүлергә торганда, син кайда адашып йөрисең?
— Әллә кайда түгел, мин монда, үзегез күрмәгәч...
— Юк, син —адәм көлкесе, бу —синең шәүләң генә, кара син аның кыяфәтенә, җебеп төшкән!
— Ангина миндә, температура, кирәк булса, больничный,—дип, Борис кесәсенә тыгылды.
— Кирәк булса, мин сиңа бу кәгазьләрдән подшивка ясап китерә алам. Тик сорагыз: берәр көн эштән калдыммы икән? Сугышта салкын тию дигән нәрсә юк иде. Монда да, ныклап уйласаң, барыбер фронттагы кебек.
— Беләм,— диде Борис баягы битарафлык белән,— сез — геройлар.
— Син кем?
— Инженер.
— Ә без инженер түгелме?
— Сез — геройлар, геройлар!
Борис ничектер мыскыллы кабатлавы белән начальнигын рәнҗетте бугай. Тегесе тавышын акрынайту гына түгел, күзләрен дә кыса төште.
— Кызык, ничек инде ул алай?
— Безнең бит шулай хәзер — чын инженерлар кирәк түгел безгә. Шул исәптән, мин дә артык кеше. Безгә геройлар кирәк!
— Аңлашылмый.
— Инженерлар урынында — йомышчылар, сүз тыңлаучылар, башкаручылар, толкачлар — ыбыр-чыбыр шантрапа. Сезгә шулар кадерле.
Борис бу сүзләрне аеруча тынычлык саклап әйтте һәм бәлки шуңа күрә дә тәэсирле булгандыр алар. Лазарев ни әйтергә икән дигән сыман тагын аптырабрак калды. Борисны баштан-аяк карап чыкты — ялгыш ишетмиме, янәсе. Юк, форсаттан файдаланып, иптәш үзенең фикерләрен тагын да үстерә төште:
— Минем хаклы икәнне сез үзегез дә сизәсез, әлбәттә. Чөнки Казандагы җыелышта нәкъ минем сүзләрне сөйләп кайттыгыз. Хезмәтне фәнни оештыру кирәклеге хакында бик матур речь тоттыгыз. Минем хаклы икәнне белгәнгә күрә дә, сез мине яратмыйсыз. Чөнки мин сезне уйларга мәҗбүр итәм. Ә уйлау — кыенрак. Шуңа күрә аяк белән, бугаз
белән, тел белән дипломатик көрәшкә чыгарга, безнен кебекләрнең фикерләрен урлап, акыллы булып сөйләшергә, ә чынлыкта безне читкә кысрыкларга мәжбүр буласыз. Ләкин сез барыбер бер нәрсә дә отмыйсыз. ә вакытны өчләтә күбрәк югалтасыз. Үзегезнекен дә, халыкныкын да. Үзегезне дә алдыйсыз, халыкны да.
— Менә молодец! Шәп!..— Лазарев, артык каты сүз ычкындырудан курыкты, ахры, елмаерга тырышты.— Менә сина кире беткән скептик.
«Мәгънәсез сүзләргә игътибар итмим», дигәндәй. Борис һөҗүмен дәвам иттерде:
— Әгәр җитмәүчелек, оешмаганлык, тәртипсезлек аркасында килеп чыга торган кимчелекләр, җайсызлыклар булмаса — ә алар фәнни җитәкчелек иткәндә юк дәрәҗәсендә аз була һәм бары тик контрольлек итәргә генә кала—»эшнең асылын белмәү аркасында килеп чыга торган ясалма кыенлыклар булмаса, аларны җиңеп чыга торган геройлар да кирәк булмас иде. Минем кебек гади инженерлар гына кирәк булыр иде. Ләкин — юк. Иҗатны ыгы-зыгы алыштыра, җыелышлар, уты-рышлар, кычкырышлар... Ә анда: сез — геройлар! Интриганнар ук димим, әлбәттә... Ләкин...
— Ничек?
— Шулай, эшнең башын нәкъ менә фәнни җитәкчелектән башлар га кирәк иде. Техника белән чыннан да кызыксынсагыз, ижат итәргә ихтыяҗыгыз бөтенләй үк үлмәгән булса, сез үзегезгә дә, безгә дә уйларга вакыт калдырырга тиеш булыр
идегез.
— Куак артларында йөрергәме?
— Ә йөрсә соң? Ник? Бөек бер галим «Эврика!» дип ваннадан кычкырган — хәтерем ялгышмаса.
— Син нәрсә, берүзең техник революция ясап утырасын, ә?
— Ә техник революция дигәнегез ул туктаусыз бара. Югыйсә. Казанда сез ул сүзләрне кычкырып сөйләргә кыюлык итмәс идегез бит. Шулай, моңарчы безнең сүзне томалый-томалый килдегез дә хәзер, җитәкчелекнең фәнгә әвереләчәген, ул процессның барыбер жинел.мәя чәген сизгәч, безне читтә калдырып, үзегез тотындыгыз инициаторлар тагын сез — оештыручылар, сез — оста! Ә без — чын иҗатчылар — тагын читтә...
Артык каты сүзләр ишеткән саен. Лазарев йомшара барды. Тегесе сүзләрен әйтә алмас хәлгә җитеп арыгач, туктагач, аталарча диярлек җылылык белән әйтте:
— Менә мин син сукин сынны читтә калмасын дип тырышуым, шуның өчен чакыртуым лабаса. Читтә яшәү сиңа күңелсез була башлаган икән, бик шәп. Димәк, син капитализм чиреннән котыла башлагансың.
Борис сагая калды:
— Анысы нинди чир тагы?
— Биш ел Иранда эшләгән кеше бит син.
— Я. шуннан?
— Чит илдә яшәп күнеккән кешеләрне мин яхшы беләм хәзер.
— Шуннан?
Лазарев урыныннан торды — Борис та кузгалмакчы иде. управляющий аны ымлап туктатты да сүзендә дәвам итте.
— Анда инженер — гади башкаручы гына. Производство аныкы түгел. Ул аны белми дә, кызыксынмый да. Инженер, гомумән, предприятие язмышы турында, аның бүтән предприятиеләр арасындагы урыны, бүгенгесе, киләчәге хакында уйламый һәм уйлый да атмый, кыскасы, ул анда хужа түгел, ә үзенә тапшырылган төгәл бер функцияне башкаручы гына. Кушылганны үтәүче! Белдекме?
Борисның күзләрендәге авыру төсләр усал очкыннар белән алышынды, ул үртәлеп диярлек кычкырды;
ӘХСӘН Б Л Я 11 о В ф УТ ҺӘМ СУ ф
— Насыйбуллин кебек фәлсәфә сатып утырган хужага караганда бөтен механизм эшләсен өчен бер функцияне башкаручы винтик кирәк лерәк һәм файдалырак. Чынлыкта — зуррак та.
Лазаревның күкрәүле тавышы ишетелде:
— Син миңа мешать итмә, мин синең ничек уйлавыңны беләм, ә син минекен аңлап җиткер. Шулай, син анда хуҗа түгел — винтик. Синең акылың — ягулык... Билгеле бер сәгать эчендә фәлән литр акыл сарыф итәсең дә аннары син ул предприятиенеке түгел. Иртәгә иртән килүгә предприятие ябылмаган булса, билгеле бер күләмдәге акылын-зиһе- неңне акчага әйләндерергә жай бетмәсә, сиңа шул җиткән.
— Кайгыртып, уйлап йөрү материаль кыйммәт түгел. Аның хажәте дә шул чама гына. .
— Шулай итеп, синең принцип: «После нас хоть потоп!» Син үзеңне генә беләсең, калган вакыт — шалтай-балтай.
— Шалтай-балтай дигәнне кешенең шәхси вакыты, шәхси тормышы дип аңласак, мин килешәм.
— Шәхси вакыт җилгә очыртыр өчен түгел, ә, Маркс әйткәнчә, иҗади, рухи үсәр өчен... һәрхәлдә, производствоны син үз байлыгың дип исәпләсәң, шулай килеп чыгар, иҗатка китәр иде. Ләкин бөтен хикмәт шунда, кабатлап әйтим, производствоның хуҗасы түгел син, ә хезмәтчесе генә. Шул тойгы белән син килешкән һәм ул синең тәнеңә сеңгән, гадәтеңә, натураңа әйләнгән. Менә нәрсә ул капитализм чире. Синдә ангина түгел, менә шул чир — сыйнфый чир.
— Ыһым...— Бу ымлыкта мыскыллау, үчекләү идеме, әйтүе кыен. Монысы Лазаревка тәэсир итмәде. Ул, урынына яңадан утырып, үз сүзләренең хаклыгына чын күңелдән ышанган тавыш белән үз өстенлеген күбрәк сиздерергә тырышып, болай сөйләп китте:
— Синеңчә, шәхси вакыт, шәхси яшәү нәрсә дигән сүз инде ул — анысын да беләм — чит илдән кайткан белгечләрне күп күрдем мин. Аларның кайберләре, ишетәсеңме, бөтенесе дә түгел ләкин, кайберләре, туган җирләренә өр-яңа «Волга» белән, супермодельле костюмнар белән, күзгә иң нык ташланган тәкәбберлек, кыланчыклык һәм ялган мөстәкыйльлек белән ялтырап, шаулап кайтып төшәләр. Валютадан безнекенә әверелгән акча — бу мөстәкыйльлек һәм һавалану чүпрәсе. Шуңа күрә ул инженер начальство белән дә, менә син минем белән сөйләшкән кебек, курыкмыйча сөйләшә.
— Сезнеңчә, мин куркырга тиешме? Ялагайларыгыз әнә бик курка, ә узегез юкта...
’ — Син мине тыңла... Чөнки сиңа начальство белән ачуланышудан зыян юк төсле. Ну. должностеңнан төшерделәр ди — түбәнрәк постка, азрак зарплаталы эшкә. Ә анда күчкәннән сина ни зыян? Экономика сине кысрыкламый — син чынлап та ирекле. Түбәнрәк эштә тагын да иреклерәк, тынычрак, әлеге дә баягы шәхси яшәүгә күбрәк вакыт кала.
— Шәхси яшәү — шәхси ирек... Дөрес. Анысы да бар. Бер үк нәрсә болар.
— Бал әле менә син аның нинди ирек икәнен. Эш сәгате беткәнне минут стрелкасына карап җиткерәсез дә. аннары—хушыгыз, безне онытмагыз.— дип. кая булса да табигать арасына элдерәсез. Хатыны- гыз-балагызны утыртасыз да... Иң яхшы очракта — хатын һәм балалар... Аңлыйсыңмы? Иң яхшы очракта!
Борис елмаерга гына мәҗбүр булды,— дөрес сүзгә җавап юк шул.
— Менә сиңа — шәхси яшәү. Күпме шулай шәхси яшәргә мөмкин? Күпме бер үк нәрсәне кабатларга мөмкин? Кабатлау кешене үстерми дә, баетмый да.
— Бу темага бәхәсләшергә ниятем юк.
— Синен файдага түгел ул чөнки. Менә мин сина хәзер файдалы нәрсә тәкъдим нтәм — категорически тәкъдим итәм: управляющий буларак кына түгел, өлкән дусың буларак. Ни дисәң дә, син монда элекке дуслык аркасында килгән кеше бит.
— Дуслыкны күрсәттегез инде...
— Да, начар, әлбәттә. Чит илгә киткәнче үк СМУ начальнигы бул ган кеше хәзер кая таба тәгәрәде? Әйтергә оят! Аннан ары тәгәрәргә урын да калмады. Ярга барып терәлдең инде, мәтәләсен генә калды. ' — Кирәк булса, мәтәлербез дә...
— Көлке түгел. Актык сүзем шул — иртәгәдән башлап, мондый шәхси яшәүне туктатасын. Хатыныңны алып кайтасың.— Егет нидер әйтмәкче иде, Лазарев аны сүзеннән бүлдерде:—Теләсәң ничек килеш. Куып җибәрергә көчен җиткән икән, килешергә дә җитсен.
— Мин аны кумадым.
— Ну, китәргә мәҗбүр иткәнсең икән, килешә дә бел, гафу үтен, алдына тезлән, ләкин тиз арада хатынын, балан Чаллыда булсын.
— Квартир бер генә бүлмәле.
— Бүген алып килсәң, сиңа иртәгә ике бүлмәле квартир бирәбез. Килештекме? — Борис каршы сүз әйтмәде, ләкин килештек тә димәде.—Моннан соң мин синең янда шикле кызлар күрәсе булмыйм, син алар белән тормыш төбендәге кешеләр төсле азып-тузып йөрүенне туктат, боргаланып маймыллануыңны ташла... Кызлар кармаламасын син<Н——дип тозлы-борычлы усал сүз әйтте.
— Анатолий Самойлович! — Борисның йөзенә аптырау галәмәтләре чыкты.
— Зыян юк, без үз кешеләр...
Борис сүзсез калды — ияген сыйпаштырды. Мәңгелектән килгән инстинкт — ирләр шулай иякләрен сыйпыйлар, хатын-кызлар прическаларын рәтлиләр — тәннең тиресен чиста тоту инстинкты галәмәте. Кешеләр бу хәрәкәтләрне киеренкелекне йомшартыр өчен, уйларга вакыт алу өчен (үзләре дә сизмичә) эшлиләр.
— Мин беркемнән дә курыкмыйм,— диде Борис, ниһаять, тынычланып.
— Әйбәт алайса. Килештек.
— Мин уйлармын.— Шулай дигәч, Борис китәргә җыенды.
— Уйлыйсы юк монда. Бар, секретарьдан командировочный яздыр да юлга чык...
Бу сүзләрнең мәгънәсе Борис өчен хәл итүе коточкыч кыен бер мәсьәлә иде шул. Ул, актан да, карадан да сүз әйтмичә, үз уйларына бирелеп, саубуллашырга кирәклеген дә башына китермичә, чыгып китте.
Борис белән Анатолий Самойлович арасында нинди сөйләшү бул гаилыгын Фәез чамаласа да, Бориска моның ничек тәэсир итәсе i әйтүе кыен иде. Тнк шунысы бәхәссез Борис өчен нндидер борылыш булырга тиеш һәм ул булачак. Чөнкн болай озак яшәү мөмкин түгел. Тнк менә Фәез үзе көткән яңалык кына озаграк килә бугай. Кама белән очрашу һаман алда, һаман хыялда әле. Теге чакта бөтенесен вакытка тапшырып дөрес эшләсә дә, соңыннан шуның кирәкле мизгелен чамалый алмады, ахрысы. Фәезнең вакытлыча читләшеп торуын кыз игътибарсызлык дип, үзенең матурлыгын, яхшылыгын күрмәү лип аңлагандыр, мөгаен. Телдән әйтелмәсә дә, барыбер кыз белән исәпләшмәү булып чыкты. Кызларга син акылсыз, диген, үпкәләмәс, ә менә ямьсез дип кара, гомерлек дошманына әверелер ул синең. Фәез Каманин үпкәле карашын соңгы вакытта бигрәк тә ачык сизә башлады...
Шулай, вакыт дигән нәрсәне ычкындырды бугай егет...
Кызны күздән яздырыр, күзне томалар өчен март бураннары шаулап узды. Каманы юксынып апрель ташты. Файдасыз эзләнү, юксынуларны мыскыллап май килеп елмайды. Эшләгән җиренә барып та кызга сүз кушарга һич җай һәм сылтау таба алмады егет. Бүлмәләренә идарә начальнигы белән кергәннәр иде — кызлар, егетләр соң дәрәҗәдә җитди сөйләштеләр — начальник белән бергә булгач, Фәезгә дә эш буенча гына, җитди итеп җавап бирделәр. Андый җайсыз хәлдә Фәез кызга бер иренен чалшайтып кына да елмая алмады. Ярый әле, өмет дигәнең өзелми...
Авыл һәм поселок тирәләрендә агач утырту эшенә бөтен дөнья кузгалган кебек иде. Шушы хәтле халыкның үз инициативасы белән кузгалганын тою шатлыгы кызны юксыну хисен бераз җиңеләйтә төште. Фәезнең күңеле ул көнне шактый күтәренке булды.
Кеше саен күп дигәндә бишәр чокыр тигәндер — шуларны казырга куштылар. Илле-алтмыш сантиметр тирәнлектәге — киңлеге дә шул чама гына — чокырларны Фәез сәгать эчендә казып, башкаларга ярдәм итәргә дә кереште һәм казырга тиешле урын беткәч, үсентеләр килми торган арада, тәнәфес кебегрәк нәрсә барлыкка килде. Әлбәттә, Фәез форсатны ычкындырмаска тиеш—ул Камиләне эзли китте.
Урам һәм юллар буйлап кызлар-егетләр танцы оештырганнар. Күпме шат йөз, күпме караш, күпме елмаю һәм көлүләр, күпме тавышсыз- ымсыз вәгъдәләр... Юк, берсе дә Фәез теләгән, берсе дә ул эзләгән түгел.
Ары китте. Әнә яланда, Кама буенда, трактор җир сөрә. Зур бер басу озакламый урман булачак, нарат урманы. Көрәкләп түгел, орлыкларны чәчеп тырмалаячаклар. Поселок белән рәттән яшь нарат урманы хәзер үк шаулап утыра — урманмы, бакчамы — аеруы читен, шулай да барыбер — матурлыкка ни дип исем кушсаң да үзгәрми ул. Менә Каманы бүтәнчә атаудан аның гүзәллеге кимемәде... Камилә ни — Кама ни... Шулай да ник аны, чын исеме белән түгел, ә Кама дип йөртәсе килә икән соң? Псемнең дә үзенә күрә ниндидер мәгънәсе, матурлыгы бар, күрәсең. Исем яңгырашы күзгә күренгән гүзәллеккә туры килсә бигрәк тә шәп. Шулай, шәбен шәп, ләкин хәзергә җисеме юк, исеме генә телдә бутала, ә аңардан ни кызык? «Бал, бал» дип кабатлаганнан телдә бал тәме тоелмый, диләр ләбаса! Тик... бу нинди тавыш? Наратлыкта бугай?
— Галя, Галя!
Хәер, һәр ике кешенең берсе Галя диярлек. Хикмәт анда түгел, хикмәт ул исемне әйткән тавышта. Ә бу тавыш Каманыкы булырга тиеш.
— Ә син нәрсә, Слава, ни көтәсең?
Шул ук тавыш... Ләкин бу юлы кәефне кырды да ташлады.— «Нинди Слава тагы?» Хәзер генә наратлыкка таба атлыккан Фәез шып туктап калды — «Анда кереп, хыялын да җимереп чыкмасмы? Ычкынды шул кирәкле вакыты, ычкынды. Теге чакта комачау иткән койрыкчы егет югалса, бүтән бәйләнчекләре килеп чыкты. Слава дигән таныш түгел ул юньсезнең куркыныч бер кеше булуы ихтимал».
Ләкин бармыйча да ярамый, дөресрәге — бармый калырга көче җитми егетнең. Телдән әйтелмәгән, күктән иңгән боерыкны тыңлап, ары китте һәм ачыклыкта таган атынучыларның берсе чынлап та Кама икәнлеккә тәмам ышанды. Ике кыз таганда атыналар, шулай да аста — биш-алты егет. Мөгаен, Слава дигәне дә шунда инде аның. Кайсы икән?
Фәез, якынрак килеп, егетләр белән исәнләшкән булды — Борисны күрмәгәннәрме, янәсе, шуны сорады. Борис монда булса, сөйләшерләр
ядеме, юкмы — анысын әйтеп булмый, әлбәттә. Тегеләр: «Нинди Борис?» дигәч, аңлатып тормады үзе. Хәер, ул хәтле төпченүче дә юк бит.
— Галя, давай, син төшеп тор инде, әзрәк мин дә кыланып карыйм,— диде егетләрнең берсе.
— Кыланмый тор әле,— диде кыз.
— Без төшкәч,—диде Кама. Җил белән кочаклаша, елмая-көлә үзе!
Шушы мизгелдә Фәез, үз гомерендә беренче тапкыр дигәндәй (ярабби, соңгысы гына була күрмәсен!), егетлек эшләп ташламасынмы — үзе дә сизмәстән:
— Кама, анда сезне көтәләр, — дип дәште.
— Кайда?
— Баш идарәдә.
— Мин анда ник кирәк?
— Алдашма, син Борисны эзлисен.— диде егетләрнең берсе тупас кына итеп.
Алайга китсә, Фәез дә төшеп калганнардан түгел. Бүтәннәрдән аерылып торган шул егет янына килде дә, бераз гына янап:
— Сип кайсы идарәдән? — дип сорады.
Егет исә мыскыллы карашын гына елтыратып, кыз янына атлады — саклап тора, янәсе.
Фәез кеше белән кычкырышкандагы кебек кызаруын сизә, ләкин һаман үзенә кирәген эшли бирә:
— Кама, төшегез әле, мөмкин булса.
— Ник? — дип гажәпләнде кыз, һәм, аныкыннан бигрәк, егетләрнең күзе шар булды.
— Бер генә минутка.
— Әйттегез бит инде. Мине баш идарәдә көтәләр. Ә минем барасым килми.
— Эш буенча—
— Без эшне таган атынганда эшләмибез,—лиде Галя дигәне.
Фәезне санга сукмыйча, атына-очына бирделәр. Күзләр белән генә иярергә, күзәтеп кенә торырга кала мондый чакта . Кызларның икесе дә кара чалбардан һәм кызыл кофтадан. Галя яланбаш, ә Кама зур чәчләре өстеннән яулык бөркәнгән.
— Кама, ишетәсезме? — каян чыккан әрсезлек?! — дип кабатлады Фәез дә.
— Ишетмим! — диде Кама, хәтта бу юлы елмаймады да. Слава дигәне чынлап та яраткан егетеме икәнни? Алайса, бетте баш. Бусы койрыкчыдан яманрак шикелле, койрыксыз төсле тоела.
— Кама, шаяртмагыз, минем бик житди йомыш бит. Эш юктан буталып йөрүем түгел.
Кызлар тукталмыйча гына, югарыдан карап, Фәезгә таш төсле сүзләр ыргыталар.
— Питомникка барырга кирәк, ишетәсезме? — дип үзсүзләнгән булды мескен Фәез.
— Синең беләнме әллә? — диде Галясы.
— Анысы неважно.
— Синең белән булмагач, бармыйбыз.
— Бергәләп тә мөмкин, ачуны бик китерсәгез.
— Ә кем кушты? Лазаревмы? — диде Кама, Галя төсле котыртып.
— Кем дип, сезнен начальник, Бикашев.
— Бикашев командировкада! — Кама тагын чыркылдап көлде дә тагын да катырак атынырга кереште.— Әйдә, Галя. акылдан язган егетләр күп булыр бу дөньяда!..
— Синең аркада саташканга охшап тора, — диде Слава дигәне.
ӘХСӘН БАЯН и й ф УТ ҺӘМ СУ ф
туп-туры Фәезгә карап.— Мин сине беләм. син дүртенче идарә начальнигы бит.
Фәез, үзенен бик җайлы хәлдә түгеллеген чамалап һәм моның өчен Камага рәнжеп, кырт борылды да китеп барды. Киткәндә Каманың да чыраена җитди төс чыкканын сизми калмады һәм хәзер дә аркасы белән шул карашны тоеп бара. «Бүгенгә шушысы да җитеп торыр». Ә берничә секундтан...
— Фәез! — дип эндәшкән тавыш ишетелде. Билләһи, Кама тавышы!
һәм кыз йөгереп тә килде, Фәез ни дә булса аңлап өлгергәнче, егетеңне үзе култыклап, тәкәббер кыяфәт белән атлап та китте.
— Эх, Кама...
— Бик масайма, мин тегеләргә үч итеп кенә...
— Ничек үч итеп?
— Кулга бер эләккән кошны ычкындырабызмы соң инде, дип торган булалар.
— Житмәсә, циниклар икән.
— Ә мин әйттем, кош булсам, сезнең кулдагысы түгел, ирекле кош мин, дидем дә сезнең янга йөгердем.
— Яхшы кыз син, Кама... Әкият...
— Я, я, сез дә телегезгә салынмагыз — гади бер кыз.
— Гади түгел шул.
Шул сүзләрне генә сөйләшеп өлгергәч тә, баягы юлдашлар күзеннән югалу белән, кыз кулын ычкындырды һәм житди кыяфәткә керде. Хәзер аның белән сүз башлау баягыдан да читенрәк иде. Аптырагач, егет, үзенең элекке хаталарын хәтерләп һәм аларны кабатламаска тырышып, каушый-каушый сораган булды:
— Сезнекеләр кайда?
— Аида Бикашев юк.— Кызның күзләре хәйләкәр елмая иде.
— Булмаса соң! Агачлар китергәннәр. Башта сезгә утыртыйк, аннары — безгә.
Егет кызны җитәкләмәкче булган иде дә, тегесе, йөгерә-атлап. танышлары янына барды һәм ике көрәк алып, берсен Фәезгә тоттырды:
— Карап карыйк, сез утырткан агач үсәр микән.
— Үсмичә! — Ике үсентене бер чокырга куйгач. Фәез кызның әйтелмәгән соравына жавап бирде.—Безнең бүгенге күрешүгә истәлек булсын.
— Сентиментально!..— Бер сүз егетнең бөтен сө.мсерен койды да төшерде. «Яратмый!»
Шуннан сон сүз агач, көрәк, туфрак һәм чокырдан ары узмады. Ахырда, кайтыр чак җиткәч, кыз шатлыкны көтелмәгәндә генә китергән кебек, шундый ук тизлек белән алып та китте.— Ул, зәңгәр кош. бүтән ят төркемгә кушылып, таныш сәер елмаюы белән, канат очын гына ялтыратты:
— Пока, Фәез!..
Егет әле генә утыртылган зәгыйфь үсентеләр янында катты да калды. «Шул кирәк сиңа! Тагын үзе култыклап алып китәр дип көттеңмени? Адәм рәтле нәрсә генә әйтә алдың? Булмый синнән, булмый— кызлар төсе күрмичә сакал агартачаксың син. егет!»
Хыял — жил. тәнгә кагыла, кулга бирелми. Хәзер ул җил ялангач кәүсәләрне тирбәтә...
Кайчандыр бу агачлар — аллеялар, бакчалар һәм урманнар булып— (Ә Фәез белә: бүгенге бу өмә районның барлык авылларында кузгалды!), Фәезнең эшкә ашкан ярты хыялы кыяфәтендә, чынга ашмаган мәхәббәтенең бары тик тиле һәм ышанычсыз бер ашкыну гына икәнен сөйләп, моңаеп утырырлар.
Борис мондый хәлдә калмас иде...
Әле кайчан гына икесенең лә күңел кер. эшләре шәп бара,—дөнья лары гомумән түгәрәк иде. Хәзер икесенең дә тормышлары кайсы яктандыр китек һәм көйсез. Берсе бер яктан арттырып жибәрде, икенчесе икенче яктан... Димәк, гаеп аларның икесендә дә булган — югыйсә, берсенең генә тормышы көйсезләнер иде.
Фәез үзенчә, Борис үзенчә нәрсәнедер күрә, исәпли һәм нәтижә чыгара алмыйлар, күрәсең, яши белмиләр... шул яшәү фәнен үзләште рә алмыйлар. Болай ярамый, һич тә ярамый — егетлек түгел бу...
һәм Фәез, йөгерә-атлый, кызны куып житте;
— Мин сезне озатмакчы булдым.
Камилә ачуланмады, көлде генә.
— Кая?
— Жир читенә.
— Киттек.
Халык арасында шундый сүз сөйләшүдән дә ары китә алмыйсың инде. Әле болары өчен рәхмәт. Димәк, сөйләшергә мөмкин. Ә Фәез, тиле, якын килергә куркып күпме йөрде! Хәзер ул инде курыкмаска сүз бирде — ак тәүбә, кара тәүбә! Төрле кеше төрле автобуска утырып таралышкач, ниһаять, алар икәүдән-икәү генә калдылар! Менә бит бәхет!
— Мин синсез тора алмыйм, Кама.
— һи-һи-һи-и!..
Әлеге дә баягы сәер көлүе белән көлә кыз—әллә яратмый, әллә яратып үрти. Ник икәнен бәлки әле үзе дә белмидер. Белгәч әйтер. Шуңарчы түзәргә дә мөмкин. Дөнья гел әйбәткә бара бит, көннән-көн яктыра!
Аны-моны уйламастан, беренче номерлы автобуска утырдылар да Иске Чаллыга килделәр. Иске каланың тын урамнары һәм тыкрыклары буйлап йөрделәр. Сүз иярә сүз чыгып, теге чакта концерттан соң йөгерүне хәтергә төшергәч, Фәез кызның ул вакытта кая, ничек качуын сорады.
— Бик беләсең киләме? — дигән булды кыз.
— Бик килә, ач әле сереңне.
— Күзләреңне йом да өч минут ачмыйча тор. Менә шулай.
Фәез ике-өч минуттан күзләрен ачса, кыздан тагы жилләр искән иде. Тыкрыкның икенче ягыннан эзләп карады, бүтән урамнарга чыкты — юк. Минутлардан сәгатьләр жыелды — юк та юк. Я инде, шушыннан соң әкият юк дип кем әйтә алыр? Кыз тиз генә автобуска утырып яңа калага китте яки бүтән урамга качты дип тә әйтергә булыр иде. Сер ачылгач, бәлки дөнья чак кына ямьсезләнеп куяр иде. Кызлар ахыргача серле булып калырга тиештер шул... Болай —дөнья бөтенләй бүтән төсле. Синең белән бергә килгән кыз бала тагын икенче рәвешкә, елга рәвешенә керде...
Текә яр.
Аста —дулкын шыбырдавы, су чайкалуы, Кама тавышы..
— һи-һи-һи!..
Ник көлә ул? Юк, көлми. Көлүдән туктаган, нидер сөйли башлый. Фәез аны тагын аңлый. Менә нәрсәләр әйтә Кама;
— Мин —Кама... Мин гасырлар буе тыныч яшәдем, беркемгә комачауламадым, кешеләрнең күңелләрен иркәләдем, гомерләрен озайттым, баеттым,— ямь-яшел әрәмәләрем, жнмешләрем, үләннәрем, чәчкәләрем, таулы-таулы ярларым белән, яшертен сукмакларым белән, кичке шавым, төнге серләрем белән бәхетле иттем. .Мин сине дә шулай иркәләрмен, мин сине дә шулай сөярмен — тик кагылма минем серләремә, кагылма, тимә минем тынычлыгыма, сафлыгыма, кагылма минем горурлыгыма. Мин — Кама, сине яратырмын бары шул чагында, син кагылма минем серләремә!
ӘХСӘН ВАННОВ ф УТ ҺӘМ СУ ф
Кичәгең изге, бүгенгең кадерле минем өчен, тик киләчәгең тагын да кадерлерәк, тагын да изгерәк. Минем сине тагын да матуррак итәсем килә. Үзеңне генә түгел, тирә-ягыңны, бөтен тормышыңны. Һәм теләгемә ирешермен дип беләм. Җаның теләгәнчә киенер, бизәнер өчен сина яңа фабрикалар төзелә... Җаның теләгән якка сәфәр китә алырлык тимер юллар, асфальт юллар салына, өр-яңа күперләр сугыла. Көне житкәч, уттан ясалган муенса, уттан ясалган алкалар, мәржән- нәр, энжеләр, тагын-тагын күп бизәкләр белән бизәнгән хәлдә, жем- жем килеп, өр-яңа театрларга, культура сарайларына, стадионнарга барып керерсең. Дөньяның һәм тарихның барлык принцессалары, королевалары, хәтта гүзәллек призлары алган барлык чибәрләр синнән көнләшер! Менә сина нинди матурлык вәгъдә итәм мин, Кама!»
Сүзләр ярларга килеп кагылалар да тагын арырак, ераграк китәләр — аларны дулкыннар озата бара, сүзләрне таулардан тауларга, әрәмәләрдән урманнарга илтеп, төнге жил чыңлата.
Моңарчы беркайчан да, беркемгә дә билгеле булмаган, бары тик үзе генә эзләп тапкан серле мәхәббәт дөньясына килеп чыкты Фәез. Моннан да зур бәхет бармы икән?! Табигатьнең үзе белән берләшкән гүзәллеккә, мәнге яшь, мәңге үлемсез һәм сихерле гүзәллеккә мәхәббәт! Менә шушы яшел яз кебек, жәй кебек, ямансу көзләр кебек, ап- ак хисләр белән дөньяны агарткан йомшак һәм саф карлар кебек, сансыз-чамасыз йөрәкләрнең һәркайсына аерым-аерым истәлекләр калдырган төннәр һәм таңнар гебек — мәңгелек мәхәббәт!
Әкият бар.
Әкият — тормышның үзе.
Тормыш — үзе әкият.
Алар мәңге бергә!
Ахыры бар