Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЕННАР


Борынгы авыл яшьләренең күңел ачулары
Кечкенә кереш
алкыбызның борынгы этнографик хәзинәсеннән алып без инде бер-ике материал бастырган идек: «Каргалыда татар туе» («Казан утлары» журналы. 5 сан. 1967 ел) һәм «Борынгы авылларда өмәләр» («Азат хатын» журналы.
9 сан. 1969 ел). Хәзер тәкъдим ителә торган «Уеннар» да шул ук Башкортстандагы Яңа Каргалы авылы тормышыннан алынып язылды. (Элек аны Бәләбәй Каргалысы дип йөртәләр иде.) Мин үзем шул авылдан чыккан бер кеше булганга күрә, андагы гореф-гадәтләрне. йолаларны яхшы беләм һәм хәтеремдә дә алар яхшы сакланган. Ләкин биредә язылганнар — хәтердә сакланган нәрсәләр генә түгел. Элек-электән ук мин авылыбызның этнографиясе һәм фольклоры белән кызыксына килдем, шулар буенча әкренләп материал да тупладым. Кыскасы, югарыда телгә алынган «Каргалыда татар туе» белән «Борынгы авылларда өмәләрнне дә һәм менә бу «Уеннар»ны да минем тарафтан әнә шулай җыелып, өйрәнелеп язылган бер хезмәт дип карарга кирәк.
Дәрес, бездә халык иҗаты турында язылган зур һәм төпле хезмәтләр шактый күп, мин аларны аерым-аерым санап тормыйм. Чөнки һәркемгә билгеле алар. Тик минем бу тәкъдим иткәнем әнә шул зур хезмәтләргә кечкенә генә бер өлеш булып өстәлер дигән өметтә калам.
Авыл кешесенең хезмәте — иген игү һәм мал карау — борын заманнардан ук ел фасыллары белән нык бәйләнгән булуын һәркем белә. Тик биредә шуны гына өстәп әйтәсе килә, элегрәк заманда авыл кешеләре елның төрле вакытларын да хезмәткә бәйләп, сабан өсте, чәчү өсте, печән өсте, урак өсте дип йөртәләр иде. Шулай ук тәүлекнең төрле вакытын да сәгать белән билгеләмичә (элек аның сәгате дә булмаган). йолдызларга, таң атуга, кояш чыгуга һәм кояш баюга карап чамалаганнар. Кышын, мәсәлән, «Чулпан калыккан, тиздән таң ата» яки «иртә күгәрә башлады, тиздән яктыра» дигәннәр. Җәен исә «таң сызылды», «кояш сөнге буе күтәрелде» яки «төш җитте», «төш аудып, акояш икендегә төште» дигәннәр, һәм шуңа карап эш башлаганнар яки эшләреннән туктаганнар... Кыскасы, авыл кешесенең тормышы әнә шулай өзлексез әйләнеп торган авыр хезмәт белән бәйләнгән.
Ләкин борынгырак заманда авыл халкының хезмәте генә түгел, кызу эш арасында ял итеп, күңел ачып ала торган вакытлары да ел фасылларына бәйләп йөртелә иде. Әйтик, чәчү алдыннан яз бәйрәме — сабан туе уздырыла. Чәчү белән печән өсте арасында туйлар ясап алалар. Шәһәрдән кунаклар кайта, җыеннар вакыты җитә, җыеннарга йөрү башлана.
Авыл яшьләренең күңел ачулары — язгы тугай уеннары, тау уеннары, кызларның атнакич куна йөрүләре, җиләккә барулары, сахрага чыгулары да шул ук иркенрәк вакытларга туры килә. Бу вакытны «уеннар өсте» дип тә йөртәләр иде.
Х
Көзен һәм кышын кич утырулар, каз өмәләре, егетләрнең тәрәзәгә йөрүләре, кызларның утырмага килүләре — болар инде җәйге-көзге эшләр беткәч башлана. Ләкин толтәнрәк тикшерел карасак, бу күңел ачуларның кайберләре үзләре дә туры- дан-туры эш белән бәйләнгән булуын күрәбез. Мәсәлән, емәләр. (Җәен урак емәсе. иозен каз емәсе.) Яшьләр бу емәләргә бик теләп баралар, чөнки алар шунда очрашалар, күрешәләр, күңел дә ачалар, ләкин тел максат барыбер эш үзе: урак урып көлтә бәйләү һәм каз йолку (монысын кызлар гына эшли).
Инде кышын кич утыруларга якн утырмага йөрүләргә килсәк, биредә дә кызлар үзләренең кул эшләреннән аерылмыйлар. Шуны истә тотарга кирәк, элекке заманда авылның җиткән кызлары өчен зарури бер эш — ул да булса киндер сугу иде. Бу эш. ягъни киндер сугу, яз башыннан алып, печәнгә төшкәнче дәвам итә .Ләкин моңа кыш буена диярлек әзерләнергә кирәк. Хикмәт шунда, киндер сугу өчен кирәк булган җитеи-сүсне көз ахырында, чана юлы төшкәч кенә базарлардан, ярминкәләрдән алып кайталар. Кич утыручы һәм утырмага килгән кызлар менә шул җитеннән, тенчәр буе утырып, җеп эрлиләр. Ә язга чыккач, эрләнгән җепне җепшек карга салып агарталар. буяучыга биреп буяталар, ул җепләргә кушар өчен киҗе-мамык алдыралар, бары шуннан соң гына киндер сугу башлана. Шулай итеп, авыл кызының кулы бервакытта дә эштән өзелеп тормый.
Күңел ачуларның тагын бер ягын искә алырга кирәк. Борынгы авылларда яшьләргә танышып, күрешеп йөрү өчен мөмкинлекләр бик чикле булган. Ләкин төрле хорафатлар белән чикләндерелгән тормышта да яшьләрне азмы-күпме таныштыру өчен рәтен-юлын тапканнар. Еш кына хәлләрдә күңел ачу уеннары егет өйләндерү, кыз бирү кебек изге максатны күздә тотып, яшьләргә бер-берсеи күрер, сынар өчен мөмкинлек бирү йөзеннән дә эшләнгән Бии борыннан килгән гадәт буларак, ул илнең билгеле бер тәртип-низамына да әйләнгән.
Биредә сүзне дә әнә шундый борынгы низамнардан саналган кызларның кич утырулары, егетләрнең тәрәзәгә йөрүләреннән башлап китәсе килә.
Кич утырулар
Борчак саламы саргайды — кич утыру вакытлары җитте, дия торган булганнар. Каз җитеп кеннәр кыскарып, төннәр озаю белән, кызлар өчен тагын матур, күңелле вакытлар җитә. Кич утырулар, каз өмәләре, утырмага йэрү. егетләрнең исә тәрәзәгә йарү вакытлары башлана. Бу вакытны алар җәйге, көзге эшләрдән соң көтеп апалар.
Гадәттә, өйләре иркен, гаиләсе азрак якн кунак өе булган кызның йортымда күрше кызлар җыелышып утыралар. Моңа картлар, яшь хуҗалар да уңай шартны китереп торалар. Кичке аштан соң гаилә эше беткәч, бала-чага яткач, картлар кичке иамаэдан кайтып үз урыннарына урнашкач, авып өстендә кичке тынлык урнаша. Шул чакта егетләр, бср-берсенә барып, капка төпләрендә туплана башлыйлар. Кызлар кич утырачак өйләргә киләләр.
Ә инде хуҗа кыз кичкелеккә өйне аеруча матур итеп җыеп, мөмкин булган кадәр уңайлаштырып куя. (Лампага керосин сапа, куыгын чистарта һ. б.) Төнге чәйгә барынча чай ашлары да хәзерләп куя. Кызлар үзләре дә юынып, матуррак киенеп, төзәтенеп киләләр Егетләр тәрәзәгә килгәндә, аларга тыштан яхшырак күренер өчен, һәр- иайсы тәрәзә турынарак җаен табып утырышалар. Һэркаисының алып килгән куп эше була —кайсы тегү тегә, кайсы чигү чигә, кайсы нидер бәй пи _
Алар үзара сөйләшеп, көлешеп, матур итеп җырлашып утыралар. Эш арасында тәрәзәгә күз сирпеп алалар. Кеше булса, утны баса төшеп, кемлегем белергә тыры- Bianap. Тик үзләрен ничек тә әдәпле, тыйнак, сөйкемле итеп тоталар — чөнки тәрәзәдәге егетләрнең күзләреннән кызларның бер генә кыланышы да ычкынмый.
Күршедән кергән кызлар утырмага килгән кызлар белән аеруча озак утыралар. Үэларе әйткәнчә, беренче әтәчкә чаклы (димәк, ярты төнгә кадәр дигән сүз). Ләкин никадәр озак утырсалар да, дәртсезлек, сүлпәнлек, йончыганлык күрсәтмиләр. Атә-
1 Бу вакытны «киндер өсте» дип
йөртәләр иде.
аналар да кызларның болай озак утыруларына каршы бер суз дә әйтмиләр, киресенчә, кич утыру алдыннан кызларына бераз гына йоклап алырга вакыт та бирәләр.
Утырмага килгән кызлар турында берничә суз. Аларны кунак кызлар дип тә йөртәләр. Каз өмәләре үткәч, кышын бөтен кызлар үзләренең якын туганнарына утырмага йөриләр. Туганнары үзләре аларны билгеле бер вакытка утырмага китерәләр. Кызлар үзләре белән берәр айлык кул эше алып киләләр. Аларның күбесе җеп эрли, язгы киндергә хәзерләнә яки чигү чигә, һәрхәлдә, вакытны күп алырдай, басылып утырып эшли торган эшләрен алар утырмада утырып эшлиләр. Бу урында шуны да әйтергә кирәк, ул чакларда заманның соравы буенча буй җиткән кызларга җыелышып кич утырырга ихтыяр кую һәм утырмага йөрүгә рөхсәт итүләр кызның үз кирәк-яракларын җитештерүгә мөмкинлек бирү өчен дә эшләнгән Кыскасы, яшьләргә күңел ачарга ихтыяр кую белән бергә, тормыш кирәге дә күздә тотылган.
Кызлар күмәкләшеп кич утырганда эш арасында күңел ачу һәм «бәхет сынау» уеннары уйныйлар. Җырлар җырлыйлар.
Кызларның кич утырганда жырлый торган берничә ганә җырларын да китереп үтик:
Быел да бодай бик уңган, Кыйблаларга таба егылган. Жан тартмаган җиргә язма, ходай, Жан тартмаган җирдән кем уңган.
Жилбер дә җилбер җил кайда, Жилбердәтеп тә үскән буй кайда, Жилбердәтеп тә, үскән, әй, буйларның Кадерләрен белгән ир кайда.
Тәрәзәләр ачтым, уклар аттым, Былбыл балаларын уяттым. Бер күрер өчен дә җаннар аттым. Күреп лә күңелләрем җобаттым
Казаннардин килгән, әй, җиз курай, Жефәк калфак кигән кыз уйный. Үзе дә уйный, үзе җырлый, Күңелкәе аның кемне уйлый.
Тәрәзәгә йөрүләр
Егетләрнең тәрәзәгә йөрүләре кызларның кич утырулары белән нык бәйләнгән бер гореф гадәт санала. Кызлар кич утырмаса. егетләр дә кеше тәрәзәсенә барып карамаслар иде. Кул эше белән кич утыручы кызларның тәрәзәләре төбенә килеп күзләү гаеп эш булмаса да, яшьләргә әдәп, инсаф дигән нәрсәне бик нык сакларга туры килгән. Егет кыз күзләү нияте белән йөри икән, шул ук вакытта ул үзен дэ сынатмаска һәм үзен әдәпле егет итеп танытырга да тиеш була. Шул илдән ул өйләнәсе кызын табарга тиеш. Бу очракта егет үзенең берәр якын дусты белән генә йөри Алар аеруча саклык белән үзләрен танытмый гына, бүрекләрен басып киеп, перчатка кчгән куллары белән битен ышыклап яки тәрәзә яңагына ышыкланып, куп вакыт бер дә кеше барлыгын белдерми генә күзләргә тырышалар. Ләкин кызлар да бик сизгер булалар. Тик белмәмешкә генә салышалар (мондый вакытта аларга аяк астында кар шыгырдауны сизү дә җитә). Гадәттә кызлар җырлашып утыралар. Әлеге билгеле теләк белән йөрүче егетләр ябык тәрәзә капкачларын ачып карыйлар, киткәндә ябып китәләр. Өйләнмәгән егет кызлар каршында һәм ил өстендә шулай ук сынау күзе астында. Чын егетләр турында халык җыры шулай әйткән:
Карчыгадай дигән, әй, асып кош Кош кундырмас агач башына. Асыл да егет, удал егет Сүз китермәс газиз башына.
Гомумән, геркем белән йөрүче егетләр дә күп була. Алар да кеше капкасыннан шаулап килеп кермиләр. Араларында гармунчы егет булса, матур итеп гармунга кушылып. кыска көйләр җырлап, урам буйлап узалар. Кызлар утырган өйләргә кергәли баралар. Тик мәчет, зират турыннан гына үлгәннәрнең рухына ихтирам йөзеннән җыр
ламый уллар Бу чорларда егетләр һәрвакыт кыз күзләү нияте белам гена да йер- миләр Җыр айга:
Егет егетлеген итәр.
Ат эчерер буранда Йерагенә чыдамыйча. Җырлап йерер урамда—
Иртә генә торып кату кудым —
Каргалыкай буе андызга Үзе дә уйный, vie җырлый Моңаядыр егет
ялгызга—
Тарәзага йерүләр егетләр солдатка китәр алдыннан аеруча җанлы була Алар арасында
тәвәккәлрәк егетләр дә булуы момкин. Ләкин киртәдән чыгучы егетләрне кызлар бер дә яратмый,
үзләрен ваксытмыйлар, андыйлар булса, утны басалар, пәрдәне тошерәләр.
Энә шулай казен һәм кышын каз омәпәре. кич утыру, тарәзага йорү. утырмада утырган чаклар
яшьләр эчен бик матур, куңелле. җанлы вакытлар булып калалар. Кызлар ой эчендә, ә егетләр тышта,
тәразә тәбемдә булсалар да. һәр ике як үзләрен аралашкан кебек хис итәләр. Кайсы җаны тартканын
күреп кала, кемдер күзе теш- кәнен күреп китә. Шуннан башка кызлар утырган җиргә егетләр кереп
утыру юк.
Кызлар күмәк утырган чакларында бәхет сынау уеннары һам башка уеннар уйныйлар. Инде
шуларга күчик.
Бәхет сынау уеннары
Бәхет сынау уеннарын күмәк кыз җыелып кич утырганда яки утырма кызлары белвн утырганда
уйныйлар. Мәсәлән: «Раштва уены* Бу татар авылларында уйнала торган уен ни сәбәптән рус бәйрәме
исеме белән йорм башлагандыр, безгә билгеле түгел. Бәлки, яңа ел башында уйналганы очендер!
Уенны ярты тон җиткәч уйныйлар. Әүвәл кеше аягы тынгач, ягъни йорт эшләрем - нан туктагач,
ике кыз үзара бер дә сойләшмичә генә су буена тошеп чиләк белән су китәрәләр. Суны җылы урынга
куеп торалар Ярты тон җиткәч, шул суга кызлар һәр- кайсы, билгеләп, бер кашык сала. Бер кыз осте
тастымал белән ябылган чиләккә кулын тыгып суны бутап тора. Такмак әйтүче карчык бер такмакны
әйтеп бетерүгә, теге кыз бер кашыкны тартып чыгара. Әйтелгаи такмак шул кашык иясенә була.
Такмаклары:
Чи-чи тавык, чи тавык.
Чебиләрең җый. тавык. Чебиләрен җый, тавык. Куначаңа мен,
тавык.
Ак сарай оең булыр. Ак калач
ашың булыр. Ак сарай
эчләрендә Кадерлә башың
булыр.
Шуп рәвешчә, барлык кашыклар такмак әйтелеп чыгарылып беткәч кашыклармы кире чипекиә
салалар. Барысы да җыйнаулашып ишегалдына чыгалар һәм чипәи белем кашыйлармы тигез җиргә,
чиста нар естенә болгап-болгап сибеп җибәрәләр Бии ипләп иена, кармы таптамыйча, һәркем үз
кашыгын эзли- Ничек ятканын карый Кашык чалкан тошсә, суы да тулы булса — бәхете тулы буча, бай
була, имеш Кашык аз су белән тошсә — бәхете уртача була, капланып тошсә — бәхетсез була. имәш.
Кашыкның сабы авылның кайсы очыча карап тошсә —шул очка кияүгә чыга, читкә карап тошсә — чит
авылга кияүгә китә бул*.
Такмаклардан шуп икәве генә хәтердә калган. Такмакларның мәгънәләрен сүзпәро үк әйтеп тора:
беренчесе ишле балалы, гаиләле була дигән сүз.
Сарык тотарга бару
Бу уен да шулай ук кызлар кич утырганда уйнала.
Кич утыручы кызлар, шулай ук бәхет сынау өчен, ишле сарык яткан абзарга кереп һәркайсы
бер сарыкны тота Бу уенның аермасы шул: карт сарык эләкса. карт кешегә бара, яшь сарык,
симез сарык эләксә — яшькә, байга бара, имеш. Йоны коелган сарык эләксә, фәкыйрьгә бара,
имеш...
Киндер очы
Җитү кызлар суккан киндерләреннән әйбер кисеп тегә башлаганда артыл калган очын, бәхет
сынар ечен. уң кул беләгенә бәйләп урамга чыгалар. Беренче нинди кеше очрый — карт, яшь,
бай, ярлы... Шуның буенча үзләренең язмышларын юрыйлар.
Бер кыз шулай күршеләр киндер суккан җиргә, кул эше итеп, яңа суккан киндереннән
ашъяулык кисел тегәргә керә. Киндернең артык очын кисеп ала да уң кулына бәйләп йортка чыга.
Өй почмагыннан борылуга, каршысына капкадан зур капчык аскан карт хәерче килә. Кыз
хәерчедән качар эчен аш еенә таба китә Хәерче бу кызны хуҗа кызы дип белеп аның артыннан
аш еенә бара. Иң кызыгы, ике кызның егылганчы көлүләре хәтердә калган.
Суга җеп салу
Бер тәлинкә кебек савытка су салып, берничә катлам ике җепне бөтереп-бетереп шул суга
салалар. Салганда фал итеп бер кызның һәм бер егетнең исемнәрен әйтәләр Фәлән белән фәлән
кушылырлармы! Бетереп салган җепләр кире сүтелеп, йезеп йери башлыйлар. Су өстендә йезеп
йөри торгач, яки кушылалар яки ерагаялар. Шуңа карап фал итәләр, юрыйлар. Ахырдан гөж
килеп көлешәләр.
Тынга бару
Тынга бару — тыңларга бару дигән сүз. Гаиләдә бер төрле вакыйга көтелсә, халык
арасында, агынга бару» бар иде. Мәсәлән, улларын өйләндерү ечен берәр кызга ниятләп
торсалар — бирерләрме, юкмы! Солдатка караласы уллары булса — алынырмы. калырмы
икәнне сынар өчен, берәр күршенең йорты янына шыпырт кына барып стена аша хуҗаларның
сөйләшүләрен тыңлыйлар. Шунда ишеткән сүзләргә карап булырын-булмасын юрарга
тырышалар. Ишле балалы кешенең йортына баруны яраталар.
«Тынга баруяны кич утыручы кызлар да уйный. Ләкин алар кеше йортына бармыйлар. буш
амбарларга, келәт кебек каралтыларга баралар. Шунда берәр тазыш, мәсәлән, чут-чут тамчы
тамган тавыш ишетелсә, акча саный, имеш, төшәсе йорты бай була, имеш.
Язгы тугай уеннары
Тугай уеннары яки кичке уеннар, сулар ташып бетүгә, бераз җир сүрелгәч, су буе тугаенда
яки берәр зур ихаталы кешенең йортында була иде. Язгы пычраклар суркып катага пычрак
ябышмаслык булгач, яңа чыккан үлән естендә кызлар сакчылы, арка сугыш кебек уеннар уйнап
алалар.
Тугай уеннарына бер мәхәлләнең генә кызлары һәм алар тирәсенә егетләр җыйнала. Бу
уеннар бигрәк тә кыш буе ябылып торган кызлар өчен яз башын котлап.
оереиче карлыгачлар кебек бер-берсе белән күрешеп, горләшеп алу гына була. Чечни алда әле
аларның матур җәйдә тауга менү, сабан туе, җыеннар вакыты, сахрага чыгу, җиләккә бару кебек
эш арасында куңел ачардай кеннәре — уеннар осте дип атап Аертелә торган чорлары булачак.
Уеннар осте дип аталса да. алар авылның бетмәс-кимемәс эшләре арасында гына үтеп китә: бу
вакыт ирләр очеи чәчү осте булса, кыз-кыркынның үзләре очен гаять әһәмиятле эш вакыты — киндер
осте. Кыш буе эрләгән җепләреннән тугым тутыйлар, селгеләр, ашъяулыклар, чаршаулыклар сугалар.
Тугай уеннарына кызлар гадирәк киенеп чыгалар. Мәсәлән, матурлап тегелгән алъяпкыч, яулыктан
гына. Алар үзара якын-тирә кызлары гына әле.
Тугай уеннары турында язганда, сүз уңаеннан, элекке яшъләрнең уен мәйданында очрашканда
үзләрен ничек тотуларына, үзара әдәп, инсаф саклау кебек матур якларына да тукталасы килә. Кызлар
тирәсенә егетләр дә җыела, дидек. Алардан кай- сыберсе. шул тирә кызларына якынрак булганы гына
кызлар «сакчылы» уйнаганда ■сакчы» булып кушыла. Ләкин шулай да уенга катнашкан бер кызны д а
тотмый ткк күрше кызы, кардаш тиешле кебек булса гына куып җитеп, җипкәсеиә бармак оч ларын гына
тидереп ала. Шул инде «тотты» санала. Кызларны үпкәләтүдән, оялтудан егетләр бик сак булалар иде.
Әгәр тоткан кызы бу егет белән беррәгтәи торып уйнаудан баш тартса, егет һаман санчы булып уйный
бирә, тик кызык очеи йогерүче кызларга кушылырга ихтыяр бирмәскә тырыша, шуның белән кызых-
мәзәк очен шаяртып ала, колке тудыра. Ләкин ул заманнарда, әйткәнемчә, тәвәккәлрәк егет кенә уонга
катнаша, башкалары кызлардан читтәрәк тупланып, уен-нолке сойләп, кызларны күзәтеп карап кына
торалар.
Тау уеннары
Тугай уеннары беренче язгы-җәйге уеннарның башы булалар Тугай уеннарына гадәттә бер
мәхәллә, күрше-күлән кызлары, егетләре генә җыелалар. Инде тауга менүләр, тау уеннары, сабан туе
үтеп җыеннарга чаклы, коннәр эсселәнеп җиткәч башланып, берничә җомга кон дәвам итәләр.
Аларның тосе икенче — тугай уеннарына кызлар гади генә киенеп чыксалар, тау уеннарына инде
нибар яхшы киемнәрен киенеп баралар, яхшы дигән күлмәкләрен, калфак-шәлләрен. вәлләрен
ябынып, чуп- пы, муен тәңкәләре, тоймәләр асып, йезек-беләзеклор киел, белеидерми генә кершән
ягып (сандал ягу. белендереп кершән ягу гаеп иде] чыгалар.
Бу уеннар инде асылда кызларның үзләрен күрсәтүгә корылган. Ботен авыл кызлары, яшь
киленнәр, уңганрак хатыннар, карчыклар да чыгалар. Бу соңгылары кызларга күз салгалау нияте
белән киләләр Башта һәр тобой кызлары үэпоре каршындагы тауга менсәләр дә. соңыннан алар
таудан тауга күчеп кушылалар, бер эур мәйданга әйләнәләр Кызлар мәйданы тирәсендә шулай ук егет-
җилән тупланып тора һәм кызлар артыннан таудан тауга күчә
Тауга менү бары тик уеннар очен генә түгел. Биредә берсеи-берсе күрү-танышу күз алдында
тотыла. Чонки шушы тау уеннэрында гына авылның күп кызлары бер- берсен күрә, таныша яки
туганнарында утырмада утырганда, каз омәпәрендә танышкан, дуслашкан кызлары белән күрешеп,
сойпәшел ала. Әнә шунда инде алар үз- лоронең күркәм, сонкемле якларын күрсәтеп калырга
тырышалар Чонки алар бит күзгә-күз генә күрешмиләр, сейләшмиләр. ә барлык кызыксынган
хатыннар-нарчык- лар. ят кызлар каршында булалар. Шуңа күрә мемкнн кадәр мопаем булырга тыры-
шалар — кычкырып сонләшмипәр. шаркылдап иелмиләр. бәлки ярты авыз белән гене сойләшәләр,
елмаеп кына копәләр, җилкәсе белән борчылмыйча, башы белән генә борылып күз сирпел алалар.
Башка мәхәлләләрнең кызлары җыелганчы, найчан тау читенә тезелеп утырып, авыл остенә
карап торалар Авыл остенә карап утырганда кайсының күңеле гәбендә яшеренеп яткан смет уты
кузгалып, яраткан егетенең йортын күздән кичерә Шуның белен җанына рәхәтлек тапкандай бупа.
Авыл үзе таулар читеннән борыпыл-борылып аккан сай гына елганың ялан як. суп як арына утырган.
Шуңа карата таулар югарыгы
оч тавы, урталык тавы яки түгәрәк тау исеме бепЛ йёртблә|Гир |йдв.г дрятервмЙИ мәдехле таудан
берсе «омлы тау» дип йөртелә. Бөтен авыл кызлары урта тауда кушылалар. Шунда танышып,
сөйләшеп туйганнан соң бөтен мәйданнары белән очлы тауга баралар. Аннан түбән оч тавына
күчәләр. Таудан тауга күчкәндә тизрәк, дәртлерәк барыр өчен «үрдәк чумышлы» уйный-уйный
күчәләр.
Әйткәнебезчә, бусы — бөтен авыл яшьләре чыга һәм җомга көннәрдә генә үткәрелә торган
тау уеннары. Ләкин моңардан тыш мәхәлләнең үзенең генә «кичке тау яки атна кич тавы» дип
аталганы да була торган иде. Монысында инде таудан тауга күчеп йөреп булмый, бары тик һәр
төбәк яшьләре каршыдагы тауга менеп, азрак уйнап, авыл өстенә карап утырып, күңел ачып
кайтыр өчен генә чыгалар иде.
Атнакич куна йөру
Нәкъ шул уеннар вакытында буй кызларның атнакич куна йөрүләре дә була торган иде.
Якын туганнары буй кызларны, кыш утырмага алган кебек, уеннар чорында атнакич куна
китерәләр. Пәнҗешәмбе көн төштән соң аларны чакыручы хуҗалар барып алалар. Алар кичке
уенга да чыгалар, икенче көнне тауга менәләр, мәйданда булалар, көн буе кунак булалар. Хуҗа
кунак кызлар янына куна килмәгән күрше-күлән кызларын да чакырып аш үткәрә. Шул ук көнне
кичен озатып та куя.
Сахрага чыгу
Кызларның сахрага чыгуын олырак киленнәр оештыралар. Берәр карчыкны да иптәшкә
алып, бер-ике арба булып чыгалар. Чәй ашлары әзерләп, самоварлар алып, үзләренең печәнлек
кебек яхшы белгән җирләренә сахрага чыгалар. Җиләк вакыты җиткән булса, җиләк җыю белән
дә бәйлиләр, һәрхәлдә, эшкә төшкәнче яшьләр төрлечә күңел ачып калырга сәбәпләр табып
торалар.
Болар барысы да борын-борын заманнан ук килгән, илнең горефкә әйләнгән гадәтләре.
Шуңа күрә бу вакытларны «Уеннар өсте» дип атаганнар.