Логотип Казан Утлары
Публицистика

УҢАЙ ГЕРОЙ ЭЗЛӘҮ ЮЛЫНДА


I*»
1905—1907 еллардагы беренче рус ре-волюциясе татар җәмәгатьчелегенә зур йогынты ясады. Иҗтимагый-сәяси һәм эстетик фикерләрнең үсешенә ул куәтле этәргеч булды.
Әнә шул чорда татар әдәбиятында критик реализм методы урнаша. Әмма ул еллардагы әдәби хәрәкәттә критик агым кечле булуга да кармастан, аңа әле мәгърифәтче язучыларның әдәби принциплары йогынты ясап килә. Яшь язучыларның байтагы К. Насыйри, 3. Бигиев һ. б. иҗаты йогынтысында әдәбиятка килә. Азат-лык хәрәкәте барышында туган өр-яңа метод, элеккесеннән бик нык аерылып торган метод, шундук барлык язучыларның язу алымы булып әверелми.
Галимҗан Ибраһимов та беренче хи-кәяләрендә мәгърифәтчелек идеяләрен алга сөрә, ул замандагы дини-схоластик мәгариф системасының халыкны үз артыннан ияртә алмавын, җәмгыятьне чын прогресска әйдәрлек көрәшчеләр тәрбияләргә сәләтсез булуын фаш итә. Иҗатының беренче чорында язылган күпчелек хикәяләрендә автор уз героен романтик идеалга төреп бирә. Бу яктан аның «Диңгездә» хикәясе аеруча характерлы. Хикәянең герое үзе яшәгән җәмгыятьтәге тәртипләрдән риза түгел, халыкның наданлыгына эче поша, башка бер яшәү белән, матур, изге, бөек яшәү белән яшисе килә. Ул ик-сез-чиксез диңгез белән хозурлана һәм кешелек җәмгыятендә табигатьтәге кебек гармония булмауга пошына. Хикәя герое актив көрәшкә зарыккан. Давыл вакытында бүтән пассажирлар кайда барып бәрелергә белмичә палубада ыгы-зыгы килеп йөгерешкәндә дә ул үзен бик кыю тота. Давылда ул зур эшләр башкарырлык коч
күрә. Сәяхәт тәмамлангач, йокымсыраган ярга, тынчып беткән җир өстенә чыгасы килми аның. Ләкин тормышны үзгәртердәй көчләрне герой реаль чынбарлыктан түгел, абстракт идеаллардан, гүзәл тормыш турындагы нигезсез хыяллардан эзли. Нури карт образы геройның пошынуларын тагы да арттыра. Ул бу тормышның матурлыгын, . реаль чынбарлыктагы көрәшчене күрми, ' шуңа күрә аны романтик иллюзияләр биләп алган.
Галимҗан Ибраһимов, идеал эзләп, узган заманнарга әйләнеп карый. Тик ул «Йөз ел элек» исемле хикәясендә авыл кешеләренең наданлыгыннан һәм изелеп яшәвеннән башка нәрсә күрә алмый. Халык шәригать кануннарына ышана, ә ул кануннар кешенең җанын гарипләндерә, аны кол итеп асрый. Дин — халыкны буйсындырып тоту коралы, аны яңалыктан һәм мәдәнияттән аерым яшәтү чарасы. Автор әнә шундый фикергә килә.
Язучы эзләнүләрен дәвам итә: тормыш- 1 та, бәлки, якты яклар да бардыр! Кеше дөньяга гел изелеп, гел мәхрүм булып яшәр өчен генә килмәгәндер! Шул сорауларга җавап рәвешендә «Сөю — сәгадәт» хикәясе языла. Әсәрнең герое Риза бәхетен мәхәббәттә таба һәм аны гомере буе саклый.
Әмма геройның шәхси мәхәббәттә табылган бәхете генә язучыны канәгатьләндерә алмый әле. Аның үз героен һәрьяклап камил шәхес, тормышка актив йогынты ясаучы кеше итеп күрәсе килә. Ә мондый герой аңардан киң полотнолы әсәр язуны таләп итә. һәм, ниһаять, аның «Яшь йөрәкләр» романы дөньяга килә. Бу роман Г. Ибраһимов өчен зур әдәбиятка ныкпы адым булды. Аида автор шул заман татар
җәмәгатьчелеге алдында торган проблемаларны гына куеп калмый, геройларының психологиясен, рухи үсешен дә ачып бирүгә ирешә.
Романның үзәгендә — Зыя образы. Ул — интеллигент кеше, талантлы музыкант. Әмма табигый сәләтен үстерү ечен аңа яшәп килгән җәмгыятьтә кирәкле шартлар юк. Шулай да теләген тормышка ашыру ечен, Зыя бар нәрсәгә риза, бер әйбердән дә тартынып тормый. Ул мунчага качып кубыз уйный, гармун уйнау, җыр тыңлау эчен «тәтәйләр йорты»на йери. Музыкага һәвәслеге аркасында аңа күп кыенлыклар күрергә туры килә.
«...Явыз куллар белән аяусыз читлек зчеиә бикләнеп куелган асыл кош, үзенең кошлык табигате белән гашыйк булган ниһаясез фәзада, киң доньяда, ачык һавада вә матур җирләрдә туктаусыз очарга теләп тә, әлпә кемнәр тарафыннан ясалган тимер рәшәткәләр аның бу теләгенә, бу табигый емитенә каршы барып, азатлык бәндәсен мәңге тоткынлык трагедиясендә яшәткән кебек, Зыяның зчендәге, тәңренең үз кулы, үз ирадәсе белән куелган музыка таланты, музыка дәрте ничаклы омтылса, ничаклы тырышса да, куәтле мохит аңа дәньяны күрсәтми, хаким мохит аны һаман да иреккә җибәрүдән тимер куллары белән тыя идеидип яза автор Зыяның музыкага омтылышы турында.
Романның нечкә хисле интеллигент, шул ук вакытта максатына ирешү юлында һәр тәрле физик һәм мораль каршылыклардан тайпылмаучы Зыя образын сурәтләүгә багышланган битләре тирән бер моң белән сугарылган. Әмма Зыяга яраткан музыкасы да. Мәрьямгә мәхәббәте дә кайгы-хәсрәт кенә китерә.
«Зыя гомерендә кеше белән сугышкан вдәм түгел,— дип яза Г. Ибраһнмов үз герое турында.— Кан түгү, кеше үтерү дигәнне авызга да аласы юк. Ул адәм кыйнауны түгел, йәккә җигелгән атларның сугылганын күргәндә дә метәссир була. Әмма бүген шул үзе үләргә йергән, хәлсез Зыядан адәмнең әҗәленә сәбәп булырлык куәт чыкты» <
Әйе, Зыя кеше үтерә, үз гомерен ялчылыкта үткәргән, яхшы күңелле Хаҗи картны үтерә. Әмма бу үлемгә дә шәригать кануннары сәбәп. Шәригать Зыяиы җи-
1 Г. Ибраһимое. Сайланма эсерлар
1 том Казан. 1957 ел. 287 бит.
• Шу и да ук, 331 бит
наятькә этәрә, ә Хаҗи карт шул кануннарның корбаны. Романның һәр бите кешене ерткычка әверелдерә торган чынбарлыкка, шул вакытта яшәп килгән тәртипләргә кискен протест белән сугарылган. Автор Зыя сүзләре белән бу тормышка ләгънәт укый:
«Менә тормыш! Менә сиңа херрияте шәхеия! Яшәргә уйлыйсың, бәхет ззлисең! Бар да әрәмгә! Бар да юкка!.. Имеш, музыка хәрам! Матурлык генаһ! Матурлый белән тәләззез хәрам! Матурлык алдында сәҗдә итү кеферлек! Соң, илаһым, алай булгач, безгә ник мондый җан бирдең! Ник безне туң йорәк, тупас күңел итеп яратмадың!»
Шунысы әһәмиятле, язучы үз героеның характерын үсештә, үзгәрештә күрсәтә. Зыя семьясы белән конфликтка керә, бабайлар кушканча гына яшәү мемкин булмавын, кешегә ирек кирәклеген аңлап, үзен семья, дин кануннары белән бәйләп тоткан җепләрне еэәргә тырыша. Ләкин тырыша гына. Хәзергә әле ул алардан арына алмый.
Г Ибраһимое кеше һәм җәмгыять, ин-теллигенция һәм халык, аларның бер-бер- сенә менәсәбәте турында җитди уйлана. Җәмгыять кешеләрнең рухи омтылышларын гамәлгә ашырырга ирек бирми, ә кеше җәмгыять богауларыннан ычкынырга, җәмгыятьтән читләшергә тырыша. Ә интеллигенция халыктан ерак, ул халык газабын аңламый Халык та Зыя кебекләрне чит итә Шулай булмый мемкин дә түгел, чән- ки халык андыйлар изүеннән, кысрыклавыннан җәфа чигә. Бу яктан романда солдатка алу күренешен сурәтләгән бүлекләр гыйбрәтле: крестьян малайлары белән Зыяиы да алалар, әмма тегеләр аны үз итми.
«Яшь йерәкләр» романында Г. Ибраһимое үз героеның рухи трагедиясен шактый тирәнтен сурәтли. Язучы Зыяиы арата, әмма шул ук вакытта аның булдыксызлыгыннан, ихтыярсызлыгыннаи келә дә. Зыяның йерәк параличыннан үлүе дә очраклы хәл түгел. Автор моның белән шуны әйтергә тели: халыкка файдалы булырга омтылу, намуслы булу, киләчәккә идеалларың булу гына җитми. Бу юлда конкрет эшчәнлек күрсәтмәү —ул үлем белән бер. Шуңа күрә автор омтылышларын, теләк-ләрен гамәлгә ашыра алырга сәләтсез герое белән бәхилләшергә мәҗбүр.
• Шунда ук, 416 бит.
Бу яктан Салим язмышы да бик характерлы. Сәлим 1905—1907 елгы революция вакытында шәкертләр хәрәкәтенә катнаша һәм термәдә утырып чыга. Халыкка хезмәт итү уе белән саташып йери. Әмма, реакция чоры башлангач, җиңелүдән күңел тешенкелегенә бирелеп, скептикка әверелә. Скептицизм да, кылган хезмәтләреннән ваз кичү дә аңа ярдәм итми. Ул — тере мәет һәм үз-узен үтерергә мәҗбүр. Үләр алдыннан Сәлим түбәндәге язуны калдыра:
«Берәрсе үтереп ташлагандыр дип, юкка гөнаһлы булмагыз, алтатарны үзем корып, чигәмә үзем төзим... Минем өчен, әлбәттә, кайгырмассыз, чөнки мин күптән үлек идем...»
Г. Ибраһимое әлеге романын язу дәверендә шуңа төшенә башлый: җәмгыятьтә яшәп тә, аннан азат булу мөмкин түгел икән. Бары тик халык бәхете өчен актив көрәш кенә кешегә шәхси бәхет һәм азатлык бирергә мөмкин. Бу фикер Сабир об-разы аша үткәрелә. Зыяның абыйсы Сабир да үзенең мохите белән разый түгел. «Кешенең җан вә табигате илә тормышы арасында ачыктан-ачык тәзад (каршылык — ред ) булса, ирекле йөрәк аны күтәрә алмый».— дип яза автор Сабирның бу ризасызлыгы турында. Сабир да әтисе күрсәткән юлдан китми. Ул эшли, төрле урыннарда мөгаллимлек итә, «зур гына байларда контор вә сату эшләре белән дә чуалып карый». Кыскасы, атасыннан бәйсез яшәргә, үз язмышының хуҗасы булырга омтыла.
Әмма ничек итеп!» Зыя үзендәге сәләтне, мөмкинлекләрне файдалана алмый, чөнки ул үз язмышының хуҗасы түгел. Әиләнә-тирәдәге, чынбарлыктагы шартлар каршында ул югалып кала, чөнки ул көрәшче түгел. Әмма һәлак булса да, Зыяда азатлыкка омтылу бар, әгәр ул көрәшче булса, кешеләргә хезмәт итә алыр иде, халыкны уята, аңа бәхет якларга ярдәм итә алыр иде. Зыя татар халкының үз рәссамнары, уз композиторлары турында хыяллана.
— Ул музыкаң, ул рәсемең белән ни чыгарасың! Ул татарның корсагын туйдырамы!.. диючеләргә Зыя:
— Улмы! Җан бирә! Җан бирә! Үлгән йөрәкне тергезә! Халыкка үзлеген, үзенең дөньяда барлыгын искә тешерә, ул безне канатландыра...1 — дип җавап бирә.
ук, 390 бит.
Р. Роллан романының герое Жаи-Кри- стоф та шундый ук фикер йөртә: «Үземнең ' сәнгатем белән мин,— ди ул,—тынычлан- дыра алам; әйләнә-тирәмдә көч һәм шат- г лык тудыра алам. Беләсеңме син, нинди дә булса бер канатлы җырның матурлыгы ни хәтле бәхетсезлекләрнең сагышларын таратканын!»
Шунысы кызык: һәр ике әсәр бер үк : вакытта диярлек язылган! Р. Роллан китабы 1911 елның ноябрендә дөньяга чыкса, 1 «Яшь йөрәкләр» романы 1911 елның маенда язылып бетә. Бу факт һәр ике суз остасының чын сәнгатьнең әһәмиятен, аның массаларга тәэсир итү көчен ачык күрүләре турында сөйли.
Шулай итеп, Зыя үлгән йөрәкләргә җан өрергә тели. Аның абыйсы Сабир да рухи азатлыкка омтыла. Әмма ул, энесеннән үзгә буларак, кара крестьян арасына китәргә, шунда үз язмышын табарга тырыша. Ул, дөрес, азатлык юлын эзли, ләкин бу азатлык бары аның үзе өчен генә. Ул җиргә хуҗа булырга, шат күңелле, таза тәнле, эш сөючән хатын алырга кызыга. Аның идеалы бары шул гына. Мещан бәхете турында гына хыяллана ул. Үзенең бу омтылышлары турында ул Зыяга болай ди:
«...Мин сузем, гакылым белән генә түгел, үземнең инстинктым белән үк авыл ягына карыйм... Анда булыр минем.» үземнең сукам, үземнең атым. Мин үземнең таза кулларым белән үз сукама уз атымны җигеп, үз җиремне сөрермен дә үэ орлыгымны чәчеп, үземә генә караган икмәк җитештерермен... Мин үз эшемне эшләп, үземә һәм үземнең ирегемә үзем хуҗа булырмын. Азат булырмын. Миңа шул җитә дә»
Тормышта урнашкан нормаларга, чын-барлыкка протест йөзеннән Сабир, үзенең шәхси хуҗалыгын булдырып, шуның ярдәмендә бәйсезлеккә ирешергә, үзенең «миннеиә урын табарга тырыша. Егерменче, утызынчы елларда, аннан соңрак та кул кенә тәнкыйтьчеләр Сабирны Г. Ибраһи- мовның уңай герое санадылар. Әлбәттә, болай дип раслау хата фикер.
Г. Ибраһимов — характеры белән бунтарь табигатьле кеше. Ул шул замандагы тәртипләрне кабул итә алмаган, туган халкының язмышы турында кайгыртып яшәгән. «Яшьләр хәятыниан бер ләүхә» (1909 ел) хикәясендә үк ииде ул «тамак колларыина, мещанлыкка каршы чыга.
•Шунда у к, 271 бит.
9 Сабир омтыла торган бәхет — индиви- духлизм. Сабир теләген гамәлгә ашырса дә. шул ноктада тукталып кала. Романның соңгы битләре укучыны Сабир артыннан барырга түгел, Зыя хыялларына иярергә — галыкны уятырга, әмма максатка ирешү юлында эшлекле булырга, тәвәккәлрәк булырга енди.
Зыя образы лирик җылылык белән оргелгән һәм индивидуальләштерелгән. Зыя белән бергә язучы үзе дә борчыла, цафа чигә. Зыя образы аша ул үзенең иң матур хыялларын, омтылышларын тасвирлый. Әмма, зур художник буларак, Г. Ибраһимен Зыяның йомшак якларын да читләтеп үтми, аның эшлексезлеген, ихтыярсыз булуын фаш итә. Дерес, автор Зыяның әтисе белән, шуның аша үзе яшәгән сыйнфый катлау белән бәйләнешне озәргә кече җитмәвенә сәбәп тә таба. Бу сәбәп — Зыяның әнисенә булган мәхәббәтендә, аның язмышы ечен борчылуында. Әгәр Зыя әтисе белән бәйләнешне езсә, Җә- ләш мулла юлдан язган улының үчен Зөләйха абыстайдан алачак. Шулай итеп, Зыя ерып чыга алмаслык каршылыклар эчөндо кала, Язучы кешенең үзен әйләндереп алган шартлар белән тыгыз бәйләнештә булуын ышандырырлык итеп сурәтли.
Зеләйха абыстай һәм Зыяның сөйгән кызы Мәрьям образларында шул чордагы хатын-кызның семьяда һәм җәмгыятьтәге хәле тасвирлана. Мәрьям — мирза кызы Ул Пушкинның «Евгений Онегин» әсәрен доге Татьяна кебек үк мәхәббәт романнары укып тәрбияләнә. Мәрьям чынбарлыктагы тормыштан ерак тора, үзе укыган романнардагы героинялар язмышы белән яши. Әмма, бәхетсез героинялардан аерым буларак, ул үзен бәхетле кеше итеп күз алдына китерә. Яшәп килгән шартлар, әйләнә-тирәсендәге мохит аны пассив шәхес итеп тәрбияли Аңа сойгәне Зыя белән оч-рашып сөйләшергә рөхсәт ителми, Зыяның солдат хезмәтен тутырып кайтуын көтәргә Дә мөмкинлек бирмиләр. Онисе Фатыйма бикә, мирза кьлзы өчен солдат хатыны 6УЛУ хурлык дип. кызына ир итеп үзләре кебек үк мирза Фәхрине сайлый.
Г. Ибраһимов Мәрьям образын тасвирлаганда да капиталистик тормыш шартларында кешедә ерткычлык сыйфатларының барлыкка килүенә басым ясый. Башта оял- чан, сүз тыңлаучан. ягымлы Мәрьям җәмгыятькә, яшьлеген харап иткән, сөйгән кешесеннән аерган кара көчләргә булган "Ротестын иренә карата нәфрәткә әверелдерә. Зыя да, Сабир да, Мәрьям дә иске тормыш белән конфликтка керә. Аларның өчесе дә, ләкин һәрберсе үзенчә, тормышның үзгәрүен тели. Алар — яшь йөрәкләр, череп таркалу процессындагы искелек кү-ренешләренә каршы күтәрелгән яңа буын вәкилләре.
Яшь йөрәкләргә каршы торган кара көчне Җәләш мулла образы гәүдәләндерә. Бу образны тудыруга язучы бик озак, иҗади эшчәнлегенең башыннан башлап ук әзерләнә. Ул һәр әсәрендә, К. Насыйри, 3. Бигиев, Г. Тукай, Ф. Әмирхан традицияләрен дәвам итеп, дин әһелләренең чын асылын ачып бирә. Язучы романда, калку итеп, Җәләш мулланың «мин-минлек» сыйфатын беренче планга куя. Шушы сыйфаты аша аның барлык тискәре яклары фаш ителә. Руханилар катлавының кара кече дә, бу көчләрнең кара канаты астыннан яшь бу-ынның якты дөньяга чыгарга омтылышы да УҢәләш мулланың «мин-минлеге» белән бәйләнештә гәудәләндерелә.
Кешелек җәмгыяте фәнгә, азатлыкка омтыла. Прогресс өчен корьән һәм аның кануннары киртә булып тора. Заман «алла колынның кешегә, шәхескә әверелүен, аңарда табигать тарафыннан бирелгән иң яхшы сыйфатларның гөрләп үсешен таләп итә. Карагруһчылык, фанатизм сазлыгына муеныннан баткан Җәләш мулла тормышта яңалыкны, хаким сыйныфларның теше- тырнагы белән каршы торуларына карамастан, туктаусыз үсә барган яңалыкны, чорның яңа таләпләрен күрергә дә, ишетергә дә теләми. Бу яңалык, заманның бу таләпләре Җәләш мулла һәм аның кебекләрнең гадәтн карашларын җимереп, «тәвәм» өстеннән хакимлек итү нигезен какшата. Шуңа күрә дә руханилар яңалыкка юл бирмәү өчен бар көчләренә тырышалар. Бу уңайдан Галим хәзрәтнең финер йөртүе бик гыйбрәтле.
«Гәзнттәме! Гәзиттәме! — дип җикеренә ул, төкерекләрен чәчә-чәчә.— Ул гәзитне кем чыгара соң... Синең кебек кыска койрыклар бит... Әллә анда юньле адәм бар, димсең!.. Ашарга тапмыйлар да дөньяның гайбәтен сатып, акча җыялар... Мин менә патша булсам, барын җыяр идем дә, сырт буйларын тунатып, тәүбә иттерер, барлык китапларын утка ягар идем .. Тагы гыңла- масалар, көлләрен күккә очырыр идем мин ул эт авызларның...» 1
Җәләш мулла болай козгын гына булса
■Шунда ук, 348 бит.
*». «К У.» N И.
161
да, үзен боркет дип ямс итә. Аның ата* бабалары да шулай булганнар, улларын да боркет ител күрәселәре килә. Эмма тарих тәгәрмәче алга тәгәри, заман борынгы тәртипләрне җимерә, вата. Җәләш мулланың «мин-минлеге» заман, тормыш көн тәртибенә куйган яңа үсентеләргә бәрелеп, челпәрәмә килә, ул яшәвенең мәгънәсен югалта. Уллары ул теләгән юлдан китмиләр, муллалыктан алып ташланалар. Муллалык указыннан колак кагу — аның өчен үлем белән бер.
«Яшь йөрәкләр» романында Җәләш мулланың бөтен әшәкелеген фаш итеп, аның рухи язмышын күрсәтеп, Галимҗан Ибраһимоа хакимлек итүче сыйныфларга карата протест игълан итә. Җәләш мулла омтылышларының чынга ашмавы, тырыш- ныкларының юкка чыгуы дин әһелләре хакимлегенең нигезе җимерек икәнлеген гәүдәләндерә.
Әсәрдә автор, геройлары белән бергә, үзе дә тормышның мәгънәсен эзли. Шул замандагы стройның шәхес үсеше өчен яраксыз икәнлеген күрсәтеп, ул җәмгыятьнең бу системасын гомумән кире кага. Әмма язучының алга куйган идеаллары хәзергә әле реаль чынбарлык белән конфликтка керә. Г. Ибраһимов, критик реализмның башка вәкилләре кебек ук, үзе яшәгән чынбарлыкның тискәре күренешләрен фаш итә, кешенең якты идеалларын мыскыллаучы социаль шартларны хекемли, әмма социаль азатлык өчен көрәш юлларын күреп җиткерми.
Әдәбият белгечләре дөрес әйткәнчә, Г. Ибраһимов критик реализмга актив көрәшченең романтик эзләнүләре аша килә. Куп кенә тикшеренүчеләр язучының романтизмы «Яшь йөрәкләр» романында аеруча ачык чагылуы турында әйтәләр. Алар үз фикерләрен геройның халыкны сихерле музыка белән уятырга омтылуы белән нигезлиләр. Әйе, Г. Ибраһимов иҗатындагы реализм принциплары романтизм белән катлаулы мөнәсәбәттә бара. Шуңа күрә дә ■Яшь йөрәкләр» романында язучының реализмны үзенчәлекле. Язучы төп игътибарны уз геройларының эчке дөньясына юнәлтә. Иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең асылы персонажларның эчке дөньясы аша ачыла.
Сюжет логикасы, андагы борылышлар, ачык һәм яшерен конфликтлар роман ге-ройларын физик һәм әхлакый яктан һәлакәткә китерә. Зыяның йөрәк параличымнан үлүе дә, Мәрьямнең, ирен үтерүда гаепләнеп, каторгага хөкем ителүе дә. Сәлимнең үз-үзен атуы да, Җәләш мулла теләкләренең гамәлгә ашмавы да очраклы түгел. Ибраһимов үз геройларының рухи халәтләрен, аларның психологиясен даими игътибар үзәгендә тота. Геройларының кайсысы нинди иҗтимагый катлам вәкиле булуына карап, автор аларның язмышына карата хөкем чыгара. Иҗатының башлангыч чорында Г. Ибраһимов халыкны аэат итү бурычын шәкертләргә һәм интеллигентларга йөкли. «Яшь йөрәкләр» романында исә ул үз героеның мондый идеалларына балта чаба, аларның нигезсез булуын гәүдәләндерә.
Р. Роллан «Жан-Кристоф» романының ничек тууы турында болай дип яза:
«Әсәрнең беренче, ачыкланып беткән сызмалары 1896 елның маена туры килә ' Әмма уйланганнар киңрәк иде. Минем алда бер генә герой түгел, ике герой тора, аларның язмышлары бер-берсе белән үре леп барырга, бер-берсен тулыландырырга ' тиеш иде: Хыял һәм Хәрәкәт-.
Хәрәкәт драмасы язылмый калды, Минем Хыял драмасын гына язарга кочем җитте»,
Р. Ролланның «Жан-Кристоф» романын-дагы кебек, Г. Ибраһимов та икс герой: ■ Хыял һәм Хәрәкәт иҗат итәргә теләгәндер. : Әмма ул чордагы социаль-тарихи шартлар ; аңа бары тик бер генә героен — Хыялны гына гәүдәләндерергә мөмкинлек биргән, Ул Хыял драмасын язган, аның трагик язмышын Зыя образына туплаган. Бары тик сигез елдан соң гына ул Хәрәкәтне үзенең герое итте. Совет чоры иҗатының беренче , әсәрендә — «Яңа кешеләр» пьесасында ук инде Хәрәкәт өстенлек ала. Әмма әле ул , Хыялдан да арынып җитмәгән. Шулай , итеп, хәзер инде аның әсәрләрендә Хыял да, Хәрәкәт тә тигез хокуклы булып яши башлыйлар.
Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: «Яшь йөрәкләр» романы романтизмга хас әдә- би-сурәтләү чаралары белән баетылган реалистик позициядәге әсәр. Татар әдәбиятындагы беренче психологик роман булу белән бергә, ул шул ук вакытта социаль роман да. Г. Ибраһимов үз геройларының индивидуаль язмышларын социаль язмышлар итеп гәүдәләндерә. Ә бу нәрсә шул заман татар әдәбияты өчен яңа иде.