ТЕАТРГА БАГЫШЛАНГАН ГОМЕР
Татар театрында Г. Кариев тудырган пәм соңыннан матур традициягә әверелгән
принципларның берсе — артистның бөтен барлыгы белән театрга бирелеп эшләве, аны
тормышының максаты, яшәвенең мәгънәсе итеп каравы. Татар театры ветераннарының берсе
Гөлсем ханым Болгарскаяның тормыш һәм иҗат гомерендә б у традиция бик матур чагыла
Безнең заман кешеләренең үзләре сайлап алган профессияләренә гомерлеккә бирелүләре, аңа
бөтен сәләтен, рухи көчен бирүләре — бик табигый хәл. Ләкин революциягә кадәрге чорда, иске
дөньяның кара көчләре тарафыннан тыелган, каһәрләнгән эшкә барырга җөрьәт иткән, аңа
үзләренең язмышларын
1 Габдулла Кариев турында истәлекләр. Казан. 1967 ел, 15 бит.
' 1 vai mW».™ on татар егетләре, кызларының мондый кыюлыклары гадәти хал гене түгел иде.
Мондый батырлык Гелсем Болгарская шикелле кешеләрдә нинди сәбәпләр нәтиҗәсендә туа
алган соң? Бу турыда уйланмыйча мемкин түгел. Аның сәбәпләре берике генә түгелдер, әлбәттә.
Алар турында театр тарихчылары язар. Болгарская кебек сехне елкәинәренең эш тәҗрибәләрен
якыннан торып күргәнгә, аларның эшкә, иҗатка карашларын еш кына ишеткәнгә күрә, бу турыда
берничә сүз әйтеп китәсе киле.
Татар театры туганда ук күңел ачу, кәмит күрсәтү урыны булып түгел, ә гыйбрәт урыны,
кешеләрме күп еллар буе борчыган сорауларга җавап бирү урыны булып туды. Театрны башлап
җибәрүче теп кечләр есләремә зур җаваплылык алдылар. Олы һем авыр юлга чыкканда, киләчәк
хезмәтләренең зурлыгын аңлап хәрәкәт башладылар. Бу беренче карлыгачларга, рл-олюция юлына
баскан алдынгы татар зыялылары белен бергә, демократик идеяләр белән янып иҗат иткән әдипләр
ярдәмгә килде. Алар татар театрын үзләренең иң якын, иң кыйммәтле еметләре итеп кабу'л иттеләр
Татар театры туганда ук олы максатлы булып, рухи оеткысы кечле булып туды. Ләкин бу юлга
аяк баскан һәрбер артист гомерен аңа багышлый алмады. Бу авыр некие тартып бара алмыйча,
юлдан егылганнар, читкә тайпылганнар да булмады түгел. Шуңа күрә дә җиленә-яңгырына, давылы-
яшененә карамыйча йекне тартканнарның, шулар арасында күренекле урыннарның берсен алган
Гелсем Болгарскаяиың да, хезмәтләре бәя биреп бетергесез. Бу кешеләр ечен театр бик кыйммәтле.
Алар аны, утиы-суны кичеп алып чыгып, социалистик чорыбызга китерел тапшырдылар. Шуңа алар
театрдагы хезмәтләренә изге хезмәт итеп карарга ейрәнделәр.
Шушы традицияне бетен иҗат гомере буена алып килүче Гелсем Болгарская ечен театрда зур
эш, кечкенә эш, эур роль, кечкенә роль булмады, фәкать театр ечен кирәк булган хезмәт кенә булды.
Күп еллар Гелсем ханым белән бергә эшләү дәверендә бер генә тапкыр да аның театрга килеп: «Нигә
миңа теге рольне бирмәдегез?*, я булмаса: «Нигә миңа бу рольне бирдегез?» дип ризасызлык
белдергәнем күргәнем дә, ишеткәнем де булмады. Нинди генә роль тапшырылмасын, нинди генә
шлһмчгң герлире* спектаклгчн»* б*р <»р*нлд Cytda Г Номарская
артистка бер генә вакытта да тапшырылган эштән баш тартмады. Үзе өчен нинди рольнең
отышлырак булуы турында, тамашачыга кайсы образ белән якынрак килеп җитәргә мөмкин булуы
турында уйламады. Театр өчен нәрсә кирәгрәк булса. Болгарская өчен дә шул кулай булды.
Болгарскаяга сәхнәдәге озак гомерендә бик куп режиссерлар куйган спектакльләрдә
катнашырга туры килде. Ул, тәҗрибәле мастерлар белән бергә, яшь режиссерларны да еш
очратты. Ул, яшьләренә, талант аерымлыкларына карамастан, аларны игътибар белән тыңлый,
режиссерларның хезмәтләренә хөрмәт белән карый иде. Миңа Гөлсем ханым белән уннан артык
спектакль куярга туры килде. Шуларның барысында да ул ару-талуны белми торган сәхнә
кешесе икәнен күрсәтте. Ул вакытта ук инде аның, өлкән яшьтә булса да, яшьләргә хас энергия
белән репетиция ясавына сокланмый мөмкин түгел иде. Яшерен-батырын түгел, артистларның
кайберләре, спектакльдәге ролен берничә йөз кат уйный торгач, аерым спектакльләрдә яки
күренешләрдә сүлпәнлек күрсәтә башлый. Әмма Гөлсем ханымның эшендә мондый хәлне
очрату мөмкин түгел иде. Ул сәхнәгә һәр чыгуында бу рольне беренче кат уйнаган төсле бөтен
энергиясен салып башкарды.
Хезмәт ярату — өлкән буын артистлар алып килгән күркәм сыйфатларның берсе. Гөлсем
ханым нәрсә генә эшләмәсен, шул эшкә бирелеп, бөтен көчен салып, сабыйларча мавыгып
эшләде. Рольләр башкарганда гына түгел, артист вазифасына кагылмый торган эшләрне үтәгән
вакытта да шундый ук иде. 1942 елның җәендә Татар академия театры районнарга гастрольгә
чыгып китте. Без зур состав белән, берничә машинага төялеп, үзебезнең иң яхшы
спектакльләребезне алып чыктык. Бу спектакльләрдә артист кулына бирелә, сәхнәгә куела
торган реквизит, бутафория әйберләре дә байтак иде. Кызганычка каршы, районнарның
берсендә ул эшне алып баручы кеше, каты авырып, коллективтан аерылып калырга мәҗбүр
булды. Хуҗасыз калган бу авыр эшне кемгә тапшырырга да белми аптырап торганда, Гөлсем
ханым үзе теләп шушы эшкә алынды. Ә бит һәр спектакльдә аның рольләре бар, җитмәсә,
спектакльнең буеннан-буена бара торган зур рольләр. Шуңа карамастан, ул үзенә җәмәгать эше
итеп алган бу вазифасын гаҗәеп бер төгәллек белән башкарып чыкты. Мондый эшләр Гөлсем
ханым тормышында беренчесе яки соңгысы түгел иде.
Артист хезмәте — авыр хезмәт. Чын артист акылы белән генә түгел, йөрәге белән дә иҗат
итә. Йөрәге аркылы үткәргән рольләр анда эз калдырмавы мөмкин түгел. Әгәр дә бу эзләрне
күрсәтә торган аппарат уйлап чыгарылса, без кайбер артист йөрәгенең телгәләнеп беткәнен
күрер идек. Мондый кеше тормышта та тиз яраланучан була. Артист өчен үзе белән сәхнәдәш
булган кешеләргә игътибарлы, кешелекле булуның әһәмияте әйтеп бетергесез зур.
Болгарскаяның иптәшләре белән булган мөгамәләсендә шушы бик кыйммәтле сыйфатны күреп
була иде. Аның кемгә дә булса тавыш күтәргәне, нинди дә булса күңелсезлеккә сәбәпче
булганын хәтергә төшерүе читен. Алай ына да түгел, аның ачык йөзе, эчкерсезлеге күп кенә яшь
артистларга теге яки бу сорау белән аңа мөрәҗәгать игәргә ярдәм итте. Гөлсем ханым элекке
Казан татарларының көнкүрешен, гореф-гадәтләрен яхшы белгәнгә, яшьләргә кыйммәтле
киңәшләр бирә, аларны милли киемнәрне ничек итеп җиренә җиткереп кияргә икәнлеген аңлата,
күрсәтеп бирә иде. Ул заман кешеләренең үзләрен ничек тотулары турында кызыклы
мәгълүматлар сөйли иде.
Белеме, тәҗрибәсе белән рәхәтләнеп уртаклашкан кеше үзенә карата да һәрвакыт хөрмәт
уята. Гөлсем ханым Болгарскаяны якыннан белгән кешеләр аны зур хөрмәт белән искә алалар
дип уйлыйм.