Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТАШЛАНДЫК


I яровоз гудоклары, вагоннарның бер берсенә чыркылда* шып ялганулары, деподагы чүкеч, зыңгылдап төшкән рельс авазлары һәм, гомумән, тормыш ыгы-зыгысы һәр даим — көн вә төн — гөжләп торган, төп халкы ннде бу тонык гөрелтегә, әчкелтем күмер исенә ияләшеп беткән тимер юл поселогында ул көннәрдә, башка көннәргә караганда, аргык та, ки.м дә бер вакыйга да булмады... дисәк, бераз ашыкканрак яки әйтеп жнткермәгән була* сыбыз икән. Хәер, бер караш ташлау белән генә бу зур, ннде шәһәргә әйләнә язган поселоктагы хәл-әхвәлләрне ничек белеп бетермәк кирәк. Хәлбуки. Тихая атлы арткы урамнарның берсендә, күбесе үз йортлары. үз бакчалары белән һәм берсе икенчесеннән хәбәр алышып, исәнлек-саулык сорашып, кирәк нәрсәләренә әжәткә керешеп, кыскасы, үзара бик тә тату яшәүче гаиләләрнең берсендә ул көннәрдә көтел мә- гәнрәк хәлләр килеп туды. Капка баганасына «Кадерметевлар» дигән табличка, кече капкада, гәрчә ишек алдында инде күптән эт-мазар бул- маса да, «Сак бул! Ишек алдында усал эт б?р» дигән калай кадакланган бер катлы бу йортта ике генә кеше —егерме биш яшьлек токарь Калерметсв һәм аның анасы Йөзлебикә абыстай яши. «Көтелмәгән хәл» дигәнебез дә бу ике бөртек кеше өчен алай көтелмәгән хәл түгел, әнисе Йөзлебикә быел май азагында улы Марсельгә егерме биш яшь тулыр алдыннан, әгәр егет туган көнен иптәшләре белән билгеләп үтәргә теләсә. үзенең каршы түгеллеген, хәзинәдә бары белән табын әзерләп бнрерг.» авырыксынмаячагын алдан ук әйткәли йөргән иде. Эш белән мавыккан һәм карчык әнисенә андый мәшәкатьләр йөкләүне артык борчу дип тапкан тыйнак егет мона хәтле бу сүзне колак яныннан уздыра килде. «Егерме биш яшькә тикле терәлмәгәнне егерме биштә генә терәлмәс, кеше кесәсеннән ирен чылатырга исәпләүче кешеләр икенче урамнарданрак йөри торсыннар'* белән уздырды. Кәефе күтәренке чак туры килсә, сүзне уен-көлкегә борып, шул уңайдан әнисе карчыкның бакчасына жинсл генә таш агулан да тартынып тормыйча, капкага кадакланган эт башлы калайга ишарә ясап. «Кем килсен безгә Бәзнең ишек алдында усал эт бар ич» дип тә ычкындыргалый һәм андый чакларда Йөзлебикә түти, бераз күкеле кырылып
— Каныктык шул калайга. Атак мәрхүм кулы белән кадакланган истәлек ич ул. кемгә дә тими, тора бирсен торган жнрендә,— дип авыз
Of

эченнән сукранып та куйгалый иде. Шулай итеп, егерме биш яшь тулуны билгеләп үтү мәсьәләсе дә. капкага кадакланган «Сак бул! Ишек алдында усал эт бар!» да үз урыннарында кала бирә иде. Тик кичә кич белән, Йөзлебикә түти малаена егерме биш тулуны ничектер исеннән чыгарган бервакытта, болай искәрмәстән генә сүз кузгатуы өчен әнисеннән чак-чак кына уңайсызланган да кебек, кинәт әйтеп куйды егет:
— Әгәр син каршы килмәсәң. әни.— диде тора торгач.— иртәгә кичкә, үзем белән бергә эшләүче берничә иптәшне, аннары теге минем белән профтехшкола бетергән Володяны чакырып, егерме биш яшьне пичәтләп куярга ие исәп. Табын кебек нәрсә әзерләп бирә алырсын бит? — Әллә әнисен тагып да эретә гөшү нияте белән, әллә бергә уйнап үскән Володясы өчен куанычын эчендә яшереп калдыра алмаганнан, аннары, тавышын күтәрә төшеп, өстәп тә куйды.— Володя кичә диплом яклаган, шул бер уңайдан аның дипломын юу да булыр.
— Әйттең сүз. нишләп каршы килим, ли Үзен эшләп тапкан хәләл акча. Кибеттә алыр әйбере булмаса икән...
Шушы булды бөтен сөйләшүләре, һәм икенче көнне Марсель эшеннән төш авышу белән үк кайтып җитте.
II
Төш авышу белән үк кайтып житте һәм кайтышлый үзенә кирәк булачак нәрсәләрнең кайберләрен ала да кайтты. Күрәсез, хәзергә, ягъни көннең бу беренче яртысында барысы да ул планлаштырганча бара, егетне иң куандырганы: шау-шусыз бара. Шуидый-шундый шөгыль бар иде, дип алданрак җибәрүләрен сорады, бер сүзсез җибәрделәр, гадәттәгечә, иреннәрен ялмаштырып:
— Безне чакырмыйсыңмыни? Ничек булыр икән соң без булмагач? Кабул итәр микән ходай дигәннәре? — дип теленә салынучы булмады. Сый-хөрмәт жәлләүдән түгел, тәкәллеф һәм шау-шу яратмаганлыктан. аннан да бигрәк, карчык әнисенә күп мәшәкать йөкләүдән куркып. Марсель бу мәҗлесне мөмкин хәтле ансат һәм гаеп-кыек белмәс буйдак иптәшләре белән генә уздырып җибәрергә булган иде. Ләкин, дөресен әйтергә кирәк, көннең икенче яртысы ул көтмәгәнчәрәк кичеп чыкты.
Иң элек, кайтып өстен алыштырырга да өлгермәде, ишекне зур ачып, местком председателе Афанасьев белән карт токарь, дөресен әйткәндә. Марсельне токарьлык һөнәренә өйрәткән кеше дядя Саша килеп керде. Ишекне болай зур ачулары да тиккә генә булмаган икән: бүләккә цех коллективы исеменнән транзистор китерә килгәннәр. Ике нәрсәдән бик тә уңайсызланып калды Марсель. Беренчедән, дядя Сашага ул бу турыда бер нәрсә дә әйтмәгән иде — карасана, түрдә утырырлык кеше онытылып калган бит, имештер, шау-шусыз узямра. Янә килеп, ишләре белән генә утырасы — эгоист түгел диген яшьлекне! Икенчедән, кайдан уйлап тапканнар бу транзисторны? Кем көткән алардан бүләк?
Хәер, аптыратып калдырырлык өченче сәбәп тә юк түгел: бүләк китерүчеләрне шәп кенә сыйлап җибәрергә кирәк иде. ә аларның табыны да әзер түгел. Әни карчык — бу тамашадан шулай ук аптырап-таркалып калган әни карчык — куллары камырга буялган килеш, кече якта ни кыларга белмичә, бер үк вакытта бу өлкән кешеләрнең күзләренә күренергә дә кыймыйча, оядагы каз кебек таптанудан һәм тавышсыз- тынсыз гына малаена пышылдаудан уза алмады. Хәер, бу кыен хәлдән аларны килгән кунаклар үзләре коткарды.
— Алыш-бирешне кул куйдырып эшләүдән дә ансаты юк икән,— дигән булды местком Афанасьев, өйдәгеләряең каушап-аптырап калуларын ачыктан-ачык сизеп. Шуңарга да карамастан, Марсельнең алар-
НУ өстәлгә — әзерләнмәгән табын янына кыстап азаплануын күреп, ниһаять, тел яшермичә генә әйтеп салды.
— Нәрсә син рабочий класска килешмәгән эшне эшләп, бер дә
юктан калтырап калдың, егет? Коры өйдән буш китмәсеннәр дисен икән, мондый көнне өен бөтенләй үк коры булмаска тиеш: бугазның « туаанын юып төшерерлек кенә салып бир дә, безне анда машина көтә, s озын-озак торырдай вакытыбыз юк. 2
Кыскасы, көннен бу икенче яртысындагы аптыраткыч хәлләрнең = беренчесе менә шул булды: яшьләр җыям днп ниятләп торганда, Map- * сельнеи әтисе булырга яраклы ике өлкән агай, көтелмәгән бүләк ките- = реп, аяк өсли генә капкалау белән китеп бардылар. *
Инде боларының күләгәсе күмелгәндер дип кенә торганда — яшь- < дарен тагын да көтебрәк торсын,— түгәрәк ак сакаллы, нечкә генә итеп _ кыркылган пөхтә мыеклы, олы яшьләрдә булуына карамастан, шома 5 кызыл чырайлы, һәрхәлдә, бер дә бирешмәгән бер карт килеп керде, и Бусы —бер кочак сирень чәчәкләре күтәргән һәм керә-керешкә өй эчек “ яңгыратып татарчалап сәлам бирде, һәм шундук, аптырап торырга урын калдырмыйча, герләргә үк тотынды. *
— Бу сииа, Марсель энекәш. Теләсәң, ту реңә утыртып куй, теләсәң, н мин китүгә чүплек башына чыгарып ат, илла Фәттәхи абзацның бүләге шушы,—днп башлады ул, өй хуҗаларына авыз ачарга да бирмичә,— жм, жиләк-жимеш өлгергән чак түгел, мин синең өстәлеңне кызарып пешкән крошавкалар белән күмеп ташлаган булыр йом.
Аннары сирень чәчәкләрен кочаклаган килеш нишләргә, нәрсә әйтергә белмичә аптырабрак калган Марсель-юбилярны бөтенләй бер читтә онытып калдырып, Йөзлебикә карчыкка борылды:
— Бу карт ычкына башлаган мәллә, днп шаккатма, Йөзлебикә килен. Ишетеп килдем, сонгарак калын булса да егетне юарга уйлагансыз икән бүген. Ә минем ул Марсель егет белән үз исәп-хисабым бар — картның болай да җәенке көләч йөзенә хәйләкәр-мут балку бәреп чыкты,—шулай бер чакны, мин әле ул чагында стрелочник булып эшли исм, сезнеи шул Марсель пацан минем бакчага алма чәлдерергә кергән. II жыйган бер кепка пешәр-пешмәс алма. Койманы яна гына койдырган чак. койма өстендә чәнечкеле тимер чыбык. Бот буе малай, ничек кергән диген разбойпикны. Тотып алып, кан җирен кычыта, бик нык Пешердем үзен. Аныкы авырткандыр да авырткандыр, соңыннан үз кулым авыртып җөдәтте Бер канын кыздырсаң, алны-артны уйлап тормый ул стрелочник Ф «ттәхи. И саныннан үземне үзем тиргәп жөдәт- тем: нишләп сип кулына ирек бнрдсн. собачий хвост, мәйтәм. Малайның нинди малай булуы, күз алдыбыздан узган тарихы соңыннан искә төште.
Бу минутта ул чынлап та нәрсәнедер исенә төшерде булса кирәк, кинәт бүленеп, ык-мык итеп калды һәм, сүзенең җеп очын ничек тә тоттырмаска тырышып, инде янадан Марсельгә борылды:
— Әйтсәм әйтим, кем, Марсель туган, кул селтәгән чакларым булды синнән. Илла да мәгәр мин карт дуракнын юраганы юш килмәде, яхшы егет булып чыктың син. Эшсц-гамәлсң турында гел сораша йөрим. Щулай ул безнең рабочий класс, формага үзе коя ул кешене.
Аннары анасына, малаена — икесенә берьюлы, кергәндәге кебек кычкырып, гөрләп
— II шулай алга таба да и к мәкле тозлы, нлгә-.халыкка игелекле булып яшәргә язсын,—дип соңгы фатихасын әйтте дә, боларнын ул фатиханы пичек кабул итүләрен тынлап та тормастан, яшьләрчә җәһәт атлап чыгып та китте.
, Карт чыгып киткәннән соң малай әнисенә, әнисе малаена карашып, бгр.зпык тын тордылар.
— Kaff да и ишеткән бу Фәттәхи картка хәтле? Син соң бөтен поселокка сөйләп йөрмәгәнсеңдер ич? —дип. ниһаять, әнисеннән коры гына сорап куйды Марсель. Ләкин рәтле-башлы жавап ала алмады, чөнки Йөзлебикә карчыкның бу урында тамчы да гаебе юк, киресенчә, ул бу эшнең үзе уйлаганнан зуррак булып чыгарга торуын күреп, беркадәр каушабрак та калган иде. Шул ук вакытта озак аптырап торыр ара да юк. кич якынлашып килә, чакырылган кунакларның озакламый килә башлау куркынычы бар, карчыкны әлегә мичкә дә кермәгән камыр ашлары арттан куа иде.
Шулай баш әйләнгән бер вакытта —бу юлы да яшьләрең бер чит- тәрәк торсыннар — ашъяулыкка төрелгән күчтәнәч ризыклар күтәреп бер карчык килеп керде.
— И шушы тавыгыздан күтәрелүләре,—дип башлады карчык, кулындагы төргәкләрнең әле берсен, аннары икенчесен җайлап кына өстәлгә куеп. Бер мәл сулышын ала алмыйча сүзсез утырды. Күренеп тора, бер башланып китсә аның сүзләре, әлбәттә, табылачак һәм ул озаклап чәй эчмичә мотлакан китмәячәк. Марсель моны яхшы белеп тора: беренчедән, бу ике карчык ахирәт дуслар, икенчедән, Марсель- ташбаш моннан ун-унбер ел элек Иделдә су кергәндә, артын-алдын уйлап тормастан. бу «ахирәтенең бата башлаган оныгын коткарган булган. Бу кадерле онык инде үсеп буй җиткән, йөзәргә өйрәнгән. Марсель эшли торган цехта ук эшли, башкалар үти торган планны ук үти, башкалар эшли торган ук этлекләрне дә эшли, үзен Марсель абыйсы коткарганны инде әллә кайчан оныткан, ә менә олылары Марсельнең шул изгелеген һич оныта алмыйлар. Алай гынамы сон, картая-картая бигрәк тә ыштан тота алмас кешегә әверелеп баралар. Марсель кайда гына очрамасын — урамдамы, кеше арасындамы — Мәхмүзә карчык аны шунда тотып алып, сырпаланырга, хәер-дога укырга, сорашырга, изге теләкләр коярга тотына иде. Тавыш-тынсыз гына уздырырга дип керешелгән туган көн уздыру вакыйгасы да — йа. хода! Бетте баш — ул күп сүзле карчыкның колагына барып кергән икән. Кыскасы, карчыкның йомшак ягын белгән Марсель өчен ин яхшысы моннан ничек тә тизрәк ычкыну ягын карау иде.
— Әни. минем барып кайтасы җирем бар икән.— дигән булды ул. тиз генә ишек ягын каерып. Ләкин эче хәер-дога белән тулган һәм, егетнең туган көнен ишетеп. махс\с пешеренеп килгән Мәхмүзә карчыктан алай ансат кына котылырсың, бар.
— Тукта әле. кабаланмый тор. үскәнем.— дип. тәмле телләнеп, егетнең чыгар юлына аркылы төште Мәхмүзә карчык, һәм һәрвакыт, һәр очраганда шулай булганы кебек, бу юлы бәйрәм уңаеннан хәтта арттыра да төшеп, бала иркәләгәндәй, аның аркасыннан сыпыра-чәбәкли, егетне кире өстәл кырына алып килде.
— Бездән инде, карт кешеләрдән, әллә ни көтмәссең,— дип башлады ул башлаганда. Ләкин аның бу тыйнаклыгы ярты секундка да җитмәде һәм аннары китте тугарылып, китте тезеп: гөбәдия камырына ничә күкәй сытканын, нинди майда йөздергәнен, дөгесе берәмтекләп кул белән сайлаган саф-чиста дөге булганлыгын, бәлешнең итен «үз мөселманыбыздан» биш бәясенә сатып алганлыгын, өйдәгеләргә тагын шундый ике бәлеш пешереп калдырганын, аннары юбиляр Марсельнең фәлән төрле, төгән төрле күркәм сыйфатларын китте тезеп, китте тезеп, бичара юбиляр бу күп сүзле карчык янында тәмам телдән язды. Кичкә җыелачак яшьләр мәҗлесе дигәннең нәкъ шулай—үзе уйлаганча барып чыгачагына өмете бөтенләй диярлек суынып барганда — рәхмәт төш- кере — әнисе жолып алды үзен. Йөзлебикә карчык, нәрсәнедер җитешеп бетмәгән атлы күрсәтеп, Марсельне тиз генә кибеткә йөгертте.
. 1,1
Махмүзә карчык озаклап чәй эчмичә, әлбәттә, китмәде. Шулхәтле зурлап, ризыклар күтәреп килеп, бер самовар чәй дә эчмәгәч, ул ниткән татар карчыгы булсын, ди. Ниһаять, аны озатып, Марсельнең кунак лары өчен өстәл әзерләргә дип кенә торганда — поселокта күрше-тирә ♦ хәлләрен ишетеп торучы карт-коры бетәсе түгел икән — күрмәгән-бел мәгән, исеме-жисеме хәтта Йөзлебикәгә дә мәгълүм булмаган янә бер түгәрәк сакал пәйда булды.
— Мине белмисез булыр, исемем маңгаема язылмаган,—дип башлады бусы, ишектән керә-керешкә үк,—түлке ни... Сезнең ул .Марсель улыгызпын сөт әтисе кем? дип сорасагыз, ул мин булырмын. Рас шулай икән, егетне туган көне белән котламыйча калуны күңелем килештер- нәде. Кайда сон әле егет үзе?
Котлыйсы кешесе өйдә күренмәгәч, карт хәтта бераз иркенәя дә төш- = хәи кебек сүзен дәвам итте: „
— Әйтсәм әйтим инде алайса, кортка, мин белгәнне син дә белеп © тор: ул чибәр егетне беренче булып дөнья ризыгы белән авызландыру- * чы кеше —ул мин булырмын. Бүгенгедәй хәтеремдә, бер әкәмәт купкан « «е ул чагында. Шушындый җылы жән башында, бер кат одеял белән * генә төреп, гараж чатындагы будка артына ташланган ул гөнаһсыз < сабыйны табып алгач, һич онытасым юк. сезнең картыгыз, минем Әхнәф ® әшнә, бер мәл таркалып калды Таркалырсың, адаштырган мәче баласы очратсаң да йөрәк сыкрый, ә бу бит мәче баласы түгел, адәм баласы. Кыймылдый, тавыш бирә, ә күзләре, мин сиңайтим, елкылдап тора «Ник тулым?» түгел, «Яшәргә тудым!». Жылар исәбе һич кенә дә юк. Ул ла булмады. Әхнәф кордашның беләгенә чылатып жибәрде. Мәйханә, бер сүз белән әйткәндә. Конечно, шундук зәңгәр фуражка — милиция килеп житте. Китте сораштыру, протокол язу, каядыр алып китмәнчеләр сабыйны Янәсе, закон бугазы аркылы үткәрәселәр. Ә Әхнәф кордашның бушлай кергән бу геройны кулдан ычкындырасы килми, үз малае фронтта үлеп калган чак. малай урынына малай, чат >бышкзн Законы үзе белән картның. Китте тарткалашу. Сабый шунда, кбврыбычга берьюлы отпор биреп, яхшы ук әче тавыш белән жылап Һкибәрде, Башка акыл төште шул мәл: «Тукта, мәйтәм, әвен сугып кайт- 1млган-кайтуын да, шулай да ашарга кирәктер моңа», дим Безнең Ьлскке өй шунда, гараж буенда гына ие. Йөгердем өйгә Киленнең шешәле сөт белән бала туйдырып торган чагы ие. «Синең сөт чишмәләрең үзең белән, үзәннекен үзен шәт туйдырырсың, мәйтәм, анда әнә сөткә ялманып торучы яна туган гражданин бар». Шулай дидем дә тартып алдым шешәле сөтне. И китереп каптырдым әлеге шул күзен генә ачкан адәм баласына
Инде үзең уйлап кара, кортка: мин кеме булам ул чибәр егетнең? Котларга хакым бармы минем, юкмы5
Карт беравык тынып торды, ишеккә борылгандай итте һәм, ишеккә житкач, янә әйләнеп килеп, бу юлы инде үтә житди рәвештә өстәп куйды: ’ 4
— Үзенең өйдә туры килмәве, бәлки, хәерлерәктер дә. Өйдә туры килсә, белмәссең, сүз тота алмый торган тешсез авьг-дан кирәклесе- кирәксезе ычкынган булыр ие. Ә ул ташландык икәнен белмәгән килеш үсә бирсен Бөтен поселок саклый бу серне II шулай сакланырга тиеш тә ул.
Карт. «Мин белгәне шушы, сезнең минем турыда ничек уйлавыгыз миңа кагылмый!» дигәндәй, ничек кинәт килеп кергән булса, шундый ук кннәтлек белән чыгып та китте. Пөзлебнкә карчык, ни әйтергә дә белмичә, аптырап калды. Аның колагында «Бөтен поселок саклый бу серне II шулай сакланырга тиеш тә!» дигән сүзләр генә байтакка хәтле •ленеп торды.
1 «к. у.» м ц.
ТАШЛАНДЫК
17
Бөтен поселок саклаган, әле дә булса саклый, ә менә авызына теле сыймаган бер исерек баш — егетнең нәкъ шул шатлыклы көнендә — серне чишә язды. Дөрес, Марсель алай тиз ышанучылардан түгел, чын га алмады, нәрсә лыгырдамас кибет алдында «яңадан өстәргә» ялма нып торучы сантый.
Ә сүз менә болай булды:
— Әй, кая чабасың, ударник? — дип, кибеттән күтәренеп чыгып килүче Л1арсельнең юлына аркылы төште теге. Марсель кулындагы шешәләрне күреп, кинәт йомшара калды,— ба... галстук бәйләп җибәр гән кеше. Әллә кәләш куенына кабаланасыңмы, туй итмичә генә?
Марсельнең бер дә тоткарланасы килми иде — яртылаш мәлҗегән кешегә аңлатма биреп торуны бигрәк тә кирәк тапмады. Тегенең үзе кебек, тәкәллефсез генә җавап кайтарды:
— Кая чапсам да сип миңа спутник түгел, юлыңны бел.
— Ишеттем, туган көненне юарга йөрисең, имеш. Иске дус бер якта кала булып чыгамыни?
— Кала инде, нишләтәсең. Бөтенләй ауганчы шул калган җирендә басып тора бирсен,— диде Марсель коры гына. Чакырмыйча ук тагылырга торган бу бәйләнчекне бер читкә этәреп, китә башлады. Җене чыкты тегенең Марсельгә.-- Юк, поселокта бөтен кешеләр дә әүлия түгел икән. Башкача берничек тә ачуын баса алмагач, авызын ерып. Марсельнең артыннан урам сасытып акырып калды:
— Син бит чүплек башыннан табып алынган ташландык әрвах,— Марсель моны ишетмәде дип уйлап булса кирәк, тагын да акырыбрак өстәде,— ташландык кешенең туган көне була димени!
Марсель бу сүзләрне ишетмәмешкә салышты, ул кунаклары килгәнче тизрәк кайтып җитәргә ашыга иде. Ләкин шулай да, никадәр ишетмәмешкә салышса да, күңелендә сизелер-сизелмәс кенә төер утырып калды: «Нәрсә лыгырдады ул сантый? Кайдан теленә килде мондый сүз?»
Кунаклары җыелып, шау-гөр килеп утыра башлагач, ул, әлбәттә, кибет алдында очраган исерек башның сүзләрен онытты — барысы да яшьләр, барысы да үз ишләре, уен-көлкене, җырны-аккордеонны прокатка алмаганнар, утыра бирәләр, утырган саен җыры да, уен-көлкесе дә туа бирә иде. Шулай да бер араны, ниндидер йомыш белән кухня ягына үтеп, әнисе карчык белән йөзгә-йөз туры килгәч, кинәт йомшарып киткәндәй булды егет. Аңарга инде азмы-күпме хәмер пары да кергән иде, үзен тотып кала алмады, озак аерылышып торганнан сон беренче кабат күргәндәй, әнисенең каршысына килеп басты. Кулларын аның иңнәренә салды, туры итеп, үтәли күрергә теләгәндәй итеп, сүзсез генә карчыкка карап торды.
— Әни! — диде ул, кинәт өзеп кенә. Беравык ни әйтергә белмичә талпынып торды, аннары, шушындый ук кинәтлек белән, нәрсәнедер үзенә үзе расларга тырышкандай, кабатлап куйды,— ә мин сине барыбер яратам... барыбер яратам, әни!
Юк, поселокта бөтенесе дә әүлияләр генә түгел икән, егерме биш ел сакланган серне бер урам-авыз, уйлап-нитеп тормыйча, чишеп куйды — кара әле син, бәйрәм итәргә дип йөргәндә күңелдә фетнәле тынгысызлык кузгатты бит шул сүз. Кузгатты, ләкин озакка түгел. Үзенең эчке уйларында казынырга гадәтләнмәгән һәм, шуның «стена тагын, яшьлеге ташып торган егет фетнәле уйны озак саклап иөртергә сәләтле түгел иде.
Нәкъ шул көнне иртән Москва — Свердловск поездыннан бу стаиииядә кулына пөхтә юл чемоданы тоткан, гомумән, өстенә-башына пөхтә киенгән, кырык биш-кырык җиде яшьләр чамасындагы бер ханым тешен калды. Аны берәү дә каршы алмады, хәер, ханым моңа үзе д - бйк шат, ул, таныган-белгән кешеләр күзгә ташлана калган сурәттә дә. « үзен танытмыйчарак үтүне хәерле санын иде булса кирәк, башындагы S иске модалы кара эшләпәсе астыннан йөзенә шундый ук кара челтәр = вуаль төшергән иде. Урамда очраган кешеләр йөзен челтәр белән кап- п даган бу ханымның поселокныкы түгел икәнлеген ачыктан-ачык чама | лыйлар, караганы да ничектер ятсынып карый, күбесе күрмичә үк уза — " кешеләрнең үз мәшәкатьләре. Хәер, ханымның да үз башында үз уй * лары иде.
Кунак йортының регистратура бүлегендә, «килде — китте» эшләрен 3 формалаштырганда. «Ничә көнгә? Нинди максат белән’» дигән сораулы о юллар алдында аптырап калды ул. Чөнки нинди максат белән йөргән- ® легеи бер чама белән белсә дә. күпме булачагын белми, шуңа күрә, уйланып торганнан сон, койрыкны тоттырмастай юлын тапты «Иртәгә 2 киләсе «Москва — Свердловск» поездын көтеп алганчыга хәтле. Нәкъ ь бер тәүлеккә» дип язды. *
һәм ул көндез урамга чыгып буталып йөрүне кирәк санамады, көне буе диярлек бүлмәсендә үткәрде. Йоклады яки йоклаган атлы булып күренергә тырышты. Башына берни дә кермәсә дә, китап тотып утырган булды. Поселок белән танышу теләге көчле булса да. ул хәзергә бу теләгенә дә юл куймады. Аның каравы поселок өстенә кичке энгер твшкәч. безнең бу серле мөсафирыбыз кинәт бик җанланып китте. Кунак йорты хезмәткәрләреннән урамнарның исемнәрен сорашырга тотынды, кичнеи тынычлыгы яки тыныч булмавы белән кызыксынды, һәм кичке эңгердә кояш сугу куркынычы һич булмаса да. йөзендәге челтәрен алмыйча, әлеге кул чемоданын тотып чыгып китте
Болай караганда, поселокны бер дә белмәгән кеше кебек күренсә дә, үзенә кирәген белә иде, ахры, танышларыннан алдап ук сорашып, хәбәрләшеп килгән булган, туп-туры Тихая урамына таба юл тотты. Капка баганасына «Кадерметевлар» дигән табличка, кече капкада «Сак бул! Ишек алдында усал эт бар» дип өркетүче калай кадакланган бер катлы йортны да озак эзләп тормады. Максатына якыная барган саен, бу билгесез ханымның икеләнү катнаш тәвәккәлләнә баруы сизелеп тора иде. Шулай да таблнчкалы капкадан тиз генә кереп китәргә ашыкмады, юк. «Ишек алдында усал эт бар»дан куркып түгел, ашыкмавының сәбәбе бүтән — без уйлаганга караганда катлаулырак иде булса кирәк ..
Утлы тәрәзә каршына килде, чак кына шыгая төшеп, өй эчендәге шау-шуга колак саллы — ачык тәрәзәдән бөтенесе: күңелле гөрләшү, жыр-гярмун, шул шау-шу арасыннан Марсельнең көр тавыш белән көлеп жнбәргәләве һәм әллә нидә бер «Әни! Синең пешкән әйберләрең арта башлады, без ансыз да пешә барабыз!» кебек сүзләр белән шаяртуы аермачык ишетелеп киткәли иде.
Шунда, утлы тәрәзәләр каршында, керергә дә, борылып китәргә дә белмичә аптырап торганда, кинәт коточыргыч бер уй үтте ханымның башыннан. Яшен тизлегендә һәм яшен суккандай көйдереп үтте: кара әле. анарга әйтергә тиеш иде бит ул егет «Әни!» дип. Ә менә әйтми, чөнки ул аны тууы белән ташлап китте, әнисе була алмады, әнисе булырга теләмәде. Яшьлеге аркасында, куркаклыгы һәм җилбәзәклеге аркасында ташлап китте. Әтисез туган баланың әнисе булмый торгандыр, булмаска тиеш дип уйлады Вакытлар узды, соңыннан яшьлек аркасында эшләп ташлаган бу җинаяте пакыт-вакыт нсенә төшеп.
күңелен тырнап узгалады, ләкин ул-бу булмыйча эзе суынгач, шулай эчтән тырналу белән тынычланды. Тагын да соңыннанрак, икенче бер иргә чыгып, икенче оя корып җибәргәч, хәтта исенә дә төшермәс булды. Иртә уңмаган кич уңмас, диләр, ләкин ул яңа оя белән дә эше барып чыкмады. Күңел җилбәзәклеге ханымнан калмады, җитмәсә тагын чибәрлеге дә, чит ирләрнең күзе төшәрдәй табигый бизәкләре дә бар иде. Дөнья булгач, кашы-күзе уйнап торган андый чибәрләрдән «авыз итеп карарга» әзер торучы бәндәләр ирләр җенесеннән дә табыла торды, «законный ир» дигәне үзе кабасыны авызыннан өзеп икенче бер чит кешегә каптырырга, әлбәттә, риза булмады. Эш зурга китте, суд бу оядан туган ике баланы әтисе тәрбиясенә калдырып, ирнең гаризасын канәгатьләндерде. Шулай итеп, чибәр ханым яңадан дүрт ягындагы дүрт кыйбласы белән ялгызы гына торып калды. Хәер, бу вакытта инде аның чибәрлеге чамалы калган, дөресен әйткәндә, кыйблаларының да ышанычы шулчаклы гына иде... Нәкъ менә шунда инде ул бу дөньяда сыеныр кеше кирәклеген исенә төшерде, бу юлы инде чын-чын- лап исенә төшерде, һәм шунда аның моннан егерме биш ел элек ташлап киткән малае исенә төште. Монда калган «чыбык очлары» аркылы малайның исәнлеген ул бер чама белә дә иде. Егетне егерме биш яше белән котлаган атлы булып, ана бүләкләр алып, ә чын дөреслектә, бу анын, әгәр сыенырга мөмкин булса, сыенып ук калырга ниятләп кайтуы иде. Болан уйлау, мондый ният белән кайчандыр үзе ташлап киткән кеше янына әйләнеп кайту, әлбәттә, җиңел түгел. Башта да җиңел булмагандыр. хәзер дә җиңел түгел, ләкин, ничек кенә яшерергә тырышмасын. күңел түрендә, кайдадыр бик эчкәредә, шундый нияте бар иде. Хәзер инде, бу якты тәрәзәләр каршында, ләкин тышкы якта ялгызы гына басып калгач һәм, өстәвенә тагын, өй эченнән Марсельнең көр тавыш белән «Әни!» дип эндәшүләрен дә ишеткәч, эчтән ничек кенә өзгәләнгән булмасын, үзе өчен ачы хакыйкатьне, ниһаять, төшенде, бер кешенең ике әнисе булу мөмкин түгел! һәм җан өшеткеч әрнү белән тагын шуны төшенде: бүгенгесе көндә аның ташлап киткән баласы ташландык түгел, бүгенгесе көндә ул үзе ташландык булып калды түгелме соң!
1971 ел.