Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Ат сакларга чыга
Кичке энгер. Күз бәйләнеп килә. Инеш аша агач күпердә Күпме-күпме тояк тавышлары, Лтлар чыга төнге көтүгә.
Инеш аръягында яшел болын Урманга ук барып тоташкан. Атлар утлар. Ә малайлар төнне Учак ягып чыгар тоташтан. Чалкан ятып күкне күзәтерләр. Метеормы оча, корабмы?..
Кызыктырмый малайларны хәзер Кыйссалары Шәкүр каракнын.
Малайларны тарта элеккечә Атлар, төнге көтү жәйләрен Онытмаслар зәнгәр төндә эчкән Төтен исе сеңгән чәйләрен.
Инеш буендагы учаклары Күнелләргә күчеп янарлар... Кичке энгер, күз бәйләнеп килә. Ат сакларга чыга малайлар.
Үз үре бар җирдә
Сон туганмын, диеп, зарланмады. Бар жирләр, дип, инде ачылган. Ул яна бер мавыктыргыч дөнья — Атлантида ачты басудан Карангыда гына кайтып керә. Арып кайтып керә өенә.
Ужымнар. һай. әйбәт —сөенә ул, Янгырлар юк, яумый — көенә Янгыр юкмы? Тәрәзәсе аның Кыска төнгә ничә ачыла Тан нурлары— сигнал ракетасы. Ул кырларга янә ашыга Тузаннарга батып бетә үзе,
Танырсың тик шаян күзеннән. Юк сораулар белән кагылмагыз. Ризамы, дип, эштән, үзеңнән? Кагылмагыз аның күңеленә. Үз үре бар жирдә кешенең.
Шуннан ачыла аңа тормыш яме, Гүзәллеге жирнең. эшенең.
Тегермән
Инеш буендагы тегермәнгә Монда һәркем юлны өйрәтер .. Узган жәйдә яшен сугып киткән Буа өстендәге тирәкне.
Җилдә шаулап үскән зифа талдан. Белмим, яшен нинди үч алган?
Болай да бит монда моңсу тынлык, Карт тегермән череп, кыйшайган. Көч-дәрт бирми инде хәзер аңа Көзге сулар булсын, язгысы. Таш өстендә алабута үскән, һай. гомерләр, дөнья язмышы! Үзен тарткан таш өстендә бит ул Бер дә юкка гына үсмәгән. Булды еллар, ашлык оны түгел. Алабута акты мөшкәдән.
...Кыш бабаң ни. тегермәнче карт ни — Охшаш, диләр, авыл яшьләре Ул елларда тегермәнче абзый Яшел иде — кашы, чәчләре ..
Яшел иде моңсу чырае да Кунгач алабута онтасы. Монда хәзер юллар онытылган. Еллар, сезне ничек онытасы? Юраш буендагы карт тегермән Күпме хезмәт итте бу якта... Ташларына үскән алабута Тирән хатирәләр уята.