ШИГЫРЬЛӘР
Бер мәкаль бар:
Үз гомерендә, диләр,
Бер өй салып керсен ир-егет.
Шуңа мәллә яңа төзелеш, дисән.
Яшьләр тора бездә җилкенеп.
Өй генәме,
Кала төзи алар,
Үзенә дә төзи, дуска да.
Алар төзегән урамнарга заман
Өлгерәлмый исем кушарга.
Заман шулай.
Үзе ашыктыра,
Тик исемне бирми ашыгып.
Исеме булыр.
Эше генә булсын,
Исем-атсыз калмый яхшылык...
Йолдызлар
Калмык шагыйре Е. Буджаловтан
Төнге күктә, саргылт эз калдырып, Кинәт кенә йолдыз атылды.
Югалды ул жир читенә төшеп, Минем уйлар шунда тартылды.
Нигә сүнде икән соң бу йолдыз?
Теләсәң ипчек кенә бәялә.
Әллә аны иптәшләре шулай
Ташладылар микән бәлагә?
Бәлки, һичкем белән аңлашалмый Ул күп еллар җәфа чиккәндер.
Ялгызлыктан тәмам сабырын җуеп, Үзен-үзе һәлак иткәндер...
Ә бәлки, ул бер тәкәббер булып, Яраткандыр үзен зурларга. Сөрелгәндер күктән шуңарга?!
Ул югалды Моңа карап ләкин Кымшанмады берни дөньяда; Төнге күкне тутырып элеккечә Җем-җем итеп йолдызлар яна.
Яна фатирга күчтек без: Үзем, әнисе, кызым.
Ял життеме, карчык белән Өйдә икәү көнозын.
Иске дус, таныш-белешләр Калды башка районда. Аның каравы, кызымның Ише күп икән монда. Шулар белән көннәр буе Уйный безнең Зөбәйдә.
Бик еш кына дус-ишләрен Алып керә өйгә дә.
Бу йорттагы балаларның Безгә таныш һәммәсе, Безнең дуслар: Лена, Лира, Азат, Самат һәм Нәсим...
Бер көн шулай чәй эчәбез. Үзем, әнисе, кызым.
Үзебез генә күңелсез Булыр дисәм көнозын, Килеп керә: Лена, Лира, Азат.
Самат һәм Нәсим. Әтисе белән әнисен Җитәкләгән һәммәсе...
— Таныш булыгыз.— диешеп. Күрештерделәр безне.
Сөенеп елмаюлары Яктыртты өебезне. Күңелләр түгәрәкләнде. Түгәрәкләнде табын. Ә нәни дуслар үзләре Урамга чапты тагын.
Ял життеме. хәзер бездә Кунак була көнозын.
И күбәйде дусларыбыз: Бик рәхмәт инде,