Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Төндә
Төнге тынлык баскан урамнарны. Бар табигать чумган йокыга.
Тик ай гына, йолдызларны жыйнап, Күктә мәжлес ясап утыра.
Яз килүен бәйрәм итәдер ул, Шатлыкларын аның кем бозар! Җиргә якты күбрәк төшсен дипме, Балкып-дөрләп яна йолдызлар... Җиребезне, күгебезне шулай Гүзәл итеп килә күрәсе.
Сискәнәмен, Әгәр йолдызларның Калтыранып куйса берәрсе.
Дәвам итәбез
Сез коммунист булмагансыз, диеп. Әтиләргә һич юк үпкәбез:
Алар барган Ильич сызган юлдан.
Ә без аны дәвам итәбез.
Киндер күлмәк, чабаталар киеп. Тәүге буразнаны салганнар Кирәк чакта Ленин эше өчен Кулларына мылтык алганнар.
һәйкәл булып басканнары күпме! — Кайтмаганнар иген игәргә...
Сез коммунист булмагансыз, диеп.
Кем әйталсын андый ирләргә.
Сез коммунист булмагансыз, диеп. Әтиләргә һич юк үпкәбез;
Алар эшен.
Коммунистлар булып.
Без — уллары дәвам итәбез.
Кар сулары акты
Кар сулары акты. Йөрәгемнән Сагышларым төште юылып. Җир яшәртеп бәбкә үлән чыкты. Тәүге чыклар төште коелып. Кабат туды иркә яз гөлләре. Кабат туды ләззәт-сагышлар... Алларыма иелеп жән шатлыгын Сөйләр әле, сөйләр арышлар. Дулкынына күмелеп мин аларның. Җыр сузармын бәхет турында... Ак тәлгәшен туэгый-тузгый жилдә Коена шомырт кояш нурында. Аның кебек тагын бер мәртәбә Булса иде яфрак ярасың. Шомырт шавы әйтә кебек гүя: «Үкенечләр жирдә калмасын!» Кар сулары акты.
Йөрәгемнән Сагышларым төште юылып. Әллә шуңа жиргә баскан саен Чыга кебек шатлык ургылып.
Нигез
Бомбалардан барысы көл булса да. Нигез торды, нигез купмады. Күтәрделәр өсләренә мәңге Аумас итеп яңа йортларны.
Ныклыгына ышанмаган күпләр Бәреп ватты шунда башларын. Россия ул! — СССРның нигезе! —- Ленин салды тәүге ташларын.
Шул нигездә утыра татар халкы. Белорусы, мари, чувашы...
Дуслык хисе белән цементланган Ул нигезнең күптән һәр ташы.
Өйләр күтәрәләр.
Заводларның
Корпуслары ашкан болытка.
Ташлар түгел, бөек дуслык ята Нигезендә аның, онытма!
A/AAAAAAZ