ШИГЫРЬЛӘР
Яхшылыкны», диләр, әжере күп.
Ә шулай да — кайгыларга кушылып елый алмыйм. «Бу да жәлли», диеп рәнжер күк.
Үземне мин куймыйм яхшыга.
Ә шулай да — кеше шатлыгына, сөенеченә түзә алмыйм — чәчрәп яшь чыга.
Яздан аерып булмый Тукайны! Язда килгән, язда ул янган.
Язы, киләчәге барлар ничек китсен, ничек югалалсын дөньядан.
Язны жуймый кара елларда да, халыкнын ул гүзәл гамьнәрен, хыялларын, чорлар аша. безгә, бүгенгегә китереп бәйләде.
Уйлап баксан, кем очына чыккан бар кичкәнен аның, күргәнен...
Ул түгелме илгә, кешеләргә игелекнең иң чын үрнәге?
Бу тарихта мәшһүрләрне куйсаң ул яшәгән хәлгә, урынга,— байтагының шаулы даны түгел, чыкмас иде, бәлки, тыны да!
Яшәрен һәм үлемсезлеген дәлилләүгә мохтажмы халык’ Шикләнүче булса, кара, тикшер, бер бәгьрен — Тукаен алып!
Апрель.
Кемнәр көтми ышанулар, гөлләр, яшәрүләр биргән бу айны?
Яздан, гаделлектән, киләчәктән мөмкин түгел аеру Тукайны! Мөмкин түгел аеру Тукайны!
Б Юсуповка
Бодай кыры уртасында Бари ага яланбаш... Җиргә иелә белгән баш. Илгә иелә белгән баш.
Зәйдә ташбаш куган баш. Иртә билен буган баш. Дошманга ут койган баш. Утта күзен жуйган баш,— тик үлмәскә туган баш! Җиңелмәскә туган баш!
Мәрхәмәтле б.ул, Кояш! Мәрхәмәтле бул, Кояш! Бари ага кырда йөри, башын чөйгән, яланбаш...
Күк тулы — сер, җир тулы — сер, һәр үлән — сер, һәр таш — сер, чылтырап аккан чишмәләр — сер, йөзенә баккан туташ — сер. Җир-Кояш — сер, гыйшкый Яз — сер — Дөнья — тылсым, тоташ сер...
Серле бәйрәм бит бу яшәү! Киләчәктән һәм Вакыттан мин — гасабын — көнләшәм. Бу бәйрәмдә мәңге яшәр Ай-Кояштан, йолдызлардан күз алалмый көнләшәм.
Серле бәйрәм бит бу яшәү! Мин яшермим, син дә көлмә! Сердән узган күз яше...
Төзү, кору, кискен үзгәрүнең мәгънәләрен эзлим күңелдә. Борынгы ямь белән килер ямьнең чагылышы бармы бүгендә?
һәм Табигать җавап бирә сыман: уен синең, сагышың, җирсүең мәгънәле тик саклый алсаң гына килер буыннарга Җир-суың.
Җирдә — аклык, жанда — шатлык! Беренче кар, беренче кар! Баш — бүректә, бүрек — күктә! Беренче кар. беренче кар! Чана-чана бала-чага — беренче кар, беренче кар! ...Малай чакны хәтерләткән һәр нәрсәдә изгелек бар. Бүрегемне салып торам, беренче кар, беренче кар!
Янган еллар, янган еллар, утларда янган еллар—
Корыч канатмыни бу .мускуллар’
Бар офыклар чигенә бүгенгә!
...Ә сагынам авыру, хәлсез килеш очкан чакны синен күгендә.
Бер оста кыз рәсемен ясады.
Ә кыз көлде эчтән, масайды. «Җан өрсән дә, оста, син ташка, таш таш инде, тере мин — башка!»
...Акты гомер. Инде оста юк.
Ә таш сын шул — көләч, яшь чырай. Бөкре карчык шул сын алдында. Тын-тын. Дәшми. Күздә яшь бугай.
Болгарда төн
Хәрабәләр түбәнәя.
Биегәя Болгар күге.
Зиярәт кылып йөргәннәр ни дисәң дә ятим-үги.
Монда вәхшәт эзе тирән.
мыскыллаулар — сүздән түбән.
Суда ухылдап чайкала ярга бәйләнгән көймәм—
Көз
Җилләр уйный— триумф! Кышка — алкыш.
Шәрә ботакларда кызыл балкыш!
Миләшләргә карап гаҗәпсенмә.
— Чәчәк-ялкынмы?— дип, син ымсынма!
Хәтерлә: чәчәге ап-ак иде...
Тик ул чак көз түгел, яз чак иде!
...Йөзен инде көздә.
Язда — күзең!
Бөреләнеп чәчәк ату көзен — хәерлеме, юкмы, аңла үзең!
Җилләргә ни — шаша! Кышка — алкыш!
Миләшләрдә ялкын — Көзге балкыш!..
Бер бөтерелеп без дә яшәп алдык! Героинялар көтте урамда... Шундый тансык бөек тилерүләр кануннардан торган дөньяда!
Бәрәкәтсез гомер, аһ, сүтелә! Вакыт белән дуэль. Ни чара?! Бу таңнарны күбрәк күргән саен, күңелне ник моң һәм шом сара?
Янарга да, батарга да риза эштә, өйдә, идеалларда...
Барыбер килә,
күзләр аша килә олыгаю, күзләр аша, авыр аларга...
...Бер бөтерелеп без дә яшәп алдык! Героинялар көтте урамда.
Онытылып сөйдек, сөелдек бер! Азмыни бу фани дөньяда!
е
Язгы дәрт белән өздерә ай яктысында тургай Кайтып җитү шатлыгыннан айнып беталмый бугай...
Көтмәгән төнге бәхетнен ләззәте чиксез икән.
Хәтта чык бөртекләренең жемелдәүләре бүтән!
һай, яктылык! Тургай жыры зәңгәр күк катларында!
Канат икәү генәме соң Үз, туган якларыңда!
Бу күкләр, бу ялан-кырлар шулкадәр сагындырган!
Ничек мырламыйсын! Алар зарыгып көтеп торган...
Илереп тыңлыйм. Менә, дим,— табигать могжизасы!
Нәни жанның туган жиргә изге гимны, догасы!
Баш очымда — зәңгәр күк, ай, йолдызга якын тургай.
Гел өр-яна бу дөньяда гомер-шәм бер кат яна Кабат янмавын искәртеп, тик язлар кабатлана... Күзләр яна, күнел яна, йөрәк яна, жан яна! Тик язлар кабатлана! Тик язлар кабатлана... Зәнгәр күктә, үзәк «зеп, торналар канат кага.
Егерме җидегә җиткәч
Заман бүтән, днсен. күзләр бүтән, сезнен буын саурак, шатрак!
...Тукай яшен узып барам менә, кылган JIUIP баксан — оят рак. Яна белү житми, көя белү..
Ахры, шун» үзебездән үзебез картрак.
6
«Ни кылам?» дип, башкалардан ник әле сорап торам!
Син бар чакта мин бит фәкать зураям һәм яхшырам!
Ник күнел баш бирә әле кануннар тезгененә?
Хөкемче бер — без тудырган шул гүзәл мизгел генә!
Кыш башында каян килгән, каян килгән язгы җил бу? Үткән гомер җилләр аша эндәшә күк: — Мин бу! Мин бу!
Әй, син, дымсу, ямансу җил! Язлап кына килер булсаң! Гомер үтүен тою авыр,— килмәс иден белер булсаң!
Ләйсәннәргә ымсындырып, күңелләрне ник кузгаттың? Иңсен күзгә зәңгәрлек, дип, томырылып күккә бактым,— анда кар һәм соры болыт...
Әй, син, дымсу, ямансу җил! Язлап кына килер булсаң!..
һәр тамыр, һәр бөре — һәрбере бер шауда, бер сүздә: Яз! Яз! Яз! Чү! Өстә — каенның тузыннан ишетелә кызганыч бер аваз?!
Шыгырдый да сыкрый яшь юкә, каенның иңенә ауган да... шулайрак егыла кеше дә җиңәм дип, житәм дип барганда.
Тантана, язгы шау урманда! Бар да бар, бар да бар дөньяда.
Яңабаштан — булмый. Мөмкин түгел. Юк. Сон. Үткәннәргә тимим — һич онытмыйм. Торсын.
Апла — ак бала чак —• ин газиз хатирә... Әле дә ул көннәр төшләремә керә! Чирәмнәрдә аунау... Ул беренче карлар! Сиздермичә генә «янып сөйгән» ярлар...
Яңабаштан — булмый. Гомер шул, һай, кыска! Кешеләр аерылган дошманга һәм дуска. Өлгерелгән. Ә бит күп күрмәдем әле. Ил басмаларыннан күп йөрмәдем әле! Хаталар да киткән... Ул чак тоелмаган.
Ә вакыт — чос, өлгер — шундук уеп алган, чәчәкнең касәсен уйган бөҗәк кебек. Хәзерге акылдан — үткән мәзәк кебек.
Янабаштан — булмый. Яшәү кабатланмас. Бу Кояш астында гомер-шәм гел янмас...
Син торган аулакта бүтәннәр очраша. Үткәнгә кайгыла тик яңалар аша. Түшәмгә карап ят, кулларын — мендәрдә. Көмеш ай нурлары бүтән керфекләрдә... Чиккә житү кыен! Чүгә башлау кыен! Көрәеп һәм көлеп Үлә башлау кыен!
Янабаштан — булмый. Мөмкин түгел. Бик соң. Дәвамын дауларга — алга, фәкать алга!
Бүтәнчә нишлик сон?..
Сары ут капкан бу кырда, көнбагыш арасында, мин — ничектер, ә менә син бер зәңгәр яра сыман...
Зәңгәр яулыгың читеннән ялварды зәңгәр күзләр!
Хәтер әле кайта-кайта бу мизгелне мең эзләр... Үбимче сөенечтән мөлдерәп чыккан күз яшен! Күктә, җирдә мең-мең Кояш уттай янсын көнләшеп!
Сары ут капкан бу кырда, көнбагыш арасында, безгә карап, бәхетсез, дип, я, әйтеп карасыннар!
Шактый ук искергән дөнья — Шундый үзгә!
Күк капусының ачкычы бүген бездә!
Җирдә күпме күрелмәгән яна төс. ямь! Тәндә күпме татылмаган ләззәт, көч, тәм!
Яшәүне данлау — җан тулы, күңел тулы!
Изге хисләргә һәйкәл бит —• бу онытылу!
Дөньяның газиз һәр бөртек, һәр тамчысы!
Без тик мәңгелекнең мизгел дәвамчысы!
Күктән йолдызлар сөенеп безгә дәшә!
Ах! Мең гомер җитмәслек бу сөю, яшәү!
Гашыйк җанның хис тә, уй да, бар да яңа!
Моны тоярга гына да Кеше булып туу ярын бу дөньяга!
19