ПРОФЕССОР ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВА
әйиәл Шәйхиевиа гадәттәгедән соңрак кайтты. Гыйльми совет утырышында тоткарланган иде. Баскычтай күтәрелгәндә, гәүдәсе авыраюын, буыннары талчыгуын сизел:
— Нигә мин шулай арыдым әле1 —дил куйды. Хәер, бу табигый да иде: ул бүген операция естәле янында бик киеренке сәгатьләр уздырды. Операция башлангач күп тә узмады, авыру Литучинаның йөрәге тибүдән туктады. Җан тетрәткеч минутлар иде бу. Мондый чакта врачлар иң злек профессорга карыйлар Ә авырулар!.. Алар тормышларын аңа ышанып тапшыралар. 8йе. профессор булуның дәрәҗәсе дә, җаааплылыгы да бик зур!
Бүген операция ясалган авыру байтак шәһәрләрдә булып, больницаларда ятып чыннан иде. Терпечә дәвалап караганнар аны, берсе дә фанда итмәгән Авыруда фибромиома шеше һәм гиофез бизе үскән. Нәтиҗәдә ул бик нык симергән, кан басымы күтәрелгән. Бу хәл операциянең уңышлы чыгачагына еметне киметә. Шуңа күрә операция ясауны бер врач та үз естенә алмаган. Аны Йошкар-Оладан Казанга тибәргәннәр. Монда ул, врачларның белемен күтәрү институтының икенче акушер- лык-гииекологин клиникасына килеп, профессор Гыйләҗетдиноаага күренде. Авыруны больницага салып, бик җентекләп тикшергәннән соң, профессор аңа операция ясарга дигән карарга килде. Юкса, фнбромиоманың яман шешкә — саркомага күчүе мемкин. Операциянең җиңел булмаячагын профессор бик яхшы аңлый иде. Операциягә ул махсус наркотизаторлар чакыртты. Әмма наркоз биргәндә, бигрәи та операция вакытында, авыруның хәле начарланды, аңарда колляпс күренешләре булды, нан басымы теште, пульсы югалды. Операцияне туктатып, ашыгыч чаралар күрергә туры килде. Басымны күтәрә торган дарулар белән бергә кан салдылар. Акыруны яңадан тормышка кайтарып, аны коткарып калу ечен иикадәр коч куелды
Операциядә профессор Зәйнәп Шәйхиеанадан тына түгеп, аңа ярдәм итеп торган медицина фәииәре кандидаты Наилә Рәимовадан да, наркотизатор врачлардай һәм операция сестраларыннан да никадәр белем һәм сәләт соралды
Магаданнан килгән авыру Миңнуллина белән дә җиңел булмаган иде Аның тормышын саклап калу ечен да алар аз керешмәделәр Ул да сирәк очрый торган бик кыен авыру иде. Ана белән бала арасында резус конфликт, ягьни каннарның резус фактор ягыннан антителалар бик күп җыелган. Бала тапканнан соң, анада кан агулану башланган. Зәйнәп Шәйхиоонаны кич белән больницага чакырып алдылар. Дежур врачлар Гертруда Гавриловна Шестякоаа. Асия Дусаевалар белән бергә, ул тоне буе •■ыру яныннан китмәде. Мондый очракларда медицинада кулланырга мемкин булган чараларның барысы да кулланылды.
Әмма чир чигенмәде
Икенче ионне аның гемоглобины 30 га кадәр теште Шуннан соң ние боере дә тшламн башлады. Нинди генә кан салсалар дә, нинди генә плазма кертсәләр дә. бо- тенесенә дә организмы бик кочле реакция бирә. Шуннан соң аны алтынчы шәһәр больницасына күчереп, ясалма беерлардәи файдаланырга туры килде. Беерләренең
функциясе тергезелгәч, авыруны кабат уз больницаларына алып дәваладылар, хәзер-1 ул сау-сәламәт. Врач ечен моннан да зур шатлыкның булуы мемкинме! Егерме алты еллык врачлык хезмәтендә Зәйнәп Шәйхиевна боларга охшашлы авыруларны аз күрмәде, катлаулы операцияләрне аз ясамады. Ничәмә ананы ул үлемнән тартып алды, ничәмә балага тормыш бүләк итте.
Бу әле ул башкарган хезмәтнең бер ягы гына. Ә аның икенче ягы — белгечләр әзерләү; Казанга врачларның белемен күтәрү институтына килгән акушер-гинеколог- ларга лекцияләр уку, алар белән тематик дәресләр уздыру, авыруларга обход ясау һәм яшь врачларны операция техникасына әйрәтү, тәҗрибәсен яшьләргә бирү. Болар- дан тыш киеренке гыйльми хезмәт, врачлар ечен кулланма дәреслекләр, халыкка популяр брошюралар, газета-журналларга мәкаләләр язу. Яшь белгечләр әзерләү белән бергә, аңа врачларның фәнни эшләренә җитәкчелек итү бурычы да йекләнгән. Педиатор Эльза Гайнуллина, ординатор Александра Марковна Гисина, врач Галина Николаевна Дмитриева, бүлек медире Клавдия Николаевна Осипова һәм башкалар аның кул астында яңа проблемалар ейрәнәләр. Бүгенге гыйльми совет утырышында шул врачларның кайбер докладлары тыңланган иде. Зәйнәп Шәйхиевна әле һаман да шуларны уйлап кайтты.
Өйгә кайткач та әле мәшәкать бетми. Монда ул профессор түгел, иргә — тормыш иптәше, улга — ана, анага — кыз. Аш-су әзерләү дә аның естендә.
— Илдар, әйгә килен алып кайтсаң да вакыт иде инде,— дип үпкә белдерә ул улына.— Аз булса да кул арасына керер иде.
— Өлгерермен әле, әни,— ди упы.
Аның улы Илдар моннан ике ел элек институт тәмамлады, хәзер ординатурада. Ул да, әнисе юлыннан китеп, врач булды. Улы белән сейлэшкән арада Зәйнәп Шәйхиевнаның әнисе, Гыйльмиҗамал түти, кызына бер төргәк хат китереп бирде.
— Бүген бигрәк куп килгән,— диде ул, гаҗәпләнеп.
Зәйнәп Шәйхиевна Уфадан килгән хатны күреп, иң элек шунысын аварга ашыкты. Хәле ничек икән!
Хатны ул йотлыгып укыды.
«кадерле Зәйнәп Шәйхиевна! Үзем сау-сәламәт. Хәзер мин ана булдым. Аңлыйсызмы, ана! Хыялларым тормышка ашты!
Кадерле Зәйнәп Шәйхиевна. миңа күрсәткән ярдәмнәрегез ечен йәрәгемнәи ташып чыннан кайнар рәхмәтләремне сезгә кат-кат әйтәсем килә. Сез баламны саклап калырга мемкнн булган бердәнбер ярдәмне күрсәттегез. Сездән башка мин бу бәхеттән мәхрүм була идем. Сез минем күңелемдә иң якын, иң кадерле кеше булып мәңге калырсыз. Мине дәвалаган һәм тәрбияләгән барлык врачларга һәм сестраларга — Иван Васильевичка, Наилә Исхаковнага, Римма Мостафовмага, Ирина Мирзанидов- нага бик зур рәхмәт әйтүегезне үтенәм. Сезгә нык сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар теләп, Тамара».
Зәйнәп Шәйхиевнаның йезе яктырып китте. Тагы бер җиңү! Әйе, гыйльми хезмәтенең тагын бер җимеше бу! Тамара моннан җиде ай элек аңа өзгәләнеп хат язган иде.
«Сезнең «Фибромиома потагенезына карата» дигән китабыгызны укып чыкканнан соң. мин Сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым,— дип башлаган иде ул хатын.— Дерес. мин медик булмагач, андагы бик күп нәрсәләрне төшенә алмадым. Шулай да мин бер нәрсәне — аналыкта фибромиома шеше булганда. Сезнең больница коллективының йөклелекне саклап калуын аңладым. Миңа 29 яшь. Беренче мәртәбә бала көтәм. Әмма миндә фибромиома шеше булуы беленде. Мондагы врачлар аналыкны алдырырга тәкъдим итәләр. Ләкин мин андый операциягә риза булмадым. Бу бит гомерлеккә ана булу бәхетеннән мәхрүм ителү дигән сүз. Мин баламны саклап калырга, ана булырга телим. Кайчан чакырсагыз да, Казанга килер идем. Зинһар, ярдәм игә күрегез».
Зәйнәп Шәйхиевна бу авыруны Казанга чакыртып алды. Больницага салып тикшергәннән соң, шешенә операция ясады. Өенә кайтып киткәч тә ул аңа хатлар язып, киңәшләр биреп торды. Менә хәзер ул ана булган. Шатлыгын уртаклашып хат язган. Юк, Тамара ечен генә тугол, Зәйнәп Шәйхиевна ечен дә бин зур шатлык, бик зур бәхет бу!
Гыйләҗетдинова икенче хатны алды. Конвертына күз салгач, аптырап калды Үзе зшли торган ГИДУВтаи язганнар.» Бү ни хәг.!..
«Хермәтле Зәйнәп Шәйхиевиа! Безнең кафедра коллективы Сезне илле яшегез тулу коне белая чын күңелдән котлый һәм Сезнең фәнгә зур олеш кертүегезне, галим буларак үсүегезне, бик яхшы врач һәм педагог булуыгызны зур канәгатьләнү белән билгеләп үта. Сезнең киләчәктә тагын да нәтиҗәлерәк эшләячә егезгә. ГИДУВ галимнәренең казанышларына лаеклы олеш кертәчәгегезгә тирәитеи ышана. Сезгә нык сәламәтлек, тормышыгызда зур бәхет теләп, травматология һәм ортопедия кафедрасы коллективы исеменнән профессор Лазарь Ильич Шулутко
Өченче, дүртенче хатларда да коллегалары һәм авырулар аңа шундый үк котлау, тәбрик, рәхмәт сүзләре язганнар иде. Зәйнәп Шәйхиевиа дулкынланып укыды үл хатларны. Аның күз алдыннан илле еллык гомере узды.
Хәтеренә комсомол еллары аеруча сеңеп калган. Ул рабфакта укыган чакта ук ВЛКСМ члены булды. Аны комсомол тәрбияләде, комсомол чыныктырды. Укуга, фәнгә булган ялкынны да аңа комсомол кабызды. Авырлыкларны җиңәргә дә комсомол ейрәтте. Әллә инде шуңа, ул һаман да уз коллективының комсомол оешмасы белән злемтәдә тора, аларга киңәшләр бирә, эшләрендә булыша.
—Еллар, юллар.»
Еллар тиз генә узмаган, юллары да шома гына бармаган Фзи баскычларыннан ул җиңел генә күтәрелмәде. Аның әнисе — кулына каләм алып бер кәлимә суз яза белмәгән бер ярлы авыл кызы. Әтисе — байда ялчы. Тормыш авырлыгын Зәйнәп күл күрде. Рабфакта укыганда ук хезмәт юлына аяк баскан иде. Аннан Үзбәкстанның ерак кышлагында акушерка булып эшләде. Укуга булган омтылыш аны институтка алып килде. Врач булып чыгуга фронтка китте. Ватан сугышы авырлыкларын үз җилкәсендә татыды. Шунда ул партия сафына алынды.
Илле еллык гомерендә искә алып сеиләрдәй вакыйгалары аз түгел аның. Әмма тормышының менә шундый олы юлдан китүе, фән баскычларыннан югары күтәрелүе барыннан да элек Ленин тозегәи Коммунистлар партиясенә һәм Совет хекүмәтеиә бәйле. Хатын-кызларга ирләр белән тигез хокук алып биргән Октябрь революциясе булмаса. ярлы бер татар кызы профессор булу турында хыяллана алыр идеме соң11 Профессор булу түгел, укырта-язарга ойрәнү дә аның хыялында гына яшәр иде.