ӨЧЕНЧЕ ОЧРАШУ
зның: «Барыбер киләм, барыбер җиңәм!» дип кире беткән кыш белән тарткалашкан чагы иде ул. Шундый көннәрнең берендә халык телендә «Татарстан котыбы» дигән исем алган Әгерҗе якларына командировкага барып чыгарга туры килде. Бу, юлда очраган бер абзый әйтмешли, «аллалар һәм кешеләр тарафыннан онытылган» җирләрдә таныш-белешләремне, бигрәк тә иң якын дусларымның берсен очратырмын дип һич кенә дә уйламаган идем.
Барысы да көтмәгәндә булды. Район газетасы редакциясендә подшивкалар актарып утырганда, кайбер мәкаләләр
астында таныш исем-фамилия — «М. Шаммасоя» дигән имза чагылып китте. «Сәламәт
легегезне саклагыз», «Радикулитны дәвалау турында», «Чисталык өчен көрәшик»,
«Кан биру — иң шәфкатьле эш»...
Әйе, ул врач. Улдыр, мөгаен, улдыр...
— Ниндирәк кеше бу Шаммасов дигән врач’ — дип сорыйм мин редактор Тәүфыйк абый Рәхмәтуллиннан, икеләнүләремне сиздермәскә тырышып кына. Тәүфыйк абый — минем күптәнге танышым. Ул Буа район газетасында эшләгәндә, мин —
укучы малай — тәүге хәбәрләремне аңа күтәреп килә идем.
— Ә-ә. безнең якташ ул. Бидәнге егете. Актив хәбәрчебез,— ди Тәүфыйк абый.— Шәп врач. Аның турында «Социалистик Татарстачпда да язып чыктылар...
Әлбәттә, ул!.. Калганы яшен тизлеге белән эшләнә. Телефон безне Әгерҗенең үзәк больницасы белән тоташтыра. Без очрашырга сүз куешабыз.
Менә ул ак халаттан, бераз аптыраганрак кыяфәт белән басып тора. Соргылт чәчләр, кыска, ләкин имәндәй нык гәүдә, киң күкрәк, күзләре шул ук шаянлык һәм мөлаемлык белән елмая. Тик еллар гына аның маңгаена берничә сызык салган.
— Исәнме?!
— Исәнме?!
— Нинди җилләр белән?..
Аннан ул, кисәк кенә борыла да, кабул итү бүлмәсеннән чыгып килүче картка:
— Абый, сезгә кыймылдарга ярамый, дип әйттем бит инде. Хәзер менә машина килер дә операциягә алып китәрләр үзегезне.— ди.— менә монда диванга ятып торыгыз,— һәм җайлап кына агайга урын әзерли башлый.
Аннан транспорт юклыктан зарланып ала. Әле генә ишектән борчулы кыяфәт белән килеп кергән медсестра кызга:
— Узып баручы теләсә кайсы машинаны туктатыгыз, һәр минут кадерле,— дип күрсәтмә бирә. Каушамый, каударланмый, тавышын күтәрми, һәр сүзе үлчәнгән, беркем йөзендә дә ризасызлык галэмэ’лэре күрмәссең.
Әйе, бу ул — минем яшьлек дустым Миңгерәй. Врач Миңгерәй Шаммасов.
Юк. мин бу сейлэ'эниэрем бе лә и аның тулы образын гәүдәләндерер"» җыенмыйм. Юл язмалары яки истәлекләр дә түгел минем хикәям. Ул, барыннан да бигрәк безнең буынның тормыштагы урыны турында уйлаиу, замандашларыбыз портретына берничә штрих төшерергә омтылыш, бабалардан аталарга, аталардан балаларга күмә барган А беек мирасның эзлеклелеген, дәаамлылыгыч аңларга тырышу гына
Хезер чәмләренә кемеш кунган олы буын кешеләре безнең якты киләчә-ебеэ, д бәхетле яшьлегебез хакына Кышкы Сарайны штурмлаганнар, җир шарының алтыдан < бер олешендә азатлык һәм матур тормыш урнаштырганнар. Аннан соң килгән икенче ? буын бу казанышларны Бөек Ватан сугышы кырларында яклаган, аларны рейхстаг түбәсенә кадалган алсу байрак итеп җилфердәткән. ji
Октябрь таңында языла башлаган яңа тарих бүген еченче буын белән очраша 3 Өченче очрашу! Бар дөньяга яңа социалистик дәүләтнең барлыкка килүен хәбәр v иткән «Аврора» залпы яңгыраган данлы заманнарнын идеалын мирас итеп алган. Волочаевка кеннәрен, илебезнең индустрия гигантлары — Днепр ГЭСы һәм Магнитка ‡ турында китаплардан гына укыл белгән, сугыш җиле язмышларына бала чак һәм яшь- я лек хатирәләре булып кына кагылып үткән бу әченче буын революция тапшырган ? эстафетаны ничек дәвам итә соң? Мин бу язмада әнә шул турыда уйланам Күз алдым- = нан бер-бер артлы дусларым, иптәшләрем, таныш булмаган чордашларым уза. Хыя- 5 лымда чирәм җирләр героикасы, космосны яулау, Новосибирск янындагы Академия ® шәһәрчеге, Совет — Кытай чигендә Мао провокаторларына отпор биргән Даманский утравы баһадирлары пәйда була.
Еллар үткән, буыидашларымның кайсылары Советлар Союзы Геройлары. Социә- - листик Хезмәт Геройлары. Ленин һәм дәүләт премияләре лауреатлары булганнар к икенчеләре орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән. Кемнәр генә юк алар ара- 3 сында: зшчелөр һәм колхозчылар, инженерлар Һәм космонавтлар, врачлар һәм укытучылар, журналистлар һәм фән эшлеклеләре, партия, совет комсомол һәм профсоюз работниклары .. Ил язмышы өчен тәп җаваплылык торган саен менә шушы еченче буын кешеләре өстенә тешә бара. Күренекле хезмәтләре ечен КПСС Үзәк Комитеты члены дәрәҗәсенә күтәрелгән, хезмәт ияләре депутатларының Верховный һәм җирле Советларына сайланган чордашларыбыз азмыни безнең? Аларның һәриайсы безнең буын горурлыгы! Ленин партиясе тәрбияләп үстергән яңа дәвер кешеләре алар! Җитдиләр, сабырлар, тынгысызлар...
Миңгерәй Шаммасов та әнә шул еченче буынның типик бер вәкиле Шаккатырырлык батырлыклар эшләргә дә, бөтен дөнья күлемендә танылырга да әлсермәгән әле ул. Аның хезмәте яңа тормыш тезүче миллионнарныкы кебек үк тыйнак һәм гади Орденнар һәм медальләр дә дәгьва итми, фанфарларга да табынмый Ул — миллионнардан берәү. Мин аны. башкалардан аерып, идеаллаштырырга да, бердәнбер итеп күрсәтергә до теләмим — аның мисалында еченче буын кешеләренең үсеш эволюциясен абайларга, бала чак дустым белен өченче очрашу турында гына сейлоргә телим.
Әйе, соңгы —еченче очрашу турында...
‡ •
Без моннан 20 ел элек Олы Тархан урта мәктәбенең сигезенче классында укыганда танышкан идек. Егерме дүрт кыз арасында «егет» исеменә дәгъва итүче алты малай... Миңгерәй Шаммасов. Хәмзә Минкин. Тәүфыйк Җиһаншин. Илдар Әүхәдиее, Фәрит Өлме һәм мин... Алтыбызда алты терле характер Шулай да бөтенебез диярлек Миңгерәй белен дуслашырга омтыла. Бу сабыр холыклы, җор сүзле малай безне ни белен җәлеп иткәндер инде. Әйтүе кыен
Мине аның белән әдәбиятка мәхәббәт якынайтты. Олесь Гончарный «Байрак кертүчеләр» романын укыгач, гәпләшә -гәпләшә Тархан урамнарын буйлавыбыз хәтәргә аеруча нык сеңеп калган. Рухи яктан бер-беребезне аңлавыбыз да. чын мәгънәсендәге беренче очрашуыбыз да шул булгандыр инде. Ул яши торган квартирага җитәбез дә тагын кире борылабыз. Шулай бер-беребезне оэәта-озета тән уртасына кадәр йер-
дек без. Яшәү мәгънәсе, киләчәккә алып барачак хыяллар турында сөйләштек шикелле. Аннан мәктәп күләмендә әдәби альманах чыгару турында килештек. Икебезнең дә романтика канатында очкан, шигырь белән мавыккан чагыбыз иде.
Әйткән сүз —аткан ук. Ике атнадан альманахыбыз классташларыбыз кулына барыл иреште. Рәссамыбыз Илдар Әүхәдиев аны матур итеп бизәде. Тәүфыйк Җиһаншинның хикәясен. Миңгәрәйнең лирик парчаларын, минем тәүге тәҗрибәләремне эченә алган иде ул. Ләкин нинди парадокс: әдәбият белән шашынып йөргән Миңгәрәй математика, физика, химия кебек төгәл фәннәргә күбрәк күңел бирә иде.
Аеруча ул химия дәресләрендә җанлана. Укытучыбыз Хәмдия апаның сөйләсен без кызыксынып тыңлыйбыз. Ул дәреслекләрдә булмаган күп кенә нәрсәләр турында да мәгълүматлар бирә, абыйсы атаклы профессор Гыйлем Камайның хезмәтләрен телгә ала. Ә Миңгәрәй аның иң яраткан укучыларыннан булгандыр, мөгаен, аны һәрвакыт безгә үрнәк итеп куя, «химия бик мавыктыргыч фән ул, аны бер яратсагыз, аерыла алмыйсыз»,— ди торган иде.
Класс җитәкчесе Рәхмәтуллина апа алып барган физика дәресләрендә дә Миңгәрәй «5»лелерне башкаларга караганда күбрәк ала иде.
Төгәл фәннәргә булган әнә шул олы мәхәббәт һөнәр сайлаганда да хәлиткеч роль уйнаган, күрәсең, гомерен ул иң кешелекле профессиягә — медицинага багышларга карар иткән.
Очрашкан чакта ирексездән хатирәләргә биреләсең. Ул эштән бушагач та. без берәм-берәм классташларны искә төшерә башладык. Бөтен класс егетләрен һуштан яздырып йөргән иң чибәр кызыбыз — Мәгъсүмә Чумаринаны, атаклы шахматчыбыз Хәмзә Минкинны, кырыслыгы белән малайларның теңкәсенә тигән Шамилә Чумарина- ны телгә алдык. Миңгәрәй миңа караганда хәбәрдаррак булып чыкты.
— Шамилә хәзер — педагог. Математика укыта, не шали. брат._ Хәмзәне Казанда слесарь булып эшли дип ишеткән идем. Гаиләсе дә шактый зурайган, ди, бугай... Ә синең авылдаш?..
— Тәүфыйкны әйтәсеңме? Ул зур гына начальство хәзер,— дим мин,—Казанның укыту-производство предприятиеләрендә сукырларны һөнәргә өйрәтә. Мастер...
— Да, бар иде заманнар... Диңгез тубыктан дип йөргән гамьсез чаклар
— Ә хәзер менә төпкә җигелеп тартабыз инде, һәммәбез дә тормыш мәшәкатьләренә күмелгән...— ди Миңгәрәй. фәлсәфәгә бирелеп.— Чыннан да кызык бит._ Әле кайчан гына борын асты кибеп җитмәгән малайлар идек. Хәзер «Фәлән Фәләнович» дип дәшәләр. Барыбыз да тормышта үз урынын тапкан... Яраткан эшебез бар... Бала- чагалар үрчеп китте. Әтиләр-әниләр булырга өлгердек. Кызык инде, бер карасаң...
— Ә синең йөрәккә ут салып йөргән классташ ничек соң?.. «Катюшахны әйтәм, күргәнең бармы?..
Ул авылдашы Кәүсәрия Измайлованы шулай «Катюша» дип үртәргә ярата иде.
Миңгәрәй кисәк кенә тынып кала (авырткан җиренә кагылдым бугай!). Аннан сүэ- ие башка нәрсәгә күчерергә теләп булса кирәк:
— Сәрияне хәтерлисеңме? — дип сорап куя.
— Рәхмәтуллинанымы?.. Үзебезнең старостабызнымы?.. Ничек инде онытасың аны-.
— Үлде шул ул...—ди Миңгәрәй. тирән көрсенеп.— Мин сискәнеп китәм.— Педагогия институтын тәмамлап эшли генә башлаган иде. Менә бит ничек ул тормыш дигәнең...— Аннан үзен гаепле санагандай тезеп китә.— Күпме яхшы кешеләрне үлем безнең арадан алып китә .. Их, бернинди авыру алдында да чигенми торган кодрәткә кайчан ия булырбыз... һәркайсыбызның күңелендә матур эз калдырган, яшәүне сөйгән кешенең шундый иртә үлүенә һич ышанасы килми—
Моннан алдагы очрашуда Миңгәрәй минем алда икенче яктан — бөтенләй көтелмәгән яктан ачылган иде. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгына ашыга иде ул. Аны, медицина институтын тәмамлау белән, караңгы гына бер авылның участок больницасына баш врач итеп җибәргәннәр икән.
— Бинасы бөтенләй ташландык хәлдә. Койкалар җитешми. Дарулар, инструментлар һәм процедура кабинетлары турымда ейтәсе де юк. Аспирин булып аспиринмы әҗәткә
•лып торабыз. Менә министр янына теләнергә керем әле...— дип сәйләндә ул. дулкынлануын һәм борчылуын яшерергә тырышып. Мин аны беренче тапкыр шундый аптыраган кыяфәттә күрдем. Әйтерсең ул инстанцияләрдән инстанцияләргә йери-йери нәрсә дә булса майтарып булачагына өмет езгән, тик яшьлек энергиясе, яшьлек горурлыгы гына барысыннан да яаз кичүдән тыеп тора иде
Ул кырыс кына саубуллашты да. зур-зур атлап, ашыга-ашыга Кремль капкасына ♦ таба атлады. Анда министрлыкта мәсоәлә ничек хәл ителгәнен мин озак еллардан соң гына белдем. =
Җил-давыллардан, дөнья мәшәкатьләреннән качарга теләгәндәй, ааылдан читтә, х урман куелыгы арасына кереп сыенган больница бинасы Миңгерәй Шаммасовны шык- о сыз кыяфәт белән каршылый. Бүрәнәләре черегәч, тәрәзәләре ватык —барысы да и ташланган һәм мескен күренә Аркылы-торкылы сузылган бауларда кибәргә эленгән Z марлялар һәм кемнәрнеңдер керләре чайкала. Эче поша Миңгәрәйнең, барысына кул селтәп китеп барырга, дигән уй да килә аның бэшына. Ләкин нидер тота, җибәрми ®
җимерек йортны дозалау учреждениесе кыяфәтенә кертәләр. Миңгерәй оешмадан оеЛмага, колхоздан колхозга чаба: төзү материаллары юнәтә, осталарын таба Тиздән 25 койкага исәпләнгән һәм кабул итү бүлмәсе булган икенче бина өлгерә. Рентген аппаратлары кайтарыла, больница инструментлар, дарулар белен тулысыича тәэмин килә».
Меңләгән мактаулар арасыннан шелтә яки үпкә сүзләрен һич таба алмассың: әйе. хуш килгән яшь врач авыл кешеләре күңеленә. Менки ул алар эчен вакытын да. көчен де, тән йокыларын да кызганмаган.
Кызыклы бер деталь. М. Керимова дигән бер хатын, Балтач авылы больницасы хезмәткәрләре киңәше буенча, Ижеескидо республика онкология диспансерына мере- җегать итә. Аны, башка өлкәдән дип. кире кайтарып җибәрәләр Ләкин Шаммасов авыруның язмышына битараф кала алмый. Кичекмәстән Удмуртиянең сәламәтлек саклау министрлыгы белән элемтәгә керә, бу хәлнең киләп чыгуына ачынып хат яза Натиҗәде Ижевск онкологлары авыруны чакыртып алалар, аннан гафу үтенәләр һәм тиешле ярдәмне күрсәтәләр.
Миңгәрәйнең китап киштәсендә русчв-удмуртча сүзлек күргәч, башта аптырап "влган идәм. Аның үзенә күрә сере бар икен.
— Еш кына удмурт авылларыннан килгән авыруларны кабул итәргә туры килә,— Ди врач,—кайберләре ни русча, ни татарча бер авыз сүз белми Нишлисең, менә шул сүзлек ярдәмендә аңлашабыз. Башта бик кыен иде. хәзер аз-маз сукалыйм инде. .
Аның һәрбер сүзеннән, һәрбер эшеннән тынгысызлык сизелег тора. Эшли башлавының беренче чорында аңа шундый хәл белән очрашырга туры килә кайбер әто- аиалар балаларын кызганган булып, терелеп җиткәннәрен дә көтмичә, аларны больницадан алып китү җаен карыйлар. Ә ахырдан авыру әзлегә, тагын дәаа сорап мерә- жегагть итәргә туры кило. Шаммасое мондый ишәфкатьле» ата-ананы оялта, угәтли, кирәк икән, власть органнары белән куркыта. Авылларда медицина темаларына ясалган лекция һәм докладларында андый «мәрхәмәтле» «та-аналарны да еш телгә ела. конкрет мисаллар китерә, район газеталарында; «Яратумы бу? Юк. түгел, җинаять»,— Дигән мәкалә язып чыга.
«Аккан су гына пакь була».— диләр. Миңгерәй дә бәр урында таптаныр а. хәрәкәтсез торырга яратмый, Үзенең квалификациясен күтәрү әчән туктаусыз әзлене һәртөрле мамкинлектән файдаланырга тырыша Ел саен диярлек а«ы врачларның белемен
эчке сиземләү белән ул үзенең җиңәчәге, кыенлыкларны ерып чыгачагына күңеленд; ф ниндидер бер ышаныч саклый.
Яшь врачка барысын да хуҗалык эшләреннән башларга туры килә Башта ярым о
3
3 а о.
ителә.
Участок авылларында медицина-агарту һәм аңлату эшләре җәелдерелә. Авырулар л исәпкә алына, профилактика чаралары үткәрелә. Дәвалауның эффектлылыгы күтәрелә Я Больницаның тәкъдимнәр кенәгәсендә беренче рәхмәт сүзләре языла башлый Хәер э ул гал иң җылы йерәк хисләреннән генә гыйбарәт тесле
«1962 елның 27 декабренда кызыбыз Чулпанны больницага үлем хәлендә алып килдек. Яңа елны каршылау тәнендә дә бала эчен кайгыртып йәрүчә баш врвч иптәш Шаммасоака һәм медсестралардан Сарага, Мәрьямгә. Луизага зур рәтмәт әйтәсебез
күтәрү институтымда, башка медицина тармаклары буенча оештырылган махсус курсларда очратырга мөмкин. Күпкырлылык, универсальлек — район врачы өчен иң кирәкле сыйфатлар. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз»,— дип, борынгылар белми генә өйтмәгәннәрдер.
Әнә шул төпле белем аңа һәртөрле авыруны җиңәргә, кеше сәламәтлеге сагында уяу торырга булыша да инде. Халык ихтирамы чишмәсе дә әнә шуннан кайнап чыга. Шаммасов берничә ел рәттән Барҗы авыл советына, Әгерҗе район советына депутат итеп сайлана. КПСС район комитетының, ТАССР сәламәтлек сайлау министрлыгының мактау грамоталары белән бүләкләнә.
1967 елда Миңгерәй Шаммасовны Әгерҗенең үзәк больницасына баш врач урынбасары итеп күчерәләр. Яңа җир, яңа мәшәкатьләр. Ләкин һәр эшне намус белән башкарырга яраткан врач өчен яңа урынга күнегү авыр булмый. Аны биредә дә үз итәләр.
Өченче — соңгы очрашу вакытында мин аны нәкъ менә шунда күрдем. Муеннан эшкә чумган дустым белән иркенләп сөйләшү тиз генә насыйп булмады. Ул, монда «кабул итү сәгатьләре» беткәч, стационарда ятучы авыруларга «обход ясарга», аннан әле күптән түгел генә ачылган медсестралар курсында ике лекция укырга тиеш икән.
Сүз уңаенда хатынына һәм сеңелесенә дә «медицина җене» йоктыра алуы белән «мактанып» алды, вакыт тарлыктан зарланды. Аннан, үз-үзен шелтәләгәндәй, тезеп китте:
— Хәер, монысына безгә зарланырга иртәрәк әле. Ир уртасы яшенә җитеп, көчнең ташып торган чагы. Авырлыкның иң зурысы безнең өскә төшми кем өстенә төшсен... Элегрәк безнекенә, ә иртәгә... Тормыш шулай инде, безнең як мишәрләре әйтмешли, куласасы аләнә...
Аның бу риясыз һәм беренче карашка уйламыйча гына әйтелгән сыман тоелган сүзләрендә тирән мәгънә бар кебек тоела миңа. Чыннан да, бүген төп авырлык 30 яшьтән 50 яшькәчә кешеләр өстенә төшә бит.
— Менә бездән соңгы буын ни кырыр инде,— дим мин, кайбер карашларны күздә тотып.
Миңгерәй көлә:
— Нәрсә, безнең алга да аталар һәм балалар проблемасы бастымыни инде?!
— Шулай да алар безнең кебек сугыш елларының авырлыгын баштан кичермәгәннәр, тормышның матур якларын гына күреп үскәннәр... Кайбер кешеләр бит алар- ның «твист» һәм «рокн-ролл» белән мавыгуларын, модалы кием артыннан чабуларын гына күрәләр...
— Кысыр хәсрәт,— ди Миңгәрәй, кемнәрнедер шелтәләгәндәй итеп,—Мин көнләшеп куям әле кайчагында, алар бездән бәхетлерәк булачаклар, эш дигәндә дә бездән кимен куймаслар.
Безнең сөйләшү ул эштән бушагач төнге караңгылыкта тынып калган Әгерҗе урамнарыннан атлаганда дәвам итә.
— Менә син безнең медицина өлкәсен генә ал,— дип кабат кызып китә Миңгәрәй. Аның тавышында талчыгу-ару билгеләре дә сизелми.— Хәл ителмәгән мәсьәләләр дә ай-һай бит әле. Ул рак дигән корт чаккыры нәрсә, йөрәк авырулары — егерменче гасырның аждаһалары... Булдыра алганча тырышабыз инде.— Бу проблемаларны тулысыңча бездән соң килгән буын хәл итәчәк...
...Без ул кичне бик озак гәпләшеп йөрдек. Әйе, Миңгәрәй белән һәрвакыт күңелле шул. Сөйләшер темасы да әллә каян табылып тора. Күрәсең, кеше үз эченә йомылып башкара торган эше белән чокчынып яшәми — аны тормыштагы һәрнәрсә кызыксындыра, ул тормышның үзәгендә кайный. Малай чактагыча ук җор сүзле һәм сабыр, һәрнәрсә белән кызыксынучан һәм җитди — гүя ул бер дә үзгәрмәгән. Шул ук вакытта күпме белем һәм тәҗрибәне үзенә сеңдергән һем аякларын җиргә нык терәп баскан. Тормышка гашыйк булып, үзен илнең хуҗасы еэяап яши ул бүген.
Замандашым, яшьлек дустым белән очрашу миндә өнә шундый