Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХЕЗМӘТ КЕШЕСЕНЕҢ РУХИ ДӨНЬЯСЫ


әгълүм булганча, революциягә кадәрге татар поэзиясе нигездә авыл кешесен, аның кичереш-ом- тылышларын сурәтләү юнәлешендә үсеп килде. Революция чоры һәм аннан соңгы дмыллы еллар поэзиябезнең тематик колачын нык торлеләндереп, аның эстетик яңгырашын кечәйтеп җибәрде. Иҗтимагый тормышның, халык язмышының үзенчәлекле елъязмасы булган шигърият үзенең тәүге адымнарыннан ук чорның алдынгы гароен, революция һәм гражданнар сугышы еермәләрен кичеп, зур тозелеш башлап җибәргән эшчене, аның хезмәтен данларга кереште. М. Гафури, һ. Такташ, X. Туфан. Н. Исәнбәт. Ф. Бурнаш. Ш. Фидаи кебек шагыйрьләр үзләренең шигырь-поэмапарында чорның иҗади энтузиазмына тирән соклану белдерделәр, эшченең кондәлек хезмәте, шул процесста гуган яңа әхлак нормалары алар очен бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы булды. Дәрес, ул елларда язылган иң уңышлы әсәрләрдә дә декларативлык остенлек итә, шәхеснең эчке доньясын, кабатланмас ха-рактерын сурәтлисе урынга, хезмәт про-цессының тышкы якларын тасвирлау белән мавыгу үзен нык сиздерә иде әле. Хәтта һ- Такташның тирән оптимизм хисе белән сугарылган «Эшлиләр» шигырендә дә эшче •тимер куллы даһи», «киң сахрада җәннәт ’•зүче». «батыр үгез кебек», тимердән "Идер бөгеп ятучы әкият батыры, хәзерге “ор термины белән әйткәндә, супер шәхес ител сурәтләнде. |Дорес, «Гасырлар һәм минутлар», «Киләчәккә хатлар» поэмаларында шагыйрь эшче сыйныфының тарихи миссиясен, ил язмышында тоткан ролен бик төгәл һәм тулы итеп чагылдыруга иреште.)
Ил белән бергә поэзия дә үсә барды. Утызынчы еллар әдәбиятында эшче образы татар шигъриятен яңа үрләргә әйдәп барган якты маякка әйләнде. Поэзиянең тормыш белән бәйләнеш алымнары төрләнде. Бишьеллыкның тарихи адымнары шагыйрьләрне зур тормыш ташкынына ташлады. М. Гафури Себер комбайн заводы тезелешенә багышланган уңышлы ли-рик шигырьләрен бирде. Ш. Маннур «Кол-чеданлы таулар остендә», «Чуен ташкыннар», «Бетончылар җыры» шикелге күләмле әсәрләрен бастырып чыгарды. Ф. Кәрим эшче коллективы тууга, яңалыкның һәр елкәдә җиңә баруын тасвирлауга багышланган «Җиденче мич» поэмасын язды. Үзенең «Орлес заводында» М. Җәлил авыл егетенең производствога килүен сурәтләде. «Хулиган», «Зәйнәп» поэмаларында яңа әхлак һәм яңа тормыш ечен көрәш романтикасын җырлады.
Әлботтә. ул чорда язылган барлык поэма-шигырьләр дә заман һәм тарих сынавын үтә алмады. Шулай да утызынчы елларда иҗат ителгән шигъри әсәрләрнең иң уңышлылары хәзерге шагыйрьләр очен дә үрнәк булып тора. X. Туфанның татар эшчесенең революциягә, яңа тормышка килүен сурәтләгән «Урал эскизла-ры». «Ике чор арасында». «Башлана башлады». Ф. Кәримнең «Җиденче мич», М. Гафурнның «Себер истәлеге» әсәрләре әнә шул турыда сөйли. Өлкән буын шагыйрьләребез башлаган матур традиция
М
хәзерге поэзиядә имчек үстерелә! Бу ел- кәдә нинди уңышларыбыз бар!
Сүз дә юк, хезмәт темасына багышланган әсәрләр арасында күңелне биләп алырлык. авыл тормышына һәм мәхәббәт шикелле мәңгелек темаларга язылган әсәрләр белән бер рәткә куярлык шигырь- поэмалар да аз түгел. Шул ук Хәсән Туфанның «Талантлы син, Кеше туганым», «Вахтадан кайта егетләр», «Тормышка мәхәббәт» шикелле әсәрләрен искә төшерик. С. Хәкимнең «Үрләр аша_» поэмасы татар поэзиясенең офыгын киңәйтеп җибәрде. Шулар янына Әнвәр Давыдов. Шәйхи Маннур. Зәки Нури. Хисам Камалов. Әдип Маликов. Гамил Афзал. Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев һәм Зөлфәтләрнең хезмәт темасына багышланган уңышлы әсәрләрен өстик.
Иң әүвәл. зур хөрмәт белән, мәрхүм Әнвәр Давыдов исемен телгә аласы килә. Шагыйрь әдәбиятта шәһәр һәм хезмәт темасын сурәтләүгә, башкача әйткәндә, урбанистик поэзияне үстерүгә зур өлеш кертте. «Себер кварталы трактында» исемле шигырьләр бәйләме өчен генә дә аның исемен хезмәт поэзиясен җырлаучы иң танылган әдипләр белән янәшә куеп булыр иде.
«Себер кварталы трактында» циклы хыялга байлыгы, эш процессыннан бигрәк, кешене, аның кичерешен һәм язмышын үзәккә алып сурәтләве, гуманистик рухы һәм ил каршында торган проблемаларны, бигрәк тә әхлак мәсьәләләрен кыю рәвештә күтәрүе белән отышлы. Шигъри циклның сюжеты катлаулы түгел. Шагыйрь шәһәр читендә яңа төзелеп яткан районның бер тәүлек эчендәге тормышы, шундагы яңалыклар, күләгәле күренешләр турында яза, шулар тәэсирендә кузгалган кичерешләре, шатлыгы һәм кайгысы белән ур-таклаша:
Ишекне киң ачып Илгә чыгам: Көн симфониясе мине каршы ала.
Биек дулкыннары кочагында:
— Дең-деңң! — минем моңым чайкала. Хәрәкәт, Хезмәт, Мәхәббәт —
Көн башлана.
Шагыйрь илдә, туган шәһәрендә барган бөек төзелешләрне сурәтләү белән генә канәгатьләнми. Ул замандашын да аңларга омтыла, һәм эшчене фидакарь хезмәткә дәртләндергән хисләр ташкынын ачып сала:
О. яратам мин бу хезмәт патшалыгын.
Бу колачның иңе кайда башлануын беләм бит мин.
Ул — күкрәктә.
Эшче күкрәгендә!
О, яратам мин бу хезмәт патшалыгын!
Хезмәтнең гомуми пафосын чагылдыру гына, тарихи чор һәм җирлек, тирәлек белән бәйләнеше артык томанлы булган эшче образы гына хәзерге укучыны канәгатьләндерә алмас иде. Шагыйрь моны аңлап эш итә. Гигант төзелешләр, фән-тех- ника һәм космосны яулау өлкәсендәге ачышлар физик һәм интеллектуаль хезмәтләрне якынлаштырып кына калмады, эш-ченең характерын, психикасын һәм тарихи прогресстагы ролен дә үзгәртте. Ә. Давыдов хәзерге кешенең рухында туган үзгәрешләрне бөтен муллыгы белән чагылдыра алмаса да. эшченең тарихтагы ролен һәм хезмәт процессының зур үзгәрешләр кичерүен төгәл ачып биргән. Эшче күршесенең әтисе заманында көчле булуы белән дан казанган. Иңбашында бер йок таш йөртә, «чапкан атны тып» туктата алган, Э аның улы «карандашы белән бер сыза да бер атомга миллион атлар көчен туплата. Һәм ажгырып ыргылырга әзер торган сугышның җигүле арбасын туктата» («Эшче күршем»).
Ундүрт мөстәкыйль шигырьдән торган «Себер кварталы трактында» циклы хезмәт темасын сурәтләүдә яңалык тууны хәбәр итте, яңа юллар ачты. Шул ук вакытта шагыйрь татар совет поэзиясенең гуманистик традицияләрен, эстетик табышларын дәвам иттерүче новатор буларак та чыгыш ясады.
X. Камаловның «Әлмәт эскизлары* Ә. Давыдов башлаган традицияне дәвам иттерә. Биредә лирик һәм психологик башлангыч. кеше кичерешләрен сурәтләү зуррак урын алган. Ә. Давыдов тезелешнең үзен һәм фонын яратып сурәтләсә, X. Камалов шул фонны тудыручы кешеләрне аңларга омтыла. Бәйләмнең үзәгенә бәхетнең мәгънәсе һәм шәхеснең, бу очракта эшченең, тормыштагы урыны турында тирән уйланулар салынган:
Бу ташларда кемнең кул җылысы!
Кем тирләре аккаи бу тештә!
Тәрәзәләрдә кемнең елмаюы
балкып китә һаман нур төшсә?
Ул тезүче үзе ничек икән, Тапты микән бәхет бу эштән? Булгандыр бәхетсез чаклары да: Башкаларга бәхет төзегән...
Кешеие бетен катлаулылыгы һәм кар-шылыклары аша сурәтләү — хәзерге алдынгы әдәбиятның, бигрәк тә совет поэзиясенең магистраль юлы ул.
X. Камалов үзенең фәлсәфи-этик фикерләрен җанлы, канлы кеше образлары аша чагылдырырга омтыла. Тискәре тип бюрократ Гафаров. кырыс Илсур, җилбәзәк Лира һәм туры сүзле, үэен урман, ип хуҗасы итеп тойган Харис образлары — Һәркаисы хәзерге җәмгыять үсешенең билгеле бер үзенчәлеген чагылдыралар. Үзенең патриотик максимализмы белән Харис егерменче, утызынчы еллар геройларын хәтерләтә:
Күңелем акка көнем ак минем,
Туган җирнең һәрнәрсәсен жәллим, Бар ла шундый начар як минем.
Шулай итеп, әгәр Ә. Давыдов хезмәт темасын эре, масштаблы образлар аша, публицистик дәрт һәм ялкын белән сурәтләсә, X. Камалов исә илһамын лирик-пси- хологик аһәңгә, салмак һәм тыйнак уйлануларга ышанып тапшыра. Уп беренче карашка кечкенә һәм әһәмиятсез күренгән «акыйга-иүренешләр аша җитди фикерләр үткәрә һәм ахыр чиктә Ә. Давыдов башлап җибәргән идеалларга килеп чыга.
Хезмәт темасын тасвирлауның алымнары терпечә булырга мөмкин. Ә. Давыдов стиле дә отышлы, X. Камәловның эзләнүләре до кызыклы. Хәзерге поэзия болар- дан башкарак алымнарны да белә. Мәсәлән, әдәбиятта хезмәтнең турыдан-туры үзе. аның процессын сурәтләгән, кон кадагына суккан шигъри очерклар, репортажлар да яшәп килә. Әлмәт, Түбән Кама Шәһәрләре турында заманында шигъри очерклар шактый язылды. Олы тема ту-рында уйлану, эзләнү чорында мондый әсәрләрнең язылуы да табигый күренеш.
Хезмәт темасы киң гомумиләштерүләр ясарга да зур мөмкинлек бирә И. Юзеев- *ең «Шундый безнең егетләр», Ә. Баянның «Заманыбыз — могҗизалы», Г Афзалның «Могҗизалар чоры». «Донья көлсен» шигырьләрен кабат күздән кичерик Алар- ДӘ хезмәтнең конкрет чагылышын, хезмәт кешесенең характерын сурәтләүдән бигрәк, зезметнон нәтиҗәсен, гомуми пафосын, тарихи процесста тоткан әһәмиятен күрсәтүгә игътибар юнәлтелә:
Көрәш белән, хезмәт белән еллар үтә. Уйлый кеше, эшли кеше, иҗат итә; Җир-аианы нурга урап, гөлгә төреп, Тимер сугып, җырлар җырлап бәйрәм
итә...
(Г. Афзал. «Дөнья көлсен».)
Нури Арслановның «Баулыпар», Зәки Нуриның «Чистай вальсы», аБуа кызлары ■ шикелле җырларының нигезендә дә шулай ук гомуми хис ята. Чынбарлыкны сәнгатьчә сурәтләүнең бу алымы уз чиратында егерменче елларга — Ф. Бурнашның «Татар пролетариатына», Н. Исәнбәтнең «Коммуна тимерлегендә», һ. Такташның «Эшлиләр» кебек шигырьләренә барып тоташа.
Шагыйрь үзен бер генә торле алым белән чикли алмый. Гаять бай һәм күп кырлы тормыш эзләнүләрне дә торле юнәлештә алып барырга мәҗбүр итә:
Шундый безнең егетләр: Мактануны белмәсләр.
Җир әйләнеп кайтсалар да, Күккә борын чөймәсләр
Шундый безнең егетләр:
Дөнья баглый өметләр. Дошман килсә, ракетадай Атылып китәр кебекләр...
Тагын бер мисал:
...Күп тормады, аннан үзе китте Ерак хыяллары артыннан.
Җитен чәчләреңнең җилфердәвең
Күрә алмам инде кайда да;
Тегермәнче кызы Светлана
Тимер юллар сала тайгада.
...Бер тавыш юк.
Оеп, йокымсырап,
Нидер көтә иске тегермән.
Тик ул килми...
Яз киләсен хәбәр иткән кебек. Еракларга чыгып йөгергән...
Бу озекләр И. Юзеевның «Шундый безнең егетләр» һәм «Светлана» исемле ши-гырьләреннән алынды. Аерма материалның төрле өлкәдән алынуында гына түгеп. Тормыш күренешләренең төрлелеге шигырьләрнең интонациясен дә. стилен дә. лирик аһәңен дә үзгәртә. Берсендә — гомуми интонация, шатлык, горурлык хисе. Икенчесендә — ниндидер сагыштан, җиңеп- чә кайгыдан туган үкенечне сурәтләү аша бирелгән конкрет образ. лирик сурәт. Әмма ике шигырь дә — чын сәнгать әсәре.
ике шигырь дз хезмәт кешесен сурәтләүгә багышланган.
Яңадан Сибгат Хәкимнең «Үрләр аша...» поэмасына әйләнеп кайтыйк. Тәнкыйть аңа бик хаклы рәвештә югары бәя бирде. «Үрләр аша.» болай ниндидер тар тематик калыплар буенча язылган әсәр тугел. Поэманың формасы ирекле һәм гаять куп сыйдырышлы. Алгы планда шагыйрь образы, аның уй-кичерешләре, язмышы тора. Поэманың тел сюжет канвасы да шагыйрь шәхесе белән тыгыз бәйләнгән. Авторның хисләре Ватан сугышы герое Ярулла һәм Халидә образлары аша укучы йөрәгенә ба-рып тоташа. «Иделдән соң Халидә кая) Дуслык юлы әллә чикләнгән!» дип, шагыйрь укучының үзенә мөрәҗәгать итә, хезмәт кешесенең язмышы турында бергәләп уйланырга чакыра. Әйтерсең лә шагыйрь белән укучы заман, шәхес, коллектив турында ашыкмыйча, җайлап кына гәпләшеп утыралар.
С. Хәким Татарстан нефте («Ромашкино ромашкаларының исе килә кебек нефтьтән»!, чәчәк атып, үсеп килгән Әлмәт шәһәре («Туганда да шаулап туды Әлмәт»], •Дуслык» трассасы турында уйлана. Шуның естенә ул поэманың өчтән бер слешей сугыш герое Яруллага багышлый, хәзерге әхлак, кеше белән кеше арасындагы якынлык, хезмәттә ныгыган дуслык турында яза.
Коллектив һәм шәхес, меңнәр һәм берләр мәсьәләсе совет әдәбиятының беренче адымнарыннан ук көн тәртибенә куела килде. С. Хәким дә үзенә генә хас юл- сукмаклар буйлап шушы темага килеп чыга. Катлаулы, авыр терминнарны кулланмыйча гына, аны чишеп тә бирә:
Билгесез җил исеп, керфекләрне Билгесез моң кинәт сарганда. Башлап кына җибәр берәм-берәм Кушылалар таллар «Сарманхга. Халидәне дусларыннан аер.
Юк, аерылмас мәңге Халидә;
Язмышлар бер. юлда сагышлар бер... Халидәләр яши һәр өйдә...
Халидә хезмәттә юаныч, шатлык таба, кайгы-хәсрәтләрен, сугыш алып килгән са-гышларын оныта.
Ә син, ә син онытырга тырыш, Тынычландыр җаның хезмәттә.
Шагыйрь аерым кеше язмышы, аның тыйнак һәм фидакарь хезмәте турында сөйләү аша чор проблемаларына килеп чыга, шәхеснең рухи дөньясын, тспэком- тылышларын тасвирлау аркылы әһәмиятне мәсьәләләр турында уйлана.
Аерым кеше язмышында ил язмышын күрә белү, конкрет сюжет аша гомумиләштерүгә иреш/, реалистик материалны романтик тасвир чаралары белән үрелде- pen үстерә белү социалистик реализм сәнгатенең үзенчәлекле сыйфаты. Мондый омтылыш бүген генә тумады, әлбәттә. Ф. Кәримнең «Җиденче мич» поэмасы шулай ук конкрет сюжетка корылган. Вакыйгасы да. ил күләмендә алып карагайда, артык әһәмиятле түгел кебек. Ләкин шагыйрь, күренеш-хәлләрне түкми-чәчми сөйләп бирү белән генә канәгатьләнмичә, публицистик киңлеккә чыга, металл җырын тудыра:
Киң сула сии, Урап, Газлардан м«р-енга ут ал. Шаулатып чыңгь рэп металл, металл, метэллШ
Синтетик поэзиянең югары үрнәген «Киләчәккә хатлар» поэмасында һ. Такташ бирде. Стиль үзенчәлекләре буенча Такташтан үзгәрәк юл белән атласа да. чор һәм кеше язмышын бер үремтәдә сурәтләргә омтылышы белән С. Хәким «Үрләр аша...» поэмасында Такташ иҗатына, аның гүзәл һәм тылсымлы сәнгатенә якынлашты.
Күренә ки, хезмәт темасын сәнгатьтә чагылдыруның алымнары күп төрле. Ләкин бу алымнарны үзләштерү һәм теманың ак-туальлеге генә уңышка алып килми әле. Уңышлы әсәр язу өчен материалны йөрәк аша үткәрү таләп ителә.
«Әлмәт эскизларыпнда кызыклы та-бышларга юлыккан X. Камалов «Зәй буенда» поэмасында тормыш-кенитеш материалын гади кабатлау юлына баса, шуның аркасында уңышсызлыкка очрый. Сәнгатьчә эшләнеш дәрәҗәсе ягыннан караганда Д» поэма әллә ни шәп түгел. Сүз җае чыкканда, шунысын да искәртеп үтәсе килә Хезмәт темасына һәм замандашыбыз образына багышланган эпик әсәрләр идея-э:тетик яңгырашлары, тәэсир көчләре, хәтта композицион яңалыклары буенча да тарихи- , революцион, гражданнар сугышы һәм Ватан сугышы тематикасына багыш тайган әсәрләр белән ярыша аямыйлар. Бер караганда, борчылырлык нәрсә юк шикелле.
Полня иҗтимагый һам техник прогресс белән янаша атларга гырыша. Космосны iynay башлангач, шул темага багышлан- гсн шигырь-поэмалар күбәеп китте. Роберт Әхматҗанов «Йолдызстан» исемле романтик поэмасын язып чыкты. М. Шабаев «Малайлар». «Космонавт улы», Ш. Мәхмүтов «Ввек үзгәреш» шикелле үзенчәлекле әсәрләр иҗат иттеләр. Татарстан нефте дә шагыйрьләребезне эзләп тапты, аларның илһамнарын уятып, талант күзәнәкләрен ачып җибәрде. Бу темага багышланган иң күләмле шигьри әсәр — Ш. Маннурның «Җир-әңкәнең сылу кызы» исемле повесте. Повесть киң тормыш күренешләрен сурәтләү, чорны иңләү, характерларны психо-логик тирәнлекләре һәм драматик коллизияләре аша тасвирлау ягыннан шул ук темага багышланган проза әсәрләре белән ярыша алмаса да, җиңел укыла, мавыктыргыч итеп язылган. Шагыйрь нефтьчеләрнең яңа кенкүрешен, яңалыкның искелек киртәләрен җимереп, туктаусыз алга ашкынуын, яшьләрнең хезмәт белән бергә туган мәхәббәтләре, ялгышулары, уңышлары турында дәртләнеп сейли. Ләкин повесть җәмәгатьчелек тарафыннан зур ачыш һәм әдәбиятта яңа сүз булып кабул ителмәде.
Бүгенге татар поэзиясендә хезмәт кешесенең рухи дөньясы, шатлыгы һәм кайгысы, уй-фикерләре турында матур итеп язган омтылышлы әсәрләр аз түгел. Ләкин тироннәирәи уйлана, тикшерә башласаң, уңышлы әсәрләрнең санаулы икәнен күрәсең. Бигрәк тә олы язмышлы кешеләр, үзен тулысы белән хезмәткә, социалистик идеалларга багышлаган, рухи матур кешеләр турында олы итеп язган шигырь-поэма һәм җырларның сирәк күренүе борчый.
Дорес, эзләнүләрне, ачышларны инкарь итеп булмый. Ләкин аерым шигырьләр булса да, гомумән, хезмәт темасына һәм зшча образларына багышланган классик әсәрләр белән янәшә куярлык җитди яшь лоззия дә юк әле. Мәхәббәт һәм табигать, дуслык, ата-ана һәм туган авыл, ай һәм космос турында һәр елны йозләрчә шигырьләр язылып тора. Эшче темасы шул зур шигырьләр ташкынының берничә про- центын гына били. Әлбәттә, поээияне процентлар белән үлчәп булмый. Хәзерге шагыйрьгә утызынчы еллардагы шикелле: «Мәхәббәт, ааыл табигате турында язма, хезмәт темасын җырла* диеп, рецепт би-реп булмый. Ләкин сан үсешеннән башка сыйфат сикерешенең була алмаганы да мәгълүм. Шул ук утызынчы елларда хезмәт темасы поэзиянең очтән бер алешеи алып тора иде...
Хезмәт темасына язылган әсәрләрнең күбесе бүгенге таләпләр югарылыгыннан шактый түбән тора. Кайберәүләр традициядән өйрәнүне гади кабатлау дип аңлыйлар. Мәсәлән, Ә. Габиди «Верховой» шигырендә С. Хәкимнең шул исемдәге әсәренең төп ачышын, «төшен» кабатлау юлына баскан. 3. Шәйхуловның «Шофер дустым, әйдә Айга», Ф. Шәфигуллинның «Эшче горурлыгы». Ә. Гайнуллинның «Тулай торакта», «Төнге смена» шигырьләренә фикер олылыгы, масштаблылык, эшченең психологиясендә, характерында туган яңалыкларны образлы сурәтләү осталыгы җитми. Яшь шагыйрьләребез эшче турында егерменче, утызынчы еллардагыча язуны дәвам иттерәләр.
Хезмәт темасы, кайберәүләр уйлаганча, ниндидер тар, профессиональ тема гына түгел. Уп — совет поэзиясенең яшәү рәвеше, эчке хасияте. В. Маяковский, һ. Такташ, М. Щәлил. Ф. Кәрим, X. Туфан. С Хәким мисаллары күрсәткәнчә, хезмәтне сурәтләү аша да гомум кешелек һәм гомум гуманизм проблемаларын калку итеп куеп була. Хезмәт темасына багышланган күпчелек әсәрләргә шигьри нәфислек, интеллектуаль югарылык, киеренкелек һәм драматизм җитми. Ә драматизмнан башка поэзия, бигрәк тә поэма яши алмый. «Үрләр аша»... поэмасының көче дә тормыш драматизмын үзәккә куя белүдә Кыз-ганычка каршы, күпчелек шигырьләрдә лиризмны риторика, сәнгатьчә нәфислекне купшылый, тирәнлекне шигьри ялтырау, образлы гадилекне примитивлык алыштыра. Романтик ачышка, хыял киңлегенә тиешле урын бирелми. Кыскасы, татар поэзиясе әлегә эшче сыйныфы каршында бурычлы. Хезмәт кешесе шигърияттә физик батырлыгы, рухи матурлыгы белән гасырларны сокландырырлык итеп яңгырарга гиеш.