Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕШЕ ҺӘМ ТАБИГАТЬ


Ямиль Мустафин. Голубая лошадь. Хикәяләр Руе телендә.
т т" иясез эт иде. һәм җәмгыять- У? нең гамәлдәге кануннары буенча *■' агулап үтерелергә, гади генә әйткәндә, юк ителергә тиеш иде...»
Җәмил Мостафинның «Котырган эт» исемле хикәясе әнә шулай башланып китә. Ул хуҗасыз калып кыргыйланган эт язмышы турында, һәм, күргәнегезчә, беренче җөмләләреннән үк әсәр безне «җәмгыятьнең гамәлдәге кануннары» белән табигатьнең язылмаган законнары арасында яшәп килгән каршылыклы мөнәсәбәтләр даирәсенә алып керә.
Чиктән тыш ямьсез һәм гарип эте булган бер хатыннын башына әлеге иясез эт котырмадымы икән, дигән шик килә. Алдын-артын уйлап тормастан, ул әлеге шиген башкаларга сөйли. Шул көннән башлап ниләр генә күрми мескен эт башы. Олы гына апалар, аны күрүгә, тизрәк балаларын кулга алалар һәм истерик тавыш белән: «Котырган эт килә! Котырган эт киле!» — дип кычкырырга тотыналар. Аның артыннан мылтык белән куалар, аңа агуланган ит кисәкләре ташлыйлар... Бары гадәттән тыш вакыйгадан соң — әлеге иясез эт бер баланы үлемнән коткарып калгач кына — дача халкы арасында аның «йөзе аклана», дәрәҗәсе күтәрелә...
«һәлакәт» исемле икенче бер хикәядә бу конфликт тагын да тирәнәйтелә, фаҗигале нәтиҗәгә кадәр үстерелә. Шулай бервакыт урманда янгын чыга. Куркудан котлары алынган җәнлекләр тайгадагы поселок эченә качып котылмакчы булалар. Бирегә аларны тәҗрибәле карт поши алып килә, аның артыннан йоннары көйгән бүреләр, төлкеләр, тиеннәр һәм башка җәнлекләр чабыша. Уртак кайгы урман җәнлекләрен вакытлыча берләшергә, үз араларындагы элекке дошманлыкны онытып торырга мәҗбүр итә. Поши, мәсәлән, ялгыш басып рысь балаларын үтермәс өчен, елга аша чыкканда тизлеген нык киметә, ә аның артыннан ике көн буе куып йөргән аю бу форсаттан файдаланмый — пошига ташланмый. Гомум кайгыны хәтта ау этләре дә аңлый кебек, алар җәнлекләргә үз юллары белән качарга комачауламыйлар. Бары картаеп, бөкрәеп беткән Пронька картның гына яшеренер урын эзләп ишек алдына кергән пошига мылтык төзәргә кулы күтәрелә.
Автор бу хакта мораль укып маташмый, әмма аның симпатия-антипатияләре кем ягында икәнлеге әсәрнең сәнгатьчә тукымасыннан ук сизелеп тора. «Поши бер якка авышып җирдә ята. Башына чал кергән, киң мөгезләренең очларын ут көйдереп соргылт төскә керткән, ә менә күзләре искиткеч акыллы һәм яшьләр. Ул ыңгырашмый да, гырламый да, башка туганнары кебек, үлем ачысыннан калтырап аякларын да тарткаламый.
Ул горур һәм дәрәҗәсен төшерми үлде. Аның куәтле тәне буйлап вак кына дулкыннар йөгерешеп узды, гүя ки аңа салкын иде, һәм ул соңгы тапкыр һаваны да ниндидер җиңеллек белән комсызланып, керән төскә кереп барган борын тишекләрен киереп сулады». (28 бит.)
Пошига карата «горур һәм дәрәҗәсен төшерми» кебек сүзләр куллану сәеррәк төсле. Мондый сыйфатлар Ж Мостафин хикәяләрендәге башка җәнлекләргә дэ хас. «Котырган эт» исемле хикәядәге эт, хаксыэга рәнҗеткәне өчен, хуҗасын ташлап китә. Ә «Кыргый мәче» исемле хикәя-
«Московский рабочий» нәшрияты. 1971 ел
да тасвирланган мече, мәсәлен, кешеләргә ияләшеп кенә калмый, дуслык хакына үэ- үзеи корбан итүгә кадәр барып җитә. Гомумән, Җ. Мостафин китабында сурәтләнгән җәнлекләр еш кына кайбер кешеләргә караганда да мәйлерәк, юньлерәк һәм мәрхәмәтлерәк булып чыгалар.
Нәрсә бу? Антропоморфизм күренеше, ягъни кешегә хас сыйфатларны, фикер һәм эмоцияләрме җәнлекләргә көчләп тагумы? һич юк. Авторның хикәяләре тормышны белеп, кыргый хайваннарга хас холык-га- дәтләрне тирәитен күзәтеп язылган, һәм хикмәт Ж Мостафин әсәрләрендәге җәнлекләрнең кешеләргә охшаш булуында түгел, без үзебез — табигать балалары. Автор традицион темага яңача якын килгән һәм нигездә аның белән килешми мөмкин түгел.
Соңгы ун ел эчендә безнең табигатькә, аерым алганда, ерак элгәреләребез булган төрле тереклек ияләренә карата мөнәсәбәтебез сизелерлек үзгәрде. Без кеше натурасының гадәттән тыш өстенлеге турындагы һавалы һәм берьяклы карашлардан акрынлап арына барабыз. Ныклап тикшерә башлагач, шул нәрсә ачыкланды: табигатьтәге җан ияләре (кайчандыр кеше үзө дә шулар арасыннан чыккан, билгеле) без уйлаганнан «акыллырак» икән.
Күл уйлап тормый гына, кешеләргә хас гадәт һем сыйфатларны күздә тотып, без •бүре законы», «бүре ерткычлыгы» кебек тәгъбирләр кулланырга яратабыз. Баксаң, әлеге тәгъбирләрнең килеп чыгуында бүреләрнең гаебе әллә ни зур түгел икән Сыйнфый җәмгыять шартлары тудырган аларны. Табигать дөньясы турында күп әсәрләр язган Джеймс Эльгер бүреләр арасында мәгълүм бер «гаделлек» һәм •турылык» кагыйдәләре яши, ди '.
Аннан соң, хикмәт табигать законнарында гына түгел, үзебездә дә бугай Бар иде заманнар, теләпме-теләмнчөме. кыргый хайваннарның ерткыч булуына. табигать законнарының рәхимсезпегенә кирәгеннән артык басым ясый идек Яшәү өчен әзлексез кереш барган шартларда бары иң кеч- "еләр генә исән кала, дия идек Әгәр бүген җәнлекләрнең моңарчы игътибардан ’•иттерәк калып килгән яки ялгыш аңлатылган сыйфатларына игътибар итә башла-ганбыз икән, димәк, бу кешеләрнең аң
* Салли Кэрригер. Дикое наследство природы. Fye телендә. Мескеү 1969 ел. 64 бит.
үсешендә алга таба тагын бер адым ясалган дигән сүз. Бу җәһәттән караганда, табигать законнарының, Җ. Мостафин китабында күрсәтелгәнчә, «акыллы» булуы — бу үзе кеше акылының үзенчәлекле чагылышы. һәм кеше белая табигать законнары арасындагы без башта әйткән каршылыкның уңай якка чишелеше дә нәкъ менә шунда инде.
Юк, язучы мәдәният казанышларын кире какмый, безне «гадиләшергә», «дүрт аяклап» йөри башларга да чакырмый Ул кеше белән табигать, кеше белән җәнлекләр арасында эчкерсез бәйләнеш булдыру юлларын эзли Һәм «Тайфун». «Күк толпар». -Бөркет Һәм туры ат» кебек хикәяләре аш» моның мөмкин булуын да исбатлый. Бу яктан караганда. «Диңгездә» исемле хикәя аеруча кызыклы
Кинәт чыккан давыл балыкчыларны ике атна буе диңгездә куыл йөртә. Кешеләрнең азыклары бетә, сулары да бер-ике эчәрлек кенә кала. Кетмәгәндә баркасны шторм вакытында хәлсезләнгән карлыгачлар сырып ала. Эсселектән әлсерәгән кошларның һавага күтәрелерлек хәлләре калмаган була. Шул чак кешеләр соңгы суларын кошларга бирәләр. Ахырдан, изге эш эшләүләрен аңлап, үзләренең үк күңелләре күтәрелеп китә, исән калуларына ышанычлары арта Яисә «Куркак Гастон» исемлә тагын бер хикәяне алыйк. Тамгада яшәүче кешеләр адашып калган болан баласын тәрбияләп үстерәләр. Тора-бара аңа шулкадәр ияләшеп җигәләр, болан баласының фаҗигале үлемен һәркем ифрат дәрәҗәдә авыр кичерә
Кеше һәм табигать законнары арасындагы мөнәсәбәт яңа мәсьәлә түгәл. Тик шунысы бар: егәр шәхси милекчелеккә, табыш артыннан кууга, табигый байлыкларны рәхимсез эксплуатацияләүгә корылган капиталистик деньяда кеше белән аны чолгап алган тирәлек арасындагы конфликт берничек тә уңай хәл ителә алмаса. бездә исә. Җ Мостафин бик дерес күрсәткәнчә, бөтенләй башка хәл. Кеше үзен чолгап алган табигать белен эчкерсез бәйләнеш булдырырга сәләтле һәм тиеш. Тик аңа карага тагын да игътибарлы булырга, аны тагын дә ныграк аңлый белергә генә кирәк. Чөнки табигать һем андагы тереклек ияләре кешенең яшәае өчен зарури тирелек кенә түгел, е бәлки эчкерсез җылылык чыганагы да.