Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГӨЛСЕМ БОЛГАРСКАЯ


(1891—1968)
■ ушы елның 19 ноябренда халкыбызның күре-еклв артисткасы Гәлсем Болгарскаяның
тууына 80 ел тулды.
Гелсем Болгарская — мәдәниятебез үсешә тарихындагы иң колоритлы
лары белән аерылып торалар. Хатын-кыз азатлыгы — I. ЬолГарская иҗатындагы төһ темаларның
берсе. Артистка үзе иҗат иткән әлеге образлар аша татар хатын-кызларын иреккә өндәде, аларны
дини фанатизмнан, иске гореф-гадәтләрдән котылырга чакырды. Бу бигрәк тә Александр
Островскийның «Яшенле яңгыр» драмасындагы Катерина ролен башкарганда ачык күренде.
Катерина-Болгарскаяның азатлыкка чакыру авазы, аның йөрәгендәге давыллы хисләр
ташкыны татар тамашачысында зур кызыксыну һәм теләктәшлек хисләре уятты. Татар
халкының ялкынлы революционеры Мулланур Вахитовның бу спектакльгә карата махсус
мәкалә язып чыгуы енә шул хакта сөйли.
«Талантлы артистка,— ди ул,— җитди рольләрне уйнарга сәләтле булуын күрсәтте: ул
ялган пафостан, бернинди кычкырынулардан башка да, тамашачыларга Островский
героинясының азатлык сөюче шигъри табигатен ача алды. Кем белә, әгәр күңеле түрәмдә аны
яшертен генә Островский героинясы белән туганлаштыра торган хисләр ярсып тормаса,
Болгарская, бәлки, безгә Екатеринаның иң эчке кичерешләрен җиткер» дә алмас иде» '.
Бөек Октябрь революциясен Гөлсем Болгарская чын күңелдән шатланып һәм хуплап
каршы ала. һәм революциянең беренче көннәреннән ук, җиң сызганып, тагар совет театрын
тудыру, үстерү эшенә алына. 1919 елда башка сәхнәдәш дуслары белән бергә ул «Күргәзмә
гаскәри татар театры»нда, ә инде Татарстан республикасы тезелгәч, «Беренче күргәзмә Дәүләт
татар театрыхнда эшли башлый. Революциядән соң артистканың иҗаты яңа буяулар, яңа
алымнар белән байый. Әгәр революциягә кадәрге чорда аның иҗаты нигездә мәгърифәтчелек
идеяләре белән сугарылган булса, совет чорында инде ул ачыкган-ачык партиялелек
позициясенә баса, үткен характерлы. оста сурәтләнгән уннарча образлар иҗат итә. Таҗи
Гыйззәтнең «Ташкыннар» трилогиясендәге Ханзафа образы — моның ачык дәлиле.
Соңгы елларда Г. Болгарскаяга сәхнәдә гөрлесе төрле характердагы бик күп карчыкларны
уйнарга туры килде. М. Фәйзинең «Галиябану»ында яучы Бадига, Т. Гыйззәтнең «Биш
бүләк»ендә Мәрфуга. «Изге әманәтитә Хәзинә, «Чаткылар»да Чикерткә Гыйльменисасы, М.
Әмирнең «Тормыш җыры «и да Мәргубә артистка тарафыннан зур осталык белән
гәүдәләндерелгән образлар. Гадилек, табигыйлек, тормышчанлык—Г. Болгарскаянең иҗат
почеркын тасвирлый торган төп сыйфатлар әнә шулар.
Татар театры сәнгатен үстерү өлкәсендәге зур хезмәтләре ө«ен Г. Болгарскаяга 1923 елда
ТАССРның халык артисты дигән мактаулы исем бирелде. Ә 1925 елны ул РСФСРиың атказанган
артисты дигән исемгә лаек булды. Ул берничә мәртәбәләр хөкүмәтебезнең орден һәм
медальләре. Мактау грамоталары белен бүләкләнде.
Гөлсем ханым Болгарская 1968 елның 8 январенда безнең арабыздан китте.
Д. ГЫЙМРАНОВА.