Логотип Казан Утлары
Хикәя

ФИРДӘВЕС


■ fi иколай белән су буенда кояшта кызынып ягабыз. Нико-
Sra^l лай — боцман, мин — койрыкчы Дөресен әйткәндә, без п нК П хәзеР гади боцман, гади койрыкчы 1ына түгел, икебез дә I И СУ транспорты институты студентлары Читтән торып УЛ ■ укучылар!
Кабул ителүчеләр исемлеген бүген иртән генә элделәр. Яшерен-батырын түгел, бик куркып, борчылып көткән идек. Исемлектә үзебезне күргәч, баш күккә тигәндәй булды. Димәк, пароходка тыныч күңел белән кайтырга, озатып калган иптәшләрнең күзләренә туры карарга мөмкин. Шунлыктан күңелләр күтәренке, кәефләр шәп. Нәни малай кебек дөньяны онытып бер шаярасы, рәхәтләнеп көләсе килә.
Көне дә искиткеч матур. Яр читеннән үк башланып киткән яшел урман кошлар чыр-чуыннан, бала чага тавышыннан гөр килеп тора Безнең аяк очында тын елга чайкала. Ул еракка, әллә канларга тикле жәелгән — кайда су чите, кайда күк башланганын да аерырлык түгел. Зәңгәр киңлектә, канат җәеп очкан акчарлак сыман, җилкәнле көймәләр күренә
Безнен пароход кич белән генә килеп җитәчәк әле. Шуңарчы безгә барыбер көтәргә, теләсәк-телэмәсәк тә. яр буенда кояшта кызынырга туры килә. Николай, гамьсез сабыйдай, рәхәтләнеп ята. Ул кабак чаклы зур такыр башын таза беләгенә салганда йөнтәс ботларын як-якка сузып. йөзтүбән яткан Мин кулымдагы салам очы белән аның муенын кытыклыйм. ул аны чебен дип белеп, шап итеп муенына сугып ала. Мин рәхәтләнеп көләм.
Менә урман кырыендагы бакчадан икешәр-икешәр булып сафка тезелгән, җитәкләшкән балалар килеп чыкты Ул да түгел, ком өстендә таралышып, уйнарга да тотындылар Тәрбияче апалары — җикел ак кигән, беләкләренә йөнтәс сөлге салган урта яшьләрдәге ханым һәм киң читле салам эшләпә кигән яшь кенә кыз — безнен баш очына ук килеп туктадылар. Без аларнын көн дә ягып кызына торган урыннарын алганбыз, ахрысы, кашларын җыерып ризасызлык белдереп тордылар. Әмма авыз ачып аны-моны әйтмәделәр Бер-берсенә сүзсез генә карашып алдылар да халатларын салып безнен белән янәшә сузылып яттылар.
Өлкәнрәк яшьтәгесе базык гәүдәле, таза беләкле, аз сүзле иде. Икенчесен — минем белән янәшә ятканын — күрүгә сулышым кысылгандай булды. Чия төсле алсу иреннәре, елмайган чакта күренеп калган ап-
ак тешләре, кояш яктысына кысыла төшкән күзләре бер үк вакытта наян үчекләп тә. дустанә үз итеп тә карыйлар төсле иде.
Сары ком өстенә чалкан ятты да йомры беләкләрен ике якка җәеп салды, сул кулы минем беләккә орынып китте. Мин аның бармак буыннарын, уч төбендәге нәфис сызыкларын күрдем, кулыннан сыйпап алудан үземне көч-хәл белән генә тыеп калдым. Шундый да чибәр, шундый да сөйкемле кыз булыр икән дөньяда!
Бераздан ул зәңгәр күккә төбәлеп уйга калды. Шул хәлендә әкрен генә сүз башлады:
— Гөл җам ал апай, кичә син кайтып киткәч, тагын Әхәт килеп чыкты.
— Соң нәрсә ди?
— һаман шул бер сүзне кабатлый: тиздән командировкага китәы, өч атнасыз кайтмыйм, шуңарчы барып гариза бирик, ди.
— Ә син ни әйттең?
— Ни әйтим... Теге чакны ничектер җиңел генә риза булган идем дә, вакыты җиткәч, икеләнеп калдым...
Гөлжамал яткан җиреннән торып утырды да кызның чәчләреннән сыйпый-сыйпый:
— Бар, Фирдәвес җаным, ике дә уйлама, тот та бар,— диде.—Үзе чибәр, үзе уңган. Андыйлар гел очрап тормый...
Ихтыярсыздан кеше серен тыңлау уңайсыз булып китте. Алар безне татарча аңламый дип уйладылар булса кирәк, тартынмый-нитми сөйләшә бирделәр.
Шул мәлне баш очыма өч-дүрт яшьлек малай килеп утырды. Утырды да кулындагы кызыл саплы тимер соскыч белән комда бик тырышып кое казырга тотынды. Фирдәвес, яткан җиреннән генә үрелеп, аны үзенә тартып китерде:
— Марат, панамкаңны ки, башыңа кояш сукмасын.
Беркавым сүзсез яттылар. Гөлҗамал әйтте:
— Марат өчен бер дә борчылма, көзгә чаклы миндә торыр. Балам бар дип яшь гомереңне заяга үткәрмәссең бит инде! — диде.
— Анысы шул аен шулай ул, Гөлжамал апа... уйламый булмый шул.- Әхәт аны өнәп бетерми кебек. Баланы телгә алдынмы—сүзсез кала.
Алар шулай серләшеп яткан арада, балаларның бер өлеше суга кереп киткән, калганнары яр буенда борыны белән комга килеп терәлгән моторлы көймә янында кайнаша башлаган иде. Ханымнар тиз генә торып балаларны судан куып чыгардылар һәм, тагын кереп китмәсеннәр дип. үзләре дә шунда утырып калдылар Безнең белән калган Марат | та кое казып туйды бугай, кулындагы соскычын читкә ыргытты, күзенә төшкән панамкасын күтәребрәк куйды. Минем газета өстенә куйган кителемне. алтын «кәбестәле» фуражкамны күрүгә ул:
— Әй, бу кем капитанкасы!? — дип бик гаҗәпләнде һәм минем фуражканы башына киеп карады.— Абый, син капитанмы? Чын капитан, әйе? Пароход кычкырта беләсең, әйе?.. Мин дә капитан булырга телим, ярыймы?..
— Нигә ярамасын, бик ярый!.. Зур үскәч, менә дигән капитан чыга синнән,— дидем.
— Капитан Марат: ту-ту-ту. Капитан Марат: ту-ту... т-т-ту-у...— дип, Марат бик гайрәтләнеп яңакларын күпертә-күпертә пароход булып кычкырта башлады.
Тәрбиячеләрнең кайтыр вакыты да житте бугай. Су кереп чыкканнан соп, халатларын киделәр дә балаларны сафка җыя башладылар. Хәзер алар кереп китәчәкләр, бу искиткеч матур, сөйкемле яшь ханымны мин бүтән беркайчан да күрәчәк түгелмен бит...
Шунда башыма үзем дә көтмәгән бер шаян уй килде. Исеме Фирдәвес иде бугай. Тукта, бер кызык булсын әле... Куен дәфтәремнән бер бит кәгазь ертып алдым да яраткан җырымны сызгалады.м;
Кашың каре, күзен күк. Сиңа сөйләр сүзем күп. Сөйләр идем дэ сүземне, Фирдәвескәй. кара күзкәй. Кайда күрим үзеңне5.
Язып бетергәч, кәгазьне дүрткә бөкләдем дә Марат культа тоттырдым.
— Менә бу кәгазьне Фирдәвес алаңа бир. Югалтма, хәзер үк илтеп бир, яме...
Марат, укый белгән кеше кебек, язуны әйләндереп карады да
— Нинди апай булсын, минем әни бит ул,— дйде — Ярар, хәзер илтеп бирермен... Абый, сез иртәгә дә монда киләсез, әйе?...
— Килербез, Марат, килербез .. йөгер, сине көтәләр.
Инде безгә дә кузгалырга вакыт җиткән иде. Без киенгән арада, Марат язуны әнисенә илтеп тапшырды, кулы белән безгә таба күрсәтә- күрсәтә, телдән дә нидер әйтте. Ара шактый ерак иде, мин аның ни әйткәнен ишетә алмадым. Язуны тиз генә күздән кичергәч. Фирдәвес нен ак тешләрен җемелдәтеп безгә елмаеп караганын күреп калдым.
Портка барып төшсәк, безнең пароход әле һаман килмәгән. Юлда w тоткарлык булган, имеш; күпкә соңгарып, кояш баер алдыннан гына килеп җитәчәге билгеле булды. Димәк, тагын өч-дүрт сәгатьне бушка үткәрергә туры киләчәк.
Иртәдән бирле рәтләп ашаган юк иде, бераз тамак ялгап алырга лип ресторанга кердек. Зур зал шыгрым тулы. Иделгә караган ачык балкондагы өстәлләрнең берсе янында ике генә буш урын бар, анда келәч йөзле, юантык ханым белән купшы киенгән бер егет кәефле генә сыйланып утыралар. Алар инде күптән кергән булса кирәк, алларындагы шешәләре дә. тәлинкәләре дә бушаган, көл савыты папирос төпчекләре белән тулган. Ханым әйбәт кенә күренсә дә. егете шактый мәлҗерәгән. күзләре аларган, йөзе кайнар мунчадан чыккандай кын кызыл булып кызарган иде. Официантка безне шулар янына утыртты да заказ ала башлады.
— Николай, бик шәп акбашлар бар икән. Институтка эләгү шатлы тын юып алыйкмы? — дидем.
Боцман аракы белән дус түгел. Пароходта эчкән кешене аеруча ярат мый. Әмма бу юлы каршы килмәде:
— Әйдә, синеңчә булсын, бер савыт китертик. Гөнаһысы сиңа төшәр, сакаллы сабыйны аздыручы — син, дип язын куярбыз.
Аның сүзләреннән официантка да, безнең каршыда утыручы чаным да елмаешып куйдылар. Сәрхүш егет яны белән ханымга таба борылды ла, үчекләгәндәй авызын бөрештереп
— Кара син бу юеш балакны, теленә салынган булып кылаиа,— Диде һәм официанткага коньяк китерергә кушты
Тамак чылатып һәм капкалап алгач, Николайның чырае ачылды
— Уйлап карасаң, гаҗәп тә инде,— диде ул безнең каршыдагы егет кә бер мәл сүзсез генә карап утырганнан соң.— Аракы кешенең анын гына агуламый, йөзеп дә ахмакландыра. Күр инде син бу җан көеген, адәм карарлыгы да калмаган бит.
Ханым моны ишеттеме, әллә үзе сизендеме, уңайсызланып, як ягы- "н каранып алды, алдындагы рюмкасын читкәрәк этеп куйды. Әмма *-*гете, инде күзләре калайланган булуга карамастан, әле һаман коньяк чөмерә һәм нидер мыгырдана иде. Официантка килгәч. ул менюга бармаклары белән төртә-төртә. тагын заказ бирергә азаплана, ә тегесе «сезгә җиткән инде» дип алмый иде
3- «к у» ч II.
ФА САБИРОВ ф ФИРДӘВЕС
33
Зал ягында музыка яңгырады. Яшьләр парлап биергә тотынды. Николаи миңа таба иелеп:
— Бу алабай официантка белән аңлашкан арада без биеп килик әле,— диде дә ханым белән залга биергә кереп китте.
Сәрхуш егет бераздан янында ханым юклыгын төшенде, моны ничек аңларга дигәндәй, аларган күзләре белән миңа текәлде, сүз катарга теләп, рюмкага коньяк салырга сузылды. Мин рюмкамны читкәрәк алып куйдым.
— Читсенмә, мин үзем дә елгачы.— диде ул.— Чынлап әйтәм, елгачы мин.. Училищеда производство бүлеге начальнигы... Иртәгә командировкага китәм. Пароходларда безнең укучыларның производство практикасын тикшерергә, инструктажга... Арылган .. Ял итеп, Иделдә йөреп кайтасы килә...
Музыка туктагач. Николай белән ханым безнең янга килделәр. Икесе дә матур булып кызарынган, күз карашлары очрашкан саен, сизелер- сизелмәс кенә елмаешып куялар иде.
Тиздән моны сәрхуш егет тә сизде. Ул калайланган күзләрен акайтып Николайга ачулы карана, ачыктан-ачык әйтмәсә дә:
— Кара син юеш балакны, башы эшли икән...— дип авыз эченнән мыгырдана иде.
Эш болайга киткәч, ханым официантканы дәшеп, тиз генә расчет ясавын үтенде. Инде эшләре бетте, хәзер чыгып китәләр дип торганда, сәрхуш тагын гауга куптарды:
— Бер шешәне артык санагансың, соңгысы минем заказ түгел иде,— дип официанткага ташланды.
— Ничек инде сезнеке булмасын, алар коньяк эчмәделәр бит, сез сораттыгыз...
Күрше өстәлдәй безгә таба борылып-борылып карыйлар иде. Ханым уңайсызланудан нишләргә белмичә:
-- Анысы да безнеке. Кеше көлдермә, акчаңны түлә дә тизрәк китик.— диде.
Шул сүзгә колак салып, тиз генә түләсә, әйбәт кенә чыгып киткән булыр иде. Юк, үз ирке белән түләргә теләмәде бит Ул андый кеше түгел, янәсе. Документларын чыгарып үзенең кем икәнлеген исбат итәргә, тагын да катырак әтәчләнергә тотынды.
Моның белән ул бик начар эшләде. Милиция бүлеге вокзалның үзендә генә икән Шунда алып кереп түләттеләр. Шаһит итеп безне дә алып керделәр. Соңынтын кирәк булса-нитсә дип, кайсы пароходтан икәнебезне, исем-фамилияләребезне дә язып калдылар.
*
Үткен борыны белән киң елганы урталай ярып һәм як-якка йөгерек дулкыннар тәгәрәтеп, күгелҗем утрау артыннан «Бурлак» килеп чыкты Корпусыннан башлап мачтасына кадәр ап-ак. Мачта очында кызыл флаг җилферди. Салон һәм каюта тәрәзәләрендә, җиз трап тоткаларында кичке кояш нурлары уйный. Терраса тулы халык. Радиодан әйләнә-тирәгә күңелле музыка яңгырый иде.
Ай буе күрми торгангамы, пароход бик сагынылган икән, туган- үскән авылга кайтып төшкәндәй, күңелләр нечкәреп китте. Гадәттә тойгыларын белдерергә яратмаган Николай да зур ачылган күзләре белән бер мәл карап торганнан соң, кемгәдер мактангандай:
— Күрәсеңме «Бурлак»ны?!. Карт булса да бирешми Ай да молодец! — дип әйтеп куйды.
Иң өстә, рубка алдында, капитан Ислам Идрисович. Алтынчы дистәсен тутыра кеше. Ак китель белән кара чалбар аны егетләрдәй чибәр
һәм нык итеп күрсәтә әле. Менә ул яр буйларын, тау битенә урнашкан шэһәр-бнстәләрне яңгыратып гудок кычкыртты.
Әнә бит ничек: үз пароходыңның тавышы да тансык, күңелләрне җилкетеп жибәрде.
Команда членнары безне якты йөз белән каршыладылар. Ислам Идрисович югарыда торган жиреннән елмаеп кул болгады. Алгы палубада җиңнәрен сызганган Вәлишин, пристаньдагы халык арасыннан безне танып:
— И, кемнәрне күрәм мин!.. Студентларыбыз кайткан лабаса! Шулай да, мәгез, тотыгыз! — дип селтәнеп торып кулындагы чалкасын ыргытты һәм мин аны тартып алып причалдагы тумбага эләктереп куйгач, теленә салынып мактап та куйды: — Молодец икәнсең әле, студент булдым дигәч тә, кулларың чалкадан бизмәгән...
Причалга трап салу белән, малай-шалай кебек түземсезләнеп, паро ходка кереп киттек. Пролетта пассажирлардан читтәрәк басып торган команда членнары белән кул биреп күрешеп чыктык. Рәхәтләнеп күрештек Күзләренә туры карап.
Ул арада Ислам Идрисович төшеп житте, туган улын каршылаган дай, ачык чырай белән:
— Исән-сау кайтып җиттегезме?.. Юлыгыз уңдымы? — дип гөр килеп сораштыра башлады.
Үзең бәхетле булгач, дөнья ал да гөл булып күренә, эчкә сыймаган шатлыкны иң якын кешең белән уртаклашасы, үзең бәхетле булган кебек, аны да бәхетле итәсе килә бит. Чемоданымны каютага кертеп куйгач та, Гөлчирәне күрергә ашыктым. Торак каюталар буеннан үттем, коридорларны һәм палубаны йөреп чыктым, команда кешеләренең һәммәсен күреп бетердем диярлек. Әмма мин ашкынып эзләгән, имтихан тапшырган көннәрдә өзелеп сагынган кешем — Гөлчирәне генә очрата алмадым. Кеше-кара күрмәгән арада, камбуз ишегеннән караштыргалап та, каютасы яныннан да берничә мәртәбә үттем. Әмма ул юк, ул югалган.
Боегып, моңаеп, пароходта йөренә башладым. Ул мин бөтенләй көтмәгән жирдән — беренче штурман каютасыннан килеп чыкты. Чыгып кына калса бер хәл иде, мине бөтенләй дә күрмәгән сыман, ак халатын төймоли-төймәли, җиңел адымнар белән камбузга таба китеп барды Өметсез шайтан ди. Ул мине бәлки чыннан ла күрмәгәндер, күрсә дә танымагандыр? Мин аның артыннан:
— Саумы, Гөлчирә?.. Туктале, менә без кайттык ич,— днп анык белән сөенечемне уртаклашырга теләдем
Гөлчирә туктамады. Чак кына борылып, күз кырые белән ничектер төрпе генә карап алды да, берни дә әйтмичә, камбузга кереп китте. Мии исә, кинәт миңгерәүләнгән кешедәй, моны башыма сыйдыра алмыйча, баскан җиремдә катып калдым.
Ашханә ишеге янындагы эскәмиядә кичке аштан соң куе төтенгә күмелеп Вәлишин тәмәке тартып утыра иде Әнә шул әрем тел минем аптырап калуыма бер мәл күзләрен чекерәйтеп карап торды да ихлас күңелдән кызганган кыяфәт белән:
— И брат, юкка күз атып йөрисен, соңга калдың бит., һи-һн-һи...— лип. борын тишекләреннән төтен чыгара-чыгара, ямьсез итеп көлеп жибәрде.
Кинәт кузгалган ачуымны тыя алмыйча
— Ничек соңга калдым3! Шамакайланма, адәм рәтле әйт: ни буяды?— дип бугазыннан буып алдым
Вәлишин куркудан хәтта ап ак булды, тәмәке төтененә тончыга башлады-
— Җибәр, аю! Буып үтерәсең ич.
— Карм аны, авызың сөйләгәнне колагың ишетмәсә.л
— Ничек инде ишетмәсен, аны бөтен пароход күрә ич. Үзенне-үзең кимсетеп йөрмә дип якын күреп әйтүем.
Моның шулай икәнен мин үзем дә сизеп өлгергән идем инде. Тик әле ышанырга белмичә, икеләнебрәк тора идем. Вәлишинның соңгы сүзләре. гадәтенчә ямьсез итеп көлмичә, ничектер гафу үтенгән сыман, мине кызганып әйтүе икеләнүемне юкка чыгарды, тормышымда аяныч бер нәрсә булганын аңлап алдым.
Бу ничек болай булды соң?
Безнең дуслык бик матур башланган иде бит. Гөлчирә белән без балалар йортында үстек, мәктәптә дә, училищеда да бергә укыдык.
Гөлчирә кечкенәдән үк шук телле чая кыз иде. Дөньясын онытып шаяра, усал малайлар белән ду килеп сугыша; шуның аркасында малайлардан да, тәрбиячеләрдән дә аның үзенә дә еш кына эләгә иде.
Бер тапкыр, бишенче класста укыганда бугай, мин аның үзе хәтле ике малай белән бакчада чынлап торып сугышканын күрдем. Әгәр шул чакны мин аралап калмасам, эше хөрти иде. Шуннан бирле ул миңа абыйсыдай олы итеп карый, кыерсытырга уйласалар, минем канат астына сыена иде.
Училищеда укыганда без бер беребезгә гашыйк булдык. Җәй урталары нде бугай, бер төркем яшьләр көймәгә утырып, Идел аръягына чыктык. Көне дә бик матур туры килде. Рәхәтләнеп су кердек, комда кызындык, уеннар уйнадык, әрәмәдә карлыган, кура җиләге җыйдык. Ничектер шулай килеп чыкты: сүз куешмасак та, Гөлчирә белән мин һаман бергә булдык. Йөри торгач, без иптәшләрдән аерылып ерак киткәнебезне сизми дә калганбыз.
Кичкә таба, кайтырга борылганда, ярты күкне болыт каплады, кояшлы яңгыр ява башлады. Якында гына, түгәрәк алан уртасында, күптән түгел өеп куелган печән кибәне бар икән. Күреп алу белән кулга- кул тотынып шунда йөгердек һәм кибән астындагы куышка кереп ышыкландык.
Моңарчы безнең беркайчан да болай аулакта икәү генә калганыбыз юк иде әле. Кинәт бөркү булып китте. Тышта яңгыр яуганы да, яфраклар шаулавы да юк булды, аларның барысын басып, юеш күлмәк аша Гөлчирәнең йөрәге дөп-дөп тибә, кайнар сулышы битемне көйдерә, һәм мин, нишләгәнемне белештермәстән, аның битемә тиеп үк торган иреннәреннән үбеп алам Гөлчирә телдән: «Юк, юк, ярамый»,—дип пышылдаса да, үзе калтыраган беләкләре белән муенымнан кочаклап, миңа сырыша һәм шашынып үбәргә тотына...
Училищены тәмамлагач, безнең икебезне дә бер суднога’ мине — рулевой, аны кок итеп «Бурлак» пароходына җибәрделәр. Пароход тормышына без бик тиз ияләштек. Чандыр гына гәүдәле Гөлчирә әллә ни арада буйга үсеп, көрәеп өлгерде һәм бик күпләрнең күзе төшәрлек чибәр кыз булып җитеште. Камбуз тәрәзәсеннән савыт белән аш биргән чакларда матрослар, машинистлар аның зәңгәр күзләренә, кызуда эшләүдән матур булып кызарган йөзенә карана башладылар.
Соңгы вакытта акын тирәсендә беренче штурман Самигуллин чуала башлады. Җыелышларда урынлы-урынсыз мактап, берәр шәһәргә чык са, вак-төяк бүләкләр ташып, төрле мәзәкләр белән шаяртып-көлдерел аның башын әйләндерергә тотынды.
Баштарак мин Сәмигуллиннан көнләшмәдем. Гөлчирә аның коры к}ык икәнен аңлар, бик тиз күңеле бизәр дип уйлаган идем Бактың исә, әнә ничек килеп чыкты.
Төне буе йокы күрмәдем Берсеннән-берсе авыр, берсеннән-берсе үкенечле уйлар күңелемә килә, тормышымның яме калмаган төсле тоела. Бик азга гына онытылып черем иткән араларда әллә ниткән төшләр күреп саташып беттем, тик таң алдыннан гына йокыга талдым
Озак йокларга туры килмәде. Тышкы яктан каты итеп ишек шакы- u гаяга сискәнеп уяндым. Күземне ачсам — әле бик иртә, вахтага чы “ тарга тагын өч сәгатьтән артык вакыт бар. Димәк, авралга ча- § кыралар. Ь
Торып ишекне ачтым, боцман Николай килеп керде Өстендә— & эшкә кия торган иске кителе, башында — изелеп беткән фуражкасы. ♦
— Әйдә киен, механик чакыра,— диде ул, иллюминаторны ачып,— ®
Сул көпчәкнең бер канаты ватылган, төзәтергә кирәк. ?
Бүтән көннәрне мин гел көлеп уянам һәм, Николайны шаяртып, та- = гын одеял астына кереп ята торган идем. Бу юлы көрсенеп кенә куйдым < да, ашыктырганны да көтмәстән, өстемә киенә башладым. u
.„Мин киенеп чыкканда, пароход инде Чабаксарга килеп туктаган, < боцман Николай белән механик Сергей Петрович сул көпчәк янында * маташалар иде. <
— Менә бу шайтан көпчәгенең калагы сынган.— тиде механик, эчкә күрсәтеп.— Пароход туктап торган арада шуны төзәтеп өлгерергә кирәк. Югыйсә расписаниедән кичегү куркынычы бар — Гафу үтенгәндәй, икебезгә дә елмайганнан соң, ул тагын өстәп куйды — Моны сез түгел, без, механиклар, ремонтларга тиеш идек. Ләкин анда подшипник киреләнә башлады. Кыскасы... сез. уңган егетләр, тырыша күрегез инде... Менә сезгә яна калак, менә сезгә инструментлар.
— И дә хәйләкәр соң сез, Сергей Петрович,— диде Николай, аның кулыннан ачкычларын алып.— Болай оста юмалауга каршы торып булмый, кулдан килсә-килмәсә дә, тотынырга туры килә. Булдыра алмасак. ачуланмагыз...
— Була, сез беренче мәртәбә генә түгел лә... Мин сезгә ышанам,— дип сөйләнә-сөйләнә Сергей Петрович түбәнгә, машинистлар янына ашыкты, без тегермән тәгәрмәче хәтле иләмсез зур көпчәк ныгытмалары арасына мүкәйләп кереп киттек.
Төнге караңгыда бүрәнә бәрелгән булса кирәк, көпчәкнең бер канаты урталай сынган, аркылыга каерылып тора иле. Иң элек гайкаларны ычкындырып, шуны алып ташладык, аннары, яна калакны алып кереп, борау белән болтларга тишекләр тишә башладык.
Көпчәк арасында ярым караңгы һәм юеш. Түбәндә аскы калакларга бәрелеп чалт-чолт су чәчри, өстәй тамчы тамып тора. «Эчке якта берәрсе машинага ялгыш пар җибәрсә, көпчәк әйләнеп безне харап итәчәк». Боцманга күз салам. Николай тыныч, авыз эченнән нидер көйли- көйли, калакның аргы башын гайкалар белән борын беркетә. Бер кызып киткәч мин дә тынычландым. Авыр ачкычлар белән зур-зур гайкаларны борып калакны ныгытып бетергәндә шабыр тиргә баткан һәм дөньямны оныткан идем.
Ул арада майлы кулларын коры чүпрәккә сөртә-сөртә Сергей Петрович килеп житте. Бик җитди кыяфәт белән безнең эшне җентекләп тикшерде, без куйган калакның барлык винтларын карап чыкты, тик шуннан соң гына:
— Булган бу, бик әйбәт булган Молодцы' — дин икебезнең дә ин- башларыбыздап кагып алды — Без дә тегендә машинаны рәтләп бетердек Хәзер кузгалабыз Сез булышмасагыз. тагын ике сәгать чамасы казынырга туры киләчәк иде. Рәхмәт, дусларым
Бу көннәрдә минем тормыш бик көйсезләнеп китте, өермә актарып ташлаган елга суыдай, тәмам буталып, асты-өскә әйләнде. Бәланең берсеннән арынып һушымны җыярга өлгермәдем, икенчесе килеп төште. Авырткан башка тимер тарак дигәндәй, кичәге хәсрәт өстенә бүген көндез профсоюз җыелышында яңа бәла өстәлде.
Мин барып кергәндә кызыл почмак инде шыгрым тулган, вахтадан буш булган команда членнары да, ресторан кешеләре дә — барысы да шунда җыелган; судком председателе Камардин, өстәлдәге кәгазенә иелеп карый карый, үткән айның ярыш йомгаклары турында сөйли иде. .Мин сиздерми генә керергә тырышып арткы рәттәге Николай янына кысылып утыруга, шуны гына көтеп торгандай:
— Әнә кулдашы да килеп керде,—-дип, безнең якка төртеп күрсәтте.— Кичә судком утырышында беренче урынны беренче вахтага бирергә уйлаган идек. Болан бу вахтаның бөтен күрсәткечләре әйбәт кебек. График үтәлеше дә, ягулык һәм майларга экономия ясавы да, чисталык ягы да тел-теш тидерерлек түгел. Әмма бу вахтада хезмәт дисциплинасы бик нык аксый, гафу ителмәслек аксый, бөтен команданы оятлы итә...
Кешеләр карашып алдылар. Алгы рәттән кемдер берәү түземсезлек белән:
— Аңлашылмый әле бу, ачыграк итеп әйт,— дип кычкырды.
— Монда аңлашылмаслык берни юк. Бар да, аяз көн кебек, апачык. Без эштән азат итеп әйбәт характеристика биреп институтка керергә җибәргән чибәр егетләребез—боцман Карпов белән рулевой Бакиров— Горькийда эчеп, сугышып йөргәннәр, милициягә эләккәннәр... Ышанмасагыз, әнә беренче штурманнан сорагыз.
Беренче штурман озак көттермәде. Бу хәлгә аптыраган кешеләр тын калгач, урыныннан торды да ачык тәрәзәдән каядыр еракка караган хәлдә:
— Үзегез беләсез. Горький вокзалында милиция бүлегендә минем энекәш эшли,— дип тыныч кына сөйләп китте — Кичә туктап торган чакта энекәш янына кергән идем. «Сездә Карпов белән Бакиров эшлиме?» — ди. Эшли, мин әйтәм. «Эшләсә, сак булыгыз, коллективны хур итә күрмәсеннәр. Кичә ресторанда эчеп-исереп хатын-кызларга бәйләнеп йөргәннәр, милициядә эшләрен тикшердек»,— диде.
Баягы түземсез кеше, әле һаман ышанырга теләмичә, тагын кычкырып куйды:
— Бу ничек була инде, алар соң укырга кермәгәнмени?
— Кем белгән аларны.. — дип, Камардин кулларын җәеп җибәрде.— Әйдә, үзләре сөйләсен.
Әлегә хәтле ышаныр-ышанмас тыңлаган кешеләр барысы берьюлы безгә каерылып карадылар, әле аннан, әле моннан:
— Әйдә үзләрен тыңлыйк... Үзләре җавап бирсеннәр,— дип кычкыра башладылар.
Мин, ни әйтергә белмичә, бер мәлгә уңайсызланып калдым. Николай, зур гәүдәсе белән ян тәрәзәне каплап, аягүрә басты да әйтер сүзләрен оныткандай, тамак кыргалап, булган хәлне сөйләп бирде:
— Менә шул, без бераз тамак ялгап алырга гына кергән идек. Яшермим, бик аз гына тамакны да чылатып алдык. Әмма беркемгә дә бәйләнмәдек... Кем белгән аның шулай килеп чыгасын,— дип көч-хәл белән сүзен тәмамлады.
— һи. кара син бу мескеннәрне...— дип, Камардин зәһәр көлеп куйды.— Тамак ялгарга гына кергәннәр дә эчеп-исереп җәнҗал куптар, ганнарын сизми калганнар, имеш...
— Юк, иптәшләр, көлкегә бора торган эш түгел бу. Хәзер монда бөтенләй бүтән ситуация килеп чыга түгелме? Шулай бит...—Сәмигул лин, сүзеннән туктап, җавап көткәндәй әйләнә-тирәсенә караш ташла ды.— Транспортта эчүчелеккә каршы каты көрәш барган бервакытта, безнен укырга керергә дип киткән үрнәк егетләребез, ресторанда исереп, гауга чыгаралар, милициягә эләгәләр. Шундый кешеләргә инсти- ф тутка керергә фәтва бирә алабызмы без? Сез мина шуны әйтегез, бирә алабызмы, юкмы? Шундый ышанычка лаекмы алар. юкмы?.. Минемчә, ы юк һәм булуы мөмкин дә түгел... Әнә шул хакта институтка хәбәр итәр- ® гә кирәк, исемлектә урын биләп тормасыннар...
— Минемчә дә шулай,— дип, Камардин тагын да катырак кызып ө китте — Иптәш Самигуллин дөрес әйтә, Бакиров белән Карпов безнен ф ышанычны акламаганнар,
безнен пароходка тап төшергәннәр икән, димәк, без аларга укырга рекомендация бирә алмыйбыз, шул хакта институтка хәбәр итәргә тиешлебез. Тагын кемнең нинди тәкъдиме бар?..
Бу сүзләрдән мина эсселе-суыклы булып китте, сулышымны кысып тамак төбемә төер менеп утырды. Кешеләр бер-берсенә тагын борчулы карашып алдылар. Түр тәрәзәгә яны белән утырган механик Сергей Петрович китель якасының өске каптырмасын ычкындырды да гадәтенчә акрын тыныч тавыш белән.
— Дуслар, без төп мәсьәләдән читкә кереп киттек, чебеннән фил ясый башладык бугай,— диде.— Моңарчы без Карповны да. Бакировны да эштә тырыш, тәртипле егетләр дип белә идек. Бу күнелсез вакыйганы алар үзләре бөтенләй
башкача сөйли бит. Димәк, аны башта яхшылап ачыкларга, шуннан соц гына чара күрергә кирәк
— Дөрес! —диде Ислам Идрисович, аны хуплап —Көн тәртибенә ярыш йомгаклары куелган икән, ярыш йомгаклары хакында сөйләшергә кирәк. Бакиров белән Карпов турындагы хәбәрне болай имеш мнмешкә таянып кына карап булмый. Горькийга менгәч тикшерербез. Чиста суны болгатырга ашыкмыйк әле.
Пароход авыл кебек яна хәбәр аның бер башыннан бер башына сәгате-минуты белән килеп житә. Әле генә безнең «эчеп-исереп» йөрүе без турында шау-гөр килгәннәр иде, кичкә таба яна медичка матрослар геленә кереп китте Ул аның чибәрлеге! Ул аның буй сыны!
Кичке аштан соң кызыл почмакта телевизор карап утыра идек. Никме й терсәге белән янтыгыма төртеп алга таба ым какты Ул әйткән якка борылып карасам, ни күзем белән күрим: бер генә рәткә алда безгә чак кына яны белән борылып. Фирдәвес утыра. Дөресен әйтим, башта ышанмадым Ул түгелдер, күземә генә күренәдер дип, а.иарак сузылып, тагын карадым.
Әмма икеләнергә урын юк. Башын чак кына кыңгыр салып, гәүдәсен горур тотып Фирдәвес утыра. Матур итеп уеп ясагандай түгәрәк ияге лә, хәтта колагында җемелдәп торган асылташлы алкасы да— барысы да аныкы Әмма шунысы бнк сәер, безнең пароходка кайчан һ*>м ничек килгәнен, безнең кызыл почмакка ничек кергәнен һич кенә Дә айлап булмый. Тик бераздан, өстендә ак халат икәнлеген күргәч кенә, яна медичка менә кем икән дип уйлап куйдым.
Теге көнне пляжда яткан вакыгга Николай аны моны күрмәгән шикелле иде Кинодан сон, палубада икәү генә калгач, сизелер-сиэелыәс кенә елмаеп куйды:
— Күрдеңме теге асыл кошны? ШҮЛ үзе ич,—дип. Фирдәвес үтеп киткән якка борылды — Менә сина мә, медичка икән ләбаса Теге чак-
САФА САВИР0В
ны бик хәйран калган идең. Әнә артыңнан килеп тә җиткән. Кара аны. тагын башыңны жуя күрмә...
Ник икәнен үзем дә абайламастан, кып-кызыл булып кызардым. Каушавымны белдермәс өчен ачулы кыяфәт белән:
— Нәрсә әйтмәкче буласың? Ташла әле шул урынсыз шаяртуларыңны!— дип аны кырт кистем дә, ялгызым гына калырга теләп, каютама кереп киттем. ,
Төнге вахтага чыкканчы бераз черем итеп алырга кирәк. Юкса таң алдыннан йокы килеп алҗыта. Яртылай чишенеп урыныма яттым, тизрәк йокыга китү өчен, гадәтемчә, санарга тотындым: бер, ике, өч... Бүтән вакытта егермегә җиткәнче оеп киткәнемне сизми дә кала идем. Бүген менә йөздән үттем инде, күздә йокының әсәре дә юк. Борсаланып озак яттым. Кинәт ямансу булып китте, йоклап булмаячак иде — торып утырдым. Ачык тәрәзәнең пәрдәсен төшереп, ут кабыздым да акрын гына көйли-көйли өстемне киенә башладым.
Тышкы яктан, бик якыннан гына, кемнеңдер ишетелеришетелмәс кенә тамак кырганы ишетелде. Аны-моны уйлап тормастан, пәрдәне ачып тышка карадым һәм нәкъ минем тәрәзәм каршындагы эскәмиядә утырган Фирдәвесне күреп таң калдым Идел өстендә инде төн карасы куерып килгән вакыт булса да. тәрәзәдән төшкән ут яктысында мин аны шундук таныдым һәм хәтта чак кына сискәнеп куйганын да күреп калдым. Хәер, бу көтелмәгән очрашудан мин үзем дә ничектер каушап киттем һәм. тел тибрәтә алмыйча, бер мәлгә сүзсез торганнан соң гына:
— Мин сезне борчыдым бугай, кичерегез,— дидем.
— Зыян юк, йоклар алдыннан һава алырга чыккан идем...
Бөтенләй сүзсез калмас өчен:
— Медицина кешеләре режим белән яши шул,— дигән булдым.
— Сез минем медицина кешесе икәнемне каян белдегез әле? Мин. бәлкем, бөтенләй медицина кешесе түгелмендер...
— Менә тамаша, үзебезнең пароход медичкасын ничек белмәскә...
— һи. сез пассажир түгелмени, шушы пароходта эшләүчемени?.. Ә нишләп соң мин көндез, пароходны йөреп чыкканда, сезне күрмәдем?
— Сез команда белән танышканда, мин вахтада булганмындыр... Ә менә кызыл почмакта мин сезне күрдем...
Фирдәвес, әле һаман ышанып бетмәгәндәй, башта мина, аннары каюта эченә карады һәм стенада эленеп торган ак кителемне, эмблемалы фуражкамны күреп булса кирәк:
— Чынлап та пароходта эшләүче икәнсез,— диде.—Мин сезне кызыл почмакта ничек күрмәгәнмендер. Кино башланганны көтеп утырган чакта Гөлчирә миңа андагы кешеләрнең барысы турында да сөйләгән иде. никтер сезнең хакта гына берни дә әйтмәде.
— Анысын белмим инде, мин үземнең сезне күрүемне генә әйтүем. Хәер, мин сезне моңарчы да бер тапкыр күргәнем бар бит...
— Булмас, ялгышасыздыр,— диде Фирдәвес.— Әллә болай шаяртып кына әйтүегезме?
— Юк, ялгышмыйм, һич онытасым юк ул очрашуны...
Шуннан соң Фирдәвес бигрәк тә гаҗәпкә калды, балаларча түземсезлек белән:
— Кара син. шулай укмыни?..— диде.—Ничек соң мин аны үзем белмим? Я, алайса, үзегез әйтегез инде.
Сөйләп бирергә өлгермәдем, вахтага чыгарга хәбәр итеп, алгы палубада кыңгырау кага башладылар.
Ислам Идрисович белән очрашканда, мин анын күзенә туры карап, бер дә тартынмый, елмаеп-көлеп исәнләшә торган идем Бүген аны алгы палубада күрү белән кинәт уңайсызланып калдым һәм, күзенә чалынмас өчен, тизрәк өченче класс коридорына борылдым. Әмма ка питан күреп өлгергән икән. *
— Бакиров, туктагыз әле,—дип үзе дәште ул.—Кая болай ашыга £ сыз?.. Мина керик әле.
Ислам Идрисовичның каютасы өске катта беренче класс салоны бе- ? I ләп янәшә урнашкан. Барып кергәч тә, иц әүвәл каютаның иркенлегенә. = чиста итеп җыештырылган. һәрнәрсәнен үз урынында булуына игьти- ’ бар иттем. Ишектәй ун якта зур көзгеле кием шкафы. Түр тәрәзә бу- ♦ енда яшел постау җәелгән язу өстәле. Стенадагы киштәдә төрле китап ® лар, дәреслекләр, кагыйдәләр, расписаниеләр. Тәрәзә белән барометр ’ арасындагы буш урынга Ислам Идрисовичнын яшь чагында хатыны һәм = бәләкәй улы белән өчәү бергә төшкән фоторәсеме элеп куелган. ®
Минем бу каютада моңарчы да бер мәртәбә булганым һәм карт u капитанның, элекке Идел, елгачылар турында күргән-белгәннәрен, үз ба- тыннан кичкән гыйбрәтле хәлләрне сөйләгәнен онытылып тынлап утыр- е ганым бар иде. Хәзер исә мин. аның күзенә туры карарга базмыйча, ба- < шым түбән идем. Ислам Идрисович та уңайсызланып калды булса и кирәк, көрсенеп куйды, үтәли күрергә теләгәндәй, мине ашыкмый гына күздән кичерде дә:
— Рөстәм, син бердә алай түгел идеи, нишләдең соң син? —дип мина төбәп карады.
Тизрәк акланырга кирәк иде:
— Ислам абый, зинһар, начар уйлый күрмәгез...— дидем — Дөрес хәбәр түгел ул. ялган... Ышаныгыз.
— Ышанам мин сиңа, Рөстәм. Тик әле... олыларча киңәш итеп әйтүем. аракы, акыллрнын— ярты акылын, акылсызнын бөтен акылын алырмын дип әйтә. ди. .Моны мнн үз башымнан кичердем.
Мнн юләр, гаҗәпләнүемне тыя алмыйча:
— Ислам абын, ни сөйлисез?.. Сез эчкече идегезмени? - дип ыч- кындыргаиымны сизми дә калдым
Истәлекләргә чумган капитан бу сорауга җавап бирмәде .Мине бөтенләй оныткандай, стенадагы фоторәсемгә бер мәл сүзсез генә карап торганнан соң:
. — Кичке техникумны тәмамлап чыккан көнне төшкән рәсем,— дип
ашыкмый гына сөйләп китте — .Мнн ул җәйне «Чаткыэ дигән кечерәк кенә бер баркаста эшли идем Капитан ярдәмчесе. Тормышымның ни
[ бәхетле чагы шул булгандыр. Чынлап та. минем ише ятим үскән адәмгә I ни җитмәгән: кечкенәдән хыялланган һөнәрем бар. яраткан хатыным | бар. алма кебек матур улым бар. Эштән бушау белән туп-туры өнгә— Г газизләрем янына ашыга идем.
Беләсеңме, ул елларда елгачылар арасында искедән калган бер начар [ гадәт яшәп килә: кайбер яшь-җилкенчәк вакытлы вакытсыз эчкәләүне [ үзенә бер егетлек, гайрәтлелек дип саный иде Көннәрдән беркөнне бу I сазлыкка мнн дә кереп баттым: эшкә барышлый да. кайтышлый да L буфетка кереп, аяк өстеннән генә тамак чылатып алам. Әгәр шунда кс- I pen тамак кычытканын басмасац, нидер җитмәгән кебек, кәеф китек I була торган иде.
Бөтен Иделне шомга салган фаҗига буласы кичне дә. эшкә барыш- I Дын, гадәтемчә, берне төшереп алган идем. Вахтаны кабул итеп алдым ' да кранчыларны, грузчикларны рудникка илгә киттем. Төнге сменага - I таш төяргә Арада Наҗия дә бар курста укыганнан соң. аның крандл ■на гына эшли башлаган көннәре иде Көй болытлы Яңгыр сибәли
I
Кешеләрем түбәндә, кубрикны шаулатып җырлап бара. Нажия дә жыр- лый, тик аның гадәттәге шат тавышы ул көнне никтер сагышлы иде. Бәлки, миңа гына шулай тоелгандыр.
Төрле-төрле суднолар белән тулы тыгыз рейдтан елгага чыктым. Төн караңгылана төште. Берни күрерлек түгел. Фарватерны маяк утларына карап кына чамалыйм.
Түбәндә җырлыйлар. Караңгыга күз күнегә төшкәч, мин дә кушылып җырлый башладым. Үзем һаман бер нәрсәне — Наҗиямнең сагышлы итеп җырлавын башыма сыйдыра алмыйм. Ни булган аңар, ник алай сагышлы ул?..
Шулай үзалдыма шомланып барганда, кинәт якында гына нәрсәнеңдер куәтле шарлавыктай шаулавын ишеттем. Карасам — түбән яктан өстебезгә әкәмәт зур судно ыжгырып килә. Уты юк, сигналы юк. Каушадым. Кай якка борылырга белмим. Гудок кычкыртып тавыш бирерлек тә вакыт юк. Кубриктагыларга кычкырырга ла өлгермәдем. Теге судноның килеп бәрелүе булды, безнең баркас дөбердәп авып та китте. Упкын мине рубкадан бәреп чыгарды да төпкә алып төшеп китте...
Бераздан, мин өскә калкып чыкканда, безне батырган судно инде кире борылган, прожекторы белән су өстен яктыртып безгә таба килә. Су өстеннән тавышлар ишетелә. Теге суднодан төшерелгән көймәләр халыкны җыеп йөри. Прожектор уты көймәләргә юл күрсәтә. Тиздән барыбызны да коткарып бетерделәр, карасам — Наҗия юк... йөрәгем жу-у итеп китте. Кычкырып та карадык, эзләмәгән жир калмады — юк Наҗия. Өч көннән соң үле гәүдәсе балыкчылар җәтмәсенә эләгеп чыкты.
Карт капитан сүзеннән туктагач, кайгылы истәлекләрдән арына ал- I мыйча, башын түбән игән хәлдә тынып калды. Мин аны ничек тә бераз юатасым килеп:
— Ислам Идрисович, үзйөрешле баржаның сигнал утлары булмаганга сез гаепле түгел ич..—дидем.
■— Анысы дөрес, турыдан-туры минем гаеп юк. Соңынтын шул беленде ул баржаның штурманы да, койрыкчысы да салмыш булганнар, караңгы төшкәч, сигнал утларын кабызырга онытканнар. Әгәр бер дә эчмәсәм, бәлкем, мин дә игътибар белән карап барган булыр идем, үзйөрешле баржаны алданрак күреп, ничек тә котылу әмәлен тапкан булыр идем — Ислам Идрисович боларны миңа сөйләүдән бигрәк, үзалдына уйлангандай, пышылдап кына әйтте. Аннары истәлекләреннән арынырга теләгәндәй, гәүдәсен турайтты һәм инде гадәтенчә ныклы тавыш белән өстәп куйды — Безнең эштә, Рөстәм, менә нәрсәне аңларга кирәк: Идел нык ихтыярлы кешеләрне ярата, чүп-чарны кабул итми, иртәме-соңмы ярга чыгарып ташлый.
Николай мине палубада көтеп торган икән. Капитан яныннан чыгып түбән төшүгә шул килеп чыкты:
— Я. ничек, кирәгеңне бирдеме? — дип култыклап алды.— Синен кергәнне күреп калдым мин Шуннан элек кенә анда мин дә булган идем. Чыккач сине искәртеп куярга өлгермәдем, гафу ит инде... Син ни әйткәнсеңдер, мин берсен дә яшермәдем, дөресен сөйләп бирдем.
— Мин дә дөресен әйттем Шундый киң күңелле картка ялганларга
телем тартмады... ,
— Анысын әйбәт иткәнсең, молодец! Әгәр дә икебез ике төрле сөйләгән булсак, картның хәтере калыр иде,— диде, Николай тәмам тынычланды.
— Шулай да эт адәм икән Сәмигуллин. Кара ничек күпертә.
— Үзенен арты чиста түгел.
— Ничек?
— Кичә кич Куйбышев вокзалында туктагач, алгы пролетта трап
янында тора идем. Инде пассажирларның төшәсе төшкән, утырасылары утырып беткән, кузгалып китәргә сигнал гына көтә илек Шунда груз- . чик кебек таза бер хатын килеп керде. Сигез яшьлек малай иярткән. * Бер кулында чемодан, икенчесендә кәрзин. Бик ашыгып килгән, күрә- й сен, тирләп чыккан, уф-уф итеп көчкә сулый. §
— «Гражданка, рәхим итеп билетыгызны күрсәтегез»,— дип тук- Е
т аттым мин аны. ' f
— Абау, нинди билет ул... Бу «Бурлак* пароходы түгелмени? — дип
ханым аптырап калды. *
— Әйе, бу «Бурлак» пароходы,— мин әйтәм,— әмма барыбер биле- “
тыгыз булырга тиеш. а.
— һи,—башта ук шулай диләр аны —ди. Күзләреннән утлар чә- = чә — Бу пароходта минем законный ирем эшли, беренче штурман Сә- < мигуллин. Менә бу аның улы, без аңа кунакка килдек. «Әһә, мин әй- « тәм, бу законный хатын карт әтәчнең кикриген бик тиз шиңдерер». Күп < сөйләнеп торасы юк. Кулындагы чемоданын алдым да иренең каюта- €• сына озатып куйдым. Кунакны коридорда калдырып булмый, каюта < ишеген дә үзем шакыдым:
— Иптәш штурман, сезгә кунаклар килгән, рәхим итеп каршылагыз!
Каютасында чагы икән. Эчке яктан аяк тавышы, кемнеңдер кабаланып пышылдаганы ишетелде. Ниһаять, ишекне яртылаш кына ачып Сәмигуллин үзе карады һәм, көтмәгәндә хәләл жефете белән улын күреп. коелды да төште, ни әйтергә белми, авызын ачкан хәлендә катып калды. Аннары, аңына килгәч, хәзер, бер генә минутка дип. ишекне ябып куймакчы иде, хатыны бик тә зәһәр нәрсә икән, ябарга ирек бирмәде. Ирен бер якка этеп жибәрдс дә искиткеч житезлек белән каюта эченә атылып кереп китте.
Бу миңа бик сәер тоелды.
— Ничек инде аның хатыны булсын, берәр авантюристкадыр ул,— дип мин аның сүзен бүлдем.— Сәмигуллин ялгызак ич ул. Гөлчирәгә өйләнергә жыенып йөри иде бит.
— Мин дә шулай уйлый идем, әнә ничек килеп чыкты Гөнаһ шомлыгы — Гөлчирә үзе дә Сәмигуллин каютасында булган икән Мин шундук китеп бардым, ике көндәшнең ничек очрашканын да. беренче штурманның жәнжалдан ничек котылганын да күрмәдем. Актыктан бер мат рос әйтте, Сәмигуллинның хатыны каютага барып керү белән коточкыч тавыш куптарган, әшәке сүзләр белән сүгә-сүгә, тегеләрнең битләрен тырнап бетергән.
— Тукта әле. тузга язмаганны сөйләмә,— дидем мин, әле һаман ышана алмыйча.
Николай ачуланып миңа карап алды. Гел шулай ул: үзем күптән Җәннәттә, күршем өчен кайгырам. Эт каешы — безне батырмакчы иде.
— Гөлчирәсе жәл. Ни дисәң дә, кыз кеше бит, халык күзенә ничек күренер инде бичара,— дидем мин.
Фирдәвесне мин террасада очраттым Каютада бик бөркү булгач, бераз жилләиергә теләп, мин дә шунда менгән идем Койрык яктан әйләнеп күләгәгә чыксам, икенче класс салоны каршындагы эскәмияң Фирдәвес утыра Өстендә ак халат. Коңгырт чәчләрен артка яткыры :
тараган. Уйчан күзләренең карашы каядыр еракка, киң тугайлар артындагы күгелҗем тауларга юнәлгән иде.
Безнең пароходны канатлы «Метеор» куып җитте һәм, су өстендә йөгерек дулкыннар тәгәрәтеп, якыннан гына узып та китте. Аннан берәрсе сәлам биреп үттеме, әллә болай гынамы,— Фирдәвес кул болгап калды һәм, «Метеор» үткән якка бер мәл карап торганнан соң. сизелер- сизелмәс кенә елмаеп куйды. Аннары ул, мине күреп, дусларча ягымлы тавыш белән:
— Хәерле көн, исәнмесез! — дип башлап үзе исәнләште һәм, үзе белән янәшә урын биреп, читкәрәк күчеп утырды.— Көнне әйтәм. бигрәк тә матур инде, сокланып туймаслык!
— Дөрес әйтәсез, Иделнең иң матур чагы.
— Карагыз әле, кичә сез башлаган сүзегезне әйтеп бетермәдегез бит.— диде ул бераз уйланып утырганнан соң.— Сез аны чынлап әйттегезме, әллә юри генәме?.. Хәер, мин үзем дә сезне кайдадыр күргән шикелле. Әмма кайчан, кайда күргәнемне никтер хәтерли алмыйм. Әгәр сез әйтсәгез, бәлкем, мин дә хәтерләрмен...
— Ник әйтмәскә... Телисез икән, әйтергә дә мөмкин...
— Туктагыз, әйтми торыгыз. Башта мин сезгә бер сорау бирим әле,— диде ул, минем сүзне бүлеп.— Сезнең быел җәй Горькийда пляжда булганыгыз юкмы?
— Булганым бар. Институтка керергә имтихан биргәннән соң, пароход килгәнне көтеп су буенда яткан идек.
— Шулаймы? Яныгызда бер иптәшегез дә бар идеме? Ул да елгачы иде бугай.
— Әйе. иптәшем дә бар иде. Ул да елгачы, минем белән бергә менә шушы пароходта эшли.
Фирдәвес кинәт гаҗәпләнүдән зур булып ачылган күзләре белән миңа карап торды да:
— Әһә, алайса мин дә сезне күреп беләм кебек,— дип күңелле итеп көлеп җибәрде.— Кичә кич белән каютада җырлавыгызны ишеткәч тә нидер сизенгән идем. Менә бит ничек, юкка булмаган, белеп сизенгәнмен икән.
Якында гына аяк тавышы ишетелде. Коридор ишегеннән быргы кыч- кырта-кычкырта бер малай атылып чыкты һәм йөгереп килеп Фирдәвескә сарылды. Ул ак бескозырка, ачык изүле, зәңгәр якалы матрос күлмәге, кыска кара чалбар кигән; кайдадыр лебедка тирәсендә чуалган булса кирәк, борын очы машина маена буялган иде. Нидер хәтерләргә тырышкандай, каш астыннан күзләрен миңа текәп карап торды да:
— И, абый, мин сине күргәнем бар ич,— диде.
Мин аны чыккач та танып алдым Бу теге пляжда ятканда минем фуражканы киеп уйнаган малай бит. Фирдәвес улы Марат лабаса. Шулай да мин әле һаман танымагандай:
— Юк. ялгышасың, брат, син күргән ул абый түгел мин,— дип шаярта башлаган идем.
— Алдама, шул, шул,— дип, Марат хәтта бармак янап куйды.— Син ул чакны минем әнигә бер язу да биреп калдырган идең... Әни, шулай бит. калдырган иде бит...
— II Марат, болай булгач, харап иттең син. Серне шулай ачарга ярыймыни... Ул язуны кем калдырганын әниеңә әйтәсе түгел иде.
— Ничек әйтмәскә, үзе сорады ич. Шулай бит, әни', сораган идең бит...
Фирдәвес тә, мин дә нрексездән көлеп җибәрдек. Марат әнисенея алдына менеп утырды да:
— Абын, менә тыңла әле, пароход шулай кычкыртамы? — дип бар көченә өрә-өрә быргысын кычкырта башлады.
Фирдәвес пароход тормышына бик тиз ияләшеп китте, аз гына вакыт эчендә бөтен команда белән танышып өлгерде. Анын кайчан ял иткәнен дә белмәссең. Әле медпунктта авыруларны кабул итә, әле ашханәдә, салоннарда санитария кагыйдәләре үтәлешен, аш-суның сыйфатын тикшерә, каюталарның чисталыгын барлап чыга.
Элекке медичка алай түгел иде, артык мәшәкатьләнми, интекми генә & каютасында китап укып ятарга ярата иде. Фирдәвес килгәннән бирле ? медпунктка күбрәк йөри башладылар. Әле берсе, әле икенчесе, юк ? авыруын бар итеп, тизрәк шунда чаба, ах-ух килеп, күзен тасрайтып | шунда утыра. Иркенләп бер сөйләшеп тә булмый үзе белән.
Фирдәвесне лә әйтер идем, бигрәк тә беркатлы инде Шул оятсыз * симулянтларны җилтерәтеп куып чыгарасы урында, аларның сүзенә я ышанып, фамилияләрен кенәгәсенә теркәп куя,"дарулар бирә, тырышып- ? тырышып дәвалап маташа бит.
Әмма мин шуңар шат: үзе генә калган минутларда Фирдәвес авыз * эченнән һаман теге җырны көйләп йөри Медпункт яныннан үткән чак- J ларда мин моны берничә мәртәбә ишетеп калдым Фирзәвес аны минем өчен генә җырлыйдыр. шул жыр безне якынайтадыр кебек тоела миңа
Кайчакларда Фирдәвес ничектер үзгәреп китүчән була. Бар дөнья -. сын онытып, шаярып-көлеп утырганда кинәт унга чума, күз карашы и төмсәләнеп кала. Мондый вакытларда ул, эше бетүгә, Марат белән каютасына кереп бикләнә дә сәгатьләр буе палубада күренми, кичен кино карарга да төшми. Ул төшмәгәч, миңа да күңелсез була, минем дә карыйсым килми.
Бүген ул мина бигрәк тә уйчан булып күренде. Гадәттә ачык чырае хәзер никтер караңгы, күзләренең карашы сагышлы һәм борчулы иде. Коридорда минем белән очрашкач, көндәгедәй матур итеп елмаймады да. күңел күтәрерлек берәр жылы сүз дә әйтмәде, ишетелер ишетелмәс кенә исәнләште лә ашыгып медпунктка кереп китте.
Әмма шунысы бик сәер, ул үзе, кунак каршыларга җыенган сыман, бәйрәмчә киенгән: өстендә кыска җиңле алсу күлмәк, муенына алтын чылбырлы брошка таккан, дулкынланып торган коңгырт чәчләре < артка яткырып тараган иде.
Бу хәлгә мин башта әһәмият бирмәгән идем. Әмма анын бик мөһим сәбәбе булган икән. Бераздан команда членнары арасында көтелмәгән хәбәр: пароходка меднчканың кияү егете килгән дигән сүз таралды. Моны беркем дә гаепкә санамый, гайбәт итеп сөйләми, әлбәттә Фирдәвес өчен шатланып, кияве дә үзенә тиң, әйбәт кеше булуын гына телиләр иде.
Мин үзем «кияү егетне» кичкә хәтле күрә алмадым Көндез анда- монда чыгу түгел, тамак ялгап алырга да вакыт тимәде. Ислам Идрисович тагын аврал ясады: көймәләрне күтәртә-төшертә торган чыгырлар тутыгып эшкә ярамаслык хәлгә кергән икән, көне буе диярлек шулерны чистартып майладык, һәркансын эшләтеп, сынап карадык.
Саратовта безнең пароходка агитбригада утырды. Кичен, юлга кузгалып китү белән, койрык ягы террасада халыкара хәл турында лекция һәм порт үзешчәннәренең бик күңелле концерты булды Аннары, теләкчеләрне биергә чакырып, баянчы вальс сызып җибәрде.
Фирдәвес миннән сулдарак пассажирлар арасында өстенә ак китель кигән елгачы белән сөйләшеп тора иле Кичке Идел өстендә вальс дулкыннары агыла башлауга алар шундук түгәрәк уртасына чыктылар һәм кулга-кул тотышып, җиңел хәрәкәтләр белән биеп киттеләр.
Башта алар сизелер-снзелмәс кенә бөгелә-сыгыла аяк очларына басып мәйдан тирәли үттеләр. Аннары, көн тизли башлауга, кинәт нкесс Да жнлкенеп куЛДылар да бер-берссн билләреннән алып, күз иярм >с
тизлек белән бер урында әйләнергә тотындылар. Егете бигрәк оста биюче икән. Өермәдәй ашкынып бөтерелгән минутларда аның аяклары палубага бөтенләй дә кагылмыйдыр, ул үзе дә менә-менә һавага бөтерелеп менеп китәр кебек иде.
Шулай сокланып карап торганда кинәт бу егет миңа ничектер таныш, күргән-белгән кешеләрдән кемнедер хәтерләтә кебек тоелды. Әһә, хәтерләдем, бу теге кем, беркөн ресторанда безнең белән бер өстәлдә утырган һәм җәнҗал кузгаткан егет бит!.. Теге чакны ул елгачылар формасында түгел, гади киемнән иде. Юкса хәзер мин аны күрү белән таныган булыр идем.
Бу бнюгә бер мин генә түгел, команда членнары да, практикантлар да исләре китеп карап торалар иде. Шулар арасыннан кемдер:
— Безнең медичканың кияү егете шушы буламыни инде? —дип куйды.
— Әйе, шул,— диде икенчесе.— Җиңел сөякле булырга охшый бу, өлгер егеткә охшый.
— Нинди кияү егете булсын,— диде практикантларның берсе.— Безнең училищедан бит ул. Монда эш белән килгән кеше, пароходтан пароходка күчеп укучыларның производство практикасын тикшереп йөри.
— Булса ни, алар берсе икенчесенә комачауламый бит.
— Кара син аны, башы эшли икән, кәләше янына да командировка исәбенә килгән.
Моңарчы мин моны үзем абайламыйча ничек онытылып утырганмындыр. Бу хәбәрне көндез үк ишеткән булсам да, менә хәзер Фирдәвеснең кияү егетен үз күзем белән күрү йөрәгемә ук кебек кадалды.
Бер уйласаң — көенергә сәбәп тә юк шикелле. Фирдәвескә мин беркем дә түгел бит, аны минем белән берни дә бәйләми. Ул хакта безнең сөйләшкәнебез дә юк. Шулай да моннан соң мин аларнын биегәнен тыныч кына карап тора алмыйча, халык арасыннан чыгып киттем...
Бераздан, төнге вахтага менәр алдыннан мин каютадан чыкканда, бар халык инде таралып беткән, пароход төнге тынлыкка чумган; алгы якта утлары сүнгән салон каршында караңгыда бары тик бер пар гына серләшеп утыра иде. Яннарыннан үтеп киткән чакта мин алар- ның берсе Фирдәвес, икенчесе аның кияү егете икәнлеген күреп алдым. Фирдәвес тә мине таныды бугай, кинәт сискәнеп чак кына читкәрәк күчеп утырды.
* *
Волгоград портына без нәкъ расписаниедә билгеләнгән вакытта — иртән сәгать тугызда килеп туктадык,
Волгоград!..
Тиңдәшсез батырлык шәһәре...
Халыкның җиңел мәел еге, мәңгелек даны, горурлыгы...
«Бурлак» монда дүрт сәгать торачак. Пассажирлар да, вахтадан бушаган команда членнары да проспект кебек киң мәрмәр баскычтан шәһәргә менеп киттек.
Корбаннар мәйданы чәчәккә күмелгән. Кырыс сакчылар төсле каберләр тора. Обелиск янында мәңгелек ут яна. Үлеп калганнарның тынычлыгын саклап ике якта кораллы ике сакчы — пионерлар тора. Мәйдан тулы халык. Төркем-төркем килүче сәяхәтчеләр, чит ил туристлары үз илләре, үз шәһәрләре исеменнән һәйкәл итәгенә венок куялар да берничә минут тын гына басып торалар, дөнья язмышын күңелләреннән кичерәләр бугай.
Мәңгелек үттан сулдарак, яшел өянкеләр күләгәсендә кызыл мәрмәр «Монда Советлар Союзы Герое Рубен Ибаррури, Советлар Союзы Герое В. Г. Каменщиков һәм капитан Ф. X. Фәттахетдинов күмелгән». Шагыйрь сүзләре искә төшә «Батырлар бар җирдә татарлар бар».
Гани Сафиуллин дивизиясе немец генералы Фон Дребберне бнпсдэ әсир иткән. Немец гаскәрләре командующие фельдмаршал Пау- люснын бөтен штабы белән әсир төшәргә әзерләнүе әнә шуннан башланган бит. Күнелдән уйлап барам: Гитлер безнең ил халыкларын дошманлаштырырга теләгән, тик явыз ниятенә ирешә алмаган. Испан егете, рус егете, татар егете бергә берләшкән икән — Гитлер дип аталасынмы син, әллә аждаһамы — азаккы көнен хурлык баганасында. ♦
Гитлер канчандыр Сталинградны жир йөзеннән жуеп ташларга кушкан. аның әмере белән шәһәр көл ителгән. Менә хәзер Волгоградта “ йөргән вакытта әнә шул хәрабәләр урынында күтәрелгән гигант завод- £ ларны, таш пулатларны, мәһабәт һәйкәл-монументларны. уннарча g километрга сузылган киң проспектларны, яшел паркларны күреп хәй- ’ ран каласың. Кеше кулы ниләр генә эшләми ♦
Әйе, кеше кулы ниләр генә эшләми... Мамай тавына барганда мин ® кинәт тынычлыгымны жуйдым. Алар автобуска икәү бергә кереп утыр- ? дылар. Әхәт, «кияү егете» дигәнебез, уен-көлке яратучан жор егет = булса кирәк, атлаган саен диярлек нидер пышылдап Фирдәвесне көл- * дерә иде.
Пароходка кайтышлый тагын мәңгелек ут яныннан үттек. Мәйдан һәм аллеялар әле һаман шыгрым тулы иде. Чәчләренә чал кергән, маңгаен- е да дуга сыман яра эзе беленеп торган карт адмирал алгарак чыгып < басты. °
— Без, тын океанчылар, бирегә сугышның ин авыр көннәрендә килдек,—дип дулкынланып сөйли башлады ул — Ут эченә кергәндә без: «Идел аръягында безгә бүтән чигенергә жир юк. менә шунда таш кыя кебек нык торырбыз!» — дип ант иттек һәм сүзебездә тордык — бөтен дөньяга шапырынган фашист ерткычның умыртка баганасын шунда сындырдык...
Адмирал сүзеннән туктап тын алган арада якында гына кемдер берәү:
— Кара син бу каһарман бабайны, исән калганына сөенми, әле һаман жикерснеп маташкан була,— диде һәм үз сүзләреннән үзе кеткелдәп көлеп куйды.
Мин ихтыярсыз шул якка карадым һәм Әхәтнең көлә-көлә Фирдәвес колагына нидер пышылдаганын күрдем. Аны башкалар да ишеттеләр һәм шундук борылып шелтәле караш ташладылар. Кайсыдыр ачу белән тамак кырып куйды. Моны Фирдәвес тә абайлап алды һәм. кинәт битләре кызарып, башын түбән иде.
Ашханәгә барып кергәч, кинәт аптырап калдым Бүтән көннәрне беркем дә башкалар жыелып беткәнне көтеп тормый, керү белән ашарга утыра торган иде. Бүген ни булгандыр, бар халык инде жыелып беткән. табып әзерләнгән булса да. кемнедер көткән сыман, әле берсе д > ашарга керешмәгән иде.
Чынлап та ник алай, кем хөрмәтенә икән бу? Ашханәдә бар да үзебезнең халык. Арала бердәнбер чит кеше Әхәт кенә. Хәер, кыска гына вакыт эчендә ул инде бөтен команда белән үз кеше кебек аралашып, бергә эшләгән кешедәй үзләшеп өлгергән. Фирдәвеснең кияү егете булганга, аңа беркем дә чит кеше итеп карамый иде.
Зур өстәл уртасында. нәкз> минем урындык турында, пыяла ваза белән чәчәкләр бәйләме һәм Ике шешә шампанское куелган иде. Үз урыныма барып утыруга барысы да мина карап елмайдылар Хәтта комбуз тәрәзәсеннән карап торган Гөлчирә дә. мине тәбрик иткәндәй, кыюсыз гына елмаеп ым какты Тнк шунда гына мин кинәт бу тантананың сәбәбен аңлап аллым һәм моңарчы шуны абайламый торуым өчен хәтта бераз уңайсызланып куйдым.
Безнея пароходта команда членнарының туган көннәрен бергәләп бәйрәм итү йоласы бар. һи, бүген минем туган көнем ләбаса, ул хакта бөтенләй онытып җибәргәнмен.
Барысы да тантаналы-җитди кыяфәт белән тынып калдылар. Ислам Идрисович утырган җиреннән ашыкмый гына бөтен табынны күздән кичерде дә, миннән битәр башкаларга сөйләгәндәй:
— Дуслар,— диде,— безнең белән бергә эшләүче иптәшебез Рөстәм Бакировка бүген нәкъ егерме яшь тулды. Барыбыз исеменнән Рөстәмне туган көне белән тәбрикләргә рөхсәт итегез...
Ислам Идрисович сүзеннән тукталып калды һәм. кәефе кырылгандай, җәенке кашларын җыерып бер мәл уйланып торды. Мин кинәт сискәнеп куйдым, капитан теге вакыйганы тагын искә алып бөтен команда алдында тиргәп ташламагае дип шомга төштем. Әмма юкка борчылганмын икән. Ислам Идрисович шундук ачылып китте, мина эшемдә һәм укуда уңышлар теләп кулымны кысты.
Барысы да җиңелчә кул чабып алдылар, шач-гөр килеп мине тәбрикләргә, минем белән стаканнарын чәкештерергә тотындылар. Гөлчирә тәлинкәләргә салып әсәтер шулпасы бирде. Аны ашап бетергәч, минем алдыма табада тәмле ис бөркеп торган гаять зур бәлеш китереп куйды. Бәлешнең капкачына минем исемем һәм туган елым язылган иде.
— Менә сиңа пычак, менә сиңа кашык,— диде Гөлчирә.— Капкачын үзең ач, кунакларыңны үзең сыйла...
Башка вакытта бүтәннәрнең туган көненә Гөлчирә торт ясый торган иде. Бүген исә — моңарчы безнең пароходта әле бер дә булмаган хәл — искиткеч бәлеш пешергән. Аны күрүгә исем-акылым китте, башкалар да хәйран калдылар. Кайберләре мине тәбрикләгәндә әллә ниләр ишарәләп шаяртырга тотындылар:
— Аңлашыла, менә кайчан сер ачыла...
— Тикмәгә генә түгелдер, моның берәр сере бардыр...
Бу шаяртулардан Гөлчирә, теше сызлаган кешедәй, чыраен сытып кунды. Шул чак ашханәгә беренче штурман Сәмигуллин килеп кергәч, аның йөзе тагын да караңгыланды һәм ул. бүтән беркемгә дә карамыйча, өстәлдәге буш тәлинкәләрне подноска җыеп, камбузга чыгып китте.
Фирдәвеснең кияү егете беренче штурман белән таныш икән. Әхәт аны шатланып каршылады һәм кысыла төшеп, аны үзе белән янәшә утыртты, бәлеш салынган тәлинкәне алдына якынрак китереп куйды. Аннары ул шампанское да салып бирмәкче булган иде, әмма шешә буш булгач, як-ягына каранып алды да:
— Минем каютада бик шәп коньягым бар, тиз генә алып килимме? — диде.
— Юк, кирәкми.— диде капитан, кырт кисеп.— Без пароходта барыбыз да эш кешеләре, безгә ярамын. Ашадык, сыйландык, шул җиткән... Сез кунак кеше, безгә карамагыз... Телисез икән, әнә югарыда ресторан ачык, шунда иркенләп утыра аласыз.
Ислам Идрисович аш-су өчен рәхмәт әйтеп, мина тагын бер мәртәбә бәхет-уңышлар теләп, ашханәдән чьнып киткәч. Әхәт бик гаҗәпләнгән кыяфәт белән күзләрен челт-челт йомгалап Сәмигуллинга карады:
— һи, сезнең монда пионерларны өйрәткәннән ким түгел икән,— диде.— Анысы ярамый, монысы ярамый. Туган көнне бәйрәм итү гүгел, көлке итү ич бу.
— Дөрес, дөрес,— диде Сәмигуллин, аны хуплап.— Безнең карт уйлап чыгарган мәзәк бу, шулай итеп бердәм коллектив тәрбияли, пароходны яраттыра, янәсе.
— Кызык, бик кызык, шундый арысланнарны бакча балалары кебек тәрбиялиләр икән..— Әхәт сүзеннән туктап Николай белән миңа күз кысып куйды.— Болай гына булмый бит... Монда ярамаса, әйдәгез, ми-
ТГем каютага. Менә дигән коньяк бар, закускага лимон, шоколад бар, бераз сөйләшеп утырырбыз.
Николай, сәгатенә карап, эшкә ашыгуын белдерде Беркөн ресторанда булган теге күнелсез вакыйганы хәтерләп, мина да бик уңайсыз булып китте.
— Гафу итегез, мөмкин түгел,— дидем.— Сезгә дә жлткән бугай, юкса...
Кунакны уңайсыз хәлгә куймас өчен тел очындагы сүземне әйтеп бетермичә, шунда тукталган идем.
— Я, я. юкса ни була? — дип, Әхәт үзе кызышып китте.
Минем өчен аңар Николай жавап бирде:
— Юкса тагын Горький ресторанындагы кебек күңелсез хәлгә эләгүегез бар.
Ул чакны сезнең аркада безнең авыз пешкән иде.
Әхәт безне хәзер генә таныды бугай, ул күз алдында айнып китте “ һәм әле Николайга, әле мина бик гажәпләнеп карады. Әмма телдән ? аны-моны сиздермичә, шундук сүзне башкага борып җибәрде. =
Төнге вахтага без, гадәттәгечә, нәкъ сәгать уникедә бастык. Рубкага ө менгәч тә башта бик караңгы тоелган иде. Әмма тиздән, күз ияләшкәч, < төн карасы бераз сыегая төшкән кебек булды, сул яктан болыт күлә- J гәседәй булып яр күренә, еракта маяк утлары җемелди башлады. Минемчә, бу — Күчмә атау борынына куелган маяк уты. Аны сул якта калдыру өчен мин аз-азлап штурвалны унгарак бора башлыйм
Рубканың ачык тәрәзәсеннән сүзсез генә алга карал барган Ислам Идрисович мине хуплагандай
— Дөрес эшлисең, уңгарак тот! — дип әйтеп куя.
Ислам Идрисович моны житди-коры тавыш беләч әйтсә дә. мин дөрес боруыма куанып, штурвал янында үземне ышанычлырак тотам. Бераз сүзсез баргач, мин үзалдыма сөйләнгәндәй әйтеп куям.
— Күчмә атау... Ничектер сәер исем, аны ник шулай атаганнар икән?..
— Нәрсәсе сәер аның,—ди Ислам Идрисович.— Бер урында тормыйча күчеп йөргәнгә шулай аталган. Моннан ун-уннке ел элек ул елгамын уртасында тора иде, хәзер әнә сул як ярга тоташып бара инде.
Кәефе әйбәт вакытта Ислам Идрисович бу атау белән бәйле булган берәр вакыйганы яки риваятьне дә сөйләп биргән булыр иде. Әмма бүген ул сүзсез генә бара. Димәк, кәефе шәп түгел.
һавала әллә нинди авыр ис бар. Көньяк кызуы, чүл сулышы үзен нык сиздерә. Инде төн уртасы булуга карамастан, хәтта су өстендә лә әле һаман бөркү. Башка әллә нинди уйлар килә башлый.
Тормышны һич аңламассың. Җырлата ла жылата дигәндәй... Укырга кереп өлгермәдем, аннан чак колак какмый каллым. Аннары Гөлчирә белән бозылышкач, кая барып сугылырга белми йөрдем, ансыз дөньяда яши алмам кебек иде. Әмма түзәргә калган баш. авыр булса да, түзә, акрынлап барысына да күнегә икән Шулай ла йокысыз үткән төннәр, авыр кичерешләр, төзәлгән яра кебек, йөрәктә эз калдыралар.
Капитан гадәтенчә тыныч, әмма кырыс тавыш белән.
— Җитте, артык борылдың... Бераз сулгарак ал. әнә теге ике утка таба тот! — дип команда бирде.
Кинәт сискәнеп киттем. Дөрестән дә. онытылып, артыграк борылып киткәнмен. Каушавымны сиздермәс өчен шундук.
— Есть, сулгарак алырга! — дип приказны кабатладым һәм капитан әйткән утларга юнәлеш тоттым
Тиздән мин тагын уйга чумам Әллә кайдан гына күз алдыма Фирдәвес килеп баса Ул да бик сәер. Шундый яшь башы белән инде бер
4. «К. У.» М 11. 4»
ФИРДӘВКС
тапкыр кияүдә булып өлгергән, баласы да бар. Менә тагын кияүгә чыгарга җыена. Белсәң иде, кияү егетен яратамы икән ул?
Күз алдыма корбаннар, һәйкәлләр килә, һәйкәлләр каршына басып, карт адмирал сөйли, Әхәт кеткелдәп көлә...
Кинәт борынга каяндыр көек исе килеп бәрелә. Тугайда көтүчеләр ут яга, шуның исе киләдер дип уйлыйм.
Күп тә үтми, борынны ярып тагын көек исе бәрелә. Бу юлы ул тончыктыргыч ачы һәм авыр. Икебез берьюлы диярлек әйләнә-тирәгә каранып алабыз. Ул да булмый, түбәндә кемдер төнге тынлыкны бозып шомлы тавыш белән:
— По-жар-р .. Пожар!—дип бөтен пароходка кычкырып жибәрә.
Шундук машина бүлегеннән дә:
— Сул як топканың форсунка торбасы шартлады, аккан мазутка ут капты,— дип хәбәр иттеләр.— Үз көчебез белән сүндерә башладык, ярдәмгә матрослар төшсен...
Ислам Идрисович бөтен командага тревога игълан итте. Мина пароходны агымга каршы борырга, боцман белән матросларга, ут сүндергечләр белән коралланып, ашыгыч рәвештә кочегаркага төшәргә кушты.
Күз алдыма кинәт коточкыч күренеш килеп басты. Пароход нәкъ шырпы тулы кап кебек бит: әгәр ут тарала калса — тоташтан буяу һәм лак белән капланган коп-коры корылма йөзләгән халкы белән күз ачып йомганчы дөрләп янып бетәчәк. Кече телем аңкавыма ябышты, маңгаемнан салкын тир бәреп чыкты.
Ислам Идрисович башка пароходларны ярдәмгә чакырып гудок кычкырта башлады, шлангларны сүтеп сузарга, насосларны ходка җибәрергә команда бирде. Аның һәр хәрәкәте ышанычлы, боерыклары төгәл һәм катгый иде.
Түбәндә янгын көчәя бугай, тончыктыргыч төтен әллә кайлардан бәреп чыга, сөйләшә торган рупор торбасы буенча менеп рубкага тулаг күзгә керә башлады. Ислам Идрисович рупордан механикка:
— Башка бүлекләрне саклагыз, ут тарала күрмәсен. Кочегаркага ут сүндергечләрдән сиптерегез дә бөтен ишекләрне, иллюминаторларны ябып куегыз!—диде һәм, якорь салгач, машинаны да туктатырга приказ бирде.
Команда членнары инде постка басканнар, янгынны сүндерделәр бугай, урта палубадан да, машина бүлегеннән дә эшнең барышы турында хәбәр итә башладылар. Хәзер иң мөһиме — янгынны кочегаркадан чыгармау, бөтен көч шуңар тупланган иде.
Пароход якорьга туктагач, миңа да рубкада эш калмады, Ислам Идрисович миңа түбәнгә боцман карамагына төшәргә кушты.
Рубкадан төшкәч, бөтен пароходны баскан паниканы күреп шаккаттым Янгын турында хәбәр инде халыкка таралып өлгергән, һәркайда күз ачкысыз төтен, юньләп күреп тә булмый. Пассажирлар уянып беткәннәр һәм, каюталарыннан чыгып, коридорларда кайнашалар, бер- берсенә шом салып кабаланалар. Күбесе рәтләп киенмәгән дә, кичтән ничек яткан булса, шулай атылып чыккан. Кулларында чемоданнары, кайберләре бала-чагасын җитәкләгән. Бүредән өреккән сарык көтүе кебек әле анда, әле монда ташланалар. Бу коточкыч матавыкны тыярлык бернинди көч тә юктыр шикелле иде.
Шул мәлне репродукторлардан бөтен пароходка Ислам Идрисович- ныц буйсындыручан тыныч калын тавышы ишетелде:
Тыңлагыз, тыңлагыз, пароход капитаны сөйли. Пассажир иптәшләр, тынычланыгыз... Иң мөһиме — паникага бирелмәү. Дөрес, куркы-
ныч бар иде, хәзер ул кимеде, янгын пар казаны бүлегеннән бүтән жиргә таралмады, төтене генә күтәрелә. Безгә ярдәмгә судно килә. Хәзер сезне шунда утыртып озатабыз... Тыныч кына әзерләнегез, жые- ныгыз...
Кешеләр бераз тынычландылар һәм. үз урыннарына, каюталарына таралышып, ашыга-ашыга киенергә, әйберләрен чемоданнарына тутырырга тотындылар. Куркудан коты очкан халык дулкыны, чүлгә сеңеп ♦ хәлсезләнгән ташкын кебек, бер мәлгә басылды
Түбәндә пар катнаш куе төтен эчендә безнен егетләр һәм пассажир- = ларның яшьрәкләре, бер-берсен ашыктыра-ашыктыра, бар көчләренә ут сүндерәләр; алар арасында янган-көйгән кешеләр дә бар, каяндыр = ыңгырашкан тавышы ишетелә. Николайның да кителе берничә урыннан д янган, чәче яртылай өтелгән, аның утын насостан сиптереп сүндергән- ♦ нәр булса кирәк, ул. суга манчып алгандай, баштанаяк юеш иде. а
Безгә ярдәмгә ниндидер судно килеп тә житте. Миңа сул як борт- э тан шуны кабул итәргә команда бирделәр
Их, килүен килгән дә, әмма бик бәләкәй судно — су трамвае гына йз икән. Безнен пассажирларның чиреген дә алырлык түгел. Бөтен халык * берьюлы ташланса, янтаеп харап булачак. Моны трамвай капитаны ° шундук сизеп алды һәм килеп туктаганчы ук рупордан:
— Барысы да берьюлы ташланмаслармы- Халыкны туктата алыр- *
сызмы? — дип кычкырып сорады. о
Безнен пароход мостигыннан Ислам Идрисович анар:
— Борчылма, әйдә сул яктан килеп тукта,— дип жавап кайтарды — Алгы пролет аша гына үзебез санап утыртырбыз, урын бетү белән, шундук туктатырбыз.
Трамвай якыная башлагач, яңадан паника кузгалды. Болай да күзе- башы тонган кешеләр, барысына да урын житмәсен ишеткәч, тагын да катырак кабаланып алгы палубага ташландылар Чамасыз ыгы-зыгы эчендә берсе абынып егылды, кемнеңдер чемоданы ачылып китте, кайсыдыр чәрелдек тавыш белән кычкырып жнбәрде. Әмма моны ишетүче дә, күрүче дә, егылган кешегә ярдәм итүче дә юк. һәркемнең үз хәле хәл, һәркем, күршесен узып, трамвайга элегрәк эләгергә тырыша иде. Кайнаган халык арасында Фирдәвеснең кияү егете Әхәт тә күренеп китте һәм шундук күздән дә югалды.
Бөтен шау-шуны басып репродукторлардан тагын Ислам Идрисович тавышы янгырап үтте:
— Пароход командасы!.. Мине тыңлагыз...—диде ул.—Алгы пролет аша иң элек бала чагалы хатын-кызларны, өлкән яшьтәгеләрне утыртыгыз...
Трамвай килеп туктауга, Николай белән мин сул як пролет ишеге янына килеп бастык һәм балалы хатыннарга, картларга, егылмасыннар өчен икебез ике яктан беләкләреннән тотып, трамвайга күчеп утырырга ярдәм итә башладык Безнен матрослардан берсе кайнаган халык арасыннан Фирдәвес белән Маратны үткәрде:
— Менә әйберләре, капитан икесен дә утыртып жнбәрергә кушты,— диде.
— Юк. мин үзем китә алмыйм,—диде Фирдәвес —Берәрсенә ышанып Маратны гына озатам Күрмисезмени, янган көйгән кешеләр бар, аларга ашыгыч ярдәм күрсәтергә кирәк бит...
Анык сүзен раслаган кебек, боцман Николай яртылай өтелгән чәченә кулын тидереп алды, үзеннән-үзе сораган сыман:
— Анысы шулай ла. тик мондый матавыкта бу малайны кемгә ышанып жнбәрергә соң? — дип әйтеп куйды
Шул арада әллә кайдан гына бик эшлекле кыяфәт белән Фирдәвес- нен кияү егете Әхәт килеп чыкты һәм беркемнән дә рөхсәт-фктән сорап тормастан:
— Дөрес әйтә, баланы үзен генә җибәрергә ярамый, әйдә минем белән,— дип Маратны кулыннан тотып алды.
Марат пароходтан китәргә теләмичә:
— Синең белән бармыйм мин, җибәр мине,—дип бар көченә карыша башлады һәм, Әхәт кулыннан ычкынып, ялгыш ике судно арасына суга... егылып төште.
Үз күзенә ышанмагандай һәркем, нишләргә белмичә, бер мәлгә аптырап калды. Хатын-кызлардан кемдер чәрелдәп кычкырып җибәрде. Түбәндә ярым караңгыда су астыннан бөкедәй калкып Марат чыкты, нидер кычкырды да, тончыгып, тагын төпкә китте.
Бер генә секунд та кичегергә ярамый, аның кабат калыкмыйча, батып үлүе ихтимал. Мин шундук малай баткан турыга суга ташландым.
Суда дәм-караңгы, берни күрерлек түгел. Кая таба эзләп китәргә дә белгән юк. Төптә озак торып булмый бит, мин алай-болай каранган арада, сулыш кысыла башлаты. Түзә алмыйча өскә күтәрелергә мәҗбүр булдым. Тиз генә күкрәгем тутырып тын алдым да тагын суга чумдым...
Чү, якында 1ына нидер бүлт-бүлт итә кебек. Караңгыда берни күр- мәсәм дә, әле бер, әле икенче якка сузылып әйләнә-тирәмне кармалый башладым. Кулыма ниндидер чүпрәк килеп эләкте. Әһә, үзе, Маратның күлмәк итәгеннән эләктереп алганмын икән.
Ниһаять, котылдык дип сөенеп тиз генә өскә күтәрелсәм, су безне түбәнгә таба агызып киткән, пароход инде шактый еракта калган иде. Өскә калыккач, бераз тын алган арада, тагын хәтсез җир китеп өлгердек. Рәтләп кычкырып та булмый. Берничә тапкыр тавыш биреп карасам да, мине ишетүче булмады бугай. Ара ерагайган саен, мае беткән лампа кебек, пароход утлары аз-азлап тоныклана барды һәм тиздән бөтенләй юк булды. .
Болай булгач, пароходтан безне күрмәячәкләр, димәк, аннан ярдәм килүгә өмет юк. Бары тик үз көчемә яки очраклы ярдәмгә генә ышанырга кала.
Бәләкәй малайга күп кирәкмени, мин су астыннан табып алганда Марат инде тончыккан һәм һушын югалтып өлгергән иде. Өскә чыгып бераз тын алгач, ул буылып-буылып коса башлады. Күкрәгемә яткырып аңа судан арынырга ярдәм иттем. Тиздән ул аңына килде һәм куркудан кычкырып җибәрде, калтыраган куллары белән бар көченә миңа ябышты.
— Марат, курыкма... Диңгезче беркайчан еламый ул. Әнә шулай ныклап миңа тотын,— дип, мин аны юатырга тырыштым —Әйдә бергә йөзәбез. Синең белән без батыр диңгезчеләр бит... Иделне генә түгел, диңгезне дә йөзеп чыгарбыз...
Сизәм, юеш кием мине төпкә тарта, йөзәргә комачаулый. Бик кыен булса да, буш кулым белән шнурларын өзеп, ботинкаларны, аннары чалбар белән күлмәкне салып ташладым, җиңеләеп калдым. Марат та бераз тынычланды.
Хәзергә әле бер яктан да яр-фәлән күренми. Кайсы яр якынрак икәнен һич чамалап булмый, димәк, кая таба йөзәсен дә белер хәл юк. Башка чара калмагач, мин батмас өчен агым уңаена акрын гына йөзә бирдем. Ярый әле, безнең бәхеткә, су җылы, югыйсә, көзән җыерып, бик тиз төпкә китәр идек.
Белеп булмый, миңа, бәлки, су өстендә озак булырга туры килер әле Хәзер безнең хәлдә иң мөһиме — көчне саклау. Кайсы яр якынрак икәнен ачыклап, шунда йөзәргә кирәк. Әмма төн караңгы, әйләнә-тирәгә күзләрем авыртканчы текәп карасам да, алкынып аккан караңгы судан башка берни дә күренми.
Вакыт, үч иткән кебек, бик озак үтә. Тиздән мин арын башлавымны сиздем һәм сай урын юк микән дип, әледән-әле аягымны тирәнгәрәк сузгаларга керештем.
Шулай агым кочагында бара торгач, кинәт аягым төпкә тигәнне сиздем һәм шатлыгымнан җиңел сулап куйдым Иртәрәк сөенгәнмен, яр буе дигәнем, су төбендә бер очраклы калкулык кына булып чыкты. Куәтле агым туктарга да бирми, һаман алга җилтерәтә. Менә аяк астында ком юк булды, алкын су безне тагын агызып алып китте.
Тизлән түбән яктан, каяндыр борылыш артыннан, якты утлары белән балкып, бер судно атылып килеп чыкты Тиз килүеннән мин анын канатлы судно — «Ракета» яки «Метеор» икәнен шәйләп алдым. Ул, атылган уктай, безне читләп ерактан бик тиз үтеп китте. Шуның белән күңелдәге өмет йолдызы да сүнде, куәтле агым кочагында без тагы үзебез генә калдык.
Минем юлдашым тәмам изрәде, кыенлык белән генә миңа ябышып бара; ул хәзер инде кычкырып елый да алмый, авызына су кергән чакта тончыгып ара-тирә ыңгырашып кына куя иде. Үзем дә аз-азтап һа ман хәлсезләнә барам, күз алларым томалануын сизәм.
Байтак вакыт үткәч, ерактан, төн чаршавын ертып, тагып ниндидер утлар күренде. Болары үрдән, безнең «Бурлак» калган яктан. Башта алар бик тонык кына, күренер-күренмәс кенә җемелдиләр, вакыт-ва кыт бөтенләй сүнгәндәй югалып торалар иде. Бераздан, ара якыная төшкәч, ачыграк елтырын башладылар. Әһә. ачык күрәм: бер як бортында — яшел. икенче якта — кызыл, мачтасы очында ак ут балкый, димәк, пассажир судносы бу. Үзе нәрсәдер эзләгәндәй әле бер, әле икенче яктан прожектор белән су өстен яктырта яктырта килә иде.
Күнелсмдә тагын өмет уты кабынды, хәлсезләнгән беләкләремә көч өстәлгәндәй булды. Үзем нәни малай кебек:
— Марат, бирешмибез, судно килә, хәзер туктатабыз аны,—дип кычкырып җибәрдем
Хәзер инде ачык күрәм. бу зур судно түгел, су трамвае иде. Ул якынайганнан-якыная бара һәм туп-туры безнең өскә килә иде. Прожектор нурлары каядыр читкә юнәлгән. Бер яктан икенче якка борган арада ул бер мизгел генә безне дә яктыртып үтте. Әмма берсе дә күрмәде бугай, тагын бездән бөтенләй читкә яктырта башлады Ара тагын якыная төшкәч, мин башымны бераз күтәреп бар көчемә:
— Тук-та-гыз-з!.. Безнең өскә киләсез бит...— дип кычкырырга тотындым.
Шундук ачы тавыш белән хатын-кыз кычкырганы ишетелде һәм күзне камаштырып прожектор безне яктыртты. Шул арада машинаны ла туктаттылар булса кирәк, трамвай безгә яны белән якыная төште. Палубадан трап төшерделәр. Кемдер минем кулдан алып Маратны өскә сузды. Аннары мине эләктереп аллылар
Тәмам алҗыганмын икән. Су өстендә батмыйча ничек тора алганмындыр Палубага күтәрелгәч, коелдым ла төштем, гәүдәмне тотарлык та хәлем юк. Кулларым, аякларым берсе дә үземнеке түгел Менләгән кырмыскалар йөргәндәй, бөтен тәнем чымырдый. Күңел болгана, су коса башлыйм... Минем өчен борчылмагыз, Маратны карагыз. Маратны, дип әйтәсем килә. Әмма телем тибрәгә алмыйм
Тирәмдә чуалган кешеләр арасында күземә Фирдәвес чалынгандай булды Мин янымны җуям, саташам бугай, югыйсә, монда нинди Фнрдә- гес булсын инде. Аннары мине кемнәрдер эчемне авырттырып күтәрә» лар, каядыр өстериләр Ник алай Итәләр икән алар’ Минем кыймылдыйсым ла килми бит. Юк, берни дә юк. боларны да мин төштә генә күрәм бугай...
А ФА CABUPOB ф ФИРДӘВЕС
Күпме йоклаганмындыр, белмим. Уянгач та әле. кайла ятуымны андый алмын аптырап яттым. Биек түшәмле, ак стеналы кечерәк кенә бүлмә. Минем аяк очындагы ачык тәрәзәдән кош-корт чырылдавы ишетелә, каяндыр күнел болгаткыч дару исе килә. Бөтен тәнемне хәлсезлек баскан.
Пароходтагы пожарны, су өстендә калуымны хәтерләү белән йөрәгем жу-у итеп китте. Сулгарак борылып карасам, тумбочка янында ак халат кигән бер ханым ниндидер кәгазьләр карап утыра. Менә ул мина таба борылды, мин анын Фирдәвес икәнен таныдым, күзләремә ышанмыйча. ирексездән:
— Фирдәвес, дөрес күрәмме? Өнме бу, төшме? — дидем.
— Борчылмагыз, тыныч кына ятыгыз,— диде ул пышылдап кына.
— Марат кайда, анын хәле ничек, ул исәнме?
— Исән, исән, хәзер әйбәт инде. Башта бик курыккан идем. Эченә су тулып тәмам тончыккан иде, көч хәл белән һушына китердек. Хәзер үгте инде, йоклый.
Марат шушы палатада каршы як стена буендагы караватта ята икән. Трусиктан гына, аяк-кулларын як якка ташлаган, йөзе агарып калган. Фирдәвес, минем уйларымны сизгәндәй:
— Зыян юк. савыгыр, тазарыр. Иң мөһиме — сезнен исән калуыгыз,— диде.— Эзләп-эзләп тә таба алмагач, мин сезне исән-сау күрүдән өмет өзгән идем. Рәхмәт инде сина, Рөстәм, бик зур рәхмәт.
— Фирдәвес, пароход ни хәлдә? Утны сүндерделәрме?
— Сүндерделәр. Кешеләр башта бик курыккан иде, аннары тынычландылар. Ярдәмгә өч судно килде.
Палатага ак халатлы, чал чәчле врач килеп керде. Ул күптәнге танышлар кебек безнен белән ягымлы гына исәнләшкәннән сон, башта мине, аннары әле генә йокыдан уянган Маратны бик җентекләп карады. тик шуннан сон гына:
— Барысы да нормада, молодцы! — дип мыек астыннан елмаеп куйды — Дару-мазар кирәкми. Бүген яхшылап ашасыннар, күп итеп йокласыннар Көч-хәл җыйгач, иртәгә иртән кайтып китәрсез.
Ул безне шатландырып чыгып киткәч, Марат әнисе алдына менеп утырды, аннан күчеп минем муенга ябышты:
— Әни, төнлә без менә шулай йөздек,— дип сөйләнә-сөйләнә шаярырга тотынды.
Без уйнаганны читтән елмаеп карап торган Фирдәвеснең күзләренә мөлдерәмә яшь тулды:
— Әле һаман ышанып җитә алмыйм,— диде ул, безнен янга карават кырыена утырып.— Исемә төшсә, хәзер дә котым оча.
— Әни. без бер дә батмадык, су өстендә йөздек тә йөздек.
— Рөстәм, абыена рәхмәт әйт. Ул сине үлемнән коткарып калды. Юкса, безнең эшләр харап иде.
Марат балаларча беркатлылык белән:
— Әни. мин бер дә курыкмадым, Рөстәм абыйга менә болан тотындым .. Я, син дә тотынып кара әле,— дип сөйләнә-сөйләнә Фирдәвеснең кулын минем иңбашыма куйды.— Рөстәм абын көчле ул, бик көчле, ныклап тотынсаң, син дә егылмас идең...
Фирдәвес ихтыярсыз көлеп җибәрде:
— Рөстәм абыеңа дә-ү итеп рәхмәт әйт. безнен өчен ул бик кадерле кеше...
Бу минутта мин ничектер Фирдәвескә туры карарга кыймыйча, каушап калдым. Әгәр карасам, ул, аңына килер дә, шундук кулын
тартып алыр кебек иде Шунда мин узем дә дулкынланып киттем һәм аны-моны уйлап тормастан:
— Сез үзегез дә миңа дөньяда иң кадерле кешеләр, минем сездән якын беркемем дә юк,— дип, Маратны күкрәгемә кыстым...
Безнең «Бурлакжы янгыннан сон буксир белән тарттырып затонга кертеп куйганнар икән.
Көндезге аштан сон ял итеп алгач, безнең хәлне белергә бер-бер артлы команда членнары килә башлады, күчтәнәч һәм чәчәкләр белән тумбочканы, тәрәзә төбен тутырдылар, пароход хәлләрен сөйләп утырдылар. Иртәгә больницадан чыгасын белгәч, Марат белән мина киемнәр китерделәр.
Кич житәрәк, иң азактан, бик ыспайланып киенгән һәм ислемайлар сөртенгән Әхәт тә килде. Клеш балаклы кара чалбары пөхтә итеп үтүкләнгән, ак кителенең жин төймәләре чистартылган. Анын бөтен кыяфәтеннән бу очрашуга зур тырышлык белән әзерләнгәнлеге сизелә иде.
Ярым ачык ишектән Әхәт килеп кергәндә, без өчәүләшеп бик күңел ле шаярып-көлеп утыра идек. Безне мондый хәлдә туры китерүдән ул бераз уңайсызланып калды булса кирәк, бер мина, бер Фирдәвескл карап алды да рәсми тонда коры гына исәнләште
— Алай икән...— дип чыраен сытып куйды —Мин борчылып килгән идем, сез монда әйбәт кенә яшисез сыман...
— Әйе. зарланырлык түгел... Болай булса, иртәгә чыгарга...
Фирдәвес сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, аны канцеляриягә чакыртып алдылар. Ул чыгып киткәч. Марат йөгереп килеп минем алдыма менеп утырды. Палатада тынлык урнашты. Әхәт, хәзер генә кинәт нидер шәйләп алгандай, шаккатып безгә маңгай астыннан бер мәл сүзсез карап торды һәм чырае тагын да караңгылана төште
— Кара син аны, жаен тапкансың икән...— диде ул, Маратка күрсәтеп.— Башта малаен үз ягына авыштырырга, аннары Фирдәвеснең күңеленә ачкыч табарга уйлыйсынмыни?..
Кинәт ачуым кабарып китте:
— Сез культурный кешегә охшаган бит... Әдәплерәк сөйләшә белмисезмени?
— Дөрес әйтәсез, дорфа булырга ярамый, гафу итегез ..— Әхәт бераз дәшмичә торганнан сон, сүзләрен йота-йота тагын кызып сөйләп китте — Мин моны пароходта ла сизгән идем, монда да шуны күрәм нигә сез Фирдәвес тирәсендә чуаласыз, шаяру өчен генә кешенең башын әйләндерәсез Алай эшләп сез анын жайланып барган тормышын бозасыз ич. Алай ярамый бит.
— Пичек инде мин анын тормышын бозам?
— Менә шулай,— Әхәт кипшенгән иреннәрен теле белән ялап аллы һәм каядыр почмакка караган хәлдә сүзен дәвам итте: —Турысын әйтми булдыра алмыйм. Фирдәвес белән мин ягъни без өйләнешергә йөри идек. Әмма сонгы көннәрдә ул мина никтер күрәм, сәбәбе сез икәнсез... Борчымагыз аны, сез аңар тиң түгел. Үзенеке булмаса ла. баласы да бар
— Ничек үзенеке түгел?
— Анысы кечкенә мәсьәлә Бәла шунда, сез гали койрыкчы гынз бит әле. ягъни каккан казыгыгыз да юк. Димәк, аларга рәтле тормыш күрсәтә алмаячаксыз Шулай булгач, кеше юлына киртә салмагыз
Мин үзем болай тыныч һәм юаш кеше, юкка-барга кыза торган гадәтем юк. Гомердә булмаган хәл. бу юлы кинәт жен ачуларым чыкты, ана ташланудан үземне көч-хәл белән генә тыеп калдым.
САФА CABHPOB ф ФИРДӘВЕС
— Сез бу хакта минем белән түгел, Фирдәвеснең үзе белән сөйләшегез. Ә хәзергә, сезнең мина кирәгегез юк,— дидем, шыпырт тавыштан янауга күчеп әйттем.
Ярый әле, Фирдәвес килеп керде. Юкса, җәнҗал чыкмый калмас иде. Бу хәлне ул ишектән керүгә шәйләп алды булса кирәк, безгә сүз әйтергә ирек бирмәде:
— Кирәкми, ярамын... Әхәт, әйдә коридорга чыгыйк, шунда аллашырбыз,— дип, Әхәтне палатадан алып чыгып китте.
Алар анда ни сөйләткәннәрдер, белмим. Әмма Фирдәвес бик озак кермәде. Без аны көтә-көтә ялыгып беттек. Марат аны эзләп коридорга чыкмакчы булган иде. Минем сүзне тыңлап кына чыкмый калды һәм уйнап яткан җиреннән, ниһаять, йокыга талды.
Мина кинәт бик күңелсез булып китте. Монда кунарга калмасак, әйбәтрәк буласы икән, һаман эш белән мәшгуль булып, су өстендә йөреп күнеккәнгәме, кичке эңгер-меңгергә күмелеп барган тын бакчага япа- ялгызым карап утыру ямансу, күңелдә сагышлы уйлар кузгата иде.
Мин тәрәзәгә төбәлеп, моңаеп утырганда, Фирдәвес килеп керде.
—Рөстәм абыйсы, ник без болай күңелсез утырабыз әле? — дип ягымлы елмаеп иңемнән кочаклады.
Алар анда ныклап сөйләшкән булсалар кирәк, Фирдәвеснең әле дә тынычланмаганлыгы сизелеп тора. Ул, йөгереп килгән кеше кебек, еш- еш сулый һәм сизелер-сизелмәс кенә калтырана иде. Мин кәефем бозылуын яшерә алмыйча:
— Я, хушлаштыгызмы?.. Кияү егетегездән аерылуы кыен буйлы мәллә, бик озак озаттыгыз?—дидем.
Фирдәвес нидер уңайсызланып калгандай авыр сулап куйды, әмма үзе миңа кыю карап;
— Ул бүтән минем кияү егетем түгел.— диде.— Мин әле генә аның белән араны өзеп кердем. Ул хакта син дә миңа бүтән әйтмәссең дип ышанам.
Күңелсез уйларым кул белән алып ташлагандай юкка чыкты. Шатлыгымнан, нәни бала кебек, кычкырып җибәрә яздым.
— Бетте, бәгырькәем, башы-азагы шул булсын... Ул хакта бүтән берни дә әйттем юк,— дип Фирдәвесне кочаклап алдым да күкрәгемә кыстым.
Төннең үткәнен сизми дә калдык. Әле генә шәфәкъ баткан шикелле иде. Бактың исә, инде дөньяга яктылык сирпеп яңа көн туып килә.
Фирдәвес әлерәк кенә изрәп йокыга китте. Коңгырт чәчләре ак мендәр өстенә сибелгән. Алсу иреннәрендә сүнмичә онытылып калган елмаю бар иде.
Минем күз карашымны сизгәндәй, Фирдәвес елмаеп уянды, күрше караватка үрелеп, саклык белән генә Маратның өстенә ак җәймә япты.
— Фирдәвес, әйтче миңа,— дидем мин. аны башыннан сыйпап,— бу кем баласы, каян алдын син аны?
Маратны уятмас өчен Фирдәвес минем колакка пышылдап кына әйтте:
— Марат минем бертуган апамның улы иде. Алар — ирле-хатынлы ике геолог — экспедициягә киткән җирләреннән әйләнеп кайтмадылар, тайгада һәлак булдылар. Әтисез, әнисез калган Маратны мин уллыкка алдым, үз улым иттем. Хәзер ул безнең уртак улыбыз...
1971