ЭЗЛӘР КАЯ ИЛТӘ?
Урман чибәрләре
әйге аяз көннәрнең берсе иде. Урманнар да, болыннар да, күлләр дә — бөтен табигать кояш нурларында иркә- Ж!**«влән9. Бер-берсен уздырырга теләгән шикелле сайраша- 11 f сайраша, сабан тургайлары күтәрелделәр, җыр чылбырын үз артларыннан күз күреме җитмәс биеклеккә алып д менделәр. Урман ягыннан искән җиләс җил болында нарат исе белән чәчәк исләрен бергә бутап йөри.
Таякка таянган өлкән яшьләрдәге укытучы пионерлар төркемен арырак алып китте. Колхоз басулары, ак каеннар үскән уйсулык, тырпаешып торган яшь чыршылыр артта калып, катнаш урман башланды. Яшел кибәннәрне хәтерләткән биек чыршылар арасында шома усаклар, бөдрә каеннар ешайганнан-ешая барды.
Шау-шулы укучылар төркеме тирә-яктагы табигатькә сокланырга да, ара-тирә бәхәсләшеп алырга да өлгерде.
Төркем челтерәп аккан чишмә янындагы кечкенә аланлыкта тукталды. Туган як тарихыннан кызыклы вакыйгалар тыңладылар, учак тирәли тезелешеп, хуш исле урман чәе эчтеләр, йомшак үләнгә чалкан ятып, урман сулышы, урман музыкасы, кошлар симфониясе белән хозурландылар.
Тынлыкны кинәт ботак шартлап сынган тавыш бүлде, кемнеңдер авыр адымнар белән атлап килүе ишетелде. Балалар сагаеп калдылар. Укытучы, күтәрелә төшеп, тавышланмаска ишарә итте. Киеренкелек үсә барды. Куаклар арасында жиңелчә кыштырдау ишетелде. Тагын да бераздан урман арасыннан пошилар килеп чыкты. Алда зур гәүдәле ана поши, горур кыяфәттә башын югары күтәргән, куе кызгылт төстәге йоны ялап шомартылган шикелле ялтырап тора. Ә аның артында нәзек, озын аяклы ике баласы. Ана поши хәвеф-хәтәрне санга сук-мады, үзенә төбәлгән уннарча күзләргә игътибар итмичә, чишмә янында аякларын киң җәеп басты да салынкы иреннәрен суга тигезде. Балалары да шуны ук кабатладылар. Сусавын баскач, поши кисәк кенә башын күтәрде, борын тишекләрен киерде, колакларын шомартты. Урман чибәренең мәһабәт сыны таш скульптураны хәтерләтә иде. Ул фотоаппарат чертләгәнгә кадәр шулай горур кыяфәттә басып торды. Тавыштан өчесе дә сискәнеп куйдылар һәм. күз ачып йомганчы, агачлар арасында юк булдылар.
Бу сылу җәнлекләрне күпләрнең күргәне бар инде. Алар белән һәр очрашу кешеләргә куаныч китерде. Машинистлар, тимер юл аша чыгып
баручы пошиларны күрсәләр, тантаналы гудок бирә торган булдылар. Елгалардагы пароход капитаннары да шулай эшләде. Болындагы колхозчылар урман чибәрләрен күргәч, эшләреннән туктап, алар күздәй югалганчы сокланып карап калдылар. Хайваннар үзләре дә кешеләргә күнегеп беттеләр, гудоклардан, мотор тавышларыннан курыкмый тор- ф гаи булдылар, юлларны кисеп чыкканда үзләрен кыю тоттылар. Еш ₽. кына авылларга да килеп кергәлиләр. §
s
Кышкы КӨНДӘ 5
Табын мул иде. ашамлыгы да, эчемлеге дә житәрлек. Шуңа күрә ь алар өстәл артыннан кузгалырга ашыкмадылар. Арадан берсе, барма- 2 гы белән ымлап, иптәшләрен үз янынарак чакырды. Ниндидер зур сер й әйтергә теләгән кыяфәт алды:
— Башыгыз эшлиме бераз? *
— Синекеннән ким түгел. ~
— Шулай булгач, нәрсә карап торасыз соң?Борын төбегездә генә ң
күпме ит! Бушлай... ч
Өч кеше иртә таңнан ат жигеп урманга табан юл тоттылар һәр- £
берсендә куш көбәкле мылтык. Берәүсе йөзен ачы жилдән кулы белән к ышыклап, сукранып куйды. Салкын жил киемнәрне йолыккалый, биткә 2 кар бәрә иде.
— Нәрсә шыңшыйсың?—диде алдан килгәне, ачусыз гына.—Көн- а нен шундый булуы әйбәт тә.— Аның үз үзен тотышыннан мондый сә- 3 фәрдә беренче генә мәртәбә түгеллеге сизелеп тора иде.
Урманга кергәч, жил басыла төшкәндәй булды Тик агач ябалдаш- £ лары гына чайкала чайкала шомлы гөжлиләр, борчылалар. Кимерел- u гән усак ботаклары очрады, тора-бара поши эзләре дә күренде. Кеше- 2 ләргә җан керде. Кулларын селки-селки киңәшләшеп алдылар.
Тамак туйдырганнан соң, поши үзенең балаларын гадәттәге урынга алып килде. Йокысыз үткән төннән соң ял итәргә кирәк. Мамыктай йомшак, яңа яуган ап-ак карга яттылар. Ана поши үзе шунда ук йокыга китсә дә, колаклары уяу иде. Алар сирәк-сирәк селкенгәләп, «дерт»- ләп куялар. Кинәт чыртлап ботак сынган тавыш килде, йокы шунда ук таралды Янәшәдән, озын-озын сикереп, куян чабып үтте Кайдадыр саескан шыгырдаганы ишетелде. Поши тыныч кына йоклап яткан балаларына карап алды, әмма урыныннан кузгалмады, тик бераз калкына гына төште һәр шырт иткәннән курка башласаң, урманның кайчан тын булганы бар. Мондый буранлы, жилле көнне бигрәк тә. Аның белән рәттән арган балалары Алар әниләренә ышаналар, алар тыныч йоклыйлар.
Кинәт иртәнге тынлыкны мылтык тавышы ярып үтте. Ана поши пружина кебек жыелып һавага сикерде. Куркудан күзләре канланды. Балалары торып, гадәттәгечә әнисенә сырылдылар, дерелди башладылар. Качарга! Ләкин кая? Күләгәләр өч яктан якынлашып киләләр. Алар баскан саен кар тавышы да. тигән ботакларның селкенүе дә. шомлы сызлавы да сизелә иде. Котылырга була әле. ләкин балалар Ниндн ана үз баласын үлемгә калдырып китсен инде. Поши дерелдәп ары сугылды. бире сугылды, һәлакәтнең котылгысыз булуын аңлап, үзе үк үлемгә — агачлар ип сирәк урынга ташланды
Моны күреп алган браконьерлар пошиның юлына аркылы төшәргә ашыктылар һәм шаккатып калдылар горур башын югары тотып, сылу сынлы зур ана поши яланга табан чаба, ә ике баласы шул арада бөтенләй капма-каршы якка, урман куелыгына кереп чумдылар.
Ә поши... Саклык, курку дигәнне бөтенләй онытты ул. Ана мәхәббәте оныттырды аларны. Әгәр янәшәдә чын аучы булса, браконьерларның юлына аркылы 1өшәр, кулларына сугар нде: «Атма!» — дип кыч- г 131
кырыр иде.— Балалы пошины атарга ярамый. Рөхсәтен кесәңдә булса да. Ул үзенен. сабыйларын өйрәтергә тиеш, азык табарга да. сакланырга да, барлык урман серләренә дә...»
Әмма монда андый кеше юк иде. Мылтык көпшәләре үлем бөркеде...
Поши кешеләрнең якынлашуын күргәч, күтәрелергә тырышып карады. Ләкин аяклар тыңламый иде инде, ул карга сыгылып төште. Яралардан кайнар кан чаптырды. Пошиның дымлы, зур күзләрендә тирән хәсрәт, әрнү катып калды. Кешеләрнең беренче булып килеп җиткәне, ерткыч пират кебек, озын пычагын тартып чыгарды...
Эзләр буйлап
Кемдер килеп ишек шакыганда, Ибрай уянган иде инде. Сафин юрганын ачып ташлады да торып ут кабызды. Сәгать дүрт кенә иде әле. Өйгә, үзе артыннан салкын ияртеп, зур гәүдәле кеше килеп керде.
— Пртә кузгалгансың,— диде Сафин, акланган шикелле итеп,— уз әйдә, утыр. Мин хәзер.
Ибрай ары сугылып, бире сугылып ашыга-кабалана киенеп йөргәндә. хатыны да торган иде инде:
— Алла бирмеш көн саен, таң тишеге белән чыгып китмәсәгез...
— Эшең шундый булгач, нихәл итәсең. Яктырганчы күл буенда, заказникта булырга кирәк.— диде Гафиятуллин.
— Көн бик салкынмы? — дип кызыксынды Ибрай. кыска туны өстеннән солдат каешын буып.
— Җил. Буран... Сак булырга кирәК.
Сафин карабины белән булышкан арада, хатыны азык-төлек хәстәрләде, аларны тиз-тиз генә сумкага төреп салды.
— Киттек.
— Кайчан кайтасың? Мунча ягыйммы?
— Як. Сәгать алтыларга әйләнербез.
Охотоведлар дәүләт заказнигына килеп җиткәндә, таң аткан иде инде. Яланда кайнаган кар өермәсеннән котылып, урманга кергәч, ат елдамрак юырта башлады. Соргылт күк йөзе яктыра бара. Тын гына юлларын дәвам иттеләр. Кинәт ерактан тонык кына булып мылтык тавышы ишетелде. Гафиятуллин белән Сафин бер-берсенә карашып алдылар.
— Нәрсә булыр бу?
— Куала! Баргач күрербез.
— Хәерлегә түгел бу. Таң тишеге белән заказникта мылтык тавышлары.
Тояк асларыннан кар сиптереп, ат юыртуында булды. Ә охотоведлар юлнын ике ягын күзәтә бардылар.
— Эзләр! Поши эзләре!
Чанадан төшеп, эзләрне тикшерделәр. «Күптән түгел үткәннәр. Өчәү. Берсе зур поши, икесе балалары булырга тиеш. Мылтык шуларга төбәлеп атылмадымы икән?» — дигән сорау килде юлчыларга.
Эзләр буенча китәргә карар иттеләр. Эчкәрәк кергән саен урман куелана барды. Шулай ике-өч чакрым үткәннәрдер. Кинәт туктан калдылар. Яна яуган карда чана эзе ярылып ята иде. Нишләп йөргән монда атлы кешеләр?
Эзләр урман ешлыгына юнәлгән. Атларын шушында калдырып, үзләре җәяүләп киткәннәр. Өч кеше. Берсе — уңга, икенчесе — сулга, ә өченчесе турыга юл тоткан.
— Димәк, ике аяклы ерткычларның икәүсе пошиларны боҗрага алганнар, өченчесе җәнлекләрне куркытып, иптәшләренә таба юнәлткән.
Охотоведлар эчкәрәк үттеләр. Менә биредә пошилар ял иткән. Яткан урыннары чокыраеп беленеп тора. Алар астындагы кар әзрәк җебе-
гэн һәм бозланган. Менә куркышып як якка сикергән эзләре. Әһә. зур поши тегеләй табан чапкан. Эз кинәт салам өеменә гөртелеп өзелеп калды. Кая киткән сон поши, салам астына кермәгәндер бит инде? Сафин аягы белән саламны актарып ташлады:
— Хәмит! Монда кил!
Салам өеме астындагы кар кып-кызыл кан иде. Ә янәшәдә шут * ук чана эзе. j
— Их, элегрәк килсәк!
— Әллә кая китә алмаслар! Табарбыз' — диде Хәмит, ышанычлы “ итеп.—Мин тирә-якны караштырыйм әле. бәлки берәр кирәкле нәрсә £ табылыр. Ә син анализ өчен канлы карны ал. Саламны да онытма! t Чана эзен үлчә. Акт яза тор.
Тиздән кузгалдылар. Чана эзенен кая алып барасын белмиләр нде g әле алар. Урман эчендә биш-алты километр урап-сурап йөргәннән сон. чана юлы яланга алып чыкты. Монда элеккечә усал буран дулый, я ачулана иде. Урыны-урыны белән эзләр бөтенләй күмелгән. Ат салам эскертенә терәлеп туктады. Чанадан төшеп, эскертне әйләнеп чыктылар ч Түшкәне шушында яшермәделәрме икән? Юк. Салам гына йолыккан ’ нар. л
Эзләү дәвам итте. Кыска кышкы көн төн белән алышынды. Ә эз һа « ман бара да бара. Ниһаять, алда утлар күренде.
— Байландык авылы.— диде җанлана төшкән Гафиятуллин — <
Борыныңны салындырма, Ибрай, табарбыз. Мунча керергә дә өлгерер х сен әле. а
Йөкле чана сызган тирән эзләр авылга алын керде. Бер урамны £ үттеләр, икенчесен, һәм таныш эз юкка чыкты Аны бастырып чылбырлы трактор үткән иде. Табып кара хәзер җинаятьчеләрнең кая юл - тотканын. з
Шулай да «бәлкиэгә өметләнеп, авылны әйләнеп чыктылар, капкаларга борылган эзләргә күз салдылар. Ләкин юкка гына.
— Әйдә, Мәхмүтләргә керәбез. Минем дус кеше ул. Кунып чыгарбыз. иртән күз күрер.—диде Гафиятуллин.
Эзләү дәвам итә
— Тор, йокы капчыгы!
Ибрай күзләрен ачты Тышта карангы нде әле
— Кая ашыгасыз? — диде йорт хуҗасы Нигьмәтуллин —Бәлки, милиция чакырыр! а кирәктер.
— Өлгерербез,—диде Хәмит,—эз суынмас борын үзебез тырышып карыйк әле.
Уибнш-егерме минуттан сон алар колхоз бригадиры янында иделәр.
— Кичә ат җигүче булдымы?
— Булды. Өч кеше.
— Нинди эшкә бардылар?
— Басудагы чокырдан силос ташыдылар.
— Кайсы якта?
— Урман ягында.
— Кемнәр эшләде анда?
Бригадир кесәсеннән дәфтәр чыгарды, кирәкле битен ачты:
— Өчәү. Язып аласызмы?
Исемләнгән кешеләрне, эшләгән урыннарын тиз тикшереп чыктылар Кабаттан бригада йортына урап килделәр.
— Нәрсә? Тапмадыгызмы’
— Юк әле.
— Бәлки, ярдәм итәргәдер? — диде бригадир
— Атны ТӨЙГӘЛӘККӘ үзләрендә калдыручылар бармы?
— Юк, бездә андый гадәт юк.
— Ьәлки, кемгә дә булса беркетеп бирелгән атлар бардыр.
— Юк, ветфельдшерны исәпкә алмаганда.
Ветеринарны табуы кыен булмады.
Беренче очраган малай ук биек койма белән уратып алынган зур агач йортка төртеп күрсәтте.
Ир уртасы кеше ашап утырган җиреннән кузгалып керүчеләрне каршылады. Тирле кулларын чалбарына сөртеп, Гафиятуллинга сузды:
— Зәйнуллин.
— Без танышлар шикелле. Кайдадыр очрашкан идек,— дип җавап кайтарды Хәмит һәм бу тулы гәүдәле, хәйләкәр күзле кешене кайда күрүен хәтерләргә тырышты.
— Утырыгыз,— диде хуҗа,— чәй эчәрбез.
— Рәхмәт, эш белән генә кергән идек.
Зәйнуллин кунакларны артык кыстап тормады, өстәл артына утырып, яна-пешә чәй чөмерергә тотынды.
— Баш чатнап тора. Кичә бераз төшереп алган идек,— дип аңлатты ул.
— Кичә өйдә булмагансыз икән, кая да булса баргансыздыр инде.
— Утынга бардым. Җәфаланып беттем. Буран.
— Утынга кая бардың?
— Ничек инде ул — кая? Урманга.
— Нишләп урманнан буш кайттың соң?
— Кайтмассың менә! Барып җитүем булды — йөрәккә ябышты. Утын кайгысымыни! Үзем көчкә кайтып җиттем.
— Чананы чыгып карыйк әле.
— Карагыз.
Хужа ашыкмый гына иңенә тунын салды, башына колакчын бүреген элде. Ишек алдына чыктылар.
— Чанада нинди кан ул?
— Фермадан үлгән бозау алып кайткан идем. Эткә дип.
Гафиятуллин чана карамаларын бәйләгән тимер чыбык арасынтан озын, каты йоннар тартып чыгарды. Бу поши йоны иде.
— Ә бу нәрсә? — дип сорады ул, йонны Зәйнуллинга күрсәтеп.
— Бе... белмим ..— диде агарынып калган ветеринар.
— Белмисең? Ә менә бу нәрсә? — Гафиятуллин тирес өеме янына килде. Аның өстендә канга буялган салам ята иде. Шунда ук поши йоннары да табылды.
Кечерәеп калган, кызганыч кыяфәткә кергән Зәйнуллин ни дип тә җавап бирмәде. Ярдагы балыкныкы шикелле тик авызы гына бер ачылып, бер йомыла иде. Кинәт ул урыныннан кузгалды да мәче җитезлеге белән капкага ташланды. Эзтабарлар аптырашып карап калдылар.
— Ибрай, син монда калып тор,— диде, ниһаять, Гафиятуллин,— Мин милициягә шалтыратып килим.
Җинаятенә күрә җәзасы
— Менә без дә өчәү булдык,— дип каршылады Сафин ниндидер таныш булмаган кеше белән бергә әйләнеп килгән Гафиятуллинны.
— Таныш бул, бу иптәш Еиикеев. Авыл советы депутаты. Тракторчы.
— Мин милициядән дип торам.
— Телефон аша сөйләштем. Үзебез дә башкарып чыгарбыз, дип уйлыйм.
— Акт төзи торыйк.
.. Кичкә табан капка төбенә җигүле ат килеп туктады. Чанада х>җа үзе һәм агалы-энеле Галиеалар иде.
— Өйдә түгел, урманда тоталар аны’ — диде Харис, усалланып, тешләрен кысып.
Олысы. Шакир дигәне, Харисның иңбашына кулларын салды, тыныч тавыш белән сөйли башлады. Ләкин аның сүзләре энесеннән бигрәк, эзтабарларга юнәлтелгән иде: ф
— Кызма әле син. Кирәкми. Әйдә, ничек булса, шулай сөйләп би- г.
рик. Аңларлар. Чит кешеләр түгел бит. Күрше авыллар. Бер беребез- ® ие беләбез. 5
— Булды инде, егетләр,— диде Зайнуллин һәм актка кулын куйды, к
Галиевлар да имза салудан баш тартмадылар. х
— Исерек баштан шайтан котырткандыр инде.— дип сөйли баш- а. лады Шакир I алиев. Пошины Харис белән мин аттым. Зәйнуллин ? куркытып безгә табан куйды. Үтенеч шул эшне зурга җибәрмәгез. егет- 3 ләр. Ни кушсагыз, шуны эшләрбез. Итне иртәгә үк илтеп тапшырыр ф быз. Дәүләткә дә зыян юк. мәгәриче дә булыр. Әлегә бер әрҗә ара _ кы чанада. Башлый торыйк.— Ул кесәләреннән ике тулы шешә тартып х чыгарды.
— Башта итне алып килегез әле, соңыннан күз күрер,— диде Га- >
фиятуллин. ш
— Килергә икән, килергә. Сезнеңчә булсын,— җинаятьчеләр җитез к генә чыгып киттеләр. Артларыннан шалт итеп ишек ябылды
Байландык кешеләре гаҗәпкә калдылар Зәйнуллин өч көн рәттән < кайтып күренмәде, өй хуҗасыз ятим калды. Авылда төрле имеш-мимеш- = ләр таралды. з
Дүртенче көнне өй хуҗасы, берни дә булмагандай, янадан кайтып £ керде. Шул ук ерткыч күзләр, тупас бит, симез гәүдә. д
Охотоведлар апа биргән вәгъдәсен искә төшерделәр. -
— Нинди вәгъдә?! Нинди ит? —дип акыра башлады ул. күзләрен 2 акайтып.— Әнә заготконторадан сорагыз.—Хитез генә кесәсеннән квитанция тартып чыгарды.— Укыгыз. Поши ите тапшырылган
— Бу бит, бу...
— Белом, беләм ни әйтергә теләгәнегезне,— дип бүлдерде Зәйнуллин.—Ләкин без пошины рөхсәт белән, лицензия буенча аттык. Ул документ аучылар бригадиры Васильевта. Сез белмәгән кеше түгел ул. Хафаланырга урын юк, бары да законлы: лицензия бар, ит тапшырылган, сезгә тагын ни кирәк?
— Акылыгызга килдегезме әллә дип уйлаган идек. Юк икән Өч көн буена төлке кебек эз яшерергә маташып йөргәнсез икән, оятсызлар. Барып чыкмас Алдау белән генә котыла алмассыз!..
Гафиятуллин белән Сафин шул ук көнне милиция тикшерүчесенә җыйналган дәлилләрне китереп тапшырдылар.
Аларга рәхмәт әйтеп, тикшерүче җинаятьчеләрнең авылларына китте. Тентү үткәрделәр. Поши итләре табылды. Аучылар бригадиры булып саналган Васильев өендә үз кулы белән төзәтелгән ялган лицензияләр чыкты.
Суд булды. Зәйнуллинга да. Галневларга да эшләгән явызлыклары өчен җавап бирергә туры килде. Алар белән бергә Васильев та судка тартылды.
„.Икенче жәйне укытучы балаларны, гадәттәгечә, әлеге аланга алып килде Саф һавалы урман элеккечә үк нарат исе. чәчәк исе битән тулы иде. Балалар, узган җәйдәге хатирәләрне искә төшереп, тагын да юшн күренмәсме дип озак йөрделәр, һәр яг тавышка колак салып тынлав тордылар.
Юк. Күренмәде.
Яшь пошилар мылтык тавышын онытып, кабат бу урыннарга килеп йөри башлаганчы күп еллар үтәр әле...