Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


СЪЕЗД КАРАРЛ АРЫН - ТОРМЫШКА
Шушы көннәрдә Татарстан дәүләт музее
оештырган күчмә күргәзмә әнә шулай дип
исемләнгән. Диаграммалар һәм фоторәсемнәрдән
торган 22 стендта республикабызның
промышленносте, авыл хужалыгы әдәбият һәм
культура үсеше яктыртыла
Күчмә күргәзмә беренче булып Мин- зәләгә юл
алды Шуннан ул Татарстанның башка районнарына
китәчәк.
НЕФТЬЧЕЛӘР ТУРЫНДА ЯНА РОМАН
Татарстан азучыларының Әлмәт бүлегендә
Шамил Бнкчуринның нефтьчеләр тормышына
багышланган яна романы тикшерелде Әсәр буенча
фикер алышуларда язучылардан Р. Төхфәтуллнн,
М. Хэсәнов, Ю Әмннов, С. Кальметов, Г. Афзал, Р
Фәйзуллнн һәм КПССныи Әлмәт шәһәр комитеты
секретаре С. Закирова катнашты Алар романның
нигездә уңышлы булуын билгеләп үттеләр, авторга
аны тагын да камилләштерү буенча киңәшләр
бирделәр.
ӘДИП МАЛИКОВКА 50 ЯШЬ
Август аенда шагыйрь һәм прозаик Әдип
Маликовка илле яшь тулды Шул унай белән,
республика газета-журналла- рында анын нжатына
багышланган мәкаләләр басылды, клубларда һәм
мәктәпләрдә әдәби кичәләр уздырылды.
Бәйрәм кичәләренең берсе Әлмәг районының
Салкын Алан авылында ла бу лып үтте. Кичәне,
юбилярның тормыш һәм юлы турында кереш сүз
сөйләп. Р Төхфә- туллии ачты Язучыны каләмдәш
дуслары Г. Афзал, Ю. Әмннов, К Булатова лар һәм
колхозчылар исеменнән II Сибгатүллин. М
Курамшнннар коглады. Аңа шулай ук тәбрик
хатлары һәм телеграммалар, истәлекле бүләкләр
тапшырылды. Соңыннан концерт булды
ТӘБРИКЛИБЕЗ
Совет музыка сәнгатен үстерүдәге зур
хезмәтләре өчен һәм илле яшь тулу уңае белән.
СССР Верховный Советы Президиумы композитор
Ростам Яхинны Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
белән бүләкләде.
Совет әдәбияты өлкәсендә озак еллар пәгижәле
эшләгәне өчен һәм 60 яшь тулу УПоо белән язучы
Александр Николаевич Булгаков Татарстан АССР
Верховный Со- •ны Президиумының Почет
грамотасы белән бүләкләнде.
Совет әдәбияты елкәсендә озак еллап
нәтиҗәле эшләгәне өчен һәм 50 яшь ту .TV у нае
белән язучы Константин Лебедев Татарстан АССР
Верховный Советы Президиумының Почет
грамотасы белән бүләкләнде.
М. ФӘИЗИГӘ БАГЫШЛАП
Орскилагы крайны ейрәнү мезеенда татар
драматургиясе классигы Мирхәйдәр Фәйзи нжатына
багышлап күргәзмә ачылды.
Ул Оренбург өлкәсенең Күкшел авылында туган
татар язучысының 80 еллык юбилеена багышзана
Татарстан АССРнын атказанган сәнгать
эшлеклесе Рөстәм Яхин колхозлардан башкалабыз
Казанга киңәшмәгә килгән партоешма секретарь
гары белән очрашты. Музыка белгече П Исәнбәт
очрашуда катнашучыларны компззнторнын күп кыр-
лы нжат эшчәнлеге белән таныштырды.
Артистлардан Ж Салахова. X Гыйииято- ва, М
Имашевлар ул нжат иткән жыр- ларны һәм
романсларны башкардылар Очрашу «Культура
эшлекләре — авылга» дигән девнз астында узды
ОЧРАШУЛАР. ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР
Роберт Батуллнн. Рәдиф Гатауллин, Разил
Вәлиен, жырчы композитор Мәсгут Имашев
республикабызның Мөслим районында булып
кайттылар. Алар көндезләрен кыр станнарында,
басуларда, болыннарда, ә кичләрен клубларда
колхозчылар белән очраштылар, яларга әдәбият
һәм сәнгать якалыклары турында сөйләделәр, үз
әсәрләрен башкардылар.
Ленинград язучысы Евгений Кутузовның әти-
бабялары гомер буена за? тга хезмәт иткәннәр
Евгений үзе дә Ижор заводында тимерче булып
зшләгән Шуңа кура Евгений Васильевич үгенеч
әсәрләрендә төп герой итеп бүгенге эшче образын
чагылдыра
Евгений Кутузов алеләң-але илебеэ буйлап
сәяхәт ясый, төзелешләрдә, завод- фабрикаларда
була. Күптән түгел ул куәтле йөк автомашиналары
чыгарачак Кама автозаводы төзелешендә булып
кнгте
Ленинград өлкәсенең «Ленинские искры» газетасы
язучы Е. Кутузовның Чаллыдагы төзелеш турында
мәкаләсен урнаштырган.
ҖӘЛИЛ ЭЗЛӘРЕ БУЙЛАП
Шушы елның май аенда әдәбият галиме ләм
тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин Германия
Демократик Республикасында йөреп кайтты. Ул
патриот шагыйрь Муса Җәлил исеме белән бәйле
урыннарда булган, илнең хезмәт ияләре, әдәбият
һәм сәнгать әһелләре белән очрашкан.
ҖӘЙГЕ ГАСТРОЛЬЛӘР
Җәй — гастрольләр чоры Татарстанның сәнгать
коллективлары, башка еллардагы кебек үк. киң
илебезнең күп өлкәләрендә, шәһәр һәм
авылларында булып кайттылар
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера
һәм балет театры жәйне Ульяновск һәм Волгоград
шәһәрләрендә уздырды Күрше өлкәләрнең
тамашачыларына. рус һәм дөнья классикларының
әсәрләре белән бергә. Нәжип Җиһановнын
«Җәлил» операсын. Фәрит Яруллинның «Шүрәле»
һәм Әнвәр Бакирлвның «Су анасы» балетларын
күрсәтте.
Ике ай буе дәвам иткән гастрольләр вакытында
безнең артистлар завод-фаб- рикаларда.
колхозларда булдылар, әлеге өлкәләрнең хезмәт
ияләре, әдәбият-сәнгать әһелләре белән
очраштылар.
• *
Галиәсгар Камал исемендәге Ленин орденлы
Татар дәүләт академия театры быел тагын Уфада
булды Тугандаш Баш- кортстан тамашачылары
безнең артистларны бу юлы да жылы һәм яратып
каршыладылар. Бөтен спектакльләр диярлек
аншлаг белән барды. «Совет Башкортста- ны».
«Советская Башкирия» һәм «Кызыл тан»
газеталарында татар театрына багышланган зур-зур
мәкаләләр чыкты Баш- кортстан АССР Верховный
Советы Президиумы театрны Почет грамотасы
белән бүләкләде.
* *
Үз чиратында башкалабыз Казанда күп кенә
танылган театр коллективлары, жыр- бию
ансамбльләре һәм концерт бригадалары булып
китте Аларнын кайберләре белән укучыларыбызны
таныштырган да идек.
Август аенда безгә тагын бер талантлы ижат
коллективы—Калининград драма театры килде
Кунаклар Казан тамашачыларына Ю. Чепуринның
«Карлар», А. Кор- нейчукнын «йөрәк хатирәсе». В
Ежовның «Сандугачлы төн». А Арбузовның «Иске
Арбат әкиятләре», Д Кыосакның «Берлиндагы эссе
жәй». А. Макаенокныц «Трибунал». француз
язучысы Эдман Ростан- ның «Сирано де Бержерак»
исемле әсәрләре буенча эшләнгән спектакльләр
күрсәттеләр.
Август аенда башкалабыз Казанда,
республиканың Чаллы. Әлмәт һә- чка районнарында
Калмык АССРны пан» исемле жыр һәм бию ансг jy-
лып китте.
Ансамбльнең программасында, калмык халык
жырлары, калмык шагыйрьләре һәм
композиторларының әсәрләре белән бергә. СССР
халыкларының жырлары да лаеклы урын алган иде.
Калмык артистларының концертлары һәркайда
уңыш белән узды РСФСРның һәм Калмык АССРнын
атказанган артисткасы В Гаряева. Калмык АССРнын
атказанган артисткалары А Мукаева. В
Ильцаранова. Калмык АССРнын атказанган
артистлары Э Манд- жиев, П. Надбитое һәм А.
Улиновларның чыгышын тамашачылар аеруча
жылы каршылады.
ЭКСПЕДИЦИЯ УҢЫШЛЫ БУЛДЫ
Казан археологларының тарих фәннәре
кандидаты Р. Фәхрегдинов житәкчеле- гендәге
отряды шушы елның июль аенда Ульяновск
өлкәсендә һәм Татарстанның көньяк районнарында
тикшеренүләр үткәрде Борынгы Болгар
шәһәрләренең калдыкларын өйрәнеп, картага
төшерүне максат итеп куйган бу экспедиция нәтижә-
сендә моңарчы билгеле булмаган 4 шәһәрлек
(шәһәр урыны) һәм бер хәрби ныгытма табылды,
шулай ук 20—30 елларда беркадәр тикшерелеп тә.
кайсы чорга һәм культурага караганлыгы төгәл
билгеләнмәгән 4 шәһәрлек өйрәнелде Болары да
болгарларныкы булып. X—ХП йөзгә ка-
рагайлыклары ачыкланды. Шундыйларның нң
кызыклысы — Ульяновскид.зн ерак түгел. Зөя суы
буендагы хәзерге Иске Әләй- ке авылы янында
урнашкан шәһәрлек. Ул үзенең мәйданы белән
мәшһүр Болгар һәм Суарларга тиң Археологлар,
шәһәрләрдән башка, алар тирәсендә урнашкан
борынгы авыл урыннарын да тикшереп, кызыклы
материал тупладылар Гомумән, быелгы экспедиция
Болгар шәһәрләрен табу һәм картага төшерү эшен
төгәлләү экспедициясе булды Андый истәлекләрнең
саны хәзер 155 кә житте.
ИҖАТ КИЧӘСЕ
Фәтхи-Балыкчы исеме татар совет
журналистикасы тарихында күренекле урын алып
тора 1926 елдан КПСС члены булган талантлы
журналист ижадн хезмәт юлының күп өлешен
«Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә
үтте. Республикабызда авыл хужалыгын үстерү
елларында, беренче бишьеллыкларда аның
публицистик мәкаләләре, очерклары, ре-
портажлары. фельетоннары газета битләрен бизәп
торды Редакциягә килгән куп кенә яшьләр анардан
журналистлык осталыгына өйрәнделәр
Шушы көннәрдә Татарстан Журналистлар
союзы правлениесе һәм «Социалистик Татарстан»
газетасы редакциясе коллективы
республикабызның кн өлкән журналистларыннан
берсе Фәтхи Балыкчы (Хәлил Фәтхуллин) белән
очрашу үткәрделәр.