Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘХЕТЛЕ ГОМЕР


че адымнарын атлый Ул фабрика эшчеләрениән оештырылган үзешчән хорга йарм башлый. Үзенең матур җырлавы, ягымлы, йомшак аһәңле тавышы белән тиз арада фабрика эшчеләренең мәхәббәтен казанып олгерә. 1929 елда аны Мәскәүдәге Татар эшче театрына эшкә чакыралар. Халкыбызның күренекле артистлары Асия Измайлова. Хесәеи Уразииов, Сара Садыйкова, Газиз Айдзрский, Гелсем Камскаялар иҗат юлларын шушы театр сәхнәсендә башлыйлар. Әлеге талантлы коллективта Фәхри Насретдиновның профессиональ сәхнә эшчәнлеге башлана... Эшче театры Урал, Себер, Донбасс якларында гастрольләрдә була. Фәхри Насретдинов күп кенә музыкаль спектакльләрдә җыр белән башкарыла торган рольләрне уйный һәм концертларда чыгыш ясый. Күбрәк ул халкыбызның «Кара урманп, «Сибелә чәчәк». «Шахта* кебек кәйләрен җырлый.
Сәхнәдәге беренче чыгышлары уңышлы башланса да, Фәхрине ул гына канәгатьләндерми Ул укырга, музыкаль белемен күтәрергә кирәк дигән карарга килә. 1930 елда Фәхри Насретдинов Мәскәүиең Рубинштейн исемендәге музыка техникумына керә. Аны тәмамлап чыгу елы. бәхеткә каршы, Мәскәу консерваториясе каршында татар студиясе ачылган чорга туры килә. Татарстаннан килгән куп кенә талантлы музыкантлар белән бергә, ул шушы студиядә укый башлый. Боек рус композиторлары Чайковский, Танеев, Рахманинов традицияләрен саклаган данлыклы консер-ваториядә уку һәм В. И. Садовников кебек тәҗрибәле профессорлардан дәрес алу
Ф Насретдинов В И Ленин ролендз
булачак җырчыга күп нәрсә бирә. Югары профессиональ музыкаль белем алып, уя Казанга кайта.
1919 елның 17 июиондә Н. Җиһановның «Качкын» операсы белән Татар опера һәм балет театры ачыла. Бу спектакльдә Фәхри Насретдинов Кирәмәт партиясен башкара. Үзе дә авылда туып-үскән җырчыга бу образның теләк-омтылышпары бик акын һәм таныш була. Кирәмәт образында Фәхри хвлык тапкырлыгын, залын җорлыгын сурәтли.
Фәхри Насретдиновның опера артисты буларак эшчәнлеге — үзенә бер зур иҗат. Бу күренекле артистның хезмәт юлы музыка һәм театр белгечләре тарафыннан махсус әйрәнелергә лаек. Мин исе журнал укучыларын Фәхри Насретдинов иҗатының кайбер характерлы айлары белен генә таныштырмакчы булам.
Фәхри Насретдинов, опера артисты буларак, үзенә тапшырылган һәр образның эчке дөньясын нык тоеп, ул образның иң тңрән нечкәлекләрен сиземләп уйный. Актерлык осталыгы белән тавыш байлыгы аңарда искиткеч дәрәҗәдә тыгыз бәйләнгән.
Фәхри Насретдинов чит ил һәм рус классик операларында, шулай ук милли операларыбызда зур осталык белән дистәләгән онытылмас образ иҗат итте. Яшьлек көче ташып торган шагыйрь Ленский («Евгений Онегин»], җиңел акыллы, тормыштан үзенә бары ләззәт кенә эзләп йөрүче ваемсыз герцог Мантуанский («Риголетта»), көчле мәхәббәт хисеннән нишләргә белми өзгәләнгән Альфред («Травиата»), әкият патшасы, киң куңелле, кешеләргә бары бәхет кенә теләүче Берендей («Кар кызы»), мәхәббәт газабын кичереп, көчле сагышка бирелгән Фауст («Фауст»), киң күңелле, яхшы ниятле Владимир Игоревич («Князь Игорь») һәм төрлесе төрле яшьтәге, төрлесе төрле холыктагы дистәләрчә башка образлар. Илебезнең кайсы шәһәренә генә гастрольгә бармасын, театр куйган операларны кайсы милләт тамашачысы гына карамасын, Фәхри Насретдинов башкарган партияләр тамашачы күңелендә зур тәэсир калдыра. Т. Хренниковның «Давылга» исемле операсында боек юлбашчыбыз Владимир Ильич Ленин образын башкарып, ул үз талантының гаҗәп бай үзенчәлекләрен күрсәтте. Тирән фәлсәфи уйланулар, киеренке хис-тойгылар белән язылган бу образны башкару артистан гаять зур осталык сорый. Опера спектаклендә бөек даһи образын иҗат итүгә ирешүе Фәхри Насретдинов талантының ифрат куп яклы булуы турында сөйли.
Фәхри Насретдинов үзебезнең милли операларда, милли музыкаль комедияләрдә онытылмас образлар иҗат итте. Ул татар опера сәнгатен пропагандалауга иң күп хезмәт куйган артист. «Качкын», «Алтынчәч», «Ирек», «Түләк», «Намус», «Илдар» (Н. Җиһанов опералары), «Галиябану» (М. Мозаффаров әсәре], «Наемщик» (С. Сәйдәшев һәм А. Ключарев операсы) кебек спектакльләрдә. «Башмагым», «Акчарлаклар», «Идел буенда» |Җ. Фәйзи әсәрләре), «Тальян моңы» (Ә. Бакиров музыкасы) кебек музыкаль комедияләрдә ул төп партияләрне башкарды. Бу опералар һәм музыкаль комедияләрдә Фәхри Насретдинов иҗат иткән кайбер образлар музыка сәнгатебезнең алтын фондына кереп калды. Н. Җиһановның «Алтынчәч» операсындагы Җик Мәргән белән Җ. Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясендәге Галимҗан — әнә шундый вакыйга булырлык онытылмас образлар.
«Алтынчәч» операсын мин берничә тапкыр тыңладым. Җик Мәргән образында Фәхри Насретдиновны дурт-биш тапкыр күрдем. Әмма, кайчан гына карамыйм, Җик Мәргән сәхнәгә һаман көч-куәт ташып торган яшь егет булып ашкынып чыга һәм искиткеч мөлаем, матур тавыш белән мәшһүр «Кара урман» ариясен җырлап җибәрә иде. Зал тын да алмый тыңлый. Бу атаклы ариядә Җик Мәргәннең горурлыгы һәм батырлыгы да, сагыш, мәхәббәте дә — барысы да бергә яңгырый. Халкыбыз эпосының легендар герое Җик Мәргән реаль тормыштагыча җанлы булып, шул ук вакытта легендаларга хас серле булып күңелләргә керә. Фәхри Насретдинов Җикнең ягымлы, лирик якларына аерата басым ясый. Шул ук вакытта ул аның батырлыгына, туган илне явыз көчләрдән азат иту өчен көрәш юлындагы каншамас ныклыгына да ышандыра. 1957 елда Мәскәудә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы көннәрендә «Алтынчәч» спектаклен башкалабыз тамашачылары зур дулкынлану белән каршы алды. РСФСРның халык артисткасы Н. Кемаргкая «Вечерняя Москва» газетасында бу спектакль турында зур мәкалә язып чыкты. Ул мәкаләдә Җик Мәргән образын башкаручы Фәхри Насретдинов турында мондый сүзләр бар: «Җик образында героика һәм лирика зур осталык белән бергә үрелгән. Фәхри Насретдинов бу партияне эчкерсез сафлык, ягымлылык белән башкара. Бу артист — опера сәхнәсенең чын мастеры, матур тембрлы тавышын ул искиткеч оста файдалана».
Җ. Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясендәге Галимҗан образы — Фәхри Насретдиновның милли музыкабызны башкару өлкәсендәге иң зур уңышы, иң зур казанышы дисәк ялгышмабыз. Ул иҗат иткән Галимҗан акыллы, уңган, тапкыр һәм шул ук вакытта чамасын белеп кенә хәйләли дә белүче шаян һәм шук егет. Сөйгәне Сәрвәр өчен ул җанын бирергә әзер. Артист Галимҗан образын йомшак бер наз белән, яратып башкара. Аның уенындагы нәзакәтлелек, җиңеллек, дәрт, тапкырлык бөтен спектакльне бизәп тора. Фәхри Насретдинов Галимҗан образын бзак еллар буена — комедия сәхнәгә кабат яңартылын куелган чакларда кайта-кайта башкарды.
Галимҗан бәхетле образ булды. Фәхри Насретдинов Галимҗанның арияләрен. аның Сәрвәр беләи башкарыла торган дуэтларын куп еллар буе радио аша җырлады, тетрада концерт ларында башкарды. Бахетле образ Галимҗан Фәхри Насретдмновиын узен дә бәхетле итте. Артистның опера сәхнәсендәге бетен иҗаты шушы шат күңелле, тапкыр, акыллы, мелаем егет Галимҗан язмышы кебек матур. Башкаларга ничектер. «Башмагым» спектакле турында суз чыктымы, минем күз алдыма иң злек сәхнәдә укалы матур башмак тотып, бии-бии, елмаеп җырлап йоруче Фәхри-Галимҗан килеп баса. Алар икесе минем күңелемә бер кеше булып кереп калган һәм үп мине һаман- һаман матурлык, гүзәллек, мәхәббәт доньясына әиди кебек. Соңгы елларда Фәхри Насретдинов «Башмагым» спектаклендә Кәрим бай образын башкара. Кәрим байны да ул зур осталык белән уйный, байлыкка кызыгучы, тар карашлы бу кешене адәм келкесенә калдыра. Ләкин күңел һаман Галим Күптән түгел мин Фәхри Насретдиновның «Севастополь аальсыпнда үзбәк Рәхмәт образым башкаруын тагын бер кабат карадым. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул Рәхмәт образын һаман яшь чагындагы кебек җиңеллек белән уйный. Фәхри иҗат иткән матрос Рәхмәт образы бетен спектакльне як-тыртып, җылытып тора. Тамашачылар Фәх- ри-Рәхмәтиең сәхнәгә чыгуын котеп утыралар һәм аның һәр хәрәкәтен, һәр сүзен, һәр репликасын зур кызыксыну белән каршы алалар, кочле алкышлар белән озаталар. Шулай ук соңгы вакытларда сәхнәгә куелган «Мехәббәт җыры» |С. Садыйкова, Р. Гобәй- дуллин музыкасы, X. Вахит либреттосы) спектаклендә дә Фәхри Насретдинов шундый ук җиңеллек, шат күңеллелек белән тезүче-ма- ляр Садыйк образын башкара. Садыйк сәхнәгә чыгу белән тамашачы ирексеэдән елмая башлый. Бераз «кәгеп алырга» яратса дз. Садыйк, нигездә, әйбәт кеше. Ул башкалар язмышына гамьсез караучы, тупас күңелле кешеләрне яратмый. Җае чыккан саен, андый салкын канлы адәмнәрдән келә. Фәхри Садыйк куплетларын, Садыйкның хатыны Әсма (бу рольдә Татарстанның атказанган артисткасы Фәгыйлә Тимирова) белой булган дуэтларын зур осталык беләи башкара. Шуңа күрә Садыйк күз алдыма сойкемле. эш сеючо гади кеше булып килеп баса. Бу спектакльне карагач, күңелдә заман темаларын яктырткан сәхно әсәрләре күбрәк язылсын иде. опера театрыбыз сәхнәсендә Фәхри Насретдиноя кебек киң колачлы артистларыбыз аамәндашларыбыз образын күбрәк башкарсын иде дигән теләк туа.
Артистның опера сәхнәсендәге эшчәнлего турында суз йерткәидә, аның иҗатына уңай йогынты ясаган сәхнәдәш дуслары, партнершалары, турында да бер-иие суа әйтми калып булмый. Халкыбызның күренекле артисткалары Галия Канбицкая, Шәфика Котдусоаа. Монирә Булатояа, Золәйха Хмсмәтуллина. Рейса Билалова. Венера Шәрино- ва, Гопшат Сәйфуллиналар — аның чын иҗат дуслары. Фәхри Насретдинов бу артисткаларның һәркаисына карата күңелендә зур хермәт һәм ихтирам хисларе саклый.
Фәхри Насретдинов үзенең халыкка якын булуы белән аерылып тора. Уп. опера артисты буларак, югары профессиональ җырчы, шул ук вакытта эстрада һәм радио җырчысы дв. Аның иҗатының бу ягы шулай ук күп кырлы. Меңләгән концертларда катнашкан, йезләгән гастрольләрдә йоргән Фәхри Нвсретдмноаны бу хезмәте халыкка аерата якынайта. Ул барлык композиторларыбызның диярлек әсәрләрен яратып башкара. Аның репертуарында С. Сәйдәшев. М. Мозаффарое. Н Җнһанов. А. Ключарев. Җ. Фәйзи, 3. Хәбнбуллкн. С. Садыйкова. Я. Яхин. X. Волиуллии. 9. Фаттах. Ф. Әхмәдие в һәм башкаларның җырлары бар. Композиторларыбыз, аңа атап, махсус җырлар
ролендәге Фәхоине сагына.
Ф Насретдинов 'Башмагын» коме- дсясенда
язалар. Ул — композиторлар һәм шагыйрьләрнең якын дусты, аларның әсәрләрен армый-талмый пропагандалаучы. Җ. Фәйзинең «Кызыма» |М. Җәлил сүзләре), «Бу кырлар, бу үзәннәр дә» |С. Хәким сүзләре), X. Вәлиуллин- ның «Онытырга мәмкин түгел» (Ә. Ерикәй сүзләре) җырларын гына искә төшерик. Фәхри Насретдинов башкаруында бу җырлар музыка сәнгатебезнең алтын фондына керделәр. Фәхри Насретдинов башкарган җырлар ни өчен шулкадәр күңелгә ятышлы, йөрәккә якын соң! Моның сере нәрсәдә икән! Мөгаен, Фәхри Насретдинов- ның үз эшенә — сәнгатькә бик җитди каравындадыр. Мөгаен, халыкның таләпләрен, уйларын, хисләрен яхшы белүендәдер. Мөгаен, заманыбыз су-лышын яхшы тоеп яшәвендәдер, иҗат итүендәдер. Ул һәр җырга тирән мәгънә салырга омтыла. Ул җырдагы эчтәлеккә, фикергә басым ясый. Көйнең, музыканың чиста яңгыравына, көйдәге бормаларның урынлы булуына нык игътибар биреп, сүзләрнең гаҗәп ачык, дөрес әйтелешенә ирешә. Һәр әсәрдә ниндидер яңалык, яңа аһәң табарга омтылып, ул кайвакыт гади генә көйне дә
шундый тырышлык белән бөртекләп әзерләп, кабат-кабат репетиция ясап, эшләп башкара. Аннары үзе дә: «Апара кебек җырны әлбә итәбез инде, мәрхүм гармунчы Фәйзи ага Биккинин әйтмешли, бөтен витаминнарын китереп җырлыйбыз инде аны!..» — дип шаяртып куя. Шаярырга, көлкеле мәзәк сөйләргә ярата ул. Театр дөньясында нинди мәзәк бар, барысын да ишетеп ала һәм үзенә генә хас тапкырлык, җорлык белән башкаларга сөйли. Шуңадыр, ахры, шаян җырлар башкарганда, ул сине ихтыярсыз елмайта, көлдерә. Җ. Фәйзинең «Чәчләребез чәчкә бәйләнгән» |Ш. Маннур сүзләре), 3. Хәбибуллинның «Казан кызы», «Нәсимә» |Н. Арсланов сүзләре), 3. Исмәгыйловның «Ләлә» (Н. Нәҗми сүзләре) кебек җырларын шундый бер күңелле шаянлык белән җырлый, аның башкаруында бу җырларда халыкның тапкырлыгы, үткен акылы чагыла. Фәхри Насретдиновны шундый шаян җырлары өчен авыл тамашачылары аерата ярата.
Җыр өлкәсендәге хезмәтләре турында сөйләгәндә, Фәхри Насретдиновның һәр композитор белән озак елларга сузылган иҗат дуслыгына чын-чыннан сокланырга мөмкин. Халкыбызның күренекле композиторлары С. Сәйдәшев, М. Мозаффаров, А. Ключаревның бик күп җырларын башкарган үп. Ә инде композитор Җ. Фәйзи белән бу өлкәдәге иҗат дуслыгы бигрәк тә матур. Җ. Фәйзинең иҗат юлы башланган еллардан алып, бүгенге көнгәчә күпчелек җырларын беренче башлап Фәхри Насретдинов җырлый. Мәшһүр «Урман кызы», «Соңгы мәртәбә» |Һ. Такташ сүзләре) җырларын иң беренче башкаручыларның берсе — Фәхри Насретдинов. Бу җырларның халык күңеленә тирән үтеп кереп, үлми яшәвендә аның хезмәте зур. Җ. Фәйзи иҗатын Фәхри Насретдиновтан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Композитор 3. Хәбибуллин белән иҗади дуслыгы да аның шулай ук матур һәм күптәннән килә. «Сиңа», «Батыр егеткә» |Ә. Ерикәй сүзләре), «Казан кызы», «Утыр әле көймәгә», «Нәсимә» |Н. Арсланоз сүзләре], «Зәңгәр» (Г. Насрый сүзләре) һ. 6. җырларын башкарып, ул 3. Хәбибуллин иҗатын пропагандалау эшенә лаеклы өлеш кертте. Сара Садыйкованың иҗат юлы башланган көннәрдән алып, Фәхри Насретдинов аңа зур игътибар бвлан карый. «Көтәм синв»не (Ә. Ерикәй сүзләре) иң элен Фәхри Насрет* 1М
сМәхэббәт җыры» спектакленнән бер кү- ренеш
дииов җырлый. С. Садыйиоааның «Җилфер-җигфер* (Ә Ерикәй сүзләре] «Мусә* (С. Хәким сүзләре], «Йерәк сере» (И. Ганиева сүзләре) кебек җырларын да Ф Насретдинов зур дулкынлану белән башкара. Композиторларыбызның күл кенә җырларын популярлаштыруы белән бергә. Ф Насретдинов валын кейләрен җырлауга да аерым игътибар бирә Ул башкарган валык кәйләреннән «Рәйхан» (Н Исәнбәт сүзләре] җырына аерым тукталмый булмый. «Рәйхаианы күп җырчылар башкарып карады Әмма Фәхри Насретдинов башкаруындагы «Рәйван» үзе бер денъя ул. Киң сулыш белән, иркен тавыш белән, киеренке внсләр белән җырлый ул аны. Фәхри Насретдинов башкаруында яңгыраган «Рәйхан» кәендә гүзәллек, сафлык, мәхәббәт, сагыш, үкенү һәм шул ук вакытта омтылыш, ярсулы ашкыну бергә үрелеп, бер бетен, тирән кичереш булып яңгырый.
Фәхри Насретдинов — табигате белән йомшак күңелле кеше. Аның табигатендәге бу йомшак күңеллелек ничектер сәекле композиторыбыз Салих Сәйдәшев характерын хәтерләтә. Шунлыктандыр, ахры, радчокомитстга эшләүче иптәшләр композитор Салих Сәйдәшеонең иҗат һәм тормыш юлына багышланган радиопостаноаканы әзерләгән вакытта Салих Сәйдәшев роленә Фәхри Насретдиновны чакыралар Ар'ист шатланып риза була һәм Салих Сайдәшев ролен ул шундый оста итеп башкара, әйтерсең микрофон алдында Фәхри Насретдинов түгел, Салих ага үзе чыгыш ясый. Кеше буларак, хуш күңелле, тормышында, иҗатында, дуслары арасында гади һәм мелаем Фәхри Насретдинов яшъ җырчыларга бик ярдәмчел. Үзенең күл еллык тәҗрибәсен ул яшьләр белән бик теләп уртаклаша, яшь җырчыларга тавышны ничек камилләштерергә кирәклеген ойрәтеп киңәшләр бирә Казан ионсерсаториясендә вокаль буенча педагог буларак, ул җырчылар хәзерләү эшенә турыдаи-туры катнаша Хәзер Татар дәүләт филармониясе солисты, яшь җырчы Булат Балтанов. Ульяноескида эшләүче җырчы Леонид Усовлар — Фәхри Насретдинов шәкертләре. Татар дәүләт опера һәм балет театрының хорында җырлаучы яшь солистларга, шулай ук Г Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистларына ул вокаль буенча даими рәвештә киңәшләр биреп, алар белән яныннан тәҗрибә уртаклашып яши. Опера театры һәм радиокомитет каршындагы художество советларында файдалы фикерләре, киңәшләре белән катнашып, һәрвакыт ярдәм итә. Җәмәгать эшләрендә активлыгы аның үз иҗат эшләренә һич тә комачауламый. Казанның офицерлар йорты каршындагы үзешчән артистларга шефлык итә ул. ВТОиың Татарстан бүлегендә сәхнә ветераннары советында член булып тора.
Илебез буйлап күп гастрольләргә йерүе белән бергә. Фәхри Насретдинов чит илләрдә — Кытайда. Бирмада, Вьетнамда. Кореяда булды. Хечүмәтсбез. татар совет музыкасын үстерүдәге уңышлы хезмәтләре ечен, 1914 елда Фәхри Насргтдиноака Татарстанның атказанган артисты. 19S0 елда Татарстанның халык артисты, a 19$7 елда РСФСРның халык артисты дигаь мактаулы исемнәр бирде. 19S9 елда ул Тукай бүләге лауреаты булды. Фәхри Насретдиновның күкрәген «Почет билгесе*. Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары һәм күп кенә медальләр бизи.
Сәнгатькә багышланган авыр һәм мактаулы хезмәт белән гомер дигәнең сизелми дә үтә. Менә Фәхри Насретдиновның да яше опкәнәтогә бара Ә ул үзе бу турыда бетеиләй уйламый да Алтмышка таба якынаюы турында исенә тешергәч. хәтта аптырап китте. Тавышы да аның элеккечә үк матур, элеккечә үк чиста, ачык Җырчыпар арасында сирәи була торган күренеш — үзе елкәнәеп барса да. Фәхри Насретдиновның тавышы яшьлегендәге кебек кечпе, тигез, саф. Тын алулары, сулышлары иркен саклана. Саклана дигәннән, үзен һәм тавышы», бик ныи саклый ул. Салкыннан да. җил-яңгырдан да. терпе авырулардан да саклый Бергә гастрольдә кергән дуслары ачың турында: «Тамагын ул яшь баланы саклаган кебек саклый .— диләр
•Социалистик Татарстан» газетасының 1970 елгы 12 февраль санында басылып чыккан мәкаләсендә журналист һәм яшь шагыйрь Рәшит Зәкиеа Фәэрн Насретдинов турында болай яэган иде: «РСФСРның халык артисты Фәхри Насретдинов җырлаганда картаюны, сүнүне, сүрелүне белми торган тавыш, башкару осталыгы хакында уйланасың. Кайчан, кайда тыңласаң да. бу кемеш тавышның кече, гүзәл тесмерпәре кешене әсир итә».
Быел иоз Фәхри Насретдиноека 60 яшь тулды Ә үзе «Башмагым.дагы яшьлек Дәрте ташып торган Галимҗан кебек кепәч. мепаем һәм бәхетле уп!_ Бахетле гомер озын булсын! Җыр әле дэзам итә'