Логотип Казан Утлары
Шигърият

АЗАТЛЫК ҖЫРЛАУЧЫ ПОЭЗИЯ


Вьетнам — бер үсеп торган агач.
Ботаклары — Төньяк. Көньягы
Көньяк белән Төньяк —бер кешенең
Ике кулы, ике аягы һавабыз һәм суларыбыз — уртак. Безнең уртак биек таулар бар. Партиябез, юлбашчыбыз уртак. Аералмаслар безне дошманнар.
Батыр Вьетнам халкы әнә шулай җырлый ...
Вьетнамның Төньягында һәм Көньягында яшәүче барляк халыклар- ның да теләкләре бердәм һәм уртак Ватан бәйсезлеге өчен барган азатлык көрәшендә җиңеп чыгу, уз илеңдә узең хуҗа булу
Вьетнам барын за наннардан бирле — шагыйрьләр һәм чәчәннәр иле санала. Аның халкы элек-электән шатлыгын да, кайгысын да җыр белән белдерергә прата.
Вьетнам әдипләре халык арасында аеруча хөрмәттә һәм игътибарда йөртелә. Матур әдәбиятка булган мондый караш бу илдә буыннан буынга күчеп дәвам итә Мәсәлән: Xi гасырда Ханойда махсус 'Әдәбият кәлисәсе» салыну иҗат эшенең мактаулы һәм кадерле хезмәт булуын күрсәткән фактлардан берсе. Шушы кәлисәдә ел саен и тнең яшь әдипләре шагыйрьлеккә имтихан тотканнар Ярышта җиңеп чыккан шагыйрьләрнең исемнәре мактау тактасына — ташка уеп язылган Ул ташлар әле дә сакланалар Шагыйрьлеккә имтихан тоту йоласы Вьетнамда дүрт гасыр буена дәвам иткән.
Прогрессив вьетнам поэзиясе элек-электән феодализмга каршы көрәш идеяләре белән сугарылган була Вьетнам әдәбияты тарихын XV—XIX йөз тәрдә .'1е Тран 1'он. Донг Минь Кхьем. Нгуен Зу. Доонь Тхи Диемһәч Хо (.нан Хыонг кебек атак лы шагыйрьләрнең иҗатлары бизи Алар уз әсәрләрендә. башлыча, вьетнам хатын-кызларының авыр тормышын чагы : дырсаннар •Вьетнам потзиясенең алиһәсе• дип йөртелгәч До Суан Хыонг. мәсәлән, кыз чагында үзе дә икеме хатын тыкка көч тәп бирелгән була Ул үзенең я ткынлы һәм тапкыр шигырьләре б< тән феодализм йолаларына хатын кызның кимсетелүенә каршы көрәш уты ачкан Вьет- -да хәзер.’ көндә дә тугры һәм мигур сүз әйткән кешене ишетсәләр. *Хо Cyan Хыонг Кебек әйтте».— диләр.
Вьетнамның бүгенге яңа революцион по>шясе әнә шул борынгы әдәби традицияләргә нигезләнеп үсә һәм ул уз халкының бай көрәш тәҗрибәсен чагылдыра.
Моңарчы Вьетнамдагы төп халыкның гына, ягъни вьетнамлыларның үзләренең генә, язма әдәбияты булган, ә илдәге калган кырыклап телдә сөйләшүче халыкларның язуы бөтен тәй бут чаган. Хәзер исә тхо. тхай. ман. кх.мер кебек халыкларның уз язма тары бар, аларның һеркаЛсыны ( милли әдәбиятлары һәм сәнгатьләре үсә.
Вьетнам әдәбиятының бүгенге көн геройлары — Америка агрессиясенә каршы көрәшүче патриотлар.
Вьетнам поэзиясе тирән психологик кичерешләргә бай булган образлары белән укучылар күңелен җәлеп итә Шагыйрь нинди генә чоманышт т яшәмәсен—'йолдызлы зәңгәр к\к йөзе, туган-үскән илнең әкияттәгечә г>- зә.т.теге. елгаларының. урманкүллгренгң Һәм ьетфөоей яшел болыннары- ның матурлыгы аның әсәрендә үз чагы тышын таба Ленин табигать м тирлыгын утларда яндыручы баскыннар исе тееан җирнг сызланырга
■■•а. иректе еден кешеләрне газаплы шлртлирФа ешьерее яеҗ&үр итәләр Сугыш тудыргач фаҗига те авырлык тарны aa>zr*u>M п
уз җилкәләрендә кин.рәлер Алар сугыш баргач Габоннарга • - •- п айт ■ буена ха тык арасында яшиләр. Батыр халыкның Америка башкш әрләренә
каршы көрәшен, аның тормыш ихтыяҗларын өйрәнелер Халыкның шатлыгын. кайгысын уртаклашалар Алар авылның иң ярлы кешесенә төшәләр һәм хезмәтчәннәр партиясе таләп иткән түбәндәге <вч шартны» үтәргә тиеш булалар: хуҗа белән бертигез эшләргә: хуҗа ни ашаса, шуны ашарга: хуҗа нинди шартларда яшәсә, шулай яшәргә сүз бирәләр. Бу бер язучылар өчен генә куелган шарт түгел, әлбәттә, авылга килгән һәркем өчен дә мәҗбүри.
Чын дуслык — авырлыкта сынала, ди халык. Авыр сугыш көннәрендә Вьетнам белән безнең ил арасындагы эчкерсез дуслык мөнәсәбәтләре көннән-көн ныгый һәм көчәя бара. Әдәбият исә бу дуслыкны үстерүдә күпер хезмәтен үти. Хәзерге вакытта Вьетнамда совет әдәбияты җәүһәрләрен тәрҗемә итү һәм бастырып тарату елдан-ел киң колач ала бара. Шулай ук безнең ил матбугатында да Вьетнам азучыларының әсәрләре еш басылып тора Мәсәлән. 1966 елда татар һәм вьетнам язучылары әсәрләреннән төзелгән татар телендә * Җиңелмәс Вьетнам» исеме белән җәмәгатьчелек тәртибендә бер китап басылып чыкты. Укучыларыбыз бу китап аша Вьетнам әдәбиятының бай эчтәлекле һәм югары художестволы әсәрләрен укып, вьетнамлыларның азатлык өчен көрәштә күрсәткән батырлык үрнәкләре белән таныштылар
Вьетнам поэзиясе бүгенге көндә солдат поэзиясе булып күз алдына баса. Ул халык белән тыгыз бәйләнештә, аның көрәшендә иң алгы сафта бара Вьетнам халкының шагыйрьләр армиясе үз җырларында халыкка хыянәт итүче курчак армиясе ялчыларын, аларны узындыручы империалистларның мәкерле планнарын фаш итә.
Журналыбызның бу санында без яңа Вьетнам поэзиясенең кайбер үрнәкләрен урнаштырабыз.
То X ы у
Яшел күлмәк
Матур күлмәкләр тектең. Ман син аның агын...
Манмыенча киялмыйм, Сугыш бара, җаным.
Хәтфә чирәмдәй төсе Яшел булсын аның. Ап-ак килеш кияргә Сугыш кушмый, җаным.
Мангач бик утырса да. Бәлаләрдән яклар...
Туган ягымның төсе Үлемнәрдән саклар.
. Мәңге сүнмәс, мәңге яшь Мәхәббәтең белән — Мин сине яклап. Илем.
Янган утка керәм!
Вьетнам кызына
Герой кыз Лигә багышлана
Син бер кызмы, фәрештәме. Тиңләшер кемнәр генә?
Кара болыт төсле чәчләр Таралган иңнәреңә...
Күзләреннең упкынында Яшен уты бар сыман. Буй-сыннарың бигрәк зифа, Бөгелә-сыгыла, тал сыман. Үлем сине алалмаган. Син тере, исән менә! Кулларың нәфис, охшаган Бакчаның гөлләренә; Мәңге яшәрдәй, нык алар. Корычтай бөгелә генә! Аһ, нинди сызлана тәнең! Аһ. нинди салкын тезең... Төшенә.м, бик авыр хәлең. Килче, бер үбим үзем. Уян син, гүзәлкәй! Терел! Терел, бу бит төш кенә... Ут, инә, үткен хәнжәр дә Үтәлмаган түшеңә.
Йөрәгеңдә
нәфрәт-ялкын, Калганда тамчы канын — Авылын, йортыңны түгел, Ил саклап сафта калдың. Син исән! Яшьнәп яшә! Сине ал байрак дәшә... Ак биләүләргә биләп, Бәллү көйләрен көйләп. Бөтен ил. бөтен халык Тирбәтә хәйран калып: Анандай, йокың бүлдерми Тынычлык саклар жирен: Тху-Бон 1 буйлап яңгырар Көрәштә жиңү жырың Күзеңдә яз көлсен өчен. Озайтырга гомерен синен. Алсулансын өчен йөзен — Җан өрергә әзер илем! Син — чын кызы Вьетнамның. Бөтен тормышын көрәштә. Кем син, Вьетнам сылуы Ли? Тылсымлы зат. я фәрештә?!
Т е X а н ь
Ленин һәм Аппассионата
1
Ут уйнаткан январь көннәрендә Ленин килә дусты Горький янына. Мамык карлар уйнап, арып-талгач, Җиргә төшеп тынып ята ялга Түбәләргә ап-ак карлар ябыла.
Тху-Бон—елга исеме
Тәрәзәдә кыш туй итә. Тышта Январь белән бәхәс кызып китә: Ленин, мичкә утын ташлый-ташлый. Китап алып, шәм янына үтә. йорт хуҗасы ярлы-ябык яши, Илнең үзе кебек гади, садә. Сый урынына бөек Бетховенны Ул уйнарга куша пианинода.
Таныш клавишлар телгә килә, Күкрәп уза Аппассионата.
Кырлар шавы, кошлар жыры агыла. Туплар тавышы яңгырап тора анда! Дәрт, ышаныч һәм омтылыш монда... Тыңлый аны Ленин, алмый тын да. Моннар аша жирне үтә күрә. Планетаның гүя йөрәген тоя.
Аккорд тына, Ленин саубуллаша. Салмак, сабыр гына төн тын ала. Тротуарда аның карлы эзе Ярсу ноталардай ярылып кала...
2
Ханойда күрештек. Җиңү юлы Җиңел түгел, тик шатлыклы иде. Сөеклем! Сиңа нәрсә бүләк итим? Булмаса, ал Аппассионата тыңлап торган
Ленин портретын...
Истә тотыйк аның елмаюын.
Ул — жиңелмәс һәм ул — үлемсез жан. Көрәш кубар,
Бу сугышта, сөзәк урамнарда Шекспир һәм Микеланджелолар Көрәшер безнең баррикадаларда! Октябрьның жиңү авазына Аваздашлык табар
Гажәп тавышлары алариың да.
Нурлы таңнар төн башына җитәр, Кешеләргә жиңү хәбәр итәр.
Бәгырем, каушама син давыллардан. Безне Бетховен жыры кыю итә!
Ул — безнеке...
Нгуен Чай, Нгуен Зу1 кебек. Ул безгә көч бирә, гайрәт кертә. Бу көнне бик яхшы хәтерлә син: Туплар тавышы... Төтен сарган жирем... Бетховенның Аппассионатасын
Без тыңлыйбыз. Тыңлый аны —Ленин!
'Нгуен Чай (1380—1442) һәм Нгуен Зу (1765—1820) — күренекле вьегнзм шагыйрьләре.
Хоанг Тхи Минь Кхань
Көчсезләнеп тала бара минем куллар. Акрынаеп, адымнарым тукталалар.
Мангаема картлык тирән җөйләр ясый, Күзләрем дә инде тонык, күрми башлый. Гөлчәчәкле бакчамны төн капласа да, Монын өчен мин кайгырмыйм һәм зарланмыйм. Үзем һаман артык бирсәм дә тормышка, Аңардан мин үзем өчен азрак алдым. Яшь чагымда иркен, рәхәт гомер сөргәч, Бернигә дә үкенмим мин картлык килгәч.
Фам Хо
Тәҗрибәсез бал корты
Беренче бал җыюы иде бал кортының... Менә кинәт ул бер чәчәк күреп алды. Умартама күп итеп бал җыйныйм диеп, Шул чәчәккә җан-фәрманга очып барды. Күп маташып йөрде сантый ал чәчәктә... Хәлдән тайды — бал табылмады, әлбәттә.
— Эх, каян тап булдым,— диде,— килбәтсезгә! Үзе ал да... ләкин бал юк шөкатьсездә!
Чү. ни булды! Чәчәк телгә килде шулчак:
— Хурлыйсын син... Мин бит бары — кәгазь чәчәк!
Ван Дай
(Шагыйрә)
Солдат курткасы
Көньяклардан салкын җилләр исә. Янгырларла йөридер солдат Барлы-юклы акчам сарыф итеп. Мамык куртка сырам ыспайлап. Жөйләр салып инәм оча гына... Бик тигез дә түгел ул шуңар. Җылысы да булмас инде артык. Тегү теккәнмени бу куллар...
Ләкин анын тышлыгы нык. әрсез,— Халкым аңа биргән җылысын.
Фронтка салам аны, ләкин белмим Киючесе кемнәр буласын.
...Бүген төнлә ачы буран УЙНЫЙ — Каралтылар елый, жил улын.
Ә үэөмиен бернәрсәм юк ябыныр. Тән салкынны тоймый барыбер
0. Сяяегуәоа т»рж*мм*