АРМӘТ ЭСКИЗЛАРЫ
Зәңгәр чәчәк
Яшь гомерем зәңгәр чәчәк — Узар димәгән идем ...
Халык жыры.
Малай чагым!
Кайлардан ла тагын
Килеп чыгып Казан ягына, Әйдәлисең мине яшьлегемә, Озатып калган кырлар янына.
Син таныйсын мине?
Мин дә сине:
Син һаман шул — уйчан, әдәпле.
Өстеңдәге киндер күлмәгең дә
Таныш мина — зәңгәр сәдәпле.
Күксел томан күмгән ерак еллар
Ятсалар да ике арада.
Таныйм сине, таныйм:
Аягыңда
Гаҗәп пөхтә җинел чабата.
Башкаенда — җәйге йон эшләпә.
Ак эшләпә, кара тасмалы..
Җитмешемнән төшим шунда дисәм.
Юлны күмгән кыя ташлары-
Дәшсәләр дэ сине
Серле юллар
Бик еракка, бәхет мул якка.
Аз гына да. туган җир генә дә Җитә иде сиңа ул чакта.
Тик бер генә кочак бәхеткә дә Риза чагым идеи син минем. Исеңдәме?
Исеңдәдер синең
Ул — бер кочак бәхет кем иде!..
— «Мәгълүм булсын әле дөньяга, дип, Безнең дә бит «егет» икәнлек»,— Уң кулыңның урта бармагына Бакыр балдак киеп җибәрдең...
Сүнде ләкин, шиңде синең бу дәрт: Бакыр балдак Тутыга икән, Елтыр тешле Якты елмаюның
Тапкыр теле тотлыга икән...
...Киндер күлмәк. Көяз, шәп чабата. Ак эшләпә — кара тасмалы!
Йөгереп кенә кайтыр идем шунда, Кичеп булса җитмеш басманы!
Игелегем тиде илемә, дип Әйтмәсәң дә үзең әйтүен, Тик илеңә имгәк булып түгел, Илдәш булып үтте яшь көнең.
Тәрәзләргә
Пыялалар куеп.
Еллар аша үтеп киттең син.
Азмы өйгә
Айның алтын нурын, Таң алсуын бүләк иттең син.
Заманасы туктый күрмәсен, дип, Тугай якның, туган туфракның, Сәгатьләрнең, суга торганнарның,— Ватыкларын төзәтеп сип, энем, Вакытларны азмы уяттың...
Ул сәгатьләр
Синнән бәхилләрдер һәрберсенең талган йөрәген, Чөй кыстырып, майлап кына түгел, Күз нурыңны ялгап төзәттең!
Язмышның да шулай
Саф булуын
Теләсәң дә, энем, теләвен, Кабул булмый торган дога булган Бу теләгең синең, мөгаен.
Көн битенә
Тәрәзәләр куеп
Үтеп киттең авыллар аша.
Түрләремә якты кертте ул, дип Кемдер бәлки сагыныр лабаса.
Юктыр ла, юк. Сагынмыймдыр сезне, Яшьлегемнең зәңгәр еллары!
Болай гына бугай, болай гына
Искә алам сезне Мин бары...
Аппагым
Әссәла.м, аппагым, әссәлам!
Әле дә исән-сау якәнсен.
Гел шунда—бер төштә торсан да, Ничәсен дәвернен кичкәнсең.
Бу якка нинди кыш килмәгән. Бу якта кайсы жил исмәгән... Өендә гөлләре туңса да, Ил сине утынга кисмәгән.
һай, син дә гамьнәрне, каенкай, Кичергән, кичергән, кичергән, Синең дә бәйрәмсез көннәрдә Сәйләнең жилләрдә сибелгән...
Әле дә каравыл икәнсең, Авылның тышында, үрендә. Сорама, аппагым, сорама, Нәкъ шул ук миссиям минем дә.
Төн әле угрылы, бүреле. Илдә бит
Сарык та. каз да бар, Мәгънәви малыбыз салынган, Дарыбыз салынган баз да бар.
Юлларда бүреләр иснәнә! — Казлар бит Урамда, аппагым.
Казны да, дарыбыз базын да Саклау бит — безнең эш, сафгашым!
Иң мөһим, и и житди хезмәт ул, 1 In авыр гамәл ул — каравыл. Маякта, фонарьда, шәмдәлдә йөрәккәй майларын яга ул. Йөрәккәй майларын...
Бу якка кайсы кыш килмәгән. Бу якка кайсы жил исмәгән. Өендә гөлләре туңса да.
Ил сине утынга кисмәгән, Кисмәгән, аппагым.
Мирас
Барыйм да
Сәламнәр бирим, дип
Бабайлар ягына юнәлдем
Кояшлар, йолдызлар төслесен
Китергән идем дә гөлләрнең...
Миндәге жав өчен, кан өчен Рәхмәт китергән чагымда Чардуган кайда сон, дәү әти. Син кайсы кузгалак астында?
Яфраклар ничә кат әйткәндер:
— Киләчәк оныгың, киләчәк!.. Син кайсы канәфер төбендә,
И газиз әбкәем Гөлчәнәк?..
...Сөялдем уйлана -уйлана.
Зиратны коршаган киртәгә:
Иртәдер... иртәдер бит әле Мең яшьлек гадәттән китәргә?..
Кемнәрдер
Кычкыра шикелле
Ерактан, ир-атсыз кырлардан.
Сабанны тартырга сыерлар һәм кызлар җигелгән чорлардан:
— «Җуймадык! —
Янарттык без бары
Гомерле, мәңгелек гадәтне, Илбасар башына юнәлтеп Бездәге кукрәүле нәфрәтне!
Әйтерсең әбиләр — мәрхүмнәр —
Әйттеләр кызларга тын гына:
Чулпымны, хәстәмне1 бирегез Дошманны җимерү фондына)
Бабайлар киттеләр сугышка Нәселдә яшәгән гайрәттә. Мең яшьлек фидаи әхлакка. Мираска әверелгән Гадәттә!>
Кычкыра шикелле
Шулай ук
Имәннәр, каеннар, чаганнар
Ерактан —
Халыкның эстетик гадәте Ярала башлаган заманнан.
...Авылның түрендә обелиск...
Күтәргән
Ничә йөз исемне.
Халыкның тарихын раслаган Мәңгелек таш дәлил шикелле!
Романтиклар кайтканнар
Кайдан бу.
Әйтерсең бакырдан.
Алтыннан яралган наратлар?
Каеннар ватаны иде бит
Минем бу — легендар тарафлар...
Кайтканнар «романтик» шахтерлар.
Төшкәннәр ләхетләр түренә.
Өметкә манылган кәфенгә.
Ак бүзгә төренә-төренә;
Кайтканнар геркулес кебекләр.
Ахырда төп йортка кайтканнар.
«Кыямәт көнгәчә...» дип кенә Зиратта йокларга ятканнар.
Гүрләре өстендә — наратлар— Кем монда китергән боларны?
ӘЙтерсен наратка әверелгән
Ленада. Уралда бакырга Алтынга чыныккан рухлары...
Кагылмагыз, карлар, истәлеккә
—Дв, все ,та было давно н кажется сов.ем недавно.
Әминә Ж.-*лил_ 25 X 70.
Истәлекләр яши әле бездә.
Исән ялар, исән әлегә.
Сагынасындыр син дә Аны дисен.
Сагынмаган кайда. Әминә!..
Бик еракта... Әйе. бик ерак та. Бик якын да кебек ул мәлләр. Шигырь генә яши ала торган Гадидән дә гади бүлмәләр;
Мәскәүдәге Столешников лар.
Казандагы Иске Тыкрыклар...
Ул кыйблалар ахыргача, ахры, һаман шулай истә торырлар.
...Карлар ява...
Карлар ера-ера
Күптәнгегә йөрәк юл сала- Кайгылардан кая качар идек Хәтерләрдә дотлар булмаса
Карлар ява Буран эчләреннән Таныш өннәр кил» колакка Безне эзләп, безгә дәшеп алар I Аваз сала кебек бу якка—
...Хәтерләрдә — язлар, мәйләр генә.
Көзләрмен дә
Алтын гынасы.
Карлар ява., ләкин шау чәчәктә Күптәнгенең алсу кынасы.
I Ллвр —М>са һәм Луил
Еллар, еллар! —
Нигә болар шулай
Сагына икән һаман димәгез. Кагылмагыз, карлар, истәлеккә, Тимәгез сез ана, тимәгез!
Хәтер генә бераз аралый бит Сагышлардан безне әлегә. Сагынасындыр син дә Луны дисен, Сагынмаган канда, Әминә...
Таллар әйтер
Синме бу?
Ә бу — мин. мин, канәт!
Килче, кил,
Ят кеше түгел мин.
Әбиләр, бабайлар ягыннан Мина бит әле дә сенел син!
Илле биш ел гына үтсә дә.
Мин моннан киткәнгә нибары, Уяна, терелә хәтердә Яшьлекнең мәңгелек еллары.
Синең дә
Толымнар агарган.
Дәверләр сина да тигәннәр.
Сугышлар, сагышлар, матәмнәр Сина да барын да биргәннәр...
Әйдәме, керикме бакчага, Бер йөреп, әйләнеп чыгарбыз: Сабый чак эзләрен тапмасак, Таллардан, зиректән сорарбыз.
Җилләргә, бу якты айларга Бернинди үзгәреш кермәгән. Без күргән дәверләр әйтерсең Аларны бөтенләй күрмәгән.
Шулай да
Барыбер туган жир
Күнелле. сөйкемле, сөекле!..
— Кал шунда мәңгегә, дисең син, Инде бит, син абый, ирекле.
Ирекле булсам ла, туганым, Илемә бирелгән ирек ул: Әдипләр, шагыйрьләр гомере Илдәге гомуми милек ул.
Кайдадыр,
Өермә астында
Көтәдер мине жир, гүзәлем: Авыллар тудырган милекне Давыллар билидер, күрәсең.
Йолдызлар
Әнкәем хисләре шикелле Тылсымлы, шигырьле аяз төн...
Мин шушы йолдызлар илендә Биш яшьтә чакта ук адаштым.
Яна дан шунда мин — Кармәттә.
Галәмне күзәтәм болдырда.
Алтмыш биш елдан сон әйдәшәм
Җидегәнгә,
Көянтә йолдызга:
Адәм дә матдә бит, Туганнар...
Ләкин без — максатлы адәмнәр.
Ә сезнен
Төп максат нидә сон, Әүвәлсез-ахырсыз Галәмнәр!?
Сездәге мәңгелек яшәүнең Мәгънәсе, нияте нәрсәдә?
Дәшмиләр... Шулай да дәрт бирә, Ямь бирә, гамь бирә фәлсәфә...
Әнә бит ымлаша төньяктан.
Төшенмиммени соң мин аны: «Офыклар буталып бетсә дә. Кыйбланы бутама, кыйбланы!»
Мин синең йолдызлар илеңдә Бик теләп, бик рәхәт «адаштым».
Әнкәем хисләре шикелле Шигырьле, тылсымлы аяз төи.
Туйралар көрсенә
Усаклар, кәкүкләр моңсуы Әле дә хәтердә, хәтердә... Өч-дүрт йөз яшьтәге, өлкәнем. Син әле
Шундамы хәзер дә?
Көткәнсең, бик озак көткәнсең.
Кайгырмы, килерме бәбкәм дип. Еракта, урманда торсаң да.
Мин синен адресны белом бит!
I кемдә:
Уралга киткәндә
— «Хәерле дога бир » дигәнем.
Кем белгән
«Изге юл!» теләвең
«Бәхил бул...» дию дә икәнен...
Туйралар — синен яиь токымнар.—
Ятимнәр шикелле
Көрсенә
Син гөрләп яшәгән урында
Ашъяулык жәерлек төп кенә—
Уилана, моңлана, сыкрана Хәлеңне белергә килгәннәр: Кайда сез Баобаб II кебекләр.
Өчәр йөз яшьтәге имәннәр!?
Әле дә
Әллүле. бәллүле талларым! — Тиккә дә тибрәнгән тирәгем! — Нәкъ сезнең шикелле әле дә. Җилсез дә тибрәнә йөрәгем.
Атылган уклар да тишмәде.
Чабылган балта да кисмәде Сез сыйпап, сихерләп үстергән Чәчкәле, шигырьле хисләрне.
Йомасы идем мин. якташлар.
Күзләрне мәңгегә йомасы... Коткарды илемнең, җиремнең, Тирәкнең, талымның догасы.
Нигә сез әле дә төннәрдә Сискәнеп куясыз, каеннар? — Өйдә бит. илдә бит йөрәгем. Кайтмаслар бугай бит кайгылар...
Бичара
Тимерле, чуенлы табаннар Урамның чыраен бозганнар. Без үткән чирәмле юллардан Әйтерсең Алыплар узганнар...
Ярсына реалист машина.
Планын үтәргә ашыга: Туктап та тормыйча мазутын Чәчәкләр таҗына агыза.
Сөйләнә бичара Табигать Эстетик этика хакында...
Техника изә дә
Юнәлә
Килермен әле дип. тагын да!»
Ярсытма, янәсе, мине син, Югыйсә.
У-у килеп, ду-у килеп.
Урманлы офыгың үрен дә Сукалап ташлармын! — ди кебек.
Булашма. гуманист Табигать.
Ул синнән көчлерәк ләбаса:
II Африкадагы ин юан агач.
Анын бит
Бензинлы бәгырендә Бер өер. бер көтү алаша!
Нечкәрер әле бер
Хисләрен!
Сина да ан керер, техника: Синең дә бәгырен-йөрәген Әверелер әле бер Лирикка!
Офыклар уртасында
Җидесе дә — житез, сабыр.
Җитди, тапкыр егетләр.—
Алгы хәрби сызыктагы Лейтенантлар кебекләр.
Кояш баегач.
Кызу көрәш
Бераз тынган арада
Минем янга килде болар
Шигырь тынлап карарга...
— Күзәт әле жирне дә,—дип.— Ял итә-итә генә! —
Алып китте мине болар Табигать итәгенә.
—Ак каеннар яулап алган Сине, ак таш аланы' — Элгәреге, ярлы гына. Ташлы гына даланы.
Кармәттән дә
Күптән инде Киткәндер дә шүрәле. Урманымда, уйчанымда Романтика күп әле!
Тапкыр телле жор табында Түр башында утырам,— Бусы инде — Техникадан
Лирикага ихтирам.
Кармәтемнен элитасы Ут янында ял итә... Дәстәрханны яктыртуны Учагыбыз хәл итә.
Табын тар ла.
Ләкин шунда
Гәпләшкәндә үзара.
Бөтен дөнья жирлегендә. Киң күләмдә сүз бара
Мәсьәләне киңрәк итеп, Үзенчәрәк чишкән күк. Халыктагы лирик җырлар Бәреп чыга чишмә күк!
Җитди бәхәс барганда да Челтерәп килеп чыга:
— «Моңлы кошлар булдым инде, Сайрамыйм чыгып кына...» Дип кинәт сузып куя.
Без үзебез җирдә дә бит, Ә күңелләр — һавада. Атмосфера мәсьәләсе Килеп керә арага.
Күкләргә үк менеп төшә
Канатлы җырларыбыз:
— «Кайсы йолдыз астында.— дип.— Үтәсе юлларыбыз...»
Йолдызлар да һаман шул да һәм шул ук та Офыклар,
О. никадәр буйга үскән Халыктагы холыклар!
Туган җирем элитасы Уйчан гына ял итә... Киңәшүне кыскартуны Сандугачлар хәл итә.
Тәкъдим итә бер сандугач Төн уртасы җитәрәк:
— Учакларны сүндерергә Иртәрәген иртәрәк,
Ә шулай да, егетләр, ди, Чамалагыз үзегез.
Киләчәккә күчерелсен Киеренкерәк сүзегез;
Кайтуынча идарәгә Керә китәсездер бит, Таңга кадәр берәр сәгать Черем итәсездер бит...
Көнге эшкә җыеналар
Җитез, зирәк егетләр. Колхоз кыры штабының Майорлары кебекләр!..
Дөнья хәле шулай инде, Бер китә бит килгәннәр... Сау булыгыз, каеннарым, Сау булыгыз, имәннәр!
Иске Кармәт. 1970