Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖЫЕЛЫШ

арыгыз да килеп беттегезме, иптәшләр3 — диде управдом.—
Җыелышны ачарга мөмкинме?
— Мөмкин. Ярый,— диде халык.
Бу әле биш катлы, йөз квартирлы яна йортта
яшәүчеләрнең беренче жыелышлары иде. Ишекләрдә кичәдән
ук белдерү эленеп торганлыктан, көн тәртибен дә беләләр:
тавышка каршы көрәш мәсьәләсе.
Управдом тамагын кырып алды Ләкин шул чагында
шыгырдап ишек ачылды һәм берәү керде
— Гафу итегез! — диде управдом — Мин әле күбегезнең
исем-фамилиясен, төс-кыяфәтен бик үк аера алмыйм. Шуңа
күрә үзегезнең кайсы квартир
терә, кызыклы гына доклад ясады.
Фикер алышуларга күчкәч, сүзне беренче булып уникенче квартирда яшәүче элекке
журналист, хәзерге пенсионер Якуб Иделский алды Ул үзенең чыгышын: < ..ләкин
бездә, жәмәгать, кызганычка каршы, тавышның ифрат та зарарлы икәнлеген аклап
бетермәүче иптәшләр дә бар әле. Мисал өчен, сиксән беренче квартир малае минем
гәрәзә каршымда көне-төне мотоциклын пырылдата Кырык ел эшләгәннән соң ял
итәргә хаклымы мин? Хаклы! Ә ул моны аңларга теләми Җәмгыятькә зарарлы андый
бәндәләрне хурлык белән тамгаларга кирәк!» — дип тәмамлады.
Аңа каршы сиксән беренче кабынып китте
— Ә сезнең внучкагыз белер-белмәс көенә төне буе пианино лыр- кылдата.
Башны алып олагасы гына калды бу өйдән,— дип кычкырды.
— Әйе! әйе! — дип аның сүзен жөпләде бер әби —Җик күрдек инде ул
пиониннардан' Пөз фатирның йөзесендә дә көн-төн гармун уйныйлар, пнонин, барабан
кагалар, торба акырталар, скрнпкә чыелдаталар, курай, сыбызгы сызгырталар Күзләр
акая, башлар шешә. Заман ахырларында шушындый шау-шу. гарасат кубар дип әйтә
торган иде минем мәрхүмә әбием. Заман ахыры шушыдыр инде, килеп жнткәндер,
билләһи .
дан икәнегезне әйтеп сөйләшсәгез иде, иптәшләр!
— Мин кырыгынчы фатирда яшим. Соңгарак калырга туры килде, ачуланмагыз
инде! — диде яңа кергән ханым.
Управдом тавышның, шау-шуның нерв системасына ясаган кире йогынтысы,
аларга каршы көрәш чаралары турында, мисаллар китерә-ки-
Унөченче квартир хуҗасы да әбинең сүзен куәтләде:
— Шулай, әбекәй, хак, дөрес сүз. Радио, телевизорларны әйтмәдең әле син.
Алары тагын! Әллә безнең өйгә җыен чукракларны җыеп керт кәннәр инде — шул
хәтле акыртмасалар!
— Радиоларын тәрәзә төбенә куеп бөтен урамга мәче концерты бирүчеләр дә
әз түгел. Әйтергә кирәк! Тыярга, нәкәниц!
— Сүз белән генә тыңлатырсың аларны. Чалбарларын төшереп... эһем...
эһем... каеш белән каезларга кирәк ул разбойникларны! Шуннан керсә керер акыл.
И-их, тән җәзаларын ник бетердек микән дип кычкырып җылар көннәребез алда әле,
париннар!..
Илленче квартир егете бу тәкъдимгә шунда ук каршы төште:
— Каезларга кулыгыз бик кычытып торса, әнә үз малаегызны каез лагыз,
абзыкай, яме! Әйтергә кирәк, сезнең үз этегез дә, яландагы шикелле, бертуктаусыз
ләң дә ләң, һау да һау өреп ята.
— Минем этемдә дәхелен булмасын! — дип кырг кисте аучы.— Бөтен Казанда
атаклы ау эте икәнен беләсеңме син аның, малай?!. Дүрт медале генә бар! Ә синең
әле менә бер медалең дә юктыр!..
— Атаклы этләр сәгатькә карап, вакытын белеп өрә...
Шул чагында бик кызганыч-моңлы гына итеп ниндидер мәче кычкырып куйды.
Җыелыштагылар, эт турындагы бәхәсне онытып, алтмыш җиденче квартир хуҗасын
оялтырга тотындылар:
— Гөлҗамал, песиен тагын чыгарга сорый...
— Гел кеше әйткәнне көтәсең. Үзен белмисен...
— Песи асрагач, аның артыннан йөрергә дә иренмәскә кирәк...
— һә-әй, жик күргән инде аннан,— диде Гөлҗамал, үртәлеп.— Бүтән кайгыгыз
булмаса, юк өчен баш ватмагыз, пажалыста...
— Гөлҗамал җиңги дөрес әйтә,—диде шунда карлыкканрак тавышлы бер
ир.— Эт, песи кайгысы — кайгымыни! Менә минем кайгы — кайгы-ы!
— Сез. иптәш, кайсы квартирдан? — дип сорады управдо м.
— Унтугызынчыдан ла.
— Ә сезнең нинди кайгыгыз бар? Нәрсәдән зарланасыз?
— Кемнән зарланасыз дип сорасагыз, дөресрәк булыр иде. Ундүрт тә яшәүче
кәҗә сакал Гайфидән зарланам,— дип кызып китте карлыккан тавыш.— Мин
бишенче катта торам, ә ул дүртенчедә — нәкъ минем аста. Нәкъ мин ваннага керен
яттыммы — кайдан сизә торгандыр — Гайфи дә ваннасына керә дә гопыр-гопыр су
агыза башлый. Шуннан,
Рафаил Төхфэтуллинга
«Гомернең кырык сигез минуты» Кырын сигез кен
кебеи, һай, озын. «Тамчылар ни сейли?» —
Аңламыйм.
«Агымсу» ни нейли? — Тыңламыйм...
Тик сине сагынам. «Йолдызым».
ДУСЛАРЧА ШАЯРУЛАР
үзегез беләсез, мина кайнар су килүе туктала Котыртып, тамчы-таячы тамчылап
кына тора. Кәжә сакалның юынып бетергәнен көтеп сәгатьләр буе салкын су да
дерелдәп утырам. Әнә, ишетәсезме хәзер дә шыбыр- шыбыр кайнар су агыза,
мөртәт. Юри мине мыскыл итә. Салкын тисен, үлсен ди торгандыр.
— Син үзен мөртәт токымы! — диде Гайфи, бер дә курыкмыйча.
— Их, кәжә сакал, кәжә сакал, гараж салырга кирпечне кайдан алдын син. ә?
Беләбе-ез!..
— Ә син?!.
Управдом йодырыгы белән каты гына итеп стенага сугып алды.
— Ярый, иптәшләр, көн тәртибеннән читкә китмәгез Безнең җыелыш тавыш
һәм аиың кешеләргә зарары турында бит... Димәк, иптәшләр .
Аннары ул үзенең йомгаклау сүзендә җыелышмын бик файдалы булганлыгын
әйтте, бик актив төстә үтүенә канәгатьлек белдерде. Үзе» нсн буш һәм бәләкәй
бүлмәсен күзеннән кичерде дә, юрганын ипләбрәк ябынып:
— Секретарь, сез протоколны әйбәтләп язып бардыгызмы? — дип кычкырды.
Әллә кайдан — аскы каттан бер хатын-кызның матур тавышы ишетелде:
— Яздым Иртәгә тапшырырмын.
— Ярый, иптәшләр, шушының белән җыелышны ябык дип игълан итәм.
Моннан сон безнең өйдә шау-шу бик нык кимер, тынычлык \рна» шыр дип
өметләнәм,— диде управдом, канәгатьлек белән.
Ана төрле-төрле яклардан — йөз квартирның йөзесеннән дә күңелле генә
шаулашып җавап кайтардылар:
— Дөрес, дөрес!.. Әлбәттә, тынычлык урнашачак.
— Без дә өметләнәбез. Өметсез — бер шайтан гына ди!..
Тавышка каршы җыелыш бетте. Шунда ук уннарча пианинолар, скрипкала р,
тальян-баяниар уйнарга, төрле торбалар шыңгырдарга, сыбызгы-курайлар
сызгырырга, барабаннар кагылырга, телевизорлар кычкырырга, радиолар,
магнитофоннар җырларга, бала-чагалар чыелдарга, газ плитәләре чыжылдарга, су
краннары шыбырдарга, этләр өрергә, песиләр мияуларга тотынды. Биш катлы, йөз
квартирлы панель ный йорт, яу кергән шикелле шаулый-дөрлн, дерелди-чайкала,
киерелә- сузыла, ыңгыраша башлады
Управдом йөзен чытып торып утырды. Көрсенеп куйды Аннан ары колакларына
мамык тыгып, юрганын башыннан ук бөркәнеп ятты