Логотип Казан Утлары
Роман

УТ ҺӘМ СУ


ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
өрес эшлисенме, юкмы — Табигатьтән сора.
Дөрес яшисенме, юкмы — тирә-якка күз ат.
Шәһәр үзен генә түгел, әйләнәсен дә үзгәртә.
Вакыт әкреп-әкрен урман эченә алтын төсләр керткән кебек, авылларга да яна төсмерләр бирә. Шул төсләр исә кайчак кызык, ә кайчак гыйбрәтле сурәт- ■ ләр булып күңелгә керәләр. Иске Чурай — шәһәргә якын авылларның берсе. Бүген Фәез шул авылда, бүген ул да кунак. Аның идарәсе колхозга терлек абзары салып бирергә
җибәрергә мөмкин булса да, тагын үзе килде.
Колхоз председателе өйдә туры килмәгәнлектән, фермаларны партком секретаре белән карадылар. Терлекләр әле дә җәйләүдә. Сыер абзарлары өр-яңа һәм чиста. Түбәләре шифер белән ябылган.
— Барысы да типовой проект белән салынды,— диде секретарь бераз гына мактана да төшеп.
«Председатель исә шефлык итүчеләр алдында зарланырга тырышыр иде», дип унлап алды Фәез.
Аннары сарык абзарларын карадылар. Монда да шул ук хәл —керсәң чыгасың килмәс. Бозаулар янына баргач та шулай. Бернинди начар ис юк. Киресенчә, шәһәрдә булмый торган дымлы әчелек—күңелне күтәрә торган ис. «Сухое вино» исе. Башына кинәт килгән шул мәзәк уйдан Фәез үзе дә көлеп куйды.
Атлар абзарына машина белән бардылар — анысы бөтенләй бүтән якта икән. Утарда җан әсәре юк. Атлар эштә, эштән бушаганы — яланда. Абзарга кергәч, җиләс әчелек борынны тагын да рәхәтрәк итеп кытыклый.
1 Дәвамы Башы 9 санла.
вәгъдә иткән иде. Ниндирәк абзар кирәклеген белер өчен башка инженер
Идәннәрдә су җыелып тора. Югарыдагы ачык-тишекләрнен санына чыгарлык түгел.
— Ник түбәне адәм рәтле итеп япмыйсыз? — диде Фәез, йөзенә беренче тапкыр ризасызлык билгесе чыгарып.
— Атларга почет ул хәтле түгел бит хәзер, үзен беләсен.— диде олдаш агай ваемсыз диярлек тавыш белән.— Аннан соң алар түземле- рәк тә. Сөт кимисе юк. Менә шуна күрә килеп чыга инде ул тишекләр.
Абзарларны карагач, тагын елга буена төштеләр — үзәнлекләр буйлап уздылар, үр өстендәге каенлыкка керделәр.
— Бу агачлык дәүләт жиреме? >
— Колхозныкы.
— Әйбәт. Менә шушында яна абзар салырга булыр. «
— Бик тә мөмкин. х
Бераз йөргәч, уйлангач һәм машинага утырып, агай правление өенә 2 житәрәк туктатуны сорагач кына, Фәез аңа: и
— Председательгә минем тәкъдимемне җиткерегез,— дип куйды. *
— Ярый, житкерербез. Нинди тәкъдим? ♦
— Алар бездән тагын бер сыер абзары салуны сораганнар иде. Ә без а
ат абзары салып бирәчәкбез. Сыерлар хакында үзләре дә шәп кайгыр- 2 талар икән. ~
— Төзүчеләргә сөт кирәкмимени? Ат сөте эчәләрме? — дип чәпчергә <
тырышты партком секретаре. ®
— Сөт тә эчәбез, әлбәттә. Ләкин ашказаны хакында уйлап, күнел я
мәнфәгатен дә онытырга ярамый. Менә шул, без сезгә ат абзары са- " лырбыз м
— Ярый сон, уйлашырбыз. ®
Урам буйлап күпмедер баргач, машина туктады. Соргылт чирәмдә язгы үлән төсле яшел чебиләр йөри иде. Сентябрь аенда, сентябрьнең егерме бишендә аларны күрү могжиза белән очрашу кебек тоелды Фәезгә.
Чебешләр чирәм өстеннән нәрсәдер чүпләгән булып йөриләр. Әнкәләре. артларыннан калмыйча, үз телендә ниләрдер сөйләнә, үгет бирә.
Фәез берсен тотарга да чамалаган иде. тавык кыр-кыр килеп өскә ташланды. Тавык чыр-чуын ишетеп, ахрысы, капкадан әби күренде — беренче карашка ул шушы ак тавыкның икенче данәсе сыманрак тоелды. Фәез үзен ничектер гаепле хис итеп, аңа таба атлап китте:
— Исәнме, әбекәй?
Карчык эндәшмәгәч, Фәез: «Әби тәкәбберрәк, ахрысы», дип уйлап, тынып калды. Әби исә чебешләрне өй янынарак куа башлады:
— Көш, көш. Өй тирәсендәрәк тибенегез, дип күпме әйттем инде сезгә. Ашарга җитмиме? Аллага шөкер, үзем биргәне дә бетмәгән ләбаса.
Фәез, сихерләнгән шикелле, әбидән һәм чебешләрдән калмыйча, капка төбенә тикле озата килгәч кенә әби игътибарына лаек булды
— Кем дип әйтим сон, улым, сине? Зәйнетдин малае дисәм... пөхтәрәк...
— Мин бу авылныкы түгел, әби. белми торгансың.
— Кайсы авылныкы соң?
— Мин Чаллыдан, әби.
— Алай икән.
Әбинең белергә теләү хисе шуның белән чикләнде, ә Фәез, чебешләр сихереннән ычкына алмыйча, капкадан ихатага ук узарга тиеш тапты. Ихата ватык-жнмерсклеге белән башкаларныкыннан шактый аерылып тора икән. Ләкин Фәезнең игътибарын монысы озак жәлеп итә алмады. Аның күзләре һаман чебиләрдә иде
— Әйт әле, әбн. тавыгыгыз качып чыгарганмы бу чебиләрне? — Авыл малае буларак. Фәезнең мондый хәлләрне күп күргәне бар иде.
— Качып түгел, үзем чыгарганыем шул. балакаем, үзем.
— Чебешне, болай. яз көне чыгаралар түгелме сон?
— һәй, сөйләмә инде, балам, буталганмын Көзге матур көннәрне •яга исәпләп, тавык утыртканмын, балакаем. Менә шушы юньсез бутаДы. Көз көне кыртлап йермәсә, адәм тәганәсе, чеп-чеп-чеп чеп!
<• «к. у.» м ю.
49
Әби агач тагаракка су салды.
— Яз белән көзне бутагансынмыни, әби?
— Бутаганмын шул. балам, бутаганмын.
— Көннәр жылы булгач, көз белән яз бер инде ул. әби.
— Шулай дип белгәнмен шул, гөнаһ шомлыгы, шулай дип уйлаганмын.
— Әби. сиңа ничә яшь инде?
— Әллә, сиксән тула бугай.
Фәезне юксыныпмы, машина якындагылар да ихатага кереп, алар да әбидән шул ук чебешләр хакында сорашкач, өйдән яшьрәк бер апа чыкты.
— Бездәме сон. мин әйтәм, бу тавышлар. Машинагыз да ят тоелгач, аптыраган нем. Әйдәгез, өйгә керегез,— дип ана каз төсле пайпылдый апа.— Өйгә кереп батарлык та... курыкмагыз. Мин әле фермадан яна гына кайткан нем — җыештырып өлгермәдем. Әйдәгез, әйдә,—дип сөй- ләнә-сөйләнә ишек ачты.
— Иминлек телибез бу йортка,— диде Фәез бусаганы узганчы ук.
Авыл өе ачык күңелле, үзенең иң якты серләрен түргә, күргәзмәгә куя. Зур рамнарга куелган фоторәсемнәр, мендәрләр, чигешләр һәм башкалар, һәм башкалар.
Фәез апалардан сораша-сораша карточкалар карагач, гаилә биографиясе күз алдына тиз арада килде дә басты. Биография гап-гади — халык, ил биографиясе: колхоз оешкан елларда яшь игенче наданлык белән көрәшкән, иртә таңнан торып караңгы капканга кадәр басуда йөргән, трактор йөрткән, басуның аркылысын-буен меңнәрчә кабат исәп- ләп-үлчәп чыккан. Фотокарточкадан үзенен бернинди хәйләсез туры карашы белән яшь игенче карап тора.
— Өйләнешкән елны төшкән иде, миңа хәтле,— дип аңлатты хужа бикә.— Ә менә монда без икәү, аның белән.
Мондый пар рәсемнәрне дә күп күргән Фәез һәм күпме күрсә дә күңелдә әллә нинди авыртуга охшашлы соклану белән карый ул аларга Толымнарын күкрәгенә салган, тулган ай төсле түгәрәк йөзле, оялчан- лыгы хәтта рәсемгә күчкән чибәр кыз һәм баягы туры карашлы шат егет... Көр күңеллелекнең мәңгелек рәсеме калган шулай һәм тагын күпме торыр — ә кешесе... кешеләре...
— Ул сугыштан кайтмадымы? — дип сорады Фәез, күңелдә жавап әзер булса да.
— Кайтмады шул. кайтмады...
Апаның сүзендә артык әченү юк. шулай да фаҗиганен кимегәнлеге һич сизелми, дөресрәге, эчкә яшерелгән булуы аны тагын да көчәйтә генә.
— Ә бу яшь солдат кем?
— Улым.
— Хәзер кайда?
— Чаллыда.
— Чаллыда? Анда нишли?
— Бульдозер дигән трактор белән жир актара.
— Шәп! Әтисе юлыннан киткән икән.
— Бераз гына тайпылды шул. Шулкадәр әйттем, шулкадәр пай- пылдадым — китте дә барды. Җыен карт-коры рәтеннән нишләп ятыйм сезнең авылыгызда, ди.
— Шаярта торгандыр.
— II, уены-чыны бергә инде аның,—дип, апа кулын селтәде.
— Исеме ничек?
— Рәшит.
— Фамилиясе?
— Миңлекәев фамилиясе.
— Минлекәев! Ишеткәндәй булам.
— Бергә үк эшлисездер әле.
— Бергә үк түгел, югыйсә белер идем.
— Ә, пәрәмәч... Сезнең белән үзем дә мавыгып киткәнмен ләбаса
Әйдәгез, өстәл янына. Шулар хакында сөйләшә башласак, дөнья оны тыла. >
«Шулар» дигәне — улы һәм ире... Икесе дә йөрәк түрендә — икео х икс төрле газаплый... u
Ниһаять, өстәл өсте сый-хөрмәт белән тулды. Самовар ачылып, ан я нан йомыркалар алынгач һәм алары да табынга куелгач, апа сөтле чәй S ясады. Чынаякны аның кулыннан алганда Фәез апаның исемен сораган н иде. тегесе гадәтенчә тезә китте: *
— Мин шул һаман да Гөлниса апан булам инде. Шакиржаным ♦
Ниса ди торган иде. Хәзер Гөлнисаттәй диләр. Әйдәгез, барыннан ризык в итегез, кабып кына утырыгыз әле. Юл кешеләре бит сез. Юлда ашасы о Kiri.• ул. =
Тавышсыз-тыпсыз гына утырганда, өйгә әби керде. Ул беркемгә дә < артык илтифат итмәстән: “>
— Аллага шөкер, жир йөзендә йөрибез әле,— дип сөйләнә-сөйлән я
казан ягы бүлмәсенә узды. ®
— Бу—минем бианам була инде.—диде Гөлнисаттәй.— Колаклары х
бераз гына сагайды шул. гаепләмәссез инде. *
— Ничә яшьтә әби?
— Сиксән икесе тулды.
— Яше бар икән шул.
Чәй эчкән арала гаилә биографиясе тулылана торды Рәшит шәһәргә ИТКӘЧ, болар икәү генә калганнар икән. Болай яшәү шактый кыен һәм күнслсс.з тоелып. Фәез аларпы торган саен ныграк кызгана барды һәм. ничектер, ярдәм итәсе килде. Гөлнисаттәй исә, аның нәрсә уйлавын бел- мәстән. һаман авырткан җиргә кагыла:
— Шакирҗян үлгәннән бирле шушылай инде Кыен булса да ямьсез* ләиешмәлек Бергә, аллага шөкер. Кайбер адәмнәр үзләренең туган аналары белән дә болай тату тора алмый. Әйтмәгәнем булсын — бик матур гомер кичердек.
— Ике хатын-кыз. Иорт-кураны карарга гына кешеләре юк. шул яклап кына кыен,—диде сүзгә сирәгрәк катнашкан Әхмәтхан агай.— Малайны җибәрү дөрес булмады.
— Ә үзегез малай янына барсагыз? — Фәезнен баядан бирле тел очында бөтерелгән һәм әйтергә жай тапмый торган соравы булды бу.
Гөлнисаттәй көлеп үк җибәрде:
— Һн1 Безнең кебек карт-коры нигә кирәк инде ул шәһәр жирендә. Әнә улымны, көчле-куәтле булгач, аркан белән лә бәйләп тота алмадык.
— Сезгә дә эш табылыр иде. Гөлнисаттәй. Өегез дә шактый тузган .. Казнз квартиры булса, караучы кешеләре дә була, хуҗалык дип аһ орасы юк,—дип, Фәез чынаягын самовар борыны астына куйды
— Казна квартиры! Безне генә көтеп торалардыр инде анда, кемгә бирергә аптырашта калганнардыр. Бик кызык кеше икәнсең, энем
— Әйе шул. бик кызык кеше мин. апа. Мин сина үз идарәмдә менә дигап эш табам. Я маляр, я штукатурчы булырсың. Өйрәтербез — ике- *ч айда менә дигән төзүче буласын.
— һе-һе-һе. әбиегезне дә өйрәтерсезме’
— Аны ук өйрәтеп булмас... Ә сезне өйрәтербез
— Булды алайса, киттек,—диде Гөлнисаттәй шаяртып.—фатир бирерсез, улым белән бергә торырбыз.
— Әйе шул — өч таган таймас.
' Шуннан сон Гөлнисаттәй шаярудан туктады.
— Рәшит белән киңәшеп карарга ярый шул.
— Бик ярый, Гөлнисаттәй.
Тагын күпмедер утыргач, Фәез кузгалды:
— Бик зур рәхмәт сезгә, авыл чәе шул хәтле тәмле булды.
— Үзең авыл чәен яратсаң да, апаларыңны калага чакырасын әле. Алар китсә, болан тәмле итеп кем әзерләр сиңа чәйне? —дип, секретарь агай рәхәтләнеп бер елмайды.
Фәез саубуллашты:
— Ярый, хәбәрләшербез әле. Гөлнисаттәй.
— Килгәндә, туп-туры үзебезгә керегез. Ачык чырай, такта чәй һәрвакыт булыр.
— Рәхмәт, керербез. Бер ияләшкәч.
Тәрәзәдән карап калган Рәбига әбигә һәм урамга чаклы озата чыккан Гөлнисаттәйгә Фәез машинадан кул болгады.
Ярым шаяртыбрак әйткән булса да, Фәез сүзен үтәргә бик тиз җай тапты. Иң башта, кирәклеге шактый шикле булса да, Гөлниса апаны идарәнең авылдагы материалларын саклаучы итеп эшкә алды һәм правление аркылы рәсмиләштереп тә куйды. Шул рәвешле Гөлнисаттәга жиңел генә кала эшчесенә әверелде һәм паспорт алды. Ай чамасы вакыт үткәч, бүтән эшкә күчерелүе сәбәпле, ул автобус белән көн саен Чаллыга йөри торган булды. Рәшит тулай торакта семьялы кешеләр белән тора иде. Аларга иркенрәк квартира бирелгәч, Рәшит әниләрен үз янына алды. Чуртан кушуы буенчарак килеп чыкты бу хәл. Ләкин чуртанның Фәез икәнен Гөлнисаттәй бик яхшы белә, аның яхшы кеше икәнендә . сизә, тик мондый да зур изгелекне ни өчен эшләгәнен, ни өчен нәкъ менә аларга эшләгәнен генә чамалый алмый интегә. Гидрострой поселогында бөтен шартлары килгән өр-яңа квартирга кереп утыр әле! «йа ходай, бар бит шушындый да яхшы бәндәләрен!» дип Фәезгә бианасы белән икәүләп догалар кыла-кыла, намазлар багышлый-багышлый яшәп кит- мәсеннәрме!
...Без. бу җәһәттән, чак кына алгарак чаптык, ярый, дәвамын үз вакытына калдырыйк та янадан бераз гына артка чигеник.
Төсмерләр дигәннән китте бит сүз. Шулай көннәр үтә торгач, ап-ак декабрь җитте.
Ауга чыгарга нияте һәм мөмкинлеге булса да (якшәмбе көн), Фәез чаңгы һәм мылтыксыз гына чыгып китте. Исәбе — төзелеш барган һәм барачак мәйданнарны карау иде.
Беренче булып, су астында калачак авылларга бардылар. Күчәргә тиешлекләре ауган капка һәм коймалар белән язылган. Өйләр, ихаталар — сырынты астында. Бигрәк тә шундый сурәт күңелдән китмәс— ярым җимереклек арасыннан мүкләк сыер башын сузган:
— Мму-у! — дип мөгрәп тора. Адәм теленә күчерсәң, «ярдәм ИР дигән сүзме икән инде бу.
«Ничек ярдәм итик соң сиңа, хуҗаң карамагач...»
Хуҗа, үз адресына тигән сүзне сизгәндәй, каралтының икенче ягыннан башын сузды да, кешеләр барын күргәч, киез итекләре белән лап- лоп атлап якынрак килде, йөзендә — эчкерсез елмаю.
— Исәнмесез, әйдәгез, өйгә узыгыз.
Таныш түгел кешене бары тик авылда гына өйгә чакырулары ихтимал. Күңел сәламәтлеге, ышанучанлык билгесе бу. Рәхмәт абзыйга- Тик Фәез баягы шелтәсен хәтергә төшерде.
— Ник ныгытмыйсың бу абзарны?
— Китәсе бит.
— Терлек беләме шуны?
Абзый жавап урынына кулбашларын җыерды.
— Ә кая китәсез?
— Калага. Төзелешкә.
— Гаилә зурмы соң?
— Сигез бала.
— Сина, иптәш, үзенә бер детсад кирәк булачак.
— Эһе,— дип кенә самими елмайды хужа.
— Ә нишләп өй тирәсендә агачлар юк синен?
— Салкын тигәч, кисеп аттык.
— Ник яканы утыртмадыгыз? Ф
— Балыклар алма ашамый бит.— Абзый тагы елмайды.
— Начар, бик начар. и
— Ә нишләргә тиеш сон без? s
Фәез үзе дә киңәш бирә алмый икән шул. Аптырагач, сүзне шаянга 2 борды:
— Тик абзарны ныгытырга кирәк. Югыйсә, сыерын жалоба бирде *
«Урамга машина күреп чыккан картлар, олтанлы киез итек кигән. ♦ шәл бөркәнгән апалар, әбиләр! Ничек ярдәм итәргә сон сезгә? Бер генә я юл кала — төзергә, күбрәк төзергә кирәк». о
Шактый ара узгач, юл урман эченә алып керде.
Үз гомерендә Фәез урманнарны күп күргән, хәтта тайга төпсезлеген < тойган кеше — ап-ак кар белән төренгән ылыслар тынлыгын, сирәк “ ишетелеп киткән кыштырдауларның татлы мәгънәләрен яхшы аңлый я ул. Кара урманнарда куна калганы, аюлар белән күзгә-күз очрашканы, ” мөнәсәбәтләрне «сөйләшүләр юлы» белән хәл иткәне бар. Аучы булса м да, тынычлыкны сөя Фәез. 9
Хәзергә андый тынлыкны табу җиңел түгел, әлбәттә. Таныш кыштырдаулар бүген ишетелми, кар өстендә җәнлекләр калдырган күңелле язулар күренми. Фәез, сунарчы буларак т\гел,табигать баласы буларак шулармы юксына. Җәнлек, мылтыктан бигрәк, балтадан курка бит...
Калку җирдән озак кына баргач, яңа күренеш ачылды: кем ничек теләсә шулай кисеп аударылган чыршы, наратлар. Аяк астында тыпырчынып, сулкылдап, соңгы сулышын алып ята урман. Чибәр кызның кабарып торган чәчләрен кисеп, аяк астында аунаткан шикелле... Ләкин күз яшьләре — урынсыз, кызгануны да җиңәргә кирәк!
Фәез, машипасый калдырып, эчкәрәк узды. Агач башларында йөргән жил белән бәхәсләшеп күпме торгандыр, бервакыт яр буеннан ике-өч йөз метр чамасы ераклыкта ниндидер кыштырдаган тавыш ишетелде. Караса, әллә эт, әллә бүре... Кыяфәтенә караганда — бүре, ялгыз бүре. Әллә Фәезнең аучы икәнен һәм бүген мылтыксыз икәнен белеп, аның чак кыпа элегрәк кылган гөнаһлары өчен үч алырга килгәнме ул? Сагалап торганмы? Үз биләмәсенә кергән кешеләрнең һич югында берсеннән үч ялмакчымы? Менә ул карап тора. Килеш-килбәте һич тә яхшылык вәгъдә итми. Кеше һәм бүре... Гаҗәп тә түгел — ике дошман. Алар арасында игълап ителмәгән сугыш бара...
Ләкин бүген кеше сөйләшү башларга җыена. Ул аңа эндәшә:
— Сиңа миннән ни кирәк?
— Синнән миңа берни дә кирәк түгел! — Бүренең кыяфәте шулай Дип әйтә кебек. Фәез күптәнге аучы, бүреләр телен аңлый ул.
Бүре әйтә:
— Син, нәкъ минем кебек үк. бүтән җан ияләре исәбенә яшнеен. Шуна күрә мине үзеңнең көндәшен дип исәплисең. Син үзен ашарга ниятләнгән сарыкны ашаганга күрә мина каршы сугышасын. Ләкин минем үз хокукларым бар—миндә дөньяга табигать тарафыннан китерелгән, нәкъ синең кебек үк.
Кеше:
— Бүтән җан ияләре исәбенә яшәүне мин уйлап чыгармадым Бу ТВрих логикасы белән, биологик һәм социаль тарих логикасы белән аңлатыла -бүтән ысул хәзергә минем кулда юк.
Бүре
— Тунлы булыр өчен енн сарык үтерәсең.
Кеше:
— Иртәгә аны үтерү мәҗбүри булмаячак. Иртәгә миңа табигать бирә торган тире. мех. ефәкне, җитен һәм киндерне, каучук һәм мамыкны. агачны һәм металлны, табигый буяуларны химия дигән тылсымлы көч бирәчәк. Хайванның тиресен тунау кирәк булмаган кебек, иртәгә мина аның тәнен кимерүнең дә кирәге булмаячак. Минем табынымда үз кулым белән ясаган аксым, үз кулым белән ясаган май, үз кулым белән ясаган шикәр һәм башка әйберләр булачак.
Бүре:
— Мин синен белән тик шул чакта гына дуслашырмын. Тик шул чакта гына син үзенне чын Кеше дип атарга хаклы булырсың... Барлык үткән заман кешеләреннән принципиаль аермаң шунда гына барлыкка килер. Тик шул чакта гына син үзенне чын мәгънәсендә ихтирам итә алырсың, үзеңне безнең өлкән дустыбыз дип исәпләргә лаек булырсың. Ә хәзер — син безнең дошман.
Кеше:
— Барыгызга булмаса да. кайберләрегез белән бүген үк дус.
Бүре:
— Син аларны да бит матурлык ләззәте алу өчен түгел, ә кирәк өчен генә үстерәсең. Ә мәҗбүрият бетсә, син аларны үрчетерсеңме? Шулай хәтта йорт хайваннары да юкка чыкмасмы? Атлар әнә бетеп бара...
Кеше:
— Әйе, мина уйларга кирәк.
Бүре:
— Син уйланып торган арада күп җәнлекләр үлеп бара. Элек заманнарда бу урманнарда аю йөргән. Хәзер ул канда? Мин дә анын эзләре белән барам... Мин дә үлсәм, синең бит ярты дөньян юкка чыгачак. Ярты дөньян — синен җанын, күнелең. Синен әкиятләрең бетәчәк, могҗизаларын юкка чыгачак. Бала чактан укып үскән барлык әкиятләрең минем белән, аю белән, төлке һәм куян белән бергә китсә, нинди ямь калыр синең бу дөньяңда?
Кеше:
— Әйе, калмас.
Бүре:
— Син мине яратырга тиеш’
Кеше җавап эзләгән арада бүре куак арасына кереп китте. Янадан күренмәсме дип көтсә дә. күренмәде. Әллә бөтенләй бернәрсә дә юк иде инде анда? Ләкин барыбер — Кеше ана үзе бүген төзи торган киләчәк көннәрне һәм тормышны тасвирлап күрсәтмәкче иде...
Җир шарының барлык кыйтгалары чиксез урманнар, болыннар һәм бакчаларга күмелеп, өйләр һәм промышленность биналары шул яшеллек эчендә утырачак. Дөнья — яшел, дөнья — сәламәт, куәтле, шаулы дөнья! Кама буенда шундый матурлык иҗат итә Кеше! Яна Җир. яңа Тормыш, яңа Мәхәббәт!
Дөрес, моның өчен барлык кешеләр бер төрле көрәшми. Булдыксыз промышленниклар дистәләрчә мең кеше психологиясенә яман тәэсир ясыйлар, елгаларны, күлләрне генә түгел, күнелләрне-җаннарны пычраталар. Алар өчен табигать — хуҗасыз, беркемнеке дә түгел. Аккошларны атарга мөмкин, буаларда пиратлык итәргә мөмкин...
Шулай. Бүре белән ахыргача ук килешеп булмас бәлки, әмма әкиятләрне сакларга кирәк.
Антик традиция беренче аллаларны курку тудырган дип исәпли. Ә соңгыларын бәлки мәхәббәт тудырыр... Тудыручы анага—Табигатькә булган мәхәббәтнең изгегә әверелүе бик ихтимал бит. Беренче әкиятләр
шулай ук көчсезлектән. тылсымлы кодрәт эзләүдән килеп чыккандыр Ә хәзергеләре — гүзәллектән, мәхәббәттән.
Шәһәргә житкәнче. Фәез шул хакта уйланып кайтты.
Яна больница яныннан узганда гына, кинәт сискәнеп, машинасын туктатырга мәжбүр булды: әлеге дә баягы — урман... Бу юлы бигрәк тә —кеше кулы белән утыртылган яшь наратлар, яшь чыршылар. Ик ♦ ачысы —аларны харап итү монда бөтенләй мәжбүри түгел. Портларны > биш-алты метр гына читкәрәк салсаң, шул житәсе. Ә шуңа күнел жылы- u лыгы табылмаганга, хәзер буйдап-буйга күпме урман кырылачак! “
Пычкыны да кирәк санамаганнар, бульдозер белән аударалар. Агач- '■= лар шытырдый, тарткалаша, ыңгыраша, ә корыч вал — рәхимсез. Артта ямь-яшел агачлар урынында тун балчык кантарлары гына тырпасп * кала. Бомбага тоткан шикелле, кабер шикелле — базлар, чокырлар. ♦
Килеп туктау белән Фәез бульдозер каршына ыргылды: ®
— Хәзер үк туктат, ишетәсеңме? 2
Бульдозер чынлап та туктады һәм, кабинадан яшь кенә егет башын *
:узды; uJ
— Нәрсә бар? я
Татар егете икән үзе — беренче сүзеннән үк сизелә. Таныш та кебек. п Кайда һәм ничек күргәнен генә хәтерли алмын Фәез. «
— Ничек кулың бара? Ничек? — диде ул.
— Нәрсәгә? Ничек «кулың бара?»
Егет, үртәлеп, кабинасын япты һәм жайлап утырды да бульдозерны сузгатты Тагын бер агачка таба шатырдап барган арада. Фәез жан «чуы белән аның кабинасына ыргылды һәм тегесе машинасын тукта- гырга мәжбүр булды:
— Син нәрсә...— егет сүгенә-сүгенә Фәезне этеп төшерде.— син нәрсә, тәрәтне үзгәртергә көчең житсә. үзгәрт, яна эш бир — мина барыбер, ртәрмеи. Ә болай тиле кеше төсле буталма. Синнән башка да күп >шкә зыян китерүчеләр. Бар, юлында бул.
— Егет, мин сиңа чынлап әйтәм, кеше бул, давай.
— Мин болай да кеше. Мина кушылган и...
— Ә мнн енна туктарга кушам.
— Син кем?
— Мин Насыйбуллин... дүртенче идарә начальнигы.
— Булсаң соң!—диде егет, ихлас көлеп.— сезнең кушу безгә ш почем!
Фәезнең бөтен тәне ут кебек яна. ачудан калтырый ук башлады, һылмаган сүз ычкынганын сизми дә калды;
— Дурак!
Бульдозер, котырынкы тавыш чыгарып, алга ыргылды. Фәез аның гаршысына атылды һәм... Ярый әле — егет өлгер булып чыкты, күз ачып оигаи мизгелдә машинасын читкә каерып, ары ташланды. Фәез тун <нр кантары белән бергә аунап калды. Сикереп торып, тагын бульдозер •бинасына ташланган иде. арттан көчле куллар эләктереп алуын сизде, •орылып караса, шофер икән — начальнигының жайсыз хәлдә калуың Үреп, монда йөгергән һәм бик вакытлы килеп жнткән. Чөнки бу вакытта Эәеэдән теләсә нинди юләрлек көтәргә мөмкин иде
— Жнбәр!—диде Фәез аңа жикереп.— Жанын алам!
— Юк. жнбәрмнм! Акылына кил! Идарә начальнигы бит син!
Сүзләр шактый үтемле яңгырады — Фәез кинәт тынды да. күзләрен ылт-чылт йомгалагач. кемнәндер чиркангандай жиргә төкерде
«Каһәр төшкере. малайлыктан картайганчы чыгып булмас микәнни нде?!>
Икенче көнне, вакытыннан да иртәрәк торып. Фәез управляющий кабинетына ашыкты. Тиз генә икенче катка дип йөгерсә, почмактан Лазарев үзе килеп чыкты — чак бәрелешмәделәр. Аптырап калмады Фәез, арткарак чигенде дә сүзгә кереште;
— Ә минем сезнең янга килүем иде.
— Мин силикатныйга ашыгам.
— Минем дә ашыгыч иде шул.
— Нәрсә бар анда синең?
— Жилстрой сала торган өйләр...— дип башлаган иде. управляющий кырт кисте:
— Ярый, әллә ни зур кайгың юк икән. Бар. үз эшләреңне кара.
— Минем җитди йомыш... Анатолий Самойлович. Сөйләшмичә ярамый.
— Ярый, алайса, кич минем өйгә кил.— Шулай дип. управляющий машинасына утырып китеп тә барды.
...Кичке сигез туларга биш минут калганда. Фәез Лазаревлар ишеге янында иде инде. Икенче катка караса, анда ут юк... Димәк, управляющий кайтмаган әле. Менеп, звонок биреп тормады, якын тирәдә генә йөренергә кереште. Егерме минутлап көтте, юк. Ярты сәгать көтте — юк. «Соңлады, берәр эш чыккандыр инде»,— дип. Фәез ераграк китеп йөренә башлады һәм шунда үзләре яшәгән гидрострой поселогы беләа моңарчы хәтта аз гына да таныш түгел икәнлеген аңлады.
Баш идарә бинасыннан үргә таба бер-бер артлы бишәр катлы өйләр салынган — бернинди плансыз, тәртипсез. Теләсә ничек, теләсә кайда бастырганнар да куйганнар йортларны. Бер рәтен табарга, урамга, хәтта тыкрыкка гына булса да охшаган ачыклык табарга тырышты Фәез. Ләкин андый нәрсә күзгә чалынмады. Хәзер монда ким дигәндә йөзәр квартирлы йөз йорт бар. Бер-берсен асфальт сукмаклар гына тоташтыра. Ә кайберләре арасында ул да юк... Туганын, яисә бүтән бер якын кешесен эзләп килгән ят кеше кирәк йортны ничек таба икән? Таба алмыйча киткән чаклары күбрәктер, валлаһи. Адрес: «Гидрострой посе» логы, фәлән йорт...» Ә урам юк. Порт номерының куелу принцибын да тиз генә төшенә алмассың. Чаллы белән ГЭСиы тоташтырган төп трассаны урам дип атасак та — бөтен поселокны шул урам исеме белән атарга туры килер һәм аңа карап кына барыбер урам барлыкка килмәс. Номерлар саны әле түбән яктан үргә таба, әле шәһәр ягы юлыннан аркылыга таба китә. Өстәвенә кайбер өйләргә фәлән саннан соң «А». «Б». <В> хәрефләре дә өстәлгән.
Ярый, бу саннарда буталмадың, баш катыргыч лабиринтлардан исай иыктын ди. Ләкин тапкан адресың тагы синеке булып чыкмавы мөмкин Чөнки Кама ягыннан килгәндә ун кулдагы икешәр катлы особняклар- ның үз автономияләре бар — аларның исәбе тагын берле саннан башлана һәм мөстәкыйль рәвештә алга таба китә. Биш катлы йорт урынына ике катлы йорт тапкан булуыңда бик ихтимал.
Кыскасы. Керосинниковның үз өен таба алмый интегүе бик табигый икән һәм мондый поселок дөньяда бердәнбер булырга тиеш. Шушындый да ахмаклыкны ничек эшләдек икән без? Поселокны плансыз салырга кем рөхсәт итте икән? Шәһәрдә әллә архитектор штаты юкмы’ Әгәр булмаса, проектчылар үзләре нәрсә караган? Ниһаять, алар да кара- маса, йортларны салучылар? Ягъни без? Кайда булган безнең күзләр?
Шул уй белән яңадан Лазарев өенә килсә, тәрәзәләре тагын кап- караңгы. Сәгать тугыз тулып егерме минут киткән инде. Баш идарәдә исә. тәрәзәләрдән бүлмәгә сыеша алмагандай, утлар агыла... һәм күк күкрәгәндәй тавыш ишетелә — управляющий телефоннан сөйләшә.
Фәез инде кайтыр якка борылды. Күпмедер баргач, күзгә таныш шәүлә чалынды. Борис икән. Ниндидер ят кыз белән. Фәезгә игътибар итәргә вакыты юк иде бугай. Фәез аның көлә-көлә кызга нәрсәдер сәйләнен, ахырда кабинаны ачып кызны алгы урындыкка утыртуын, .машинаның гөрләп китеп баруын аермачык күреп торды һәм, ник икәнен дә белмәстән. көлемсерәп куйды. ♦
Хатынын кайтарып куйгач та Гета белән йөри башлап, анын өстен- * нан тагы бер кыз тапты Борис. Ничә катлы хыянәт була икән инде 6yJ Ә Фәез бер генә кешене дә таба алмый. Исемен генә белгән, ике-өч кабат 1 кына күргән сихерле бер кызны эзләп һәм көтеп каңгыра Ул аны “ Бориска үлчәшебрәк, күк зәңгәрлеге төсле чиста мәхәббәт тә бар дип £ раслар өчен дә эзли бугай. Бәлки таба да алмас. Ничек? Таба алмас? Юк. табачак, моңарчы бер хыялының да җиргә төшмичә калганы юк * әле. Күк зәңгәрлеге дә төшәчәк. Мәхәббәт башта һәрвакыт йолдыз янын = да була, ә соңыннан барыбер җиргә төшә ул. Шуңарчы җирдәге кайбер = җайсызлыкларны бетерә тору фарыз. Кунак белән бәйрәмне йорт-кура « җыештырмыйча, бизәмичә каршыламыйлар бит.

Силикат заводын тизләтүгә багышланган чираттагы сөйләшүгә. £ Харламов һаман терелеп җитмәгәнлектән. тагын Фәез чакырылды Озын өстәл. Фәезнең урыны горком секретаре Шакировның каршысына ук туры килде. Шакнровка янәшә кырык яшьләр тирәсендәге, мәһабәт һәм мөлаем бер кеше утыра. Анысы — өлкә комитеты секретаре икән. Мондый дәрәҗәле күрешүгә Фәезнең беренче катнашуы диярлек. Шуңа күрә үзен ничек тотарга кирәклеген бик үк чамалап бетерми иде булса кирәк Силикат заводына кирпеч кайдан алырга дип баш ватканда: «Кирпеч заводы үзе суксын кирпечне», дип куйды. Елмаючы гына булмады...
Әңгәмә азакка якынлашканда, сүз сорарга да батырчылык итте.
Фәезне оратор дип әйтүе кыен, шулай да аның үзенең сизүенчә дә, бүтәннәрнең соңыннан килеп әйтүләренчә дә. тотлыга тотлыга рак сөйләгән сүзләре ничектер тыңлаган кешене тыныч калдырмый. Мөгаен, моның «ре. сүз сөйләү өчен яки үзеңне күрсәтү өчен генә нотыклар белән мавыкмыйча, чынлап борчылудадыр.
Фәез Кама буйлап сәяхәт иткәннәрен сөйли башлаган иде, иптәш Шакиров
, — Без бүген бүтән хакта сөйләшәбез, иптәш Насыйбуллнн. эшкә якынрак, пожалуйста,—дип борчып кунды.
' — Минемчә, мин нәкъ эш хакында сөйлим. Әгәр без үзебез суккан «кирпечләрне Кама битенә ыргытабыз икән, чыккан һәм чыгачак барлык кирпечләр генә түгел, хәтта заводның үзе дә безгә сукыр бер тиенгә дә кирәкми
• — Бүгенге киңәшмәнең бурычы ул түгел, кирпеч заводына ничек ярдәм итәргә җыенасыз? Шул хакта әйтегез
— Кирпеч заводына? Кирпеч заводын безнең идарә төземи. Әгәр «ашашуыбыз кирәк икән...
, — Кирәк...
— Нәрсә кирәк сон? Без тырышырбыз...
‘ — Сез тынлап утырыгыз Үз мөмкинчелекләрегезне беләсез.»
. — Минемчә, төзү эшенә өйрәтә торган курсларны турыдан-туры Шушы кирпеч заводын салуга күчерергә кирәк Тәҗрибәле осталар кул Чегыңда эшләсәләр, өйрәнгәндә үк файда китерәчәкләр.
• — Сез һаман башкалар хакында, ә үзегез нишли аласыз?
— Без тәҗрибәле ташчылар һәм бетончылар бирә алабыз, ләкин куды бригадалар түгел...
— Мөмкин, минемчә,—диде Фәездән ике-өч кеше кырыйдарак утыручы чандыр озын агай. Анын силикат заводының директоры икәнен Фәез соңыннан сорап белде.
— Без үзебезгә кагылганны эшләрбез — бездән калмас. Ләкин без үз эшебезнең кая, нәрсәгә китергәнен дә белеп торырга тиеш. Минемчә, хәзер без ничек тә задание үтәү өчен генә тырышабыз. Мин мондый югары даирәдә сирәк булам, шуңа күрә күңелдәген әйтеп каласым килә. Бездә бик ямьсез практика урнашып бара — тик завод булсын, тик ГЭС булсын, салкыннан, яңгырдан яшеренер өчен түбә булсын, ә матур* лык һәм табигать хакында кайгыртмыйбыз диярлек. Сүздә кешеләр хакында кайгырткан булып, эштә аларга зыян эшлибез.
Фәез күптән түгел бульдозерчы егет белән булган хәлне сөйләп бирде һәм шәһәр төзелеше хакында болай дип өстәде:
— Безгә нәрсә кушылса, без аны үтәргә тырышабыз, әлбәттә. Безгә төзергә кушылган, һәм без төзибез. Ничек төзибез, анысы икенче нәрсә, чөнки ул хакта уйларга кушылмаган, бездән моның өчен отчет сорамыйлар һәм без уйламыйбыз. Без шәһәр салмыйбыз, иптәшләр, теләсә кайда, теләсә ничек өйләр генә салабыз... Без бу бару белән барсак, киләчәктә шәһәр зурлыгы хаос төзеп куячакбыз. Без салган кала, без төзегән тормыш бүгенгедән чагыштыргысыз матур һәм саф булырга, якты булырга тиеш. Әгәр без аның йөзен каралтсак, гарип бала тудырсак, халык безне гафу итмәячәк. Безнең кала — сөекле Кама калфагына куелган бизәк, аи булырга тиеш. «Тиеш» дигән сүз — әле бу шулай бар дигән сүз түгел. Моның өчен шәһәрнең хуҗасы булырга тиеш, архитекторы, тәртип һәм матурлык хуҗасы. Кайда ул? Кайда бу шәһәрнең хуҗалары! Мин аларны, кызганычка каршы, күрмим.
Кем әйткәндәй, томшыгындагы сарысы да бетмәгән «кошчык»нын шушы хәтле солидный кешеләргә акыл бирүе кемнәрнедер үрти, билгеле. Почмактан бер усалы чәнчеп куйды:
— Син, егет, хуҗа дисең. Менә син бар бит.
— Шулай шул, мин хуҗа буларак сөйләдем дә. Кунак булсам, мактар идем.
Почмактагы әлеге усал ялагай:
— Иптәшләр, без төп мәсьәләдән читләштек,— дип, нотык сөйләрга кереш.мәкче иде, өлкә комитеты секретаре горком секретарена сүз кушты:
— Насыйбуллин фикерләренә сез ничек карыйсыз? — Фәезнең фамн- лиясен дә белә икән!
Шакиров:
— Мәсьәлә бик җитди. Аның белән без дә кызыксынабыз. Ул өйрәнү стадиясендә,—дип башлаган иде, Фәез (менә оятсыз!) бүлдерергә батырчылык итте:
— Сез өйрәнгән арада без шәһәрне салып бетерсәк, йортларны күчереп утыртырсызмы?
— Шулай ук тизләрсез микәнни? — дип кенә куярга мәҗбүр булдн Шакиров.
Фәезгә исә шундый форсат кына кирәк тә.
— Ә шәһәрнең гомуми планы юкмыни?—диде ул.— Кайда генплан? Агач кала төземибез дип. таш кала төзибез дип, күпме бәхәсләштек күпме ямьсезләнештек. Иптәш Лазарев белән иптәш Лебедев күпме кылыч сындырдылар Ә ни өчен? Шушы рәтсез поселок өченме?
Гынлык. Иптәш Шакиров бармакларын өстәлгә бәргәли. Кәефе китте, димәк. Аңлашыла.
— Ярый,— диде ул, ниһаять, бүтән сөйләүче күренмәгәч,— бу мәсь* әлә белән эш тәртибендә кызыксынырбыз. Проблема хәл ителү стадиясендә. Гидростанция әле башлана гына. Шулай бит?
Өлкә комитеты секретаре бәхәскә катнашмыйча гына Кама буендагы тезелешләрнең республика һәм ил тормышындагы урыны хакында сөйләде. Якын киләчәк — гигантлар төзелеше. Часштаблар — баш әйләндергеч. Нишләтәсең, ул Фәез теләгәнне сөйли һәм кайбер нәрсәләрне ачып, әйтеп тә бетерми бугай... Фәез аңардан генплан хакында сүз көткән иде.
Фәез, башкисәр, үзен юкка гына җайсыз хәлгә куйды микәнни?
Горком секретарена катырак сугылганын тойган хәлдә, үзенә карата * ниндирәк нәтиҗә ясалыр дип йөргән көннәрнең берсендә, телефонна: ♦ Лазаревның кискен тавышы ишетелде: я
— Хәзер миңа сугыл әле... Китмәгән булса, Филиновны да ал. о
— Ярый... -
— Хәзер үк,— диде дә трубканы куйды. <
«Башланды. Минем урынга Борисны куялар икән!» Филинов үзе дә-а
шуны сизгән төсле тоелды Фәезгә. Ләкин ялгышты. =
Управляющий коры тотты; ®
— Сезнең идарә начальниксыз. м
— Терелә инде, шушы арада эшкә чыга,—диде Фәез шундый ук ® кырыслык белән.
— Мин дә сөйләштем. Ләкин ана авыр булачак. Хәзергә бүтән эш бирербез. Монда бүтән кеше кирәк.— Шулай дигәч, тыйлыгыбрак торды, әйтерсең, янда утыручыларны сыный иде ул. Фәез, ниндидер бүтән суз көтеп, Лазаревка карады, аннан Бориска күз салды... Борис ни өчендер кызарыбрак куйды. Ул Лазарев авызыннан хәзер үз фамилиясе ычкынуын көтә, билгеле. Аның моңа шундый нигезләре бар: Куйбышев ГЭСында, аннары Тольяттида СМУ начальнигы булып эшләгән һәм Иранга барып, совет инженеры дәрәҗәсенә тап төшерми кайткан Әл-бәттә, Лазаревның чакыруы шуның өчен булырга тиеш.
Борис та Фәезгә ниндидер өмет белән карады — дусты, аның исемен атарга, тәкъдим итәргә тиеш хәзер . Чөнки Фәез аннан бераз яшьрәк Һәм тәҗрибәсе дә азрак. Ләкин аның ишетергә теләвенә каршы. Фәез бер сүз дә әйтмәде, ә Лазарев исә бөтенләй көтелмәгән исемне атап аны Гаҗәпкә калдырды... Икесенең дә моңа ышанасы килми торды: «Мөмкин түгел, мөмкин түгел! Колаклары ялгыш ишетәме әллә?!»
— Мин сине болай күзәтеп йөрим...— диде Лазарев Фәезгә карамыйча һәм шул ук вакытта сүзләренең кемгә адресланганын ничектер нык сизелерлек итеп,—син болай тырыш күренәсең... Чын күңелдән эшли- «н ... тәҗрибә җитеп бетмәү, төрле яккарак ташлану сизелә, билгеле, бераз ашыгу бар... Ләкин монысы — вакыт эше булса кирәк. Сине мин СМУга законлы начальник итеп куймакчы булам... Ничек карыйсың?
; — Белмим шул,— диде Фәез һәм, бүтән сүз тапмыйча, аптырабрак Хелды.
1 Хәзер инде киңәш көтеп Бориска ул карады. Ә дусты башын игән дә Гик тора. Актан да, карадан да — ләм-мим. Димәк. Фәезне лаек түгел Дии саный — һәм шуңа күрә Фәез үртәлеп тә куйды, тик сиздермәскә ҮЫрышты.
’ Бәхәсне куертудан файда көтмәгән управляющий:
( — Ә баш инженер нтеп үз урыныңа кемне тәкъдим итәсең?
. Конкрет сорауга конкрет җавап кирәк иде дә. тик Фәез тагын уңайсызланыбрак калды. Лазарев Борисны чакырган икән, димәк, баш .инженер итеп аны куярга чамалаган. Ләкин Фәез аның белән әйбәт ипләвенә ышана алмын... Шулай да, баягы үпкәсен җиңеп, ул дустын ‘иызганып; '
— Филиновны сез шуның өчен чакыргансыздыр бит инде. Кандида* тура ярый торгандыр,— диде.
— Бу —җитди түгел,— диде кырт кисеп Лазарев,— тагын кемне тәкъдим итә аласың?
— Өченче участок начальнигы... Копылов... Яхшы егет, тырыш.
— Риза, мә, таныш.
Фәез үзенә сузылган кәгазьгә текәлсә — приказ язып ук куелган! — Фәез Насыйбуллин идарә начальнигы итеп куела, ә Игорь Копылов — баш инженер. Насыйбуллинның укып чыгуын сизеп, Лазарев сүзне түгәрәкләргә ашыкты:
— Бетте — эшкә тотыныгыз.
Фәез торды. Икеләнеп кенә Борис та кузгалды:
— Миңа да китәргә мөмкинме?
— Мөмкин.
Управляющий сүзен әйтеп бетергәнче телефонына сузылды. Чара юк. аңлашылып җитмәсә дә — аудиенция тәмам.
Кыска вакыт эчендә килеп чыккан бу үзгәреш икесен дә аптырашта калдырды. Борисны бигрәк тә.
— Ә мине ник чакырган икән инде ул?
— һич әйтә алмыйм, Боря.
Сорау ачык калды һәм. ашханәгә борылганчы бергә килсәләр дэ. әңгәмә башланмады. Ничектер хәзер Борис яна эшкә күчүе белән Фәезне котларга тиеш иде кебек, ә тегесе, авызына су капкандай, башын иеп тик бара.
Юк, ул тәбрик итмәде Фәезне. Булдыра алмады. Шактый йөргәч кенә, әллә үзенә, әллә Фәезгә әйтте:
— Макаренко! Юри, мыскыллар өчен чакырган ул: «Синең дә шулай үсүең мөмкин иде», янәсе. Стерва.
Мыскыллы сүзләр Лазаревка адресланган иде.
— Ярый, Боря... Уйлашырбыз.
— Нәрсәсен уйларга?
— Киләсе ялга ауга чыгабызмы?
— Мылтыгым юк.
— Мин табармын.
— Ярый, хәзергә, Фәез.
Икесе ике якка берничә генә адым атлап өлгергәч тә, аларны урамның икенче ягыннан көлгән, кычкырган тавышлар туктатты. Борылып карасалар, ашханә төбендәге яшь-җилкенчәк «күңел ача» икән. Ишек янындагы баскычта Фәездән чак кына өлкәнрәк—утыз-кырык яшьләр чамасындагы ике кеше исерек тавыш белән ниндидер көй чыгарырга азаплана. Ә ике егет ашханәгә таба килә—берсе гражданский купшы киемнән, икенчесе әле армиядән күптән түгел генә кайткан, ахрысы — хәрби киемнән. Көй чыгара торганнарына якынлашкач, купшы киенгән егет әлеге шул солдат киемлесенең каешын сорап алды:
— Бир әле. бер генә минутка.
— Нәрсәгә?
— Соңыннан күрерсең.
Каешны алгач та әлеге исерекләрнең берсе янына килеп, тегенә каеш белән сыптыра да башлады. Көн кайгысы очты хәзер — бәндәң кәжә тавышы белән бакыра, ә тегесе һаман саен каеш белән чыжылдата. Яндагылар: «Рәшит, җитәр, Рәшит!» дип сабыр гына эндәшеп тик торалар.
— Боря, әйдә,— дип, Фәез алар янына ташланды.
Борис нәрсәдер мыгырданып калды. Фәез анын: «Хулиганнар белән сугышып йөрергә генә калды инде»,— дигән сүзләрен генә ишетте Пөге- реп барып та җитте, тегесе абайлап өлгергәнче каешны тартып алып, егетмен үз аркасына саллы гына тамызды да.
— Авыртамы? Авыртамы? — диде.
Тегесе эндәшми торгач, тагын берне өстәде: *
— Әйт, авыртамы? *
— Авырта,— диде егет, ниһаять, артык сызланмыйча гына.
— Ә ник бу кешенеке авыртмаска тиеш дип уйлыйсың? Аныкы ниш %
ләп авыртмаска тиеш? л
— Авырта, шуда күрә сугам да. £
— Ә ник сугасың?
— Анын танавы ошамады миңа.
— Нишләп? w
— Каян белим мин аны? Ошамады и все.
— Ничек? Ничек әйттең, яле, кабатла. «
Фәез егеткә текәлебрәк караган иде, таныгандай тоелды һәм гаҗәп- * ләиеп тагын сорады;
— Без синең белән таныш бит, дустым? ®
— Ихтимал. и
— Ихтимал түгел, ә тәгаен. Син бит теге яшь наратларны бульдозер * белән актарып ташлаган егет.
— Ну. шулай булса?
— Шул булса шул — аркана ике рәт эләккәч җитәр дип, мин сине жибәрмәкче идем. Ә хәзер әйдә.
— Кая?
— Баргач белерсен?
— Әйтмичә бармыйм? Кая?
— Милициягә,—Фәез урам аръягында торучы Бориска кычкырды:— Боря, милициягә шалтырат әле, тиз бул!
Дусты кул гына селтәде:
— Жибәр, пычранма чүп-чар белән.
— Син дә пычранма, мин дә... Кем арындырыр безне бу пычрактан?
Борис, бәхәсләшмичә, китеп кенә барды. «Кирәк чакта милиционеры ла юк бит. Нишләргә соң?» Шулай уйланып торганнан соң Фәез егеткә айтте:
— Мин синең өченче идарәдә эшләвеңне беләм, исемеңне дә беләм — Рәшит, син Гөлнисаттәй малае. Иске Чурайдан. Качсаң, барыбер эләгәчәксең. Ике-өч минут мине шушында көтсәң, хәерлерәк булыр. Әниеңә 9ЙТМӘМ...
Шулай диде дә ашханәгә кереп китте һәм аннан милициягә шалтыратты. Урамга чыкса, хикмәт, егет китмәгән. Мондый «анлы» хулиган- иы Фәезнең беренче тапкыр очратуы иде.
Милиционер килгәнче шундый сөйләшү булып алды:
— Син минем әнине каян беләсен? — дип сорады Рәшит.
— Без аның белән якын дуслар.
— Син безнең бүлмәгә әнине кертергә булыштыңмы?
— Әйе.
— Ул сине гел сөйләп кенә тора. Әби дә.
— Бая мин сине танып өлгермәдем, таныган булсам, тагын да жнДлерәк кундырган булыр идем.
— Болай да ярыйсы эләкте.
— Күңелең булдымы?
— Булды. Үчеңне кайтардың, молодец.
— Тагын сугышасыңмы?
— Бәйләнсәләр.
— Ә бәйләнмәсәләр? Сугышмассыцмы?
— 1ырышырмын.
— Сүз бирәсеңме?
— Ярый, бирәм.
— Бар, сыпырт.
— Ә милиция?
— Качкан диярмен. Исемеңне әйтмәм.
Ә дигәнче егеттән җилләр исте.
Ауга чыгу турында Борис белән алданрак килешенмәгән булса, әлеге кичке вакыйгадан соң Фәез аңа мондый тәкъдимне ясамаган булыр иде. Соңгы вакытта болай да өнәп бетерми иде. хәзер әллә ничек, дустының дәрәҗәсе аның күз каршында кинәт төшеп китте. Халыкта ышанмаган кешең белән сәфәр чыгарга киңәш итмиләр. Ауга инде- бигрәк тә. Беркөнне сине хулиганга ташлап калдырса, икенче көнне бүреләргә ташлап качмас дип әйтүе кыендыр. Тик вәгъдә биргәч кире кайтуны да холык әшәкелеге дип исәпли Фәез. Кеше начар дип, синдә начар булырга тиеш түгел.
Сәгать иртәнге бишләрдә ул Борис ишеген какты. Бер тапкыр дөбердәтте — эндәшүче юк, ике, өч тапкыр... Ниһаять, йокылы тавыш ишетелде:
— Кем анда?
— Боря, ач, мин.
Борис трусик һәм майкадан гына иде.
— Әйдә, уз. Мин хәзер киенәм.
Шулай диде дә туалетка кереп китте — озак кына торып, юынып чыккач, шулай ук ашыкмыйча гына киенде;
— Син ашадыңмы?
— Капкаладым.
— Мин дә капкалыйм инде алайса.
Кухняга кереп, яңадан чыкты:
— Минем аз гына калган икән — баш төзәтмибезме?
— Юк, мин кичә эчмәдем.
— Ә... гафу...
Ул кухня ишеген япкач, Фәез өйдәге кайбер нәрсәгә игътибар итте. Беркөн ничектер күрелмәгән, әллә яна гына куйган, тумбочка өстендә - рамлы рәсем — Борисның хатыны елмаеп утыра, бәхетле, яшь хатын! «Әллә егет гаиләсен сагына башладымы икән?»
Ләкин шуннан ерак та түгел, карават янында, ниндидер хатын-кыз киеме аунап ята... Онытып калдырганнардыр инде. Кайсы икән? Гетамы. сат>чы хатынмы? Тагын да яңарагымы?
Борис белән бу хакта, гомумән, аның яшәве хакында беренче жН чыккач та сөйләшергә кирәк булыр.
Борис кухнядан чыкты.
— Тегендә капкаларга туры килерме икән?
— Белмим шул, килер дә бәлки.
— Мин бутерброд кына алыйм инде.
Тагын кухняга кереп чыккач, ниһаять, киттеләр. Алар Камага төшеп җиткәндә, сәгать алты тулган иде.
— Соңгарак калдык,—диде Фәез.
— Безгә дигәне калыр әле,— диде Борис ваемсыз гына.
Кама аръягына чыктылар һәм яр буйлап сузылган калкулык итәгеннән кышкы лагерьга таба бардылар. Лагерьга чаклы юл ярыйсы нль Аннан соң кар шактый тирәнәйде һәм акрынрак барырга туры килде. Икенче бер калкулыкка җитеп, урман эченә кергәч, Фәез туктады.
— Машинаны калдырыйк шушында.
— Ярый.
— Синен аяк кая таба тарта?
— Кая таба булса да барыбер.
— Алайса, менә мин ун яклап йөреп килим, син сулга кит. Дүрт-биш сәгатьтән шушында очрашырбыз.
— Сәгать унберләр тирәсендә буламы инде ул?
— Әйе.—Фәез машинадан мылтыкларны алып, берсен Бориска 0
тоттырды: я
— Ни пуха, ни пера!.. 2
Чаңгы киделәр дә, яңа, йомшак карга бата-бата, икесе ике якка юл к тоттылар. **
Кон чак кына болытлы һәм тын. Салкынлык зыянлы түгел. Кышкы ♦ урман үзенең барлык гүзәллеге белән синең иркеңә бирелгән — кадерен а бел һәм ләззәтен күр.®
Кышкы урманның үз өстенлеге бар — беренчедән, җәйге хатирәләрне х янартыл, күңелне шулар белән кытыкласа, аннары — кышка калган* җимешләре белән кадерле ул. Чаңгыда уйсу җиргә шуып төшкәч тә. Фәез өзелми калган балан тәлгәшләре тапты. Кып-кызыл тәлгәшләр — = дөньядагы барлык җәйге чәчәкләрдән дә матурдыр болар. Бөртекләп о өзеп, тәмен таты. Менә шулай. Искиткеч бер терелек тәме... Шундый * үзенә бертөрле әчелек тагын кайда бар икән? Мондый тәмне бары тик бер карауда күңел яраткан һәм сөю вәгъдә иткән, ләкин шуннан артыкка якын җибәрмәгән җитди һәм мөлаем караш белән генә чагыштырырга мөмкиндер.
Тәлгәшне чүпләп бетергәч, күңеленең тагын да яктыруын һәм сафлануын тоеп, таякларга каты-каты басып, тизләбрәк шуып китте Фәез. Икенче бер урында камырлыкка туры килде. Анысының тагы үз тәме, снзелер-сизелмәс тыйнак тәм... һәм төшләре дә каты — тиз генә ватам, ашыйм димә,— үкенүең ихтимал. Тәме белән канәгать бул да шул җитәр.
Күпмедер баргач, миләш очратты. Монысы тагын балан төслерәк, тик аермасы да бар кебек — үзе татлы, үзе ачы... Бу инде беренче караш .түгел, бу инде тирәнрәк киткән хисләр — борчулары, хәсрәтләре, көнләшүләре һәм, ихтимал, үкенечле аерылышулары яки ялгышулары белән... бәлки, Фәезне дә шундый мәхәббәт көтәдер
■ Кышкы урман! Никадәр тәмле, никадәр дәртле һәм ямансу! Ярый »ле, кая карама, шунда — аклык. Ә аклык күңелгә ниндидер өметләр булып керә, күзләрне камаштыра, рәхәтләндерә, кытыклый, шаярта. Ах, бу кышкы урман!
■ Тукта, агачлар белән, кар белән мавыгу монда китергән максатны оныттырган лабаса. Әнә эзләр, эзләр... Төнлә бераз кар яуганга, иске »зләр чак кына күмелгән, яңалары аермачык беленеп тора. Бу эзләр бүгенге. Алар артыннан, менә шушы сукмактан барырга ярын.
. Кама урманнары киртләч-киртләч таулы ярлар арасында. Фәез шул таулардан шуды, үзәннәрдә йөрде, сазлыклар аша узды. Ә җан иясе юк Та юк. Сәгатьләр үтте, ләкин күңеле төшмәде. Табыш белән генәменн — шушы урманнарда йөрү, яшь кар исен тою, балан һәм миләш сафлыгын хис мгү — моннан артык рәхәтлекне каян табарга мөмкин?! Куе агачлар •ртында, наратлар башында җил жуылдый. Әллә җил йөри, әллә бүтән *одрәт... Әллә инде шулай моңаеп, анын ямансу хыялы сулый? Шул әугай, әйтерсең, кайдадыр якында, шушы тирәдә генә аның мәхәббәте ’шеренгәв дә аны күзәтә, ләкин үзе күренми.
Шушы тирәдә генә — бүген булмаса иртәгә киләчәк мәхәббәт.
• Анын исеме — Кама.
. Тукта, куак артында кемдер селкенде! Әллә Кама... Юк, куян бу...
Әйтерсең, шуны күрер өчен махсус килмәгән, күл янындагы ак җан иясенең куян булып чыгуы, әйтерсең, ул көткән нәрсә түгел — әйтерсең, аны күрүдә бернинди сөенеч юк.
Шулай да, туры килгән икән, атарга кирәк... һәм Фәез, куянны күздән ычкындырмаган хәлдә, җайлырак урын алырга тырышып, тагын да аскарак шуып төште. Төште дә, куянга чак кына якынрак барыйм дип, өч-дүрт адым ара үрмәләде һәм менә гажәп— борын төбендә генә дигәндәй. икенче куян атылып чыкты. Тиз генә чакмага басты... Гөрселдәп мылтык атылды... Караса — якында куян тәгәрәп йөри. Ә тегесе ерактагы тау битендә ята...
Борисның буш кул белән чыгачагын хәтерләп, Фәез анысын да калдырмаска кирәк тапты...
Үзе аткан куяннарны үзе кызгана торган гадәте бар Фәезнең. Ләкин ауга йөрү — ата-бабадан калган гадәт. Ул Фәездән генә калмаган һәм калмас.. Ә бүгенге табыш — бик күп аучылар арасыннан да ин бәхет- леләренә генә туры килерлек. Менә шундый бәхетле кеше нишләп Фәез икән? Әллә ул бәхетле йолдыз астында туганмы? Әйе, аның бер йолдызы бар, ул аны бер дә ташламый — тылсымлы талисман кебек хәерле юл теләп озата йөри...
Менә кичәге хәлне әйт инде син, Борис белән чагыштыр. Борис инде кайчаннан бирле участок начальнигы гына. Кайчаннан бирле идарәнен баш инженеры һәм начальнигы постын үзенең иң якын, табигый урыны дип исәпли һәм аның моңа законлы нигезләре дә бар. Яшь ягыннан ул Фәездән ундүрт яшькә зур — аңа хәзер кырык яшь. Яшьтән бигрәк, тәж- рибәсе, иң кирәклесе — сәләте бар, гади генә сәләт түгел, ижади сәләт. Эш процессларын рационаллаштыру буенча инженерлар арасында анардан җиңел һәм күп эшли ала торган кеше, ихтимал, юктыр. Дөресен генә әйткәндә, аның бу ягына хәтта Фәез дә көнләшеп, сокланып карый. Кыскасы. Фәезгә хәтле ул баш инженер булырга тиеш иде. Кичә чакырып алгач, управляющий идарә начальнигы итеп аны куярга тиеш иде. Юк, аны түгел, Фәезне кунды. Ник? Әлеге дә баягы—бәхет... Шуның өчен дә кичә Фәезгә ничектер уңайсыз да булды. Ник шулчаклы фартлы егет икән соң ул, аны бүтәннәрдән, әйтик, Бористан, өстен итәрлек нәрсә бар икән?
Бер карасаң, күңелле, бер карасаң, Борис кызганыч. Ул бөтенләй чырайдан язды. Рәтләп сөйләшми.
Менә, җитмәсә, ул иңенә ике куян асып кайта Ничектер күнеленен иң тирән төше белән тоя Фәез, сизә— мөгаен, Борис аны буш кул белән көтәдер... Фәезнең юравы дөрескә чыкты. Бориска тагын бер җәрәхәт- Ярдәм итәр, хәлен җиңеләйтергә тырышыр идең, ләкин ничек ярдәм итәсең?
Борис машина янында Фәезне көтеп тора иде. Күзләре пар куянга төшкәч, катты да калды. «Ба!> —дип кенә куйды. Күзләрендәге ачыну* ны, сызлануны күрсәң!
— Нишләп син мине шундый зур табыш белән тәбрик итмисен әле?
— Ә... синеме?..
— Тагын кемне булсын?
Борис бу минутта елап ук җибәрер төсле иде. Җитмәсә, Фәез куяннарны пичек атып алуы турында аучыларча арттырып сөйләргә тотынды: имеш, бер куянга атарга җыенганда, икенчесе каршыга үзе чабып чыккан да карап тик тора, имеш. Фәез, берничә адым гына читкәрәк шуЫшып, икесен бер сызыкка туры китереп чакмага баса да, алда ике куян да шар-шор килеп кычкырып ята, имеш. Бер атуда ике куянга тидергәнгә ышаныр дип түгел, болан кызык өчен генә сөйләгән иде дә, нишләтәсең, ышанды Борис. Бүтән чакта гел жай гына килеп торгангамы, бу к>лЫ фарт килүе дә табигый тоелгандыр инде. Борисның чырае көл төсле булды.
Фәез сәгатенә карады—ике тулган. Кара син. вакытның үткәне сизелми дә! Күп булса, ун-унбер тирәседер дип уйлаган иде Фәез. Сәгатьләр, бәхетле сәгатьләр һәм көннәр. Бәлки еллардыр .
— Нишлибез? Киттекме? — диде ул машинага сөялеп торган Борис
ка карап —Да... син йөрәгенә якын алма—сунарда шулай инде ул: бүген сина эләгә, иртәгә — миңа. *
— Син нәрсә, әллә мине шуның өчен кәефсез дип уйлыйсыңмы? — * Ләкин үзенең күзләре һаман куяннарда... Сиздермәскә тырышса да, бул- г дыра алмый...
— Ә нәрсә өчен сон?
— Бернәрсә өчен дә түгел, болай гына. £
— Алайса, яхшы, киттек. Ф
— Коньякны төгәлләп куймыйбызмы?
— Син баш төзәтәм дигән идең ич. “
— Берүзем... минем андый гадәт юк. =
— Давай алайса... *
Борис машинадан сумкасын алды, ә Фәез толып чыгарып, шуны кар- а га йонлы ягы белән җәйде дә ятып тәгәрәргә кереште: =
— Сахра монда! У-у! Яшәп тә карыйбыз синең белән без, ә? э
— Искитәрлек нәрсә юк. £
Боряның кыяфәте һаман да төксе. Фәез исә шатлыктан исергән. аның кәефен тик берәр алама сүз белән генә бозарга мөмкин. Борис, шуны сизеп, әзерләнә дә иде бугай... Ә Фәез моны уйламый һә.м уйлый да алмый. Урман үзенең сихерле һавасы, тылсымлы матурлыгы белән аның күңелен тәмам тутырган иде.
— Синен, Боря, дөресен генә әйткәндә, кәеф китте. Ләкин юкка. Рас миңа эләккән, синеке дә бит инде ул. Без бергә булгач, табыш та уртак. Бер куян синеке, вәссәлам. Мин аны махсус синең өчен аттым
— Мине син шуңа мохтаҗ дип беләсеңме?
— Менә инде...
— Синнән сәдака өмет итә дип уйлыйсынмы?
— Тфү, чорт, нинди бәндә син, сиңа ничек тә ярамый. Ну, давай сал, алайса.
Кичәгедән калган дигәне ярты шешәдән кимрәк икән. Хуҗа кеше кавырсын бөкене ачты да фарфор рюмкаларга салды. Борис анысын да кайгырткан!
— Киттек! — дип, чәкештермичә генә эчеп тә җибәрде.
Фәез үзе өчен үзе тост әйтергә мәҗбүр.
— Уңышлы сунар белән!
Борис тагын тынды — күзләре тагын куяннарга төште. Ах, бу чаклы да көнчел кеше булыр икән!
Өйдән алып килгән салкын ит һә.м кара икмәк капкалагач, тагып берәр рюмка тоттылар. Монысы бөтенләй сүзсез булды Бүтән чакта Шешәләп сала белгән Борисның бүген ике рюмкадан ук чырае караңгылана башлады. Шуңа күрә калган ярты рюмканы күгәргәндә, Фәез аны туктатмакчы иде, тегесе гаҗәпләнеп:
— Ник?—дип сорады.
— Снзәм, җитте.
— Ике кешегә чалыш чирек нәрсә ул?
Борис шулай дип эчеп җибәргәч, Фәез хәлне төзәтмэк өчен дусларча тавышка күчте:
— Син. Боря, юкка үпкәлисең. Миңа бер атуда ике куян эләккән икән, мин гаеплеме инде шуңа?
— Мин аның өчен түгел,—дип ычкындырды Борис. (Үзеңә зыян китерә торган сүзләр күпме ычкына бездән. Ә соңыннан үкенсәң дә тота алмыйсың — һавадагы торна кебек!)
— Ә нәрсә өчен?
8 «к. У.» М 10. 65
— Да. болан, кайбер нәрсәләр...
— Шуннан, шуннан, нинди кайбер нәрсәләр? — диде Фәез төпче иеп,— ачыкларга кирәк, эчтә кер йөртү егетлек түгел.
— Да. син миңа өстән карама, иптәш, СМУ начальнигы булдым да. гәч тә...
— Атакаем! Ну, шулмы минем гаеп?
■— Түгел.
— Ә нәрсә?
— Ярар, утыр син, әтәчләнмә бик.
Фәез сабырлыгын җуеп тезләнгән иде — яңадан утырды да, җай табалмыйча, күкрәгенә ятты һәм дустының күзләренә текәлде:
— Я, мин тыңлыйм сине. Минем сиңа нинди зыяным тигән, әйт.
— Тигән шул.
— Нинди зыян?
— Син үзең миннән яхшырак беләсең.
— Берни белмим. Син нәрсәне күздә тотасың?
— Үзең үк ошаткан дүрт тәкъдим... Акчасы һаман юк.
— Алан икән! Без бит синең белән ничә тапкыр сөйләштек инде — тәкъдим эшкә ашырылгач дип. Аванс алдың — көт бераз, шушы арада тегесен дә...
— Шушы арада!—диде Борис, мыскыллап,— әүзеңнеке булса,теге арада ук алган булыр идең.
— Үземнең дә шундый хәл — тикшер.
— Синең... андый тәкъдимнәргә...
— Нинди тәкъдимнәр? — әкренләп Фәез дә үртәлә башлады.— Сине-кеннән начарракмы?
— Тәкъдимнең начары булмый. Синең—болай, кечкенәрәк үзгәрешләр һәм аз эффект...
— Шуңа күрә минем аларга күп акча сораганым да юк.
— Шулай да сине начальство ярата.
Бу сүзгә Фәез тагын сәерсенебрәк калды һәм җавап урынына «һы!» дип кенә куйды. Беразга бәхәс тынып торды, ләкин бу тынлык давыл алды тынлыгы иде. Борис шактый ачулы кыяфәткә кергән, тиз генә тынычланырдай күренми иде:
— Мин синең ни өчен түләргә ашыкмавыңны беләм, билгеле. Бүтән кешегә булса, әллә кайчан түләгән булыр идең...
— Бүтәннәр өчен дә бер үк тәртип.
— Анысы да минем аркада, миңа түләмәс өчен уйлап чыгардык син аны.
— Боря, нәрсә сөйлисең син!
— Син миңа, дус буларак, этлекне бик матур эшли белдең, әлбәттә- Ни өчен икәнен дә беләм.
Борисның ачуы шактый зур икәнен сизеп, Фәез сүз көрәштермәс булды. Башын толыпка куеп, тыңламаган кыяфәттә ятты. Хәзер ул чынлыкта бөтен көчен җыеп түзә генә, ләкин түзеп булмаслык сүзләр ишетә:
— Ни өчен дисең, син үзең кешечә яши белмисен. Асылда сина акча кирәкми. Үзең яшәмәгәч, мине дә үз калыбыңа сыйдырырга тырышасын.
— Көнләшәм! — диде Фәез мыскыллап. Түземлеге җитмәде. Түзәргә тырышкан саен ачуы ныграк җыела барды.
— Нәкъ дөресе шул! Чөнки син... Сиңа нәрсәгә кирәк акча? Хатын- кызга файда тия торган кеше түгел бит син... авыру...
— Подлец!
Фәез сикереп торды да Борисның якасыннан эләктереп алды. Ә тегесе һаман зәһәрләнә бирде:
— Өстенә бастыммы? Дөресме? Дөреслек шулай ачы була ул-
Фәез лач иттереп дустының битенә төкерде, толыбын күтәрергә иелгәч, тегесе аягы белән анын тез астына төртте:
— Мин сина теге хулиган түгел, мин синен нечкә төшләренне шактый белэм.
— Мин синен пычрак кеше икәйенне белә идем, ләкин мондый ук түбән егылырсың дип башыма да килми иде. Хәзер мин сине аңладым
— Алайса, аңлаштык. Минем алда синең дәрәҗәң күптән югары тормый инде — кызганыч бер адәм син...— Борис тагын да усалрак сүз табалмыйча тынып калды һәм сумкасына вак-төяк әйберләрен тутырырга кереште.
Фәез дә, толыбын алып машина эченә кунгач, Бориска таба борыл- > мыича ГЫНа Ф
— Иртәгә бик нык үкенерсең, дустым, соң булыр,—диде. '
— Янама, синен кебек коры аракыларны күп күргән мин. ®
— Ә мин әнтәм, үкенәчәксең. я
— Көтеп тор!—дип, Борис, кырт борылып, кайтыр якка китте. ®
Фәез, килеп чыккан хәлне аңларга, төшенергә тырышып, машинага д свялеп калды... Бераздан куяннарга күзе төште... «Хәерсез куяннар, сез- = нен аркада булды бит бу... Киткән чакта да сезгә карап куйды Борис » дус... Гаеп бары сездә...» ' u
Башында шул уй белән буталганда, ерактан ниндидер хихылдап * квлгән шикелле тавыш ишетелде. Нәрсә бу? Кем?
— Хи-ха-ха! — Бөтен урман кычкырып көлә.
«Белам, беләм мин моның кем көлүе икәнен! Ике дусны кычкырыш- тырыр өчен икесенә дә тиешле куяннарны бер генә кеше каршысына чыгарды да хәзер үз шуклыгыннан үзе көлә, ике дусны кычкырыштыра алуыннан рәхәтләнеп көлә».
— Ха-ха-ха!
Яна көннәр, көндәлек шөгыльләр башланды.
Фәез барлык объектларны карап чыкса да, нефтебазага бармады, чөнки Борис шунда. Ләкин бергә эшләгән кеше белән тел яшереп яшәү мөмкин булмаячагы билгеле. Я килешергә, я бөтенләй аерылышырга кирәк — икенең берсе.
Фәез төшкелеккә китешли үз бүлмәсенә сугылган иде, секретарь кыз •ны эзләп ике тапкыр Борис кергәнен әйтте
«Бу көлү бүген артык матур яңгырамый, хәйләле көлү! Менә син нинди дә була аласың икән! Әйе, кош авазы түгел, әйе, бу син, син! Ике дусны кычкырыштырган зат — син, Кама! Син миңа үпкәләгән идең шул —уч кайтара башладын. Миңа синең белән ничек тә якын арада күреп сөйләшергә, килешергә кирәк. Болай ярамый».
— Ха-ха-ха!
Фәез машинасын борып юлга ашыкты һәм тиз арада Борисны куып җитте:
— Әйдә, утыр.
— Юлында бул! — дип, дусты кул гына селтәде.
— Ара ерак, ким дигәндә — ун чакрым.
— Бар, бар!
Борис үзен шактый горур тотып атлый бирде. Фәез ни уйларга да белмичә, дустын ялгызы калдырып, выжлап узып китте
Жәяүле юлчы калды — хәерле булсын.
Урман ягыннан һаман әлеге тавыш ишетелә:
— Хи-хн-хи-хн...
Әйтерсең Кама аларның икесен дә усал мыскыллап озата барды...
«Килгән шулай да... Ник? Начар уен башладын, дустым, бернинди отыш вәгъдә итә алмыйм мин сиңа».
Фәез ашханәдән кайтып кергәндә, секретарь кыз янында Борис үзе утыра иде. Өченче тапкыр килгән. Димәк, шактый борчыла кешең. Фәез кул бирмичә генә исәнләште һәм бүлмәсенә узышлый артыннан Борисның да иярүен сизде. Тик борылып күз салмады, юри карамады. Үзен беренче тапкыр начальникларча шактый кырыс тотканын сизеп, елмайгандай итте.
Каршыда йончыган кыяфәтле Борис утыра. Ул да сүзсез, Фәез дә. Шактый кыеп минутлар... Секретарь кыз кул куярга папка кертте — Фәез шуларны ачмакчы иде... Юк, яныңда кеше утырганда җайсызрак. Шуңа күрә ул Бориска: «Я, ни йомыш?» дигән сораулы караш ташлады. Тегесе тагын башын иде дә, урыныннан торып. Фәезгә якынрак атлады:
— Син мине гафу ит... Урмандагы өчен.— Фәез эндәшмәгәч, Борис сүзен дәвам иттерде:— Кызмачалык белән... Үземне тота алмаганмын.
— Синең алай гына бүтән чакта да эчкәнең бар.
— Монысында пичектер кәеф юк иде. Ачуланма.— Сүзнең нигездә әйтелеп беткәнлеген сизеп, Борис баштагы урынына барып утырды.— Синең үзеңнең дә ычкынып киткән чакларың булгалый бит.
— Болай ук түгел... болай ук булганы юк.
— Ул хәтле, онытылмаслык бернәрсә дә эшләмәдем бугай мин сина.
— Эшләмәсәң, әйттең... Бәлки онытып та булмас.
— Үч алырсыңмы?
Тагын күпмедер сөйләшә алмый утыргач, ничектер Бориснын кыяфәте кызганыч тоелып, Фәез аны тынычландыру уе белән:
— Ярый, Боря, шушының белән бетсен,— диде.
— Бик дөрес. Кичә сунар булмады...
— Булды, нишләп булмасын. Син минем ике куянны кая куясын? Ике куян — сирәк бәхет... Алардан баш тартмыйм мин.
— Кычкырыш булмады.
— Анысы булмады. Ярый.
Икесе дә сак кына елмаештылар. Борис, озакка аерылышкан кебек, кул биреп саубуллашты.
Тагып берни булмагандай сөйләшә, аралаша башладылар. Тик шуннан соң бер-берсенең өйләренә керешмәделәр — күңелләрендә эреп бетмәгән боз кисәге һаман калды булса кирәк. Араны бозу гына жинел, яңадан төзәтүе — ай-һай!
Әйе. эшләр тиз генә төзәлүгә таба китмәде. Борисның кәефе бер дә рәтләнер төсле түгел. Иң үкенечлесе — эшенә суына бара. Иртәнге сигездән төп-төгәл кичке дүрткә хәтле эшли дә, эш бетүгә якынлашкач, сәгатенә карап кына тора — эшчеләрен калдырып үз юлы белән китә дэ бара. Шактый кыен хәлләр дә килеп чыккалый. Үзе белән ул хакта сөйләшә башласаң, ачу куа, үч ала диячәк. Ләкин бер заман барыбер тагын нык кына аңлашырга туры киләчәк...
Телефон шалтырады, хатын-кыз тавышы ишетелде:
— Миңа Фәез Насыйбуллин кирәк иде.
— Мин тыңлыйм.
— Исәнмесез, Фәез. Бу — Гета. Сезнең белән сөйләшәсе сүзем бар иде.
— Минем белән? Нәрсә хакында?
— Телефоннан сөйләшә торган сүз түгел, күрешеп сөйләшергә кирәк.
— Белмим шул, кайчан күрешеп булыр икән?..
— Сез эштән кайчан бушыйсыз?
— Кичке сәгать тугызларда.
— Мин сезгә килер идем... әгәр рөхсәт итсәгез.
— Пожалуйста — нинди рөхсәт кирәк аңа.
— Сез өйдә булыгыз инде алайса, мин килермен.
— Ярын, сәгать тугызда.
Гетанын тавышында моңарчы ишетелмәгән курку, каушау билгеләрен ишетү кыен түгел иде... Мөгаен, Борис тагын берәр яманлык эшләгәндер. Сөйләшкәндә аның да кирәк булуы ихтимал. Бәлки болан үпкәләшкәннәр генәдер. Андый чакта ике якны да тыңлау фарыз. Шуңа күрә ♦ Фәез Борисны телефон аша —Гета килергә тиешлеген әйтмичә генә — > кичен үзенә чакырды.
Ә эштәй кайтуына — тышкы ишек төбендә йөренеп, аны Гета көтеп s тора иде инде. Дусларча кул биреп күрештеләр, өйгә керделәр. Стена л дагы ут кабызгыч төймәне капшаган арада, караңгыда Гетанын авыр £ сулышы ишетелде. Ут кабызгач, кыз көчәнеп кенә елмайгандай итте Ямансу һәм кызганыч елмаю .. ♦
Өс киемнәрен салдылар. ®
— Рәхим ит, Гета. түргә уз. Хәзер без синен белән кичке аш рәтләргә а
тиеш. Булышасыңмы? «
— Бик рәхәтләнеп. а
Кухняга кергәнче. Фәездән рөхсәт сорап, Гета квартирның бүтән бүлмәләренә дә кереп чыкты да күзләрен чет-чет йомгалап.
— Берүзеңә ике бүлмә! — дип куйды. *
Фәез исә, көлемсерәп, кызның гаҗәпләнүен арттырды гына: я
— Залны онытасың, өч бүлмә.
Гетанын йомшак күз карашы залдагы телевизорны, холодильннкны. диванны, аннары зур трюмо алдындагы телефонны сак кына сыйпагандай тоелды.
— Атакаем, түрәләр яши белә!—диде ул, саф зәңгәр күзләрен тәмам түгәрәкләндереп.
Егет житди кыяфәт белән аңлатырга тиеш булды
— Борчылма, Гета. гостиница бу. Теге якта мөсафирлар тора
— Ә-ә-ә,—диде Гета, чыннан да тынычланып,—җайсыз икән. Нишләп квартир бирмиләр?
— Сораганым юк.
— Ә ник сорамыйсын?
— Кирәк булсам, үзләре бирерләр әле. Әйдә, күп белмә, тиз картаерсың.
Шуннан сон икәү бергә бәрәңге әрчеп пешерергә куйдылар .. Кибеттән Фәез алып кайткан тавык итен җылыткач, чәй кайнаттылар. Юкны- барны сөйләшә торгач, кичке аш әзер дә булды.
Күңел чынлыгы өчен генә Фәез Гетага тамак чылатып алырга тәкь- дим иткән иде, кыз шундук риза булды.
«Күнегелгән хәл»,— дип уйлады Фәез. Коньякны алып та чыкты һәм. Гета алдында ук ачып, рюмкаларга салды. Өстәлгә өч рюмка куелган нде.
— Сезнең әллә тагы киләсе кешегез бармы? — дип сорады Гета.
— Юк.
— Өч рюмка булганга әйтәм.
— Ә! Ялгыш .. Димәк, кем дә булса килергә тиеш — шуның билгесе бу.
— Безгә бүген беркем дә кирәкми.
— Нәрсә өчен эчәбез? Яки кем өчен? Борис өченме?
— Борис өчен?.. Бераз үсә төшсен әле — Фәезнең сәерсенүен сизде кыз.—Әйдәгез, үзебез өчен эчик әле. Югыйсә, син дә ялгыз, мин дә ..
Кинәт Борисның урманда әйткән әшәке сүзе хәтергә килде дә Фәез йөзләрен җыерды. Шулай ла хрусталь чыңы күңелгә әйбәт тәэсир итте Гета да елмаеп куйды һәм Фәезгә җор гына күз кыскан булып рюмк - J күтәрде. Аз-маз ризык капкалагач. телгә килделәр.
— Карале, Гета... Ялгыз дигәннән... Сер булмаса, әйт әле, әллә сез Борис белән...—Фәез җеп очын ычкындырды, тотлыгып калды.
— Сер дип... Кем өчен сер. Кем өчен түгел. Мин сездән яшермәскә булдым*
— Бик әйбәт.
•— Минем хыял шундый — туачак баласын атасы белән бергә тәрбияләп кеше итү. Шуның өчен эчтем.
Фәез аңа тиз генә җавап бирә алмады. Дөньяның астын өскә китереп яшәгән кыздан кинәт бала хакында сүз ишетү гаҗәбрәк, көтелмәгән нәрсә сыман тоелды. «Хатын-кызлык инстинкты шулай үзе дә сиздермәстән тавыш сала. Ләкин эчкәч нинди бала инде?»
— Дөрес, кешелекле максат инде бу... һәр хатын-кызның күңелендә йөргән нәрсә.
«Бөтенләй үк бозылып бетмәгәнсең икән әле». Тел очына килеп җиткәч, Фәез дорфа фикерен туктата алды.
— Алан ук түгелдер дә... Хатын-кыз баланы теләмичә таба... Сәламәт булса. Авыру булса, таба алмый торса гына максатка әйләнә ул.
— Ә сезнең? Шу.ңа әйләндемени?
— Мин — икенче исәп...— Кыз башын иде.— Мин атасыз балаларны кызганам.
— Алай икән!
Әллә пичек, томанлы сөйли Гета, аның үзе дә сизми ычкындырган сүзләреннән шактый күңелсез мәгънә баш сузгандай тоела. «Юк, юк, мөмкин түгел». Фәез җитди сөйләшергә базмыйча, чынаякларга кофе койганда. Гета аңа күзләрен тутырып карап торды.
— Нинди әйбәт, чибәр егет... Нишләп сез беркемне дә яратмыйсыз, ә?
Көтелмәгән сүздән Фәез каушый калды.
— Ничек яратмыйм? Мин бөтен дөньяны яратам.
— Сөйгән кызың юк.
— Ә Кама?
— Кама? Нинди Кама ул? Елгамы?
— Елга да. кеше дә — минем өчен икесе дә бер алар.
— Бернәрсә дә аңламыйм. Камиләме әллә?
— Мин үзем дә аңлап бетермәгәч, сез нишләп аңларга тиеш?!
— Сез фантазер... Җир кешесе түгел. Боря хаклы.
— Ул нәрсә ди?
— Тормыштан ваз кичкән фанатик, ди.
— Алай икән!
— Ну, ул сезгә ачуланып түгел, чынлап әйтә, гаҗәпләнеп.
— Ышанам. Димәк, аңламый, күпме бергә йөреп, кем белән йөргәнен тәки төшенмәгән.
— Ә кем соң сез?
Фәез нәрсәдер әйтергә җыенды, ык-мык итте, ләкин туры сорауга туры җавап бирә алмады. «Кара, ул үзенең кем икәнен үзе дә белми икән ләбаса? Шулай булгач, бүтәннәр ничек белсен? Ә бүтәннәр беләләрме икән үзләренең кем икәнлекләрен? Кинәт шундый сорау бирсән, җавап таба алырлармы икән? Әлбәттә, дөрес һәм төгәл җавап. Гетаны ризалаштыру өчен генә теләсә ни әйтеп булыр иде. Ләкин Гетадан бигрәк аның үзенә җавап кирәк. Кем соң ул? Төзүчеме? Төзүче —профессия, шәхес билгесе түгел... Идарә начальнигымы? Монысы — эштәге урының гына... Тукта, кем соң ул Фәез? Бары тик төзүче, идарә начальнигы гынамыни? Казна кешесе? Ә шәхесе, кешелеге белән кем сон ул?
Бу хакта Фәезгә моңарчы бер дә уйланырга туры килмәгән икән- Ә юкка — уйланырга һәм җавап табарга тиеш булган Фәез. Ничек итсә дә итәргә, үзенең кешелек асылып, төп сыйфатын ачыкларга, эзләргә, эзләргә, ниһаять, табарга тиеш иде.
— Сезнең нәрсәгәдер кәефегез китте, Фәез.
70
— Юк, болай гына.
Ярый эле, шул вакыт ишектә звонок шалтырады — Фәез ишек ачарга чыгып китте, һәм залга аныи белән бергә Борис керде:
— Гета? Моны ничек аяларга? — диде ул, ишек төбендә тукталып.
— Очраклы рәвештә,— диде Фәез, сүзне тизрәк эләктереп алырга ф
тырышып,—Ул кайтып килә иде... безнең трест ягыннан... Бергәләп кайта торгач, башка уй килде — давай, мин әйтәм, күптән сөйләшкән й дә юк. s
— Ул юри генә әйткән иде, кермәс дип. мин чынлап кердем. Хәзер ®
үзе дә үкенә,— дип елмайган булды кыз. ь
— Да, мин анда магазинга кергән идем «Культтовары»™ Шунда *
канцелярия әйберләре сатучы кыз белән сөйләшеп, мавыгып кит ♦ хәнмен. а
— Нәрсә?
Борис тагын нидер әйтмәкче иде, тотлыкты — ниндидер ярамаган сүз ® ычкындыра язды бугай... «Ничек инде ул сөйләштегез? Ул бит минем < белән иде» дия алмый бит инде, шуна күрә кул юарга дип, тиз генә “ туалетка кереп китте. Ләкин чыккач та Гета бәйләнә бирде: =
— Я, ничек? Сәлам әйттеме ул миңа? и
— Әйтте, бик күп итеп әйтте. *
— Ышанам.
— Ярый, иптәшләр, минем өйгә килеп әрепләшмәгез. Кычкырышасыгыз килсә, үз өегезгә чакырышып кычкырышыгыз,—дип ярым шаярып, ярым чынлап әйтте Фәез.
Тегеләр икесе ике якка карап тындылар. Фәез уңайлы форсаттан файдаланырга чамалады:
— Без монда, сүз белән игълан итмичә генә, һәр икебез хыял өчен бераз тамак чылаттык. Сиңа да шуны тәкъдим итәбез. Боря, әйдә.
— Минем хыялым юк,— диде Боря,— мин жир кешесе.
Гета һаман усаллашуында булды:
— Димәк, син эчмәскә дә тиеш.
Фәез дә аның яклы:
— Ә нәрсә өчен яшәргә кирәк алайса?
— Нәрсә өчен? Ул хакта без синең белән төн буе бәхәсләштек бит. Фәез. Хыялым юк, эшләрем, кешеләрем, шатлыкларым, кайгыларым гына бар. Старт һәм финиш, ә арада—төрле озынлыктагы чакрымнар... Ахыр чиктә ераклыкның әһәмияте юк. Ике ара — яшәү формасы...
— Эчтәлектән тыш форма үзе генә була алмый дип өйрәтә фән, иптәш.
— Эчтәлеге шул: һәр тере әйбер үзенең тереклек рәхәтен, яшәү ләззәтен тоярга тиеш — тән рәхәтен белеп яшәргә тиеш. Ә безнең очрашулар. күрешүләр, эш хакы алу һәм башка атрибутлар — яшәү рәвеше. Менә шулар инде форма — классик философиягә каршы килмим мин.
— Ләкин ярыйсы ук үзеңчә аңлатасын.
— Мин шуны гына беләм, һәр тере әйбер яшәргә тиеш. Ул беренче чиратта — тән... Ул үзенә бирелгән барлык мөмкинлекләр белән яшәргә тиеш — тормыш, дөнья биргәннәрне ахыр чиккә хәтле татып белергә тиеш Бүтән кешеләр белән дә ул шуның өчен аралаша, беренче чиратта үзе өчен яши. Үзе өчен дигәнем, әлбәттә, үзе генә дигән сүз түгел — пешеләр мөнәсәбәтендә туа ул матурлык, тәм, гомумән яшәү. Табигый закон Ә менә син ничек яшисен?
— Син уйлаганча. Гета мина әйтте инде синең фикерне, рәхмәт.
— Сүз шуннан киткән икән инде, үз авызымнан ишет — кеше аркылы ишетелгәне гайбәт була аның. Тик син тагын берәр рюмка сал әле миңа
Фәез сүзсез генә коньяк салды һәм чәкәштермичә иреннәрен рюмка НЫК кырыена гына тидереп куйды.
— Тыңлыйм, дустым, тартынма, әйт.
— Тартынмыйм, бүтән әллә сөйләшеп була, әллә юк.— Каршы сүз әйттермәс өчен, Борис кулын күтәрде.— Анысы зыянсыз. Менә шул... Кеше —терлек түгел, ул иҗат итәргә тиеш — бәхәссез. Син мине иҗат итми дия алмыйсын, әгәр синнән артыграк булмаса.
— Ихтимал, артыграктыр...
— Ну вот, молодец. Ләкин минем иҗат— шулай ук яшәү формасы.
— һәркем өчен шулай.
— Ә синең өчен алай түгел шул. Синең өчен ул — максат, беренче чиратта... баягыча әйтсәк.
— Шулай шул — иң зур бәхет... Кешенең төп асылы, мәгънәсе, бурычы шул.
— Менә аңлаштык та. Шуннан башлана да инде безнең аерма. Син — герой, көн-төн эштә, бөтен тормышың җәмгыятькә бирелгән. Ә үзең яшәмисең...
— Яшим.
— Ничек? Кем белән? Кама беләнме?
— Әйтик... Кама белән.
— Хыял белән. Сакаллы > сабый! Олы бала! Менә кем син!..
Ничек диде? Бая күпме баш ватып таба алмаган сүзне чак кына уйлап тормастан әйтте дә бирде! Олы бала! Менә кем икән ул Фәез! Олы бала! — Бик үк матур яңгырамаса да, дөрестер ул, төп мәгънәсе белән дөрестер. Бүтәнчә әйтсәң дә мәгънәсе шул каладыр... Дөреслек, кырыс дөреслек.
— Югыйсә, Чаллыда ни гомер яшәп, берәр кешегә күзең төшмәс идеме? Ялгыш күреп калган кызны эзләп җүләргә сабышыр идеңме? Син бит аны чибәр булганы өчен түгел, Кама исемле булганы өчен яратасың. Кешене түгел, ә аның исемен яратасың. Шушы буламы яшәү?
— Бу рухи яшәү дип атала бугай, ялгышмасам. Тән генә түгел бит...
— Эх, дустым, эх, дустым! — Борис чын күңелдән көлеп җибәрде.— Ярый, болар барысы да ерунда... Шекспирча әйтсәк, үз-үзең белән мавыгу — табигатькә, яшәүгә җинаять ул. Ярын, бетсен шушында — безнеке генә түгел, мең еллык бәхәс, без генә хәл итә алмабыз аны. Исәнлек өчен — әйдәгез.
Шактый вакытка сузылган сүзсезлектән соң, Борис радио тоташтыр- м.акчы иде. Гета каршы килде:
— Зинһар... туйдым тавыштан!..
Шулай диде дә Фәезнең йокы бүлмәсен ачты:
— Мөмкинме, Фәез?
— Әлбәттә, әлбәттә, Гета.
Фәез бераздан «Гетаның сүзе бар» дигән мәгънә белән Бориска күз кысты. Үзе диванда утырып калды.
Сөйләшүләре бүлмә аркылы аермачык ишетелеп тора, пышылдап түгел, ичмасам, әкренрәк тә сөйләшмиләр. Ирексездән шаһит булырга туры килә Фәезгә. Шактый күңелсез нәрсәләр шаһиты...
— Сатучы кыз ничек яшәп ята?
— Тәрбиячеләр кебек үк, күңелле.
— Күңеллерәктер дә әле. Югыйсә, миннән ана күчмәгән булыр идең.
— Нәрсә, көнләшәсеңме әллә?
— Көнләшмини. Алла сакласын. Теләсәгез, хет Себергә олагыгыз.
— Безгә Чаллы да бик ошый. Нишләргә икән?
Гета моңа җавап тапмады бугай — сүз беразга өзелде. Аннары гына ачусыз шелтәсе ишетелде:
Бая мин бала өчен эчтем. Аны әтисе белән бергәләп тәрбияләү өчен...
— Нәрсә? — Борисның тавышында гаҗәпләнүдән бигрәк курку, куркудан бигрәк — ачу ишетелде.— Нәрсә лепелдисен син? Шаярма син минем белән.
— Ә мин шаярмыйм.
— Шаярасын! Мине эләктерер өчен эшлисең син бу эшне. Ләкин ф әйтеп куям: хәйләгә каба торган сандугач түгел мин.
— Сандугач! Каян килгән! Трелле-ли! Бик ачуландырсаңмы? Бик и алай ачуга китсәме — мин үзеңә дә. сатучыңа да Чаллыны харам итә - алам. Ачуымны бик китерергә генә тырышыгыз.
— Сия аны эшли алмаячаксың. ь
— Ә ник эшләмәскә? *
— Чөнки син андый явыз кыз түгел. Мин бит сине беләм. Юкка ♦
яраткан дисеңмени? а
— Менә молодец! Монысы бөтенләй әйбәт. Шулай юхалансаң, хәер- °
лерәк булыр. к
— Тик мин синең баягы сүзеңә ышанмыйм. Юри генә әйтәсең син а
аны. Юри бит? я
Катгый тавыш: »
— Юри түгел, чынлап! *
«Гета, мескен Гета! Шундый чакта да ничек тыныч сөйләшә ала ул! -а Гаҗәп кыз, чынлап та гаҗәп кыз! Әнә бит, Борис нәрсә ди, ә ул ничек тыныч кына җавап бирә.
— Гета, мин сине бик яратсам да...
— Әйтмә ул сүзне, пычратма.
— Ләкин сип минем хатынлы кеше икәнне беләсең.
— Хатынлы! Беләм мин сине. Сатучы кызны әйтсәң, акыллырак булыр иде Хатынын аркасында биздеңме соң сип миннән?!
— Мин үземнең нинди уйлар, нинди принциплар белән яшәгәнемне башта ук әйттем. Минем максатым ул түгел, үзен беләсең.. Максатым бала тудыру гына булса, мин хатыным белән генә яшәгән булыр идем.
— Әйе шул. дөрес әйтәсең.
— Ә моны нишләтәсең инде?
— Нишләтергә мөмкин соң?
— Син үзең белергә тиеш...
Борисның куркуы тавышыннан ныграк сизелә хәзер. Чөнки Гета ул ишетергә теләгәнне шактый озак көттереп кенә әйтте.
— Син курыкма. Без сиңа тагылмабыз. Үзең кара, әйдә. Ә мин аны барыбер табам, чөнки мин сине яратам, син юньсеэне яратам мин. Чөнки дөньяда бер тиле мин..
Бориска бүтән нәрсә кирәкми дә. билгеле. Мөгаен, хәзер ул аны кочаклый. үбә, яратадыр, ләкин бернинди вәгъдә бирмидер һәм бирмәячәк тә. Чөнки ул аңа башта ук әйткән, Борисның кем икәнен Гета башта ук белеп торган... Үзе гаепле, бары тик үзе генә ..
— Синең кебек итеп беркемне дә яратмыйм мин, Боря. Яратканым Да юк һәм булмас та.
— Ах, Гета, Гета, җүләрем, җүләрем! Син беркемгә дә ошамаган, беркемгә дә. Син үзенчә саф. үзенчә акыллы Мин сине онытмам, мин сине һич тә оныта алмам.
— Рәхмәт, шуның өчен дә рәхмәт сиңа, ярый
Фәез ул хәтле тәҗрибәле кеше түгел, ләкин ул да сизә: Борис үзен бәхетле итеп исәпләргә тиеш. Нинди йомшак һәм романтик күңелле кызга туры килгән бит! Икегә түгел, өч куянга берьюлы тидерде Борис — хатыны. Гета һәм сатучы кыз..
Шәп сунарчы син, Борис, шәп. Моннан сон мин аткан куяннарга кеилашеп карама!
— Фәез, миңа гариза язарга булышмассыңмы? — Зәңгәр күзләрен тутырып. Кәрам карап тора икән. Ирләр бер-берсенә, гадәттә, туры карамыйлар — Фәез тиз генә күзләрен кәгазьләргә күчерде.
— Нинди гариза тагы?
— Нинди дип... Гариза инде... общежитиедән урын сорап,—диде Кәрам, уңайсызланып кына.
— Общежитиедән өйләнешмәгән кешеләргә генә урын бирелә.
— Мин дә өйләнмәгән.
— Нәрсә? —диде Фәез, гажәпләнүе катыш үртәлеп.—Кайчаннан башлап?
— Бер атна инде... Мин буйдак.
— Карале, дус. минем бүтән мәшәкатьләрем дә җитәрлек —тын алырга да вакыт юк. Син дә мәтәштереп йөрмә инде, яме. Бар, эшеңдә бул.
— Мин чынлап әйтәм. Фәез, без аерылыштык.
— Ничек — аерылыштыгыз? Ташлап чыктыңмы?
— Киресенчә, ул куып чыгарды.
— Гөнаһың булгандыр.
— Бернинди гөнаһ юк.
Шул вакыт, гаҗәпкә каршы, ишектән Гета килеп керде. Аның бу бүлмәдә беренче күренүе иде. Тәрбияче буларак, ул бронвахта белән дә бәйле. Ул Кәрам вакыйгасын ишеткән дә аның монда икәнен белеп кергән икән.
— Нинди бәхетле семья дип көнләшеп йөрсәм.— диде ул. Кәрамның колагын борган булып.— син дә юньсез малай булып чыктыңмыни инде?
Фәез дә мөмкин кадәр борычлырак сүз табарга тырышты:
— Бәхетле малай ирек сорый, егет буласым килә. ди.
— Гаризаны кемгә язарга икәнен белмим,—диде Кәрам, яман бер-катлыланып.
Гета үртәлә үк башлады:
— Аерылырга башың җиткән бит, нишләп гариза язарга башың җитми?
— Ул мине үзе куды.
— Ник?
— Бер көн өйдә кунмаган өчен.
— Нишләп өеңә кайтмыйсың? Иван чире йоктымы? — Ниһаять. Фәез максатына иреште. Кәрам чак кына ояла башлады.
— Ялга каршы көнне малай белән мунчага барган идем,—диде ул акланып,— соңга калынды. Көн дә бик салкын булгач, бабайга гына кереп йокладык. Ә ул ышанмый, азып йөрисең, ди.
— Нишләп әтисенә барып сорамый соң?
— Ике бала белән ул хәзер беркая да чыгып йөри алмый.
— Бабаңнан үтен, ул килеп аңлатсын.
— Анысы, эшем күп, ди.
Фәез аптырагач көлеп җибәрде:
— Кара нинди шәп конфликт, аерылышырга артыгы белән җиткән!
— Мәхәббәт бетсә, сәбәп табыла,— диде Кәрам, чак кына уфтанып.
— Ә мәхәббәт кая киткән? — диде Гета.
— Анысын үзегез беләсез, үзегез гаепле.
— Ничек без?
— Күпме сорадым мин сездән квартир — бирмәдегез. Өемдә кеше саен бер бүлмә булса, мин дә, борынгы дворяннар шикелле, хатыныма мәхәббәт җырлары җырлап кына яшәр идем.
— Менә шулай, безнен кесә тулы ордер, теләсә кемгә өләшеп йөрибез. әсина бирмибез, чөнки синен күзләрең зәңгәр.
— Сәбәбен мин белмим анысы. Фәез дус.
Фәез, елмаюын яшерергә тырышып. Гетага карады:
— Нишлибез?
— Хатыны янына барып сөйләшергә туры килер. Бергәләп барсак. ♦
шәп булыр иде. ' >
— Ярын, бүген кичке якта карарбыз. °
— Ә гаризаны кемгә язарга? g
Фәез, тагын елмаймаска тырышып: х
— Бүген кичке сигездә өеңдә бул. шунда хәл итәрбез — диде. £ һәм ул сүзендә торды.
Бронвахтаны ап ак кар күмгән. Ап ак киңлек — чиксезлек иллюзия * се. иркенлек рәхәте. Ләкин, иркенлек белән бергә, кешегә жылылык та я кирәк шул. Баржаларның яме киткән — аларда бөтенләй тормыш юк 2 кебек. Әле кайчан гына жәйге яшел сахраларда балаларның чыр-чуы « ишетелеп тора, палубалардан тирә-якка жил тизлеге белән жыр. бию. * көлү-шаяру — күтәренке хисләр тарала торган иде.
Яр буенда таныш баржа. Күпчелек бүлмәләр буш — ишеген ачып- * ачып карадылар. Кәрамнарга киткәндә Фәезнең дә. Гетаның да кәефе и кырылган иде. Өйгә кергәч, күңелдәге авыр хис тагын ла көчәя төште. * Каршыла ике кеше сыешлы таныш карават Кеше саны артса да. бердәнбер кечкенә өстәл янында артсыз ике урындык Шуның берсенә Кәрамның малае Фәрит аягын бөкләп утырган да пластилиннан танк-лар, солдатлар ясап азаплана, әзерләре икенче урындыкка тезелгән. Аның да жәйге шуклыгы жнлгә очкан. Кәрам үзе ишек катындагы стенага сөялгән, хатыны караватта бала тотып удыра Фәезләр күренгәч, хужа елмайгандай итсә дә. күңелсезлек тиз генә таралмады — хатыны исә баласын тоткан килеш торып баскан булды:
— Әйдәгез, түрдән узыгыз, утырыгыз,—Ә утырыр урын юк.
Фәездә. Гетя да яшәү шартлары хакында сорашмадылар — бөтенесе күз алдында. Гета, хатын-кыз буларак, сүзне үзе башлады:
— Сезнең исемегез ничек әле. гафу итегез?
— Рәисә минем исемем.
— Без Кәрам белән сөйләшкән идек инде. Ул әйтеп бетермәде бугай. Нәрсә килеп чыкты соң сезнең?
— Ул мине алдый башлады.
— Әнә бит ..— дип Кәрам каршы кнлмәкче иле. Фәез аны сүзеннән туктатты:
— Башта аның белән аңлашыйк, комачаулама Синең белән без көн саен сөйләшә алабыз, аллага шөкер.
— Күзгә карап ялганламасын.
Рәисә кызып китте:
— Нәрсәсе ялган? Ошамыймыни? Ошамаса. койрыгыңны кысып өйдә генә яталар аны. Атналар буе гулять итмиләр
— Нинди атна? Анысы без авылда концерт белән йөргәндә...
— Концерт! Кем жибәрсен сине көчләп — үзең йөрисен. Кама исем лс кыз артыннан.
— Кама исемле? — Фәез кызарып китте.
— Әйе шул. Кама исемле. Ә бу ат язгыны. Шуңа азалянып. акылдан язды. Сандугач кебек сайрый башлады Авылга да шуңа ияреп кит те. беркем көчләп жнбәрмәде. Минем бүген иртәгә больницага кнтәсен белгән килеш китте.
— Ни өчен болыпшагл?
— Шушы баланы табарга инде,— Рәисә, оялыбрак, баласын күкрәгенә тагы да кыса төште — Бала белән берүзем яттым, берүзем кайттым — каршыларга да килмәде.
— Кәрам, син шундый да алама кеше булып чыктыңмыни әле? — диде Гета.
— Әйтәм бит, авылда калдык, концерт белән.
— Кызлар белән! Нинди концерт! Ә мин берүзем кибеткә дә атналык баланы күтәреп йөрим, монысын өйдә бикләп.
— Менә сиңа Кәрам. Карап торсаң, бик тыйнак, бик әйбәт кеше төсле үзең.
— йоклаганда тыйнак.
— Өйдә булмагач, мин нишлим инде?
— Сине беркем көчләп җибәрмәде.
— Көчләп җибәрде, концерт өзелә дип.
— Әгәр Рәисәнең хәлен әйбәтләп аңлаткан булсаң, беркем дә җибәрмәс иде сине. Ахыр чиктә, инде бик өзелә торган булса, өзелер иде, бөтенләй китмәгән булыр идегез. Син аларга әйттеңме соң?
Кәрам ык-мык итә:
— Белгән булсам...
— Белгән булса!.. Үзем дә әйттем, хәлемнең авыр икәнен үзең дә күреп тордың. Сиңа сөйләшү кирәк түгел иде, ат азгыны, яшь кыз артыннан ияреп йөрү кирәк иде. Ичмасам, тегесеннән берәр рәтле сүз ишетсә икән — йөрсен иде. Ә бит Кама моңа әйләнеп кенә дә карамый, үз егете бар ди.
— Нинди егет? — Кәрам бу сорауны бирмәскә тиешлеген аңласа да, соң иде инде.
— Синең кебек җилкуар түгел, ди, идарә начальнигы, ди.
— Идарә начальнигы? — Кәрам аптырап Фәезгә карады. Анысы да уңайсызлана калды. Менә егетләр! Бар икән күрәселәр!
Шулай да, бераз фикер йөрткәч, Фәезгә җан керде. Ничек кенә кыен булса да, хәл матур булмаса да, әйтик, ике-өч кенә минут элек: «Кәрам белән буталырлык кыз нишләп миңа шул чаклы матур күренде икән соң әле?» дип уйлана башлаган иде ул. Әйтерсең үзе әллә кем. Юк, алай масаю килешмәс. Беренчедән, ул монда бүтән эш, бүтән йомыш белән килде. Икенчедән, тәкәбберлек, үзеңне үзең зурга кую — белеме, эше белән үзеңнән астарак кешене түбәнрәк дип фикер йөртү — алама һәм иске чир, «ул синдә дә бар икән, Фәез иптәш! Бар икән, бар, яшермә!»
Фәезнең кәефе ник җимерелгәнне Кәрам сизә. Ә Гета моны гаилә бозылу аркасында дип уйлый иде бугай. Әйтүе шуңа күрә булгандыр:
— Нишләтәбез бу кешене, бу бит чыгырыннан чыккан?
— Нәрсә булса да эшләргә туры килер, әйдәгез, уйлашыйк,—диде Фәез шактый кырыс тавыш белән. Ә үзенең башында бөтенләй бүтән нәрсәләр...
— Хәзер дә теләсә кайда кунып йөри. Концерт сылтау гына ул ана, сылтау гына.
Җитмәсә, кулдагы баласы елый башлады.
Баланы һәм ананы кызганудан Фәезнең йөрәге чәнчеп куйды һәм ул, уйларыннан арынып, кискен карап әйтте:
— Минемчә, Кәрам, син ирләрчә эш итмәгәнсең. Хатыныңа иң авыр чакта, больницага кергәч, бәби алып кайткач һәм шул авыруыннан терелеп тә җитмәс борын чыгып киткәнсең. Минемчә, бу — хыянәт.
Гета да куәтләде:
— Әлбәттә, хыянәт.
Әгәр бала үзәге өзелеп еламый торган булса, дөньяда була торган иң киеренке минутларның, коточкыч авыр тынлыкларның берсе булыр иде бу. Үзенә текәлгән көйдергеч күзләрдән котылу өчен, Кәрам, бер сүз әйтмичә, башын иеп тик тора бирде. Шактый вакыттан соң, баягы кискенлеген саклаган хәлдә, Фәез әйтте:
— Менә нәрсә, Кәрам, әгәр безнен, бергә эшләгән барлык иптәшләрнең үзенә карата элекке ихтирамын саклыйсың килсә, син бүген үк хатының алдында гафу үтенеп, аңа кирәкне күз карашыннан аңлап алып үти башла. Шушы минуттан кереш. Югыйсә, безнең юллар аерыла, белеп тор. Өендә яшә.
— Кайда соң минем өем?
— Әгәр кертсәләр, гафу итсәләр,— диде Гета, сүзне икенчегә бору *
өчен, ахрысы. *
— Анысы Рәисәнең үз эше — без катнаша алмыйбыз.
— Шулай. S
Ире дә, хатыны да сүзсез калгач (әйбәт билге!), Фәез Кәрамга мөрә- * жәгать итте: £
— Я, Кәрам, ничек хәл итәбез?
Шуны гына көткәндәй, Кәрам кабынып китте:
— Сезгә ансат, үзегез ванналы-кухнялы өр-яңа квартирда торгач... “
Сезгә нәрсә! Менә минем өйдә йоклап карагыз сез — өч кеше бер кара- = ватта. Такта өйдә, кышкы челләдә. Минем монда кулымны сузарга да ® мәйдан җитми — аяк басарга да урын эзләп кенә басам. о
Баласын юата алмыйча, әнисе дә елап җибәрде: я
— Өйләнгән чагында әллә ниләр вәгъдә итте, оҗмахлар! Ник өйлән- »
дең, карый алмаслык булгач! Ник өйләндең, семья карарлык рәтең * булмагач? Көчләп тагылдыммы әллә? ©
— Күрәләтә ник чыктың шундый булдыксыз кешегә? Мин сине куркытып алдыммы? Үз теләгең белән, бөтенесен белеп чыктың бит!
Алар кычкырышкан арада Гета Фәездән;
— Чиратта торалармы? — дип сорады.
— Торалар.
— Чиратлары җитәргә ничә кеше бар?
— Безнең идарә буенча уналты.
— Ким дигәндә тагын бер ел көтәргә икән.
— Цехком җыелышында тикшерергә, хәлне аңлатырга кирәк. Бәлки чиратсыз бирергә ризалашырлар.
Фәез, бераз уйлабрак торгач, Рәисәгә карады:
— Сез ул хәтле борчылмагыз, тынычланырга тырышыгыз.
— Мондый хәлдә пичек тыныч яшисең инде? Җүләр булырга кирәк.
— Балагызны кызганыгыз. Кайгырып кына файда чыкмас. Уйлашырбыз, киңәшербез, якын арада квартир алырга тырышырбыз.
Гета Кәрамга күз кысты:
— Ишеттеңме?
— Ишеттем. Кайчан?
— Бу кышка түзсәгез, икенче кышны мондый хәлдә каршыламассыз. Анысына ышандырырга булыр,— диде Фәез,— ә җәй көне монда ул чаклы кыен да түгел.
Ир белән хатынның чырайлары яктырмаса да, аларда баягы өметсезлек һәм каушау юк иде инде. Килешәчәкләренә, татуланачакларына да ышанырга мөмкин иде. Сәбәп квартирда гына, Кәрам юри куерта...
Аның каравы, Фәез үз башындагы күңелсез һәм буталчык уйларны куа алмый. Кешеләр мәхәббәтен, кешеләр тормышын кайгырта, ә үз тормышы бөтенләй буш... Бигрәк тә шунысы кызганыч —ул моның өчен беркемне дә гаепли алмый, бары тик бер кеше — үзе генә гаепле.
Фәез Иске Чурайдан кичке сәгать уннарда гына кайтып керде Иртән уянып китсә, сәгать җиде булган. Битләрен югач, бер стакан салкын су эчте дә чыгып чапты Беренче булып диспетчерлыкка керде. Андый мондый үзгәреш юк, бөтенесе үз урынында диярлек иде.
Аннан сон, гадәттәгечә, объектларга китте. Аларда да чан сугарлык хәлләр тапмады. Ә менә автобазаның тимерчелек цехында аны күңелсезлек көткән — теге чакта сызымнарга үзе үзгәреш керткән, калай табакларыннан ясалган түшәмне инженер-куратор кабул итмәгән икән. Фәез аркасында түгел, сәбәп бүтән — түшәмнең урта бер җирендә калай тишелгән, ялгыш басканнар, күрәсең.
Фәезнең кәефе болай да бик шәптән түгел иде. Никадәр сиздермәскә тырышса да, кечкенә генә кимчелек аркасында зур тоткарлык килеп чыгуы, көндәлек ритмга зыян китерүе тагын да ныграк үртәлергә мәж- бүр итте. Пичугин аның шелтәсен тыңлаганда агарынып куйды:
— Ярый, бригадирга әйтермен, бүген үк төзәтербез.
— Миңа ул гына җитми, төзәтелсен дә, кураторга да тапшырылсын. Булдымы?
— Ярый, тырышырбыз.— Фәезнең күз карашында ачулы очкыннар күрепме, прораб сүзен төзәтергә ашыкты.— Тапшырырбыз.
— Килештек.
Фәезне мондый кырыс кыяфәттә беренче тапкыр күргәнлектән, прораб гаҗәпләнебрәк калды.
һәм бу эштән башка урынга күчкән бригадасы янына барып тормыйча, инструментлар эзләп, складка үзе кереп китте...
Фәез исә, иртәнге сәяхәтен дәвам итәрәк, башка объектларга юл тотты. Кәеф җимерерлек нәрсәгә туры килмәгәнлектән, шлюзга кайтып җиткәнче андый-мондый усаллык эшләмәде. Ә ай ахырында көтелмәгән хәлләр дә килеп чыга ул. Бу юлы. шлюзга кайтып җиткәч — борын төбендә! — тагын да күңелсезрәк хәл каршылады: опалубкаларны куптарсалар. бетон эчендә тишек-тошыклар — буран уларлык. Вибраторлар тиешенчә эшләмәгән. Әлеге дә баягы. Борис югында...
Блок — таш тау. Бетон килгән, бетон салынган, әмма кирәгенчә эшләнмәгән.
Фәез участок будкасына чабып керде, бетончылар карта суга. Каушап аягүрә бастылар басуын, ә карталарын яшереп өлгермәделәр. Фәез, артык ачуланудан, бер сүз әйтмичә генә, карталарны кесәсенә салып, участок начальнигы бүлмәсенә узды. Монда Фәез сирәк күренгәнгәме, гаебен сизепме, дусты булуга карамастан, Борис та сикереп торды.
— Әйдә утыр.— диде ул, ачуын тыярга азапланган иптәшеннән күз алмыйча.— Берәр хәл юктыр бит?
— Әле нәрсә килеп чыкканны да белмисеңмени? — Фәез алан ук ярамаганын сизә торып акырды, чөнки дустының шуннан башкага лаек түгеллеге көн кебек ачык иде. һәм дәвам итте:— Нәрсә карадың? Нәрсә карап утырасың?
Сүз, әлбәттә, бетон хакында бара — Борис моны Фәез шашынып кергәч үк төшенде, тик. һаман белмәгәнгә сабышып, (бәладән күз йомып котыла, янәсе!) Фәезне тагын да ныграк котыртты.
— Нәрсә турында әйтәсең син, Фәез?..
— Атаң башы турында.
— Фәез, ипләбрәк.
— Ипләрмен мин сиңа. яме. Бик ипле итеп урнаштырам мин сине хәзер, исләрең китеп торыр үзеңнең дә. Әйт, нәрсә карап утырдың?
— Мин юк идем.
— Әһә. алай икән! Ап-ансат! Ул булмаган! Таныш бу мина, бик яхшы таныш бу миңа. Бетон сәгать дүрт тулып, минут ярым сон килгән алайса.
— Кичке алтыда килгән.
— Ә син аның киләсен белдеңме? Белдең!
— Мин аларга шалтыраттым — иртәнгә калдырыгыз дип... Тыңламаганнар, китергәннәр...
— Алар синең кем икәнне белмәгәннәр, димәк. Син үзеңнең кем икәнеңне бөтен дөньяга танытып өлгермәгән әле, димәк. Менә хәзер таныттың инде, данлы егет!
— Дан мина кирәкми, ул сезгә кирәк. *
Яшсрен-батырын түгел, Фәезнең күңеленә килгән беренче теләк — * янда гына торган табуретка белән Борисның оятсыз йөзенә бәрү иде. Тегесе үзе дә моңа дустының урындыкка карап куюыннан сизгәндер. э Ләкин ярамаган эштән дустын коткарып калырга ашыкты:
— Фәез, акылыңа кил. £
Фәез чынлап та бәладән читкәрәк тайпылды, бөтен гәүдәсенең пру- ф жина төсле актык чиктә кысылуын абайлап, үзен чак кына булса да тынычландырырга тырышып, бүлмә буйлап әйләнә башлады. “
— Менә нәрсә әйтәм мин сина, дустым, яхшылык белән үтә син =
аны. Теләсәгез ничек итегез, кирәгем исә тешегез белән кимерегез, мин < икенче монда килүгә бу тау кураторлар кабул итәрлек блокка әйлән- а сен.— Шулай дип, ул дустының күзләренә карады. -
Борисның йөзендә нинди дә булса үзгәреш күрү кыен иде. Шуңа 3 күр.» Фәез катгый итен бо< рды *
— Иртәгә мин килүгә әзер булсын!.. ®
Борис бәлки гаебен белеп эндәшми калса да яраган булыр иде— юк, нәрсә дип тора юньсез:
— Уйламыйм да.
Фәезнен күзләре кысылды, хәтта ул күкрәгендә ниндидер калтырау да сизде. Ләкин, урыныннан кузгалмыйча, уйлана калды. Борис болай №ти ала икән, димәк, аның ниндидер ышанычлы нигезе, дәлиле бар.
уны белми торып, сөйләшүне дәвам иттерү мөмкин түгел.
Фәез тагын бүлмә буйлап йөренергә кереште һәм туктап, тыныч ук диярлек хәлгә килеп, Борис урынына утырды Бу юлы ул моны Борисның эш буенча үзеңә буйсынган кеше икәненә басым ясап, ачыграк күрсәтү өчен эшләде.
— Ә нәрсә уйлыйсын?
— Берни уйламыйм.
— Уйлыйсың. Син үзеңне бүтәннәрдән акыллырак дип уйлыйсын
— Бүтәннәрдә минем эшем юк, мин үзем белгәнчә, үзем теләгәнчә эшлим
— Ә без үзебез теләгәнчә эшләргә кушсак?
— Закон белән билгеләнгән срокларда — пожалуйста. Ә эш сәгатеннән соң — гафу итегез. Анысы минем карамакта — ана мин хужа. Рәхим ит фәлән кубометр бетонны харап итте дип. судка бир — суд расходын үзен күтәрәчәксең, ә мине гаепли алмаячаксың.
— Ә менә бүтәннәр, менә без... андый ук оятсызлыкка нишләп бара алмыйбыз икән?
— Әйттем бит, сез — заман геройлары, сезгә дан кирәк.
— Безгә эш кирәк! Безгә менә төзергә кирәк — ГЭС һәм торак йорт Лар. промбазалар, заводлар! Шуңа күрә без вакыт белән исәпләшмибез Синең кебек тән рәхәте дип чапмыйбыз, ә бүтән эшләр артыннан чабабыз
— Үзегез гаепле, сез үзегезне эксплуатацияләргә ирек куясыз.
— Ба! Актарып чыгарды сүз!
— Кайчак иске сүзләр дә кирәк була, стиль өчен.
— Тфү, чорт. нинди бәндә син?
— Мин просто тәртип ярата торган кеше Менә син план лилсн. айлык задание үтәлмәгәнгә чыгырыннан ычкындың. Шуның өчен сез көннәр Һәм төннәрегезне каһарманнарча корбан итәсез, чын каһарг <'■-
нарча .. Тик бу каһарманлык ахмаклык дәрәҗәсендә. Чөнки кемнәрнеңдер үз эшләрен башкара белмәүләре яки әкрен кузгалулары аркасында, алар эшлисе эшне сез үзегезнең расписаниедән тыш эшләү исәбенә үз җилкәгездә күтәреп барасыз. Нәрсә дисен сон моны? Беләм, бик ямьсез сүз, эксплуатация! Ләкин ямьсез булса да — хак сүз.
— Чит илдә ятлап кайткан сүзләреңне онытырга киңәш бирәм мин сиңа...
Хәзер инде Фәез төсле итеп Борис арлы-бирле йөренә —кулларын артка куйган, әйтерсең, остаз укучысына дәрес бирә:
— Менә шулай ул. Әйтик, безнең төзелеш. Дөресен генә әйткәндә, аның һәр көненә хәтле расписание төзелгән, график дигән нәрсә барлык предприятиеләрдә һәм проектлаштыру оешмаларында тикшерелеп хәл ителгән һәм кул куелган. Әгәр шуның нигезендә эшләсәң, без барыбыз да минем кебек эшләр идек. Мин — норма. Ә фактта сез мине аномалия итеп күрәсез. Чынлыкта — сез гарип, сез хаксыз. Бүтәннәр үзенә тапшырылган эшне, иң әйбәт дигәндә, үти алмый, сәләте җитми, ә күпчелек очракта үзен югары тотып, сезнең кебекләрне ялындырыр өчен, үзенең бәясен күтәрер өчен шулай эшли. Тиешле материалны тизрәк һәм күбрәк алыйм дип, сине начар хәлгә куеп булса да, аны бүтән кешеләр эләктерергә тырыша. Авыз ачып калмас өчен, син аннан да өлгеррәк булыр| а, аннан да остарак юллар табарга тырышасың. Менә китә ярыш, китә буталыш. Үз вакытында кирәкле әйберне җибәрмәгән өчен фактта аңа жәза тиешле, ә ул сезгә үз ихтыярын тага — үзен сездән дә югарырак тота. Шуңа күрә сез материал артыннан чабарга тиеш — чөнки ин беренче дистанция — сез, төзелешнең начар баруы сездә күренә. Ә бүтән җирдә — кәгазь, сүз... Ул оешмалар яки предприятиеләрдәге бюрократлыкка көчегез җитмичә, үзегезне авыр хәлдән чыгару өчен сез үзегезнең бөтен тормышыгызны бүтәннәр кимчелеген каплауга багышлыйсыз. Шуңа күрә сез геройлар, каһарманнар!
Фәезнең җавап бирми торуын Борис үзенең хаклы булуыннан дип уйлап, тагын да тынычрак тавышка күчте.
— Сез генә түгел, дустым, мин дә көрәшәм. Чынлап көрәшәм. Мин сезнең акылларга, характерларга үз карашларымның кереп урнашуын телим, сезнең басымыгыз, тиргәү-каһәрләүләрегезгә түзәм, тормышта мин башлаган юнәлеш кайчан да булса җиңәчәгенә ышанам! Тәртип, акыл һәм культура җиңәчәк, әлбәттә. Шунда без җәмгыять өчен дә күбрәк эшли алачакбыз, үзебез дә чын яшәү белән яшәячәкбез. Ирекле вакыт законы буенча.
— Тән рәхәте тоеп...
— Мин производство хакында сөйләдем, дустым. Башыңны жүләр- леккә салма. Уйласаң төшенерсең, күп җирләрдә инде мин теләгәнчә эшлиләр.
— Кайда ул син теләгәнчә? Күптән түгел кайткан җирләреңдәме?
— Мәсәлән, шунда.
— Син сөйләгәнчә идеаль тәртипме?
— Идеаль булмаса ла — тәртип. Без анда нәкъ менә мин сөйләгәнчә эшләдек, һәм эшебез аксамады. Без совет инженерлары исеменнән шулай эшләдек, алар данына зыян китермәдек. Димәк, теләсәк, эшли алабыз икән. Безнең горурлыкка кагылырга кирәк, шул чакта гына без тәртип тудыра беләбез. Безне шундый хәлгә куярга кирәк — өйрәтергә, тукмый-тукмый өйрәтергә кирәк. Бу инде бюрократик тәртипләрне юк итүгә китерәчәк.
— Болай булсан, шактый тукмалырсың әле, дустым.
— Түзәрмен! Барыбер үземнекен исбат итәрмен...
— Капиталистик илдә булган гадәтләрне монда да күчерергә телисең икән, ялгышасың.
— Ну, шулай дисәм? Ә ни өчен без капиталистлардан начаррак булырга тиеш? Алардан тәртипсезрәк булырга тиеш? Кирәк икән, дошманның да яхшы ягын күрә бел. Менә булырсың кеше.
— Ярый. Борис, синең сүзнең ахыры күренми. Без үзебезчә төзибез, сезнекечә түгел.
— Кем ул «сезнекечә»? Ф
— Ну. тәртипле кешеләр, джентельменнарча...
— Көлке түгел. и
— Ярын, бетердек. Барыбер мин үз сүземдә калам. Бетон тауны... s
Шул вакыт телефон шалтырап, Фәез Бориска трубканы алырга 2 ымлады: н
— Тыңлыйм. Әйе. Насыйбуллин? Монда. Пожалуйста.
Фәез трубканы алгач та үз колагына үзе ышанмыйча шаккатып тор- ♦ ды. Ләкин бу сүзләр чын иде. я
— Тимерчелектә... түшәмнән... Пичугин егылып төшкән...
Фәез зиһене таралып куярга оныткан трубканы өстәлдән Борис jz алып куйды: <
— Нәрсә бар? “
— Ж,иде метр биеклектән егылып төшкән.— Фәез бу сүзләрне көчкә =
генә жыеп әйтә алды. ®
— Батюшки! — Ләкин Борис, ни өчендер, кайгырыр урында х
елмайды: ®
Елмаю — яктылык, елм}ю — күңел яхшылыгы, дибез Барыбыз да шуна күнеккән инде — хәзер гадәт буенча шулай уйлыйбыз, шигырьләр язабыз, җырлар җырлыйбыз. Дөньяга исеме кешелеклелек, дуслык җырчысы буларак таралган Сент-Экзюпери да җир йөзендәге барлык кешеләрне бер-берсенә елмаерга, ешрак елмаерга чакырган бит. Елмаю — иминлек, тынычлык вәгъдә итә.
Әмма елмаюларның төрлесе була.
Ачы һәм явыз мәгънәле елмаюлар да була. Берәү сине рәнҗетә дә. син җавап кайтарыйм дип газапланганда, ул сиңа югарыдан карап, көчсезлегенис күреп, мәсхәрәле елмая... Яхшылык билгесеме шул? Елмаю бит! Кемдер бәхәсләшеп, отыла, ялгыша һәм авыр хәлгә кала. Кемдер, үзенең хаклы булып чыгуыннан тантана итеп, авыр хәлгә калган иптәшенә карап елмая: күр инде менә минем өстенлегемне! — ди. Яктылык билгесеме бу?
Борис та елмайды. Ник? Ник елмайды ул?
Кешеләр, җир йөзендәге барлык кешеләр, үз арагызда калыккан һәм калкырга ихтимал булган боз тауларын эретер яки бөтенләй булдырмас өчен. бер берегезгә ешрак елмаегыз, ләкин чынлап, яхшылык, йомшаклык, җылылык, иминлек вәгъдә итеп елмаегыз. Югыйсә, Фәез белән Борис арасында кинәт калыккан хәерсез бетон тау кебек, боз таулары гына тугел, араларда бетон таулар калкып чыгуы ихтимал.
Борис елмайды... Фәез моның мәгънәсен төшенә, билгеле. Төшенә...
Проектка үзгәреш керткән кеше шул үзгәреш аркасында килеп чыккан авария өчен җаваплы. Үзгәреш керттеңме, гонорар белән бергә, җаваплылык та аласың дигән сүз. Тимерчелек түшәмен беркетүгә Фәез керткән яңалыкны Борис белә, кат-кат сөйләшкәннәре бар. һәм менә сиңа үзгәреш, менә сина вакыйга — Пичугин түшәмнән егылып төшкән.. Фәезне күңелле хәл көтми торгандыр. Нәрсә көтә? Ихтимал, Борис монысын да беләдер — югыйсә нык елмая дисен?
Фәез бүлмәдән чыгып киткәндә аркасына шул елмаюның ук төсле кадалуын сизде... Мондый да хурлыклы авырту, мондый да анлаешсыз бәланең бәлки аның гомерендә беренче тапкыр килеп чыгуыдыр. Авырту—аркада һәм күкрәктә.
Аркада — Борис елмаюы.
Кукрәктә — Пичугин җәрәхәте...
• «к. у.» м ю.
Тимерчелеккә йөгереп килсә, Пичугинны ашыгыч ярдәм белән алып киткәннәр. Шулай да Фәез туп-туры ул егылган төшкә килде. Пичугин- ның үзен алып китсәләр дә. кайгысы калган — кешеләр, авыз ачып сүз әйтергә көч таба алмыйча, бер-берсенә авыр караш белән карыйлар. Фәез дә егылган җирне бик тиз күреп алды — идәндә кан...
Бетон идәндәге бу эзләр тиз генә бетәр дисезме? Бәлки монда бетәр.» Ә Фәез вөҗданында бетмәс. Ул үзен шул канга буялгандай хис итте...
Тимерчелектән чыккач. Фәез больницага ашыкты, ләкин анда да Пичугинны күрә алмады — дөресрәге, күрсәтергә мөмкин түгел, диделәр. Кешегә күрсәтә алмаслык дәрәҗәдә теткәләндеме икәнни? «Исән калырмы?» дигәч тә өметләнерлек сүз әйтә алмадылар.
Пичугинны болай яхшы ук белсә дә. Фәезгә анын белән якыннан аралашырга туры килгәне юк —барлык очрашу, сөйләшүләре — эш буенча гына. Ләкин шул күрешүләрдә дә әйбәт, җылы тәэсирләр калган, һәм гаять дәрәҗәдә тыйнак, саф күңелле шул кешенең югалуы әйтеп бетергесез ачы хәсрәт булыр иде. Шулай ук харап булдымы икәнни?
Фәезгә, ихтимал, рәхмәт әйтмәсләр, җәза бирү кирәк дияргә дә күп алмаслар — кыен форсаттан файдаланып калырга тырышучыларда табылыр. Тырышсалар, тырышсыннар иде әле. кирәк булса, җавабын да бирер. Фәез түзә белә һәм түзәр. Ә менә кешесе кызганыч... Фәезга бирелгән җәза исәбенә ана җиңеллек килермени? Ул терелерме шуннан?
Тәүлек чамасы үткәч. Пичугин аңына килгән, диделәр. Ләкин янына хатыныннан башка беркемне дә кертмиләр икән әле. Фәезгә атна-ун кен узгач кына керергә туры килде.
Пичугин мескенкәй! Бөтенләй кешегә ошамаган — бөтен гәүдәсен гипска катырып куйганнар да селкенә дә алмыйча ята. бөтен жире ап-ак марля белән биләнгән. Бары тик күзләре, акыллы күк күзләре генә елтырап күренә.
— Исәнме, Коля!
Пичугин күзләрен генә йомгалады — ни дигән сүзедер, теләсәң ничек аңла — карашыннан үпкәләү, ачулану галәмәте дә. кичерү, аңлау билгесе дә күрерлек түгел. Дөресрәге, андый нәрсәләрне уйларлык хәле дә юктыр әле аның — бөтен көче авыртуны җиңәргә китеп бетә торгандыр.
Пичугннга карап, башыннан шундый уйлар узганнан соң гына, Фәез бүлмәдә үзе генә түгеллеген, монда бер хатын-кыз һәм.. Филиновнын да барлыгын абайлады. Фәез хатынга карады —анын йөзендә курку, каушау билгеләре күренми инде — тыныч моңсулык. Кайгы башта гына каты бәрелә, никадәр нык сугылмасын, соңыннан авырту барыбер кими — тик шеш сулкылдавы гына кала.
— Сез Пичугиннын хатынымы?
— Әйе.
— Сөйләшә алганы юкмы әле?
— Юк шул әле.
— Ә врачлар нәрсә ди?
— Алар нәрсә әйтсен инде.
— Кай төшләре имгәнгән икән?
— Ике аягы, ике кулы.
— Бүтән җирләре таза-саумы?
Филинов сүзгә кушылды:
— Җитмәгәнме шулар?
Хатын да. Фәез дә ана карап кына куйдылар.
— Сезгә билгелеме икән — аның егылуында әз генә минем катнаш та бар бугай бит.
— Әйттеләр.
Хатын үзе дә сизмәстән Бориска карады һәм Фәез шуннан барысын да аялады.
Өлгергән икән. Халык житез.
Борис башын читкә борды.
— Судка бирергә кушамы? —дип сорады Фәез хатыннан.
Сизелер-сизелмгс кенә баш кагу — жавап шул. *
«Боря, син шулкадәр үк түбән тешә аласынмы? Әйтүен хак булса.
Пичугин белән бергә син дә егылгансың, мәтәлгәнсең бит!» 3
Кара, фантазия ничек эшли, ә? Нинди кискен нәтижә чыкты да ? куйды! Бәлки Борисның мондый уй башына да кермәгәндер, ул бөтен- « ләй гөнаһсыздыр? Менә бит елмаю, теге зәһәр елмаю — араларны хәерсез бетон тау белән аерды да куйды. Ах, шул елмаю! Хәтергә килде исә. * Бориска карата теләсә нинди начар унны фараз кыларга мәжбүр итә. ф Хәзер теләсәң-теләмәсәң дә элекке Борис юк. моңарчы искә дә кермәгән и усаллык эшләргә сәләтле Борис кына бар һәм ул усаллыкның нәрсәдән о гыйбарәт икәнен белергә тырышу хисе бар. =
Пичугин белән саубуллашканда Фәез аның маңгаендагы марлясын ® сыйпады: а>
— Ярый, дустым, ачуланма, аңласаң, миндә гаеп юк. Ачуланмый- х
сынмы? »
Юк. Пичугин телгә килмәде — бары тик тынычсыз бер төстә керфек- * ләрен каккалап, күзләрен генә йомды. ®
— Син тереләчәксең, элекке кебек сау-сәламәт булырсын. Хуш.
Пичугинның күзләренә хатыны да. Филинов та иелә төшеп карадылар.
— Хуш.
— Кичке якта тагын килермен.
Авыр уйлар һәм шикләр белән өчесе өч якка юл тотты.
Пичугинның хатыны начар кешегә охшамаган — тегенди-мондый гауга кузгатмас. Ләкин Борис, якын дус... Бозылды егет, бозылды, хәзер аның нишләрен дә белеп булмый. Нәрсә уйлый ул. нишләргә жыена?
Фәез моны соңыннан бик ныклап аңлады, әлбәттә, ләкин ул чакта баш житәрлск нәрсә түгел иде шул әле.
Шлюзда бетон тау юк инде. Күп жнрләрен жнмертеп. яна бетон белән сипләгәч, ул гадәти блокка әверелде Иң кызыгы: бетон катуда аның сыйфатын китереп житкермәгән завод гаепле дип акт төзелгән һәм «махсус фикер» баш идарәгә житкерелгән иде. Икенче төрле әйткәндә, айлык задание өзелә язуда Борис «гаепсез» булып чыкты. Әмма Фәез белән аның арасында бетон тау, күзгә күренми торган тау. барыбер калды.
Гадәттән тыш хәлнең жинел генә төзәлүенә Лебедев кодрәте читтә калмаганны чамаларга мөмкин иде. Лазарев унбиш көнгә Мәскәүгә китү сәбәпле, бу көннәрдә төзелеш тулысынча Лебедев кулында иде. Ләкин бу ярдәмнең нәрсә исәбенә эшләнгәнен Фәез ул чакта башына китерә алмын нде. Чөнки ике кеше арасында гына булган сүзсез килешү аның өчен сер нде
Фәезнең үтәми калсаң участок белән саубуллашуга китерәчәк боерыгын ничек үтәп чыгарга дип уйланып йөргәндә. Бориска кызыклы уй килде: «Лебедев мине үз итә кебек. Бәлки ул ярдәм дә итә алыр’ Бүтән чара юк. бары тик аның белән генә уртак тел табарга мөмкин — арада нң кешелекле, кешечә яшәргә тырышучыларны аңларлык бер ул гына дисән дә зур ялгыш булмас».
Башына шул уй килгәч. Борисның эченә чак кына жылы да кергәндәй тоелды һәм ул. эш сәгате беткәнне дә көтмичә. Лебедев бүлмәсенә килде. Бәхеткә каршы, баш инженер янында беркем дә юк иде.
— Исәнмесез. Клзнмнр Романович.
— Исәнме. Әйбәт, утыр.
Борис утырды, үзе дә сизмәстән авыр сулап куйды һәм шактый ара сүз әйтә алмыйча интеккәч, тегесе үзе сорады:
— Нәрсә бар?
— Бар шул. Хәлләр авыр.
— Пичугин егылган. Больницада ята, диделәр. Шулмы?
— Шул да, бүтәне дә бар.
— Авариянен сәбәбе нәрсә?
— Да. безнең Фәез... сызымнарга үзгәреш керткән иде. Шуның аркасында.
— Егетләр исән — икесе дә.
— Әйе шул. Тик Фәез үзе мине бер дә кызганмый башлады.
— Ничек?
Борис шунда үз хәлен сөйләп бирде һәм. кыенлык белән булса да, үтенечен аңлатты:
— Өстәмә бетон китертергә кирәк. Блокны ике көн эчендә тапшырырга ... Үтәмичә калсам, ул мине эштән алу хакында сүз башларга вәгъдә итте.
— Матур вәгъдә түгел икән.
— Ямьсезгәрәк китте шул. Минем сезгә килеп егылу инде, Казимир Романович. Бәлки сез...
— Бетонның маркасы туры килмәү хакында акт төзегез. Завод каршы килмәс дип уйлыйм.
Борис җанланып китте:
— Әйбәт булыр иде, ә! Гомер онытмас идем.
— Ярар, мин сөйләшермен. Тагын ниләр бар?
Шактый озак сөйләштеләр. Ахырда сүз, гомумән, тресттагы вакыйгалар һәм хәл-әхвәлләргә күчте.
— Кешечә, нормаль яшәгән кешегә бездә әллә ничек — аюга караган кебек карыйлар. Кемдер, нәрсәсендер корбан итәргә тиеш. Ә бу «нәрсәдер» күпчелек очракта ип матур елларны әрәм итү. сәламәтлекне, димәк, күпмедер гомерне шушы суга, Камага салырга мәҗбүр итүгә әверелә. Кемнән башлана торгандыр бу, әйтүе кыен, әмма, минемчә, рәхимсез, шәфкатьсез практика бу.
— Сез бу практиканың барлыгын нинди конкрет мисалларда күрәсез?
Бориска озак уйланырга туры килмәде, ул инде бөтен нәрсәне ачыклаган һәм сүзе дә әзер иде:
— Менә шушы кышкы челләдә күпме кеше бронвахтада тора — хәтта гаиләле кешеләр, яшь балалары белән. Минемчә, анда яшәп караган кешегә ким дигәндә өч катлы чир әзер.
— Әһә...
— Күпме кеше авылдан йөреп эшли, күпмесе шәһәрдә кеше ишек төбендә, квартирсыз интегә. Шул ук практика хикмәте бу — кешедән корбан таләп итүне нормаль хәл дип карау... Шундый караш. Кешеләр энтузиазмыннан кешелексез файдалану. Эшкә алалар, ә яшәргә урын бирмиләр. Хәзер без аларга вакытлыча булса да түбә ясарга — кешеләр урамда калмасын өчен, времянкалар төзергә тиеш бит. Ләкин юк Кешеләр шулай да түзә, кешеләр нык, кешеләр герой. Ә бервакыт төзелеш җитәкчелеген тиргәргә тотынырлар — соң булыр.
— Соң булмасын өчен, без нәрсә дә булса эшли алабызмы соң?
— Нишлисен, управляющий үзе үк шундый карашта торгач.
— Управляющий безнең кебек үк кеше, аңа да әйтергә мөмкин, аңлатырга.
— Куды чыгарды, вәссәлам.
— Соң аның урынын белеп әйтергә мөмкин.
— Кайда?
— Жыелышлар күп була бит бездә. Шунда чыгыш ясарга мөмкин.
— Мөмкин шул.
— Әйбәтләп, хәзер мина сөйләгән кебек дәлилләп сөйләгез...
— Тырышырга мөмкин,— Лебедев сүзсез торган арада Борис тагын өстәде:—Шул ук Пичугин вакыйгасы да кешелексезлек мисалы бит инде.
— Ихтимал. ф
— Ихтимал түгел, ә точно.
— Ярый, белгән барлык мисалларыңны китерерсең. Хәзер моның о өчен бик җайлы чак. Горком секретаре иптәш Шакировның управляю- s шийга карашы бик үк шәп түгел вакыт. Үзең беләсең. Шакировны обком 2 секретаре алдында хур иткән Насыйбуллинны ул идарә начальнигы ь итеп күтәрде. Гомумән, буйсынмау галәмәтләре бар Аларга хаталарын * аңларга ярдәм итәргә кирәк. Башта начарлык эшләгәндәй тоелсак та. ♦ соңыннан әйбәтлек булып чыгар бу. Җитәкчелек итүдәге кешелексез ш юнәлешне туктату, жинү булып чыгар. Әлбәттә, җиңә алсак.
— Бездән калмас. Казимир Романович, югалтыр нәрсә юк. без ул “ хәтле зур начальник түгел бит. Шушыннан да түбән төшерә алмаслар. <
— Дөреслек өчен көрәшү — гомумән һәр рәтле кешенең вөҗдан “
эше инде ул. =
— Булды, сөйләштек.— дип, Борис урыныннан кузгалды һәм сорау- и
лы караш белән тукталып калды. *
— Ә мин заводка шалтыратырмын, өстәмә бетонны да китерерләр,— диде баш инженер, аны тынычландырып.
— Рәхмәт.
Фәез белергә теләгән һәм ул вакытта сизенүдән узмаган, ләкин шик рәвешендә борчыган җавапсыз сорау, мөгаен, менә шушы сөйләшү булгандыр. Ләкин соңыннан да ул бу килешүне үзенә каршы эшләнгән эш дип кабул итмәде. Ике кешенең бертөсле уйлавы мөмкин түгелмени? Үз фикерләрен хәтта җыелышта да әйтергә курыкмаган кешене үзенчә фикерләгән өчен генә ничек гаеплисең?
Фәез каршылыкны закончыл дип исәпли, ләкин бирелергә, үзен рәнҗетергә һич уйламый. Ул ахыр чиккәчә үз сүзендә калачак — чөнки аның да үзенчә фикер йөртергә хакы бар.
Берничә көннән соң Бориска әйткән боерыгы үтәлгәч — бетон салынгач, Фәезнең ачуы кимегәндәй тоелды. Ләкин Борис белән аралар һаман ераклаша һәм суына бара. Рәсми сөйләшүдән ары китеш юк. Нәрсәгә, кая барып тоташыр бу киеренкелек — әйтүе кыен.
Кышкы аяз челлә.
Чыпчык очса, тыны куырыла да җиргә таш шикелле егылып төшә һәм, күтәреп алмасаң, канатларын бүтән җилпи дә алмый Кемнәрдер коткарып калган чыпчыклар терелеп яна иркен кибетләрдә очынып йөри — анда мескеннәргә җылы, рәхәт...
Кышкы аяз челлә көннәрендә, гидрострой поселогының нәкъ уртасында. беркем дә күрми калмаслык түрендә, буе ким дигәндә ике йөз метрлы агач барак калкып чыкты. Лебедев аның нигезен кешеләргә яхшылык итү дип исемләнгән, ышанычлы, сыналган ташлардан салдырды. стеналарын (хуш исләр аңкып торган өр-яңа нарат такталардан гына түгел) шушы салкын челләдә квартирсыз интеккән кешеләрнең бу эшне яклаячакларына исәпләнгән өметләреннән куйдырды, ә түбәсен...
Ә түбәсен яптырып өлгермәде — срогыннан иртәрәк Мәскәүдән Лазарев кайтып төште.
Лазарев Мәскәүдән кайтып төшкәч сәгать тә үтмәгәндер, яшь наратлык янында төзелеп килгән йортлар һәм мәйданнар ягыннан бирегә таба ике бульдозер килә башлады. Бульдозерларның берсенә Рәшит утырган иде.
Агач өй ап-ак, өр-яңа, әйтерсең түбәсе зәп-зәңгәр күк гөмбәзе белән ябылган. Кан арада килеп өлгергәннәрдер, әллә ничаклы халык, дөбер-шатыр китереп, шул өнне сүтәргә дә кереште. Арттырыбрак әйтсәк, һәр кешегә берәр тактадан ары тимәгәндер. Кырмыскалар тесте өстерәделәр дә киттеләр Өр-яна өй. бөтенләй булмагандай, күз алдында юкка чыкты. Ә зәңгәр түбә җимерелмәде...
Фәезнең үз кайгылары җитәрлек булганга, бу сәер күренешне ул күрми калды. Ә Борис шунда иде Тиз арада шушы йортка күчәргә тиешле кешеләр дә, шул исәптән Кәрам да, сәер хәлне манзара кылып тора иде. Аларның ник авыз ерып кына торуын, гауга куптармавын аңламаган Борис Кәрамнан сорый куйды:
— Сезгә буласы фатир иде ич, ни карап тордыгыз?
Кәрам кул гына селтәде:
— Әй. мин инде кооперативка кердем. Жил строй исәбенә үзебез салабыз, эштән соң йөреп. Таш йорт.
Рәшит узып барышлый гына кычкырды:
— Миңа нәрсә, куштылар мина...
Шуннан соң Борис бүтәннәр белән сөйләшеп тә тормады. Туп-тур ы үз өстенә ташланган бульдозердан куркып, кинәт читкә тайпылды. Ике яктан үкереп килгән ике бульдозер, ватык-сытык агачларны бер читкә эшереп өйгәч, җирне актара башладылар. Нәкъ шушы урында яна кирпечләрдән салынган, бер кварталга диярлек сузылган йорт калкып, яп-якты тәрәзәләре белән балкып, мәктәп утырачак икән.
Кышкы аяз челлә...
ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК
Киңәшмә шактый киң булып чыкты — шәһәр комитетының конференц-залы шыгрым тулы иде. Бу юлы. киресенчә, алгы урыннар алынып беткәнгә. Фәезгә арткы рәтләрнең берсенә, читтәге урындыкка утырырга туры килде. Танышлар байтак. Күбесе белән елмаеп, кайберсе белән баш кагып кына исәнләште. Ерак та түгел Борис утыра. Фәез аның белән дә исәнләшмәкче иде, тегесе ни өчендер күрмәмешкә салышып. башын читкә борды. Җүләр, күз карашының иң нечкә бер чаткысы гына кагылып үтсә дә. ниятеңнең ниндилеген сизә торган кеше Фәез. Юкка тырышасың, син миннән бер нәрсә дә яшерә алмыйсың, иптәш, уйлама. Күңелеңдә начар уй бар һәм шуны мина сиздермәскә тырышасың син. шуңа күрә читләшү хәерлерәк дисең. Үзеңә кара, синен белән без исәнләшмәгәннән күк гөмбәзе җимерелмәс. Кама агуында булыр.
Ниһаять, зал каршында сәхнәдәге өстәл янына алгы ишектән узган шәһәр комитеты секретаре Шакнров күренде. Аның артыннан килү» Фәезгә таныш булмаган берничә кеше арасында Анатолий Самойлович та бар иде. Ул да президиумда.
Секретарь торып басуга залдагы гөжләү тынды һәм көр тавыш ишетелде. Иң әүвәл Шакиров төзелешнең бөтен ил күләмендә зур әһәмиятле удар төзелеш икәнен, шуңа күрә партия һәм хөкүмәтебезнең ана зур игътибар бирүләрен, барлык төзү предприятиеләренә, шәһәр партия оешмасы һәм район советы башкарма комитетына изге бурыч йөкләнгән булуын, аны үтәү өчен барлык көчләрнең бергә тупланган булырга тиешлеген әйтте. Инде ике елдан артык вакыт эчендә кайбер тенденцияләр барлыкка килүен, шуларның уңайларына тагын да киңрәк яшел урам ачып, тискәреләренә юлны бикләү чаралары күрелергә тиешлеген.
менә бүгенге жыелышиык шул хакта кинәшер өчен җыелганлыгын үзенә хас, конкрет һәм рәсми лексика белән тасвирлагач, җыелышны ачык дип игълан итте дә төзелешмен гомуми торышы белән таныштыру ячен трест управляющие Анатолий Самойлович Лазаревка сүз бирде.
Управляющийның төп фикере: специальләштерелгән идарәләр төзү исәбенә эш күләмен арттыру. Генераль линия — промышленность база > лары булдыру, гидростанциянең үз корылмаларын эшләү, кешеләргә л капиталь йортлар салу. Шушы курсның барышына зыян китерә торган о барлык эшләрдән баш тарту. Бу юнәлешне төзелештәге барлык звено- s лар яклый һәм, әгәр бүгенге көндә кайбер уңышларыбыз бар икән, без 2 аларны үз позициябезнең дөрес сайлануы аркасында ирешелгән уңыш- _ лар дип карыйбыз. Кимчелекләр дә бар. әлбәттә, мондый зур төзелештә * алардан тулысынча котылу, бәлки, мөмкин дә булмас. Ләкин котылырга ♦ тырышырга кирәк. Бүгенге сөйләшү шуңа булышыр, безгә тәнкыйть m фикерләре әйтелер, тәнкыйть үзебез күрмәгән кимчелекләрне күрергә ° ярдәм итәр. z
Чыгыш ясаучылар күп булды — алар, мөгаен, Анатолий Самойлович < өметен аклаганнардыр, туры мәгънәсендә файдалы киңәшләр әйткән- “ нәрдер чөнки Фәез күреп утыра — Лазаревның кәефе тагы да күтәрелә ® төште шикелле. Берничә минут кына элек ул. бигрәк тә үз чыгышына и хәтле, ничектер, артык дәрәҗәдә кырыс кыяфәт белән кул астындагы * язуларына каран кына утыра иде. Ә хәзер янындагы кешеләр белән ® сөйләшә, елмая ук башлады. Гик Лебедевка сүз бирелгәч һәм тегесе сөйли башлагач, елмаюы әкренләп сүрелә-сүрелә бөтенләй юкка чыкты, чырае тагын салкынлык белән капланды. Ләкин анда курку, ачулану галәмәте күренми һәм аның шулай үзен кулда тота алуы Фәезгә ошый. Югыйсә. Лазарев кискен холыклы кеше — кирәкмәгән чакта дөрләп кабынуы бар. Болай тыныч утыра ала икән, ул үзенең хаклыгына, Жиңәренә ышана, димәк.
Лебедев үз сүзләренең кемгә кагылганын яхшы чамалый һәм шуңа күрә үзе дә, тыштан сиздермәскә тырышса да. эчтән шактый авыр кичерә төсле. Аның тавышы кинәт кинәт калтырап куя.
Чыгышының бисмилласы секретарь сүзләреннән аерылмады диярлек: «Иптәш Шакиров бик дөрес күрсәтеп үткәнчә...» Гадәти, таныш сүзләр— аларга беркемнең дә исе китмәде, юхалану дип тә кабул итмәде.
— Кимчелекләр бар, әлбәттә, һәм бик җитди Мин бу сүзләрне бәлки монда сөйләмәскә дә тиешмендер. Ләкин, коммунист буларак, күнелдә- гсн әйтми кала алмыйм. Иптәш Лазарев, безнең хөрмәтле управляющиебыз. үзенең чыгышында безнең төзелештә урнашкан юнәлешләрне дөрес күрсәтте. Ул бу юнәлешләрнең берсен, аерып алып, генераль линия дип атады һәм моның белән дә килешергә мөмкин, чөнки безнен т*п максат — гидростанция. Бу — акгык чик. сонгы җиңү. Әмма без шул җиңүгә карата бәяләрдә бераз гына аерылабыз. Иптәш Лазарев өчен гидростанция—төп максат кына түгел, үзмаксат та. Ә чынлыкта исә һич алай түгел безнен максатыбыз — үзебезнең бәхетебезне матур итеп кору, киңрәк әйтсәк, халкыбыз тормышын тагын да җиңеләйтү, яхшырту. Моны безнең баш идарәдә мещанлыкның бер төре дип тә аклаучылар бар, ләкин мин курыкмынм. чөнки безнең программабызда шулай язылган, чөнки коммунизм — кешеләрнең үзләре теләгәнчә яхшы Яшәве дигән сүз, ә карап сокланыр өчен төзелгән сәнгать әсәре түгел ул. Без бүгенге тормышны да дөнья күләмендә үз җиңүләребез белән горурланыр өчен түгел, ә кешеләр максимум әйбәт яшәсеннәр өчен төзедек. Без дөньяга жай килгән саен «Яшәсен яшәсен!» дип кычкыру *чен Түгел, ә яшәр өчен, чын мәгънәсендә яшәр өчен, мөмкин булган барлык рәхәтләрне күрер өчен — һәм материаль, һәм рухи байлыкларны үзебезгә хезмәт иттерер өчен килдек. Димәк, без, киләчәккә хезмәт игү
белән бергә, бүгенге көндә үзебез дә яшибез яки яшәргә тиешбез. Әмма бу вакытта, безнең авыз тутырып «яшибез» дияргә мөмкинлегебез юк әле, иптәшләр. Безнең төзелештә, безнең шәһәрдә, әйтергә кирәк, кешегә, халыкка, үзебезгә яшәү шартлары тудырырга тырышу —гаеп эш. гөнаһлы о.мгылыш кебегрәк кабул ителә. Искәрмә буларак, шунысын әйтим, хәлбуки, партия һәм хөкүмәт безгә һич тә алай кушмый. Партия һәм хөкүмәт элек-электән безнең илдә кешеләр гомере иң кыйммәтле капитал дип өйрәтә килде. Безнең трестта эшчеләрнең көнкүрешен тәэмин итү буенча управляющийның махсус урынбасары штат буенча куелган, барлык инстанцияләрдә расланган, якланган икән, бу факт үзе үк безнең нәкъ менә яшәү шартлары дигән нәрсәнең кыланыр, тәти булып күренер өчен, ялган авторитет яулап алырга тырышу өчен генә түгеллеге, ә чынлап кайгырту кирәклеге хакында сөйли торгандыр, чөнки шуның өчен махсус акча тотыла. Хәлбуки, без управляющий урынбасарының бу хакта тавышын ишетмибез, эше турында әйтәсе лә юк инде. Ямьсез булып күренәсе килми иптәшләрнең. Шуңа күрә безгә кала. Хәерле булсын, без ямьсез күреник.
Минем фикерләрем баш идарәдә күптән билгеле инде. Минем ничек фикер йөртүем беркемгә дә сер түгел, чөнки мин аларны жай чыккан саен әйтә киләм. Бу иптәш Лазарев өчен дә яңалык түгел, ул да аларны яхшы белә, ләкин ул таләпләрне үтәү өчен артык зур көч куймый. Әлеге дә баягы, төп бурычны, төп максатны дөрес аңлап бетермәүдән килә бу. Әлбәттә, аның уз мәнфәгатьләре биеклегеннән генә караучы каты күңелле кеше булганы аркасында гына түгел.
Иптәш Лазарев төзелештәге төп принципларны барлык звенолар яклый дип белдерде. Дөрес түгел бу, иптәшләр, ясалма иминлек, үзебезне тынычландыру өчен генә әйтелгән сүзләр болар Юк, кайбер мәсьәләләр буенча без барыбыз да. кызганычка каршы, бертөсле уйламыйбыз әле. Киресенчә, безнең арада житди каршылыклар бар. Хәзерге вакытта кайбер нәрсәләр белән килешмәүче кеше, мәсәлән, менә мин фәкыйрегез. Мин моны сездән яшерергә тиеш тапмыйм.
Мин бер тамыр мәсьәләдә иптәш Лазарев белән килешә алмыйм — эшчеләрнең хәзерге яшәү шартлары белән. Курыкмыйча, үзебездә жаваплылык хисе тоеп әйтик: мөмкин булган дәрәжәдәи чагыштыргысыз начар яшиләр безнең кешеләребез. Аларның яртысы диярлек частный квартирларда, аерым почмакларда, вагоннарда, бронвахталарда тора. Хәтта гаиләле кешеләр дә шундый хәлдә. Безнең киләчәгебез шуларда туңа һәм алгы көннәргә төрле авырулар белән китәргә әзерләнә. Көне житкәч, алар безне тиргәрләр һәм хаклы булырлар. Мин мондый хәлнең килеп чыгачагын башта ук сиздем һәм башта ук. ин беренче бурыч итеп, кадрлар бүлегенә керүче барлык гаиләләргә ачкыч тоттырып чыгарырлык шартлар тудырырга мөмкинлек барын әйттем. Моның өчен безгә бик гади бер нәрсә эшләргә — ягъни тиз арада времянка лар салырга кирәк иде. Ләкин иптәш Лазарев күпмедер вакыт һәм акча кызганып, времянкаларга катгый каршы чыгып зур йортлар гына сала икән, инде гомумән капиталь йортлар төзегәндә ашыгуның мәкерле юлдаш булуы көн кебек ачык. Ашык-пошык төзүдән әнә нинди поселок калыкты. Иптәш Насыйбуллин әйткәнчә (ә ул хаклы бу мәсьәләдә, мин аны яклыйм), поселок түгел, адәм көлкесе. Бәхәстә кемнең жн иәчәген күрсәтә торган аяныч дәлилләр шулай берәм-берәм каршыбызга килеп баса торачак. Шунысы гажәп. күзгә бәрелеп торган шул нәтижә- ләрдән оялучы юк. А'Уенэ мин тагып кабатларга мәжбүрмен: мин, зур йортлар салу белән бергә, времянкалар салуны да тизләтергә ДИП тәкъдим итеп килдем һәм хәзер дә тәкъдим итәм. Тәкъдим генә түгел, таләп итәм — үзем өчен түгел. Без үзебез барыбыз да газлы һәм ванналы квартирларда яшибез. Бронвахталарда. салкын өйләрдә, кешеләр ишек төбендә яшәүчеләр, авылларда торып көн саен жиде-сигез чакрым
җирдәй килеп эшләүчеләр исеменнән әйтәм: без кешеләр хәлен речьләрдә генә түгел, эштә, практикада кайгыртырга тиешбез».
Фәез өчен кызыксыз тоелган берничә чыгыштан сон Фнлиновка сүз бирделәр.
«Кара, мина берни әйтмәде, бер идарә кешесе буларак әйтелергә тиеш фикерләр уртаклашылмады. Шәхси чыгыш микәнни? Нәрсә сөй- ф ләргә җыена икән?» — Борис залда ашыга-ашыга атлаганда һәм трибунага килгән арада Фәезнең күңеленнән шундый уйлар узды. С
Борис дулкынлана иде: битләре кызарган, күзләре гадәттәгедән ныг- 2 рак ялтырый — авыру кеше күзләре төслерәк. К\ целендә шундынрак 3 хисләрдер инде. н
Башта ул Лебедев сүзләрен исәпләде. «Мин шул чыгышта әйтелгән положениеләргә кайбер мисаллар китерү өчен сүз алдым»,—диде һәм ♦ мисалларга күчте. и
«Безнең идарәдә андый фактлар аеруча күп. Әйтик, менә моннан ике я генә көн элек, тимерчелек түшәмен төзәткәндә бер кешебез җиде метр ® биеклектән егылып төште. Мин икенче участок начальнигы Пичугин Николайны күздә тотам. Аның егылуында бердәнбер кеше, безнең идарә начальнигы иптәш... иптәш Насыйбуллин гаепле. Чөнки ул баш инженер ® чагында түшәмне ныгыту принцибына үзгәреш керткән иде. Димәк. u аның рационализаторлык тәкъдиме кертәсе килгән. Тик нәрсә килеп э чыга, аннан соң кем нинди бәлагә дучар ителергә мөмкин — әлбәттә, ул хакта уйлау юк. Моны кешелексезлек галәмәте дип аңларга кирәк, бүтән берни дә түгел. Ә шуңа, кешелексезлек фактына бәя бирергә теләк кенә булса да булырга тиеш бит инде бездә Законлы теләк бу. Ләкин, мин әйтәм, безнең идарәдә, хәтта баш идарәнең куркынычсызлык техникасы белән бәйле бүлекләрендә дә бу вакыйга бернинди реакция кузгатмады. Иптәш Насыйбуллин белән ул темага сөйләшкән кеше юк әле һәм күренми дә. Ә инструкция шулай өйрәтә: проектка син керткән үзгәреш аркасында авария килеп чыга икән, акча ала белгән кебек, җавабын да бирә бел. Мондый мисалларны безнең идарәдә шактый күп табарга мөмкин булыр иде. Ләкин мин, сезнең вакытыгы шы алмас өчен, әйтелгән белән чикләнәм. Теләгем шул гына: иптәш Лебедев әйткәнчә, безнең трестта чын эш обстановкасы тудыру өчен кайбер мәсьәләләр хакында югары җитәкчелек уйланса яхшы булыр иде. дигән фикер әйтү. Бөтенесе бер нәрсәгә — кешелексезлек тенденциясенә кайтып кала. Җитәкче итеп шундый рак кешеләрне сайлау инде практикага әверелде. Төзелештә принципиаль каршылыклы ике тенденция яши. Кайсыбыз хаклы —шуны ачыкларга вакыт җитте, минемчә.»
Трибунадан залга төшеп барган вакыгта өстәл янында тукталып, ораторыбыз Шакировка:
— Менә шушының аркасында кеше һәлак булды,—дип, аңа калай Деталь сузды.
Кәтүк сыман бу нәрсәнең ни икәнен тиз танып алды Фәез — ул ясаган сәдәпләр, фиксатор... Менә нинди җинаять билгесе тапкан ул. нинди эур каптыргыч тапкан!
Фәез сүз сорап өлгергәнче, тәнәфес игълан иттеләр. Гомуми хәрәкәткә буйсынып. Фәез дә урыныннан торды һәм фойега чыкты. Шунда ул, үзе дә көтмәгәндә-теләмәгәидә, Фнлиновка тап булды. Күзләре очрашкач, Борис тиз генә узып китмәкче иде. тик Фәез юри рәсми тон белән (яхшымы-яманмы — ул начальник бит әле!) эндәште;
— Филинов!
Тегесе, билгеле, туктарга мәҗбүр:
— Нәрсә бар? — Филиновнын иреннәре кысылды, битләре агарынды
— Әйтәсе сүзем бар
— Нинди сүз икән,— дип, Борис каушый-каушый Фәезгә якынлашты
— Син нәрсә дип халыкны алдыйсын? — Фәезнен тавышы житәрлех кадәр генә коры, ләкин житди иде.
— Нәрсә? Чын түгелме әллә? Мин Пичугин янында тагын булдым. Тагын анын жуйган — бик начар хәл.
Фәез нәкъ кирәк сүзне барлык йөрәк әрнүләрен жинеп әйтә алды:
— Пичугин дисенме? Ә син үзен? Синен хәл аныкыннан да мөшкел бит — син анардан да жайсызрак егылдың... һәм гарипләндең...
— Ничек гарипләндем?
— Мондый да каты егылган кешене минем беренче тапкыр күрүем.
— Син әйтерсең инде.
— Тик белеп тор, сине барыбер минем урынга куймаячаклар.
— Рәхмәт. Китәргә мөмкинме?
Аның мыскыллап сораган рөхсәтен Фәез юри чынга әйләндерде:
— Мөмкин.
Борис киткәч, Фәез борчылып уйланырга кереште. «Эх, Пичугин, Пичугин! Усал кешеләр өчен нинди жайлы сылтау булып чыктың син! Эх, Пичугин, дустым, син яшәргә тиеш бит! Үзең өчен, семьяң өчен һәм, ниһаять, минем өчен. Әгәр син тиз терелмәсәң, безгә дә жиңел булмаячак».
Горкомның иң якын бер бүлмәсенә кереп, больницага шалтыратса..
Пичугин чыннан да тагын һушын жуйган икән. Фәез жыелыш залына кәефе тәмам кырылган хәлдә керде. Лазарев белән киңәшеп алырга иде, соңлады — звонок булды. Утырыша башладылар.
Ораторлар сөйләгән арада, Фәез төпле бер карарга килеп: «Анатолий Самойлович, нишләргә, Филиновка жавап бирергәме?» — дигән записка жибәрде. Менә Фәезнең күзләре шул запискада. Менә өстәлгә язу килде Секретарь аны ачты да, Лазаревның нсем-фамилиясен күргәч тә, запис- каны ары жибәрде. Лазарев исә, тиз генә күз төшергәч, залдан Фәезгә «Әлбәттә!» дигән мәгънә белән баш какты. Димәк, Фәез чыгыш ясарга тиеш.
Президиум өстәленә шундук икенче записка китте: «Сүз сорыйм, Насыйбуллин».
Язу тагын секретарьга барып житте. Ул аны тыныч кына кыяфәт белән карап, бүтән запискалар рәтенә куйды. «Сүз бирерләрме?» Шакиров белән Лазарев икесе нәрсә хакындадыр сөйләшеп алдылар — секретарь. мөгаен, Лазаревның фикере белән кызыксынгандыр Бу хәрәкәтләр башка ораторлар кызып-кызып сөйләгән арада булды. Начальство бәлки тыңлый-тыңлый да сөйләшә ала торгандыр, ә Фәезгә килгәндә исә, ул кем сөйләгәнгә дә игътибар итә алмады. Хәзер ул үзенең сөйләячәк фикерләрен тәртипкә китерергә тырыша иде...
— Дүртенче төзелеш идарәсе начальнигы Фәез Насыйбуллннга сүз бирелә.
Бу белдерүне Фәез аң белән түгел, ниндидер инстинкт кебегрәк нәрсә ярдәмендә генә ишетте Хәле беркайчан да болай кыен булганы юк иде әле аның. Башында һаман Пичугин, һаман бер сорау: әгәр Пичугин үлсә? Үлмәскә тиеш, үлмәскә тиеш һәм үлмәячәк!»
Шулай дигәч, чак кына тынычлангандай тоелды. Трибунага менеп ике-өч сүз әйткәч исә каушавы бөтенләй диярлек бетте, чөнки залда утыручыларның да, президиумдагыларның да бернинди чит сүз һәм мәшәкатьләр белән булашмыйча, үзенә текәлеп тынганын күрел тору аны да фикерләрен тиз тупларга мәжбүр итте һәм ул моның үзенә игътибар, ихтирам билгесе икәнен аңламый калмады. Димәк, шуны акларлык итеп сөйләргә кирәк.
— Иптәшләр, монда чыгыш ясаучыларның берсе минем адреска шактый зур гаепләр ташлады — аңа жавап бирми калдырсам, сезгә бу аңлашылып житмәс иде дип уйлыйм. Шуңа күрә, чыгышымның төп өлешенә керешкәнче, кечкенә генә белешмә бирергә кирәк саныйм.
Минем, дөресен генә әйткәндә, иптәш Филиновка бик нык хәтерем калды—чвнки үзенең тәнкыйть фикерләрен әйтер өчен ул авыртып, сулкылдап торган нәрсәләргә кагылды һәм чамадан тыш саксыз оргалап ташлады Пичугиннын. хәле чынлап та авыр — мина бу хакта сөйләве дә кыен. Нишлисең, әйтергә туры килә. Пичугин терелгәч, мәсьәлә тулы- сынча ачыкланыр, әлбәттә, ләкин хәзер үк инде хәл ул хәтле аңлашыл- ф маслык дәрәләдә катлаулы түгел. Филинов Пичугиннын кинәт кенә бик якын дустына әверелсә дә, үзен аның мәнфәгатен яклаучы бердән- u бер шәхес итеп күрсәтергә тырышса да. моннан бернәрсә дә чыкмаячак. ж Чөнки Пичугиннын егылуы проектка кергән үзгәреш аркасында түгел— 2 моның ничектер саксызлык күрсәтү аркасында гына килеп чыгуы мөмкин. Бәхәсне мин керткән үзгәреш буенча салынган түшәмгә яңадан * менеп карау белән бернинди катлаулы исәпләрсез дә хәл итәргә мөмкин ф булачак. ж
— Ә син үзең менеп кара, бар!—дип кычкырды Борис. о
— Кирәк икән, менеп тә карарбыз. Сезгә кушмабыз — егылырмын “
дип котыгыз алынмасын, иптәш Филинов Безнен җиде метрлы биеклек- < тән генә баш әйләнерлек түгел — шөкер! Кабатлап әйтәм — Пичугиннын ® егылуы, кызганычка каршы, анын үз саксызлыгы аркасында гына килеп = чыккан булуы мөмкин. Терелгәч, ул моны үзе әйтер әлбәттә . Менә. ® иптәшләр, Филинов унбиш минутлык нотык тоткан проблема белән эш м шулай тора. ®
...Аннары ул, гадәтенчә, Кама турында, андагы күренешләр хакында сөйләп, мондый тәкъдим кертте:
— Безнен эшкә, хезмәт җигештерүчәнлегенә бераз зыян китерүе, күп кенә расходлар таләп итүе мөмкин булса да. без шундый практиканы, ил биргән законны тормышка ашырырга тиеш: күпме мәйданда урман киселә, шул күләмдә агач утыртырга. Шәһәрдә генә түгел, бөтен район күләмендә хәл ителергә тиештер бу. Әлбәттә, су астында каласы җирләре булгап бүтән район кешеләренең дә безнең үрнәккә иярәчәкләренә минем иманым камил. Ә үзебез бу изге эшкә барлык мәктәпләрне, комсомол оешмаларын җәлеп итәргә тиеш булырбыз. Ныклап тотынсак, бик матур бәйрәмгә әвереләчәк эш бу — үзебезнең күңел дә. шәһәребезнең йөзе. Каманың чырае да яктырып китәчәк, Шатлыкларыбыз, җиңүләребез тагын да бөтенрәк, мәгънәлерәк булачак.
Трибунадан төшеп барганда, аны Лазарев туктатты:
— Җыелыштан сон Шакиров кабинетына керәбез.
— Ярый
Җыелыш резолюция кабул итмәде — Шакиров чыгышы белән төгәлләнде. Ул. әйтелгән фикерләргә бәя биргәннән сон. бурычларның һәм кимчелекләрнең әйтелмәгәннәрен үзе өстәп. Фәезне беренче дәрәҗәдә кызыксындырган нәрсәләрнең — шәһәр төзелешендәге ялгышларның төзәтелергә тиешлеген әйтте дә. мона керешергә тиешле оешмаларны санагач, җыелышны ябык дип белдерде.
Ә кабинетка, иптәш Шакировнын үзеннән тыш. горком кешеләреннән ике-өч кеше, төзүчеләрдән шулай ук өч кеше — Лазарев. Лебедев һәм Ф"«з кергән иде. Таныш озын өстәл тирәсенә утырдылар
Лазарев белән Лебедевның секретарь янында ук бер-берсенә капма- каршы утырулары башта ук кызык кебек, мөгезләр шакылдый башлар шикелле тоелды һәм, кызганычка каршы, юраган юш та килде
Шакнровның кыяфәте ачулану дәрәҗәсендә кырыс иде. Ул Лазарев белән Лебедевка туп-туры карап сүзгә дә кереште:
— Бер үк предприятие исеменнән чыгыш ясаганда, сүзләрне алдан чама белән килештереп куялар. Бер кеше төзелешнең төрле якларын ачып бетерә алмый, әлбәттә. Шуңа күрә, картина яхшырак ачылсын өчен, чыгышлар берсен-берсе тулыландыра торган була. Баш идарә җитәкчеләре бу юлы ни өчендер алай итмәгәннәр. Ник? Минем беләсем килә.— Секретарь шулай сорагач, «ике мөгез» дә түбән иелде.
— Алар болай икесе ике нәрсә хакында әйтергә тырышты,—диде горком кешеләреннән берсе.
— Бер үк мәсьәләгә принципиаль капма-каршы позициядән торып якын килделәр,— диде икенчесе.
— Фикерләрнең төрле булуы табигый түгелмени? — диде Лебедев гаҗәпләнеп.
Секретарь бу сүзләргә ни өчендер җавап бирмичә, үз фикерен куәтләде:
— Карашларның төрле якка таркалуы безнең өчен кызыклы түгел — кысла, аккош һәм чуртан әкияте әле дә искермәгән дип уйлыйм мин. Безгә йөк тартырга кирәк — без зур төзелеш мәйданын тартып барабыз— аны ахырга илтеп җиткерергә кирәк. Минем шуны беләсем килә: ни өчен сез халык каршысына чыгар алдыннан, чама белән генә булса да, кайсыгызның нәрсә хакында сөйләячәге белән кызыксынмадыгыз? Менә сез, иптәш Лазарев, ник шулай эшләргә тиеш тапмадыгыз?
— Ул миңа бу мәсьәлә белән килмәде. Мин аның чыгыш ясаячагын белмәдем.
— Ул мине бу мәсьәлә белән чакырмады,— диде Лебедев, секретарь сораганны да көтмәстән.
— Менә бит ничек — берсе килмәгән, икенчесе чакырмаган. Минемчә, сез икегез дә бер-берегезгә баш бирмәскә тырышасыз. Җитди кыланыш түгел бу, минемчә, гафу итегез туры сүз өчен, минемчә, малайлар- чарак килеп чыга бу.
— Сезнең сүзегездә хаклык зур, иптәш Шакиров. Минем бу хакта аның белән сөйләшмәвемнең сере әллә ни тирән түгел, чөнки мин анын нәрсә һәм ничек уйлаганын беләм, чыгышы белән танышкач, карашымны әйткән булсам да, ул минем белән барыбер килешмәс иде. Чөнки без чынлап та капма-каршы позицияләрдә торабыз.
Казимир Романовичка җавап урынына, Шакиров кискен төстә үзе сорады:
— Я, яхшымы инде бу?
Лебедев та, Лазарев та «белмибез инде» дигәндәй ишарәләр ясау белән чикләнделәр.
— Сез икегез — ике зур фигура, оештыручы көч. Сезгә буйсынган кешеләр дә, димәк, ике төрле уйлаячак. Начар үрнәк йогышлы була...
— Кешеләр ике төрле уйласа табигый түгелмени? — диде Лебедев кабатлап.
— Ә ник ясалма рәвештә ике фикер тудырырга? Кешеләрне конфликтка тартыр өченме? Бер төзелештә ике лагерь?
— Бигрәк шәп — ике лагерь берсен-берсе тәнкыйтьләсен — эш яхшырак барыр.— Лебедевның бирешергә нияте юк иде.
— Берең алга, берең артка тартканда, нинди яхшылык көтәргә мөмкин?
— Ә без икебез дә алга тартабыз — беребез дә эшләмәскә өндәми. Бары тик яхшырак эшләү юлы барын гына әйтә. Фәнни коммунизм үзе дә тәнкыйть, үзара тәнкыйть безнең җәмгыятьне хәрәкәткә китерүче көч дип өйрәтә бит. Ник аны формаль төшенчәгә әйләндерергә?!
— Ләкин бер төркем халык арасында ризасызлык тудырып, анын кәефен бозып, авырлыкларны җиңү урынына аларны күпертеп кемгәдер сылтау һәм зарлануга караганда, мораль бердәмлек яхшырак.
Шакиров бу сүзләрне пафос беләнрәк сөйләгәнгә һәм чин күнелдән сөйләгәнгә күрә, бәхәскә керергә кыюлык итүче табылмады, һәм ул тагын сүзен дәвам иттерде:
— Хәзер миңа ачык кына әйтегез — сез бу бәхәсне туктата аласызмы, юкмы?
Эндәшүче булмагач, тагын Лазаревка мөрәҗәгать итте:
— Сез ничек уйлыйсыз? и
Лазарев үз алдындагы нәрсәләрдер сызгалаган кәгазен бөтәрләргә я кереште: 2
— Сөйли китсәң, хәл монда җитди, әлбәттә. Мин сизәм: монда тулы ь мәгънәсендә килешү мөмкин түгелдер, чөнки үзегез сорагач, ничек уйлавымны вөҗдан кушканча әйтим. Филинов чыгышын тыңладыгыз ♦ Үз начальнигын ничек итеп хурлап чыкты. Сизенүемчә, бу — намуссыз “ уен. Чөнки ул. үзеннән яшьрәк кешенең үзенә җитәкче булуы белән ° килешә алмый. Кыскасын гына әйткәндә, моның нигезендә карьерага х омтылыш кебек бозык гадәт ята. Шуны белгәнгә күрә, юри. Филиновнын < сәләтен сизә торып, мин аны һаман участокта тотам — төзәлгәнче и беренче чиратта гомум мәнфәгатьләр хакында уйларга өйрәнгәнче. ~ мин ана югарыга юл ачмаячакмын. Шундый ук омтылышны мин Лебе- u девта да сизәм. Аңа нәрсә кирәк? Билгеле инде нәрсә кирәге... Ана * төзелешнең ялгыш юлдан алып барылуын исбат итәргә кирәк. Менә шуннан китә фәлсәфә, шуннан башлана яхшы абзый булып кылану, законсыз бараклар салу... Капитал туплый, янәсе.
— Сез провокация белән шөгыльләнәсез, иптәш Лазарев, һәм фай- дасызга. .—Лебедев тагын нидер әйтмәкче иде, секретарь зур кызыл карандашын өстәл пыяласына суккалап, кулы белән ишарәләде:
— Дөрес, әгәр кем дә булса үзен артык гуманист итеп күреп, артык төчеләнә башласа, ул мине дә шикләндерә башлый. Дәвам ит, Лазарев.
— Ә минем сүзем бетте, иптәш Шакиров. Үзегез хәл итегез.
— Ә сезнең? — Секретарь Лебедевка карады.
— Минем әле берни әйткәнем юк.
— Рәхим итегез. Тик кыскарак тотыгыз.
— Миңа карата кискен әйтелгән кебек, мннем дә кискен жавап бирергә хакым бардыр Мин Лазарев белән тамырыннан килешә алмадым һәм хәзер дә килешә алмыйм. Ул, үзенең күңеле начар булгач, башкаларны да шулай дип уйлый... Шуның аркасында, һәр әйтелгән тәнкыйть сүзе аны управляющийлыктан алып ташлау нияте белән әйтелә дип уйлый. Үзенең яхшы ниятләр белән яшәвен аңлатканнан сон. Казимир Романович «демагогия» дигән нәрсәне үзенен ничек аңлавы хакында әйтте:—Янәсе, берәү дәүләт байлыгына экономия ясый, тизрәк төзеп бетерә — төзүчеләрнең энтузиазмын купшы сүзләр белән күпертергә тырыша. Үзенә шул рәвешле шөһрәт, капитал туплый. Менә шу i була инде — чын демагогия. Менә шул була инде ул — чын спекуляция.
Лазарев секретарьга мөрәҗәгать итте:
— Менә шушылай яшибез инде без.
— Да, болай эшләп булмый,— диде секретарь икесенә дә карап куйгач.
— Мии дә шулай уйлыйм,— диде Лебедев.
Лазарев та каршы килмәде:
— Икебезнең беребез төзелештән китәргә тиеш.
Урнашкан тынлыкка һич зыян китермичә, аны тагын да тирәнәйтә торган сүз әйтте секретарь:
— Мин сезнең белән килешәм
Беркем беркемгә күтәрелеп карамады.
Бу вакыт икесенең берсе, ихтимал, «Ә кайсыбыз китәргә тиеш?» дцп сорарга тиеш булгандыр. Ләкин андый сүз әйтелмәде. Икесенең дә китәргә бик үк ашкынып тормавын шуннан чамаларга мөмкин иде.
— Мин болай уйлыйм: сез бу нәрсәне үзегез хәл итәргә тиеш. Икегез дә җитди һәм тәҗрибәле кешеләр, кайсыгызга булса да тәкъдим ясау кимсетер кебек. Шуңа күрә үзегез хәл итегез. Булдымы?
— Булды,— диде Лазарев.
Управляющийның кук күкрәүле тавышы каядыр югалган иде бу чакта. Аның сүзе шактый йомшак ишетелде. Лебедев исә баш кына какты.
Фәезнен күңелендә Борис сөйләгәндәгедән дә яманрак хис кузгалды, әллә нинди авыр хис. Үз кайгысы, үз бәхетләре аңа бөтенләй кечкенә тоела башлады. Лазаревны да, Лебедевны да чын күңелдән кызганды. Фәезгә кыен булгач, аларның нинди хәлдә икәне ачык инде. Планнарны таштан корырга кирәк шул, агачтан корсаң җимерелә... Җимерелә...
Берничә көннән сон Лебедев эштән генә түгел, шәһәрдән үк китә икән дигән хәбәр таралды. Хәлнен ничек килеп чыкканы беркемгә дә билгеле түгел, бөтен шәһәр өчен ул сер булып калды. Ничек кенә белергә, сорашырга тырышса да. Фәез бернигә ирешмәде. Ә аннары эш, аңардан да бигрәк үз хәлләре, ул хакта артык уйланырга ирек бирмәде.
Дәвамы бар