ШИГЫРЬЛӘР
Булды еллар...
Шәһәр һәм авыллар Янган чорда ялкын эчендә, Без күршегә кердек тоз өчен дә, Ике бөртек шырпы өчен дә.
Тәмәкече картлар таш гасырның Истәлеге — чакма йөретте, Ә әниләр безне, соскы биреп, Күршеләргә утка йөгертте.
Кайчакларда шулай өч-дүрт малай Бер үк йортка барып керәсең: Кем моржасы төтәр икән, диеп, Күпләр көтеп торган, күрәсең.
Буш кул белән кайтмый идек болай — Чәй куела, мичкә ягыла, һәм күршеңнең алтын күмерләре Җылы бирә тәнгә, жаныңа.
Ул елларда шулай утка кадәр Уртаклаша иде күршеләр Төзегәнне утка очырып түгел, һәркем өчен уртак ут тергезеп Кеше булган ласа кешеләр.
Һәйкәл янында
Чәчәкләр дә сине үз күрәләр,
Чәчәкләр дә сине сагына Таныйсыңдыр, Муса, Син жырлаган канлы чәчәкләрнең Сеңелләре килә яныңа.
Тик моңсулар алар, Башкайлары
Җил искәнгә микән иелгән?
Җилләр дә бит сафлык ташый монда Болыннардан, иркен Иделдән.
I өлләр — гөлләр инде, Ир-егетләр, Башын иеп, ниләр кичерә? Баш июне белмәгәне өчен Баш исәң дә ярый кешегә.
Күзләрдә яшь булса,
Гаҗәпләнмә, Муса,
Җил кисә бит.
Җил исә бит, әнә, Иделдән.
Башларыбыз, Муса, болай гына, Синен алда гына иелгән.
Синең белән бер кан, бер җан бит без. Тамырдашлар, Муса, туганнар.
Синең кебек җырлап яши торган һәм елмаеп үлә торганнар.
Синең алда башын иеп ирләр Син кичергән хисне кичерә. Баш июне белмәгәне өчен Баш исәң дә ярый кешегә!
Безнең көнгә карый Спартак
Үлемсезлек иленә вәкилләрне
Иләгән ул тарих, җилгәргән;
Кибәк кенә торып калган бары «Мин кем!» дигән әллә кемнәрдән.
Ә Спартак атлый!
Чорлар аша
Барасы да аңа барасы...
Тоеп торам: әле безнең көнгә
Төбәгән ул горур карашын.
Хөр күңелендә, бөркет күзләрендә Нәфрәт саклап, бетмәс үч саклап, Вьетнамлы, африкалы булып Күтәрелеп чыга Спартак.
Атлый Спартак,
Киләчәккә атлый —
Дәверләрне кичеп чыныккан;
Халыкларны азат итәсе бар
Коллыктан һәм
Шул коллыктан калган холыктан.
Шуның өчен бөркет күзләрендә
Нәфрәт саклап, бетмәс үч саклап. Синең күзләр минем күзләр белән Безнең көнгә карый, Спартак.
9G
•
Кеше үзеннән сон еч нәрсә калдырырга тиеш: яхшы эшен.
якты исем, изге васыять.
Үлем түшәгендә ята кеше, Соңгы газапларын кичерә: Бу дөньяда инде ни булса да Барыбердер кебек кешегә.
Барыберме?
Авыраеп калган
Күз кабагын кеше күтәрә, Күңеленә сеңеп калсын дипме Бүлмә эчен күздән үткәрә..
Әйтергәме әллә җыена ул. Искә алып бөтен үткәнен Тормыш кына бәхил була күрсен, Үзе аңа бәхил икәнен?
Әллә аңлап
гаять затлы заттан Әвереләсен гади матдәгә. Дөнья белән хушлашуы шулмы Беренче һәм соңгы мәртәбә?
Чү! Тын гына: «Балаларым...— ди ул,— Соңгы сүзем шушы...
Иң элек
Онытмагыз намус, гаделлекне ..
Тыныч тормыш сезгә... Иминлек».
Үлем түшәгендә ята кеше.
Изге теләк аның телендә. Әйтерсең лә монда имин булса. Рәхәт булыр аңа тегендә.
Кара аккош
Ап-ак булса аккош, кардай була.
Ул күңелгә элек-электән Нәфислекнең, горур матурлыкның Бер үрнәге булып береккән.
Дөнья булгач, ләкин карасын да Туры килә икән күрергә.
Үзе — аккош... үзе шундый кара...
Кыен булып китте күңелгә
Әйтерсең лә яла. гайбәт белән Буяганнар керсез кешене...
Аккошлыгы барыбер җуелмаган, һаман аккош аның исеме!
ь «х. У.» м ю.
97
Шулай булды:
Мин яратыр кызны
Тудырды да башлап хыялым, Кеше күңеленең барлык гүзәл Буявына аны буядым. Кызыгымы, кызганычы микән Беркатлырак булган чагымның, Кызларга мин хыялдагы кызның Сыйфатларын кушып табындым. Тик берсе дә хыялыйдагыча, Уйдагыча була белмәде;
Шуңа күрә аерылулар булды, Шуңа буды сагыш элмәге. Сүнәрмен, дип кабынмаган идем, Кабынмам, дип сүнәм-кабынам. Хыянәтсез булдым хыялыма, Хыял кызын һаман сагынам.