Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Гөрләп кабыныр төсле
Язны сагынып көткән үзәннәрдә Тракторлар бердәм кабына.
Ә мин килдем авыл музеенда Ялда яткан «Фордзон» янына.
Ул хәзер дә гөрләп кабыныр төсле Безнең чорның кайнар сулышыннан...
Үзе сызган тәүге буразнага
Карап тора гүя шушыннан.
Исемеңне язсын бүтәннәр
Бер уйласаң, кызык: кемгә инде Кирәк булган минем исемем. Үткен пәкем бар дип мактангандай, Сырла, имеш, мәктәп ишеген.
Икенчедә уйган хәрефләрем Сакланганнар шушы көнгәчә. Бусагадан атлап кергән чакта Малай чагым миңа эндәшә:
— Яна мәктәп салыныр... Бу искесен Ишегеннән башлап сүтәрләр.
Ә саклансын дисәң, исемеңне Үзең түгел, язсын бүтәннәр.
Тик шулай да...
Без үлсәк тә, дөнья җимерелмәс. Аның бездә артык эше юк.
Тормыш һаман шулап дәвам итәр, Мәңгелеккә килгән кеше юк.
Тик шулай да каушап гомер итәм
Гүргә иртә ятып калудан: Эшләнмәгән эшләр, арттан килеп, Чытырдатып тоткан чабудан.
Карлыганнар каралган
Карлыганнар, карлыганнар. Карлыганнар каралган.
Син карлыганнар җыйганда, Яннарыңа баралмам.
Саубуллашып китә торган Көннәрем житә инде. Илемнен ерак чигендә Дусларым көтә мине.
Тагын аерылышабыз, дип Моңаю ярамый ла.
Карлыгандай күзләреңне
Тутырып кара миңа
Кем уйлаган...
Яшьлегебез төсе булып калган Истәлекләр сина якынмы?..
Сүткән чакта сезнең йортыгызны
Хат тапканнар... Минем хатымны.
Озак еллар буе сакланган ул Син яшереп куйган урында.
Үз хатымны бүген үзем укыйм, Сина булган гыйшкым турында.
Кем уйлаган насыйп буласынны
Синең ул чак жиде ятларга... Каршысына жавап язылмаса, Саргаялар икән хатлар да.
Ут йотып кайтып киләм
Кая гына барып чыкма, һәйкәлләр дә һәйкәлләр. Алар яуда үлгәннәрнең Исемнәрен әйтәләр.
Туган елларын әйтәләр...
Күбесенә егерме.
Тирән кайгым йөрәгемдә Гомер буе йөрерме?..
Сукмаклар-юллар буйлап мин Уйларга батып киләм.
Яуда үлгәннәр эзеннән Ут йотып кайтып киләм
Олы һөҗүм шулай башланды
Тынычлыгын жуйган игенчене
Кырлар көтә шулай зарыгып.
Комбаенын соң кат тикшерде ул һәм карады аны кабызып.
— Барысы да бик шәп! — дигән төсле Янгырап китте мотор тавышы.
.. Штурвалга баскан яшь егетнең Җәйге төне таңга авышты.
Сизеп торам: кырлар бушаганчы Онытылыр ялы. ашлары
Тик жинүгә генә илтә торган Олы һөжүм шулай б