Логотип Казан Утлары
Публицистика

МОГҖИЗАНЫҢ КИРЕ ЯГЫ


талиягә китәр алдыннан мин бу ил турындагы күп санлы юлъязмаларны укыл тормаска
булдым. Моңарчы таныш булмаган илгә үземчә. яңача ител карарга, үзем иң әһәмиятле
санаган нәрсәләрне генә язып барырга күңелемә беркетеп куйдым. Ләкин без автобуска
утырып аэропорттан шәһәргә таба кузгалып китәргә дә елгермәдек. минем бу еметләрем челпәрәмә
килде.
— Алга карагыз,— диде тәрҗемәче кыз.— Анда сез атаклы Рим наратларын күрәсез...
Мин кабалана-кабапана кесәмнән куен дәфтәремне чыгарып, аэропорт исемем хзыл кунган
арада, әлеге наратлар автобус яныннан йегереп үтеп тә киттеләр, мии «ларны рәтләп күрә дә
алмадым. Мин, укытучысы әйтеп яздырганда иң кирәкле сүзне язарга елгерә алмый кал ган мәктәп
баласыдай, сагаеп кына, янымда утыручы ханымның куен дәфтәренә күз салдым һәм анда түбәндәге
юлларны укыдым: «Рим. Фуимичино аэропорты. Алга карагыз: сез анда атаклы Рим наратларын
күрерсез.. » Мин бу юлларны укып торганда, әлеге ханым тагын яза башлады: «Сулга карагыз: сез
анда...»
Мин як-ягыма карадым. Автобустагы утыз ике кешенең барысы да куен дәфтәрләренә
текәлгәннәр иде. Тик тәрҗемәче кыз гына, үз уйларына чумып, әйләнә-тирәне күзәтә. Менә шул
минутта мин юлдашларымның Рим наратлары турында да. Венецияда ничә канал һәм ничә күпер
булуы турында да. Римдагы Преви фонтанына кемеш акча ыргытулары турында да бәйнә-бәйнә
язачакларына ышандым.
Туган илгә кайтып. Италия турында язылган бер кочак очеркларны укып чыккан нан соң мин бу
иптәшләремне (алардан да битәр укучыларны] кызганып куйдым боларның барысы турында да инде
күптән язылган лабаса!
Шуңа да карамастан, мин Италиягә баруым турында язарга булдым. Очраклы гына очрашулар
турында, бәхәсләр һәм әңгәмәләр турында. Чонки миңа калса, сәяхәтнең иң кызыйлы ягы да шул
инде аның: яңа кешеләр күрү, аларның тормышын белү.
Болонья
бу шәһәрдә мин бик аз булдым, һәм. дәресен генә әйткәндә, изге Петринно соборыннан бүтон
бернәрсә дә күрә алмадым. Шулай да бу шәһәрдә булган бер очрашу турында сеилисем нилә.
—Ул кеше Маджорада мәйданында минем янга килде дә. күкрәгемдә Ленин ресеме тешерелген
значокны күргәч, шатланып кычкырып җибәрде:
И
— Здравствуй. Ельки-пальки! Руки вверх!..
Мин дә аңардан калышырга теләмәдем, шундыйрак итеп җавап бирдем:
— Салюте. Аривидерчи. Грациа! V
Шулай итеп, без рус һәм итальян телләрендә бар белгәнебезне бер тын алуда әйтеп
бетердек тә элешчә немецчәгә, ә башлыча «халыкара телгә» — ымнар, ишарәләр ярдәмендә
сөйләшүгә күчтек.
— Мин сиңа бер күрүдә үк игътибар иттем,—диде ул миңа.
— Минем буй озын бит. шуңа алай игътибар иткәнсездер,— дидем мин көлеп.
— Эш буйда гына түгел. Туристны аны ерактан ук танып була. Турист менә болай йөри...
һәм ул ияген югары чөйде дә йөреп күрсәтте.
— Турист соборга карый, кибет зитриналарына карый.
Аннары яңа танышым Данило Учело |ул минем куен дәфтәренә үз кулы белән шулай дип
язып куйды), җиңемнән тотып, мине кибетләр рәтенә таба борды.
— Син шуннан әле генә үттең, нәрсә күрдең анда!
Мин бераз уңайсызланып:
— Витриналар...— дип мыгырдандым.
— Әгәр бераз түбәнрәк карасаң!..
Тротуарда, кулындагы кружкасын үтеп баручыларга таба сузып, баштанаяк карадан
киенгән бер хатын утыра иде. Аңардан арырак, урам чатында әйбәт кенә киенгән, галстук
таккан, кара күзлекле бер ир кеше лоторея билетлары сата. Шунда ук ниндидер кешеләр,
җилкәләре белән стена терәтеп, бернинди шөгыльсез басыл торалар.
— Ә болары кемнәр! — дип сорадым мин, шуларга ымлап.
— Эшсезләр,— диде Данило.— Аларның акчалары юк.
Кинәт Болонья миңа бөтенләй икенче ягы белән борылгандай булды. Мин, реклама өчен
эшләнгән ялтыравыклы витриналардан аерылып, шәһәргә бөтенләй икенче күз белән
карадым. Күпмедер вакытка мин турист булудан туктап, урамда очраган гади бер итальянның
иптәшенә әверелдем.
Без собор баскычына утырдык та сөйләшеп киттек. Мыегыи-сакалын бик җентекләп
кырган, калын свитер кигән, базык гәүдәле Данило кинәт ничектер шиңеп калгандай булды.
— Витринасы матур.— диде ул,— ә менә витрина артында...
Үткән сугышта Данило Генуя тирәләрендә партизанлык иткән. Анда руслар да күп булган.
Алар дуслашып киткәннәр. Кыю йөрәкле, олы җанлы кешеләр булган алар. Данило аларның
күбесен бүген дә хәтерли. Башлыча исемнәре, кушаматлары буенча. Рус сүзләрен дә
онытмаган. «Давай-давай», «Взять языка и баста» кебек сүзләрне бик дөрес итеп әйтә. Данило
Болоньяда туып үскән. Әмма ул чын дуслары итеп Генуяда бергә партизан булып йөргән
иптәшләрен саный. Данило үзе шофер. Автобуслар йөрткән. Тик менә ике атна инде эшсез икән.
Ул иңбашларын җыерып куйды: янәсе, нишләмәк кирәк, тормышы шундый, Семьясы
шактый зур. Биш баласы бар. Зурысы заводта эшли. Хәзергә аның хәле ярыйсы ихән. Бөтен
семья шуңа карап тора. Ләкин ул терәк тә ышанычлы түгел. Болоньяда забастовка артыннан
забастовка. Ул әле Данмлоның улы эшли торган хими» заводына гына кагылмаган. Ләкин
андый-мондый хәл булса, беренчепәрдән булып, әиы чыгарып атачаклар — ул Италия
компартиясе члены, активист. Менә шул чак семь» ксймәсе бөтенләй комга терәләчәк. Җитмәсә,
өйдә, балалардан тыш. картлар — Д»нн‘ лоның һәм хатынының әти-әниләре дә бар икән.
— Эшсез йөргәндә азрак ярдәм итәләрме соң! — дип сорадым мин.
— Итәләр. Өч мең лир.
— Атнагамы!
— Айга.
Бу кешенең очны очка ничек ялгый алуына аптырап, сүзсез тордым. Бер П,ч“* сигарет 400—
500 лир торганда, айга 3 мең лир белән ничек көн итәргә мөмкин ика күзаллавы кыен иде шул.
(Минем эшсез кешене беренче тапкыр күрүем.)
V Сәлам. Исәнме.
— Кара кенге дип ссклагаи бераз акчабыз бар барын,— диде Данило һам шунда ух остәп
куйды:— Ләкин аз. бии аз.
Хәленең мошкеллеген аңлату ечен. ул чәнчә бармагын күрсәтте.
— Ул акчагыз беткәч нишләрсез соң! — дидем мин.
— Дусларым бар Эш табарга, бәлки, ярдәм итәрләр. Ләкин эш табу хәзер би* кыен нәрсә.
— Ни кылмак буласыз соң!
— Генуяга барырга исәп. Дусларым чакыра. Алар анда зур забастовкага хәзерләнәләр.
Бармый ярамый, дусларга ярдәм итәргә кирәк.
Бу кешенең тормышы авыр икәне кузләреннән. тавышыннан, киеменнән үк күренеп тора. Аңа
бик кыен. Әмма ул үзе турында гына уйламый. Сыйныфташлары турында, забастовкага
әзерләнүче һәм аны ярдәмгә чакыручы Генуя эшчеләре турында кайгырта...
Аннары без тагын аның Генуядагы партизан дуслары турында сойләштек. Мин аңардан.
Федор Полетаевны белмисеңме, дип сорадым.
— Федор Поетаи.— дидем аңа аңлашылсын очен.
— Ә-ә. Поетан,— диде бу.— Ишеткәнем бар. Әмма күргәнем булмады. Туры килмәде. Аның
каравы, бүтән русларны белә идем...
Мин аның хәтерендә калган рус егетләренең исемнәрен язып алдым. Аниары х Данило урыныннан
иуэгалды да: х
— Минем дә эшем бар бит әле.—дип, корсагына сугып свитеры эченә яшереп- - ген
сигаретларны күрсәтте.
— Контрабанда,— диде ул, гаепле иеше сыман кыюсыз гына елмаеп: янәсе, а. нишлисең ииде,
яшәргә кирәк бит. Аннары сорап куйды:
— Генуяда буласыңмы!
— Булам. £
— Бәлки, очрашырбыз әле. х
— Сау булыгыз.
— Чр. Аривидерчи. х
Миңа Генуяда нәкъ портэшчеләренең забастовкасы барган иеннәрдә булырга м
туры килде. Алар шәһвр урамнарыннан уз таләпләре язылган лозунглар һәм плакатлар • күгәреп
баралар иде. Мин аларга шактый озай карал тордым. Алариың күбесе Болоньядагы дустым Даннпо
Учелога охшаган тесле тоелды. Ләкин аның үзен очрата аямздым. Шулай да Данилоның Генуяда
икәненә шигем юк иде.
Венециядә бер төн...
Кабатлау булмасын очен башта ук шуны әйтеп үтәргә кирәк саныйм Венеция һаман иәиь уз
урынында, анда булып киткән һәр турист, һичшиксез, телгә ала торган «аз сиксән утраучыкта тора
бирә. Изге Марк мәйданы да. элекке Венеция республикасының башында торучылар — дожлар сарае
тирәләре дә элеккечә үк туристлардан арынып тормый. Күп санлы каналларның ярларын элеккечә үк
дулкын кага һәм элек- үк алардаи тәмле карбыз исе аңкып тора. Гондольерлар, моинаи илле һәм иоз
•л эяек булган кебек үк. ак матроскадан һәм кызыл лента тагылган салам канотье «игаииәр. Искитмәле
бу шәһәр һәм аның күп санлы каналлары остендә элеккечә үк *•» күк гомбәзе зәңгәрләнеп тора. 9
шәһәрнең урамнары, хәзер до. иара-каршы килгән ике иеше үтә алмаслык дәрәзңәдә тар.
Венецияда бернинди максатсыз үзең геиә йорү рәхәт. Шунда бер кызыклы иеше- "• очратсаң,
тагын да әйбәт. Кемне очратсаң да ярый. Яхшы кеше геиә булсын, •оиецианең үз кешесе булсын..
Уя яктан мин уңдым. Инде ойгә. без яши торган «Кәссиано» пансионына кайтыр- '• жыеиып кына
торганда, шәрә тәненә озын свитер кигән бер егеткә күзем тоште.
гондоласына баскан килеш причалдагы ике казык арасына кысылган чылбырны **иындырырга
азаплана иде. Иелеп эшләгәнгә муенындагы медальоны борынына тия. уп аны әледән-әле типкесенә
таба авыштыра, ә медальон яңадай шуып иде.
МОГҖИЗАНЫҢ КИРЕ ЯГЫ
— Ярдәм итимме! — дидем мии, Риальто күперенең иң түбәнге баскычында басыл торган
хәлдә. Егет башын күтәрде, әмма берни аңламыйча тагын үзенең чылбырына тотынды. Мин су
буена ук килдем, ымлап, ярдәм итәргә теләвемне аңлаттым. Ул нелеп җибәрде. әйдә, рәхим ит,
дигәндәй кул изәде. Мин гондолага сикердем, һәм без икәүләп кеч -хәл белән чылбырны
ычкындырдык. Тышкы кыяфәтенә караганда, аның гондоласы яңалардан түгел: буявы купкан,
урындыкларындагы күн мендәрчекләр кырылган-таушалган.
— Турист! —дип сорады егет, без әлеге урындыкларга утыргач.
— Турист.— дидем мин һәм үз чиратымда аның кем булуы белән кызыксындым:
— Гондольер!
Егет башта минем сүзне җөпләп ияк какты, аннары исә, алай түгел дигән сыман, башын
селкеп куйды. Мин моның сәбәбен соңыннан гына аңладым. Ул әле гондольер булырга җыена
гына икән. Аннары ым-ишарәләр ярдәмендә без тагын шуны ачыкладык: аңа каядыр барып,
кулындагы конвертын илтеп килергә кирәк. Теләсәң, әйдә, бергәләп барабыз, диде бу. Мин риза
булдым.
Гондолага утырып йөрү рәхәт икән. Ул нәкъ май өстеннән шуган кебек (бүтәнчэ чагыштыру
табып та булмастыр, мөгаен) суда шома гына бара.
Микем яңа танышым традицион киемнән булмаса да. гондолада үзен шактый иркен тота
иде. Үзе бертуктаусыз елмая һәм каналга таба ымлый: ошыймы, янәсе. Без Зур каналга чыктык.
Аның һәр ике ягында бар утлары ялтырый. Барларның өстәлләре яр буена, су читенә үк
чыгарып куелган. Алда гигант дуга булып Риальто күпере күренә. Канал өстендә безгә каршы
килүче бер-берсенә тоташтырылган берничә гондола күренде. Аларга туристлар утырган иде. Ак
күлмәк кигән бер еге: (махсус ялланган җырчы) традицион «Санга Лючиолны суза. Менә
гондолалар Риальтс ' күпере астына килеп керделәр. Алда каршыга килүче тагын бер төркем
гондолалар . күренде. Яр буенда, күпер өстендә торучы кешеләр, шул якка таба ымлап, нидер
кычкыра башладылар. Минем танышым да кычкырды. Мин аягүрә бастым һәм беренче
гондолада утыручы кияү белән кызны күрдем. Алар артындагы гондолада оркестр уйный,
кемдер җыр суза иде.
Боларның барысы да — дулкын чайкалуы да. Риальто күперендәге һәм яр буендагы
кешеләрнең кычкыруы да, җыр һәм музыка тавышлары да — бергә кушылды. Яр буендагы
ялтыравык утлар тирә-юньгә зур бәйрәм төсен биреп тора. Әмма бу гади бер көн иде. Дөресрәге
— төн.
Без Зур каналдан читкә борылып, өйләр арасыннан йөзеп бара башлагач, минем сорашып
белә алган бар нәрсәм шул буяды: яңа танышымның исеме Антонио булып, безгә тагын егерме
минутлап барырга кирәк икән.
Без ашыкмый гына бардык. Авыр дулкыннар яшькелт төскә кергән стеналарга бәрелеп
чупылдыйлар, баскычларның тапталып-ашалып беткән басмаларын, череген ишек такталарын
ялыйлар. Баш өстебездә канал-урамнар аша тартылган бауларга эленгән керләр аксылланып
тора. Күпчелек тәрәзәләр ябык. Кая карама — анда таш. , Таш һәм су. Ара-тирә стеналарда
түбәнгә таба үрмәләп үскән яшеллекләр күзгә чалына. Бер тапкыр тәрәзә ачылып китте дә канап
естенә нәкъ безнең гондола янына ук нидер түктеләр. Антонио итальяннарга хас кызулык белән
нидер кычкырып җибәрде. Тәрәзәдә майка кигән юан гына бер ир кеше күренде һәм безгә тагын
да катырак кычкырып җавап бирде. Анарның сөйләшүен мин үэемчә шулайрак тәрҗемә иттем:
«Син нәрсә, акылыңнан яздыңмы әллә, кеше өстенә түгәсең!». «Күзең чыкмагандыр бит,
карабрак кил! Ни пычагыма төнлә бу тирәдә йөрисез!» Без бер чатка борылдык, аннан
икенчесенә, ә теге майкалы кешенең ачулы тавышы әле һаман ишетелеп тора иде. .
Без виа Регина урамыннан бераз йөзеп бардык та, күпер астыннан үтеп, аиа Б оттер ига
чыктык. Гондолабызны шунда яшел күгәрек белән капланган лайлалы таш баскычлар янына
туктаттык. Антонио чылбырын су эченнән чыгып торган ботаклы казыкка урап куйды.
— Алып китмәсләрме соң! — дип сорадым мин. Уп башта аңламый торды. Аңлагач, көлеп
җибәрде: тимәсләр, янәсе, йозак ышанычлы.
Без бераз бардык та кемкенә генә трактир сымак нәрсә — ул итальянча траттория дип атала
— янында туктадык. Антонио миңа шунда көтеп торырга кушып, клядыР
китеп барды. Траттория хуҗасы. буфет стойкасы артына баскан килеш, кәгазьдә нидер хисаплап
маташа иде. Кечкенә генә залның түрендә дүрт ир кеше карта уйныйлар. Шунда ук оч егет озын
калын стаканнардан сыра чомереп утыра. Миннән ерак түгел тагын икәү, шактый ук исергәннәр
булса кирәк, бер-берсенең пиджак якасыннан тотканнар да «әйт әле, дусмы син миңа, дус
түгелме!» кебек сүзләр әйтешәләр. Ла- томаттан музыка яңгырый. Пластинка әйләнеп бетүгә,
егетләрнең берсе барып махсус ярыкка акча салып килә, музыка тагын уйный башлый.
Мин карта уйнаучыларга якын килдем һәм, суз башлар эчен, белер-белмәс ки- х леш, алариың
уенына кушылдым. Уйнаучылар шунда ук җанланып киттеләр: а
— О-о, рус! Москва. Фиат. Е
Шатланышып кабалана башладылар. Без бергә утырдык. Карта шунда ук онытылды.
Танышларымның икесе азрак немецчә беләләр икән. Сыра алып килделәр, һәм = безнең гәп шунда ук
куерып китте. Нәрсә турында сейпәштекме! Тормыш турында. - Яхшы күңелпе, гади кешеләр булып
чыктылар алар. Берсе минем «Кассиано» пансио- ч кында туктаганлыгымны белгәч:
— Мин иртәләрен катерда азык-телек таратып йорим, аКассиано» яныннан да 5 үтәм, иртәгә
сигнал биреп китәрмен, яме! — диде.
Аннары сүз гадәттә гади кешеләр очрашкандасоиләнә торган нәрсәләр турында ф барды: сездә
бу ничек, теге ничек! Эшче кеше күпме ала! Эш табу ягы ничегрәк! Ә пенсия! Квартир хакы!
Дәвалану күпмегә тешә! Шулай укмы! Ышанасы да килми...
Чәчләренә комеш йогергән елкән яшьтәге бер кеше |исеме Марио], кулындагы карталары
белән уйный-уйный, болайрак диде:
— Венеция — бик әйбәт шәһәр ул. Хәтта кирәгеннән артык матур. Бәлки шуңадыр, монда
гади кешегә яшәве кыен. Эш табар хәл юк. Күп кешеләр шуңа күрә бүтән шәһәрләргә күченеп
китәләр, чит илләргә дә китәләр. Ләкин монда туган туф рак кала бит. Бар кеше китә дә алмый. Ә
калып нишли! Менә ул,— дип Марио кире әйләнеп килергә дә олгергән Антониога (алар танышлар
булып чыкты] ымлады.— лицей бетергән кеше. Ә шегыле нинди! Гондола! Аның гондоласының
нинди икәнен күргәнсездер инде. Ул ялт итеп торсын эчен, аны бай клиентлар да утырырлык итәр
очен акча кирәк. Туристларга хезмәт күрсәтү хокукын алыр ечен дә шактый акча түләмичә
булмый. (Ул бармакларын акча санагандагыдай ител селкетеп куйды] Ә аның семьясы бар. Әтисе
менә оч ел инде урын остеннән тора алмый ята.
Карт Антониодан тагын нәрсә турындадыр сорады. Тегесе күңелсез генә җавап кайтарды.
Карт башын чайкап куйды.
Аннары без тагын сыра зчтек. Әле ярый, безнең ике ил арасында монәсәбәтләр ярыйсы,
доньялар имин, дип сойләштек.
— Фиат — карашо!
Ә яныбызда гына автомат музыка һаман уйнавын белде. Якында гына утыручы теге оч егет
калын стаканнарыннан сүзсез генә сыра чомеруләрен дәвам иттеләр.
Марио карт аларга карап мәгънәле генә колемсерәп куйды:
— Туристлар. Күңел ачалар.
— Сезнекеләрме! — дип сорадым мин.
— Безнекеләр,— диде карт,— байбәтчәләр күңел ача...
— Шул да булдымы күңел ачу! Бер сүзсез утыралар бит...
— Бутәнчә булдыра алмыйяар. Алар кирәгеннән артык тук,— диде Марио
Саубуллашканда бәз бокалларны чәкештердек, бер-беребезгә «чин-чин» диештек һәм күптәнге
дусларча аерылыштык. Бигрәк тә Антонионың китәсе килмәде. Дулкын- лвнудаимы. әллә эчелгән
сыраданмы, аның бите кызарды, телләре ачылып китте. Ул миннән шуны толченде: минем кебек
лицей бетерүчеләр сездә ничек бернинди кыенлыксыз >ш таба алалар! Хуҗалар булмагач, аларга
эшне кем бирә соң!
Уп коммунистик яшьләр союзына керергә ниятләяен әйтте, шул хакта минем кицәш-фннеремне
сорады. Ләкин мин җавап бирергә олгермәдем. Миннән злей үз сүзен Марио вйтте:
— Мин керергә киңәш бирэм. Антоиио.
һәм карт ааыр кулын егетнең җилкәсенә салды.
Аның күршесе, катер белән аэык-толок ташучысы, миңа горурлык белән аңлатып *ФА*:
АЛЕКСАНДР СКРЫННИК
— Марио —Италия коммунистлар партиясе члены.
Алар безне гондолага тикле озата килделәр. Без гондолага утырдык, ә алар безнең арттан
русчалатып:
— Дозвиданя!
— Москва! Фиат! — дип кычкырып калдылар.
Без тын калган буш урамнар буйлап йөзеп кайттык. Төн уртасы күптән җиткән иде инде.
Шулай да барларның уты һаман яна. Канал ярларында бик күп мәчеләр йори. Анда-еанда үтеп
баручыларның аяк тавышлары ишетелеп китә. Ә без һаман йөзәбез. Болай гына. Бернинди
максатсыз. Мин, үземне төшемдә кебек хис ител, тын гына утырам. Венециядә икәнемә
ышанасы килми. Авыр дулкыннар төи караңгы* лыгында аксылланып күренгән биналарның
нигезләрен ялый. Миңа ул ак таш биналар диңгез упкыны эченнән әле яңа гына калкып
чыкканнар төсле тоела. Антонио эченнән генә нидер җырлый, аннары миңа өйләрне,
күперләрне күрсәтергә, итальянча нидер аңлатырга тотына. Ләкин мин берни дә аңламыйм.
Хәер, бу безнең өчен әллә ни мөһим дә түгел. Иң мөһиме шул: менә без Венециянең каналлары
буйлап йөзеп барабыз, безнең өстә Италиянең йолдызлы күге, ә мин шуларның барысын да үз
күзем белән күрә, биналарның салкын таш стеналарын үз кулларым белән капшый, канал-
лардагы суны уч тутырып ала алам...
Без Риальто күпере янында тукталдык. Гондоланы бәйләп куйдык. Менә хәзер ае-
рылышабыз. Әкияттәгедәй бу шәһәрне мин озак-озак еллар, бәлки бөтен гомерем буе истә
тотармын. Өстенә озын свитер кигән, муенына медальон таккан бу мөлаем егетне дә онытып
булмас. Чөнки аның аркасында мин Венеция турында башка берничек тә белеп булмаганнарны
белдем. Аның аркасында чын венециялеләр белән таиыштым_
Венециядә төн сөйләп-тасвирлап бетергесез матур. Каналлардагы суның серле
чупылдавы да. Ярык сыман гына булып кглган тар урамнардагы ялгыз аяк тавышлары да. Баш
өстендәге йолдызлы аяз күк тә._
Яңгырлы Флоренция
Без көнозын шәһәрдә йөреп бик нык арган идек. Кичке ашны ашау белән бүлмәләребезгә
таралыштык. Тик иң чыдам булганнарыбыз гына кунак бүлмәсендә телевизор карарга калды.
Карауның максаты: бүген күрсәтеләчәк Америка фильмында ике сәгать эчендә ничә геройны
үтерерләр икән — шуны белү. Бүген кич әле студентлар белән очрашу да булырга тиеш иде.
Ләкин ул булмый калды, шуңа күрә кичне үзебез теләгәнчә генә үткәрергә булдык. Ләкин шулай
дип кенә торганда, тәрҗемәче кыз кипеп керде һәм гидыбыз Лоренцоның бүген үк хосусый бер
йортта безнең өчен очрашу оештырырга алынуын хәбәр итте. Бернинди программасыз гына
очрашу. Яшьләрнең торлесе җыелачак икән. Студентлар да булачак. Барыбыз да җанланып
киТтек һәм киемнәрне алыштырырга йөгердек. Телевизор караучылар иллегә якын үтерелгән
кешене санап өлгергәннәр иде инде, фильм әле бетәргә дә уйламаганга, алар да безгә
кушылырга булдылар...
Без ак таштан салынган биек кенә йортның ишеген какканда, вакыт шактый соң иде инде.
Ишек үзеннән-үзе ачылып китте һәм без дүртенче катка күтәрелдек. Зур гына ике бүлмәле
квартирның хуҗалары — шактый өлкән яшьтәге ирле-хатынлы архитекторлар безне бик
ягымлы каршыладылар, ә бераздан гид Лоренцо белән үзләренең студентка кызлары
карамагына калдырып, каядыр китеп бардылар. Лоренцо җимеш суы һәм шәраб тутырылган
кувшиннар һәм шешәләр белән тулы өстәл тирәсендә кайнашкан, ә кыз үзенең традицион
студент эшләпәсен күрсәткән арада без бүлмәдәге бүтән кешеләр белән дә танышырга
өлгердек. Анда ирле-хатынлы ике яшь студент. күптән түгел лицей тәмамлаган һәм хәзер
үзенең киләчәк язмышын хәл итеп йөрүче бер егет бар иде. Бераз соңрак тагын ике кыз, яшь
хатынын ияртеп, киң җилкәле бер ир кеше килделәр. Соңгылары икесе дә адвокатлар һәм
кыяфәтләренә карагайда шактый ук хәлле кешеләр иде.
Бопардан тыш. тагын остенә бик тә килешле костюм кигән Альберто исемле ыспай гына бер егет
һәм сары чәчле, озын аяклы чандыр гына бер кыз бар иде. Кыз танышканда ук үзенең итальянка түгел
икәнен. Австралиядән килгән булуын һәм хәзер эш эзләвен әйтте. Үзе стенографистка икән. Кеше
белән аралашучан, шат күңелле бу кыз безнекеләр белән бик тиз дуслашып китте. Альберто минем
соравыма каршы үзенең коммерсант икәнен әйтте һәм, бераз сүзсез торганнан соң, басым ясал
— Билгеле, мин коммунист тугел.
— Бу очракта моның бернинди әһәмияте юк,— дидем мин.— Өстәвенә, монда сезгә беркем дә
үз карашын тагарга җыенмый..,
Альберто бик чиста итеп кырынган, чәчен похтәләп тараган. Бәтен килеш-кыяфәте аның
нечкә зәвыклы купшы булуын гына түгел, аерата кояз. уз-үзеннәи үтә канәгать бер кеше икәнлеген
дә күрсәтеп тора иде. Ләкин бу мәгънәсез, тупас канәгатьлек түгел. Альбертоның маңгае к иң,
күзләре зирәк, акыллы. Аның белән без ничектер езек-еэек сойләштек. Я аңа, я миңа әле биеп алыр
эчен, әле кока-кола зчәр эчен иител торгаларга туры килде. Соиләшүебез тәрҗемәче аркылы
(лицеи тәмамлаган егет бераз русча белә булып чыкты] барды.
Сүз традицион сораулардан башланды:
— Сиңа Флоренция ошыймы!
Мин баш бармакны тырпайтып күрсәттем һем бу ишарәнең мәгънәсен үзем бул- — дыра
алганча аңлатырга тырыштым. Соңыннан ул да бу ишарәне еш кулланды. =
Аннары ул миңа Италиядәге «экономик могҗиза» турында сойләргә тотынды. Бик Z озак
сейләдс. Ләкин мин ул әйткәннәрнең яртысын да аңламадым. Ахырдан ул: х
— Менә сез, коммунистлар, социалистик системаның капиталистик системадан * естен булуы
турында күп сойлисез. Алайса нигә соң әлеге могҗиза коммунистик и Россиядә түгел, бездә. Италиядә
булды! — дип сорап куйды.
Мин үз нәүбәтемдә: х
— Тукта әле, нинди могҗиза! — дидем.
— Менә без, мәсәлән, бик әйбәт машиналар эшләп чыгарабыз. Безнең югары сыйфатлы
товарларны ботен донья сатып ала...
— Шулай да булсын ди. Сезнең машиналар чыннан да әйбәт, һәм сез аларны бездәгедән
күбрәк чыгарасыз. Ә менә эшчеләрнең тормыш дәрәҗәсенә килсәк, вол ' ничегрәк соң сездә!
Альберто кулын кулга сугып куйды:
— Я хода, сез итальянның йозенә генә карагыз: анда мәңгелек елмаю күрерсез.
— Син гафу ит. алайса нигә соң сезнең эшчеләр забастовка күтәрәләр!
Шул чак безнең янга озын буйлы адвокат килде. Без кемнең кайда күбрәк акча эшләвем
ачыкларга тотындык. Альберто китерелгән дәлилләр белән теләр-теләмәс
МОГҖИЗАНЫҢ КИРЕ ЯГЫ
естәп куйды:
кенә килешеп торды да:
— Шулай да Италиядә «экономик могҗиза» дигән нәрсә бар. Моны ботен донья белә.— дип
куйды.
— Без хәерче Россияне доньяда беренче державага әйләндердек — бу могҗиза түгелмени!
Альберто баш бармагын күрсәтте:
— Россия иарашо!
һәм шунда ук тагын торгтереп куйды:
— Алайса нигә сезнең автомобиль заводын безнең «Фиат» този!
— Сез дә бит. ходайга шокер, бездән бик күп нәрсә сатып аласыз. Ике ил ара сындагы
монәсәбәтне шуннан башка күз алдына да китереп булмый.
Адвокат кулы белән бокс ярышындагы тесле хәрәкәт ясады һәм Альбертога карал: «Брэк!«
дип куйды. Без дүртәүләп сыра эчтек. Әңгәмә бүтән темага күчте. Кеше бер икмәк белән генә тук
була алмый, диештек. Сүэ китаплар, фильмнар турында китте. «Китаплар! — диде Альберто —
Алары шул ягы белән ярыйсы: укып чыктыңмы — котылдың, хәтердә тотасы юк». «Америка
фильмнары - вестерннар да шулай» - дил остедо адвокат.
Мин безнең илдә ничаклы иыэыилы. талантлы азучылар булуын, файдалы китаплар
чыгарылуын сойләп киттем. Ә алар җааапка һаман бер нәрсәне кабатладылар
«Нигә алар белән баш ватарга! Эштә баш вату да бик җиткән». Ә мин һаман бирешмим: «Я, ярый,
эш эш инде ул, ә эштән соң!» Җавап тагын әзер: «Барлар, кызлар, кино...» Мин: «Яисә берәрсенә
кунакка»,— дип тә естәгән идем, тәрҗемәче аңлатып бирде: «Бездә кунакка бик сирәк йәриләр.
Без гадәттә барларда. тратторияләрдә очрашабыз».
— Анда нәрсә турында сойләшәсез соң сез!—дип сооадым мин.
— Спорт турында, эш турында...
— Ә политика турында!
— Юк. Бу политиклар эше.
— Тагын!
Алар үзара итальянча нидер сейләшеп алдылар, һәм Альберто:
— Кыскасы, утырабыз...— дип куйды.
һәм минем исемә Венеция, анда үткәргән тән, бер сүзсез сыра чөмерүче еч егет килеп
төште. Марио карт алар турында әйткән иде бит: «Алар шулай күңел ачалар. Бүтәнчә булдыра
алмыйлар. Кирәгеннән артык тук алар...»
Начар егет тә түгел кебек бу Альберто, күзләре дә зирәк күренә, ә менә шул күзләрнең иң
түрендә салкынлык, битарафлык, дөньядан туйганлык, төшенкелек чагыла...
Безнең очрашу ахырга якынлашып килә иде инде. Барысы белән дә танышып бетердек.
Алмашасы значокларны алмаштык. Сорыйсы нәрсәне сораштык. Китәргә вакыт.
Без төн таңга авышкач аерылыштык. Яңа танышларыбыз безне кул болгап озатып
талдылар. Бушап, тынып калган урам юешлектән ялтырап тора. Яңгыр ява, шыксыз, җилсез,
вак яңгыр...
ВЕНЕЦИЯ —КАЗАН