Логотип Казан Утлары
Хикәя

КУШ ӨЯНКЕ ШАҺИТ


капланып, авыз ачып шаккатып барыр идеи. Ә хәзер барысы да таныш, гадәти. Гомер дигәнеңнең дә су буйлап ашкынып чапкан шушы поезд кебек узган көне. Өч дистә түгәрәкләнде, дүртенчесен вакладык диген... Берәүләр шул ычкынган гомер йомгакларын якадан урап кабаттан сүт- мәкчеләр. Мин үземне андый үкенечләрдән азат саныйм Сабый чак белән бергә узган хәсрәтләрне искә алмаганда, болай унай гына көйләнде кебек тормыш. Арттагыларны көтмәем, янәшәдәгеләрне узмаем дигәндәй, барысы да шулай бер эздән үз көенә атлый әле.
Әйдәгән маршрутлар әйләнгеч булса да, төрләнмәде Авылга да һаман шул таныш рельслар буйлап барыш. Дөресрәге, атам сапкан юл белән •нам үскән яктан кайтам мин. Әнкәем Зәйнәп —аджар кызы — Батумида үскән. Әткәем Зәйнетдин — Ык буе егете, Аджариядә хезмәт иткән. Сөйләүләренә караганда, әүвәл аларны охшаш исемнәр таныштырган. Икесе ике якка аударып русча сөйләшкәннәр, әмма бик шәп аңлашканнар. Тик гомерләре генә кыска булган. Сугыш мине дә ятим итте. Шулай итеп, әбием карамагына — Мөслимгә кайтканда, өч төрле телдә такылдаучы малай идем мин.
Әткәй-әнкәГ) назы онытылган, әби дигәнебез нркәләми-тнпкәләмн Диләрме әле, сабырлык саклап, ипләп кенә тәрбияләде. Аның бар теләге шул: мине тәүфыйклы, акыллы кеше итеп күрәсе килде. Заманы да тәэсирсез калмагандыр, кара сугыш еллары иде, үзсүзләнеп йөрер чак түгел, әбинеке жинде. Сүз тынлаучан, томсык малай булып үстем. АнД Ы Ал ар астыртын булалар. Шуңадыр, кайсы малай әдәпсез, кайсы кыз
вылга чакырганнар. Мәктәпне бергә тәмамлаган классташлар белән очрашасы бар икән. Тора салып кыш уртасында өйдән кузгалунын сәбәбе шул.
Купеда хәзергә ялгызым. Пальтомны элеп, че-моданымны урнаштырган арада, ак төргәк тоткан проводник кыз сугылып кнтте. Өс-башны алыштырып, төргәктәге жәймәләр белән урын-жирне әмәлләгәч, ыгы-зыгылардан бушанып калдым Кай арада арылган диген, ял итеп алыргамы сон...
Ерак сәфәргә чыктым. Көпчәкләр секунд саный. Аларга ярга сугылып шапылдаучы дулкыннар ша дингез буйлап чабыш. Малай чак булса, тәоәзәгә
вы кушыла. Кара
кыланчык, нәрсә килешә, нәрсә килешми, дәшми-тынмый гына күзәтеп йөрер идем.
Тагын шунысы бар, астан караучы, юаш сыман малайлар бик кеше арасына да керми бит әле алар. Мин шундый идем, әмма мин — кеше арасында идем. Мона сәбәпләр шул булгандыр. Беренчедән, әтисез кешеләрнең әниләре бар, ичмасам. Ә мин ике яктан да мәхрүм. Шуңадыр, олысы, кечесе жәлләгәндәй итә, хәл сорашкан була, боегырга ирек бирми иде. Икенчедән, сөйкемле малай дип йөриләр иде мине. Калын кара кашлы, куе керфекле, зур күзле, бөдрә чәчле малайны Тәңкәле авылы ятсынмады, үз итте. Менә ни өчен чакыру хатын алу белән алгысып куйды күңел. Сагынылган икән. Сәбәпсез кузгалырга кыймыйча, салкын сабырлык кына тыеп торган.
Күпер төбендәге алты почмаклы иске өебез... Инеш буендагы калай түбәле мәктәп, солдат гимнастеркасын салмаган нечкә билле укытучы апа... Сыңар аяклы директор абый... Кул-аяклары чебиләнеп беткән бер дә тиктормас малайлар...
Унбиш ел — бер үсмер кеше гомере. Шул кадәр вакыт узган инде без аерылышканнан бирле. Урта мәктәпне тәмамлагач, ояларын калдырган кошлар кебек, кайсыбыз кая таралышып беттек. Мин Казан университетының биология факультетына имтихан тоттым һәм сессияләр башланганны көтеп Казанда калдым.
Мөмкинлек була торып, авылга бер кайтып килмәү үкенечле икән. Самолет күтәрелә алмас, машина кузгала алмас кара көздә авылдан хәсрәт телеграммасы килде. Куна-төнә аэропортта ятсам да, очып булмады, әбине миннән башка җирләделәр.
Авыл белән ара шулай өзелде. Каникулда Грузиягә киттем. Батумида әнкәй ягы туганнарым бар бит әле. Студент чор, ялгыз чак. Кем елмая, шуңа сыенасың. Университетны тәмамлауга тагын чакырып алдылар. Шулай итеп, якорьне мин Кара диңгез буена салдым. Коктебель- не узгач, Маһинҗаури дигән поселок бар. Шунда житәрәк — Краснов исемендәге атаклы ботаника бакчасы. Менә унберенче ел — мин шунда гыйльми хезмәткәр. Гашыйк булып, һушым китеп өйләнмәсәм дә, хатынымнан уңдым шикелле. Үзем кебек сабыр, басынкы. Улыма классташым Әнвәр исемен куштым. Әллә, мин әйтәм, исем дигәннең дә тәэсире бармы икән. Малайның шаянлыгы, чаялыгы — тач Әнвәрнеке.
Кызык та малай иде соң ул авылдаш Әнвәр. Язга чыктымы — тәкәрлек күкәе төсле чуар сипкел тибәр үзенә. Тик кайда ни бар. шуннан нинди тамаша чыгарыйм дип ялт-йолт каранып торучы күзләре генә елтырап кала. Ул үрмәләмәгән агач, ул менмәгән түбә калмагандыр авылда. Өендә әз генә тырышса, класста бераз гына телен тыйса, отличник буласы малайның көндәлеге дә үзе шикелле чуп-чуар. Ничә төрле билге куела — барысы да бар анда. Дөресен әйткәндә, койрыклы саннар аның белеменнән битәр, тәртибенә күрә тамалар. Тиешле урынында балык кебек телсез, акбай кебек хыянәтсез иде үзе.
Шулай берчакны без аның белән очраша язып калдык. Иренеп кенә диванда мандарин әрчеп ята идем, хатын кулга урталай бөкләнгән язу тоттырды. Хат-мазар алышкан кешеме соң мин. танымыйм бит язуын. Имзасын куймый гына «очрашыйк» дигән, урынын күрсәткән. Бү якларны яхшы белә булса кирәк. Таныйсың килсә, «шунда танырсың», янәсе. Сәгатькә карасам, кузгалырга вакыт. Кем икән бу, чынлап та. Барыйммы икән? Бармасаң да ярар микән? Гәүдә авыраеп тора, аяк та тартмый. Шулай уйланып яткан арада ярты сәгать узып та киткән.
— Әй,— димен хатынга, яткан җирдән генә,— ниндирәк кеше иде соң? Төсе-кыяфәтен әйтәм?
— Синең яраткан актерың Стриженевка тартымрак.
— Кайда тукталганын да әйтмәдеме?
— Сорашмадым.
Шулай итеп, сигезенче ярты узып бара. Янгыр да явар сыман. Чаж- чож плащ кына киеп йөгерсәм, өлгерермен дә ди, тик килешер микән сок тик торганда шулай кабалану? Әй, ярар ла, бик кирәк булсам, тагын килеп чыгар әле. Адресны тапкан, килә белә. Шулай итеп, кие- реләсузыла ята торгач, йокланылган.
Үкендерде мине соңыннан бу пошамансыз үткән кич. Атна-ун көн ф узуга хаты килеп төште теге язу иясенең. Яныбызда гына «Дулкын» ди- н гәп курорт бар, шунда ял итеп яткан булган безнең Әнвәребез. Менә § сина мә1 Әйткән иде аны Стриженов сыманрак дип. сипкелләре генә тү- < гел, кыяфәтләренә кадәр охшашлар ич алар. Башта гафу үтенгән булып а ипләп кенә хат язмакчы идек тә, тора-бара онытылды. Калган эшкә кар “ ява ди. бер искә төшкәч, адресын эзләп караган идек, җуйганбыз икән. =
Ул кайтмый каламы сон, очрашу авылда инде. Минем хәтердә йөргән- э чә һаман да шул, беркатлы булып калса, аңлашырбыз ла. Без ирләр ич. 3
Ә менә Миңнәхмәт дигәнебез аның киресе иде. х
Яшьтәшләр саналсак та, ашыгыбрак калыккан нәзек озын бу малайның калак сөяге өстендәрәк биш тиен бакыр кадәр миң җәелгән. Су коенганда: «Аркаңа ләм ябышкан, ләм ябышкан» дип, тенкәсенә тигәнебез әле дә истә. Усаллыкка дигәндә Әнвәрдән уздырса да, үзенә тиешле урынла «тын» иде безнең Миңнәхмәт. Бәләкәйләрнең тенкәсенә тия, телен чыгара, яный, үрти, өркетә. Өлкәннәр янында менә дигән тәртипле малай. Укуы да ташка үлчим генә. «Б» белән «в»не бутый, тапкырлау җәдвәлен белми. Шулай да ерып чыга. Пөхтә дәфтәренә матур гына итеп әзерне күчерә дә дүртле ала. Бишле дә куярлар иде — сизенәләр.
Мондыйлар тормышта да батмыйлар. Аларны дулкыннар йомычка урынына өстә генә тирбәтә дә ипләп кенә ярга чыгарып куя. Курыкма хәйләкәр Миңнәхмәт тә башкалардан өстәдер, өстенрәктер әле.
Тагып кемнәребез бар иде безнең: авызын җыя алмас көләч Иршат, гармунчы Нурулла. Бишектән төшүенә иненә әржә кадәр гармун аскангамы. тәбәнәк калган бу кара малайны бот буеннан бичырга («вечерны» авылда шулай диләр иде) йөрттеләр, туйдан калдырмадылар. Шуңадыр, нртә өлгерде, унсигез тулганчы өйләнеп тә куйды. Үзеннән озын уллары бардыр инде.
Укуы чамалырак булса ла, аксакалларныкыннан акыллырак сүзләр ычкындыра торган җырчы Гамир, телдән төшми макталучы отличница Мөслимә, аның дусты, теге, директор кызы, чытлыкланырга яратучан Лениза.
Лениза... Чынлап та шундый кыз да бар иле бит әле безнең Нигә моңа кадәр искә төшми тора соң әле ул? Беренче тапкыр җитәкләшкән, авылча итеп әйткәндә, йөргән кызым ич ул минем. Кача-поса хат алышкан, чишмә тыкрыгы буйлап куышып, үртәшеп кайткан чаклар кайда калдылар, диген.
Алар икесе алгы партада, без алар артында утыра илек. Чәчүргечләренә кадәр күз алдымда. Югары классларга җиткәндә бик төрләнә башладылар ул тасмалар. Кайчагында кызлар мәктәп формаларыннан ла ваз кичкәлиләр. Кыландырып тегелгән күлмәкләре тәмам җиткән кыз итеп күрсәтә үзләрен.
Бервакытны Ленизада үземә карата ниндидер бер яшерен якынлык сизенә башладым. Турыларыннан үтсәм, тәрәзәгә каплана, спорт залына чыксак, минем тнрәгәрәк басарга тырыша, каләм мазар сорасам, бүләк итеп бушка бирә. Дөресен әйткәндә, миндә лә җан бар — дәрт дәрман иңгән чак. Шуңа күрәдерме, бу кыланмышлар күңелгә бертөрле рәхәт лек бирә сыман. Аннан соң үзе дә күз төшмәслек кыз түгел. Латыш кызларына тартым озынча йөзе, сөрмә-мазар тартмый да мөлдерәп торган соры күзләре, елмайганда уйнаклап алган яңаклары әле дә хә-тердә. Үзенең бер дә катнашмаган эше юк. Беләгендә — кызыл тасма.
Д ИЛ ӘР Ә ЗОБӘЕРОВА
түшендә — значоклар. Сәхнәдән дә төшеп тормый — бии. әйбәт бии. Декламация сөйли, уртачарак сөйли. Җырлый, тик зерәгә генә жыр- лый — көе дә юк, моны да.
Сизмәмешкә салышып йөргән бу яшерен «аулашуларның» бер чиге килеп чыкты. Гашыйкларның телен, күңелен ача торган һаман шул бер яз бар бит инде. Умырзаялар калыккан чак иде, каен суы эчәргә мендек.
— Каен суы витаминга бай,— диде фельдшер Сәмига апа кызы,— буйга Миңнәхмәтне куарга теләүчеләр булса, за мной!
— Асыл таш зур булмый,— диде ана каршы үзе кебек сыгылырга гына торган яшь өрәңгегә таянган Лениза,— агач елатканчы, урман корытканчы, бәләкәй килеш калам мин.
Шәп әйтте директор кызы, әй. Сүзенә куәт биргәндәй, бер тутырып карадым үзенә, һәм шунда аның алмалары тәгәрәп төшәм дип торган ялварулы матур күзләре белән очраштым. Нигәдер баш әйләнеп киткәндәй булды, күңелдә тел белән генә аңлатып булмый торган бер рәхәт тойгы җәелде. Бу хәл нибары ярты секунд дәвам иткәндер. Күзләребез шундук оялышып бер-береннән качыштылар. Тәэсире калды. Күңел беркайчан булмаганча җилкенеп, гәүдә җиңеләеп китте. Яфраклар яра гына башлаган язгы яшь агачлар нидер кисәтеп, шаулап куйдылар. Урман тавыннан, куыша-куыша, тәгәрәшеп төштек.
Кичке очрашуны телдән әйтергә батырчылык җитмәсә дә, күңелләр, күрәсең, сүз куешкан. Сандыктан имтиханга гына киеп бара торган ак күлмәк чыкты. Ваксы савыты коргаксыган икән, аптырап калмадым. Баскыч куеп тормыйча, чолан өсләп кенә өй түбәсенә үрмәләдем. Анда әбинең тозлы казлары асылынып тора. Шуннан бер чеметеп майлы калҗа йолкыдым да туфлиләремә сөрттем. Яңарып киткәндәй булдылар. Көзгегә баксам, каршымда ыспай гына бер егет басып тора!
Лениза нинди кыяфәткә кергән диегез? Абау... Башта танымый тордым. Үкчәләр бер тотамга күтәрелгән. Өстендә келтифүтләп тегелгән кыштырдык күлмәк. Муенында җиде катлы сәйлән. Ул чәчләрен, мин сиңа әйтим, ни арада нәрсә белән бөдрәләндергән. Кашлары да үзенеке түгел... бизәнгән, хушбуй сөртенгән. Исе әллә кайдан анкып тора. Яныннан күрмәмешкә салышып узсам да, капка төпләрендәге куш өянке төбендә көтеп алдым үзен. Тагын бер гаҗәп. Башка чакта чатнап торган чая кызый башын аска иде дә телсез калды. Ул юашланган саен мин кыюланам кебек... Ниһаять, кыяр-кыймас кына, кулларына да үрелдем. Кайнар бармаклар уч төбенә хәрәкәтсез генә яттылар. Кершән исле битләренә орындым, җылы сулышын тойдым. Рәхәт иде миңа. Беренче кат үземнең хатын-кыз дөньясына таба атлавымны сиздем. Исерткеч дөнья, терелткеч дөнья... Кыюлык, егетлек сиздем үземдә. Нәкъ кинолардагыча күкрәгемә кысып кочасым килеп китте үзем. Тик тыелып калдым. Ак беләзекле кулларын ипләп кенә иңемә салмакчы идем, кызым. нидер сизенгәндәй, тартылып куйды. Бу сагаю иде. Мин моны жнл уңаена чак кына сыгылып куйган гөл сабагының шунда ук төзәтенеп, масаюлы чәчәк башын яңадан турайтуына охшаттым...
Соңлап кайтуымны әби ошатмады.
— Пошынып беттем,— диде ул, ишек ачарга чыккач.— Нинди хәл бу?.. Кеше төнлә юньлегә йөрми, я бурлык, я бер-бер этлек була анын уенда, йөземә кара якмасаң ярарые.
Мина читен булып китте. Әле генә баштан узган татлы минутлар, исерткеч тәэсирләр барысы бергә укмашып күңел почмагына посты. Озаккамы—бүгенгәме, әллә гомергәме... Юк... юк... Тирәнгәрәк китсә... Иптәшләр сизенсә... Әби ишетсә.
Китаплардагы мәхәббәт каһарманнары утларга керә, суларга төшә. Күрәсең, минем яратуым шул кадәр генә булгандыр. Беренче мәхәббәт күгәрми, диләр, югыйсә. Алай дисәң, кая соң әле ул? Очрадымы ул
мяка? Юләр хисләрен авызлыклый алган акыллы бәндәләр өчен юкмы әллә ул? Чөнки балаклы чалбар киюгә башлы-күзле булган Нуруллаларны. яки икенче бер кызны паркка дәшкән өчен ярәшкән егетеннән ваз кичкән курсташ Зәйтүнәләрне һәм көнчелек утына чыдый алмын башын алып олаккан Ленизаларны мин бер дә камил акыллы кеше ♦ ләрдәи санамыйм. Курка-өркә башланган беренче очрашуларның соны н әнә шулайрак булды бит әле. ' 2
Баштарак мин бу кыз белән чынлап мавыктым. Иптәшләр алдында 2 сер бирмәскә тырышсак та, күңелләр тышаулы иде. Яшерә торган эшмени ул яратышу? Урман — колак, кыр — күз. диләр, авылда аның шу- х лар встенә борыны ла бар. Гөнаһсыз яшь мәхәббәтне аулакта да тота i алмыйсын, оялып, кача ул аннан... Өянке төбен саклаулар, чишмә тык- ® рыгыннан житәкләшеп кайтулар, янәшә урамнарда яшәп, күрше парта- 3 ларда утырсак та, язышкан хатларның эчтәлегенә кадәр «тиешле» ке- х шеләренә мәгълүм иде. Тиешлеләренә дигәч тә, әле ул чакта мин дошманнар, дуслар үрчетер дәрәжәдә түгел идем, әлбәттә. Сүз борыч телле классташлар белән «ул-бу» булмагаеннан шөлләп яшәүче әби турында гына бара. Әбкәйнең алай туры әйтеп оялта, йөз ерта торган гадәте юк. Шулай да, кыеклап-мыеклап дигәндәй, ирештерәсен ирештерә торды. Тик шуны аңламадым мин. Әллә директор кызы чынлап ошамый иде ана. Әллә балигъ булганчы юлдан язмасын дип минем өчен борчыла иде ул.
— Бер дә фәтуасын тапмыйм шул Ленүзәгезнең,— диде әби бер чакны сүз югында сүз табып.— Әнә Фарсостанда әүвәл кыз балаларның тәпиләрен ефәк белән тышаулап куйганнар. Кыз дигәнең вак кына атлап, ипләп кенә басып йөрергә тиеш. Ә сезнең ул нәмәрсәгез казык башыннан сикерә, самокатка утырып чаба.
Ишетмәмешкә салыштым. Маңгай куырылып куйды, эч пошып китте.
— Ирдәүкәрәк бугай ул директор кызы,— диде тагын икенче бер вакытны,—чалбарлы тавыкмыни, малайлар булып киенгән. Әбәү, килешми кыз кешегә
штаинан йөрү.
Монысын да эчкә салып куйдым. Билен өзгән килешле клюш күлмәге бар. ник шуны гына кимәскә.
Өйлә нинди фоторәсем бар, барысы да рамланып стенага кадакланган. Әби эше. Төркем белән төшкән бер зур гына фото буфет тәрәзәсеннән карап тора.
— Башкаларыгызны таныйм,—ди бер көн. минем чыгып таярга йөргәнемне сизеп,— менә бу кабак төше сыманрак озынча битлесе кем сон?
Баксам, юри танымаска салышуы — билчәйгән бармагын Лениза турына төрткән.
— Әй,—дидем дә борылып киттем. Сабын тышындагы сылу Гөлжн- һаинарга тартым озынча түгәрәк йөз шул минутта төссезләнеп киткәндәй булды. Аның өстенә әбинең колакка гел тукып торган башка сүзләре лә өстәлде. Шулай итеп, Лениза минем күз алдыннан әкренләп ерагая башлады.
Таптым авыртмас башка тимер тарак. Әллә чыкмаска инде бүген. Йокы килә, яңгыр явар әле иртәгә...
Ә икенче көнне ул миңа хат язып бирле Бик ашыгыч кына әйтәсе бер сүзе бар икән. Утын ярганда гына кия торган якасы типчүле әллинур күлмәктән менеп киттем турыларына. Юлда Әнвәр очрады. Кулында йөгән. Утлаудан кайтуы (мал жанлы малай. Әтнсе жнгә торган «Магуч»- иы ул илтә, ул алып кайта).
— Гомәр Хаям кая юл сала? —диде ул мина гадәттәгечә юмор белән генә.
— Монда гына...
— Шулайдыр?!
ДНЛӘРЭ ЗӨВӘКРОВА
Сер бирәсе килмәде, сүземне сүз итү өчен, тоттым да ана ияреп кире борылдым.
— «Кругом» командасы булдымы әллә?!
— Ярар ла, син очрамассыңмы дип кенә чыгу иде.
Әнвәр, борын тишекләрен киереп, авызын очлайтты да сызгырып куйды:
— Ну, суфи да инде син, парин. Рас, очрашырга теләмисең икән, нигә чыгарып бастырдың кызны өянке чатына? Шагом марш кире шунда!
Ул сүзне сузарга яратмый. Әйттем дә, бетте дә дигәндәй, йөгәнен болгый-болгый, сызгырынып китеп тә барды. Мин нишләргә белми урам чатында калдым. Әйе. тегесе дә бер сагыз булды. Бер генә елмай, атыла да чыга. Чакырмасаң үзе чакыра башлый. Бармыйм и все! Хәйлә бетмәгән.
Кайткач эш тапкан булып ишек алдында йөрдем, мал-туарны яптым. Аннан соң бер-ике бүкән утын ярдымда, эч пошу басылмасмы дип. чи- шенми-нитми чоланга кереп аудым. Йокланган. Үпкәли белә икән, икенче көнне күрмәмешкә салышты. Өченче көнне мин... Ялындырышабыз, янәсе.
Имтиханнардан котылгач, чыгарылыш кичәсенә хәзерләнеп йөргән көннәр иде бу. Стена газетасы чыгарып маташабыз. Язуым матур минем, шуңадыр, гел секретарь итеп сайлыйлар. Ә Әхмәт коеп куйган художник инде ул. Ясап куя, мин сиңа әйтим, сурәтләрне, авызыңны ачып карап торасың. Редакторлыкны вожатый Мөнҗия өстенә йөкләдек. Үзе дә былтыр унны гына тәмамлаган. Шуннан ары үрли алмагач, эшли торыйм дип, безгә килде. Мөслимнең үзенеке. Әллә табигать шулай бизиме, чибәр, каһәр, шул Ык буе кызлары. Түгәрәк шома йөзе, шуның ур-тасына кунган матур борыны, куш миләштәй уймак иреннәре әле дә күз алдымда сыман.
Соң таралыштык мәктәптән. Вожатый Мөнҗия авыл очында ук, Тай- фәттәйләрдә тора. Кулында сумкасы бар. җитмәсә, китап кыстырган. Күтәреп кайтмакчы булдым. Аннан соң кыз баланы бер үзен ничек караңгы тыкрыкка кертеп җибәрәсең инде.
Сөйләшеп атлый торгач, сизми калдык: таныш өянке яныннан узабыз икән. Күзгә бер шәүлә чалынгандай итте. Теге кыз булмагае...
— Шалт Мөхәммәтҗан!—диде Мөнҗия, турыларына килеп җиткәч, кечкенә йодрыгы белән капканы төеп.— Эчтән бикләнгән ич... Кайтып яткан дигәннәрдер инде.
— Әйдә безгә генә.— дидем дә, тик соңыннан ник әйткәнемә үкенеп куйдым: чынга алуы бар, белмәссең бу кызлар акылын, иярде китте...
— Мәле сумкаңны, айн момент.
Койма араталарына басып өскә үрмәләдем дә «һап» боларнын ишек алларына. Терәткеч бастырыкны кузгаткач, шыгырдатмый гына капканы ачтым.
— Рәхим итегез, синьорина.
— Мин сине рыцарь дип уйламый идем,—дигән булды Мөнҗия, сузынкы иркә тавыш белән.
— Сездәй чибәр принцессалар өчен берәү Җирне күчәреннән тотып күтәргән.
Кызыйның тавышы тагын да бөдрәләнә төште:
— Көлмәсәнә, Гомәр...
Башын әйләндерә күрмим дип сүзне икенчегә борам, ә ул һаман эчкә үрмәли.
— Сине Лениза белән йөри диләр, дөресме ул?
Дәшмим бу юлга. Моңарчы алдашкан юк, я өйрәтерләр. Ычкыныйм булмаса.
— Хуш. Мөнҗия,— дидем мин, аңа кул биреп.— Хуҗаларың чыкканчы тайыйм...
Бу минем тизрәк саубуллашасы килүем иде, ә ул үзенчә аклаган, куллар ялгануы дип уйлаган...
Туган мәктәп, ягымлы да, кырыс та була белгән укытучылар, үсмер чакның онытылмас хатирәләре булган классташлар белән саубуллашуны мин кеше тормышының ташулы язына охшатам. ♦
Баш әйләнгеч таныш музыка янгырый, аминлы теләкләр ява, күктә g буй җитмәс кояш балкый, аста мәнге әйләнеп кайтмас бозлар ага. Кичә < генә узды кебек ул көн. Трибунадан яуган гел бер төсле тәбрикләр, төче 3 рәхмәтләр, лимонадлы ак табыннар...
Ни чыкмаган шул Миңнәхмәттән чыга инде: ера-еша яныма килде дә: *
— Гомер де Галимов,— диде,— кызлар ашасын печеньесын. Әйдүк, | минем арттан.
Як-ягына карангалап ияртеп барды да бер кап-карангы класска төр- 3 теп кертте. Аптырап торган арада шешәдән былт-былт бушатты да мина * сузды. ф
— Егет булып кара әле бер, ато, йөрисең ике арада.
Аракы белән беренче авызлануым шушы булды. а
Чыксам, залда музыка. Вальска бөтереләләр. Биючеләргә озаграк о карап торгач, башым әйләнә башлады. Барысына да ишетелерлек итеп £ бер кычкырасым килеп китте. Нәрсә дип? Кемгә? Аңа. әлбәттә! Кая сон ® әле үзе? Авырайган күзләрем белән залны айкыйм. Аны эзлим. Әнә “ каршы якта. Таптым. Радиола төбендә Мөслимәсе белән басып тора. » Икесе дә, шлапырлы диләрме әле, шундыйрак күлмәктән. Яннарына ат о лыйм мин боларның. Кыюлык шәбәйгән, күңел җилкенә. Әйтәсе сүз £ күбәйгән. Бу атнада очрашмауларга үч итеп, моңа кадәр телгә дә килмә е- гән әллә никадәр ят сүзләр пышылдыйсы килә үзенә. я
— Лениза... *
Биергә дәшкән кулым һавада асылынып калды. Алар, пар аккошлар кебек бер генә талпындылар да. халык арасына кереп югалдылар. Сизенделәр микәнни? Үпкәсе, хурлыгы, аракысы бергә буталды. Кеше-кара искәргәнче дип, унга-сулга карамын, туп-туры ишеккә борылган идем, таныш тавыш ишетелде:
— Гомәр...
— Әү...
Сүземне әйтеп бетерә алмадым. Мөнҗиянең мамыктай йомшак, җи- нел куллары иңнәремә сарылды һәм без дә, музыка хөкеменә буйсынып, биючеләр агымына кушылдык.
Гәрчә күңел дигәнең бик үк тартмаса да, кичәдән сон тагын озата киттем бит әле мин моны.
Икенче көнне чолан тәрәзәсенең ватык өлгесеннән юка гына конверт очып төште. Бу Лениза галәмәте иде. Күренеп тора, ярсулы хат. Эре хәрефләр кәгазьдә бәрелә-сугыла яталар.
«Хат башы, язмагыз каршы.
Хыянәтчене сугышта аталар, Гомәр. Мин дә сине күңелемнән аттым инде.
Мәңгелеккә саубуллашыйк, Гомәр.
Соңгы сәлам белән — Лениза».
Тагын ике көннән мин аның, ата-анасы ризалыгын алмыйча, ялга кайткан күрше кызларына ияреп, Павлодарга киткәнен ишеттем.
Мә сиңа! Холык кешене ни генә эшләтми. Яратыштан талашка бер алым. Институт урынына читкә китү... Дөресен әйткәндә, мин аның мондый дуамал якларын баштарак та сизеп йөрдем. Дуслашуыбыздан соң тагын да сәерләнә төште ул. Кеше арасында чая да. шаян да. Икәү генә калдыкмы — тешләккә әйләнә. Сүзен тартып алып булмый, кызара. Гаепле кешедәй, күзгә туры карарга кыймый. Очрашасы урынга әллә кайчан ук килә дә күренми посып тора. Инде кайтыйм булмаса дигәндә
генә, каяндыр атылып чыга. Ул көттергән, мин көткән, янәсе. Мәхәббәтнең бер төредер инде бу. күрәсең. Тик мондый төрдән котылуыма мин бик разый идем, әлбәттә. Шундыйракка өйләнеп, бер кәефсезрәк чагында хәтерен калдырсаң, һәм ул, үз чиратында, мин сине йөрәгемнән атып бәрдем, дигән язу калдырып. Целиноградка яисә Братскига чыгып тайса, нишләмәк кирәк? Ир кеше башын ташка ора алмый.
Чынлап та, кайда икәнсен син хәзер, үпкәчел кызый? Булмас. Кайткансыңдыр ул сәфәреңнән. Керәле-чыгалы акыллылар әллә кая тамыр җәя алмыйлар. Теләсә кайда төпләнеп үз урынын табу өчен икенче рәттәге беренче партада утыручы Мәхмүттәй басынкы, сабыр булырга кирәктер. Ә менә ул, ичмасам, хәзер әллә кем булгандыр инде. Арада иң тырыш, иң төпле малай шул иде. Базык гәүдәле, гел аска карап йөрүче бу күзлекле малайның башкаларда эше юк. Өйгә биргән эшен күчертми, карасын манчытмый. Эләк-чәләкне белми, макталам дип масаймый. Үзе бер автономия. Тумас борын картайган җан кебек: уйнамый, шаярмый, нидер уйланып йөргән көне.
Искә төшәсе исемнәр, яңарасы истәлекләр тагын бар иде әле, йокланып кителгән. Уянсам, купеда без инде икәү. Юлдашым — отставкадагы полковник, сүзчән булып чыкты.
«Классташлар» кичәсенә генә кайтам дип вакланмадым, сәфәрнең максатын киңәйтә төштем:
— Үзем үскән якларны күрим, әби-бабай каберен барлыйм, дим.
— Әйбәт кешегә охшыйсыз.— диде полковник, борын төбендә ике бәләкәй түгәрәк итеп калдырган мыегын сыйпап.— Тәрбиячеләреңне искә алгалау киң күңеллелек ул. Белдегезме? Ашыгыч заманда яшибез, киләчәк турында күбрәк уйланыла. Роботларны биетеп кенә йөртәчәк оныклар турында хыялланып, олыларны онытырга ярамый. Аңлашыламы? Бу турыда очраган бер журналистның, таныш педагогларнын исләренә төшергәлим дә. ни, нәтиҗә юк. Тыңлаганга сабышалар, үзләренчә эшлиләр. Күрдеңме?
— Шундый китап та бар,—дидем мин, аның сүзен куәтләп.—Сез әйтергә теләгән идеяне ярган да салган.
Полковнигым җитди төс алды. Каршына утыртып, тын да алдырмый, шуның эчтәлеген сөйләтте.
— һе. «Әйтелмәгән васыять» диген, ә? Аристотельләрдән килгән. Әбугалисиналар хуплаган, борынгы акыл ияләреннән калган әдәп нормаларын. кешелек, ихтирамлык сыйфатларын онытмаска кушкан бу китап. Дөрес әйтәмме? Үтенеп сорыйм, Гомәр улкай, миңа шул китапны табып җибәрмәссеңме?
Мондый сирәк китап киоскларда аунамас, әлбәттә, шулай да тырышырмын. дидем.
Юлдашлар юлны кыскарта. Тәрәзәгә баксам, соңгы станциягә дә җитәбез. Каршыда таныш кала, ят утлар! Унбиш ел эчендә генә дә никадәр үзгәргән Бөгелмә!
Кайтасымны, ярый, хәбәр итмәгәнмен. Яратмыйм артык мәшәкатьне. Мөслимгә йөрүче өр-яңа җылы автобус Тәңкәле кырыннан үтә икән.
Хәл кергән авылга! Ишәйгән, көрәйгән. Кыяфәте мәһабәт. Бөтен түбәләр шифердан, челтәрле коймаларга уралган. Антенналар күтәргән, чыбыклар белән чәбәләнеп беткән. Иске мәктәп урынында яңа мәктәп. Ике катлы дисәм, кинолардан күрмәкче сөйли диярсез. Хәер, хәзер кая карама, шул инде — ике катлы мәктәп, таш клуб.
Күнелдә моңсу бер сорау туды: кемнәргә туктыйм икән? Тоеп торам. кайсының гына ишеген шакысаң да. колач җәеп каршылаячаклар анысы. Кунакчыл бу яклар. Шунда кылт итеп искә төште. Җылытып үстергән учакларны сүндерергә ярамый. Әбием нигезенә кайтам.
ТТО
Капкабызны ачып ябуым булды, ялт итеп берәү баскычка да чыкты. Тәрәзәдән карап каршылау юк бу якта кунакны, чыгып алалар.
— Рәхим итегез,— диде мина яшьтәшләр чамасы, иңенә фуфайка
салган ир кеше һәм кулга баскыч яңагыннан алып канат тоттырды. Өс-башны кагып торган арада, каерылып өй ишеге дә ачылды. Тышкы салкын белән эчтәге жылы агым кушылып томан хасил булды, мин ♦ шуна уралып, сабый чагымда аунап үскән өйнең бусагасы аша атла- w дым. Каршымда гажәпсенүе күзләренә үк чыккан ханым пәйда ? булды. 3
— Чишенегез. — диделәр алар — ир белән хатын — бертавыштан.—
Әллә Го.мәрме сез?.. 5
— Тануыгыз өчен рәхмәт димме...
— йортыбызның кадерле хужасы,— диделәр алар, әле бер-берсенә. °
әле мина карап. Э
Чын күңелдән якын итеп дәшелгән бер жылы сүз синең әллә нинди » әчкелтем-төчкелтем сыйларыңнан татлырак. Күңел моңсуланып, нечкә ф pen китте.
Аш-су арасында үзләре белән дә танышып өлгердем. Бу ягымлы семья күрше авылдан килеп укыта икән. Ир-ат дигәнем Ибраһим атлы булып чыкты, укыту бүлеге мөдире. Буйга да. яшькә дә аннан кай- тышрак күренгән йомры бәдәнле хатыны Фәгыйлә югары классларга инглиз теленнән керә икән. Минем хатын шикелле инде. Ул да грузин балаларына шул телне өйрәтә.
Сүз арасында өебез эчен дә күзәтеп утырдым. Үзгәргән... Алгы якның сәкесен сүтеп тахта жәйгәннәр. Урталыкта ялт итеп утырган акшарлы мич стенага кысрыкланган. Матча кашагалары, чуптарлы сөлгеләр, кижеле ашъяулыклар күренми.
Ул арала, минем кайтуны ишетеп, күрше-күлән, туган-тумача сы- кайраклар кереп тулды. Китте хәл-әхвәл сорашу. Кемнәрем бар. кемнәрем юк, кайда торам, ничек яшим, нигә кайтмыйм, ник хат язмыйм—допрос алалармыни...
Тик күңелле чөкердәшү беразга тынып калды. Ян тәрәзәгә күз салучылар чыш-пыш килеп нәрсәдер әйттеләр.
— Әллә каршына чыгып кире борасыңмы, исерекме?
— Ярар ла инде, ул да кеше бит...
Ул арада какмый-шакымый гына ишек ачылды. Өстенә кыска пальто. башына ямьшәйгән сусар бүрек кигән берәү, ава-түнә. ике кулын сузып, мина омтылды.
— Го-мә-ә-әр...
Игътибар итсәм, аптырап киттем. Миңнәхмәт! һәм. шул гажәплән гән килеш, кулымны сүлпән генә суздым. Авыр тынлык урнашты. Шуны сизенепме, хужа Әхмәтне, ялт чишендереп, өстәл янына утыртты. Алдына, чәйгүннән генә агызып, авызларны өтәрдәй чәй ясап куйды.
— Чәйне карчыклар эчсен.—диде Миннәхмәт. йомры белән тәлинкәне читкә этәреп.— Юкмы шунда «пыяла самоварың»’
Ибраһим кузгалмакчы иде. мин тамак кырдым һәм шул арада тагын ишек кактылар.
Бүлмәгә таныш та. ят та сыман күренгән бик интеллигент кыяфәтле берәу атлады. Тукта... Сипкелләре сирәгәйгән, буйга суырылып үскән... Шул инде. Урынымнан сикереп тордым. Куллар кысылды.
— Әнвәр, гел танырлык түгелсең!
— Туганнан бирле һаман бер Әнвәр. Картаела. Синең белән очрашу менә, ичмаса, сюрприз!
Шул арада ул самовар артына чүгәләгән Миннәхмәтне шәйләп алды.
— Ах. качкын. Посып утыруынмыни бездән?
Кочаклашып күрештеләр. Миңнәхмәт айнып киткәндәй булды.
ДИЛӘРЭ ЗОБӘЕРОВА
— Рәхмәт. Әнвәр, зурлаганың өчен,— диде ул.
— Нәрсә белән? Комментарий... давай!
Әхмәт, бөтен сыны белән ниндидер «шом» сөйләргә җыенгандай, каршыбызга басты.
— Аекның күңелендә, исерекнең телендә инде ул,— диде, бер кулын Әнвәрнең җилкәсенә салып,— ученый булып бетсәң дә. һаман безнең малай булып калгансың, һы! Күрешүең әйтеп тора, һай, бу дөнья! Аз гына күчәр башың кыегайдымы, таныта башлый дусларыңны, һы! Беләсеңме ничә төрле күрешү бар дөньяда?!
Ул бераз шешенеп киткән чыраен чытты да кырт кына әйтеп салды:
— «Исәнмесез». Бу—кешене санга сукмыйча, теләмичә, форма өчен генә исәнләшү.
Аннан соң кулын күкрәк турына куйды да башын, чайкабрак, аска иде:
— И-и-и-сән-ме-сёз! Бусы, күрәсеңме, мин нинди кече күңелле кеше, синең белән дә ничек әйбәт күрешәм, дигән ясалма күрешү була.
Кулын безгә сузды да йөзен читкә борды:
— Монысы — кешенең кием-салымына, төс-кыяфәтенә карап, ирексезләп. интегеп кенә исәнләшү. Ягъни мәсәлән, Гомәрчә күрешү була».
Мин сискәнеп киттем. Ул сүзен дәвам итте:
— Әйе, әйе, синдә элек тә юк түгел иде әнә шундыйрак фокуслар, һы. Ярый, мин исерек ди. Ярый, мин синнән кай ягым беләндер калышам ди. Пусть, шулай булсын. Арагыздан төшеп калганмын ди. Ничек кенә булмасын, барыбер синең классташың бит әле мин. Мин синнән ярдәм яисә киңәш сорап килгәнме? Хәлеңне дә сорамыйм. Әйбәт күренәсең. Кайтканыңны ишеткәч, шаккатып килгән идем. Ә синең котын очты. Кулыңны төрттең дә йөзеңне чөердең. Аерма кешене кешедән!
Әйтерсең өстемә бер чиләк бозлы су койдылар. Бала йоннарым кабарды. Әнвәрнең дә йөзе чытылды. Бигрәк тә Ибраһим читенсенде. Хуҗа кешең кунаклар татулыгы өчен дә яна бит әле. Шуңадыр ул, ничек кенә булса да араны җылытырга теләгәндәй, самоварга ябышты. Бераздан өйгә сәйлүн чәенең хуш исе җәелде. Ибраһим бая ук ачарга маташкан шешәсен чыгарды. Тик биленә аклы япкан, Әхмәт әйтмешли, «пыяла самовар» бу юлы да муенын сузып утырып калды. Барыбызны да тыкырдатып мәктәпкә алып киттеләр.
Таш баскычтан күтәрелүгә, каршыма юантык гәүдә басты.
— Тукта, таптап үтмә. Без кайтарттык сине, понимаешь.
Игътибар итсәм: Гамир! Кара нинди эшлекле кыяфәткә кергән. Гәүдә белән бергә тавыш та калынайган, олыгайган. Ул арада башкалар сырып алды. Китте кул кысыш. Әйтерсең беркем беркая китмәгән, барысы да үз урынында. Монысы кем соң?.. Фу. шайтан. Нурулла мыек җибәргән икән. Боларын уйлыйм гына, тыштан вәкарь белән эре тотам үземне. Бөгелми-сыгылмый күрешәм. Әйдә, башкалар гүелдәшсең. Килешми ул кадәр шау-шулар. Ул арада кыңгырау шалтырады.
— Иптәшләр,— диде арадан бер таныш тавыш,— залга түгел, классыбызга узыйк.
Карасам, әлеге тавыш без кереп тула башлаган классның түреннән ишетелә. Чү, тавыш кына түгел. Мөслимә ич бу. Элеккегә карый аз гына тартылган. Өстендә ак якалы кара костюм. Түшендә ромба-зна- чок. Мин аның директор булып эшләгәнен ишеткән идем инде. Әгъләм абзыйның шушы нечкә тавышлы кызы мәктәп тиңенте мәктәпне тота диген, ә?
— Барыгыз да элекке урыннарыгызга утырыгыз.
Уртагарак кунмакчы идем дә булмады. Әнвәр белән һаман шул икенче партага кысылдык.
— Иптәшләр,— диде элеккегә карый шактый остарган иркен тон белән директор Мөслимә.— Башланды! Кичәбезнең официаль өлеше ачык. Тәнкәле урта мәктәбен 1954 елда тәмамлаучылар исемлеген тикшерәбез.
— Асфанов!
— Биредә!
Тавыш ягына борылабыз, һаман шул жырык авызлы Иршат. Тик кара вельветкасын ак курткага алыштырган. Кермәсә дә керми икән кешегә олы сымак кыяфәт.
— Бәйрә.мгалин!
— Мин!
Монысына янымдагы Әнвәр жавап биреп утыра. Әллә ул эреләнгән, әллә мин: янәшә утырып та сүзләр ялганып китә алмый. Себердән кайт канын гына беләм мин аның.
— Гайнетдинова!
— Мин хәзер Мөхәммәтдинова инде!
Тагын көлешү.
— Исмәгыйлова!
Исемен ишеткәч, күңелдә бер юксыну сыманрак нәрсә тугандай итте, буш партага тагын бер карап алдым.
Шул арада чар итеп ишек ачылмасынмы һәм шуннан теге вакыттагы үпкәчел кызыйныкына охшаганрак бер тавыш ишетелмәсенме.
— Мин ул! Керергә рөхсәтме?
Барыбызны да барлап хужа булып утырган Мөслимә, кинәт ут чыккандай дөньясын онытып, ишеккә атлады.
— Лен...за!1
— Мөслимәү!
Кочаклаша-елаша ишек артында ук калдылар.
Тагын көлеш. Әй, егетләр! Менә сиңа директор диген, ә? Хет. әллә кем булсын бу женес. һаман шул җисемен саклый. Беләсе иде, каян кайтты икән соң тегесе? Кыяфәте, килеше болай бер дә далада үз иркендә яшәүчегә тартмаган.
Кемнәр янында утырам, кемнәр булып беткәннәр соң бу Тәңкәле малайлары?
Сорауларыма жавапны табында таптым.
Шампан шәрабы ачылганчы дип дилбегә буе доклад сөйләргә теләүчеләр бар иде — кыскарттылар. Егетләр элеккечә кыюлар, туры әйтә торганнар. Күрешү секундлары болай да санаулы, вакытны бәрәкәтле тотыйк, диделәр.
Яшермим, моңа кадәр мин үземне арада бәхетлерәк, кыэыклырак язмышлылардан саный идем. Күрешү кичәбездә дә игътибар уртасында булачагымны сизенеп, кыенсынуларым юкка чыкты. Чәүкә жылатып, мәтәлчек атып үскән шалкан караклары сезме бу. дин акаеп калдым. Элекке класс җитәкчебез Жамал апаны күр әле син, кайсыбыз капларда яши, ничек яши. нәрсә эшли, ничек эшли — каңгы тдап, бәбкәләрен барлап торган апа каз кебек тикшерепме тикшереп тора икән шул. Кемгә файдага, кемгә заяга үткән унбиш елга исәп-хисапны ул ясады.
— Яшьләр,— диде ул элеккечә ягымлы, әмма нык тавыш белән.— Дөньяның бар тоткасы сезнең кулда. Я. мисаллар да китерик, ди. Районыбызда «Урай» дигән атаклы колхоз бар. Сезне тәрбияләп үстергән колхоз ул. Аның шундый дәрәҗәгә менүенә сезнең класс зур өлеш кертте. Мәсәләнме? Мәсәлән, аның председателе... Безнең Гамирыбыз нч.
Моңа чаклы сәдәфләрен ычкындырып, киерелеп утырган председатель, үз исемен ишеткәч, каешын тарткалап, төзәтенеп куйды.
• «к. у.» м ю.

— Ә син. Асфанов,—диде Җамал апа. һаман шул яктан күзен алмыйча.— кызарлык эш булганы юк бит әле. нигә күлмәкчән калдың?
Гел ерык Илшатка кызару килешә икән, кыяфәтенә бераз житдилек кунды. Урындык артына япкан көлсу пиджагын иңенә салгач, гөрләтеп кул чаптык. Ох сине, шымытыр малай. Түшенә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены такканнар бит.
— Күрдегезме? — диде Җамал апа. бер безгә, бер орден иясенә карап.— Менә шундый бригадирлары да бар бу колхозыгызның.
— Әнвәр,— диде аннан соң укытучыбыз, чәчләре көмешләнсә дә, әле бер дә сүнәсе юк үткер күзләрен безнең якка сирпеп,—синен кем икәнеңне тәбрик открыткаларыңдагы кайтарма адресларың ук сөйләп тора. Новосибирскидагы академиклар шәһәре кешесе бу! Күренекле Себер галимнәренең берсе —безнең Әнвәребез булыр дип кем уйлаган.
Мин бер мәлгә шундый халәт кичердем: кешене кара әле, тик ятмаган. үзенең кайда, кем икәнен белгертеп торган икән. Алан дисәң, шундый зур эшләр белән мәшгуль Әнвәрнең мактанчыкка әверелүе мөмкин т^гел. Мин бу керле уйларым белән үземнең хөрмәтле кешеләремә карата игътибарсызлыгымны гына аклап маташам. Күпме укытучылар. иптәшләр, дус-ишләр бар. Шуларны Яна ел алдыннан гына булса да берәр искә алганым бармы? Юктыр. Кунак ашы — кара-кар- шы. андый тәбрикнамәләрдән без үзебез дә мәхрүм.
Укытучы дигәнең дә хәйләкәр, хатаңны тикшереп, исеңә төшереп кенә тора. Аңлашылды бу, Җамал апа, искә алырбыз без аны киләчәктә.
Шулай итеп, чират миңа да житте, Мөслимәләрне дә узды. Дәвам итте.
— Кичә генә «Ык ягы» газетасында «Механизатор» дигән очерк укыдык. Шуның герое кем дип уйлыйсыз?
Башлар өстәл почмагынарак сыенган Наҗиягә таба борылдылар.
Ниһаять, күзләр Лениза ягына күчте. Моңа кадәр кыймыйчарак кына утырсам да. кешедән күрмәкче, мин дә шул якка кыегайдым. Хатын-кызны теләсә олыгайта, теләсә яшәртә торган чәч бар. Фасонлы прическа аны кызый иткән. Тик изүе ябык килешле күлмәге ләм муенына аскан чылбырлы алтын сәгате генә затлы кунак икәнен сөйли. Матур күзләре элеккечә көләч булсалар да, кыяфәтенә үз дәрәҗәсен белә торган тотнаклык сеңгән.
— Күрәле, Лениза, сез озаткан корыч айгырларны классташ егетләрең ничек иярли.
Мин сорау тулы күзләремне Җамал апага төбәдем: «Бу ни дигән сүз тагын? Монысын ничек анларга?»
Шуны сизенепме, класс җитәкчебез Лениза исеменә озаграк тукталды.
Шул китүдән кайтмаган икән качкын кыз. Башта далада яшәгән, чирәм күтәрешкән. Ике-өч айлык курстан соң әнә шул беләзекле, балдаклы кечкенә йомры куллары белән комбайн руленә ябышкан.
Хезмәтенә карап хөрмәтен алган. Укуын тансыклаган тырыш кызыйны институтка совхоз үзе озаткан.
Башың әйләнерлек яңалык: инженер-металлург Лениза Харрасова— Павлодар трактор заводында конструктор.
йөзем шәрабын да уймак рюмкадан гына йотучы абзагыз бүген узынып китте: бер-бер артлы яртышар стакан коньяк җибәрдем. Кыстауга чыдый алмаудан да түгел, исерәсе килеп тә түгел. Болан да башка киткән очрашу тәэсирләреннән айныр өчен чөмердем мин ул йолдызлы зәһәрне. Болганды баш, буталды фикер, нәрсә дигән әле бер акыллысы: эчә белергә дә кирәк! Шулай да аз гына үз дөньямнан ычкынып ике арада айкалып алдым.
Кем идем мин, кем мин хәзер?
Гомерем буе кешеләрдән гаеп эзләп, гаеп түгел, тырнак астыннан кер эзләп, эзләп түгел, күзләп һәм шулардай гыйбрәт җыеп, үземне кисәтеп яшәдем: менә болай булмаска, алай эшләмәскә, аны дус итмәскә, моны иптәшкә санамаска.
Кыскасы, минем каныма сеңгән бер омтылыш бар, башкалар теләсә нишләсен, әмма мин киртәмнән чыгарга тиеш түгел. Менә шушы ♦ нәрсә мине житәкләп йөртте. Чокыр-чакырны читләп уздым — тәгәрә- £ вен бар, текә тауларга үрмәләмәдем — мәтәлләвен мөмкин. Мәхәббәт- 3 ней кайнарыннан качтым — яну бар, үткен конфликтларга кермәдем— = сынуын мөмкин. Дошманнар ишәйтмәдем, дусларга ачылмадым. Әнә м шулай гел бер төсле «тәүфыйклы» гына яшәгән булып, берәү әйтмеш- » ли, «ни пычагымны» кырдым. Менә бу озынча өстәлне саргай иптәш 5 классташларым арасында нәрсәм яхшы минем?
Алтыдагы алтмышка бара, ди халык. Бераз салган баш белән мин Э уйлыйм: канга сенгән холык фигыленнән утыз бишкә җиткәч айнып * буламыни?..
Кая соң әле үзе, үзе?.. Күнелнен бер почмагы кытыкланып куйды Якамны турылап, чәчләремне ыспайлап сыпырам да каш астыннан гына шул якка карыйм һәм катып калам. Анын да күзләре миндә. Тик безнең күзләрдә беренче очрашканда кабынып киткән беренче очкыннар юк инде. Алар бер-беренә үз итеп, кызык итеп, әз генә сагынышып караштылар. Андый чакта музыка гына уйнасын. Моңы, куанычы, үткәне, хәзергесе барысы бергә кушылып җырга әйләнә. Мин сабырлык белән шуны көттем һәм морадыма ирештем. Нурулланың баяны элек-кедән дә шәбрәк сайрап җибәрде. Күңелләрне осткыч «Ык буйлары»н өздереп алды да дәртле Чистай вальсына күчте! Кузгалдым Утырган ла сиздермәсә дә, аякка баскач әз генә тулганылды. Ничек тә сер бирмәскә, чигенмәскә иде.
Ипләп кенә атларга тырыштым һәм анын йөзенә, бөтен кыяфәтенә нур коеп торган елмаюлы күзләренә карап сүзсез генә «әйдә»гән булдым. Шунда мин бу карашларның үзгәлегенә тагын бер кат инандым. Сөрмә тартмый да сөрмәле бу күзләр һаман да сөйкемле... Тик алар миннән элеккечә оялып качмыйлар, елмаеп түгел, кычкырып көләләр, әллә шатлыктан... Әллә миннән...
— Ой, Гомәр, синен белән дә биисе көннәр бар икән.
Шундук тапкыр җавап таба алмадым. Анын каравы, килешле җыйнак гәүдәсен, ватыла күрмәсен дигәндәй, өф итеп кенә үземә тарттым да бөтереп алып киттем. Дәртле музыка көчәя төшкәч кенә колагына «узган кичәдән үзен качып киттең ич», дип пышылдаган булдым. Ә ул миннән чак кына ычкынып киткәндәй итте дә, башын артка ташлап, кеткелдәп куйды.
— Көнләштермәскәен!
Юк, бу көлү генә түгел, бу миңа ирония булып яңгырады. Болай да биленә тиям-тнмим дип торган кулларымны бушаттым да, күңелдә ни барын бер сүз белән әйтеп ташладым:
— Үзгәргәнсең син, кызкай.
— Ой, Гомәр, чынлап әйтәсеңме син моны?
— Теләсә ничек аңла!
— Шулай да?
— Яшәргәнсең, чибәрләнгәнсең, әлләкемләнгәнсен...
Лениза назлы сыны белән күкрәгемә сыенгандай итте дә тагын пышылдап кына көлде.
— Юләр малай! Син дә мондый тел бистәсе түгелиен бит
Мин әллә нишләп киттем, каным кайнап табан асларыма кадәр йөгерде. Үз адресыма «юләр», «тел бистәсе» кебек чүп-чар сүзләр кабул итүче түгел мин. Бу юлы алар мине иркәләп үртәделәр. ШУШЫ талда, бөтен кеше алдында биленнән шытырдатып кысасым һәм үртәгсч күз-
ДНЛӘРӘ ЗОБӘКРОВА
ләренә карап: «Теләсә ни әйтсеннәр, бүгенгә син минеке!» — дип кычкырасым килде. Ормас олы күсәк күтәрер ди, шуның сыман, минем кулдан килә торган эшме шул. Музыкасы да башта әллә кайчангы хәлләрне яңартып шашындырды да, юләрләнеп куймагае бу тагын дип. шып туктап калды. Миңа да акыл кереп китте.
Ленизаны терсәкләреннән тотар-тотмас кына урынына илтеп куйдым.
Беренче мәхәббәт, беренче гайбәт дигән нәрсәдән мин дә мәхрүм түгел икән, бар икән ул. Чынын-шаяруын бергә кушкан үртәгеч сүзләр, инде мин синнән оялмыйм да, курыкмыйм да. син минем ниндилегем- не. шаять, төшендең дигәндәй, ятсынмый төбәлгән туры карашлар һәм шуларны куәтләп вакыт-вакыт ялтырап алган атсыз бармактагы алтын балдак тынычлыгымны алды, йокыга китә алмый гаҗиз булдым. Күңелгә ниндидер өметсез хыяллар инде.
Иртән дә айный алмадым бит әле мин алардан. Дөресрәге, бу исерткеч тәэсирләр миңа көлке дә, рәхәт тә иде. Иртән Мөслимәләр чәйгә дәшкән булганнар, йокласын әле. кала кешесе соң торучан. дип уятмаганнар. Зерә уятмаганнар. Ник бармаска, бара идем. Ул анда тур башында утырачак иде. әлбәттә. Тагын бер үртәлгән була идем шул миндаль күзләрдән.
Төшке ашка Гамир чакырган иде. Кайтышлый Нуруллалар алып керде. Әхмәтләргә кагылдык. Ирләр төркеме диптер инде, кызлар берсе дә иярмәде. Лениза да үтенеп-үтенеп чакыруларын кире каккан. Өйләрендә пешеренәсе бар. ди, кичкә үзебезне чакырмакчы, ди.
Турыларындагы карт өянке аз гына аяза башлаган уйларны тагын чуалтты. Әллә ул чүккән, әллә мин бераз үскән — башым картайган бәсле ботакларына орынып китте. Әйтерсең ул мине таныды да гаҗәпләнүеннән кагынып куйды. Иңнәремә шыпы-шыпы килеп кар бөртекләре коелды. Гүя алар миңа, кайда йөрдең моңарчы, көзләр үтте, хәзер кыш җитте инде, кышшш дип пышылдаштылар...
Бирешкән Шакир абый. Моңа кадәр минем өчен кырыс табигатьле, гайрәтле, рәсми кеше саналган карт укытучының олы башын кече итеп капкалар ачып каршылавы болай да шушы якка авышкан күңелне алгысытып куйды. Әнисе Закирә апа да кече яктан ярты эшен ташлап атылып чыкты. Тик кызлары гына алай ватылмады, һаман шулай кинаяле елмаеп пальтомны эләргә булышты. Ничек кенә булмасын, әмма кәефне ача торган җан рәхәте тойдым мин үземдә. Бу минутта анын үз итеп каршылаган чал атасы да. кунакчыл апасы да. хәтта чакырылган кунакларына кадәр сөйкемлеләр иде минем өчен. Тик өстәл кырында күңелгә шом салучы ят хәбәр булып ярты битле телеграмма гына ята. Минем шулай кырын-кырын кү'з аткалавымны сизепме, Шакир абын аны өстәлдән алып тәрәзә башына кыстырды:
— Кияү телефонга чакырган. Ашыктыра бугай. Бер кулыңнан ычкынгач. баш була алмыйсың икән кызыңа.
Барысын да беләм бит инде, югыйсә. Иргә чыгуын да, кызы барын да ишеттем һәм бу очрашуның язылмаячак бер генә пәрдәлек драма булып калачагы да ачык. Әмма менә бу моментта бер дә әйттерәсе килмәгән иде лә Шакир абыйдан шул кияү сүзен.
Таралышыр чак җитте. Сөенечкә каршы. Лениза да безнең белән бергә җыенды. Тәбәнәк үкчәле җылы читекләрен, килешле итеп тегелгән кыска-кысмыр тунын, колакчынлы нерпа бүреген дә киеп җибәргәч, бөтенләй яшь кыз булды да калды.
— Сезне озатышлый почтага кагылам,— диде, тәрәзә башындагы телеграммага үрелеп.
— Почтага барышлый, сезне дә озаткан булам диген инде.
— Икесе дә дөрес,— диде Лениза бәхетле тавыш белән.— Сезне оныттым дип, аны да онытырга ярамас.
Гомергә шул аның: әйтсә кистереп әйтә — уйларга калдырмый. Язса өздереп яза — күп нокталар куймый.
Култыклап булмасмы дип янәшәрәк бардым да, өмет өзелгәч, артка калгандай иттем. Алар сөйләшеп сизми калдылар. Мин юри арткз « калдым. и
Дөресен әйткәндә, һаман шул өянке тартты мине үзенә. Яшьлек = чирканчыгын шушында алдым —кызлар ирененең тәмен шушында таты- < дым. Бәлки ул бүген дә узган егет чакларның бер-ике секундын әжәт- а кә генә булса да кире кайтарыр. Соңгы тапкыр тагын бер генә кат S көтеп аласы иде лә үзен шушы өянке төбендә. Әйтәсе сүзем бар ке- = бек, шуны әйтми китсәм, мәңге үкенермен сыман. Ләкин нәрсә ул? ° Нинди сүз? Нәрсә турында? Хәзергә ачыкланмаган. Каршыма гына з килеп бассын, тел үзеннән-үзе чишелер сыман. Мин элекке оялчан, шик- i чел. әбисе сүзеннән чыкмый торган Гомәр түгел инде.
Төне дә минем буталчык уйларым кебек болытлы. Ае да болыт артыннан үрелеп бер карый да тагын яшеренә...
Озак көттермәде үзе. Әнә борылып та кайта. Анын атлавы. Кешенең йөреше, кыланышы беркайчан да үзгәрми бит. Гаепле кешедәй, өянке артына постым... Үткәнем һәм бүгеигем алдында фәрештә түгеллегемә шушы йолдызсыз төнне, шушы агач төбендә төшендем түгелме мин?!
Адымнар якынлашкан саен кар ныграк шыгырдый.
Нишләргә? Каршына чыгып бассам, курыкмасмы? Тәвәккәллим бул- маса, бер-ике... узды... Тукта...
— Лениза, бер генә минутка...
Ул борылды да шаккатып калды.
— Гомәр... Нишләвең бу? Кемгә саныйсын син мине?
Ул боларны, кеше-кара ишетмәсен диптер, пышылдап әйтте. Мина шул җитә калды, кыюлана төштем:
— Алай ук димә инде. Болай да ансат түгел миңа. Бер генә минутка, бер генә сүз әйтәсем бар. бер генә соравыма жавап бир, бер генә минут сөйләшеп тор син минем белән, бер генә ..
Бу минем гомеремдә беренче мәртәбә күнелдә ни барын телгә ни килә шунын белән аңлатырга тырышу иде.
— Гомәр, эчмәдең дә бит син. кай арада исереп өлгердең сон?
— Теләсәң ничек аңла. Тик бер генә, бер генә сүз әйт мина: бармы хәзер күңелеңдә хет бернәрсә миңа карага?
Кыяфәтенә, үзен тотышына караганда, кычкырып бер көләргә һәм капкасын шакылдатып кереп китәргә гиеш иде. Әмма алай итмәде. Хәтта сакланып кына яныма килде:
— Әллә син бәхетсезме?
— Белмим.
— Чынлап торып?
— Моңа кадәр бу хакта уйлаганым юк иде.
— Соң?
— ?! л
Ул авыр гына сулап куйды да кинәт бөтенләй ят икенче тавыш белән сорап, сорап кына да түгел, әйтеп салды:
— Башта үзен жавал бир: бар идеме сон синен үзеңдә хис дигән нәрсә теге чакларда?!
— Белмим.
— Алайса бел. Юк иде, Гомәркәем. тамчы да юк иде ул чакта синдә ярату, дуслык, иптәшлек дигән нәмәрсәләр
һәр кеше үз башыннан әрнешле бер чир кичерә. Инде тәмам терелеп, онытылып беткәч тә искә төшердеңме, яңадан янара шул сызлау-
ДИЛӘРӘ ЗОВӘЕРОВЛ
лар. Мин дә Ленизаның әнә шул искә төшерергә яратмаган кичерешләренә орындым бугай.
Туры карарга кыймыйм, шулай да сизеп торам, күзләре зәһәрләнде, тавышы пышылдап түгел, чыжылдабрак чыга башлады.
— Үлеп яраттым бит мин сине, Гомәр, ул чакта, ышанасыңмы, акылдан шашып. Ой, бик кирәк нәрсә бит ул кызларга сизгерлек. Ләкин яшьлек юләрлеге белән мәхәббәт бергә сыеша алмый, күрәсең. Берсен дә сизмәдем мин. Яратмавыңны да, иптәшләр алдында сәламемне алырга хурлануыңны да, гөрбиянлыгыңны да сизмәдем. Минем белән кызык өчен генә, кызлар белән йөргән исемне алу өчен генә очрашуыңны да сизмәдем. Ой, сизмәдем. Чөнки мин сукыр булганмын. Синнән башканы күрмәгәнмен. Чөнки минем өчен дөньяда синнән дә акыллырак, синнән дә батыррак, синнән дә сөйкемлерәк, синнән якынрак беркем юктыр шикелле иде.
Чынлап әйтәм менә, бик газиз идең син мина ул чакларда.
Шулай бервакытны, хәтерлисеңме икән, кинога барырга сүз куештык. Мин анда синең белән янәшә түгел, син утырган эскәмиянең икенче башында утыруны да олы бәхет саный идем. Без кызлар белән клуб ишеге төбендә басып калдык, син малайлар белән, этә-төртә, алдан кереп киттең, кемнәргәдер урын алып куйгансың, безне утыртмадың. Ә үзең, кино бетүгә үк кайтып киткән иттең дә, берни булмагандай, шушы өянке төбендә көтеп алдың мине.
Ә менә бервакытны, монысын гомеремдә онытасым юк, мәктәпкә таба киткәнеңне шәйләп алгач, кайтуыңны үзем сагалап утырдым. Очрашу өчен генә түгел, гәүдәңне булса да күреп калу өчен. Озак көттердең. Инде кереп китим генә дигәндә, йөрәк сулкылдап куйды — күземә күренәсеңме дип торам, син бер кыз белән килеп тә життен, күрмәмешкә салышып узып та киттегез. «Күрдең бит, ник туктатмадың, ник алып калмадың минем Гомәремне?» дип, өянкемне кыйный-кый- ный үксегәнем искә төшсә, хәзер дә әллә нишләп китәм.
Нигәдер, шул ук вакытта бик ышанасы да килмәде моңа. Ничек инде, син кешегә санап йөргән кеше, синең тумыштан таныш классташың, яраткан кешең шундый түбәнлеккә төшсен, ди. Очрашасы килми икән, кем көчли аны, аңлатырга теле бар, язып бирсә, кәгазь бар.
Үз-үзеңне юату кызык кына бит ул. Болай гынадыр ла, дисең, мина гына шулай тоеладыр, дисең.
Сабырлыгымны жуеп, чыгарылыш кичәсен көттем Сине анда күрүгә йөрәгем сикереп чыга дип торам. Үзем сер бирмим, кичәге хикмәтеңне болай гына калдырмыйм әле, дим. Дәшәсең — жавап бирмим, биергә чакырсаң—чыкмыйм. Ә үзем түземсезлек белән сәгатьне күзәтәм. Кайчан гына кичә таралыр да, ничек кенә итеп күрешербез. Әйтер идем әйтәселәремне. Карыйм, бер мәлне син юк булдың. Иптәшләрдән аерылдым да өянкем янына чабып кайттым. Шунда көтеп торасындыр сыман.
Көтмәдең, Гомәр жаным, көтмәдең генә түгел, туктамадың да. Тагын- узып киттең бит пионервожатыен култыклап.
Тормышта очраган беренче ачы хәсрәтем шул булды минем. Барысына да менә шушы өянке шаһит. Ул яшьлек күгемне сарган болытлардан куе ботаклары белән ышыклады мине. «Сердәшем дә, юанычым да бер син генә калдың. Кичер мине кичәгем өчен», дип кочаклап еладым ул көнне мин аны. Күз яшьләрем вакытсыз коелган яшь яфраклардай сыгылып тамдылар...
Шундый итеп ярата алуыма һәм шуннан котылу өчен өемне, авылымны, хәтта туган якны ташлап китүемә хәзер дә исем китә. Ләкин бу гыйбрәтле истәлектән мин сабак алдым, яшьлек шаукымымны мәгънәсез юләрлеккә түгел, киләчәгем файдасына сарыф иттем. Сагыштан — хезмәт, авырлыктан акыл коткарды мине. Вакыт минем фай-
дага үтте. Ә калганнары үзеннән-үзе килде. Мәхәббәтмен чыны алда булган икән. Үзем генә белми йөргәнмен.
Чын мәхәббәтемне тапканнан бирле күнелдә бер copav йөри: ничек ярата алдым икән мин сине, Гомәр! Кызлар чибәргә кызыга, алай дисәк, күзләрен күрмәсә. аякларын йөрмәсә дә яратыр кебек тоя идем мин сине ул чакларда. *
Ә хәзер... күреп үк торасын, күңелләребез пар булмаган, икебез Ь ике терле кеше икән биг без. Шуны да бел, юлларыбыз игез булсалар да. бер-беребезне, бәхетле итә алмас идек. Шуңа сөеник.
Дөрес, синен үзен өчен генә файдалы сыйфатларын бар —тыныч м син. сабыр син. тыйнак син. шау-шусыз син. Шул ук вакытта ярсыткыч = кирелеген, пошмаслыгын, кешеләрне санга сукмавын кемнедер рән- § жетмиме икән? Шулкадәр тирәнгә үтүем өчен гафу ит.
Сина булган бу үпкәмне беркемгә бушатмый унбиш ел буе күтәреп ? йөрдем. Әйдә, сөйләдем инде, синеке сина булсын, ишет ишетмәгәненме. * ләкин... авырга алма. Ф
Менә хәзер миңа жинел булып китте. Күнелдә сина карата үч тә. < ачу да калмады. Татуланышып, дуслар булып аерылышыйк. Гомәр. Ни a әйтсәң дә син минем яшьлек ядькарем. Сау бул! °
Ул мина күн бияләеннән чыгарып ун кулын сузды. Ә мин аны. ы ычкындырмаска тырышып, бар көчем белән үземә тарттым. Балдаклы ? бармагын кысып авырттырдым, ахры, ул уфылдап бөгелә төште, ә мин ® аны ике яңагыннан учлап тоттым да кайнар иреннәрен суырып үптем. п Әле мона кадәр беркайчан да. беркемне дә шундый тәмле итеп үпкә- » нем юк иде минем... ~
Соравына күрә жавабы, жинаятенә күрә жәзасы. Әллә ярсудан, әллә - суыктан калтыранган бәләкәй учлар шундый гайрәт белән селтәнделәр = кн. күзләремнән утлар чәчрәп китте. Бар икән куәт тә шушы биш то- ' тям гәүдәдә! Үзе. мин сина әйтим, бер үкенечле эш эшләгәндәй, ялангач учларын кушырып иреннәренә тидерде. Куллары әрни идеме, әллә үзе мине жәлли идеме, белмәдем. Чөнки, ничек кенә булса да. мина инде барыбер иде. Узасы язлар узган, киләселәре — башкаларныкы.
Кире яктан салкын жил чыкты. Аптырашып, туңышып торасы юк. Ялганын китәр сүзләр беткән. Башлап үзем саубуллаштым.
— Кичерә алсаң кичер мине, кызыкай. Хуш.
— Ху-у-ш...
Кызулык белән ашыгыбрак саубуллаштым да Өянкедән ераклашкан саен үкенә бардым: нигә шул сянаулы секундларның кадерен белә алмадым инде? Башта югалып калдым, соңыннан үземне тыя алмас Дәрәжәгә жнтеп чыгырымнан чыктым. Әйтәсе сүзләр калды кебек. Я, тагын кайчан күрәм инде мин аны?..
йокларга дип баш төрткәч тә. төне буе үз-үземә урын таба алмый боргаланып чыктым. Урыны да шундыйрак туры килде: олы яктагы икс кешелек тахтада берүзем ауныйм. Икенче көн. икенче төн инде һаман «шул» чыкмый баштан. Үртәүле матур күзләре, шаяртып елмаюлары. хәтта үземне өянке төбенә терәтеп тиргәвенә кадәр китми күз алдымнан. Куш көн. куш төн генә түгел, атналар, еллар буена да Оулай уйланып, сызланып ятарга риза, тик аныкы белән янәшә урамда гына булса да яшәсәң иде... Ләкин болар бары хыял гына, буш хыял гына. Ул китә. Барыбер китә, иртәгә үк китә. Кара таңнан торып китә. Аэропортка кадәр Гамир машинасы илтеп куячак аны — шулай сөйләштеләр Юлдашлар да түгелбез, ичмасам, икебез ике якка, капма- каршы якка сарганбыз юлларны, капма-каршы якка
Урамнан узган машина тавышына сискәнеп УЯНДЫМ. Шул машина мндс ул, аны олактырып кайтачак машина.. Мин йокласын диптер, радиола рын басып торган булганнар. Кыймылдавымны абайлап, көчәй
теп куйдылар. Иртәнге концерт, миндәй читтә гомер итүчеләр өчен аеруча тансык концерт бара. Җитмәсә, Илһам Шакиров җырлый.
.. Атларда чабып кына-а-а-а..^ Яшьлегемнән килер идем Тик сине алып кына ла... Атларда чабып кына..
Заказ биреп юри җырлаталармыни. Уффф, нишләтәләр бит болай да бәйдәге юртак аттай кая керер урын тапмый җилкенгән күңелне...
Кайтыр идем, мин дә кайтып сине генә алып килер идем, әгәр яшьлек дигән ул серле дөньяга кабат кайтып булса. Ләкин булмый, булмый дигәч булмый икән инде ул кулыңнан бер ычкынган бәхет кошын- ны куып җитүләр.
Тагын бер көнгә калдым әле мин Тәңкәледә. Аның өчен дисәң дә була...
Уйламасыннар әле мине яланаяк баскан җиреннән ваз кичкән зимагур итеп. Юктыр, мин бүген алар рәтенә кермимдер.
Төшкә чаклы кунаклар озатышып йөрдем, аннан соң аларның әле суынып та өлгермәгән эзләрен барладым, ә төштән соң авыл почмагындагы зиратка менеп төштем.
Бик читенсенеп, оялып кайттым мин аннан. Бурасы черегән, ләхете иңгәндер, күрәсең — әбием кабере ишелгән булып чыкты. Мине дөнья мәшәкатьләреннән коткарган, ашның кайнарын ашатып, күлмәкнең керсезен кидереп үстергән әбием кабере... Бабам каберен чамалый алмадым, югалтканмын инде...
Кайтышлый авыл аксакалы Мортаза бабайларга тукталдым. Пред- седатель-мазарга йомыш кушып булмас, хуҗалык эшләренә болай да муеннан баткан. Карт-коры исә дөнья шөгыльләреннән азатрак. Чардуганлык хакны шул Мортаза бабайга калдырдым. Әбинең дус карчыкларыннан да исәннәрен очратып фатиха алдым, күңелләре булды. Кайту белән Грузия гөле орлыкларын җибәрермен мин аларга. Әбием каберенә чәчәрләр. Тәрәз төпләренә утыртырлар. Аралашып яшәргә кирәк.
Бу юлы да буш купега эләктем. Мондый кәеф белән ялгыз кайтуын хәерлерәк. Кыш уртасы. Пассажирлар бу чакта аз йөриләр.
Менә шулай, кемнәрнеңдер гайбәтенә төшеп, кемнәрнедер булдыксызга санап, үзеннән бик канәгать булып аунап, йокымсырап килгән ваемсыз абзагыз. өй ягына борылгач, кабаланып чапкан бахбайдай ашкынып кайта. Ашкынып дигәнем шул: юлда гына түгел, тормышта да шактый йокымсыраганмын, ахрысы, мин. Институт тәмамлап, ояна мая салу гына «теләгемә ирештем» түгел икән. Мин моны яшьлектә тин итмәүдән, хәзер буй җитмәүдән насыйп була алмаган мәхәббәтем газабыннан әрнеп әйтмим. Кайчандыр шалкан урлашкан партадаш дустым Әнвәргә сынатуым һәм шуның нәтиҗәсендә аның белән уртак сүз таба алмаудан офтануы дип тә уйламагыз. Кайсыннан кара манчып, кайсыннан өй эше күчереп әзер-бәзергә укып чыккан Әхмәт булып Әхмәттән тәнкыйтьләнүенә гарьләнә дип тә уйлый күрмәгез... Әйтәсе килгән фикерем бераз гына рәсмирәк, ягъни, менә болайрак минем: туган мәктәпкә кайтып остазлар, классташлар белән күрешкәч, кайберәү- ләргә сокланып, әз-мәз гыйбрәтләнеп, бераз гына сабак та алып ел- гергәч, чыгарылыш имтиханда язган иншам искә төште. Ул «Гомер кешегә бер генә бирелә» дип атала иде бугай. Островский әйткән гаҗәеп олы фикернең асылына мин әле генә төшендем. Чынлап та, үз өлешеңә төшкән көмешең — шул бер тотам гомерне нигә кешечә, ягъни булдыклы кешечә, мәсәлән, Әнвәрчә, Леннзача, Әхмәтчә яшәмәскә! Моның өчен йөрәгең икеләтә артык тибәргә, пыскып түгел, кабынып, ялкынланып янарга тиештер.
Әйтерсен миие, шулай төтәп кенә яткан йөрәкне, дөрләтеп жибәр- деләр. Күнел төбенә утырган юшкыннарны кубарып, пошмаска әйләнгән жанны уятып давыл сыман нәрсә узды. Шуның галәмәтедер, күгем аязып китте, алда тау кадәр мәшәкатьләр — башланган, башланмаган эшләр калыкты.
Әй, нигә туктады сон әле бу поезд?
Үзем дә инде, шундый ашыгыч чакта, һаман шул тирбәтеп йоклата торган рельслар буйлап үрмәлим. Бәлки самолетка күчеп утырыргадыр?
— Әй, проводник туташ, бу кайсы станция?
Җавабын аңлап бетермәдем, иңемә пальтомны салдым да. чемоданымны эләктереп, тамбурга атылдым. Хәер, кайда төшсәң дә барыбер түгелмени? Эзләгәнеңне күздән ычкындырганчы, куып житүен хәерлерәк. Мин моңа соңлап булса да инана башладым, ахры
Кысан купедан иркен һавага чыккач, гәүдәм жиңеләеп, күңелем ачылып китте. Мин вокзалдан аэродромга ашыктым.
Самолет мине упкыннар, сахралар өстенә күтәрде. Шул чак, мотор гүләвенә кушылып, бер мәкаль искә төште: әйләнгечтән юл туры...
Түгелдер... Мәкаль дә кешесенә карап иярә. Минем ише һәрнәрсәгә битараф булып, иртә бар, кич бар, ашыгып ни эш бар, дип пошмый яшәүчеләр өчен шәп юлдаш бу. Тик мин аннан бүген ваз кичәм. Әй- ләнеп-тулганып йөргәнче, дәррәү ярып туры бар икән. Упкыннар аша күпер салыр куәт кимесә дә, ерганаклар аша басма сузар рәт бар анысы. Бар, тик...
Шул чак юл мәшәкате белән аз гына чигенеп торган «ул» яңадан каршыма килеп басты. Чынлапмы, сынапмы, тутырып караган үткер күзләре, елмайганда гел уйнаклап торган матур яңаклары, кашлы булавкалар белән чормалган калын чәчләре, уртак өянкебез төбендә пышылдаган соңгы сүзләре болай да мең төрле тәэсирдән чуалган башымны әллә никадәр сораулар белән минрәтте.
Ярый, сабак булсын, моннан соң үз ишләремне иш итеп алар белән бергәрәк атлармын, кайберләрең, бәлки, узармын да. ди. Көрәшергә туры килсә, көч сынашудан авырсынмам. Җиңгән, жиңелгән чаклар да булыр. Адәм баласы шуның өчен яралган. Тик менә күнел битлегенә кара миң булып тамган шушы беренче һәм соңгы мәхәббәтем хакына мин ни кыла алам инде хәзер... Яшьлек чатында бер аймылышкач, нигә кирәге бар иде соң бу очрашуның? Бер шагыйрь әйтмешли, әллә мәхәббәтнең чыны табын узгач кына килә торган кунакмы? Алай дисәң, кай яктан һәм кайчан киләсен ник хәбәр итми икән соң ул? Бер зирәге әйтмешли, башта кадерен белми кире боргач, сонынтын үкенүдән ни файда? Алай дисәң, егет чакта ялтырап киткән гөнаһсыз яшьлек шаукымының еллар үткәч олы мәхәббәткә әверелеп дөрләвендә минем ни гаебем бар сон?
Акланумы бу? Бәлки, шулайдыр. Мин моңа аэропорт капкасы янындагы күрешү вакытында төшендем... «Әтием» дигән кадерле тавыш уйларның бер өлешен сыдырып аткандай тоелса да, яңалары калыкты. Каршы алырга төшкән улым белән ирләрчә кул тотышып күрешсәк тә, әнисенең сагыну катыш ялварулы карашы жавапсыз калды. Ярый әле, кеше күңеле теләсә кем актара торган китап түгел. Шулай да, минем Дәшмәвем аңа узгынчы жилдәй бәрелеп кенә узды бугай аның йөз сызыклары үзгәрмәде. Гүя ки, бу секундларда минем ялгыз түгеллегемнән бик разый булуымны сизенә иде ул. Өебез бусагасын атлагач та. мин бер мәлгә әсәреп калдым: түребез иркенәеп, түшәмебез биегәеп, тәрәзәләребез яктырыбрак киткән сыман тоелды мина.
Бу минем гаиләм, якыннарым, тормышым белән янача күрешүем, Даньяма сагаеп түгел, үз итеп, яратып карый башлавым иде, ахрысы.