Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӨРМӘТЛЕ ЯЗУЧЫБЫЗ


үнә яшен әнә яшен дигәнче, үтә гомер менә яшим дигәнче, дип бик дәрес әйтә Идрис ага. Әйе,
тормыш, искән җил кебек, үтеп кенә тора. Әле кайчан гына без тез буйлы, кара куе чәчле, үткен
карашлы, һәрвакыт башын югары күтәреп, горур атлап йери торган утыз яшьләр тирәсендәге
Идрис Туктар белән Уралда «Социализм юлы* исемле газета чыгарып, ыгы-зыгы килеп йөргән
идек. Ул шунда ук чыгып килгән «Шәпи агай» исемле көлке журналында каләм тибрәтергә дә
вакыт таба иде. Бу журналның һәр санында диярлек прогулчыларны, исерекләрне,
Т
С
икейөзлеләрне һәм һәртөрле ташбашларны үзенең үткен, көйдергеч каләме белән кен яктысына
чыгарып фаш итә иде. Ул кемнәрдән бирле дүрт дистә елдан артык аакыт үтте. Аннан соң инде
бик күп сүлар акты, бик күп җилләр исте.
„.Идрис Туктар әле патша Россиясе чорында ук естенә соры шинель кия. 1920— 22 елларда
кулына мылтык алып, яшь совет хөкүмәтен саклап калуда катнаша. Кол - чакка каршы ендәү эшләре
алып барганлыгы очен аклар термәсенда утырып чыга. 1941 елда туган илебезгә фашист
илбасарлары һөҗүм иткәч. Идрис-солдат тагын шинелен кия. Совет илен саклап калу ечен көрәш
мәйданына ташлана. Бу сугышта ул Ленин партиясе сафларына керә. Әнә шул ай Идрис Туктар
Ватаныбыз дошманнарын илебез туфрагыннан куып чыгаруда ике тапкыр якыннан торып катнаша.
Идрис ага ифрат куркәм табигатьле кеше. Ул һәрвакыт шат. күтәренке күңелле, мелаем булыр.
Зарлануны, чырай сытуны белми. Ачулы яшәгән — тиз картайган, көлеп яшәгән — озак яшәгән, ди
халык.
Идрис Ильяс улы Туктаров 1896 елның 20 сентябрендә Башкортстанмың Сафар районы
Булышлы авылында ярлы крестьян семьясында туа. Ул туып күп тә үтми, әтисе Ильяс агай, туган
авылын ташлап, Уралдагы Кучкар алтын приискаларыиа бәхет ззләп китәргә мәҗбүр була. Унике
яшьлек Идрис тә алтын лримскасында кара эшче булып эшли. Ләкин кечкенәдән зирәк акыллы,
укырга, язарга сәләтле булгсн Идрис, ачлы-тукпы яшәп булса да, белем алырга тырыша. Язучы үэ
сыйныфының алдынгы кешесе булырга тиешлеген яхшы аңлый. Шуңа күрә, олы булуына
карамастан. 1934 елда Казан педагогия институтының тел-әдәбият бүлеген тәмамлый.
Язучының «Партизаннар» исемле беренче әсәре 1929 елда Мәскәүдә басылып чыга. Шуннан
бирле ул өзлексез иҗат эше белән шөгыльләнеп килә. Шигырьләр, фельетоннар, хикәяләр яза.
Бераздан, шигырь язуны ташлап, прозага гына күчә. Хикәяләр, әкиятләр, повестьлар язуга күңел куя.
Аның «Гыйльметдин солдат вакыйгасы». «Хәсән солдатның үлеме». «Бала туды», «Үлем эшелоны»
һәм башка хикәя китаплары дөньяга чыга. Аннары Идрис зуррак әсәрләргә тотына. Ләкин шуны әйтел
китәргә кирәк, Туктар әсәрләренең санына кызыкмый. Ул. бер булса да, берәгәйле булсын, дигән
карашны күз алдында тотып эш итә.
Ул күп еллар Чиләбе шахтерлары арасында яши. аларның тормышын өйрәнеп, ■81 нче штольня»
исемле повестен яза. Бу — татар шахтерларының катлаулы тормышын якыннан белеп язылган
беренче уңышлы әсәр. Күп еллар утырып уп «Ике егет» исемле зур әсәр, роман иҗат итә.
Әсәрдә төп образлар Шәйхи белән Нәдерша. Бу име егет (егетләрнең берсе авторның үзе дисәк
тә хата әйткән булмабыз) гади шахтер балаларыннан үсеп, шул тормышта чыныгып, революция
юлларында утиы-суны кичеп, менә дигән алдынгы эшче булып җитешкән кешеләр.
Үзе дә шахтерлар арасында яшәгән һәм эшләгәнгә күрә, автор шахтерлар яшәгән элекке
баракларны да. аларның көнкүреш шартларын да яхшы белә. Менә ул баракны ничек тасвир итә:
«Шахтерлар казармасы искереп, чалышаеп беткән. Күпне күргән карт казарма төрпе яктан куелган
терәүләргә таянган да: «Барыбер, бүген булмаса. иртәгә авам»,— дигән шикелле, боегып утыра. Аның
кайчан салынганын олы шахтерлар да хәтерләмиләр. Ул үзе болай, тыштан караганда, буйга салынган
ат абзарына охшый. Ә эченә керсәң, борыла алмаслык, ярым караңгы, кысан мунчаны хәтерләтә. Кая
карама—ак, соры, яшел, чуар, чәчәкле-гелле, ямаулы ямауеыз чаршаулар эленгән. Төрле төстәге
тастымаллар, чүпрәк-чапрак шул чаршауларны сырып, чукпап бетергән. Биредә һәрвакыт бөркү, баш
әйләндергеч авыр, тончыктыргыч ис».
Ике егет, нинди генә авырлыклар күрсәләр дә. төшенкелеккә бирелмиләр, алда матур, яңа,
«буржуйларсыз» тормыш киләчәгенә нык ышаналар. Менә аларның төрмәдә утыргандагы хыяплары:
«Шәйхи белән Нәдерша. рәшәткә аркылы күренгән диңгез култыгының матурлыгына карап,
хыялга чумдылар. Мылтык тотып, кылыч күгәреп, шул диңгез буйларын бар итеп йөрер көннәр килеп
җитәр микән!..
— Ирекнең матурлыгын күрдеңме, тар төрмә тагын да тарая. Күзләрне дә йозак лый алсалар,
бәлки, җиңелрәк булыр иде.
— Алай димә. Нәдерша дус. Матурлыкны күңел күзе белем күрә белгән кеше, барыбер ирекне
сагынмый чыдый алмас».
Язучы «Ике erern романындагы кире типларны, җәмгыять тәгәрмәченә аяк чалып
маташучыларны да үзенә хас телдә, ачы, үткен итеп чыбыркылый. Андый типлардан кансыз,
рәхимсез, кешелеген югалткан поручик Габделхак Калкамалов, төрмәдәге
революционерларның җанына тигән вәхши Мухаморов, Сәлимгәрәй кебек типлар күңелдә
тирән җирәнү тойгысы тудыралар. «Ике егет» әсәренең теле Туктарга хас җиңел, образлы,
халыкчан. Һәр персонажның үзенә генә хас теле бар. Образларга халыкчанлык, мәкальләр,
әйтемнәр белән сөйләшү характерлы. Мәсәлән:
«Шәйхи:
— Апрель микән, март микән, гыйшык микән, дәрт микән!
Нәдерша:
— Гыйшык та бар, дәрт тә бар, кавышырга рәт тә бар...»
Идрис ага балаларга «Нәни хикәяләр», «Җир җиләге», «Кечкенә хикәяләр». «Тамчылар»,
«Батырлыкта — матурлык», «Авыр аяк» һәм башка бик күп әсәрләр бүләк итте. Нәниләргә
адресланган хикәяләрен ул гади, аңлаешлы, йөгерек тел белән яза. Бу хикәяләрне укып,
кечкенә иптәшләр дөньяның, табигатьнең ямьле, матур якларын күрәләр. Аның бу әсәрләре дә
Туктарга хас ягымлы юмор белән сугарылган. Алар балаларга коммунизм төзүчеләр булып
хәзерләнергә ярдәм игәләр. Ул әле дә балалар белән элемтә тота. Зеленодольскида балалар
белән очраша, хикәяләрен укый. Аның күп кенә хикәяләре уку китапларында урын алганнар.
Авторның иң яхшы хикәяләрен 1970 елда нәшрият «Геройство — это здорово» исеме белән рус
теленә тәрҗемә ител бастырып чыгарды. Бу китап рус балаларына да бик ошады. Алар аны
бик яратып кабул иттеләр.
һәр язучының иҗат хәзинәсендә тәрҗемә әсәрләр дә була. Чөнки тәрҗемә әсәрләр
язучының телен баеталар, дөньяга карашын киңәйтәләр, каләмен шомарталар. Идрис Туктар
Купринның «Ак Пудель». Ликстаноеның «Малышок», Волошинның «Кузнецк җире», немец
язучысы В. Бредельнең «Сазлык солдатлары» кебек әсәрләрен татар укучыларына тәрҗемә
итеп җиткерде.
Идрис ага күп еллардан бирле Зеленодольск эшчеләре арасында яши. Анда күл тиражлы
газетада эшләде. Үзенең сөйгән эше — китапханәдә дә эш алып барды. Эшча яшьләрдән торган
әдәбият түгәрәге белән җитәкчелек итте. Хәзер инде ул пенсиядә — ял да итә, яза да._
Әнә шулай, тормышның ачысын-төчесен татыган олы язучы, партия члены, мәгариф
эшчесе Идрис ага Туктарга бүген 7S яшь тулды. Нишлисең, тормыш бит ул! Картаясы килмәсә
дә, картаясың, битне буразналар баса, кара бөдрә чәчләргә кырау төшә. Ләкин ул әле һаман
да күтәренке рухлы хикәяләр, мәзәкләр яза. Без Идрис аганы моннан соң да бүгенге кебек
тормыш сөюче, картаймас Туктар итеп күрәсебез килә һәм без аның шулай буласына
ышанабыз.