КЕРӘШЕН ТАТАРЛАРЫ ҖЫРЫ
Керәшен татарларынын авыз ижаты элек-электән фольклорчы галимнәрнең игътибар үзәгендә булып килә Казан губернасындагы керәшен татарларынын нжатын узган гасырның жятмешенче елларында венгр галиме Г Балинт жыеп ала һәм аерым китап игеп бастырып чыгара. Күренекле галимне» бу китабында Казан, Лзеш, Мамадыш өязләрендә яшәүче керәшеннәрне» жырлары. әкиятләре һәм мәзәкләре тупланган. Беэнен уебызча, арада нн эһәмиятлесе — Балинг жыГнан жырлар. Керәшен татарларынын жырлары барысы да диярлек озын үлчәүдә Кайберләре тагар жырларындагы сүзләргә <кай-кәй>, «дай-дәй» кебек кушымчалар өстәп «керәшенләштерелгән» жырлар Керәшен жырлары поэтик сурәтләргә, үткен фикергә бай. Бзлинг жыйгян җырларның күбеге — мәхәббәт жырлары. Бу жырларны» тексты белән танышкач, керәшен халкының поэтик рухына, шагыйрьлегенә сокланмыйча мөмкин түгел.
Ак каеннарга инк мендем?
Җилбердәп торган туз өчен. Быел җәйне мин саргайдым Аклы яулык япкан кыз өчен.
Тартар кычкырадыр куактин, Таннар сызыладыр ерактнн Кысма, жаныкасм. беләктин. Дәрткенәем китми Аөрәктин.
Урамнан үттем, күрденме?
Төшләремә кердек. тойдыкмы?
Тордым да. төшем юрадым.
Бер кодайдан сине сорадым
Халык жырларындагы шигъри бизәкләр хакында язуы шактый ааыр эш Мондый вакытта нц яхшысы — җырның үзен уку
Бу санда без Красно-Баран авылында языл алынган жырларны бирәбез
Байчыклы Бәрәнгул елгасы буенда, урман эчендә утырган авылның элекке исеме Байчыклы Бәрәнгул булган. Аның тарихы Болгар чорына барып тоташа Соныннан, ЖНрле халыкларны чукындыру политикасы үткәрелгәч. Байчыклы Бәрәнгул авылы халкы керәшен татарлары дип йөртелә башлый һәм авыл — Керәшен Бараны днп аталып нитә 0 егерме тугызынчы елдан Красно-Баран исеме биредә. Елга исеме исә һаман элеккечә Байчыклы Бәрәнгул килеш кала. Бу авылда ике йөзгә якын йорт булып, сигез йөздән артык кешесе бар. Халкы бик кунакчыл
Авыл өйләре пөхтә итеп җыештырылган Чисталык урамнан ук башлана Капка төбеннән баскычка кадәр такта чки цемент җәелгән. Аяк киемен баскыч төбенә салалар. Баскыч, өйалды, идәннәр сап-сары итеп юылган Идән юуу өчен махсус урмаи үләне хәзерләнә. Ул ышлан днп атала
Алтыи да ля микән, көмеш тә микән
Безнең кодаларның баскычы,—
дин, керәшен татарлары тикмәгә генә җырламый икән.
Әле беркем дә язып алмаган һәм беркая да басылып чыкмаган җырлар күп монда. Туйда җырлана торган борынгы җырлар гына да ике йөздән артык, дип сөйлиләр. Аларда фольклорчы галим И. Надирав җыеп чыгарган туй, кыз озату, кияү кертү йоласы җырлары белән охшашлык зур. Биредә венгр галиме Г. Балинт кнтабында|ы җырлар да очрый. Димәк, борышы җырлар халык күнелендә әле дә яшиләр. Тик биредә язып алынган вариантларда алар бераз «заманлаштырылганнар» — җырны суза торган кисәкләреннән <чистартылганнар>. Түбәндәге җырлар 77 яшьлек Степан Филиппович Иванов, аиын 76 яшьлек хатыны Марина Ивановна Иванова һәм алгрның 36 яшьлек кызлары Мария Степановна Бәшпровалардан язын алынды.
Туй һәм кунак җырлары
Казаки бауларым күк төймә. Күк төймә лә түгел каптырма, Кияү канатым, сиңа әйтәм. Үзеңнән бүтәнгә лә каптырма.
Табакай табада ла борчак, Чәчми генә түкми ашагыз, Безнең кызыбыз сезгә кала. Какмый гына сукмый асрагыз.
Ай-ли, шау нарат, шау нарат. Нигә шаулый икән бу нарат? Шауламас ие бу нарат, Аерыла бездән бер канат.
Урындыкларым, әй, алмалы. Утырмаган кеше калмады;
Кызларыбыз матур булгач. Сокланмаган егет калмады.
Канат очына кер тиермәм. Канат очым алсуга күрә;
Без кызыбызны сезгә бирдек, Нәселегез асылга күрә.
Ике җирән атыгыз, Аның берсен безгә сатыгыз; Киявегез ошарлык булмаса, Кызыгызны алып кайтыгыз.
Иртә генә торып тышка чыксам, Мыжылдыйлар байның кортлары ’, Алтын гына капка, көмеш койма, Шушы микән кода йортлары.
Ишек алдында бер кискә’, Кисеп кенә алдым бер мичкә; Китәселәребез бер дә килми. Калдырырсыз микән бер кичкә.
1 Кортлары — умарта кортлары.
* Кискә — киселгән агач.
Биеккәй лә тауның башыннан Алтын балдак таптым әләли, Алтын балдак табу бер ни түгел, Бер туй итүләре әллә ни.
Ачыла кибет, ай, ачыла, Башыгызга бирнә ябыла, Кияү акчалары килеп кергәч. Бирнәләре аның табыла.
Алтын да ла микән, көмеш тә микән Безнең кодаларның баскычы?
Кодагый канатым, кил каршыма, Шушымы чемодан ачкычы5
Ай, килдек без, килдек без, Иделләрне кичеп килдек без; Иделләр кичеп, юллар кунып. Кыз озатырга ла килдек без,
Ай-Һай диләр, ай-һай диләр, Чемоданның эче тар диләр. Чемодан эче тар булса да. Кодаларның малы бар диләр. (Тар булса да өмет бар диләр. Тагын әле бер күркәсе бар диләр.)
Ишегалларым ла, ай, каралты, КаралтыIII ла эләре калмады, Сез кодаларны көтә-көтә. Ике күзләремне кан алды.
Җиңсез туннарыма жмн куйдырдым Утлый гына җанган дарайдан Сез кодаларым да килгәчтен, Сикереп төштем биек сарайдан.
Кара сыерларның мөгезен Каерып алырга ла килдек без; Әнкәсеннән генә бәбкәсен Аерып алырга ла килдек без.
Зәңгәрле лә ыштан, зәңгәр ыштан, Аның арасына ак кушкан;
Безне генә кодай3 сөел кушкан. Аермасын иде лә бер дошман.
Ай-Һай, ашык без. ай-һай. ашык. Ашлар ашый торган кашык без; Шушы туйларның ла барышында Алдан йөри торган башлык без*.
Агоннардан —ак оннардан
Атларын булса шундый булсын, Шундый ла булсын;
Анын арт аяклары ак булсын.
Җырларны белеп жырламасак та, Аргыш булуыбыз хак булсын.
Ай-Һай, ай, диләр, ай, диләр, Безнең ’кодаларны бай диләр; Идән асларында сигез мичкә Серкәләгән балы бар диләр.
Чәчләремне биштән үрер идем,— Чәчен биштән үргән димәсләр, Сезнең өчен генә үләр идем,— Сезнең өчен үлгән димәсләр.
Сызгырадыр елан, ай, сызгыра. Саздагы ла сары бака өчен;
Туганайлар, сезгә мин әйтәмен, Ташлашмыек алла хакы өчен.
Биеккәй тауның, ай, башында
Жир җиләге тездем тезләнеп;
Сез туганнардан аерылгач, Минем жаннар җөрер эзләнеп.
Биеккә тауның, ай, башына Шәлчедән кибән кем кунган; Ашыек, эчиек без, туганнар, Ашам-эчемиәрдән кем туйган.
Туп-туп та баскан туры атның Су җыела баскан эзенә;
Ышанам, туган, мин үзеңә, Ташламам дигән сүзеңә.
Туп-туп баскан туры атым Урта юлларына бер баса; Бу илләргә ничек килер ием, Сез туганнарым булмаса.
Урман ди буйлары имәнлек Имәнлек буйлары игенлек;
Ул ди игеннәрне бергә игиек, Гомерләргә бергә йөриек.
Агоннардан1 камыр ла издермәм, Издерсәм дә кешегә сиздермәм; Җанымнан да якын туганнарны Үзем үлмиенчә биздермәм.
Ишек алларым таслы үлән, Таслы үләннән килмә, юлдан кил!
И туганкаем, сина әйтәм:
Сагындырып килмә, ел да кил.
Яшел лә чирәм өстеннән Тек-тек басып килә ак куян; Син туганнарым килер дип, Өлешенне аерып куям
Көмеш тә йөзек койдырдым Чынкай гына көмеш акчадан. Сез туганнарны эзләп таптым Алмалары пешкән бакчадан.
Агыйделкәйләрнеи лә күбеген Жыеп кына алдым бер уймак: Сез туганнарны эзләп таптым Сакраларга1 чыгып бер буйлап.
Су буйларына төшәр ием Су тавы|ы тезелгән чакка: Туганнар янына барыр ием, Ач үзәгем өзелгән чакта.
Сандугачлар булып сайрар ием. Өй арткынаемда сад булса. Жаннарымны ярып бирер ием, Якын итүегез хак булса.
Аклы ла яулыкнын парчасы һәрбер яулыкларда булсачы; Сез туганнарның нурлы йөзе К»н лә күз алдымда булсачы.
Кара урманнарны өч әйләндем. Таянырга терәк талмадым;
Күпләр эзләдем мин. күп сорадым. Сездәй туганнарны тапмадым^
Өстәл өсләрем лә эскәгер.
Эскәтер өсләре чынаяк, Чынаяк түгел, чынкай көмеш — Безнеи лә дускайлар шушы. имеш.
Сырга2 бауларым билдәндер. Алтынчылар коеп биргәндер Кашларыц-күзләрең килгәндер. Бер кодаем сөеп биргәндер.
Башымдагы гына ла ак яулыгым Очып кынай барган кош кебн Бу ди ашаганнар, бу эчкәннәр Покы арасындагы төш кебн.
Башымдагы гына бүрегемне Әллә илтерме*, дип сорыйлар
' Сакраларга» свараларгв Керәшеннәр <а» урынына еш «ыча «к» аввш кулланалар
'Сырга— алка
• Кебн — кебек
* Илтер — бадрә бәрән «ирне.
Атларын җигеп юлга чыккач. Әллә алпуатмы', дип сорыйлар.
Самауырлар куйдым мин кайнарга, Чистайлардан килгән байларга;
Сез дускайларны охшатамын Кечатна көн туган айларга.
Аякларымдагы ла итегемне Басалмыйча торам таяр дип;
Син ди дускайларым килеп кергәч, Танымыйча торам бояр дип.
Беләзеккәйләрем сары алтын. Иптәш, күңелләрең ник салкын? Иптәш, күңелен салкынлыктан, Яна йөрәгем ут-ялкын.
Җир җиләге генә җыя-жыя, Ике җиңнәрем тулды инде. Сез туганнар белән бер күрешкәч, Минем күңелләрем булды инде.
Кара урманнарның уртасында Карчыгалар микән кагынган;
Ычкылыклар тотса, тот исеңдә — Мин булырмын сезне сагынган.
Гармуным булса уйнар идем. Әрле дә бирле боргалап;
Матур кызлар булсам, йөрер идем, Тутый кошлар кебек юргалап
Беләзеккәйләрем, ай, бөгелми. Бөгелмәләрдән килгән түгелме? Сөям дә сөям дип әйтәсең, Сөюләрең хәйлә түгелме?!
Тугыздан башмаклар’ мин ясаттым, Икәү генә киеп туздырыйк;
Яшьли генә бергә без кушылдык, Гомерләрне бергә уздырыйк.
Агыйделләргә без төшәрбез. Колачларны җәеп йөзәрбез, Йөзүен бергәләп йөзәрбез, Аерылгач ничек түзәрбез.
Иптәшем, матур буласың Пустау чикмәннәрең кигәчтен.
— Сөясеңме? — диеп син сорыйсын. Нигә сөймим җаным сөйгәчтен?!
Синен чәчләрең бигрәк сары, Алтын кайчы белән кискәнгә; Синең буйларын бигрәк зифа, Багалмасы ашап үскәнгә.
1 А л п у а т — алпавыт.
’Тугыздан б а ш м а к — тугызлап үрелгән юкә башмак.
Синең чәчләрең гедерә1, Гедерәгә күрә жил өрә; Синең буйларын бигрәк зифа. Чакырым җирләрдән күренә.
Кырларга чыктым, кыргый аттым, Кыр гүренә җиткәч тагы аттым; Бу күрүләремдә бак яраттым. Тагы да кайчан күрермен, канатым.
Кырларга чыктым, исем китте — Элмәләрнең ни элгәненә.
Үземә-үзем исем китте. Сезне күреп сөенгәнемә.
Ураккай урдым, зурат куйдым, Арасыннан очты карлыгач, Син карлыгач булсаң, мин сандугач. Сайрашырбыз икәү сагынгач.
Кара урманнарның, ай, артында Ишетелә чалгы кайравы;
Сез туганнарның сөйләгән сүзе — Сары сандугачның сайравы.
Минем якаларымда алты талир, Алтысы да аның бер манер Сез туганнар белән күрешергә Язган икән безгә, и кадыйр1
Шыңгыр да шыңгыр дугалар, Әнә китеп бара кодалар. Китмәсләр ис кодалар. Калдык аракыны соналар.
Миңа әтекәем атлар ла бирде, Таулардан тауларга йөр, диде. Мина әтекәем шулай ла әйтте: «Туйлардан туйларга ла йөр!» —диде.
Кечерәккәй җилән, ай-һай, басма эчле, Аны кияр кечерәккәй кеше.
Кечкенә лә диеп сез хурламагыз, Ул ризыклы, дәүләтле кеше.
Без стаканнарның шунысын сөябез. Мәлдер генә, мөлдерәп лә горганын;
Без кодачаларның шунысын сөябез, Каршыбызда җырлап ла горганын
Бөтен җиләккәйләр, ай, арасында Җир җиләккәйләре лә үтемле, Бәген кодачалар, ай, арасында Үз кодачаларым ла сөйкемле.
Безнең лә урамнар киртләч-кнргл.»ч, Киртләчләре бетәр лә кар киткәч; Безнең лә урамнар, ай. ямьле иде, Ай, ямьнәре бетәр лә туй үткәч.
1 Гедерә — видрә
* Кадыйр — ходай