Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФӘХРИ ӘСГАТ


(1901—1926)
атар совет әдәбиятын тудыру, үстерү эшенә күп яшь талантлар катнашкай. Фәхри Әсгат —
шундыйларның берсе.
Әсгат Йосыф улы Фәхретдинов 1901 елның 13 Октябренда Татарстан
АССРиың Куйбышев районы Алпар авылында туа. Башлангыч белемне авыл мәктәбендә ала.
1913 елда. Казанга килеп, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый башлый. Революциядән соң Чистай
педагогия техникумында һәм авыл хуҗалыгы техникумында укый. 1922 елда яңадан Казанга кайта,
Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Ләкин өченче курсны тәмамлаганнан соң, авыру
сәбәпле, укуын ташларга мәҗбүр була.
1919—20 еллардан аның әдәби иҗат эшчәнлеге башлана Ф. Әсгатнең беренче шигырь һәм
нәсерләре «Кызыл яшьләр» газетасында, «Безнең юл* журналында басылып бара.
Ф Әсгатнең каләменә җиңеллек, тапкырлык, үткенлек хас. Ул үз геройларының »чке
дөньяларын тасвирлауга нык игътибар итә. Язучы тышкы бизәкләр, плакатчылык, схематизмны,
формализмны кире кага һәм үзе белән бергә әдәбиятка килгән талантлар арасында реалистик
принципларны яклаучыларның берсе була. Гражданнар сугышы эпизодлары, сугыштан соңгы
чорда авылдагы сыйнфый керәш һәм советлашу процессы. Кызыл Армиядә политик аң, практик
күнегү алып кайткан авыл егетләренең кулак куштаннарга каршы корәше. НЭП елларына хас
күренешләр — болар һәммәсе дә Ф. Әсгатнең үткен каләме белән тотып алынган кечкенә
детальләр аша җанланалар.
Язучының кыска-кыска хикәяләре, җылы лирик парчалары авторның якты хисләре,
сыйнфый керәш идеяләре белән сугарылган.
Кайвакыт язучы үзенең күңелендә туган хисләрне җыр кебек кыска итеп һәм дул кынланып
сейләп бирә, син аның яшьлеген, дәртлелеген тоясың. Сүзләрдән чәчәкләр ясыйм, ди ул үзе. Аның
1927 елда үзе үлгәч басылган җыентыгы да бик хаклы рәвештә «Сүзләрдән чәчәкләр» дип атала.