Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДӨНЬЯ ӘДӘБИЯТЫННАН СӘХИФӘЛӘР


Шотландия унбишенче гасырда ук инде чын мәгънәсендә олы шигъриятле ил була Лакин зур фаҗига туа — ил. үзенең бәйсезлеге белән бергә, әдәби теленнән д> мәхрүм кала. Рәсми тел итеп инглиз теле санала башлый Ләкин халыкның җанын үтерү мөмкин түгел. Ә халык җаны—аның җырларында, әкият-дастоннарында Рәсма рәвештә тыелган шигърият әнә шул җырларда, әкият-дастаннарда, телдән-телгә күчеп, үзенең яшәвен дәвам итә. Телнен сакчылары — шагыйрьләр, һәлакәткә дучар ителгән шотланд телен яклап, аңа гомер даулап, шагыйрьләр күтәрелә. • Шотланд Горацие» дип йөртелгән шагыйрь Аллан Рамзей, егерме дүрт яшендә акылыннан языл һәлак булган Роберт Фергюссон, шотланд халык иҗатына таянып, рәсми канунга каршы набат сугалар.
Тик халыкның чыннан да үз шагыйре, безнең Тукайча, милли телнең бөтен гүзәллеген аңлаган, тойган, халыкның ачы хәсрәтен, җиңелмәс рухын җырлап бирә алырдай шагыйрь тумый әле.
Ниһаять. 1759 елның 25 январенда Аллоузй дигән кечкенә авылдагы салам түбәм балчык өйдә Роберт Берне туа.
Ул көнне Шотландия үзенең мәңгелек горурлыгы булачак, шотланд теленә үлем- ссзлек китерәчәк кешенең дөньяга килгәнен белми, әлбәттә. Үсмер Роберт рәсми тел— инглиз телен искиткеч яхшы белүе белән сокландыра. Укытучылары аны инглиз теленә. бөек инглиз әдәбиятына гашыйк итәләр. Эшләр шулай дәвам иткәндә, мөгаен, Роберт Берне классик инглиз стилендә иҗат итә башлаган булыр иде. Ләкин дөньяда тиңдәше булмаган бердәнбер укытучы — ана бар. Ул гап-гади батраклар, фермерлар сөйләшкән, канун тарафыннан курам теле» дип исәпләнгән телдә борынгы җырлар җырлый, искиткеч матур әкиятләр сөйли, һәм шушы укытучы башкаларны җиңеп чыга
Роберт Бернсның хатыннан бер өзек; еБезнең авылда шундый йола бар иген урган чакта егетләргә ярдәм итәр өчен берәр кыз бирәләр. Миңа унбиш яшь тулган көзне ярдәмчем үземнән бер генә язга яшьрәк гүзәл бер кыз иде... Мин беркайчан да Неллига яратуымны сиздермәдем... Ул искиткеч матур җырлый иде. Ул яраткан көйгә беренче мәртәбә үземнең тойгыларымны рифмага салып әйтергә омтылыш ясадым.. Китаптагы шигырьләрне бары тик грек яки латин телен белүчеләр генә яза дип уйлый идем, әлбәттә. Ләкин кыз.. фермер язган җырны җырлый, ул рифмалаганны нигә миңа до рифмалап карамаска, ул миннән акыллырак түгел бит әле... Минем өчен мәхәббәт һәм шигърият әнә шулай башланды...»
Абыйсы Гильберт бик еш кына сабан артыннан баручы Робертның нидер мыгырдап барганын ишеткәли Ә икенче көнне шәһәрләр, авыллар буйлап өр-яңа Җыр тарала Кешеләр аны бер-берсеннэн отып алалар. Берне үзенең җырында мәсхәрә итхән дошманнардан көлә Халыкка җыр алирның үзләре өчен, алар исеменнән язылган кебек тоела
Егерме җиде яшендә Роберт Бернсның *Ике вт» дигән беренче җыентыгы басылып чыга. Шаян шигырьләрдән торган алты йөз данәле бу китап берничә көн эчендә таралып бетә.
Шагыйрьнең даны бетен илгә тарала
Лондон газеталары Роберт Берне исеме белән чуарлана.
Эмма Берне күчеп килгән Эдинбург шәһәренең аксөякләре шагыйрь белән бик нык мавыксалар да. аның бөек шагыйрь икәнен танырга теләмиләр Ниһаять. Берне өчен дә Тукай фаҗигасе башлана. Наширләр сөлек булып аның йөрәгенә кадалалао.
1787 елда Эдинбургта басылган шигырьләр җыентыгын Лондон, Бельфаст. Дублин наширләре күчереп баса. Ләкин барлык акча Бернсның Эдинбургтагы нашире кесәсенә керә
Бернс Шотландия буйлап зур сәяхәтләр ясый. Әмма яңадан чиске дусты» — сабан янына әйләнеп кайта.
Бернсның соңгы авыр еллары Дамфриз дигән бәләкәй генә бер шәһәрдә үтә. Француз революциясе. Бастилия җимерелгән көннәр Ирекне яклап тавыш бирүчеләрне бөтен Шотландия буйлап эзәрлекли башлыйлар Бернсның сөргеннән котылып калуына сәбәп бер генә: ул, хисләрен яшереп, рәсми шигърият белән шөгыль тәнә. Бер үк вакытта лирик шигырьләр дә иҗат итә.
Үләренә ун көн калгач, шагыйрьне түлисе бурычлары өчен судка бирәләр 1796 елның егерме беренче июле көнне, иртәнге сәгать биштә, утыз җиде яшьлек даһиның күзләре мәңгегә йомыла.
Шотланд иле шагыйрь үлгәннән соң гына кемне югалтканын аңлый Тукай әйтмешли:
Бармыни бездә гомумән чын кеше кадрен белү?/ Без аны кайдан белик, мескен, үлеп аңлатмагач?!
Кайчандыр, күпмедер бурычы өчен шагыйрьне судка биргән Шотландия бүгенге көндә шагыйрьгә исэпсез-хисапсыз бурычлы Шагыйрьнең шигырьләре иленең даны, горурлыгы булып һаман саен еракларга тарала тора Шагыйрьнең кабергә кергәненә инде гасырлар үтте. Ләкин аның тавышы заман узган саен бшккәрәк күтәрелеп яңгырый.
Тауларда минем йөрәгем
Тауларда минем йөрәгем... һәм мин үзем дә Очам-чабам шул тауларда болан эзеннән. Болан, кәжә өркетәм мин, табам да эзен. Тауларда минем йөрәгем... Түбәндә үзем.
Сау бул. минем туган жирем. төньягым минем.
Батырлык һәм дан ватаны, әй, туган илем
Дөнья буйлап язмыш мнне куып йөртсә дә.
Улың булып калырмын мин — гүргә кертсә дә!
Хушыгыз, тау түбәләрен каплаган карлар.
Хушыгыз, тау үзәннәре, упкыннар, ярлар.
Хушыгыз, упкын өстендә моңсу урманнар.
Хушыгыз, урман чишмәсе көйләгән моңнар.
Тауларда минем йөрәгем һәм мин үзем дә Очам-чабам шул тауларда болан эзеннән Болан-кәжә өркетәм мин, табам да эзен. Тауларда минем йөрәгем... Түбәндә үзем.
Сәфәрче төн кунган йорт
Тауга эңгер төште, мин кнчекгем,
Гыйнвар жиле исә. бозлы кар.
Кунар урын тап.мый арып беттем.
Бикләнгәннәр төнгә бар йортлар.
Бәхетемә, өстен буран сарган Кыз очрады — күңел яктырды. Ул, оялып кына, үзе торган Ышыктагы йортка чакырды.
Түбәнчелек белән мин баш идем, йолып калган өчен бураннан. Хөрмәт белән аңа болай дидем:
— Урын жәеп бирче, багалмам.
Җыйнак ятагына нәфис, юка Ефәк җәйде, шәраб китерде. Теләде ул миңа тыныч йокы, Ә урамда буран үкерде.
Аерыласым һич килмәде минем. Чыгып китмәсен дип янымнан:
— Мөмкин булса, берәр мендәр,— дидем,— Китермәссең микән тагын да?
Миңа ап-ак мендәр алып килде, Баш астыма салды, шул чакта Бик матур, бик ягымлы иде — Кысып алдым үзен кочакка.
Каннарына капкан кайнар утлар йөгерде күк ике битеннән:
— Әгәр мине яратсагыз, зинһар, Кагылмагыз миңа, үтенәм!
Чәче сары, сүс төслерәк иде, Колмак кебек бөдрә, дөресе, Гөлләрдән дә хуш ислерәк иде Миңа урын җәеп бирүче.
Күкрәкләре исә әйтерсең лә Иртә кышның җиле, талпынып. Үз сулышы белән шушы төндә Өеп куйган ике калкулык...
Назладым мин иреннәрен үбеп Урын җәйгән кызны бу төнне, Саф иде ул тау бураны кебек, Саф иде ул ак кар шикелле.
Ул әйтмәде миңа каршы сүзләр, Башын салды минем кулыма, йомык иде бу ягымлы күзләр — Ул йокыга талды соң гына.
Кояш әле чыккан гына иде.
Тагын сөйдем аны. яраттым.
— Харап кына иттегез бит! — диде, Мин чәчләрен аның тараттым.
Үптем анын яшьле керфекләрен. Колмак төсле ефәк бөдрәсен,
Әйттем: — Бик күп тапкыр әле, бәгърем, Мина урын җәеп бирерсең.
Аннан көмеш энә алып кулга, Шул яп-якты гыйнвар таңында, Озатканчы мине олы юлга, Күлмәк текте тәрәз янында.
Саный вакыт көннәр, елларымны, Гөлләр ачыла, буран себерә...
Урын җәеп биргән шул ярымны Онытмамын ләкин гомергә!
Финдлей
— Кара төндә кем ул шакый?
«Кем булсын, мин —
Финдлей!»
— Кайт өеңә Барсы йоклый!
«Ә син?» — диде Финдлей.
— Курыкмыйча ничек килдең?
«Килдем!» — диде Финдлей
— Әллә нишләвең бар синең...
«Бар! Бар!» —диде Финдлей.
— Сиңа ишек ачсам әгәр...
«Я, ач!» —диде Финдлей.
— йокы булмас таңга кадәр!
«Булмас!» — диде Финдлей.
— Сине өйгә керттем исә...
«Я, керт!» — диде Финдлей
— Чыкмассың шул төн үтмичә.
«Чыкмам!» — диде Финдлей.
— Төн үткәрсәм синең белән...
«Үткәр!» — диде Финдлей.
— Тагын килерсең син, беләм, «Тагын!» —диде Финдлей.
— Бергә йоклаганны, мәгәр...
«Бергә!» — диде Финдлей.
— Син ләм-мим кабергә кадәр!
«Була!» —диде Финдлей.
ЗӨЛФӘТ таржемәлэре.
Син мине ташладың, Джеми, Мине ташладың.
Гомергә ташладың, Джеми, Әйе, ташладың.
Син шаяртып кына йөрдең, Бәгърем, алдадың.
Мәңге сөяргә сүз бирдең, Аннан ташладың, Джеми, Аннан ташладың.
Без бергә булмабыз, Джеми, Булмабыз бергә.
Беркайчан да без, Джеми, Булмабыз бергә.
Тизрәк салсын иде мине Үлем кабергә.
Мин йомар идем күземне, Мин йомар идем, Джеми, Гомер-гомергә!
Кырларның яңгыр, карларын Сиңа тидермәм, Дустым, тидермәм.
Җиләнем белән каплармын Кышкы җиленнән, Зәмһәриреннән.
Әгәр газаплар китерсә Язмышын синең. Язмышың синең,
Мин әзермен бүлешергә Җан дусым минем, Җан дусым минем.
Калсам да киң далаларда
Караңгы төндә,
Караңгы төндә,
Кояш табармын анда да,
Без булсак бергә, Без булсак бергә.
Ник бирмиләр миңа шунда
Бөтен җир шарын.
Бөтен җир шарын.
Мин тик синең белән генә
Бәхетле, ярым,
Бәхетле, ярым.
РӘДИФ ГАТАУЛЛИН тәржемәләре.
Җыр
Көттермәм мин сине,— сызгырырсың, яме. Көттермәм мин сине,— сызгырырсың, яме, Әрләсен әниләр, әрләмәгәйләре!
Көттермәм мин сине,— сызгырырсың, яме!
Тик безгә килгәндә аларга кара син. Коймадан керергә бер ярык табарсың. Ай нуры яктырткан өч баскыч күрерсең. Шулай кил, гүя син һич миңа килмисең, Шулай кил, гүя син миңа дип килмисең.
Истә тот. очрашсак чиркәүгә килгәч тә, Эндәш дус кызыма, ә мина эндәшмә. Яшертен генә бер елмаеп кара да, Аннары бер генә тапкыр да карама. Аннары бер генә тапкыр да карама!
Ятларга сиздермә вәгъдәбез барлыгын. Әйтерсең барыбер юклыгым-барлыгым Шаярткан чакта да саклан син, уйла син, Ятларның берәрсе каратып куймасын. Чыннан да берәрсе каратып куймасын!
Көттермәм мин сине — сызгырырсың, яме, Көттермәм мин сине,— сызгырырсың, яме. Әрләсен әниләр, әрләмәгәйләре!
Көттермәм мин сине,—сызгырырсың, яме?!
Җыр
(Вилли)
Бер анда, бер монда — тынгылык белми. Китә дә югала диңгезләр ягына.. Тизрәк кайт инде, кадерлем Вилли, Әйт миңа, кайттым дип үзгәрми яныңа.
Болытлар бик түбән, кышкы жил жилли, Озаттым сәфәргә мин сине еракка.
Тагын да жәй килер, кайтырсың. Вилл и.
Кырларга, урманга, үземнең кочакка.
Комнарга капланып океан йокласын.
Дулкыннар шавыннан төннәрем борчулы. Ялларын кабартып дулкыннар купмасын, Сак кына илтсеннәр өенә юлчыны.
Хыянәт итсә ул, онытса әгәр дә.
Тәүлекләр буена дулкыннар гүләсен.
Корабын көтмичә керәм мин кабергә, Белмичә, Виллннең яныма килмәсен.
Бер анда, бер монда — тынгылык белми. Китә дә югала диңгезләр ягына...
Тизрәк кайт инде, кадерлем Вилли, Борылып кайт кире, үзгәрми яныма.
МӨДӘРРИС ӘГЪЛӘМОВ гвржвмаләре.