Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


СССР ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ V СЪЕЗДЫ
29 июньнән 2 июльгә кадәр Мәскэү Крем лснен Зур
сараенда СССР Язучылэрының V съезды булып
узды Съезд эшендә делегатлар, кунаклар, совет
культурасы эшлек- леларе, партия һәм хөкүмәт
җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты
Съездны Социалистик Хезмәт Герое язучы Н С.
Тихонов ачты. Әдәбиятыбызның бу олы форумына
Татарстан язучылары исеменнән делегат булып
Зәки Нури. Снбгат Хәкнм, Гази Кашшаф, Гариф
Ахунов. Гариф Гобәй, Геннадий Паушкин. Шәүкәт
Галиев, Нәби Дәүли, Равил ФәАзуллиннар
катнашты
Мирсәй Әмир кинәш бирү хокукы белән һәм Гомәр
Баширов, Хәсән Туфан. Ренат Харисов кунак
булып бардылар
Әдәбиятыбызның укышлары, анык үсеш
тенденцияләре турында зур җаваплылык белән сүз
алып барган съезд делегатлары соңыннан
язучыларның җитәкче органнарын сайладылар.
СССР Язучылар союзының идарә составына
Татарстаннан Зәки Нури һәм Мирсәй Әмирләр
сайланды СССР Язучылар союзы
секретарьларының берсе итеп Татарстан язучылар
союзы правде- ниесе председателе, шагыйрь Зәкн
Нури сайланды.
ЛАУРЕАТЛАР КИЧӘСЕ
Мәскәүнең әдәбият йортында әдәби премияләр
лауреатларының кичәсе булды Бу кичәдә М.
Горький исемендәге әдәби премия лауреаты
шагыйрь Снбгат Хәкнм дә катнашты
ТӘРЖЕМӘ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ
РСФСР Язучылар союзы секретариатында
тәрҗемә советының утырышы уздырылды.
Нәшрият работниклары һәм язучылар белән бергә
уздырылган бу утырышта мил. ли әдәбиятларны
рус теленә тәрҗемә итү мәсьәләләре каралды Анда
татар язучыла- рыниаи Зәки Нури. Гариф Ахунов,
Реиат Харнсовлар катнашты.
ЛАЕКЛЫЛАРГА БҮЛӘКЛӘР
СССР Верховный Советы Президиумы Указы
белән совет культурасын, әдәбияты һәм сәнгатен
үстерүдә ирешкән уңышлары,
СССР ятучыларыныи V съезды Татар әдипләре пемеа язучылары беләи. («Меиея
Lebcn» газетасында басылды}
хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләүдә актив
катнашулары һәм бишьеллыкны уңышлы үтәүдә
лаеклы өлеш керткәннәре өчен илебезнең
әдәбият-сәнгать эшлеклелә- ренең зур бер
төркеме хөкүмәтебезнең югары бүләкләре белән
бүләкләнделәр Шулар арасында татар язучылары
Афзал Шамов «Октябрь Революциясе» ордены,
Нури Арсланов Хезмәт Кызыл Байрагы ордены,
Зәки Нури «Почет билгесе» ордены белән, София
Борисовна Радзиевская «Хезмәттәге Батырлык
өчен» медале белән бүләкләнделәр. оештырылган
иде Анда Советлар Союзының барлык
әдәбиятларыннан вәкилләр катнашты. Шагыйрь
Зәки Нури бу кичәдә татар әдәбияты турында
сөйләде һәм шигырьләр укыды.
Съезд көннәрендә делегатлар Совет Армиясендә
хезмәт итүчеләр белән дә очраштылар. Прозаик
Гариф Ахунов шул кичәдә катнашып,
әдәбиятыбыздагы яңалыклар һәм татар
язучыларының халык белән элемтәләре турында
сөйләде.
Татар совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре
өчен һәм илле яшь тулу уңае белән шагыйрь
Гамил Афзал Татарстан АССР Верховный Советы
Президиумы Почет гра мотасы белән бүләкләнде.
Совет сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен һәм 60
яшь тулу уңае беләң РСФСР- нын атказанган
сәнгать эшлеклесе, режиссер Шириаздан
Сарымсаков ТАССР Верховный Советы
Президиумы Почет грамотасы белән бүләкләнде.
ДИПЛОМАНТЛАР
Бөтенроссня китап сәнгатенең 1971 елда
үткәрелгән конкурсына кырык бер нәшрият һәм
алты полиграфия предприятиесе катнашты
Конкурска китаплар, альбомнар, плакатлар,
репродукцияләр, эстамплар — барлыгы 263 басма
эш куелган иде
Татарстан китап нәшрияты тарафыннан конкурска
куелган эшләрдән «Казан фоторәсемнәрдә»
альбомы (А. Геринас рәсемнәре, Р. Кутуй тексты,
художнигы С. Виноградов, төзүчесе X.
Гобәйдуллин) икенче дәрәҗә диплом алуга
иреште. Татарстанның уңышлары, атаклы
кешеләре турында язылган «Исәнме, туган жир->
дигән очерклар җыентыгы (редакторы В.
Белокопытов, художнигы Э. Зарипов) һәм татар
телендә чыгарылган «Музыка әлифбасы» исемле
музыкаль әлифба кызыксындыру дипломнарына
лаек булдылар.
«Исәнме, туган жир» китабы өчен Камил Якуб
исемендәге матбугат комбинаты кызыксындыру
дипломы алды
БАШКАЛА УКУЧЫЛАРЫ БЕЛӘН
ОЧРАШУЛАР
СССР Язучыларының V съездында катнашкан
делегатлар. Мәскәүнең әдәбняг сөючеләре белән
очрашып, съездның эше һәм әдәбиятыбыз
турында сөйләделәр Шундый очрашуларның
берсе М Горький исемендәге Үзәк культура һәм ял
паркында Татар башкорт укучылары белән узды-
рылган әдәби кичә бик жанлы үтте Анда татар
язучыларыннан Гомәр Бәширов, Хәсән Туфан,
Сибгат Хәким, Зәки Нури. Гариф Ахунов, Ренат
Харисовлар, башкорт язучыларыннан Зәйнәп
Биишева һәм Габделхак Игебаевлар катнашты.
Кичәдә татар-башкорт әдәбиятындагы яңалыклар
турында сүз барды, яңа шигырьләр укылды,
тышлаучыларның күп төрле сорауларына
жаваплар бирелде.
ИҢ ЯХШЫ ӘСӘР ӨЧЕН
Авыл хуҗалыгындагы зур борылышларны, авыл
хезмәт ияләренең янача тормышын, сонгы
елларда үсеп, күтәрелеп чыккан, коллективны зур
эшләргә оештыру сәләтенә ия булган, белемле,
олы тормыш таләпләре югарылыгында торып
хөкем йөртерлек тәж- рибәле яна кадрларны матур
әдәбиятта киңрәк яктырту теләге белән СССР
Авыл хужалыгы һәм хәзерләүләр министрлыгы
коллегиясе һәм авыл хужалыгы хезмәт ияләре һәм
эшчеләре профсоюзының ҮК Президиумы иң
яхшы художестволы әсәр, ләр өчен ябык конкурс
нгълан итте.
Конкурс 1971 елның 1 июленнән 1972 елның 1
декабренә кадәр дәвам итәчәк
Конкурска беркайда да басылмаган роман,
повесть һәм пьесалар кабул ителә
Конкурска дигән әсәрләр, машинкада ике данә
бастырылып, нинди булса да бер девиз белән
жибәрелә, ә икенче бер конвертка авторның
исеме, фамилиясе һәм торган урыны хәбәр ителә.
Милли телләрдә жылган әсәрләр русчага тәржечә
ителеп жибәрелә.
Конкурсның нәтижәләре 1972 елнын 15
декабренда билгеле булачак һәм газета-
журналларда басылып чыгачак.
Коньурста ни яхшы дип табылга1- әсәрләргә
түбәндәге бүләкләр биреләчәк
ИҢ ЯХШЫ РОМАН ҺӘМ ПОВЕСТЬ
ӨЧЕН
Беренче бүләк —2000 сум
Ике икенче бүләк— 1500әр <лы
Ике өченче бүләк — 1000 әр сум
ИН ЯХШЫ ПЬЕСА ӨЧЕН
Беренче бүләк— 1000 сум
Ике икенче бүләк — 700 әр сум
Ике өченче бүләк — 500 әр сум.
Конкурска кулъязмаларны түбәндәге адрес белән
жибәрерг.з кирәк
Москва, И-139, Орликов пер , 1/11, МСХ СССР
«На конкурс*
ГЫЙЛЬМИ СОВЕТНЫҢ ЧИРАТТАГЫ
УТЫРЫШЫ
1971 елның 14 апрелендә В. И. Ленинның
турылыклы шәкерте, күренекле революционер,
Әзербәйжаи коммунистларының җитәкчесе һәм
әзербәйжаи әдәбияты классигы драматург
Нәрнмаи Нәриыановнын тууына йөз ел тулды.
Шул уңай белән 12 июньдә СССР Фәннәр
академиясенең Г Ибраһимов исемендәге Тел,
әдәбият һәм тарих институтында җәмәгатьчелек
катнашы белән Гыйльми советник киңәйтелгән
утырышы булып, сәнгать фәннәре кандидаты
Хәсән Гобәйдул- линның «Нәрнмаи Нәриманов
һәм татар театры» исемле темага ясалган доклады
тыңланды. Бу темага карата кызыклы материаллар
нигезендә эшләнгән доклад уңай бәя алды.
КАЗАН ГАЛИМНӘРЕ-ТБИЛИСИДА
Археологларның һәм этнографларның Тбилиси
шәһәрендә үткәрелгән 1971 елгы Бөтенсоюз
конференциясендә СССР Фән нәр академиясенең
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият
һәм тарих институты галимнәре дә катнашты
Тарих фәннәре дикторы археолог А Халиков
«Покровка чорында (бронза дәвере) Идел буе»,
тарих фәннәре кандидаты археолог Р Фәхретдинен
«Болгар шәһәрләрен картографияләү Һәм
классификацияләү», тарих фәннәре кандидаты
этнограф Р. Мөхәмедова «Сергач татарларының
киемнәрендә Алтай һам Себер параллельләре»,
биология фәннәре кандидаты Л. Петренко «Этник
культура тарихы процессларын вйрәнүдә
остеологик материалның (хайван сөякләренең)
роле* дигән докладлар сөйләделәр Казан
археологларының һәм этнографларының
чыгышлары белгечләр тарафыннан жылы каршы
алынды.
ТӨМӘНДӘ СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ
КӨННӘРЕ
23 июльдән 31 июльгә кадәр Төмән влкә- сендә
сонет әдәбияты декадасы үткәрелде. Бу зур әдәби
бәйрәмдә ун союздаш республикадан. илебезнең
кырыклап шәһәреннән илледән артык язучы
катнашты Та тарстаннпи вәкил булып шагыйрь
Әдип Маликов барды
Совет гнучылары Тобольск шәһәрендәге
Завальный каберлегендә шагыйрь-декаб- ркст В.
Кюхельбекер, атаклы әкиятче шагыйрь П Ершов
каберләренә чәчәкләр евЛ- дылар, кремльдә
үткәрелгән зур митингта чыгышлар ясадылар.
Ә. Маликов Татарстан язучылары союзы
исеменнән «Конек-Горбунок» (П Ершов) поэма-
әкиятенен татарчага тәрҗемәсен (Мөхәммәт
Садрн тәрҗемәсе) шәһәр китапханәсенә
тапшырды
Кунаклар, алты группага бүленеп. Төмән өлкәсе
буйлап сәяхәт иттеләр, нефтьчеләр, урман
кисүчеләр, балыкчылар, төзүчеләр белән
очраштылар. Ә Маликов Татарстаннан Төмән
өлкәсенә Себер нефтен ачышырга киткән
якташлары янында булды Ул барлыгы егерме
очрашуда катнашты, русча һәм татарча
шигырьләрен укыды.
Июнь ахырында комсомолның Татарстан өлкә
комитеты оештырган иҗади яшьләр группасы
белән Җәлил премиясе лауреаты шагыйрь Равил
Файзуллин һәм шагыйрь Рәдиф Гатауллнннар
Төмән өлкәсендә булып кайттылар. Алар татар
әдәбиятының бүгенге хәле турында сөйләделәр,
шигырьләр укыдылар
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ
ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ
Әлмәт районында ни яхшылардан саналган Селәй
авылы культура йортында танылган шагыйрь Г
Афзалның 50 еллык юбилее уңае белән зур әдәби-
музыкаль ки. чә уздырылды Шагыйрьнең тормыш
һәм ижат юлы турында язучыларның Әлмәт
бүлеге җитәкчесе шагыйрь Равил Фәйзул- лни
чыгыш ясады Юбилярны каләмдәш дусларыннан
Р. Төхфәтуллин, Ю Әмннов, Ә Маликов иптәшләр
котлады Авыл хезмәт ияләре исеменнән
шагыйрьне Фрунзе исемендәге колхоз
председателе Н. М Мин- һаҗов тәбрик итте пәы
истәлекле бүләкләр тапшырды. Кичәнегг икенче
өлешендә район үзешчәннәре тарафыннан концерт
куелды. Сәхнәдән юбилярның җырлары, ши-
гырьләре яңгырады
Әлмәт бүлеге язучыларына кунакка Бөек Ватан
сугышының легендарь герое, беренче
«катюшалар» командиры, отставкадагы
полковник Бари ага Посылов килде. Әлмәт
авылында туып, авырлыклар-ятнм- лекләр күреп
үскән гади крестьян улының зур хәрби белгеч,
батыр командир булып китә алу тарихы каләм и ал
әре өчем гыйбрәтле һәм кызык иде. Бари аганың
тормыш һәм хезмәт юлы әдәбмят-сәмгзть
дөньясында беркадәр чагылыш тапкам иде имде.
Мәшһүр ску |>птор В Мухинаның «Полковник Б
Посынса» дигән бюсты Мастмүдә Третья, ков
галереясында саклана. Япчы Алтай- скнйның
«Подвиг» псем.те кмтабы да Бари аганың
ехгывгча» юлы хакында Бари ага үзе дә плавекләр
«атак Кулъязма китабы- нык исемо— «Картлык та
шатлык» Чз.чы- лар ана бу китабын
әдәбидәштерег: эшләүдә ярдәм итәргә булдылар.
Шул ук утырышта Сирия һәм Ливанда язучылар
өчен оештырылган туристлар группасында сәяхәт
итеп кайткан шагыйрә С. Сөләйманованың да
чыгышы булды. Ул үзенең каләмдәш дусларына
гарәп илләре турында сөйләде, сәяхәт тәэсирләре
белән уртаклашты.
Июль башында язучы Р. Төхфәтуллин
Серафнмовка (Баш. АССР) эшчеләр посе-
логындагы халыклар дуслыгы клубы чакыруы
буенча клубның 10 еллык юбилеена багышланган
тантаналы кичәдә катнашты. Мәктәпнең немец
теле укытучысы Җама- летдинов инициативасы
белән оештырылган бу интернациональ клубның
даны ерак ларга билгеле. Клубның музее да бар
һәм ул халыклар дуслыгын чагылдырган экс-
понатларга бик бай. Юбилей утырышында Р.
ТөхЛәтуллин халык алдында чыгыш ясады пәм
клубка Әлмәт язучылары исеменнән автографлар
язылган китаплар тапшырды.
Әлмәт язучыларыннан Г. Афзал. Р. Төхфәтуллин
Тубән Камада яшәүче эшче шагыйрь М.
Хәбибуллин белән индивидуаль семинар
үткәрделәр. Яшь шагыйрьнең җыентык итеп
тупланган байтак күләмдәге шигырьләре
тикшерелде. Беркадәресе матбугатта басылып
чыгарлык дип табылды
ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНДА ОЧРАШУ
Татарстан язучмлар союзы эше белән якыннан
танышу oien август башларында Казанга СССР
язучылар союзы правление- се секретаре Ю Н.
Верченко килде.
Ю. И. Верченко Татарстан язучылар союзы
правление» партбюро членнары һәм «Казан
утлары» журналы редакциясе работниклары белән
очрашып, аларга СССР язучыларыныи V съезды
нәтиҗәләре турында сөйләде. Татарстан язучылар
оешмасындагы проблемалар, яңа бишьеллыкка
билгеләнгән планнар белән танышты.
Казанда үткәргән көннәрендә ул шәһәрнең тарихи,
истәлекле урыннарында булды, В. И. Ленин, М.
Горький музейларын карады. Леннно-
Кокушкинода булып кайтты, КПСС өлкә
комитетының культура бүлеге мөдире М. М.
Мусин һәм Татарстан язучылар союзы
председателе Зәки Нури белән берлектә Куйбышев
исемендәге химия заводы җитәкчеләре белән
очрашты. Казан киностудиясендә Г. Тукай. М.
Җәлил, Татарстан турындагы фильмнарны
карады.