Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЛ ШАГЫЙРЬ ЙӨРӘКЛЕ ИДЕ


әриф абзый Камал Кави Нәҗми белән безнең озак еллар якыннан аралашып яшәгән
һәм күңелдә якты эз калдырган язучылардан берсе булды.
Шәриф абзыйны беренче тапкыр егерменче елларның урталарында язучылар-
ның ниндидер бер җыелышында күрдем мин. Анда һәм аннан соңгы очрашуда ул миңа
башкалар белән аралашырга бик үк яратмый, йомылып яши торган кеше булып тоелды. Ләкин
бу беренче тәэсирнең дөрес булмавын соңыннан аңладык, Шәриф абзый белән якынрак
танышкан саен, аның характерының элек мин белмәгән, абайламаган яклары ачыла барды.
Кичен йомылып, таң аткач, беренче кояш нурлары төшүгә ачыла торган чәчәк була. Йомык чакта
алар әллә ни күзгә ташланмыйлар, ә инде ачылгач, хәйран калып, сокланып торасың. Бу ошату
бик үк төгәл дә түгелдер, бәлки, ләкин никтер Шәриф абзый турында уйлаганда шундый чәчәк
күз алдыма килә.
Безнең байтак язучыларыбызпың үзара тагын да якынаюына, дуслашуына 1929 елдагы
экскурсия дә сәбәп булды, дисәм, ялгышмам дип уйлыйм. Пароходта булсын, поездда булсын,
бергә сәяхәт итеп, барган җирләрдә бергә чыгышлар ясал, ай ярымга якын бер семья булып
яшәү һәм уртак тәэсирләр безне шулай үзара якынайтты.
Шәрнф абзыйның әсәрләре юморга бай булуын белсәм дә, тормышта да уен- көлке
яратуын, тапкыр сүзле кеше булуын элек белми идем. Мин аның ул ягын шул экскурсия
вакытында күрдем.
Ул елларда пароходлар хәзергегә караганда озаграк йөри нде. Без Казаннан Идел буйлап
Астраханьга биш-алты көн төштек. Ул көннәр, бигрәк тә кичләр, үзе бер бәйрәм төсле күңелле
үтте. Август ае, көннәр эссе. Көндез вакытны күбесенчә палубаның күләгәле ягында уздырабыз.
Ара-тирә теге якн бу каютадай Такташның, Кутуйның шигырь укыганы ишетелеп куя, Демьян
Фәтхи дә көнлп-көйлв нидер укый: тугандаш республикаларда үткәреләчәк кичәләргә
әзерләнәләр иде алар.
Ә кичен, һава бераз җиләсләнү белән, барыбыз да салонга җыелабыз. Салнх Сәйдәшев,
пианино янына утырып, беренче аккордларны алу белән без сихерләнгәндәй булабыз. Аның
кайбер көйләренә кушылып җырлап җибәрәбез. Музыка, җыр тавышына пассажирлар да
җыела. Салонга сыймаганнары, тәрәзәләр явына өелешеп, палубада тыңлап тора. Идел өстендә
Сәйдәшнең тиңдәшсез моңлы көйләре яңгырый. Ул уйнап арганнан соң, төрле уен-көлке сүзләр
сөйләү башлана. Такташ та, Кави да, журналист Исмәгыйл Рәми дә, башкалар да тапкыр сүзгә
күршегә керә торганнардан түгел. Ә инде артист Шакир Шамильский яисә Кәрнм абый Тинчурнн
сөйли башласа, театрың бер якта торсын!
Ш
ТП .ряф абзый гадәттә мые< астыннан гына елмаеп тынлап утыра, тик ара- тир-» генә нинди дә
булса бик урынлы тапкыр сүз әйтеп куя торган иде. Бер кичне авын да теле ачылды. (Иртәгә
Астраханьга җитәбез дигән кеннен киче иде бугай).
— Мнп дә сезгә бер гыйбрәтле кыйсса сөйлим әле, тугавнар,— дип башлады ул сүзен.— Борын
заманда Иран шаһы: «Минем мәмләкәтемдә исерткеч пстигьмал җылу 1 катгыян мәмнугдыр2. Бу
фәрманны бозган кешенец башы, һичшиксез, чабып озелсргә тиеш», дигән фәрман чыгара. Шуннан
күп тә үтми, шаһның сарай капкасына чылбырлап куелган арысланы, чылбырын өзеп, кача. Шаһ, бик
хафа булып, тагы бер фәрман чыгара. «Минем яраткан арысланымны тотып китерүчегә теләсә ярты
дәүләтемне, теләсә кызымны бирәм», диелгән була ул фәрманда,— ди Шәркф абзый. Җай гына сейли.
Үзе ара-тирә күзлек аша безгә карап ала.— Бер-нке көннән Тәһранның > үзәк урамы очында болыттай
тузан күтәрелә. Кешеләр, бу ни икән дип, аптырашып торганда, сарай капкасы тобенә арысланга
атлаиган шыр ялангач берәү килеп туктый. Авы дәррәү, естенә чапан кидереп, шаһ хозурына алып
керәләр. Шаһның күңеле бик шат. «Кызымны аласыңмы, ярты дәүләтемне биримме?» диюгә, теге
кеше аның аягына егылып: «Берсе дә кирәкми, шаһым-солтапым, башымны гына чаптырма!» дип
ялына. Шаһ бик гаҗәпләнә...
Без дә, әле эшнең нәрсәдә икәнен аңлый алмыйча, Шәркф абзыйның авызына карап утырабыз.
Ул ашыкмый гына сейләвен дәвам иттерә:
Теге кеше арыслан тотарлык кына эчкән идем, дигәч шаһ аптырап кала. Аның башын исән
калдырса, беренче фәрман үтәлми. Башын чаптырса, икенче фәрманд агы вәгъдәсен бозган була бит
инде. Нишләргә? Шуннан соң шаһ үэеиең беренче фәрманының ахырына: «Вә ләкин арыслан
тотарлык дәрәҗәдә генә рөхсәт ителә», дигән искәрмә остн,— дип, Шәриф абзый сөйләп бетерүгә, без
салонның түшәмен күтәрерлек итеп шаркылдап көлдек...
Шәркф абзыйның шул вакыттагы кыяфәте, үзе көлмичә геиә бик жанлы итеп сөйләве бүгенгедәй
күз алдында тора. Соңыннан Бакуда булсын, Тифлиста булсын, бүтән шәһәрләрдә булсын,
банкетларда тост күтәргән чакларда, безнең иптәшләр еш кына бер-бсрсенсң колагына: «Куян
тотарлык кына!» дип пышылдап, башкаларга сиздерми колә торган иделәр...
Соңрак Гаспрага ял итәргә баргач, Кәрим абзый Тинчурин Шәркф Камалга:
— Кайчандыр Лев Толстой аяк баскай сукмаклар буйлап йөреп, тирә-юнь белән танышып кайтыйк
әле. Юлның теге як читендә, нәкъ безнең ял йорты каршында җыйнак кына бер каһвәхвиә 1 бар. Анда
«Шайтаны кем» дигән татлы шоран та бар икән. Кичке аш алдыннан куян тотарлык кына татып карасак,
ничек булыр, кардәш? — дип теге кыйссаны тагын бер искә төшерде. (Ә аның «Шайтаны ке짧 ***
дигәне «Шато икем» дигән йөзем шәрабе булып чыкты.)
Шулай итеп, Шәриф абзыйның ул гыйбрәтле кыйссасы бик нык хәтергә сеңеп калды һәм
«арыслан тотарлык», «куян тотарлык» дигән сүзләр канатлы Гыйбарәгә әйләнде.
Астраханьда ике кон торып, укучылар белән очрашу ккчәсе уздырганнан соң, без пароход белән
Каспий буйлап киттек. Шунда төнгә каршы шактый көчле жил күтәрелеп, шторм башланды. Пароход
чайкалуы безнең иптәшләрнең кайберсенә сиәелерлек тәэсир итте. Галимҗан Нигьмәти хатынының
Астраханьда яшәүче описе, диңгездә кирәк булыр бәлки дип, Галимҗанга әче әлү кагы биреп җибәргән
икән. (Диңгез буенда торган кеше тәҗрибәле була шул!) Шторм вакытында ярап куйды ул. Шакир
Шамильский:
— Галимҗан, җаным! Әз генә как бирче! — дип. бер кисәк какиы суыра-суы- ра, алпан-тилпән
атлап, каютасына кереп атты. Ләкин Такташка какның да файдасы булмады. Палубада утыргаи
иптәшләр янына чыгып бер ике минут торган- пан соң;
1 Истиг »мал кылу — куллану, бу очракта — әчү.
• Мәмнугдыр — тыеладыр.
*** Тоһраи — Тегеран.
‘ Каһвохано — кофеханә.
— Айга карый алмыйм, егетләр. Айга карасам күңелем болгана,— дигач. Шәриф абзый:
— Бер дә гаҗәп түгел. Ул бичара айныц шигъриятен сез, хәзерге шагыйрь, ләр, тәмам
бетердегез бит инде, айны аулап токмач итеп тә турадыгыз бугай. Кояш аркасын да
борауладыгыз,— дип колде. Бу аның Кави Нәҗминең имажинизм белән, Г. Кутупның футуризм
белән мавыгып йөргән чагында язган шнгырьләрева ишарәләве нде.
Аңарчы йомыкый, мыштым дип йөргән Шәриф абзый шул ук сәяхәт вакытында тагы бер
гаҗәпләндерде әле безне.
Батум базарында итәк астыннан контрабанда товарлары сатучыларны да очратырга туры
килде. Кави яхшы тәмәке ярата иде, түзмәде, шул сатучыларның берсеннән бер төргәк «Самсун»
дигән төрек тәмәкесе алды. «Аны төреп тартырга да мөмкин, гильза алып тутырсаң, менә дигән
хуш исле папирос та була» дип куанды һәм бу хакта иптәшләргә дә сөйләгән нде.
Батумнан поездга утырып кнтеп озак та бармадык, Шәриф абзый, вагонның Кавн белән без
урнашкан купесына кереп, бераз аны-моны сөйләшеп утырганнан соң, сүз арасында гына:
— Күрше вагонда таможня кешеләре йөри. Контрабанда эзлиләрме шунда,— дип куйды.
Шулай диде дә коридор буйлап үз урынына кнтте.
Кави, бик борчылып, урыныннан сикереп торды:
— Нишлибез, Сәрвәр? — дип, кабаланып, чемоданыннан әлеге тәмәке төргәген алып башта
мендәр астына яшерде. Аннан бер-ико адым китеп, кинәт җиргә борылды да, борыны белән
тирән сулап иснәнеп:
— Юк! Барыбер хуш исе әллә каян ук борынга бәрелә, каһәрнең,— дип, төргәкне өске
өченче шүрлекнең почмагына ыргытты. Ләкин алай да тынычлана алмады. Шундый зур
делегациянең сәяси җитәкчеләреннән берсе нде ул вакытта Кави. Җитмәсә тагын өстеиә өч
шпаллы китель кигән хәрби кеше нде бит. Аңардан ул хәерсез «Самсун»ны табып бәйләнсәләр,
адәм хурлыгы ич!
Шулай дип уйлап булса кирәк, ул ахырында төргәкне алып тәрәзәдән ыргытырга
җыенганда гына. Шәриф абзыйның:
— Тукта, Кави! Юк сүз булып чыкты ул! — дип кычкырган тавышын ишеттек. Үзе тыела
алмый көлә иде.
Таможня кешеләре турындагы хәбәрне ул үзе уйлап чыгарган һәм безнең ыгы-зыгы
килгәнне бер читтән күзәтеп йөргән икән.
Шәриф абзый белән шул көннәрдә башланган якын танышлык, дуслык ул үлгәнче дәвам
итте. 1935—1936 елларда без җәй көннәрен Түбән Осланда бергә уздырдык. Бер елны
дачаларыбыз да өн аша күршедә генә булды. Шәһәрдә чакта да Шәриф абзыйларга еш бара
идек. Ул үзе кунакка йөрергә бик ү-к яратмый, үзләренә кеше килгәнне ярата тошә иде.
Өйләренә барып керүгә, безне якын туганы кебек каршы ала. Шунда ук Хәят ападан
самовар кундырта. Озаклап сөйләшеп утырып чәй эчәбез. Ул безнең иҗат эшләре белән
кызыксыца, үзе артык күп сөйләшми, башкалар сөйләгәнне игътибар белән тыңлап, ара-тирә
генә берәр сүз әйтеп куя торган иде.
Шуны да әйтергә кирәк: яшь ягыпнан да бездән күп олы, иҗаты ягыннан да
чагыштыргысыз югары булуына карамастан, ул безгә үз тиңенә караган төсле карый иде. Аннан
җыр бик ярата нде Шәриф абзый:
Алма бакчасына керсәм, Алма тия җилкәмә.
Үземә дә бик кадерле
Сүз әйтмәгез иркәмә,—
дигән җырны җырласалар, аның ничектер бераз моңаеп, башын кыңгыр сала төшеп тыңлап
утырганы күз алдыма килә.
Нечкә күңелле, шагыйрь күңелле кеше иде ул. Ьәм ничә ел якыннан аралашып йөреп, аның
бер талкыр да ачуланганын, тавышын күтәреп сөйләгән чагын күрмәдем.