Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Эшләмәсәң әгәр
яманлыклар — Кермәс төшләреңә;
Якты хисләр, җылы уйлар туа Бары эштә генә...
Кара уйлар кара урман булып Адаштырмасыннар.
Тынгы кирәк җанга,—
иртә таңда Юлга чыгасым бар.
Үкенерлек ялгышларың булса, Үткән гомереңне оныт та син, Өр-яңадан яши башла, дисең.
Үткәннәрнең бер чатыннан гына Әгәр туры карап торса мина Бер ялгышым белгән йөзләп кешем?..
Ялгышларның барысын онытып Өр-яңадан яши башлау өчен Үземне мин ничек кичерим соң?
Югалтырмын кебек... Кымшанырга куркып Тыным белән тартып Утырам мин оеп. Салкын тәрәзәгә Алыр идем сине. Яңагымны куеп. Җилдән сорар идем. Җил телләрен белмим. Урамнарда халык Язмышыммы сон син. Ялгышыммы минем? Пәри арлы-бирле. Кеше язмышлары Ник соң болай серле? Поклар идем ягып. Туар көнем — өмет: Меннәр арасыннан Күз йомсам да сине Таныр идем сине. Югалтырмын кебек. 93
Бәхетнең ниндие насыйптыр бу елда?
Тынлыкмы?
Күкрәүле яшенме?
Кирәксә, тамакка кисәкле таш торсын, Күрсәтеп еламам яшемне.
Кирәксә, ал димәм, ял димәм, бөгелмәм
Алганчы актыккы сулышны:
Чөнки мин бер сулар сулышым өчен дә Яшәүгә мең кабат бурычлы.
Йөк бавымда
, Өем-өем кар тавыннан өерелеп, Буран чыгып, мин үтәсе юлга ята. Күздә яшьләр, керфекләрдә бозлы бәсләр, Бер ярдәмчең булса икән шундый чакта.
Әкиятләрдә генә була мондый хәлләр — Бер мизгелдә карны ярып шыта чирәм; Бер кулымны бушаттың да йөк бавымнан, Ялан буйлап атладың син минем белән.
Синең авыр көрәш юлы үткәнеңне Өстеңдәге соры шинель сөйли иде — Бергә утлар, сулар кичкән бу юлдашың, Уң кесәдә иде аның кулсыз җиңе.
Күпме сулар акгы инде ул көннән соң. Кире кайтмый аккан сулар — үткән заман... Кулымдагы кысып тоткан йөк бавымда Көч бирүче сыңар кулны тоям һаман.
Җиңеп кайту хакына
Донбасс истәлеге
Сорашалар: «Күзләреңнең нурын Югалттың, дип, нәрсә хакына?» Әнә үткер күзле бала чыгып, Көлә-көлә таган атына.
Чәчәкләрен кочып яшьлек аглый, Тукта кызый, чиген артыңа! Үтәр юллар өзелгәннәр гүя, Җир тетрәнә, вулкан атыла.
Юк, мин чигенмәдем, йөгереп барып Кырыена бастыМ чоңгылның.
— Кит, саклан! — дип шомлы тирәнлектән Тавыш биргән кеше син булдың.
Сине тыңламадым, төштем шунда Авыр хәлен күреп илемнен. Ул чагында әллә миңа синсез Җир өстендә җиңел идеме?!
Лесагоннар бар да яшь малайлар, Такта шудыралар лавада, Табаннардан очкын чәчелгәндә Сулышларга ялкын кабына.
Күзләремнең нурын калдырдым мин Синең җиңеп кайту хакына.
Кылган чәчле кызкай—бала чак
Кил, үскәнем, утыр яннарыма Кылган чәчле кызкай, тартынма. Киләчәкнең күзләренә кара Яшеренми еллар артына.
Билең бөгеп ни казыйсың анда, Томан сарган кырлар түрендә? Салкын җилләр бүре булып улый Бишмәтеңнең фтык җиңендә.
Озын саплы көрәк тоткан кулын.
Күнгән инде iалган., беләм бит! Хушлашмый да киткән идем синнән Борылам да кабат килом дип.
йөзең сулып беткән көгәкөгә, Керфекләрен түбән нелгән, Әгәр мөмкин булса, хәзер сине һич калдырмас идем үземнән.
Зинһар, днмсн, җитәр, турайг инде Авыр йөкләр баскан җилкәнне! Яшьләр түгеп анда син торыасаң. Искә алмас идем үгкинне.