Логотип Казан Утлары
Публицистика

Леся Украинка

Шушы елның февраль аенда алдынгы кешелек дөньясы. Совет иле украин халкының бөек кызы, революцион көрәш җырчысы Леся Украинчага йөз ел тулу көнен билгеләп үтә.
Леся Украинка (Лариса Петровна Косач) Новоград-Волынск шәһәрендә 1871 елның 25 февралендә туа. Кечкенә яшеннән ух Украинаның искиткеч матур табигатенә, урманнарына, елга-суларына. болын-кырларына сокланып, халык әкиятләрен, легендаларын. җырларын тыңлап, шул ук вакытта әлеге матур табигать фонында кешеләрнең коточкыч авыр тормышта газап чигүләрен. Украина крестьяннарының ярлылыкта, мохтаҗлыкта интегүләрен күреп, сызланып үсә
Леся Украинка бала чактан ук яза башлый. Иҗатында беренче әсәр булып калган еӨмет* дигән шигырен ул 1880 елда яза. Аның еЖырлар канатында» исемле, заманның алдынгы демократ язучылары яратып кабул иткән беренче җитди поэтик китабы 1893 елда Львов шәһәрендә басылып чыга.
Леся Украинка, авыру булуына карамастан, бик күп укый, иҗат осталыгын күтәрүдә армый-талмый эшли, бөек кобзарь Тарас Шевченко җәүһәрләрен күңелдән ятлый, бөек замандашы, демократ язучы Иван Франко әсәрләре белән рухлана. Рус теленнән тыш. немец, француз, инглиз, латин, поляк һәм башка телләрне белә һәм дөнья поэзиясе классикларының иҗатларын оригиналдан өйрәнә. Әнә шулай итеп, ул заманының алдынгы революцион идеяләре белән кораллана бөек азатлык эше өчен көрәш сафына баса Аның сугышчан шигырьләре, йөрәкне тетрәтерлек лирик җырлары, көчле рухлы. революцион романтика пафосы белән сугарылган поэмалары, драмалары киләчәк революцион давылларны көчәйтергә ярдәм итә. Ул. хевмәт кешесенә дан, халык дошманнарына ачы нәфрәт белдереп халыкның кара көчләрне җиңеп яктыга чыгачагына тирән ышаныч белән җырлый 1905 ел революциясе аның иҗади рухын тагын да күтәрә Бу революцияне ул <Ирек турында җыр». еХыял». еХыянэт итмә» һәм башка берсеннән берсе көчле патриотик шигырьләре белән каршы ала. Соңыннан да үзенең көрәш коралын ташламый. *Ирек турында җырлар» циклы. * Баһадир турында». *Бер сүз», сУрман җыры» һәм башка революцион рухлы шигырьләр, поэмалар иҗат итә.
Леся Украинка 42 яшендә. 1913 елда вафат була. Большевистик » Рабочая Правда» газетасы үзенең некрологында аның гүзәл иҗатына югары бәя бирәх
QHST
Тормыштан ирек тә, бәхет тә тапмадым,
Бер генә кадерле «метке сакладым-
Күрсәмче сине бер, Украинам, тагын да, һәрнәрсә ягымлы туган җир ягында.
I
Зәнгәрсу Днепрны бер генә күрсәм дә.
Аннары бары бер — риза мин үлсәм дә
Телим мин далаңда курганнар карарга, Тынычлап соңыннан хыялда янарга.
Язмышым бирмәде бәхет та. ирек гә.
Күңелем яшидер ышанып ыметкә.
1880.
Кайчагында кулга каләм алганда, Яки инде соңгы юлны язганда, Көзге көннен болытыдай, нигәдер, Җанга тирән кайгы-хәсрәт киләдер. Ачы уйлар кулны тота шул чакта, Җәфа чигү, кайгы, кан-яшь һәр якта...
Шөбһәләнеп сызлый башлый йөрәгем, Белсәң иде хезмәтеңнең кирәген?! Газапларны җиңә алмаган менә Хәтта ирләр. Минем көч күпме генә? Әрнеп читкә кую белән эшемне, Тирән уйлар арттыралар көчемне.
Шулай да, дим, бәлки минем бу җырлар Гади кеше йөрәген юатырлар, йөрәк җырым йөрәкләргә керерләр. Алҗыганга уй, көч-куәт бирерләр.
Җырым белән ирешермен хөрмәткә, Ярап куяр, бәлки, минем хезмәт тә.
Шик-кайгыдан мин яңадан котылам. Ачык күңел белән эшкә тотынам.
1888.
Юлым
Юлга чыккач язның башында ук Тартынып тын гына җырладым, Очратканда ялгыз юлаучыны Чын йөрәктән котлап җырладым.
Юлың туры — бергә барганда, Адашасың ялгыз калганда!
Үзе озын, үзе авыр юл бу. Ялгыз читен, ялгыз калмыйм мин, Авыр юлда кеше аз булмый бит. Яктылыкка ялгыз бармыйм мин.
Ялгыз — юлдан язып каласың, Бергә булсаң — дөрес барасың!
Бөтен җирдә елау, ыңгырашу, Тонык тавыш, хәлсез сүз генә. Язмышыңнан юкка гел зарлану, Хәсрәт тулы сары йөз генә.
Синең кайгың өчен, Украина, Туктамыйбыз сыкрау, елаудан. Без көтәбез, кан-яшь коеп бергә, Котыласы елны богаудан.
Яраларга яра өстәп тагын Кан-яшь коя халык күзләре. Богауларны кан-яшь күгәртсә да Өзелмәсләр алар үзләре.
Елап кына коллык нигә бетсен, Без бергәләп эшкә керешик, Бергә яулап алыйк киләчәкне, Якты, яңа көнгә ирешик'
1890.
Алга атлый-атлый җыр чыгарам, Хикмәт сүзләр анда булмаслар. Тавышым да көчле түгел минем! Ә колакка керсә елашлар.
Бергә елыйк, диеп, юлдашка, Мин кушылам үксеп елашка.
Уртаклашсаң газап җиңеләя...
Туры килеп озын юлларда, Ишетсәм мин азат һәм шат җырлар,- Кушылырлар минем җырлар да.
Ачы хәсрәт белән янмам мин, Азат җырга агу салмам мин.
Мин күзәтмим күкнең гөмбәзендә Яна яктырткычлар калкуын.
Болыт аша ирек, тигезлекнең. Туганлыкның телим балкуын!
Шул өч йолдыз — алтын йолдызлар, Кеше өчен яна мең еллар!
Чәнечкеле киртә очратаммы, Чәчәк-гөлләр каршы аламы, Максатыма ирешкәнче юлым Кинәт туктап, өзелеп каламы. Үзем белән, барыр юлымда, Бергә булыр минем җырым да!
1890.
«Моңнар» дигән циклдан
Бер тыныч караңгы төн иде.
Мин сиңа, дускаем, янында
Өзелеп караган чагымда, Бер тыныч караңгы төн иде.
Кайгыдан жил тынды бакчада.
Җырладың, мин дәшми тыңладым, Ул җырың йөрәктә чыңлады.
Кайгыдан җил тынды бакчада.
Аҗаган кабынды еракта,
йөрәгем китте лә калтырап,
Пычакмы чәнчеде ялтырап, Аҗаган кабынды еракта.
Бу җырны җырламыйк, кирәкми, Өзмәгез, өзмәгез үзәкне.
Хәсрәтләр торсыннар тын гына.
Кузгатмыйк газаплы йөрәкне.
Бер сузсез сез нәрсә аңлыйсыз Моңаеп агарган йөземдә?
Хәсрәтле ул җырым эчемдә, Кычкырып елый ул үземдә.
Яшисе иде бер искиткеч җыр булып, Шунда ук яктырып китәрлек, Иректә, биектә, киңлектә очарлык, Янгырап еракка җитәрлек.
Менәсе иде бер йолдызлар янына, Көеңне чыңлатып-чыңлатып, Яшисе иде киң диңгезгә кушылып, Дулкыннар шикелле җырлашып.
Тик төштә күренгән зур бәхет һәм хыял Тормышта чыңламый калмасын, йолдызлар нурыннан яктырак балкысын, Дулкыннан көчлерәк шауласын!
Мин бүген яз белән серләштем, Яз миңа күп нәрсә сөйләде. Сихерләп карады тын гына, Чыңлатып бер көен көйләде.
Аннары сөюне, яшьлекне, Шатлыкны, кайгыны җырлады. Хыялым күптәннән белсә дә, Аларны кабатлап тыңладым.
Шималда кара төн калыкты Тылсымлы киң кара җәймәсен йоклаган авылга япкандай. Аҗаган күк йөзен балкытты,— Тыныч бер тирән күл өстендә Нәкъ аккош канатын каккандай.
Аккошым канатын кагынып, Сүнәргә җиткән бу йөрәккә — Арыган йөрәккә көч бирде. Ялгызым арыдым көрәштә. Җырлыйм мин аккошны сагынып, Күңелгә аккоштан җыр килде.
МӨХӘММӘТ САДРИ тәржемэләре
Елмайды яз җыры, нуры белән, Яратырга үзен димләде. Теләмәдем аңа буйсынырга, Бирешәсем минем килмәде.
Әйттем язга: «Җылың миңа түгел, Балкымыйсың миңа кирәккә. Берни бирми синең елмаюлар, Кап-караңгы булгач йөрәктә».
Ә яз әйтте: «Күр син, әнә ничек Җир яшәрә миңа буйсынып. Урманнарда җылы җилем сыйпый Куакларның зифа буй-сынын.
Җиңү
Бакчада гөл, болыннарда чәчәк — Минем бизәк болар барчасы, йөрим җиргә яшел келәм җәеп, Күкләрдә мин күкрәү патшасы.
йөрәгеңнән кара төнне ку да, Җавап бир син минем җырыма. Дөньяда бит бөтен тере нәрсә йөзе белән миңа борыла!»
Пышылдавым юкка гына булды: «Ышанмыйм, дип, сиңа, яз җиле» - йөрәгемдә кинәт җыр кабынды... Җиңә алдың, димәк, яз, мине!
ЗӘКИ НУРИ тәрҗемәсе