КҮК ТУЛПАР
алават куе чикләвек куаклыгында, корбанын сагалаган бүре төсле, көн озын тыңланып ятты, Тирә- яктагы куе агачлар бер туктамый сызланып ыңгыраштылар. Лвыр болытлар бүселеп түбәннән генә шуышты, кайчагында аларның корсаклары наратларның очлы башларына эләгеп ертылды да, болай аккошныкы төсле коеп ясагандай кечкенә башын күтәрә төшеп, ул да кешни. Тик аның сөенечен яшергәне, дәртен тыя төшкәне күренеп тора. Ак бия елкы көтүендә мондый хокукның бары үзенә генә эләккәнен яхшы төшенә иде булса кирәк.
Галиәхмәт байнын елкы көтүенә ак бияне моннан ике атна элек кенә китереп куштылар, шушы арада ул кара айгыр алдында да, башкалар арасында да үз өстенлеген раслап өлгерде. Бия атаклы Орел токымыннан булып, бай аны бихисап акчалар түләп алган иде Мона кадәр көтүгә байның ерак кардәше Ибраһим бер үзе чыга иде. хәзер дүрт кеше көтәләр. Дүртәү булсалар да, керфек кагарга куркып, елкыларны көне-төне сагалыйлар. Моннан ярты сәвать элек, ике атнага беренче мәртәбә, төне буе черем итмәгән, чыланган көтүчеләргә Ибраһим шалашка кереп аз-маз хәл алырга рөхсәт бирде
Уң күзенә ак төшкән шадра көтүче ләчтә кабартмага әйләнгән авыр бишмәтен парлы тәненнән көч-хәл белән аерып
— Мондый каһәрле көндә шүрәле дә үз баласын һавага чыгармас. Без йөрибез шунда.— дип мыгырданды.
— Телеңә салынма! — Ибраһим, аны бүлдереп, учак утын кузгатты.
дя юеш җир өстенә вак тамчылар шыбырдап коелды.
Салават җеп бөртегенә кадәр чыланса да. яңгырга бөтенләй игътибар итмәде, дер-дер калтырануын да сизенмәде. Аршын ярымлы тузбаш елан аның күн итекләре өстеннән шуышып узды, әмма таштай каткан аяклар селкенмәделәр. Салаватның кысылган елтыр күзләренә тәбәнәк кенә шалаш тирәсенә тупланган елкы көтүеннән башка нәрсә күренмәде, ул шикәр төсле ап-ак яшь биядән карашын аера алмады.
Көтү башы — ярым кыргый кара айгыр тнрә-якка шом салып, яман кешнәп, алан тирәли вакыт-вакыт юртып әйләнгәли иде. Ул тонык бер бугаз тавышы белән кешнәргә тотына да кыллар өзелгәндә чынлагандай нәзек, ачы аваз белән тәмамлый. Ак бия дә җавапсыз калмый.
“JI'.IKBIH IVJI.Ijpu 1-Miwp. дымлы төтенне насып, иорапимныц җәлпәк танавын яктырттылар.— Хуҗа сез әрәм тамакларны нигә тыгынды» Җил куган өченме?
Ибраһимны» тавышы да айгыр кешнәгәндәй янап, зәһәр янгырады.' Аның үченнән курыккан көтүчеләр бердәм тындылар һәм кулларын жәеп утка таба тартылдылар.
— Мондаен айгыр барында, ай-һай, башы җитеп, берәр тилесе көтүгә якынаермы? — диештеләр алар. Ибраһимның айгырның кыргыйлыгын яратканын беләләр иде.
Карт көтүченең йөзенә елмаю чыкты.
— Кара бүре адәмнәр төсле түгел, хуҗасына турылыклы, анысы хак. Ул барында көтүдән бер баш елкының югалганы юк!
Ибраһим елмаюы явымлы көндәге кояш нуры кебек сирәк булганга, көтүчеләр йөрәксенеп үк киттеләр һәм бер-берсен уздырышып кара айгырны мактадылар. Ибраһим киндер капчыгын чишеп учы белән корт алды һәм көтүчеләрне сыйлады. Тегеләр кашларын җыерып чәп-чәп корт суырырга тотындылар.
Шалаш авызында аларның кыймыл-кыймыл килүләрен Салават дым рәшәсе аша чак аера иде.
«Чыдарыгыз калмадымы, сыпырттыгызмы?.. Инде Кара бүре генә комачауламасын!» диде ул гөбедәй шешенеп каткан аякларын кыймша- тып. Чак кына селкенүгә, дымга күбенгән яфраклардан эре-эре тамчылар шыбырдашты. Ул таштай катып калды, күтәрелгән сул кулын кыймылдатмады, шуңа күрә йөрәгенең тыелгысыз дөпелдәвең аермачык ишетте. Яфрак шыбырдавының яңгыр тавышыннан аерылгысыз икәненә ышангач кына, айгырның теге яктагы елкылар арасында күмелүен абайлап, ул урман кырлап шуыша башлады. Тагын бөтен нәрсә томаланып. күз алдында ак биянең горур башы гына торып калды, ат та үзен ике кара күз җентекләп караганны сизгән кебек, вакыт-вакыт саңгырау гына кешнәп куя иде. «Кара бүре генә сизә күрмәсен!— дип уйлады сазга тирәнрәк чума барган Салават.— Сизмәсен генә! Ул чагында мәңгегә хуш, күк тулпар!»
Баш китәрлек шушындый эшкә тәвәккәлләр алдыннан ул әллә ничә көн елкы көтүен сагалап йөрде. Ярым кыргый тук атларның, бигрәк тә көтү башының холык-гадәтләрен өйрәнде. Көтүчеләрне дә бер урамда уйнап үскән малайларны белгән төсле белә башлады. Аның сак колагы, ак бия көтүдән чак кына аерылып калса да, өлкән көтүченең башкаларны эт итеп сүгеп ташлавын әллә ничә кат ишетте:
— Илла-мәгәр. алай-болай була калса, хуҗа башыгызны катыр җибәрәчәк! Бүре-мазар яралый күрмәсен, күзегез маңгайда булсын, колаклар шәңкәеп торсын, нәләтләр!..
Көтүчеләр карышусыз-нисез бия артыннан чабалар, затлы, иркә малны башкаларга китереп кушалар иде.
Менә хәзер дә ак бия көтүдән аерылырга чамалап иреккә талпынган кош сыман сикергәли, башын чөеп юрта. Яшьрәк айгырлар ана иярәләр, Кара бүренең юклыгыннан файдаланып, уйнап-кешнәп, кайнар танауларын биянең шома янтыгына төртәләр, өметләнеп аның зәнгәрсу I күзләренә текәләләр.
Көтү башы явыз кара айгыр югында да бияне алып китүнең гаять читенлеген Салават яхшы сизенде. Әгәр бия көтүдән шактый читтә бул- маса, яшь айгырлар ят кешене таптап-нзеп бетерәчәк, тавыш-гаугага | сак көтүчеләр йөгерешеп чыгачак, инде ин куркынычлысы — Кара бүре килеп җитәчәк...
«Ничегрәк аерып алырга соң?» дип баш ватты егет.
Мондый сөлек кебек затлы атны аның беренче очратуы иде. Атлас төсле муенында сылу кызлар чәче сыман мул ялы җилферди. Яңгырсыз, чакта чем-ак бия хәзер чак кына зәңгәрләнеп аяз күк төсенәрәк кергән
де. Көн яктырып килә шул, жирдәп сыек томан күтәрелә, күктән сүрән урлар коела, шулар биянең төсен зәңгәрләтәләр, ахрысы. Тиңсез сихри амиллек алдында телсез калган Салават бер мизгелгә саклык турында а онытып, кулларына таянып калкынды. Әнә ул, күк тулпар! 'Әкият- әрдә сөйләнгән чабышкылардан да сылурак малкай... Аның кешнәп уюы да туйда яңгыраган тантаналы курай моңын хәтерләтә иде. ♦
Елкы көтүе сагаеп тынып калды, аннан кинәт хәрәкәткә килде Яшь а. йгырлар, куштанлыкларын онытып, тешләрен ыржайттылар, ак бияне ~ pan, шикле тавыш килгән якка борылдылар. Салават шундук жиргә 5 енде. гөлжимеш чәнечкеләренең битне әрнетеп кадалуларына карамас- н ан, тиз-тиз артка шуыша башлады. Ул арада көтү башы килеп тә » <итте, тирә-якны кешнәү тавышлары белән тетрәтеп көтү тирәли чабып « йләнде, күзгә күренмәгән аркан белән аны тыгызлагандай итте, туп- > ады. Урталыкта калып кысылган ак бия түземсезләнеп кешнәде. = Шигәйгән Кара бүре әле генә Салават яткан урынга ыргылып килде, = ырылдап, көчле тояклары белән җирне казыды. Айгыр сынган ботак- ө арны да, тапталган үләнне дә, ят эзләрне дә аермачык күрде, ләкин * әвеф-хәтәр китерерлек ис сизелмәде. Аның куш йодрык хәтле танау о (.ишекләренә гадәти юеш үлән, җир һәм пәжегән яфрак исләре генә 2 ргылып керде.
Моннан ике сажин гына читтә, чәнечкеле гөлжимеш куелыгында, тын 2 артырга да шүрләп, Салават ята иде. Ул атның кан баскан күзләренә Ё уркынып карады. Кара бүренең күз өстендәге алмасы бер караганда » эгалды, икенче караганда каз күкәе сыярлык булып тирәнәйде. Дәү £ икгез кабырчыгын хәтерләткән барын тишекләре чак кына чал йөгер- ән сирәк мыек бөртекләрен кыймылдатып киерелделәр, бер чакта да ";айчы тимәгән ялы учы-учы белән балчык атып торган таба чаклы ояклар янына ук төшеп җилфердәде. Ниһаять, Кара бүре җиңгән "ыман һаваны ярып бер кешнәде дә барысы да тынды, тукталырга кыенган яңгырның эре бөртекләре тып та тып жиргә төшкәне ишетелеп горды.
Дымлы жир йоткан тонык тояк тавышлары бераздан елкы көтүе шында ук ишетелде.
«Хәере белән!» дип уйлады Салават җиңел сулап. Ул юеш жине г5елән маңгаендагы салкын тирне сөртте Моннан нәкъ биш ел элек, 'душының төсле дымлы, явымлы көндә чит кеше кулыннан беренче тапкыр ат урлап чапканда, ул хәзергесенә охшаганрак хис тонган иде ...
Барысы да бик гади һәм гадәти башланды түгелме сон?..
Салаватның да башка жан ияләре кебек үк бәхет татыйсы килде. Згеткә нәкъ егерме яшь тулган иде, шуларнын биш елын ул Гарифулла 5аАга ялланып эшләп үткәрде. Җәендә сарайда, кышын мич арасында кәеп йоклый торган сәләмә киезеннән һәм бер пар чабатасыннан Зашка байлыгы булмаса да, хезмәтченең бернигә дә исе китмәде. Күнел түренә ничек булса да акча туплап, ат сатып алырга дигән ныклы /и береккән иде. Үз аты! Шул мал белән аңа бәхет тә, куаныч та килергә тиеш. Ир канаты ат булыр, дип юкка гына җырламаганнар нч!
Бәхетнең ничек, ни төсле буласын яшь егет әле күз алдына китерә алмый, ул хыял, ерактагы хыял әлегә ачык төсмерләнми иде
Үз бәхетен Салават бары төшләрендә күрде, авыр урак өстендә дә анын кешнәгән тавышын, чакыруын ишетеп киезеннән сикереп торды. Кырда урак урганда, бөкрәйгән аркасы инде тураймастыр кебек тоелганда, яргаланган учка урак сабы сеңеп береккәндә, кояш нурлары вак энәләр сыман тәнне көйдергәндә, аның күзләренә кыр ннләп килгән канатлы тулпарлар күренде, төрле төстәге яллар җилбердәп, аның тырпылдаган җанын еракларга, күз күрмәгән, колак ишетмәгән илләргә, ияртеп алып киттеләр...
Бу — арыш башаклары бөгелми ич, ат ялы җилферди!..
Кыр гөжләми ич, тупырдап, офыкны иңләп атлар чабаГ..
Салават, сабый кебек, үз хыялына үзе ышанып, кипкән иреннәрен ялап куйды, көч белән җилкәсен турайтып, әле генә канатлы тулпарлар кереп югалган офыкка текәлеп торды. Әнә генә ич алар, күк йөзе тесле зәңгәрсу тулпарлар!
— Ни-нәстә караган буласың? — дип сорый иде ачулы хуҗа,- Күзеңә тагын ат күренәме? Дивана, син дә яшәгән буласың бит, ипв чертеп...
— Әйе,— дип көлемсери иде Салават, арганлыгын онытып һәм, бәхетле буласы килеп, элеккедән дә тырышыбрак урырга тотына иде.
Аның җен төсле урырга ябышуын күреп хуҗа башын чайкый, «дивана тек дивана!» дип уйлый иде, ә теле белән:
— Тырыш, Салават, тырыш... Аллаһетәгаләнең рәхмәте киң, синен дә үз атың булыр,— ди иде.
Тик хуҗа үз сүзендә тормады, бу көзгә дә, яренгә дә Салаватка ат алырлык акча тәтемәде. Дөнья үзенең ямен берьюлы югалтты, егетнең зәңгәр хыял белән өретелгән дивана күзләре усалланды, чыкмаган җаны чакма ташы кебек катылана барды. Хуҗасының атларын караганда гына ул үзенең элекке халәтенә кайта иде. Асларын чистартканда да, ашарларына салганда да ул һәр хайванны аерым сөеп, ялларын тарап иркәли белде. Эштә алҗыган, нужадан койрыклары сыекланган, бер елда да ябагалары коелып бетмәгән шушы йолкышларга ул күңелендә асраган иркәләү сүзләрен тезде. Тезләре кабарып, шешенеп торган, нечкә муеннарында чак селкенгән кутырлы башлы атлар Салават телендә: «Малкайлар, матуркайлар» дигән исемнәргә лаек булдылар. Гомергә күзеннән эрен китмәгән ала биянең яшьле күзләрен чиста чүпрәк белән пөхтәләп сөрткәндә, Салават, кызганып:
— Авыртамы, сөеклем? Нигә туктаусыз җылыйсың? — дип пышыл-дый иде.
Бия таш кабак төсле сөякчел озын башын селкә, коры иреннәре белән хезмәтченең тир исе килеп торган киң җилкәсен тешләгәндәй итә иде.
Бер вакыт хуҗасына белеш рус сәүдәгәрләре кереп чыкмаган булса. Салават үз кайгысына үзе томаланып шушында дөмегеп тә калган булыр иде.
— Атларны тугар, әйбәтләп ашарларына сал! — диде бае кунак сәүдәгәр алдында юмакайланып.
— Кара аны, чамалап сугар! — диде сәүдәгәр дә.
Ишек алдына чыккач, Салават тынсыз-өнсез катып калды: чегән төсле кара сакаллы таза кучер ярсыган өч аргамакны чак тыеп тора иде. Мичәүдәгеләр төптәге аттан чак кына кайтышрак гәүдәле булсалар да. биеп кенә торалар, кыңгыраулар өзлексез чылтырыйлар. Төптәге атнын тояк астындагы жире янып, кайнап торамыни, аргамак арт аякларын чүгә-чүгә, алгы аякларын бер тыймыйча тупырдата!
Сакалбай, кәефе килеп, дилбегәсен какты:
— һай, малай, аргамаклар таптамасын үзеңне!
Салават тилемсә елмаюын тыя алмыйча атларга каршы ук атлады.
— Таптарлар дигәнне ишет, чукрак! — дип кычкырды куркынган кучер. Әле генә мактанып-көлеп торган чыраена ахмак елмаю чыкты. Салават тыныч кына төптәге ат каршысына килеп басты, хайванның тирләгән текә муенын сыйпады, авызлыктагы саргылт күбекне учы белән кагып төшерде. Ат яратмыйча пошкырды, колакларын шомартты. Кыңгыраулар чыңгылдап алдылар да, нигәдер сискәнеп, тукталдылар.
— һәй, сылукайлар! — диде Салават, җырлагандай көйләп.
— Әйе, ат диярлек түгел, ерткычлар болар! — диде кучер башкорт егетенең кыюлыгына хәйран калып.
— Ниткән ерткыч булсын болар5 1ИАӘ1|/о'иде егет — ии.и;г бит, болар.—Ул сүз табалмыйча мөдәде.—Аккошлар диген! Киек казлар диген! Агай, муеннарын гына күрче. Башкайларын! Сылу кызлардан кайсы төшләре ким?
— «Сылу кыз-ла-ар?» Күрегезче бу чабаталы чебешне, кызлар
дигән була бит! <
Төптәге ат ярсып тибенә башлаганчы көлде кучер. Егет исә, кушыл ган йомышны да онытып, сихерләнгән күзләрен аргамаклардан ала £ алмыйча тик катып басып торды. Бу газиз малларны аны тилертер өчен £ ходай тагәлә үзе җибәргәндер дип тә уйлап куйды... ь
Төптәге атның югалуын иң элек кучер хәбәр итте. Ул атның кая ки- « туен сорарга дип печәнлеккә чабып менде, ләкин хезмәтче егет анда * юк иде. Үзе дә юк, астына салып йоклаган киезе дә юк Мона ышанасы < килмәде кучерның, дөнья бетереп ишек алдында эзләнә башлады. Тавышка чәй эчеп кызарынган Гарифулла бай белән сәүдәгәр атылып чыктылар.
Бай агарынды, юан ботларын чабып, чәрелдәвек тавыш белән әле хезмәтчеләренә, әле авылдашларына акырынды:
— Ник карап каттыгыз? Чабыгыз, эзләгез!
Сәүдәгәр үз дәрәҗәсен белеп кенә болдырдан төште, ат тизәгенә басып, ышкып карады, шаккатып:
— Алып качкан!.. Шундый ерткычны алып кача алган!.. Кем ди ген?.. Бер селәгәй салам торхан бит! «Зөбәрҗәт»не тәртә арасына ике кеше көчкә кертә идек. Әнә, кучердан сорагыз!
Гарифулланың хәле мөшкел иде.
— Ерак китә ал.мае! Куа чыгарга кирәк! —диде ул.
— Куа чыгарга? — диде сәүдәгәр җәберсенеп.— «3«бәрҗәт»неме>.. Акылыңа кил, ахмак! Хәзер алар утыз-кырык чакрым элдергәннәр булыр, якын-тирәдә аны куып җитәрлек ат каян табылсын?!
Салават исә бу вакытта туп-турыдан Чиләбегә таба чаба иде Ике көн ул үзенә дә, хайванкайга да ял бирмәде. Менә-менә куып җитәрләр төсле тоелды. Алда кеше-мазар шәйләнсә шундук урман арасына борылып керде.
Куркынган күңеленә «менә, менә тотып алырлар!» дигән шик килсә дә,теленнән «нигә шулай кыландың, инде үз гомер юлына аркылы балта чаптың?» дигән сорау китмәсә дә, Салават үз-үзеннән гаять канәгать иле. «Мин бәхетле! Бик бәхетле! Янымда атым, хыялымның җимеше бар!» дип кабатлады ул.
«Зөбәрҗәт» Салават урлап киткән беренче ат иде. Моннан соң аның кулыннан нинди генә маллар узмады?! Турылары да, алмачуарлары да, каралары да, аклары да, колалары да. Нинди нәселле атлар, атаклы аргамаклар үтмәде!..
Иң усал атларны да ул уйнап-көлеп кенә йөгәпләде. урлаган атларның һәрберсен сөйгән кызын иркәләгән кебек назлады Юк, Салават күзенә ни күренсә, шундый малны урламады Ии әүвәл чираттагы корбанның элек урланган маллардан ни өстенлеге барлыгын сынады, шуңа инангач кына тәвәккәлләп эшкә кереште. Ул атларны шулай оста, шундый шома алып китә иде, хуҗалары искитеп сөйләрлек була иде. Сылу атны беренче күргәндәге сөенеченә хыянәт итмәс өчен ул бер чак:а да төн караңгылыгында урлашмады. Шушы исерткеч татлы мизгелдә ул атны танавыннан койрыгына чаклы, ял бөртегеннән тоягына хәтле туйганчы карый иде. Аның чнре-мазары булса, оста белгеч кебек, аны сизенә иде, авыру атларга бер чакта да кул салмады Салават!..
Нәселле мал асрарга яратучылар Салават турында төрле имеш- мнмешләр белән дөнья тутырдылар, ана җен-пәриләр булышадыр, югыйсә, күз өстендә каш кебек сакланган аргамакларны көпә-көндез ннчек алып китсен ул дип шаклар катып сөйләделәр Күз буучы убыр-
в. «к у.» М I
ҖӘМИЛ ЫОСТАФНН
S1
■дир jЛ, HtfHJB 'Гу!й1|дер. дип гайбәт тараттылар. Каракның атаклы нәсел атларын мал бәясен белә торган акыллы кешеләргә юк кына бәһага сатып китүе аларны тагын да ныграк гажәпсендерә иде.
Сатып алучылар, сүз арасында гына, Салаватка төрттерәләр дә иде: нәрсә син, исәр егет, баш китәрлек эш күрсәтәсең, сата белмисең, фәлән* фәсмәтән...
Салават һаман диваналарча елмаеп, кызарынып жавап бирә:
— Яратам мин атларны! Җан рәхәте бит ул ат!.. Алар биргән шатлык-куанычым шундый зур, үз бәхетемне, сөенечемне акчага сатар, га кызыкмыйм! Языгы булыр!
Үз юлының тугрылыгына ышанган Салават мондый минутларда аерата бәхетле иде. Эшләр гел уңайга гына килеп торгач, ул кәсебенең хәвефле, хәтта ки бик куркыныч икәнен бөтенләй онытып җибәрде. Үзенең мәхәббәтен ул бетмәс дәрт, чамасыз тәвәккәллек белән яулап алды. Җан теләгәне тормышка аша торды, Гарифулла байда урак урганда күз алдына килгән татлы хыяллар чынга әйләнделәр. Салават, һәрбер жан иясе кебек, бары тик бәхетле булырга гына омтылды. Тик ул да, башка бик күп кардәшләре шикелле, үзе кылган эшләрнең тирәнлеген бәяли белмичә, бер минутлык бәхет, бер көнлек ләззәт белән юанып яши бирде...
Урман авызында ак бияне күзәтеп ятканда, бөтен гомере чылбырдай сузылып күз алдыннан узгач, егет хатирәләрдән арынырга теләгәндәй башын чайкап куйды: «Ни-нәмәрсәгә шулай хисләндем әле? — дип уйлады— Гомер башка килмәгән уйлар жәфалап бетерделәр’»
Ул сагайды, зиһене ачыкланды һәм утлап йөргән елкы көтүенә карап, «лә-иллаһа-илла алла»сын укыды.
Ак бия көтү башын күзе белән .озатты да, усалланмыйча, әмма сизелерлек итеп, янында кайнашкан тайларны тешләштергәләде. Тайлар т.ешни-кешни читкәрәк чабыштылар. Ак бия башын югары чөеп урманга таба юртты. Елкы көтүе аның шулай иректә йөрүенә көнләшеп караса да, хайваннар да үз дөньяларында тигез хокук юклыгын аңлаган сыман, берьюлы башларын иделәр, дымлы, татлы үләнне керт-керт ашый башладылар.
Ак бия бая Кара бүре котырынган урынга килеп житте. Куаклыкта куе ботаклар арасыннан елтыраган ике кара күзне күреп длды. Гаҗәпләнде. Аннары пошкырып чабарга жыенганда гына кызыксынып башын сузды. Теге кеше һич куркынычка охшамаган иде. Аның кысылып янган күзләрендә дуслык, чакыру чагылды. Ак бия гомерендә беренче тапкыр шундый карашны очратты.
Үзе дә өнсез калган егет күгәрчендәй гөрләде:
— Тр-р-р...
Тавышсыз гына куенына тыгылды, ничә сәгать янгыр астында коры килеш сакланган икмәк кыерчыгын алды. Тәнгә тиеп жылынган ипидән кояш исе, кыр исе, тулышкан арыш башаклары исе тагын да ныграк йнкый иде.
«Куркырмы, юкмы?» дип уйлады ул, вак-вак кына атлап биягә якынлаша-якынлаша. Сузылган кулдагы икмәк кыерчыгы сизелерлек калтыранды. «Нигә шулай жебедем соң? Беренче тапкырмы әллә?!» дип әрләде егет үзен. Борчылырлык бер сәбәп тә тапмады, тынычлана төште. Ак бия хәтфә кебек йомшак иреннәре белән икмәккә сузылгач, исерек кебек чайкалды Салават, күз аллары караңгыланды. Гомере буе шушындый атны хыялында асравын аклады. Шушы, нәкъ шушы аргамак аның төшләренә кереп йөдәтте, Гарифулла байның кырында зәнгәр хыял булып күңелен жирсетте. Менә ул, менә! Яңгыр суында юылган тояклары көмеш кебек ялтырый, очып китәргә торган гәүдәне төп-төз аяклар биетеп кенә тота, озын мул койрыгы ефәк-алтыннан тукылган ханчалар күлмәге төсле!..
күзләреннән акыл шунын белән бергә оуисынмас шул нур mu.ium тора иде.
Кеше белән ат берьюлы көрсенделәр. Арадагы шикләнү шундук юкка 'чыкты. Салават атнын ял астына кулын салды, иркәләп кашыды. Ат күккә атылырга җыенган ук төсле турайды, бәрхет тиресе астыннан вак ♦ калтырау йөгереп узды. ь
— Я. я, нигә курыктын?.. Тр-р, тр-р! — дип гөрләде Салават, атны 5
муеныннан, ял асларыннан чәбәкләп.— Каушама! 5
Ак бия калтыранып-калтыранып алса да, буйсынган кыяфәт белән н тик басып торды... »
Аның күздән югалуын ин әүвәл Кара бүре сизенде. Әле һаман ак « бия исе килеп торган яшь тайларга беренче җәза эләкте, аннары Кара < бүре, чабып барган шәпкә, туры атны умырып тешләде, яман кешнәп _ урман авызы буйлап очты. Куркынган көтүчеләр шалаштан сикерешеп = чыктылар, Ибраһим, ачуына буылып, шадра көтүченен җилкәсенә ө камчы белән орды. <
— Динсезләр, кяферләр! Урманны актарып эзләгез! Хужа себер о
жибәрәчәк! ®
Көтүчеләр ат менеп төрлесе төрле якка сибелделәр, Кара бүре дә "° Ибраһим артыннан чапмакчы иде, танавына камчы очы эләккәч пош- кырып кире борылды... -
Салават хәвефле якка борылып карый-кар*. й атна буе урман эчләп о чапты. Шушы вакыт эчендә алар ат белән тәмам дуслашып беттеләр һәм % егет моннан ары янсыз яши алмаячагын төшенде. Ин якын туганы белән сөйләшкәндәй ат белән гәпләште егет, башкортның ин матур, ик озын җырларын аңа жырлады, төнге хәтәр җилләрдә аның өстеиә бишмәтен япты, үзе учак җылысында жан саклады
Төннөрнен берендә ул йокыга талган чегән таборына тап булды. Әгәр дәү. алама колаклы этләр өреп чыкмасалар, ул чегән кибиткалары. балаганнар арасына килеп керүен сизми дә үткән булыр иде. Эт тавышына иске фургоннардан ир-атлар сузылышып чыктылар, алар кнерелә-киерелә таң йокысын бүлдергән ят юлаучыга ярсып һәм каһәрләп каралылар. Тавышка балалар уянды, хатын-кыз сөйләшкәне ишетелде. Чегәннәрнең күбесе ялан аяк. кайберзүләре генә ялтырап торган кунычлы итекләр кигән иде. Бәрхет жилетлар, атлас күлмәкләр астыннан йон баскан, күптән сабын тимәгән тән каралып күренде
Чегәннәр җайдак егетне урап аллылар һәм усал авазлар соклану, гаҗәпләнү авазлары белән алмашынды, чегәннәр кул болгап, тел шартлаттылар. шаярышып бер-берсен этешеп каш сикерттеләр. Кыюраклары сагаеп, шомарып торган ак биянең тешләрен карарга үрелмәкче булдылар, бөтен табор уянып гөр килде, ярминкәгә әйләнде. Шушы сүрән тан яктысында пәйда булган шушы күк тулпар чегәннәрнең йокысын тәмам качырды.
Менә барысы да берьюлы тындылар, чигенеп куйдылар. Уртага олысымак кыяфәтле, сары атлас күлмәк, плис чалбар, лакланган кунычлы итек кигән чегән чыкты. Купшы чегән күз очы белән генә агка карап бер әйләнде лә Салават каршысына тукталды, бөдрә чәч көлтәсен артка чөеп, хәйлә тулы күзләрен кысып чүгәләде, бнянен биек тоякларын карады, аннары исе китмәгәндәй черт итеп жиргә төкерде.
— Бозык ат. әйе, тыштан кәртинкә төсле булса ла, яраксыз мал!
Чегән алтын балдаклар белән сырланган юантык бармаклары белән сакалын сыпырып, арткарак чикте. Башкалар шундук җанландылар, һау-һаулап гөрләп, төкеренеп, кулларын бутый-бутый читкәрәк тартылдылар, гүяки алар зыяндашлы куркыныч аттан үзләрен сакларга ниятлиләр иде. Хатыннар изүләреннән сузылып чыккан озынча имчәкләрен дә җыймыйча ишле балаларын кочаклап улаша-улаша балаган-
серәп күзәтеп торды.
— Я, нәрсә шаулыйсыз? —дип кычкырды, ниһаять, Салават. Ат аның тавышына сискәнеп ыргылып алды, егетнең тавышын кешнәү авазлары күмде.— Әй, бөдрәч, тешеңне ыржайтма! Ат сатарга җыенган кеше юк.
Салават тезгенен кагып куюга ак бия язгы ташкындай алга ургылды, чегән балалары чинашып балаганга кереп качтылар.
— Чибәр егет, һәй, тукта әле!—дип кычкырып, юан чегән анын артыннан ташланды.
Эшне болайга китәр дип уйламаган чегәннәр, шаккатып, юлбашчылары артыннан чаптылар, аларга һаулап арык, алама этләр иярде. Купшы чегән бераздан тукталды, арттан килүчеләргә бугаз киереп нидер кычкырды. Кешеләр баскан урыннарында катып калдылар, этләр дә, үзләрен гаепле сизеп, койрыкларын бот араларына кыстырдылар.
— Тукта, егет, көт... Сабыр. Юкка кызасың! — диде чегән авыз эче тулы алтын тешләрен ялтыратып елмая-елмая.— Батыр икәнең күренеп тора, пәһлеван!.. Юлыңда бәхет көтә сине. Абай бул, таптап китеп ялгышма. Туктал, сүземне тыңла.
Чегән атка карап туктаусыз сайрады.
Салаватка кызык булып китте, ул кире борылып килде.
— Ни әйтерең бар?
— Сат, пәһлеван, атыңны, бәясеннән тормыйм! — дип ялынды че-гән.— Сиңа төс мал түгел бу. Кирәксә, син табарсың! Бөркет корбансыз яшиме?
Салават башта чегәнне ачуланып китәргә уйласа да, хәйләкәр елмаеп:
— Күпме бирәсең? — дип сорады.
Чегәннең күзендә дөрләп учак кабынды.
— Утыз жәл түгел!
— Адәм көлдермә.
— Илле!
— Ат бәясен беләсеңме әллә дип торам, син дә шул Оренбург базарындагы сала мужигы төсле икәнсең!
Ул тезгенен какты.
— Тукта, егет!.. Иөз!.. Мә! Бөтен таборым ул бәя тормый...
Дәрте кузгалган чегәнне тыярлык түгел иде.
— Үз йөрәгеңне сата алырсыңмы, әй, чегән, әйт! Мәхәббәтеңне сата алырсыңмы? — Салават өзәңгегә басып ук кычкырды.— Дәшмисеңме? Күк тулпарым минем, мәхәббәтем, бәхетем!
Ул биянең касыгына кагылып алды, ат арткы аякларына басып ыргылды, урман куелыгына кереп юк та булды.
...Салкын, күңелсез көз житте. Әрсез жил, агачларның соңгы яфракларын урлап, үзәннәр, таулар, болыннар буйлап куып йөртте. Күк тул- парга ризык табу көннән-көн кыенлашты. Салават бар булганын сатып, аңа жылы япма сатып алды. Кайсыбер көннәрдә авызына локма аш капмаган Салават бар тапкан икмәген хайванга ашата иде. Авылдан авылга күчә-күчә, илдән илгә йөри-йөри ул үз киләчәге турында түгел, күк тулпарынын күрәселәрен уйланды. Аны беркайчан да сата алмаячагын яхшы белгән егет, әгәр атны асрый калса, аны һәлакәткә якынайтуын төшенде. Башкача чара тапмагач, ул бияне элекке хуҗасына кайтарырга булды. Ичмасам анда тамагы тук, асты коры булыр, тормышы рәхәттә узар!
Сонгы чиккә җиткән егет шушы куркынычлы эшкә тәвәккәлләде.
Биянең элекке хуҗасы — ат сәүдәгәре утарына ул иртәнге сүрән яктыда кайтып элгәште. Авыл әле уянып кына килә иде. Кыйшык-мый- шык җимерек читәннәр арасыннан ач этләрнең очлы борыннары күрен-
,де. ишек алларында каз көтүләре каңгылдашты. Бәбкәләрне ана казлардан аерып алырлык та түгел иде, үсеп беткәннәр! Салкын жил төтен исе катыш кар исе. кыш исе алып килде.
Салават үзенең бер тамчы да хурыкмавын, каушамавын тойды. Моны берничек тә анлата торган түгел иде. Аерылуны тою, бәхет кояшының батуын сизү, башка хисләргә урын калдырмаган иде бугай.
Ат сәүдәгәре утарына якын гына читәнгә бияне бәйләгәч, ул урман ягына атлады. Ташлап китә алмам, борылырмын, дип куркынганга, әйләнеп карарга да базмыйча шактый барды. Кинәт ак бия тилергән күк ярсып кешнәп жибәрде, үрә басты, туңган жнрне тояклары белән кыйнады. Салават тукталды, тынлап торды һәм борылып килде. Тавышка хезмәтчеләр йөгерешеп чыкты, халык жыелды.
— Тотыгыз үзен, каптырыгыз! — дип боергач, Ибраһим алпан-тилпән килеп хужасы катына чапты.
— Качарга җыенган кеше юк,— диде Салават ваемсыз гына.
Ухылдап бай килеп чыкты. Аның түшәк кебек калын җилкәсеннән янут туны шуышып төште, кәкре аякларындагы читекләре бик хәтәр шыгырдадылар.
— Үзе! <Дулкын> үзе’ — дип чәрелдәде бай һәм тыны бүленеп йөткеренде. Аннары Салаватны абайлап, яман бакырып жибәрде.— Бәйләгез! Бетерегез башын явызның, тереләй жнргә күмегез нәләтне!
Салаватны ындыр табагындагы дымлы көлтәне суккан кебек әйлән* дсрә-әйләндерә тукмадылар.
Әле өч кеше тотып торган Күк тулпарны күрер хәлдә чакта аңа бик кыен булды, тора-бара күз аллары караңгыланды, ат күренмәс булды. Бер чиләк салкын су коеп, аны каеш дилбегә белән чыбык арбага бәйләп куйдылар.
Гарифулла байда чакта шушындый дәү арба белән көлтә кертә иде ул.
Гарифулла байда урак урганда...
Кайда сон Күк тулпар?
Ибраһим авызын кыйгайтып көлә-көлә аның янында биеп йөрде, егетнең чәченнән эләктереп, хәзер чыннан да дингез дулкыны төсле зәңгәрсу күк төсенә кергән ат ягына таба борды:
— Күр, юлбасар, күр! Бетәрең алдыннан карап кал, хайван да син хәерчедән көлә!
Салават, ирен тирәсенә оешкан канны төкереп, чак ишетелерлек итеп мыгырданды:
— Юк, көлми ул, кызгана.
Баеның күз карашын тоеп Ибраһим тәмам котырды. Салаватның чәченнән тотып башын арба үрәчәсенә бәргәли башлады
— Кызганамы? Кызганамы?.. Кызганмый торсын!
Ат кинәт үрә сикерде, үзен тотып торган кешеләрне читкә чөеп, тешләрен ыржайтты, ишек алды тирәли чабып китте. Көтүчеләрнең берсе багана артыннан качып биягә берне сыпырган иде, бай
— Тимә «Дулкын»га!.. Аның ннндн мал икәнен оныттыңмы әллә5 — дин акырды
— Жен ияләшкәндер моңа, башкача булмас.— дип эарланыша- зарланыша хезмәтчеләр төрле якка качтылар Алар биягә төн уртасында күзгә күренгән шәүләгә карагандай куркып карыйлар иде.
— Җитәр, чишегез хәерчене, олаксын әйдә!—дип боерды бай. Күк тулпар кыйналган канлы тәне дилбегәгә уралып беткән Салават янына тукталды да үзенең кардай ак башы белән аның җимерелгән, шешенгән битләренә кагылды. Гүяки ул үзенең тугрылыгын тагын бер кат расларга тели нде...