Логотип Казан Утлары
Повесть

ИКМӘК КАДЕРЕ

 өнозын яңгыр яуды Көчле янгыр, әйтерсең. болыты белән төш«е: асфальт җәймәгән авыл юлларын машина үтмәслек итеп лыҗырдатты. чокыр-чакырлардан шаулап гөрләвекләр акты, борынгы Болгар авылына урнашкан райүзәкнен таш-ком күрмәгән урамнарында күбекләнеп эур-зур күләвекләр хасил сында калдырып, җәяүләп, якын-тирә авылларга трактор эзләргә киттеләр.
Шушы көндә, иртәнге сәгать унда, район культура сараенда конференция ачылды Район партия оешмасының чираттан тыш чакырылгач бу конференциясенә кайберләре трактор белән, берншесе җәяүләп килгән коммунистлар телендә вакытсыз яуган янгыр да. юлда батып калган машиналар да булмады, тәнәфескә чыгу белән алар арасында райкомның беренче секретаре Бакир Галиев турында гәп-әкгәмә башланды.
— Бакир Галисвне бездән алалар икән, соңгы отчеты диләр...
— Кая алалар?
— Нефть районнарының берсенә, ди.
— Әйбәт кешене, әлбәттә, күтәрәләр инде...
— Сиңа әйбәт, миңа начар иде,—диде кулуарга аркасы белән терәлеп торган, йөзен җирән сакал-мыек баскан берәвесе,— үткән айда мина тиктомалга каты шелтә чәпеде.
— һәй. Ибрай туган, кеше фәрештә түгел. Ул эш өчен сине төрмәгә үк утыртасылар иде түгелме? Ярый, Бакир Әхтәмович алып калды үзенне...
— Бик хөкем итәселәре иде дә, гаебемне таба алмадылар...
— Син аны, Ибрай туган, мнна сөйләмә, әнә туксан яшьлек хаста әбиеңә кайтып сөйлә, яме!.. Барыбер гадел җитәкче иде...
булды. Районда хәрәкәт тукталды; юлларда, саз-пычракка батып, машиналар калды. Әрсезрәк, тәҗрибәлерәк шоферлар, райүзәккә килеп җитәргә тырышып, машина көпчәкләренә чылбыр урадылар, батып чумганнары, чыгу һәм барын җитү нияте белән, машиналарын юл урта
— Кемгә гадел, кемгә усал, кеше шырпы түгел, яндырып карап булмый...
Фойедагы имеш-мимеш дөрес булып чыкты. Райком составын сайлаганда Бакир Галиев кандидатурасы күрсәтелмәде. Әйтергә кирәк, Бакир үзе мона тиз генә риза булмады. Өч көн элек районга килеп төшкән өлкә комитеты вәкиле Галиевка икенче районга күчү күздә тотылуын әйткән иде. Башта. «Кыен булыр бит анда мина, нефть эшен начар беләм»,— дип барган Бакир, сөйләшә торгач, күнде. Кайда да кешеләр белән эшлисе, ә алар барысы да бер ил күге астында яшиләр, өйрәнермен, дип уйлады.
Өенә кайткач, китүе турындагы якалыкны хатыны белән әнисенә кичтән әйтми торырга булды. Аларпың каршы килүләреннән куркып түгел, иртән әйтермен, дип уй йөртте. Ләкин алар инде ишеткән булып чыктылар, өйгә кайтып, табынга утыру белән, әнисе:
— Әллә, улым, үтмәс'товар булдың инде, һәммә җирдән алалар, беркая да эшләтмиләр үзеңне,— дип Бакирның күңелен борчып алды.
Хатыны Әминә дәшмәде. Ул ирен сүзсез дә аңлый иде. Партия җибәрә,— димәк, шулай кирәк. Ә әнисенен партиясе бүтәнчә: эчендәге — тышында, күңелендәге — телендә. Ана сүзләренә гамьсез калырга теләсә дә, Бакир күңел түрендә нидер төерләнүен тойды. Чынын, тик чынын гына әйткәндә, аның биредән китәсе килми иде. Бу районда ул зур эшләр башкарды. Бакир килгәнчегә кадәр макталып телгә алынмаган район былтыр ике норма икмәк сатты, сөт саву буенча республикада беренче урынга менде. Аз хезмәт салмады моңа Бакир. Ә менә хәзер тот та шуннан кит, каядыр барып, өр-яңадан эш башла.
Кич йокыга яткач, ул, ике кулын гбаш астына куеп, әнә шул турыда унлап ятты. Әллә, чынлап та, ризалык биреп ялгыштымы? Бәлки өлкә вәкиленә биредә калырга теләвен әйтергә кирәк булгандыр?.. Әмма Бакир алай итмәде. Нигә? Бит өлкә вәкиле ана бу зарури, шулай кирәк, иптәш Галиев, дип әйтмәде. Ләкин Бакир күрде, өлкә комитеты вәкиленең тел төбеннән үк аңлады: ул Бакир Галиевның партия җибәргән районга барасына ышана иде.
Карышу артык иде. кирәкми иде, әлбәттә. Районнан районга беренче тапкыр гына күчүе түгел бит аның. Тик менә барган мәлне ялгызлыгы гына кыенрак булыр. Нишлисен, Әминәсе белән әнисен китергәнче гостиницада торып торыр.
.. Бакир хатынының чәченә кагылды, бармаклары белән битеннән сыйпап алды. Әминә дә йокламый иде, ул иренең кулын тотып алды да кайнар учына кысты.
— Тиз генә кайтып ала алмассың инде?..
— Бәлкем, баргач та квартира булыр, карарбыз,— диде Бакир, Әминәсен тынычландырырга теләп.— Миңа да кыен булачак бит анда. —«Сездән башка»,— дип әйтергә уйлаган иде, әйтмәде. Яны белән ятты да хатынының күкрәгенә кулын салды. Аның кулы тигез итеп таза йөрәк кагуын тойды. Менә шул хәрәкәт күңел төпкелегендәге бер хатирәне актарып чыгарды. Нигә? Ул вакыттан бирле күп еллар үтте, бик күп сулар акты бит инде. Нигә бүген, менә хәзер исенә төште әле бу Мөршидә? Ә?! Менә ни өчен икән; Мөршидә бит ул барасы районда эшли. Менә бит ул, күңел хатирәсе дигәнең, бер кереп урнаш-тымы, һич кенә арынып булмый. Әй, соң бер селтәнүдә алып ташларлык хатирә идеме ул Бакир өчен?!.
...Беренче "алкыр ул аны «Совет» гостиницасы коридорында очраткан ите. Бакир аңа текәлеп карап үтте. Карамаслык түгел иде шул: чибәр-сылу иде Мөршидә. Җитмәсә, Бакирга, озын керфекләрен еш-еш кагып, сизелер-сизелмәс кенә елмаеп та үтте. Шул гына. Аһ, шул гына булыг калса икән! Кич буе коридорда йөреп чыкты Бакир. Кызга да нидер булган иде, ул да ары-бире үткәләде. Кыз каршыга килгән саен,
йөзенә ниндидер кайнар дулкын кагылып китүен тойды Бакир Мәгәр суз катарга кыюлыгы җитмәде.
Ләкин язмыш аларны үзе кавыштырды. Икенче көнне беленде, кыз да партия мәктәбенә укырга килгән икән. Алар күптәнге танышлар кебек күрештеләр.
— Мөршидә! — диде кыз ана, йомшак кечкенә кулын Бакирнын уч ♦
төбенә салып. ?
— Ә мине Бакир дип йөртәләр, аз гына бакыр түгел... Сез каян. » кайсы районнан?—дип сорады Галиев, кинаяле шаяру тонында. <
Өлкәнең икесе ике башыннан булуларына көлешеп алдылар.
Шул булды танышулары. Әмма шуннан сон гел диярлек, һәр көн о диярлек бергә булдылар. Зур Казанның күрмәгән төшен, йөрмәгән ура- В мын, утырмаган эскәмиясен калдырмадылар. Көннәр төнгә, төннәр көн- а гә кушылды. Уку белән бергә, күңелләрендә гыйшык уты кабынды, ♦ йөрәкләрдә мәхәббәт жепләре төенләнде. Бергә булган көннәр алты йөзгә якын җыелды. Бер-беренне белү өчен, тану-танышу, ярату өчен аз гомер түгел иде бу. Шуңа күрә булса кирәк, бер-берсенә ышану артканнан-арта барды һәм, ниһаять, ул күкрәк-күнелгә генә сыеша алмыйча, иркенләп кавышуны таләп итә башлады. Беркөнне шулай Мөршидә Бакир яшәгән бүлмәгә килеп керде. Бер тын сөйләшеп, көлешеп утыргач, Мөршидә кайтырга җыена башлады. Шунда Бакир аны кочагына алды да җете күк күзләренә карап:
— Кайтма, кал монда. Мөршидә?..— диде.
Мөршидә шаккатмады һәм шаккатырлык нәрсә дә күрмәде. Өйләнешү турында сүз куешмасалар да, барысы да аңлашыла иде бит. Алар бергә булырга тиешләр.
Шулай дип торганда Бакирнын бүлмәдәше кайтты. Сабакташы аны сүзсез дә аңлады. Әмма ярым шаярулы тондарак;
— Кунарга урын табармын, тик кара аны!—дип бармак янап чыгып китте. Бакирны: «Өйләнә күрмә, кул-аягың бәйләргә өлгерерсең әле»,— дип үгетләгән бу кеше Мөршидәнен биредә калуын белмәс» әйбәтрәк булыр иде, әлбәттә. Ә ул әнә белде. Бакир шуңа пошынып алды.
Аннары ул:
— Мөршидә, Мөршидәм, йом әле күзләреңне... Иом инде!!.— диде һәм аны үбә-сөя башлады.
Мөршидә башын аның күкрәгенә куеп, йөрәк тибешен тыңлап ятты. Бакир аның чәченнән, битеннән сыйпады, шатлык-бәхеттән яшь белән тул1ан күзләреннән үпте...
— Бакир, бир әле кулыңны, бир инде? Менә, ишетәсеңме, ничек тибә? Ничек ярсып тибә. Бакир!
...Бакир тәрәзәгә күз ташлады. Төн. Караңгы. Күк гөмбәзендә йолдызлар җемелди. Тынлык. Бу — зур авылдан узмаган район үзәге өчен гадәти тынлык иде. Ә ул вакытта, ул төндә, анда. Казанда? Мөршидә ни диде ана. Бакир ана ни әйтте?!.
Шагыйрьләр яраткан язгы матур төн иде ул. Тулган айның яктысы киң өлгеле тәрәзә аша Бакир белән Мөршидә яткан караватка төшә. Ай гүя күзләрен зур ачып, шатлык һәм тылсымлы гыйшык әфьюне эчкән Мөршидәнен йөзен күрергә, гүя к»<зга нәрсәдер әйтергә, аны нидәндер саклап калырга тели иде. Ләкин ай түгел, Бакир әйтергә тиеш иде ул сүзләрне Мөршидәгә.
Ә ул аңа әле әйтмәде.
Бу төнме?! Бакирның күңел төпкелегендә мәңге җуелмас эз кал« дырды бу төн. Мәнге онытылмас хатирә булып, йөрәк түрендә тек мәк- ләнеп калды.
Истәлеккә дип, бүләк итеп кешегә әйбер бирәләр, яисә кәгазь кисәгенә шигъри сүзләр язып калдыралар. Тегесе дә, монысы да һәркем өчен
МӨСӘГЫЯТ ¥ 'Ә В И В У л л и н
яшьлек хатирәсе буларак кадерле. Ләкин андый истәлек жуелучан була. Чөнки ул әйбер генә, аның җаны, аның хуш исле чәчләре, кофе төсендәге зур күзләре, кайтарылып торган озын керфекләре, бәхет тулы күз яшьләре, исерткеч ләззәт бирә алган мәхәббәт татысы юк. Чөнки ул әйбер генә, ул туза, ул югала, ул яна.
Истәлек өчен дип Мөршидә Бакирга канәфер чәчкәсе бирде.
— Париж коммунарлары сайлаган чәчкә,— диде ул аңа, ниндидер җавап көтеп күзләренә текәлде. Бакир җавап таба алмады, дәшмәде. Шул чак Мөршидәнең керфекләре калтырап китте, ул нидер әйтергә теләде, Бакирның нидер әйтүен көтте...
Чәчкә?!
Мәңгелекме ул? Юк. Бакирга ул иң кадерле чәчкәсен — беренче мәхәббәтен бирде!
Чәчкә?!
Чәчкә шиңә, кибә, корый ул.
Ә мәхәббәт — мәңгелек. Чәчкә кебек өзеп ташлап кына булмый аны. ’Чөнки ул барыбер үз чәчкәләрен калдыра.
Аны Чүпрәлегә эшкә җибәрделәр. Ә Мөршидә көнчыгыштагы район-нарның берсенә китте.
Ә соңгы төннәре, аерылышырга ике көн калгач үткәргән төннәре?!.
Ул вакытта Бакир берни аңламады. Мөршидә кисәк икеләнә калды. Партия аларны икесен ике районга эшкә җибәрде. Димәк, алар икесе дә ил өчен хаҗәт кешеләр. Ләкин бит алар өйләнешә дә алалар иде. Әйтмәделәр. Ул да, Бакир да. Ә ни өчен Мөршидә түгел?!. Бит кем дә булса әйтергә тиеш иде!..
Мөршидә дә Бакирдагы үзгәрүне күрде, нидер сизде. Ни өчен үзгәрсен ул, бер дә үзгәрмәгән кебек иде бит! Нәрсә күрде соң ул Бакирда? Әллә Бакирның ул чактагы бүлмәдәше Локман берәр сүз әйттеме кызга?..
Бакир Локманның Мөршидәгә ни әйткәнен исенә төшерергә тырышты. Чыгарыш кичәсенә бер көн калгач бугай, бүлмәгә Мөршидә килеп керде. Ул шат иде, язгы кояшка уянган күбәләк кебек очынып тора, шаян сүзләр сөйли. Шунда аңа Локман:
— Мөршидә, чык миңа кияүгә, Бакир — бакыр ул, курка, икеләнә, ә сиңа минем кебек тәвәккәл, корыч кеше кирәк,— диде.
Уен-көлке арасында әйтелгән шул сүздән соң Мөршидә эчтән генә уйлана башлады. Әллә ул чынлап та Бакирны сайлап ялгыштымы? Әллә инде сүзнең ик дөресен әнә шул Локман әйтте? Иртәгә чыгарыш кичәсе. Ә Бакирның: «Әйдә, Мөршидә. язылышабыз»,— дигәне юк әле. Нигә әйтми ул? Әллә чынлап та яратмавымы?..
Ә чыгарыш кичәсенең икенче көнендә менә шундый бер вакыйга булып алды.
Алар иртән үк Иделгә су коенырга төштеләр. Шунда Мөршидә көй- М1 алырга һәм Идел уртасындагы утрауга барып килергә дигән фикер әйтте. Бакирга җитә калды. Ул берәүгә биш сум акча бирде дә, ике сәгатькә генә дип, моторлы көймәсен алды. Рульгә үзе утырды. Мөршидә белән Локман алга үттеләр. Бакир моторны кабызды, көймәне әкрен генә кузгатып, утрауга таба юнәлтте. Менә ул моторны бар же- гәрлегенә эшләтеп газ бирде. Көймә, дельфин балыгы сыман башын чөя төшеп, алга очты.
Мөршидә шат иде. Ул бер иһаһайлап көлә, бер җил тузгыткан чәчләрен рәтли-рәтли, үз итеп, руль тоткан Бакирга карап елмая. Локман аның янына утырган һәм, иелә-үрелә, Мөршидәнең колагына нидер сөйли. Мәзәк булса кирәк, Мөршидә Бакирга күз сирпеп ала һәм егетенең көнләшәм, дуэльга чакырам дип бармак янавын күреп, аны үртәп Локманның җилкәсенә башын куя, аңа елышкандай итә, ә үзе бертук-
таусыз шаркылдап көлә. Бакир мотор тавышыннан аларның сүзләрен ишетмәсә дә, сер бирмәскә тырышып, үзе дә көлә башлады.
Мөршндә чия төсендәге коену костюмы кигән, бик тә килешә үзенә. Бакир, эчке бер ләззәт тоеп, Мөршндәнең тулы янбашларына, нечкәреп килгән биленә, сылу сынына сокланып карый. Карый да шушы сылуның үзенеке булуына янә бер куанып куя. *
Менә Локман, борылып, Бакирга күзен йомарга әмер бирде, ә үзе, g уенын-чынын бергә кушып, көлә-шаяра Мөршндәнең яңагыннан үбеп $ алды. Бакир аңа йодрык күрсәтте, һәм ни эшләгәненә никтер үзе дә £ исәп бирмичә, көймәне бик кинәт итеп сулга борды. Алда утырган Мөр- х шидә белән Локман суга мәтәлделәр. Икенче мизгелдә мотор сүнде 2 һәм көймә, аягүрә басарга теләгәндәй борын чөеп, бераз суны ерып S барды да туктап калды.
Зур тизлек белән барган көймәне шулай боруы белән ялгышлык эшләвен сизеп алган Бакир, аны туры эзгә салырга теләп, рульне уңга алды, әмма соң иде инде: көймә тагын үрә баскандай итте һәм бер мизгелгә генә тынып торган сыман булды да суга бата башлады. Бакир тиз генә рульне ычкындырды. Ләкин көймәдән төшеп өлгерә алмады, көймә белән су астына китте. Шунда ул бар көченә ншә-ишә көймәдән читкә тайпылды һәм инде сулышы бетеп, авызын ачыйм дигәндә генә Идел естеиә калыкты, ашыга-кабалана ярга таба йөзеп китте. Озак йөзде кебек. Ниһаять, анын аяк очлары төпкә тиде. Ул еш-еш сулыш ала-ала сайрак төшкә чыкты да, борылып, көймәгә карады, һәм кинәт йөрәге жуу итеп китте. Бакир ярдан шактый еракта йөзүче Локман белән Мөршидәне күреп алды. Кылт итеп Мөршндәнең йөзә белмәве аның исенә төште. Ул кадала-каплг^а суга ташланды һәм еш еш селтәнеп Мөршндә белән Локманга каршы йөзеп китте. Ул шул тикле ашыкты, хәтта судан башын да сирәк чыгарды. Шулай тизрәк йөзә иде ул.
«Ничек онытты соң әле ул аларны?.. Тизрәк, тизрәк!!! Мөршидәне, Мөршидәне коткарырга!..*
Бакир, бер мизгелгә туктап, Идел өстенә каралы.
«Әнә, әнә, алар... Йөзәләр әле! Хәзер, хәзер, Мөршндә жаным, хәзер!»
Ләкин Бакир ярдәмгә килеп жнтә алмый калды. Каяндыр килеп чыккан көймәче Локман белән Мөршидәне үзенең көймәсенә алды. Моны күрүгә, Бакир чалкан әйләнде һәм, хәл ала-ала, ярга таба борылды. Аягы су төбенә тиюгә ул үзенең тәмам хәлсезләнеп калуын, ярсып-калтырап йөрәге кагуын, башы әйләнә башлавын тойды.
Ләкин сер бирергә теләмәде. Көймәче абзый Локман белән Мөршн- дәне ярга төшерә башлар-башламас ук килеп, Мөршидәгә төшәргә ярдәм итмәкче булды — кулларын сузды. Моны күреп Мөршндә ана үтергеч бер караш ташлаган иде, Бакир үрелгән кулларын тартып алуын сизми дә калды. Мөршндә көймәдән үзе төште һәм, Бакир ягына күз дә салмыйча, китеп барды. Локман да Бакирга көйдереп карады, аннары:
— Их, жүләр баш! — диде дә Мөршндә артыннан китте.
Бакир калтырап куйды, әйтерсең, аркасына боз койдылар, хәтта аяк астындагы жир кузгалып куйгандай булды...
Бу көнне Мөршндә Бакирга бер кәлимә сүз дәшмәде Локман исә башта көлеп йөрсә дә, Бакирның бик кайгыруын күреп, Мөршндә белән аны килештерергә теләде, шул темага мәзәкләр сөйләп маташты. Ләкин Мөршндәнең күңеле ачылмады. Ул Бакирга бер сүз катмыйча, кичтән үк үз бүлмәсенә кереп бикләнде.
Икенче көнне кызнын кәефе күтәренкерәк иде. Хәтта кнчкә таба көлеп, шаярып та йөрде. Бакирның эченә жылы йөгерде. Ә кич белән
з. «к. у.» 1, 17
ЫОСӘГЫПТ ХӘВНВУЛЛНН
Бакир аңа тәкъдим ясады. Мөршидәгә өйләнергә теләве, аны яратуы, ансыз тора алмавы турында әйтте.
Мөршидә кисәк боегып китте, бик озак сүзсез утырды. Аннары, олы фикер иясе кешеседәй җитдиләнеп, киңәш >и .әндәй: «Бакир, без икебез ике районга эшкә китәбез. Әүвәл барып эшлик әле бераз. Аннары уйлашырбыз. Мин үзем сиңа хат язармын»,— дигән булды.
Бакир аңа ышанды да. ышанмады да. Эшкә килгәч, һәркөн Мөрши- дәдән хат көтте, үзе язды, хәтта телефоннан да шалтыратып карады. Ниһаять. Мөршидәдән хат килде. Ул инде иргә чыгуы һәм үзе беләң торган кешене үлеп яратуы турында язган иде. Бакир берни кыла алмады. Ул шуңа гына гаҗәплонде: ЛАөршидә ничек икенче берәүгә кияүгә чыкты икән? Әллә көймә вакыйгасы аны шулай үзгәрттеме? Әйтик, ул анда, югалып калып, Мөршидәне үзе коткара алмады, ди. Әйтик, ул көймәне кинәт борып зур ялгышлык эшләде, ди. Шуның өчен, тик шуның өчен генә яраткан кешеңнән ваз кичү ярый торган хәлме соң? — дип уйланып, әллә кайчан үткән мәхәббәте өчен хафаланып ятты Бакир.
Тик Бакир бер нәрсәне белмәде: соңыннан Мөршидә үзенең тәкәббер горурлыгын, яшьлек һавалыгын җиңә алмыйча, Бакирны гафу итмәвенә үкенде. Ләкин аның ире Сафа кече җанлы, күркәм кеше булып чыкты. Бергә тора-яши башлагач, ул аңа ничектер бик тиз ияләшеп китте.
Тәҗрибә — менә кайда мәңгелек тормыш мәктәбе. Ә ул тәҗрибә Мөршидәдә юк иде әле, ул катлаулы, каршылыклар белән тулы тормыш эченә кереп кенә бара иде.
Инде Бакирга килгәндә, ул да Мөршидә хәлендә түгел идеме? Нигә ул аңа шул хәлдәй соң бер сүз дә •әйтә алмады? Әгәр дә теге вакытта Мөршидә югалтылган икән, димәк, ул сине яратып җиткермәгән. Шулаймы?! Нигә соң мин генә әлегә тикле аның өчен өзгәләнәм?..
Бакир Мөршидә алдындагы гаебен әнә шундый дәлилләр белән капларга теләде. Ләкин бу хәл аның күңеленә гомер җуелмас хатирә булып сеңгән иде.
Дөрес, еллар үтү белән тормыш мәшәкате, җаваплы эш аның Мөршидәгә булган хис-тойгыларын акрын гына сүрелдерә, күмә барды. Бәлкем, шулап мәңге күмелеп тә калыр иде ул хис. Тик аңа тагын бер тапкыр үткәннәрне күңел түреннән кайнатып чыгарырлык хәбәр ишетергә туры килде. Казанга бер киңәшмәгә килгән Локман дусты бер чакны, хәл-әхвәлләр сорашылгач, кинәт нидер исенә төшкәндәй:
— Әй, оныта язганмын бит, Мөршидәнең кызы үсә дип ишеттем мин... Онытма, тәбрикләп хат яз үзенә,— диде.
Бакирның йөрәге, җәтмәгә эләккән балык кебек, бер чәбәләнеп, бер талпынып алса да, ул инде берни кыла, берни эшли алмады. Ул Әминә белән тора иде инде.
...Бакир, пошынуга бирелеп, икенче ягына әйләнеп ятты, һәм шушы пошыну һәм ташып торган эчке хатирәне онытырга теләп, куллары белән Әминәсенең йөзенә үрелде. Әминә, күрәсең, һаман йокламый иде, иренең кулын янә кайнар учына кысты.
Иртән ул Әминәсенә әйтте: •
— Әллә, Әминә, минем белән үк барасыңмы?
Хатыны өмет тулы күз карашы белән тыенкы-оялчан гына елмаеп:
— Юк инде, Бакир, әүвәл үзең барып урнаш, эшләп киткәч кайтып алырсың әле,— диде.
һәм ул хаклы иде: Бакир килеште. Кадерле иде Әминәсе аның өчен. Ләкин ул бала тапмады. Балалар йортыннан берәр нәнине алып үстерә алалар иде. Әлегә кадәр пигәдер бу турыда уйлап та карамадылар. Ә менә бүген, Мөршидә эшләгән районга барасы иткәч, балалары бул-
зур-зур тәрәзәле җылы һәм якты бүлмәле өйне ташлап китәсе килми. ♦ Ул биредә барысыннан да канәгать иде. Шул турыда ул улына әйтмәк- и че була. Тәмле коймактан сон, куе чәй ясаганда: =
— Әллә нигә, улым, ул җиреңә күңелем тартмый,— диде.
— Юкка борчылма; инәй, анда ванна-туалетлы, газ-сулы менә > дигән квартирада торачаксың,— дип. әнисенең күңелен күтәрмәкче ® булды Бакир. Ләкин гражданнар сугышы нужасын, бөек Ватан сугы- 2 шы газапларын үз җилкәсендә татыган, күп еллар укытучы булып эш- £ ләгән Мәснәвия әбигә улының җавабы ошамады.
— һәй балам! Миңа барыбер лә... Синең биредә сарыф иткән көчең £
жәл мина. Барысын да яңабаштан башларга кирәк ләбаса. Төннәрен з кайтмый чаба идең... Әлегә кадәр бу тирә күрмәгән уңыш үстерә баш- £ лагач кына бит!.. о
— Анда, инәй, нефть тә бар... * 2
— Дегет күргәнен юкмы?.. л
— Ярый,— диде Бакир,— яши-тора өйрәнерсез. Сез дә. мин дә... Синең бу кайгың, инәй, кайгы түгел Икмәген дә, нефтен дә биргән районда эшләү начармыни?!.
Озатырга икесе лә чыктылар
— Инәй, сип бар, кер, салкын тияр,— диде Бакир. Әнисенең коргаксыган гәүдәсен кочып, калак сөяге беленеп торган аркасыннан сөйде.
Әминә оялыбрак, чират көтеп, бер чнттәрәк басып торды. Хәер, ул һәрвакыт шулай: Бакирга олы кеше итеп, пигәдер тартынып карый.
Бакир хатынының боеккан йөзенә күзе төшү белән сәер бер вәсвэ- сәгә калып: «Әллә үз ятеп бетерми, әллә чынлап та ояла»,—дип уйлады.
Ул кызлар матурлыгын югалтмаган Әминәсенең сылу сынына, калкып торган күкрәгенә, яшьле күзләренә карады да сабыры төкәнеп:
— Кил инде! — диде.
Бакир хатынын кочагына алды да, күзләрен йомып, ана ничектер сәер итеп тә, шул ук вакытта чиксез дустанә-якын күреп тә янә бер тапкыр:
— Әйдә, минем белән, Әминә! —Диде.
Әминә, җавап урынына, кайнар, йомшак иреннәре белән апа елышты. Аннары, беркавым ир кочагында тынып торгач кына:
— Урнашып киткәч кайтып алырсың әле, Бакир,— дигән бер үк сүзне кабатлады.
Бакир яңадай бу турыда сүз кузгатмады. Хатынын янә бер кочты да зур-зур атлап, үзен көтеп торган машинага барып утырды Урам чатына җиткәнче арткы тәрәзәдән карап барды. Капка төбендә, башын ия төшеп, кыюсыз-тыенкы гына кул пзәп Әминәсе басып калды
— Мөршпдә апа кичке сәгать бишләргә кайтып жнтөггә кушты.— диде аны алырга килгән шофер, зур авылга урнашкан район үзәгеннән чыгын, олы юлга төшү белән.
мавын нигәдер аеруча кискен тойды ул. Шуна, шул хәлгә күнеле кимсенде.
Юлга чыгар алдыннан әнисе пешергән төче коймакны ашарга утырдылар. Нигәдер сөйләшмәделәр, һәм нигә сөйләшергә? Барысы да аңлаешлы: берәүсенең улын, икенчесенең ирен яңа жиргә, ниндидер районга эшкә күчерәләр. Гадәти хәл. Бакир укып чыккач яшәү дәверендә ике районда эшләде инде. Бу — өченчесе. Бәлкем соңгысы булыр. Район зур, житмәсә нефть идарәләре дә бар. Димәк, тырышып эшләгәндә, төпләнеп калырга да ният тотарга була. Инде бит бишенче дистәне куып бара. Бер кеше ике гомер яшәми, ярты гасыр гомер иткәч, ниһаять, үзеңнең нигә сәләтле икәнеңне аңларга тиешсеңдер. Әйе, аны яңа районга күчерәләр. Әнисе моңа риза түгел. Гел сүз дәшмәс булды. Күренеп тора: үпкәләгән. Өйрәнгән йорт-каралтыларны,
ИКМӘК КАДЕРЕ
— Ә ул кешегез кем булып эшли сезнең? — дип сорады Бакир бел-мәмешкә салышып.
— Икенче секретарь.
— Алай икән,— диде Галиев һәм офык читенә кереп югалган очсыз юл тасмасына карады. Алда аны, шушы очсыз юл кебек, бетмәс- төкәнмәс эш көтә иде.
* *
Бакир Галиевны секретарьлыкка сайлаганда районның промышлен-ностенда һәм авыл хуҗалыгында эшләүче коммунистлары Бакир турында күбрәкне белер өчен бик төпченеп һәм җентекләп сораштылар, һәркемне төпле ышандыра алырлык конкрет җаваплар бирелде. Өлкә вәкиле дә, Бакир үзе дә ике-өч кат торып сөйләделәр.
Икенче көнне районда яңа секретарь эшли башлады.
...Район үзәге шактый зур. Поселокта егерме меңгә якын кеше яши икән. Иртән эшкә атлаганда Бакир урам-өйләргә карап барды. Поселокны ул ошатты. Яшеллек мул иде, юлның ике ягына да ике рәт тирәк, уртага алмагачлар утыртылган, машина юлы читендәге сәрби агачлары әйбәтләп, тигезләп киселгән Ике якта да икешәр, өчәр, бишәр катлы өйләр. Чисталык, пөхтәлек. Нефтьчеләр клубы каршындагы клумбаларда төрле-төрле чәчәкләр үсә. Алар таҗларын җәеп, иртәнге кояш нурларында коенып утыралар. Чәчәкләр янында, ике яклап, производство алдынгыларының фотовитринасы урнаштырылган. Үзәк урамда хәрәкәт бер дә башкаланың Бауман урамындагыдан ким түгел. Кешеләр дә нәкъ Казандагыча ашыгалар: кайсы эшкә бара, кайсы баласын яслегә, бакчага илтә. Ике катлы райком бинасы да үзәк урамга урнашкан. Бина чак кына эчкәрәк кертеп салынган, машиналар туктау өчен җәелгән асфальт мәйдан көзге кебек ялтырап тора: иртән иртүк су сибәргә дә өлгергәннәр.
Бакир белгән-күргәннәр белән нәзакәтле генә күрешә-исәнләшә райком бинасына килеп керде. Ипләп кенә икенче катка күтәрелде. Плащын салып чөйгә элде дә кабинетка үтте.
Якты, зур иде кабинет. Өсләре көзге кебек ялтырап торган өстәлләрдә иртән кояш нурлары биешә, ачык тәрәзә төбендә ике песнәк нидер чүпли иде. Бакир килеп керү белән очып киттеләр һәм тәрәзә каршындагы .бөдрә каенга кундылар. Бакир, тәрәзә янына килеп карагач, ясап куелган кош ашаткыч күрде. Шунда ук күңел күгендә кошлар ашатып торучы элекке секретарь Садыйков пәйда булды. Садыйков язгы бозлавыкта авариягә эләгеп үлгән иде. Өйдә дә түгел, каядыр Казан юлында...
Бакир өстәл янына килде һәм иң әүчәл сводкаларны, район газетасын карап чыкты Районда икмәк тапшыру әйбәт кенә барса да, сөт саву начар иде. Димәк, эшне колхозлар белән танышудан башларга кирәк. Секретарь теленә килү белән ул Мөршидәне чакырырга кушты. Кушты һәм шунда ук үкенеп тә алды. Аның нигәдер эш башлавының беренче сәгатеннән үк Мөршидәне күрәсе килмәде.
— Тәбриклим, Бакир Әхтәмович!— дип ничектер сәеррәк елмаеп Бакирның кулын кыскан иде ул конференциядән һәм бюродан соң. Ба-кирның бирегә килүен, күрәсең, ул бик үк теләмәгән. Бакирга аның белән уртак тел табып эшләргә кирәк булачак.
Тимер үкчәләрнең такылдавын ишетүгә, Бакир йөрәге ешрак кага башлаганың тойды. «Очлы үкчәле туфли кия икән»,— дип уйлап алды.
Кабинетка өстенә зәңгәр йон күлмәк кигән, билен шундый ук төстәге пута белән буган, шактый юанаеп тазарып киткән Мөршидә килеп керде.
— Хәерле иртә, Бакир Әхтәмович! Нигә дәшкән идегез? — дип сорады ул өстәл янына килеп басу белән. Бакир борынына Мөршидә гәүдәсеннән тәмле ислемай дулкыны килеп бәрелде.
Әйе, тота белә Мөршидә үзен, киенә дә белә, һәм затлы кием килешә дә ана.
— Сезгә бер үтенеч бар, Мөршидә Хәбировна...
— Зинһар өчен шәхси үтенеч була күрмәсен!—диде Мершидә. анын күзләренә карамаска тырышып.
Бакирның йөзенә сизелер-снзелмәс алсулык йөгерде. Моны күреп * алган Мершидә күз читләре белән генә елмаеп алды.
— Утырыгыз, рәхим итеп... 5
Мөршидә читкәрәк китеп утырды да аягын аяк өстенә куйды. Ба- < кирның күз карашы анын ялтырап торган тән төсендәге капрон оекларына төште. Мөршидә моны күрүдән бигрәк, тоеп алды һәм тагын си- 2 зелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды.
— Ин әүвәл минем колхозларга чыгасым килә. Кайсы колхоздан s
башларга кинәш итәсез? — диде Бакир карашын өстәлгә төбәп. Анна- ♦ ры: «Нәрсә бу, нигә анардан оялам»,— днп уйлап алды ул, янә йөзенә х кан йөгерүен тоеп. я
— Мин сезгә районны биш бармагы кебек белгән инструкторны
тәктдим итә алам. Үзе белән дә танышырсыз. Тәҗрибәле, яхшы белгеч, > колхозларны да әйбәт белә... “
— Ярый, керсен әле ул мина... х
Район авыл хуҗалыгы бүлегенең өлкән инструкторы ИсмәгыЙлов о бөдрә чәчле, җете кара күзле, кии кара кашлы, түгәрәк йөзле бер кеше * иде. Ул Бакир белән ипле генә күреште дә машинага утыру белән £ шоферга: 3
— «Алга»дан башлыйк, Фоат,— диде.
.. Колхозларда йөреп кайткач, Бакир тагын бүлмәсенә керде дә 3 кулларын салкын өстәлгә җәеп салды, тәненә бераз суык йөгерүен о тоеп, уйланып утырды. Җитешле яшиләр колхозчылар биредә. Хәер, я теге районда да нәкъ шулай иде. Әмма биредә газ,, су, электр һәр авылда, һәр бригадада бар. Күп колхозлар аша асфальт юллар үтә. Бүген карап йөргән колхозлар барысы да ашханәле иде. «Бүләк» колхозының ашханәсендә токмач ашы бик. тәмле иде. Әнисе дә шулай токмач ашы пешерергә ярата бит... Әминәсе, әнисе исенә төште. «Алар нишләп яталар икән? Хатларны ешрак язасы булыр үзләренә»,—дип күңеленә теркәп куйды.
Колхозларда механизаторлар белән хәл начаррак икән, дип уйлады ул. Бу, күрәсең, районда промышленность предприятиеләре күп булудандыр. Тәҗрибәле механизаторлар нефть эшенә керәләр. Авылда я пенсиягә чыгардай өлкәннәр, я былтыр гына унны тәмамлаган яшьләр эшли. Яшьләр — әйбәт. Тик алар да авылда нке-өч ел эшләп тәҗрибә туплыйлар да нефть эшенә китәләр икән. Механизаторлар җитешле булганда җибәрү ярый. Ләкин биредәге колхозларга тәҗрибәле механизаторлар җитми. Авыл халкының күбесе нефть чыгару эшендә. Киләсе елт «Сельхозтехника» каршында механизаторлар укытуны күздә тотарга булыр. Ә иртәгә колхозларның бүтәннәрен күреп, әйләнеп кайтырга да промышленность предприятиеләренә чыгып йөрергә кирәк.
Ләкин икенче көнне ул колхозларга чыга алмады, аны өлкәгә чакырдылар. Ике көн айда булып кайгуга, Мөршидә өйдә юк иде инде.
— Мөршидә курортка, ял итәргә китте,— диде аңа иртән эшкә килү белән кечкенә буйлы, юка, чандыр гәүдәле өченче секретарь. Гәүдә- кыяфәте бер дә тнмер-корычка охшамаган Тимерхан сөйләшкәндә гиз сөйли, теле артыннан туктаусыз кулы йөри иде.
— Белам. Ул мина шалтыратты,—диде Бакир.
— Ул сезгә хат калдырды, Бакир Әхтәмович
Хат түгел, кош теле кадәр язу кисәге ген» иле бу. Мөршидә хатны кыска язган. Ләкин Бакир анын укучы балаларныкыдай чак кына кыек
лап. хәреф койрыкларын жиренә житкереп язган ике юллык хатына озак итеп карап торды. Шушы таныш, якын хәрефләр күз алдында бергә кушылдылар, агым суга эләккән йомычка кисәкләре кебек бөтерелә башладылар. Берничә секундка Бакирның күңел күгенә Казандагы Мөршидә килде.
— Ярын, тынычлап ял итсен...— диде ул, янында басып торган Тимерханга.
Аннары алар Исмәгыйлов белән тагын колхозларга чыгып киттеләр. Теге көнне гел сөйләшеп барган Әхәт бүген исә авызына су капкандай дәшми, каядыр карап уйга чумган иде. Фоат та пигәдер сөйләшми, юлга төбәлгән дә дөньясын оныткан.
Бакир тәрәзә пыяласын төшереп, терсәген ишеккә куйды да йөзендә машина җилен тоеп, кыр-басуларга, урманнарга карап бара башлады. Кая күз ташлама, шунда нефть вышкалары, скважиналар һәм басуларны аркылы-торкылы уратып алган электр чыбыклары, элемтә баганалары күренә. Әйе, комбайнчыларга, тракторчыларга җайлы түгелдер биредә.
Алда бер урамы белән тауга орынып торган авыл күренде. Машина текә генә борылды да, асфальт юлдан чыгып, вак таш җәелгән тар юлга төште.
— Сәхаб Кадыйров колхозы,— диде моңа кадәр тыныч утырган Әхәт.
— Ягъни? — дип, ана табан борылды Бакир.
— Каты куллы, әмма акыллы, тырыш председатель эшли биредә.
Былтыр гектардан егерме биш центнер арыш, утыз центнер бодай җыеп алды. .
— Каты куллы.— дип кабатлады Бакир.— Әллә халык канәгать түгелме үзеннән?
Исмәгыйлов Бакирга биш бармагын җәеп күрсәтте.
— Кулдагы бармаклар да тигез түгел. Шуның кебек, колхозчыларның да төрлесе бар. Бер ишесе канәгать, икенчеләре — Сәхабны иртәгә үк эшеннән алыр иде дә, күпчелек Сәхаб яклы.
— Хикмәт күпчелектә, әлбәттә.
— Хикмәт, минемчә, гаделлектә...
Шул чакны кинәт:
— Сабыр ит әле, Фоат, Ходайбирдинның «изге эшен» күреп китик.— дип, Әхәт шоферның җилкәсенә кагылып алды.
— Шушындамыни?
Машинадан төшкәч кенә Бакир нефть белән пычратылган басуны күрде.
Утыз-кырык гектар уҗым ермачланып беткән, әйтерсең, мәхшәр булган, яисә меңләп баш терлек таптап үткән — яшел басу кара көеп калган иде.
Кыр уртасында әле дә күләвек-күләвек булып нефть ялтырап ята. Уртага хәтта трактор белән дә керә алмаганнар. «Беларусь» бульдозеры көпчәк канатларына кадәр кереп чумган. Аны чыгарырга керүче дә, кузгатырга тырышучы да юк. Колхозчылар көрәкләр белән килгәннәр: нефтьне кай төштә яндыралар, кай төштә ерып агызмакчы булалар. Бер-ике җирдә янган нефть төтене аждаһадай койрыгын бол- гый-болгый һавага күтәрелә, ут янында тимер каскалы янгын сүндерүчеләр күренә иде.
Бакирның кәефе кырылды Ул колхозчылар янына бармакчы булган иде, көйгән уҗымга килеп керү белән бер аягы нефтьле сазга чумды, ә Әхәтнең аягында кирза итек булганга, ул бата-чума колхозчылар канау ерган төштән китте.
Райком «Волга»сыннан төшеп, берәүнең үзләренә таба килүен күргәч, колхозчылар канау казудан туктадылар, кайсы тәмәке көйрәтеп
жпбәрде, кайберләре көрәкләренә таянып хәл жыярга әзерләнде. Әхәт аларның һәрберсе белән күрешеп чыкты да кул болгый-болгый сөйләгән колхозчыны тынлап торды, ана нидер әйтте һәм кире борылды.
— Начар,— диде ул килеп житүгә. Дегет-мәтегә баткан итеген юл
буендагы үләнгә сөртә башлады.— Сәхаб өйдә юк, Әлмәткә, нефть бер- ф ләшмәсенә киткән... а
— Әйдә, барыбер барып килик. Фермаларын күреп китәрбез. Кол- %
хозы сөт савуда беренче урында тора, күрәсе килә, ни белән алдыра икән... *
— Әйбәт ашата, менә ни белән,— диде мона кадәр сүзгә кысылма- g ган Фоат,— Былтыр барлык колхозлар ашлыкларын кырып-себереп s дәүләткә саттылар, янәсе акчалы булалар, ә Сәхаб абый мул итеп фу- = раж калдырды һәм менә ике колхозның сөтен сава. Сыерның сөте телендә, Бакир абый.
— Бу да тәжрибә, бу да акыл,— диде Бакир.
Райком «Волга»сы сикәлтәле-бормалы юлдан инеш буендагы ферма е- абзарларына таба юл тотты. Бакир Сәхабпын шушы сикәлтәле юлдан 4 һәр көйне фермага төшүен күз алдына китерергә тырышты. ш
— Сәхаб абый карар күзгә тыйнак кына күренсә дә, усал сүзләр х
ычкындыргалый... Бер канын кайнатсалар — бетте, шәфкать көтмә £ анардан,—дип сөйли барды Исмәгыйлов Бакирга — Нефть-түгү мәсь- х эләсендә Ходайбирдинның котын алган әнә. Партиядән кудыртам мин н синен кебек корткычны, дип куркыткан... 5
Бакир, Әхәтнең сүзләренә колак салып, Ходайбирдцн турында, аны £ партиядән кудыртам дип тавышланган Сәхаб турында уйлады. Нишлә- » тер ул яны? Чынлап та. партиядән .кудыруга кадәрен нигезли алса? £ Эшне бюрога житкерсә? Анда бит бәхәсне бары тик хак фикер һәм күп- s челек тавыш хәл итәчәк...
Бераздан алар бер рәткә тезелеп киткән ферма абзарлары янына килеп життеләр. Абзарларның барысы ла типовой проект белән салынган— монысы Бакирга ошады. Алар тирәли тирәкләр утыртылган. Бу да үзенә бер хозурлык иле.
— Шунда тукта,— диде Бакир шоферга, абзар янындагы трактор тирәсендә кайнашкан ике-өч кешене күреп
Бакир машиналап төште дә, туфлие пычрануга карамыйча — аның берсе барыбер дегеткә баткан иде — трактор янындагы кешеләр янына таба китте. Арырак урнашкан утарда ак халатлы савымчылар күренә иде.
— Сәламәтлекме, егетләр?!
— Шөкер генә, лус кеше,—диде барысы өчен дә озын кара мыеклы агай.
— Әйдә, күрешеп танышыйк,— диде агай, ике куллап күрешкәч.
Бакир тракторның икенче ягына чыкты, егетләрдән нидер сорашып торды.
— «Беренчеме* әллә? — дип сорады Габдулла абзый Әхәттән.
— Үзе,—дип Әхәт йомры, йонлы кулын мыеклыга сузды —Исән- сау эшләп ятумы. Габдулла абзый?
— Болай ару гына иде лә. саву аппараты көйсезләнде бит әле. Әхәт туган. Клапаннар бетте, клапаннар эштән чыкты. Әнә. гел кулга калдык.
— Нинди клапаннар? — дип сорады егетләр яныннан борылып килгән Бакир.
— Әй лә, шул тиклем жанга тиле ул нәмәстә, телгә лә аласы килми хәзер үзен. Саву аппаратының клапаны Эзләмәгән жир калмады инде.
— Ферма мөдире булыр бу ага. Бакир Әхтәмович
— Бик һәйбәт.—Секретарь үзе фамилиясен әйтте дә нык сенерле, кып-кызыл йөзле Габдулланың битенә карап торды: «Пенсиягә китәргә
вакыт бу абзыйга. Эшне ничегрәк башкара иде>н? Араларында инстн-' тут тәмамлаган яшь-җилкенчәк күренми. Олы бит инде абзый»,—дип уйлады.
— Тенкәнә иң тигән хаҗәтең турында гына сөйлә, Габдулла абзый,—диде аңа Бакир, теге ерактан тотынып аңлата башлагач.
— Бик әйбәт, мин үзем дә. теге ни. кыска сөйләүне яратам... Ичмасам, күземә килеп чалынгач, бушанып калыйм әле дигән идем. Ярар, алайса иң хаҗәт әйберем турында: шул инде, Бакир туган, клапаннар вакытсыз картайта безне... һичбер каян таба алмыйбыз. Сәхаб үзе да эзләп карады.
— Кайларда булдыгыз?
— Йөрмәгән җир калмады. Казанында да булдык. Агрегатын чыгаралар, запчастен ясамыйлар. Кызлар әнә өченче көн инде сыерларны көйгә китерә алмый интегә.
— Ничек?
— Бер-ике ай агрегат белән сөтләрен төшерми җәфаландылар, хәзер әнә кулдан саудырмыйлар. Үз хәзинәсе бит, имчәген кисеп алып булмый. Теләсә — бирә, теләмәсә — юк. Психика, инстинкт, ди зоотехник. Әллә хәзерге сыерларга да кеше акылы керә башлады инде, элек анын исеме хайван иде.— Габдулла агай, мин бер нәмәрсә дә аңламыйм дип, кулларын җәеп җибәрде.— Ышанмасагыз, әнә егетләрдән сорагыз, аптырагач, кызлар юри кыланалармы әллә дип, халат киеп, үзем савып карадым. Тибенми дә, койрыгын да селекми — сөтне дә бирми. Ни галәмәт булгандыр малкайларга, ике-өч көндә дөнья кадәр сөт кимеде...
Бакирның Чүпрәледә дә колхоз председательләренең шул клапаннарны эзләп йөргәннәре исенә төште. Үзе үк өлкәгә барып, тәэминатчыларның теңкәләренә тиеп беткән ’иде. Шуннан сон вагон белән җибәрделәр бугай, клапаннарны ике-өч ел телгә алучы да булмады. Бәлкем, әле дә ятадыр анда клапаннар?
Габдулла белән сөйләшкән арада әнә шул турыда уйлады Бакир.
Кайткан чакта ул Әхәттән:
— Күптән эшлиме бу Габдулла абзый ферма мөдире булып? — дип сорады.
— Мин белгәннән бирле,— диде Әхәт.
Яна дан алар сөйләшмәделәр. Көн аяз, кояшлы иде. шулай да күрше- тирә өлкәләрдә яңгырлар яугалавы турында радиодан ишеттерә башладылар Бакир, икмәк җыйган комбайннарны күреп, әнә шул турыда уйлады. Бик аз кала бит икедән артык нормага. Район гомер булмаган икмәк сатачак быел дәүләткә, гомер булмаган!.. Менә сөт белән начар. Арттан өченче урында таптанабыз... Сәбәбе нидән? Әгәр дә, бар сәбәпләрен белеп, бу якны да юлга салса. Бакир бирегә күчеп килүенә үкенмәячәк... Ягъни, аңа сөт буенча сикереш кирәк иде.
Икенче көнне иртән иртүк ул Чүпрәлегә шалтыратты Анда клапан- пар барлыгына чынлап торып ышангач, тегеләр бирергә дә булгач, иртә булса да торгандыр әле дип, Сәхабны сорады.
Сәхаб идарәдә иде, күрәсең, шунда ук җавап бирде.
— Иптәш Кадыйров. ферма мөдирегез Габдулла абзыйны районга җибәрегез әле. Әйе. үзен. үзен. Чек кенәгәсе бирегез һәм бер өч көнгә командировочный... Булдымы?..
һәм секретарена Әхәтне чакырырга кушты. Бөтен булган фермаларны йөреп'чыксын һәм нәтиҗә ясасын. Бюрода караячакбыз Бәлкем, рәткә поход шуннан башланыр. Әхәт Исмәгыйлов — төпле, тәҗрибәле кеше, керешсен әле шуңа.
Исмәгыйловка ун-хыялын аңлаткач, теге берсүзсез юлга җыенырга булды. Чүпрәледә ирешкән тәҗрибәсенә таянып, ул аңа наряд мәсьәләләре белән, нәселне яхшырту, фермаларны механикалаштыруның торышы белән, азык-төлек әзерлеле, аның запасы, төрлелеге белән кызык
сынып кына калмыйча, һәр колхозны аерым күрсәтергә кушты. Ярдәмлә районный баш зоотехнигын, инженерын һә.м тагын бер инструкторны алырга киңәш итте.
Исмәгыйлов чыгып киткәч, Бакир, киерелеп, сөякләрен шытырдатып, сузылып куйды.
— Әйе, сөткә походны әнә шуннан башларга... Ф
Район газетасын һәм сводкаларны карап утырганда, аның янына м райкомның промышленность бүлеге мөдире Воронцов килеп керде. Ц
— Бакир Әхтәмович. сәлам. Иртә тотынгансыз эшкә,— дип, ул ку- g
лын сузып күреште дә, урындык тартып, өстәл янына чүкте.— Бакир “ Әхтәмович, бездә ЧП. “
— Нинди? ё
Бакир, кинәт башын күтәреп,Воронцовка текәлде. я
— «Ленин юлы» колхозы председателе иптәш Кадыйров нефте
идарәсе начальнигы Ходайбирдинга суккан... =
— Ничек суккан?—Цакир турая төште, кулындагы кызыл каран- х дашын өстәлгә ташлады. 4
— Белмим, ничек булгандыр, әмма Ходайбирдннныц больницада ятуы хак... и
— Фоат баредәме? *
— Гаражда маташа бугай. »
— Секретарьга әйтегез әле. дәшсен. к
Воронцов чыккач. Бакир беравыкуйланып утырды. *•
Бакирны секретарь итеп сайлаганда Сәхаб аңа каршы кул күтәрде £ дин ишеттергәннәр иде. Ходайбирдин беренче булып Бакир өчен тавыш u биргән. Үткән хәл, әлбәттә, хикмәте.дә, әһәмияте дә юк, әмма нигәдер ® искә төшеп куйгалый. ©
3
...Ходайбирдин сыңар күзен генә калдырып бнтен-башын бинтка ураган хәлдә бер үзе бер палатада ята булып чыкты. Бакир килеп кергәч, ул иренеп кенә торды да озын бармаклы чандыр кулын күрешергә дип сузды.
— Әллә Айның өсте тигез булмадымы?—дип шаяртып алды Бакир, килеп керү белән.
— Шулайрак булды шул, Бакир Әхтәмович. Анда да юллар ташлы икән...
— Алаймы? — дип, Бакир аның белән янәшә караватка утырды.
— Ни булды, Вәкил Әкрамович?
— Менә күрәсез, күзне чыгара яздым,— диде Ходайбирдин.
— Мин ишеттем...
— Случайность,—диде Ходайбирдин — Рульгә үзем утырган идем, бер машинаны узам дигәндә тәгәрмәч астыннан очкан таш минем машинаның пыяласына килеп тиде һәм... күрәсез, аз гына күзсез калмадым...
— Ә мин сезне «Ленин юлы* колхозы председателе белән сугышкансыз дип ишеттем.
Ходайбирдин аягүрә торып басты.
— Аның белән дә шәп килеп чыкмады. Бакнр Әхтәмович,— диде ул, гаепле кеше сыман.
— Шул уҗым өченме?
— Әйе. Бик ачулы иде Кадыйров. Кабинеттан чыгып киткәндә ишекне шундый иттереп япты, хәтта бер тәрәзә күзе очты. Утка баскан мачы кебек йөри...
— Ужым белән сезнең шәп килеп чыкмады. Вәкил Әкрамович,— диде Бакнр.
Ходайбирдин кире караватка утырды, озын бармакларын тез өстендә биетеп тора башлады.
— Ну, мин нишләргә тиеш? Аның сортлы уҗымы анда булуга мив гаеплеме әллә?!.
— Беренчедән, уҗым аныкы түгел, колхозныкы. Икенчедән, сезнең] тәүлегенә биш йөз тонна нефть биргән скважинагыз анда булуына,] җитмәсә үз вакытында ремонтламыйча авария ясавыгызга колхоз гаеплеме?! Кадыйров үзе өчен түгел, колхоз өчен йөри ул!.. Ә минем сезга бу турыда әйтергә вазыйфам мәҗбүр итә...
Ходайбирдин башына тотынды, колак артыннан уратып, сыңар күзен бәйләгән бинтны рәтләгәндәй итте, аннары тын калып, беравык' идәнгә текәлеп утырды.
— Күңелле хәл түгел, әлбәттә. Ләкин. Бакир Әхтәмович, бирем без — нефтьчеләр генә гаепле түгел. Техника булгач, авариясез булмый. Әнә ни төгәл самолетлар да чәчри. Аннары без аларга ул җирләрне пычраткан өчен дөнья чаклы акча түлибез. Нәрсә оттыралар алар?! Икмәк бәясе — нефть бәясе түгел! Без нефтьне алтынга сатабыз!-— диде Ходайбирдин һәм шәбәеп йөреп китте.
— Икмәктән олы булып булмый, Вәкил Әкрамович!..
Ходайбирдин кинәт туктап калды. Нидер әйтергә җыенып, кулын күтәрде, ләкин Бакир китәргә дип торып басты.
— Ярар, тынычланыгыз, Вәкил Әкрамович, сез әлегә авыру кеше, дәваланыгыз, сәламәтләнегез... Ә ул мәсьәлә турында соңыннан... i
Беренче секретарь чыгып киткәч, Ходайбирдин беравык идән уртасында сүрән кыяфәттә басып торды. Яра борчымый, больницадан чыгарга да була иде, әмма күз алмаңа кан сауган дип, хатыны берничә көн ятарга кушты. Ул — врач, ул аны дәвалый, тыңламыйча булмый.
Ходайбирдин караватына сузылып ятты һәм, палатаның күз камашырлык ак түшәменә карап, уй-ха’гирэгэ чумды. Буш вакытларында ул сәгатьләр буе кымшанмыйча уйланып ята ала. үткән гомерен исенә төшерә, уңышларын барлый, кылган ялгышларына анализ ясый иде.
СССР газ һәм нефть промышленносте Министрлыгында утырып, хәзер пенсиягә чыккан, әтисе белән бертуган абыйсы институттан соң кая эшкә китәргә дип уйланып йөргән Вәкилгә:
— Татарстанга бар. Анда ил чыгарган нефтьнең өчт^н бере бирелә. Яшь белгеч өчен иң өметле район,— диде. Киңәш-сабак, үгет-нәсихәт моның белән генә бетмәде, әлбәттә.
Вәкилнең, бару белән, һич югы участок начальнигы буласы килә иде. Грозный промыселларында практика үтеп, бераз күреп-күзәтеП кайткан, нефть эшенең рәт-җаена төшенеп өлгергән, шунда участок начальнигы булып та эшләгән иде ул. Кыскасы, Вәкил үзенең башлык була аласына мизгел дә шөбһәләнми иде. Бу фикерен ул абыйсына да белдерде.
Күпне күргән, эш-хезмәтен гади оператордан башлап Министрлыкта тәмамлаган абыйсы Вәкилнең бу ниятен хупламады.
— Сиңа васыятем шул: җитәкче булырга ашыкма. Авызың пешү? бар. Син яшь әле... Начальник булырга кайчан да соң түгел. Син әүвәл үзенне эштә күрсәт...
Вәкил абыйсына үз сәләтен тик җитәкче булгач кына күрсәтә алачагын әйтте. Моның өчен үзендә институт белеме, потенциаль җегәр һәм ташып торган теләк булуын белдерде.
Абыйсы аның бу омтылышын килештереп бетермәде:
— Эшче халкы институт эскәмиясеннән төшеп, килү белән начальник булып алган җитәкчеләрне яратмый. Ул әүвәл үз араларында кайнап киткәннәрне аеручарак хөрмәт итә һәм үстерергә ярата. Моны беркайчан да исеңнән чыгарма, Вәкил. Ә җитәкче булу өчен бер теләк кенә җитми кешегә, моның өчен аңарда иң әүвәл сәләт, талант булырга тиеш.— диде.
Вәкил абыйсының кайбер акыллы сүзләрен күңел түренә яшереп
j.
\уйлы Әтисе мәрхүм ана әйтә торган иде: «Кеше сина үгет-нәсихәт, гкыл-сабак биргәндә, әдәп йөзеннән булса да. киңәшен тыңла, бүллер- белдекле булып күренмә. Киңәшенә игътибарсыз калсаң да. үзеңә сирәген ал. Чөнки кешенен һәр киңәш-сабагында үзе күргән тормыш ^әҗрибәсе ята, аның күп сүзе арасында чүплектә аунаган алмаз-гәү- пәрләр кебек акыллы сүзләр булуы бар». *
Вәкил үзе дөнья нужасын бик артык татып үсмәде диярлек. Бик ? "яшьли әнисез калды, ә әтисе шуннан сон дүрт-биш тапкыр өйләнеп ка- £ эаса да, берсе белән дә торып китә алмады. Вәкилнең кулына акча $ тоттыра иде дә: «Үзен ашханәгә кереп аша»,— дип, китеп югала иде. х Вәкил ашханәгә бармыйча, күбрәк мороженое, төче-мөче ашап йөри о “торган иде. Шуңамы ул төскә-йөзгә ак чырайлы, озын, чандыр гәүдәле, х ■хатын-кызныкы кебек нечкә тавышлы, тар җилкәле. каз муенлы булып “ аүсте. Дөрес, укырга хирес иде, институтны җиңел бетерде. ♦
Аннан соң, абыйсйнын киңәшен тотып, бирегә. Татарстанга килде. = Әле булса хәтерендә, бораулау конторасында инженер булып эшли s башлагач, ул партиягә керде. Райком бюросында аңардан берсе: ч
— Әллә сез җырлыйсыз дамы? — дип сорады. Вәкилнең, әйтерсең, * битенә кайнар су бөркеделәр. Ул, борылып, сорау биргән кешегә кара- “ ды. Башкалар җитди сораулар биреп утырганда аксыл чырайлы, тулы a
• йөзле ул кешенен юка иреннәрендә мыскыллы елмаю күреп: «Тукта, ™ »изге бәндә, дөнья булгач очрашырбыз, менә шунда мин сина жырлап Lкүрсәтермен!» — дип. күзен-кашын җимереп, аның төс-йөзен хәтерләр- £ игә теләп, тегенә сөрелеп алды. Ләкин Ходайбирдиннын сорау бирүче з кешене моңарчы күргәне юк иде, танымады, белмәде. Ул аны соңрак. «бораулау конторасында баш инженер булып эшләгәндә, башбаштакла- 2
I нып, бодай җиреннән вышка үткәргәннән сон белде. ®
Әлегедәй хәтерендә: объектларга чыккач, үл вышка күчергән төшкә 2 килде. Биш-алты трактор белән сөйрәтеп барган бораулау вышкасын монтажчылар ниндидер колхоз басуы читенә китереп туктатканнар да кемнедер кәгеп торалар иде. Каршыда югары вольтлы электр линиясе. Аны өзәр өчен уннарча начальник белән элемтәгә керергә кирәк булган. Бу эшнең формаль ягы хәл ителгән булса да. нигәдер электриклар бригадасы килеп җитмп иде. Шул ук вакытта электр линиясен бодай кыры аша да әйләнеп чыгып була иде Монтажчылар электрикларны иртәннән бирле көтәләр икән. Моны күреп, Ходайбирднн бодай кырыннан әйләнеп чыгыгыз дин әмер бирде. Бригадир каршы төште. Минем башым ике түгел, әгәр шулай теләсәгез, приказ язын бирегез, диде. Әйткәләшергә тотындылар. Ә вышка, кайчан инде мине биредән алып китәсез дигәндәй, башын һавага чөеп тора бирде. Вышка монтажлау- нын һәр минуты, һәр сәгате кадерле чакта!
Ходайбирднн түзмәде:
— Бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам, урап чыгыгыз бодай җиреннән! — дип боерды.
Бригадир аяк терәп карышты, баш инженердан приказ, һич iota, язу сорады Абруй — менә нәрсә кыйммәт иде бу минутта Ходайбирднн өчен, һәм ул язды да бирде. «Бодай кырыннан үтәргә боерам! Ходайбирднн»,— дип кул куйды
Бригадир кулындагы приказны әйләндергәлән торды да:
— Җавапны сезгә бирәсе, баш инженер! — дип. тракторларга кузгалырга кушты.
Шунда ук җир селкетеп тракторлар гөрелти башлады, ана тамак ертын кычкырган кеше тавышлары кушылды. Менә утыз-кырык тонна авырлыктагы, кырык-кырык өч метр биеклектәге вышка, борынгы тиш аткычка охшап, җннелчә чайкалып куйды һәм яна гына буынга сикереп, аксыл-яшел төскә керә башлаган бодай жнренә тәбә шуышгы. Вышка тарткан тракторлар артыгшш насос, лебедка, измә болгаткыч
һәм башка җиһазлар төягән чаналар, арбалар кузгалды. Алар артыннан утыз-кырык метр киңлектәге бодай җире асты-өскә килеп, кайбер төшләре кызыл балчыкка кадәр сөрелеп, актарылып, кантарланып, каралып калды.
— Яман кеше яудан яман, моның өчен безнең баштан сыйпамаячаклар, менә күрерсез,—дип сукранды бригадир.
— Беләсезме сез: электр линиясен бер сәгатькә өзү күпмегә төшә?— диде Вәкил «Сез ялгыштыгыз, сезгә карап мин җүләр ялгыштым», дип һаман тынычлана алмыйча сукранып торган бригадирга.— Сәгате ничәмә йөз сумга. Ә бодай җиренең бәясе аның ярты хакына да тормый...
— Барыбер җәл,— дип карышты үҗәтләнеп киткән бригадир һәм баш инженер яныннан саубуллашмыйча китеп барды...
Ходайбирдинга бу башбаштаклыгы өчен бораулау конторасыннаа китәргә һәм өстәвенә партиядән шелтә алырга туры килде. Беренче карашка хәтта бер гаебе булмаган бригадир да шелтәдән мәхрүм калмады.
Шушы вакыйганы Вәкил һәрчак эчке бер оялу белән, йөзен көзән | җыергандай чытып исенә төшерә иде. Беренче тапкыр аны әнә шул бодай җире өчен «кыйнадылар». Ул бораулау конторасыннан китәргә 1 һәм нефть чыгару идарәсенә килергә мәҗбүр булды. Биредә, нефть. идарәсендә, баш инженер булып эшли башлагач, Ходайбирдин тагый бер «ЧП»га эләкте.
Анысы болай булды. В
Вәкил үзе кебек озын, әмма үзе кадәр ике юанлыктагы таза гәүдәле күз врачына өйләнде. Аны ул Мәс^әүдән алып кайтты. «Өйләнмәгән кеше — йөгәнсез ат, яхшы хатын — ныклы тыл, үсү өчен сиңа әйбәт ' хатын кирәк»,—диде тормышның әчесен-төчесен татыган, күпне күргән шул ук абыйсы. Вәкил аны хөрмәт итә, аңа ышана иде, шуңа күрә карышмады, өйләнде.
Яшь хатынны алып кайтканда кыш иде. Өйләнешүнең бөтен ямен китереп, ял саен урманга бардылар. Беркөнне Вәкил унике калибрлы мылтыгын да алды. Идарәнең өр-яңа ГАЗ-69 машинасы белән урманның теләсә кай төшенә кереп йөрделәр. Башта ау кайгысы булмады, алган шампанскийларын авыз итеп, уйнап-көлеп кар атыштылар, мул булып бәс кунган чыршы астына кереп үбештеләр. Аннары мылтык искә төште. Саесканнар, ала каргалар атып йөрделәр. Ул арада көи-1 кичкә авышты, кышкы сүрән кояш соңгы нурларын агач башларында ' гына калдырып байый башлады.
Кайтырга чыктылар. Икесе дә бәхетле, икесе дә шат, икесе дә үткән көннән канәгать иделәр. Ләкин бер күңеллелеккә ике күңелсезлек туры килер, ди. Урала-бутала урманны чыгып килгәндә машина каршында мөгезләрен як-якка ташлап мәһабәт поши пәйда булды. Поши бер үзе иде, үгез иде, машиналарны күп күргән иде, күрәсең, курыкмады, батыр кыланды...
Ходайбирдин соңыннан гел көрсенеп шушыны исенә төшерде: каян килгәндер ул тәвәккәллек, машинаны шып туктатты да мылтыкка үрелде һәм, күз ачын йомганчы чыгып, үзенә карап торган пошига ике көпшәдән дә атып җибәрде. Кышкы зәңгәр һава ярылып, чәрдәкләнеп китте шикелле, якын-тирәдәге агач ботакларыннан бәс коелды. Ату тавышы шул кадәр көчле булды — ул, кайтаваз булып, урманны яңгыратып бик озак ишетелеп торды. Поши башта кинәт артка чүкте, аннары алгы аякларына тезләнде, аннары гөрселдәп бер якка ауды һәм киң борын тишекләреннән кан катыш бу чәчә-бөрки, алсу кайнар канына йотыла- йотыла һава суларга тотынды — яшәргә теләде. Ул чәбәләнде, үлә алмыйча ун минутлар тыпырчынды. Инде тынып калды дигәч тә тәненең аерым урыннары көзән җыергандай тартышып торды, һәм мәшһүр хай-
н, ниһаять, тынып калды. Бу хәленә, кылган эшенә өне алынып, эглтыгын һаман пошига төбәгән көйгә катып торган Вәкилне:
— Нишләдең син?! Аһ, Вәкил!?.— дип аһ-ух килеп, машинадан төеп, янәшәсенә баскан Лидасы анына китерде.
Хатыны, ауган пошины күрүгә коты алынып, агарыпып киткән иде.
Пошиның киң итеп ачкан күк күзеннән мөлдерәп яшь тама. Яшь гмчылары, йөзе буйлап, йоннар өстеннән йөгерешеп, кан чәчрәгән | ирга төшә һәм аны тишеп, чокыр ясап кар куйнына сеңә иде.
Моны күрүгә, хатыны Вәкилнең җиңенә килеп сарылды. х
— Нишләдең син? Пошиларны атарга ярамый бит!.. Нигә ул без- а
»?.. Шундый матур хайванны!..—дип такмаклап еларга тотынды. § : Вәкилнең хатынына ачуы беренче тапкыр шунда чыкты. «Ни бул- S >|ц миңа, берни дә булмас? Хәзер утырырга да китәргә кирәк»,— дип " ялады һәм хатынын юата-тынычландыра машинага әйдәде. Ли да * Ьшычлана алмады. 3
— Нигә ул безгә? Нигә?! Вәкил, нигә дәшмисең?!. ~
— Җитте, җитте сиңа! Әйдә, утыр тизрәк! Утыр дим, китәбез! - ч .иде Вәкил тагын ачулана төшеп.—Җитте, җылама! Миңа берни дә * [Улмаячак! Әллә мин вак-төяк кешеме? Шуны да йомып калалмас ди- я >ңме?1 Нигә үкерәсең, ә?! Кеше үтермәдем бит... Утыр!..
Вәкил шулай дип торганда алар янына урман каравылчысы килеп * ыкты... ь
..Вәкил: «Миңа берни булмый»,— дип барса да, поши маҗарасын- с ан дөнья хәтле акча түләп, көчкә, мең бәла белән генә котыла алды з ләм: «Янадаи кулыма мылтык алмам!» дип үз-үзенә ант итте. £
һәм алмады да. Башы белән эшкә чумды. Шактый эшлекле тәкь- о имнәр кертте, көн-төн промыселларда югалып йөрде. Идарә началь- ° 1Игы, үсүгә таба китеп, берләшмәгә күчерелгәч, ул үз урнына баш ** шженер Ходайбирдинны тәкъдим итте. Идарә начальнигы дәрәҗәсенә сеп җитте Вәкил. Бу турыла ул абыйсына да хат язып белдерде.
Абыйсы аны бу уңышы белән тәбрикләсә дә: «Син хезмәт юлыңның лртысыи гына үттең әле, әтәчләнмә, күбрәк нефть чыгарырга тырыш, пуида гына теләгеңә ирешә алырсың»,— дип, янә кнңәш-сабак биреп „сат язды.
Ходайбнрдин ничек итсә итте, эшли башлавының икенче кварталында ук Бөтенсоюз ярышында беренче урынны алуга иреште. Вәкил өчен 5у зур җиңү иде. Идарә коллективы турында республикада гына түгел, Союз күләмендә сөйли башладылар. Уңыш килгәч, Вәкил үзенчә итеп менә ничек уйлады: барыннан да элек синең планнан тыш күпме нефть чыгара алуың кызыксындыра. Шуңа карап сине күрә-таный башлыйлар, киңәшмә-җыелышларда яхшы ягың белән телгә алалар, артта сөйрәлүчеләрне синең белән тиңләшергә өндиләр, ил алдында абруй-дәрә- җәнне күтәрәләр.
Шуңа күрә ул теше-тырнагы белән бары тик нефтьне күбрәк чыгаруга ябышты.
Ул белә иде, идарә файдаланган нефть ятмасы вакытсызрак сүнә: теологлар планлаштырган запасны тулысыңча бирми. Ләкин мона Вәкилнең исе китмәде. Скважиналарны электрлаштыру, автоматлаштыру, батырма насослар төшерү хисабына айдан-айга планны арттырып үтәп килде. Бу эшкә ул чатыр ябышты Югары басымга көйләнгән яна куст насос станцияләре салдырды. Бу хәл катламга су тутыруны бермә- бер арттырды. Шуның хисабына меңләгән тонна өстәмә нефть алынды. Күпләр шикләнеп, ай-һай, ул-бу булмагае дип, җиде үлчәп бер кисен эшләгән тәкъдимнәрне Ходайбнрдин кыю төстә производствога кертте. Кул аегында эшләгән кешеләрнең берншеләре белән ул тату эш итте, ә ана каршы әйткән белгечләрне ничектер жайлы гына нгеп бүтән 'урынга күчерә белде. Ул беркайчан да кешене эш урынында орышма
ды: итагатьле, йомшак табигатьле, гадел җитәкче булып күренде. Вак ланмады. Әмма гаеплеләрне җыелышларда кызган табага бастыры! сүкте, әйтсә — усал әйтте. Моның өчен аны күбесе хәтта мактап телг< алды. Документацияләр алып баруны, промыселларга яңа техник! кертүне, производство мәсьәләләрен хәл итүне ул тулысынча баш инже нерга һәм бүлек начальникларына йөкләде. Кирәк чакта аларны макта ды да, орышты да. Үз өстенә төп эш итеп нефть чыгаруны алды. Б] өлкәдә ул бернәрсәдән дә иренмәде. Шулай итмәгәндә ул җитәкләгаң идарә Союз күләмендә беренче урынны алуга ирешә алыр идеме? Юк Ә план ай саен арттырыла. Соңгы вакытта шактый кыен юлларга т& шәргә туры килә башлады. Ходайбирдин, әйтик, ремонт вакыты җиткән скважиналарны икешәр срок эшләтте. Кайчакта хәтта геологла|1 күрсәтмәсен бозды. Байпас белән шаярган участок начальникларын; операторларны күрсә дә күрмәмешкә сабышты.
Әлбәттә, бу чамасыз мавыгып китү иде.
Әйе, җитәкче буларак ул шактый тәҗрибә туплаган иде инде. Элеккеге кебек эш урынында кычкырышып киткәләү, ни буласын алдан уйламыйча бөтен җаваплылыкны үз өстенә алып, кирәкмәгән боерык- приказлар язуы бетте. Ул хәзер эшендә дә элекке кебек көне-төне өтәләнми инде: ял көннәрендә я китап укый, я телевизор карый, ә гөмба- тә йөри, я хатынын култыклап кино-театрга бара.
Вәкилнең шулай шөгыльсезләнеп калуын нигәдер хатыны да килещ термәде.
— Берәр ялны балыкка барыр идең ичмасам. Болай өйдә ятып гәүдәң йөртерлегең калмады бит инде,— дип әйткәли башлады.
Гәүдә йөртү мәсьәләсендә, әлбәттә, хатын хаклы иде — ул күбрәк белә, ана күренәрәк төшә... Шуиһан соң Вәкил балыкка баргалады. Ләкин, бер килмәсә килми бит, аңа бу шөгыльдән дә баш тартырга туры килде.
Беркөн шулай ул шамбы балыгы тотып алып кайтты. Аны, бозылмасын да, шул ук вакытта туңып та китмәсен дип, суыткычның ин аскы катына куйды. Дүшәмбе көнне, өйгә иртәрәк ашыгып, хатыны кайтканчы уха пешерергә булды. Шамбыны суыткычтан алып сулы савытка салды да, кухняга кереп, җиң сызганып бәрәңге әрчергә кереште. Барысын да хәзерләгәч, балыкны тазартырга дип коридорга әйләнеп чыкса, савыттагы шамбыны күрмәде. Шамбысы шамбы гына идеме соң?! Өч кило тартмаса да, шуңа якын, симез иде. Ләгънәт, күрше песие алды микәнни?
— Бу ни бу?
Ваннада ниндидер тавыш ишетеп, шунда керсә, күзләре шар булды; Сигез яшьлек кызы Наилә, мәктәптән кайтып, дәресләрен карау уры-1 нына, ваннага су агызып, шамбыны җибәргән һәм бер корсак өстен* ятып, бер сыртын чыгарып йөзеп китәргә маташкан балыкка карап куаныпмы куана!
— Кызым, нишләвең бу? Бир, мин аны тазартам? Әниең эш«1 кайтканчы уха пешерик...
Кызның күзләре зурайды, мөлдерәп яшь белән тулды.
— Әти, тере бит ул, йөзә...
— Уха пешерәбез хәзер без аңардан, телең йотарсың менә...
Вәкил инде терелеп китеп йөзә дә башлаган балыкның саңагыннм эләктереп алды да кухня ягына атлады. Кыз аңа иярде.
— Әти, әллә балыкны суясың?..
— Суймыйм. Тазартам,— диде Вәкил гамьсез генә.
— Әти, әти . тазартма, әйдә йөздерик, тере бит ул... йөзә...
— Балыклар барысы да йөзә...
Шул сүзне әйткәндә Вәкил чәбәләнеп торган балыкның эчен ярй җибәрде.
Бала бу тамашаны күрүгә күзләрен шардай итеп катып калды, аннары лып итеп идәнгә утырды.
Вәкил курка калды. Ул баланы тиз генә күтәреп алды да диванга алтеп салды, мангаена юеш сөлге куйды. Шул чак әнисе кайтып керде.
— Ни булды балага, Вәкил?!
Ана йөзе агарынган баласы янына килеп утырды. ♦
— Ни булды, әллә пештеме?..— дип сорады ул хафаланып. “
— Белмим, мин балык тазартканда шулай иссез калып ауды да £ китте...
Вәкил булган хәлне әйтергә базмады.
Балага әнисе ниндидер дару эчерде, укол кадады. Бераздан бала га аңына килде.
— Уф! — диде әнисе, баланың башын тотып, күзләренә карады.— =
4и булды сиңа, кызым? Уф, тәмам котымны алдың бит. Ни булды, ни- ♦ 1ән курыктың?.. ' s
— Әти балыкны суй-й-ды... Ул, ул!..— дип бала яшь аралаш такмак- я
чарга, үксеп-үртәлеп еларга тотынды. *
Төнлә баланын тәне кызышты. Әнисе, ашыгыч ярдәм китертеп, аны > больницага алып китте. Бу төнне Вәкил берүзе бер квартирада зык м кайгырып, булган хәл турында уйлап чыкты. и
...Наилә больницада бер атна ятты. Өйгә ул ябыгып, шиңгән гөл « кебек сүрелеп кайтты. Күңеле йомшармасмы дип, Вәкил аның кайтуы- х га аквариум алды һәм ана төрле балыклар җибәрде. £
I ...Хәзер инде Наиләгә унике яшь тулды, бишенчедә укып йөри, ә һа- 3 ган балык белән булган хәлне оныта алмый. Ата белән кыз арасында «- бәхәс кузгалдымы: ®
| — Әти, син каты бәгырьле кеше,— ди... о
...Ходайбирднн Сәхаб белән булган хәлгә күчә алмады, аның уйла- я )ын бүлдереп, палата! а хатыны килеп керде.
I — йоклапмы, уйланыпмы ятасың? — диде ул. Вәкил янына үтте иәм аны йомшак иреннәренә кагылып үбеп алды.
— Бала кая, нигә килми? — дип сорады аннан Ходайбирдин.
I — Килде дә ул, нигәдер кермәде. Мин әти белән тәрәзәдән генә сөй- 1әшәм,— дип калды.
I Вәкил, күңел төпкелегенә тагын бер уч юшкын утыруын тоеп:
I — Керсен иде ул, Лида,—диде.
Сәхаб, хатынын җирләп бер ай үткәч, әнисенә әйтте:
— Әнкәй, тора алырбызмы икән, балаларны үстерә алырбызмы JKOH?
Мәстүрә карчык дөнья күргән кеше иде, улының тел төбен шунда ук илап алды. Мәрхүмәнең кырыгы үтмичә, бу турыда сөйләргә оят, лым, сиңа, диде.
Сәхаб кан төсенә кереп оялды. Чынлап та, малайлары зурлар бит нде...
Тора-бара ул ялгыз торуга да өйрәнеп китте. Болай да кыр-басудан, дарәдән кайтмаган кеше, бер караңгыда китеп, өйгә икенче караңгы- ,а гына кайта торган булды.
Мәстүрә карчык моны ошатмады.
I — Килен булмагач, гел күзгә күренмәс булдың, балаларың бизәр зеннән. көндез дә кайткала, улым.— диде.
Әнисе дөрес әйтә иде. Сәхаб, малайларына күренеп, туры килгәндә өндезге якта да ашарга кайткалалы.
...Мәрхүмә Нәсимәсе ана ике малай табып калдырды. Берсе аның л сугыштан кайтып бер ел үткәч туды, икенчесе —ике ел үткәч. Лә- лн нигәдер малайлар арасында аерма булмады диярлек Алар гел бер- » үстеләр. Зурысы аз ашады, нәзберек булды, кечесе исә талымсыз
кыланды, алдына пи куйсаң, шуны сыпырды. Шуңамы алар гел игезәкләр кебек бер буйда, бер чама булып үстеләр. Сәхаб мәктәпкә дә икесен бер елда бирергә уйлаган иде, әниләре каршы төште:
— Нигә алай итәсең, атасы, иптәшләре кыерсытырлар, керсен үз яшьтәшләре белән,— диде.
Сәхаб күнде. Өлкән малайны мәктәпкә әнисе алып китте. Кечесе, мин дә барам дип, үкереп елап калды. Чөнки сине дә мәктәпкә кертәм дип, Сәхаб аңа да сумка-дәреслекләр алган иде. Баланы тынычландырырга теләп, Сәхаб үксеп беткән малайны машинага утыртты да крм- байнчылар янына, кырга алып чыгып китте. Малайга машиналар ошады, көнозын комбайнчылар янында уралды: утырып йөрде, өйлә вакытында менеп штурвалны боргалады, авыз эченнән нидер мыгырданды., Кайтып китәргә дигәндә янә разбой купты, Сәхаб малайны кичкә кадәр комбайнчы янында калдырырга мәҗбүр булды...
Менә хәзер үсеп җиттеләр. Әмма Илгизәр машина яратуын ташламады. Укуында алдынгылардан саналмады. Өлкән малай Алик исә китаптан башын күтәрмәде. Гел бишлегә укыды. Мәскәүтә экскурсияләргә барып кайтты, грамоталар алды. Сәхаб, өлкән баласында укуга дәрт күреп, унны бетерер елны аның кая укырга барырга теләге барлыгын белергә уйлады.
Алик җавап бирергә ашыкмады, күзлеген рәтләп, беравык әтисенә карап торгач:
— Әти, ул турыда сөйләшергә иртәрәк түгелме соң әле? — диде.
— Иртә түгел, улым, иртә түгел...
— Минем, әти, авыл хуҗалыгы институтына керәсем килә, агроном булырга исәп...
Сәхаб, хискә бирелеп, «Рәхмәт, улым, мин теләгән җиргә барасын, ата-бабаңның туган туфрагын ташламыйсың»,— дип, малаен кочып яратырга уйлаган иде, өлкән малайның үзен өнәп бетермәгәнен, әнисе үлгәч, гел дә аңардан читләшкәнен сизеп, тыелып калды, ирләрчә «ярый, яхшы» дию белән генә канәгатьләнде.
Алик турында ул хәзер кайгырмады. Аликның үз хыялы бар, ул үз теләген тормышка ашырачак, андый кешеләр бәхетле булалар, чөнки барысын да алдан күреп эшлиләр. Сәхаб кече малае Илгизәр белән нишләргә белми иде. Укытучылар аңы берничә тапкыр мәктәпкә чакыртып та сөйләштеләр. Кул җитми, көн-төн колхоз эшендә чабам, дип акланмакчы булган иде Сәхаб, ипләп-җайлап кына аңа аталык вазифасын аңлаттылар. Сәхаб тугызынчы класста укып йөргән Илгизәрне, бер көн иртәрәк өйгә- кайтып, мәктәптән көтеп алды да, тегенең, әти- әбисенә игътибар итмичә, сумкасын диванга ташлап чыгып китәргә җыенуын күргәч:
— Туктале, улым. Кая болай ашыгасың? — дип, үз янына дәште.
Малай каядыр ашыга иде.
— Мин мастерскойга барам, анда Зиннур абый машина ремонтлый,— дип, бер телем ипи кисеп алды да ишеккә китте.
— Тукта!.. Шельма!
Әтисенең боеручан усал тавышы малайны туктарга мәҗбүр итте.
— Кил әле бире, утыр әле менә монда! Сөйләшәсе сүз бар...
Әбисе ишегалдына чыгып китте, ата белән ул өйдә үзләре генә калдылар.
Сәхаб сүзне ерактан башлады. Үзенең машина яратып тракторчы булуы, танкист булып сугышка китүе, анда берничә тапкыр әҗәл тырнагына эләгеп яна язуы, балаларга тәрбия бирүче әнисенең кисәк кенә үлеп китүе, ата кешегә Илгизәрне укытырга кыенга килүе турында - барысын да тезде, калдырмады. Әнә шуларны йомгаклап, укымыйча, Я1ъни такы-токы укып, укуга күңел бирмичә йөрсә. Илгизәрнең дәәт1Г се кебек тугыз класс белән калуы турында әйткәч, малай;
— Ә мин унынчыда укымыйм,—дип торып китмәкче иткән иде. әтисе, карчыга чыпчыкны каптырган кебек, малайның беләгеннән эләктереп алды.
— Утыр!
Малай бераз шүрләде, ләкин тынычлана төшкәч, тагын җәелеп сөйләшә башлады. ♦
— Мин институтка керергә җыенмыйм, әти. механизатор булам,— ?
диде. “
— Әйбәт, ләкин ана да ун класс белем кирәк бит <
— Анда тугыз класс белән дә алалар. w
Сәхаб малайның үзенеке кебек ак чәченә, кара кашына, зәңгәр кү- о зенә карап торды, һәм малайның бөтен торыш-кыяфәтендә, холык- S фигылендә үзен күреп: «Булмас бу эт каешын кеше итеп, әйдә тугызны = бетерсен дә, киләсе елга Бөгелмәгә илтермен»,— дип, үзен-үзе тыныч- ♦ ландырудан башка әмәле калмады. в
Ләкин Илгизәр тугызны тәмамлаганчы да күп мәшәкать ясады ана, = авыл башлыгы буларак Сәхабка халык алдында күп кызарырга туры килде. >
Ниһаять, Илгизәрне этеп-төртеп булса да, тугызны тәмамлады дип, ® мәктәптән чыгардылар Аликны авыл хуҗалыгы институтына озаткач, X Сәхаб: «Бу дошман үзе генә бармас, я берәр кая качып китәр»,— дип, » Илгизәрне Бөгелмәдәге «Кин профиль авыл хуҗалыгы механизаторда- * ры мәктәбе»нә үзе китерде, һәм өйрәтүче мастерны күреп, аның белән £ танышкач: 3
— Сөяге миңа, ите сиңа, әнкәсе юк, минем вакыт тар, аталарча карагыз, укысын, каты булыгыз,— диде 5
— Без аны менә дигән егет нтәрВез, тыныч бул малаең өчен, әти о кеше,— диде мастер. 2
Сәхаб тынычланып кайтып китте
Бер айдан өлкән улы Аликтан хат килеп төште. Ул институтка керүе һәм бераз акча кирәклеге турында язган иде. Сәхаб колхоз кассирына килде дә:
— һәр айны менә бу адрес белән миннән кырык сум акча сал. Аң-лашылдымы? — диде.
— Мәйлек, Сәхаб абый, Аликка була, димәк...
Сәхаб шат иде: ниһаять, малайларын үстерә, кеше итә.
— Акла, агроном булачак малай. Нәжип туган, агроном ..
Кеше шатлыгын кеше белми, кассир Нәҗип; «Эһе, әйе»,— дип баш кагып куйгач, Сәхаб
— Беренче юлда илле сум итеп сал,— диде.
Сәхаб өлкән малае Аликка зур өмет баглады. Ул аның агроном булып кына калмыйча, хәтта галим булуына да ышана иде. һәм күңеле дөрес тойган икән Алик институтны тәмамлау белән аспирантурада калды. Хәзер яңа сорт арыш чыгарып йөри, исеме илгә билгеле булган профессор кул астында эшли
Былтыр кайтып, авылда ике ай ял итеп китте. Ләкин Алик өчен ял булмады ул. Әтисе аларга, колхоз агрономы белән икесенә, мең төрле эш йөкләде, һәр кырның туфрак анализын алдыртып, кайсы басуга күпме һәм нинди ашлама кертү турында туфрак картограммалары төзетте Аликка ул үз машинасын бирде, ә үзе җирән кашка белән, ул арыгач, мотоцикл белән чапты Алик эшен тәмамлап киткәч, Сәхаб картограммага карап җирләрне ашлауга кереште Тартып-йолкып булса да артык ашлама алды, торф чыгаруны, аны ваклатуны җайга салды, булган тиресне өйдереп, җир туңмас борын кырга чыгара башлады. Моңа ул хәрәкәттәге барлык механизмнарны җикте. Кайсына күчереп, кайсына акчалата түләп, предприятие җитәкчеләрен җайлап көйләп, һәр атна саен йөзләгән үзбушаткыч машина китерде, машина йөртүче
8. «К. У » М 1.
33
ләрне сарык-тана суеп ашатты, шунда ук акчасын чыгарып, хезмәт хакын да бирде. Яна ел алдыннан отчет-сайлау җыелышында колхозчылар да моның бөтенесен хуплап сөйләделәр.
Сәхаб һәр гектардан кимендә утыз-утыз биш центнер уңыш алу турында хыяллана башлады. Икенче елны ул Аликны үзе барын алды. Агрономның гына башы җитмәс, булыш әле шул тәҗрибә иясенә дип. Аликтан унике басулы чәчү әйләнешендә культуралар чиратлашу картасын төзүне үтенде. Алик башы белән эшкә чумды Әмма беркөнне' Сәхабка Аликның ниндидер «чәчби» артыннан һәр көнне шәһәргә чабуы турында җиткерделәр. Сәхаб Аликтан бу турыда сорарга яхшысынмады. Малаеның начар ният белән йөрмәвен белә, аңа ышана иде. Ләкин тел кашып, теш агартучылар аның шик-вәсвәсәсен ахыр чиккә җиткерделәр. Имеш, Аликның өйләнергә исәбе бар икән дә, эшең күп дип, Сәхаб кушмый икән.
Сәхаб моңа түзә алмады, бервакыт ашап утырганда Аликтан:
— Кем артыннан һәркөн иртән шәһәргә чабасың да, көнозын үзең белән йөртеп, кич илтеп куясың? Нинди «кызыл авыз» ул? —дип сорады.
— Безнең институтның беренче курс студенткасы. Ялга кайткан, миңа ярдәм итәргә алынды,— диде Алик тыныч кына, гадәти бер нәрсә турында сүз барган кебек.
Ләкин Сәхаб Аликның бит очларына алсулык йөгерүеннән үк шуны сизде: малай кызга гашыйк булган. Ата буларак ул малайның гашыйк булуы өчен кайгырмады. Алик — төпле егет, ахмаклык эшләмәс. Ә менә шул «чәчби» аркасында *чәчү әйләнеше картасын төзеп бетерми китүе бар. Шуның өчен ул, сүз ара сүз чытып әйткәндәй:
— Системаны картага төшерә башладыңмы соң әле? —диде.
— Юк әле, әти, анысына барып җитмәдем,— диде Алик гамьсез генә, һәрхәлдә, Сәхабка шулай тоелды. Ата пошаманга калды.
— Киткәнче син аны бетереп, агрономга тапшырып кит инде...
— Тырышып карармын... Эше бик күп шул. Ике айда гына... белмим...
— Мин сиңа яна кайткан «Волга»ны бирәм.
Алик, көлемсерәп, күзлек аша әтисенә карап алды.
— Кирәкмәс, әти, «Волга» белән басу юлларында йөреп булмас. Биргән машинаң бик әйбәт. Аннары минем аңарда йөргән дә юк, я бәреп ватармын...
Сөйләшү шунда өзелде. Сәхаб берни кыла алмавына ышанды. Ә бит ул аны көзгә һичшиксез бетерәм дип әйткән иде. Бу «чәчби» булмаса, бәлкем, чынлап та бетерер иде.
— Кем кызы? — дип сорады ата.
— Моның сиңа һич хаҗәте юк, әти,— дип Алик елмая-кызара күзлеген салды һәм ашыкмый гына күзлек пыяласын сөртә башлады. I
Илгизәр ике ел укып, механизатор булып авылга кайткач, Сәхаб ана кукуруз комбайнына утырырга тәкъдим итте. Ләкин Илгизәр әтисенә, бөртек комбайнына утырам, шуңа риза булмасаң, Чаллыга кнтәм, дип әйтте. Теләсә-теләмәсә дә Сәхаб риза булды.
— Кайту белән яңа комбайнга утыртырга кешедән яхшы түгел, шуны да аңламый, ахмак малай,— дип сукранды үз-үзенэ Сәхаб. .
Ләкин Илгизәргә озак эшләргә туры килмәде, көз җитүгә аны армиягә алдылар.
— Синең кебек, әти, танкист булам. Менә күрерсең,— диде Илгизәр, Сәхаб малайны Бөгелмәгә озата килгәч.
— Хат язып тор, онытма!—диде әтисе.— Миннән сиңа үтенеч шул, Илгизәр улым...
һәм шундый сүзләрне Нәсимәсе 1941 елда аны сугышка озатканда, менә шушы ук перронда үзенә әйткәне исенә төште. Өйләнешкәч, алар
бер ай гына торганнар иде әле Озата килгәч. Нәсимә анын муенына сарылып: «Хат язып, нсәнлегенне хәбәр итеп тор, Сәхаб, онытма! Онытма, исән йөр, саклан, яме?»—дип өзгәләнә-өзгәләнә елаган иде. Илгизәрен утыртып алып киткән вагоннарга карап калганда әнә шул хәл күз алдына килде.
Аннары күп еллар ялгыз яшәгән карт кешедәй, үз-үзенә:
— Үткән гомер үтә, менә сагыштан кайткач дөньяга килгән малаем 7 «ы да армиягә озатам,— дип сөйләнә-сөйләнә куе зәнгәр офык түренә = кереп югалган тимер юлга сонгы тапкыр күз ташлады да перроннан S шәһәргә төшә торган баскычка таба китте.
Арыш чәчәр вакыт житте. Алик әтисенә. Казанга барып, институт х чыгарган яңа сорт арыш орлыгын алып кайтырга һәм үзе сайлаган ~ жнргә чәчәргә нияте булуы турында әйтте. «Агроном белән киңәшеп ♦ карарбыз, мәшәкате булмагае»,— дип. Сәхаб киреләнеп маташкан бул- - ды, әмма Аликның теләге зурлыгын күреп
— Ярый, бәхетне сынап карыйк. Иртәгә бер машина белән бухгал- £
тер абыеңны ал да Казаныңа барып кайт,—диде >
I Аликның түбәсе күккә тиде. Ниһаять, ул шефы чыгарган, әмма әле “ (республикага таралмаган, селекция совхозында гына сыналган, шул и сортны чыгаруда үзенең дә өлеше кергән арышны республика' колхоз- ° ларының берсендә, житмәсә тагын үзенең туган авылы басуында сыная- * ,;чак. Бәлкем, яңа сорт арыш тормышка путевканы нәкъ шуннан калыр?!
г Ике көннән сортлы арыш кайтарылды һәм Алнк сайлап алган жнр- “ г.1 чәчелде. Арышны чәчкәндә Алнк ядында теге «чәчби» дә йөрде, ни- 3 дср киңәш итте, булышты, чәчкечләрне тикшерде, күмелү тирәнлеген э «үлчәде.
Гәүдә-сынын, кул йөзен кемгәдер охшатып, әмма кемгә икәненә тө- . шенә алмыйча, Сәхаб жеге кара чәчле, куе киң кашлы, карасу-күк <күзле кызга сокланып, хәтта бераз көнләшеп карал торды.
— Бу нәмәрсә итәк тулы балалы семьяда үсмәгән, кара син аның киеменә генә, гел нейлон да капрон өстендә.— дип сөйләнде
Арыш тигез, матур булып шытып чыкты. Үткән-сүткәндә гел шул -тирәдән узарга гадәтләнеп алган Сәхаб яшәреп барган ужымга карый ьиде дә куанып бетә алмый нде. Яңгыр кирәк! Янгыр булса, тагы да калкып китәчәк нде ужым
. Сәхабныц зарын ишеткән кебек, икенче спасста яңгыр яуды Ужым ;күзгә күренеп яшәрде, ә ун көннән, яшел хәтфәгә охшап, искән жнлдә дулкынланып ята башлады. Алик хат аша арыш турында белешеп, хәбәрләшеп торды, агрономга төрле киңәшләр бирде, әтисеннән теге яки бу ашламаны алдыруын үтенде Сәхаб иренмәде, барысын да эшләде. Беркөн шулай, басуга чыккач, янә арыш жнренә барып килде. Аликның арыш жирен сайлый белүенә исе китеп, сокланып яшел басуга карап куанды. Биредән картлар гомер-гомергә мул уңыш алганнар, арыш нигәдер аеруча уңа торган булган. Бу басудан жир Җамалетдин мулланыкы булганда да, жнрләр колхозга күчкәч тә шулай ук һәрчак мул уңыш алынган. Каян белгән Алик арышка бу жирне сайларга кирәклеген? Картлардан сорашкандыр. Бәлкем, сорашмагандыр дә, туфрак анализлары күрсәткәндер. Әлбәттә, шулай ..
Ата улы өчен горурлана һәм эченнән генә, яшерен генә булса да аны колхозга агроном итеп кайтарырга хыяллана иде. Атасы — председа-
’ тель, улы — агроном.
Сәхаб ужым эченә кереп баскан да әнә шундый татлы хыялларга чумган. Председатель шат. ул үзалдына елмаеп ала һәм иелеп, киң кыяклы арыш сабакларын сыйпый, шунда ук уҗымның үтә куе һәм әйбәт үсүенә янә куанып.
— Буынга сикермәсен тагын!—дип шикләнеп куя.
Ярата Сәхаб Сәләй тавы буенда булырга. Анын итәгендә арыш жире булганга гына түгел, юк. Шунда ул, шушы кырда, беренче тапкыр Нәсимәне кочып үпте. Алар көлтә ташыйлар иде, ә Сәхаб трактор белән ике лобогрейка тарттыра. Уңган иде дә соң мәрхүмә Нәсимәсе! Эшли башласа, кулларында ут уйнатыр иде!
Сәхаб Сәләй тавына күтәрелеп карады. Аның нәкъ түбәсендә биек булып вышка утыра. Бораулаган чаклары, күрәсең: агрегатлары күренә. Түбәндәрәк, иңкүлектә, арыш эчендә, нефть идарәсенең тәүлегенә биш йөз тонна бирә торган данлыклы скважинасы. Кызыл тасмалар үзендә — лозунглар, плакатлар, әлбәттә... Дегет суырта торган «кое» гына димәссең!..
Сәхабның еш кына кыр-басуларны нефтькә пычратучыларга ачуы чыга, мәгәр аларның теләсә кая скважина утыртуларын яратып бетер- мәсә дә, кайчак туган туфрагы һәм җир-ана өчен горурланып та куя иде.
— Бумы, безнең жирләрме дәүләт өчен хәзинә түгел?! Икмәкне илнең күп районнары бирмәгән итеп үстерә һәм ил гомере күрмәгән күләмдә кара алтын бирә?! Бумы, безнең туфрагыбыз, безнен җиребезме хәзинә түгел?!.— дия иде ул. «Кыр-басуларыбызны телеп бетерделәр, җир кадерен белмиләр, чәчкән икмәкләр белән исәпләшмиләр нефтьчеләр»,— диләр кайчакта кайбер колхозчылар, һәм шулай ук, бу сүздә бераз хаклык күреп, кыр пычраткан нефтьчеләргә Сәхабнын эченнән генә ачуы да кайнап куя иде. Бу ачу кайчак ашып-ташып та киткәли, һәм шунда ул машинасына утыра да промыселларга чаба, инженер-начальникларны, мөдирләрне эттән алып эткә салып тирги, ахыр чиктә якасыннан тотып магнинасына утырта да, тегенең ай-ваена кррамыйча, пычратылган җирне күрсәтергә алып килә иде.
— Карагыз, нишләткәнсез җирне! Монда кайчан икмәк үсәчәк? Бу жир кайчан чәчәргә яраклы булыр? Беләсезме сез шуны, юкмы?!—дип, сафура бураннары чыгарып орыша иде. Әмма дәгъвага барып җитми, ничек кабынса, шулай сүрелә дә белә иде.
Ләкин соңгы «ЧП» аны тәгаен чыгырыннан чыгарды. Бу хәл һич көтмәгәндә, һич уйламаганда булды. Кырдан кайткан агроном, төсе- йөзе качып, аның янына килеп керде.
— Сәхаб абый, уҗымга нефть ага!
Сәхаб бәрелә-сугыла ишеккә ташланды. Рульдә утырган бер өйрәнчек малайны, теге авыз ачып сүз әйткәнче, тартып төшерде дә, икенче яктан көчкә утырып өлгергән агрономга сирпелеп тә карамыйча, Сәләй тавы астына чапты.
Биредәге хәл матурдан түгел иде. Танылган скважинадан егерме- егерме биш метр өскә нефть катыш су фонтаны ургыла. Ул бер җиргә авыша, бер турая. Тирә-яктан иңкүлеккә таба, хәтфәдәй яшел уҗымны кара төскә «буяп, <нефть гөрләвекләре ага: шулар инешкә кадәр җитсә, бөтен арьпп басуы юылачак, сортлы арыш җиренең бер кишәрлеге дэ пычранмыйча калмаячак иде.
Сәхаб, бу тамашаны күргәч, агрономга бульдозерны һәм урман сабанын тагып кке трактор китертергә әмер бирде дә үзе скважина янына йөгерде. Скважина тирәсендә. «елочка»га якын бара алмыйча, ике оператор аптырап басып тора иде. Сәхаб, сулышына капланып, алар янына килеп җитүгә: .
— Ни булган, нигә агызасыз?! — дип кычкырды.
Операторлар беравыздан:
— Елочка өзелгән, берни эшләп булмый,— диделәр.
— Нигә задвижканы япмыйсыз?
— Юк анда задвижка, колонна төбеннән өзелгән... Күрмисезмени?
Оператор дегет-нефтькә батып беткән куллары белән бер як читтә яткан «елочка»га күрсәтте. Сәхаб операторларга нәфрәт тулы күзләрен акайтып карады да:
— Кисегез агач, трубасына бөке кагабыз! —дип боерды
— Биредә йөз утыз атмосфера басым!
— Ә ничек туктатмакчысыз сон?! *
— Алла белсен. Хәзер начальство килә . “
— Бирегез агач башы кисеп, бирегез кувалда, үзем кагам!..
— Абый кеше, сез анда ничек кермәкче буласыз? 5
— Керәм! Бирегез, ясагыз бөке!!
Операторның берсе будкага йөгерде
— Ничә дюймлы труба колоннада? — Сәхаб трубаларны яхшы белә S иде, ферма абзарлары төзегәндә күп эзләде аларны
— Дүрт булырга тиеш!.. ♦
— Нигә дүрт түгел. Ник төгәл белмисен?! =
Сәхаб чигә чәче агара башлаган, үз яшьләрендәге кешегә авыр йод- х рыгын күтәрде.
— Акча алырга яратасыз... Ә үзең эшләгән техниканы белмисең. >
сволочь! “
Оператор моны көтмәгән иде, тәпен-тәпеи артка чигеп, китә баш- а лады. »
— Тукта! Китмә, бер кая да китмә! Янсак бергә янарбыз! .
Ул арада яшь оператор килеп җитте. Сәхаб аның кулыннан бөкене £ алып әйләндереп карады да кувалданы агайга сузды. 3
— Мә! Мин тотармын, сез кагарсыз!
— Нефтькә батып үләрсез, кермәгез,—диде яшь оператор. 3
— Молчать!..— Сәхаб күкле-яшелле тавып/ чыгарып яшь оператор- © га кычкырды һәм өлкәненә команда бирде: —Әйдә!!
Скважинага якынайган саен, җир астыннан үкереп чыккан нефть көчәя барды Сәхаб, җил ягына чыгып, гайрәт белән су катыш нефть ургылган колонна янына якынлашты. Өстенә нефть яңгыры коя, бите- башы буйлап та шул кара нәрсә агыла.
«Күзгә генә кермәсен, томалыйм да томалыйм*.— дип, адым саен колоннага якынлашты Сәхаб. Ниһаять, ул килеп җитте һәм агач бөкене ипләп кенә колоннага таба юнәлтә башлады. Ләкин колонна башы торба сынганда җәйпәкләнгән булып чыкты. Бөке сыярлык түгел иде. Сәхаб, ярылып булса да керер әле дип. бөкене тиз генә колонна өстенә куйды. Ләкин шунда ук нефть дулкыны аны кулдан суырып алды һәм фонтанга ияртеп алып китте Сәхабның өстенә нефть коелды, ул. аягы батып, артка утырды.
— Назад! — дип кычкырды өлкән оператор. Сәхаб тиз генә мүкәләп торды да, дүрт аяклап бераз баргач, аягүрә басып читкә йөгерде.
Ул чыкканда скважина тирәсенә халык җыелган, тирә-якка янгын машиналары, агрегатлар, бульдозерлар килеп туктаган иде
Сәхабны һәм өлкән операторны, авыз да ачарга бирмичә, машина белән авылга алып киттеләр
Сәхаб. өстен алыштырып, ашык-пошык юынды да газигына утырып райүзәккә чапты Нефть идарәсе бинасы каршына көпчәкләр аегыннан ут чыгарып килеп туктавы бхлды. йозактан ачкычны да алмыйча, машинасыннан сикереп төште. Атылып икенче катка. Ходайбирднң кабинетына йөгерде «Сугам да үтерәм, башым Себер китсә китәр»,—дип уйлады Сәхаб, йомшак креслода тәмәке тартып утыручы Ходайбнрднн- иы күз алдына китереп.
Секретарь хатын аны кертмәскә итте, каршы төште, аның эше бар дигән бхлды, ләкин Сәхаб аны бер якка җилтерәтеп кенә җибәрде
Ходайбирдин чынлап та күн креслога чумып, тәмәке тартып утыра иде. Сәхаб килеп керү белән үк ана тыныч кыяфәттә күтәрелеп кара-
ды да алдында торган Дон-Кихот статуясына сигаретыннан көл сала башлады.
— Ни йомыш, иптәш Кадыйров? Тагын труба кирәкме?
Сәхабның, колхозга хаҗәте чыгып, идарәдән иске торбалар алганы бар иде. Аларның яртысы эшкә ярамады Шул турыда ул Ходайбир- динга шалтыраткач, тегесе: «Шуның өчен бит ярты бәягә саттык»,— дип аңлаткан булды.
Анысы — үткән эш. Менә бүген исә, нефть түгелүгә эче янып, утка баскан мәчедәй кая барырга, кемнән ачуын алырга дип өтәләнеп йөргәндә, Ходайбирдинның һични булмаган кебек әллә кайчангы торбалар турында мыскыл иткән, үртәгән сыман сорап куюы, әйтерсең, Сәхабныв үтен сытты, җен ачуларын чыгарды.
Сәхаб, ачуы ташуга тыела алмыйча, йодрыкларын буыннары агарганчы йомарлап, Ходайбирдин өстенә таба килә башлады.
Ходайбирдин авария турында ишеткән иде, ләкин председатель үзе килеп керердәй фажига-афәт булгандыр дип күз алдына да китермәде. Шуңа күрә авария булган җиргә баш инженерын гына җибәргән иде. Әмма күзләрен алаландырып үзенә таба килүче Сәхабны күргәч, эшнең уеннан узуын чамалап алды һәм председательне тынычландырырга теләп:
— Сәхаб Вәлиевич,— дип аваз салган иде, председатель, әйтерсең аны ишетмәде дә, киерелеп өстәлгә сукты: Дон-Кихот сынлы тәмәке савыты авып идәнгә очты, Ходайбирдин чәчрәп торып басты.
— Скважинагыз шартлаган!.. Бөтен басуны нефть баса, ә сез тәмәке тартып тынычланып утырасыз... Оят түгелме?!.—дип җикерде Сәхаб ачулы тавыш белән.
Ходайбирдин «оят» дип әйтергә тел күтәрмәде.
— Минем анда баш инженерым китте,—диде ул, гайрәтләнеп.
Сәхаб, яңак сеңерләрен уйната-хәрәкәтләндерә, бармак буыннары агарып чыкканчы өстәл читенә ябышты һәм Ходайбнрдинга иелә төшеп:
— Беләсезме, Ходайбирдин, бу юлы мин сезне нишләтәм?.. Судка бирәм! Партиядән кудыртам!.. Ишетәсезме, партиядән!..
Вәкилнең ак чырае күгәреп, зәңгәрләнеп киткәндәй булды. Ул сул кулы белән өстәл янындагы кнопканы эзләде, әмма калтыранган бармаклары гел басарга гадәтләнгән төймәне тапмады. Ходайбирдинның калтырый-кабалана кнопка эзләвен күреп, Сәхаб айнып киткәндәй булды, кинәт борылып, ике якка ачылышлы сары күн белән тышланган ишеккә таба китте. Ишекне ул шулкадәр каты итеп япты,— хәтта ачык тәрәзәнең бер күзе ватылып урамга очты.
Вәкил асфальтка төшкән пыяланың чылтырап ватылуын ап-ачык ишетте, һәм, мәсьәләнең җитди төс алганын хәзер генә аңлагандай, аварияне үз күзе белән барып күрергә булды...
Машинасына утырды да, поселокны чыгу белән, тизлек стрелкасын йөздә тотып, авария булган төшкә куды. Бер машина артыннан икенче- сеп узды. Алда үзбушаткыч ЯАЗ бара иде, аны узарга ташланды. Ләкин рульне сулга алуы булды, алгы пыялага нидер килеп бәрелде. Хо- | дайбирдинның күзләреннән ут очты һәм ул механик рәвештә тормоз ' педаленә басты. Әнә шуннан соң ул больницага эләкте...
Булган хәл белән якыннан танышу өчен Бакир колхозга үзе килде. Сәхаб, нәкъ шуны көткән кебек, кабинетында утыра иде. Бакир авария турында йомшартыбрак сөйли башлагач, председатель:
— Мин сезнең үгетегезне, Бакир Әхтәмович, хөрмәт йөзеннән ген? тыңладым. Бюрога мин дәгъва язып бирдем, ә аны тикшерү сезнең эш. Аннары мин үзем дә бюро члены бит, әйтик, мин үзем дә бу турыда ниндидер тәкъдим әйтә алам,—дип аны бүлдерде.
— Сез дөресен әйтәсез, иптәш Кадыйров Ләкин әле бит эш өсте. Икмәкне ике ярым нормага якын итеп сату алдында торабыз, бәрәнге килеп терәлде...
— Ходайбирдин бәрәнге алмый һәм икмәк тапшырмый Мин анардан гарык булганга моны эшлим, Бакир Әхтәмович.— Сәхаб кулы белән муенын кисеп күрсәтте — Менә ничек гарык ул кешедән. Мин бит моны шәхсән ана үч тоту йөзеннән эшләмим Киләчәккә акыл булмасмы дим. Техника куркынычсызлыгы
турында бармакка бармак тигерми. Сүзендә тормый. Яз көне дуңгызлар фермасына нефть җибәргәч ни әйткән иде?! Хәер, сез юк идегез.— Кадыйров Бакирга таба иелә төште—Утыз ике баш дуңгызны үтерде. Ит заданиесен башка терлек хисабына тутырырга туры килде. Ун гектар чәчү жирен пычратты, бер саман абзарны жимерде. Яхшы абзар, шифер белән япкан җылы абзар иде. Менә хәзер тагын... Бер елда бит. бер елда шул тикле зыян!.
— Сез, Сәхаб Вәлиевич. Ходайбирдиннын да дәүләт эшен башкаруын онытмагыз. Минемчә, бу мәсьәләдә бер ул гына гаепле түгел. Техника ватылмый, җимерелми тормый, әлегә бездә мәңгелек бернәрсә Д.1 юк.
Кадыйровка секретарьның бу киңәше янә ошамады, ул күзен-кашын жимерде, йөзенә ачу бәреп чыкты.
— Ә бит мин сезне бу мәсьәләдә объектив килерсез дип уйлаган илем, Бакир Әхтәмович — Сәхаб. торып, кабинет буйлап йөреп китте.
• — Ул больницада ята, авариягә эләккән,— диде Бакир тыенкы
гына.
Кадыйров туктап калды, бер тын-секретарьга карап торды, аннары аның, янәшәсенә утырды да
— Мин аны үлсә дә кызганмас идем, билләһи, кызганмас идем. - диде.
— Нигә ул кадәр мәрхәмәтсезлек?..
Сәхаб тынычлана төште, секретарьның сүзләре аңа тәэсир итте, күрәсең, ул идәнгә текәлеп:
— Авариягә эләгүе чын булса, әйбәт түгел, әлбәттә. Мин аны кичә ' нык кыздырдым. Әле булса да үз-үземә аптырыйм, ничек сукмадым мин аңа шунда?!. Ничек тыелып калдым?!.
— Әйе, мәсьәләне бюрода карамый булмас. Чөнки эшнең чынлап та зурга китүе бар
— Бик һәйбәт булыр. Берләшмәдән дә кешеләр чакырырбыз Хәер, аларның хаҗәте дә булмас дип уйлыйм, чөнки Ходайбирдиннын кем икәнен беләләр... Мона бит, Бакир Әхтәмович, бер чик каелырга тиештер, ә?!.
— Бик тиеш, бик тиеш, тик без моңа әзерме? Техник хәзерлек жн- I тирлекме?
— Җитәрлек. Теләгән кешегә, җир кадерен, табигать кадерен белгән кешегә бик җитәрлек!
Председатель бүлмәсенә яшь кенә агроном килеп керде
— Әйдә, әйдә. Рәхим. Нәкъ син кирәк идең безгә. Нефтьчеләр күрсәткән зыяннарны Бакир абыеңа укы әле. Синдә аның барысы да бар.
Рәхим түргә үтте, кесәсеннән ипләп кенә блокнот чыгарды Агрономның йөзе кояшта йөреп тутланып беткән, кара кашлары саргаеп калган иде. «Кадрларны үстерә белә бу Сәхаб». дип уйлап алды Бакир Ул агрономның ике ел элек колхозда шофер булып эшләвен, хәзер читтән торып авыл хуҗалыгы институтында укуын бирегә килгәндә Фоат теленнән ишеткән иде.
— 1965 елда ун гектар бодай басуы таптатылды, аннан гектарыннан унтугыз центнер уңыш алырга планлаштырылган иде. 1966 елда, җир
мосигыпт ХӘВИ.В УЛЛИН ф ИКМӘК КАДЕРЕ
нык тапталу сәбәпле, ул участокны ике тапкыр сөреп, культивацияләр, гә туры килде. Тракторчыларга өстәмә төстә мен сумга якын хезмәт хакы түләнде. 1967 елда җир бозулар азрак булды, аның каравы, инешкә нефть җибәреп, терлекләрне сусыз калдырдылар. Кое бораулатырга туры килде, һәм аңа ике мең сумнан артык чыгым тотылды. Үткән елгы эшләр аннан да хәтәррәк. Безнең басуларга биш меңгә якын тонна нефть акты. Шуның өстенә ун гектарны идарә бүтән төштә юк итте. Әлбәттә, моңа күмелмәгән канаулар да керә. Күмелгән хәлдә дә өска ташлы сары балчык өеп китәләр. Бу җирләрдән, кагыйдә буларак, ун- унбиш ел уңыш алынмый диярлек. Быел менә дуңгызлар үлде, бер абзар җимертелде. Кыскасы, үткән елда нефть идарәсе бер безнен колхозга гына егерме биш мең сумлык зыян китерде. Шуңардан. гаепне үз өсләренә алып, җиде мең сумын түләргә мәҗбүр булдылар.— Агроном, председательгә мөрәҗәгать итеп: — Күл, балыклар турында сөйләргәме? — диде.
Кадыйров ана туктарга кушып кулын күтәрде.
— Җитеп торыр, алары калып торсын.— һәм Бакирга борылып: — Менә күрәсезме, кая таба китте безнең конфликт, Бакир Әхтәмович. Мин күрә алмыйм ул Ходайбирдинны. Балык башыннан чери, җитәкче буларак ул үзе гаепле моңа,— диде.
Бакир кайтыр юлга чыккач та бик озак тынычлана алмады. Ул икесе дә бюро члены булган кешеләр арасындагы конфликтның шәхси мөнәсәбәтләргә бәйле булмавын яхшы белә иде. Шуңа аның бераз эче поша. Конфликтны районнан читкә чыгармаска да телидер бәлки. Фоат та, секретарьның кәефе кырылуын күреп, сөйләшмәде, җилне узып китәргә теләгәндәй, гел йөз белән куды. Вакыт сон иде инде. Бакир райкомга кермәде, Фоатка турыга гостиницага барырга кушты. Кайткач, буфетта тамак ялгап алды да пижамын киеп диванга сузылды.
Бакир икмәк турында уйлап ята-ята әтисен искә төшерде һәм аны кан ягы беләндер Сәхабка охшатты.
Колхозлашу чоры. Әтисе председатель булган чак. Ул күрше авылларга барып та чәчүлек җыярга булышып йөрде. Бер төнне, ишекне ватып, өйгә кешеләр килеп тулды. Әтисе аларга балта белән ташланган иде, бөтереп алып, кул-аягын бәйләп, авызына яулык тыктылар. Әнисе, өнсез калып, кулакларның алларына тезләнде, алла хакы өчен исән калдыруларын сорады Кайсыдыр аның күкрәгенә типте. Шунда мич башында утырган Бакир чырыйлап аваз салды. Аны мич башыннан сөйрәп төшерделәр. Әтисеннән, бертуктаусыз даулап, колхозник келәт ачкычларын, ниндидер язулар таптырдылар. Әйтмәгәч, кыйнадылар, типкәләделәр, өй бетереп нәрсәдер эзләделәр. Ахырда, әтисеннән бер кәлимә сүз ала алмагач, аларның өчесен дә Ык буена алып төштеләр. Берсе әтисенең башына мылтык түтәсе белән сукты, икенчесе, муенына гер ташы бәйләп, аны яр читенә китерде. Әтисе аңын югалткан иде инде, күрәсең, ни сорасалар да сүз әйтерлеге калмаган иде.
Шунда Бакир әтисенә ташланды, аны берәүсе эләктереп алды, зур йодрыгы белән башына сукты. Бакир аңын җуйды. Ә аңына килгәндә- арбада бара иде инде. Мичәүле атлар чаба-юрта Аю чокырын менәләр. Бакирга бу чокыр таныш. Берсе шунда;
— Ташлыйк шунда бу этен дә, атларга гына авыр,— диде.
— Тибеп төшер! — дип боерды икенчесе.
Бакир сискәнеп китте. Гүя хәзер дә кемдер аның аркасына тибә иде.
Аннары ни булды соң әле? Әйе, Бакир авыртуга иренен тешләп түзде. Әмма җиргә төшкәч тә сикереп тормады, кычкырмады. Тик кулаклар күздән югалгач кына Аю чокырына йөгерде. Чокырга төшкәндә
өч-дүрт тапкыр тәгәрәп китте. Үзе елады, үзе әнисен чакырды Озак эзләде, тапмады Чокырны тонык кына яктырткан ай Күктәкә атавы артына кереп югалды. Бакир тавышы беткәнче, тамагы карлыкканчы кычкырды да кычкырды:
— Инәй, инәкәй!..
Таң атты. Шунда Бакир, хәле-өне бетеп, бер каен төбенә утырды. . Кояш чыкты. Бакио тагын чокыр төбенә төште. Төште һәм коты алы- £ нып кычкырып жиоәрде. Аның әнисе ике кушкаен төбендә анадан тума < шәрә ята, өстендәге күлмәк-ыштаннары умырылып, телгәләнеп таш- х ланган
— Инәй!..
Бакир әнисен күтәрергә маташты, ахырда селеккәләргә тотынды. =
— Инәй, инәкәй!..
Әнисе күзләрен ачты, кан саркып, кипшереп, чатнап яргаланып бет- * кән иреннәрен ялады. =
_ — Су, су бир, улым... “
Бакир, атыла-каплана, чокыр төбендәге чишмәгә йөгерде. Кушучы- ч на алып, калтыранган куллары белән әнисенең авызына салкын чишмә £ суы койды. Бераздан әнисе аңына килде һәм, ертык күлмәкләрен учлап = тотып, коты алынып үзенә карап торган Бакирдан:
— Атаң кая? — дип сорады. 2
Бакир бер сүз дәшә алмады, үксеп, әнисенең күкрәгенә капланды. н Әнисе кулакларны хөкем иткәндә Бакирны да алып барды е
Дошманга тиешлесе бирелде: өчесен атарга хөкем чыгардылар, кал- * саннарына унбишәр ел сөрген я ,
Менә нинди бәягә төште алар семьясына колхоз икмәге!..
Бакирның моны мәңге онытасы юк...
Ни әйтсәң дә, Сәхаб бик хаклы, әлбәттә. Әмма Ходайбирднн да
1 начар кеше түгел. Идарәсе Союзда беренче урында тора. Нигәдер ана да җил тидерәсе килми.
Шулай уйланып ята торгач, ахырда Бакир бу мәсьәләне Мөршидә кайтканчы карамаска булды. Ул бу өлкәне, бу кешеләрне яхшырак белә, объектив килеп, тиешле киңәш бирер. Бәлкем, ул Сәхаб белән уртак тел табар дигән фикергә килде.
Аннары ул караватына сузылып ятты да, йон юрганны башыннан ук бөркәнеп, күзләрен йомды. Шунсыз йоклый алмый иде ул.
, Промышленность предприятиеләренә дә чыгып йөрүләр башланды Пычратылган уҗымны тагын бер тапкыр күрү нияте белән. Бакир райкомның промышленность бүлеге мөдире Воронцовны, Исмәгыйловны, . комсомол башлыгы Беляевны үзе белән алырга булды.
Көн җылы, күк йөзе аяз, кояшлы көньяктан йомшак җил исә. куктә . адашып йөргән сирәк-мирәк кысыр болытлар гына күренә
«Волга» Чатыр тавының сыртын кисеп чыккан асфальт юлдан үр . менә башлады.
Бакир машина көзгесеннән Воронцовның арыган йөзен, ярым Йомык , күзләрен күреп: «Әллә йоклап барамы, тагын?» — дип уйлап алды. Воронцовны ул әле бик якыннан белми иде. Семьялы, хатыны — укытучы, диделәр. Өч баласы бар. җитмәсә берсеннән-берсе кечкенәләр икән. Күрәсең, Воронцовка йокы аз тия, бәлки шуна юлда йоклап барадыр Хатыны — укытуда, кич белән дәфтәрләр тикшерә, иртәгесе дәрескә плаи төзи, ә Воронцов балалар белән мәш килә: юындыра, коендыра, йокларга сала, әкият сөйли. Аннары иртән иртүк киендерә дә берсен ияртеп, икенчесең күтәреп, бакчага чаба булыр. Хатын исә беренче баласы белән мәктәпкә китә Кыендыр Воронцовка.
Бакир анын ике кулына ике баласын күтәреп бакчага барганын күргән иде. Воронцов аларга нидер сөйли-сөйли ашыга-кабалана атлый. Бакирны күргәч, оялып китте. Чөнки сәгать сигез тулып килә иде инде, ә аның балаларны илтәсе, тапшырасы бар әле. Шул көнне ул сигез тулып дүрт минут киткәндә генә, плащен җилбәгәй җибәреп, эшкә килеп керде.
— һаман болай йөрсәгез, Василий Иванович, бик кыен булыр бит сезгә. Өйдән иртәрәк чыгарга кирәклеге күренеп тора,— диде аңа Бакир ничектер сизелмәс ягымлылык белән елмаеп.
Әйе, мәшәкатьле яши Воронцов.
Бакир янә уйга калды. Үзенең шәхси тормышын Воронцовныкы белән чагыштырып карады. Аларда һәрвакыт тыныч иде, шылт иткән артык тавыш булмас. Иртәнге якта да кабаланып эшкә җыенучы юк. Ләкин бу бәхетме? Гомумән, кеше үз бәхетен нәрсәдә күрергә тиеш соң? Әйтик, бәхетле яшиме ул Әминәсе белән?.. Бәлкем, зур бәхет дигәнең, кич семья җыелып беткәч, балаларны аркаңа атландырып, өстәлне ураудыр? Аларнын таралып йоклауларына карап, минем бит менә шундый дәвамым бар дип шатланудадыр?
’ Бакирның башына әнә шундый уйлар килдеме, хәтер күгенә Казандагы Мөршидә килеп баса, аның баласы барлыгын хәбәр итүче Әлмәт дусты Локман исенә төшә иде.
Юл. кисәк борылып, урман эченә кереп китте. Кара асфальт тасманың очына тизрәк жнтӘргә теләгәндәй, «Волга» ике яклап калын дивар булып үскән агачлар арасыннан кош кебек очып бара башлады.
Нинди гүзәллек! Никадәр мул яшеллек безнең якларда! Әйтерсең, табигать бирегә бөтен дөнья хозурлыгын җыйган. Әнә карт имән кәпе- рәеп утыра, әнә сылу каен еламсый, әнә ямь-яшел усак үз сынына үзе сокланып утыра, әнә мәңге яшел мәһабәт наратлар, әнә кытай җилпәзәседәй ябалдашларын җәйгән юкә, карама, чикләвек агачлары торалар, әнә хаста даруы — миләш — кызгылт-сары тәлгәшләрен юл ягына салындырган, әрсез шомырт исә аның аша үрелгән; шулар белән янәшә җете кызыл учмаларын тирә-якка сибеп балан утыра...
Бакир күз карашын алдагы көзгегә юнәлтте. Воронцов белән янә- шэ— ранкомолның беренче секретаре Рифкать Беляев. Ул ниндидер китап укый. Шунсыз булмый, информация чоры — һәр минуттан нәтиҗәле файдаланырга кирәк.
Исмәгыйлов тәрәзәгә караган килеш уйга калган.
Ә монысы ни турында уйлый икән? Күптән түгел хатыны тапкан игезәк малайлары турындамы әллә? Төпле, акыллы, зирәк инструктор. Авыл хуҗалыгын әйбәт белә. Хәтта бик яхшы. Райком инструкторларын Исмәгыйлов кебекләрдән тупласаң иде. Кадрлар — менә кемнәр хәл итә эштә уңышны. Кадрлар сайлау — зур нәрсә. Ә мин биредә аларны яхшы беләмме әле? Әйтик, менә бу Фоат. Кайда укый диген син аны — университетта, юрист булмакчы. Киләсе елга диплом якларга тиеш. Ни беләм мин үз шоферым турында? Әйе, кеше ул — ачылмаган планета, табылмаган элемент.
Алда, калкурак бер җирдә, промысел бинасы күренде. Бина түбәсендә— телеантенналар, ниндидер тәлинкә сыман ялтыравык түгәрәкләр. Якында гына менәр тонна нефть сыйдырышлы өч чан тора. Алар ап-ак алюмин төсенә буялган, шуңамы — тирә-юньгә ниндидер бертөрле мәһабәт ямь биреп торалар. Бер чанның өстендә кызыл яулык бәйләгән хатын-кыз йөри. Чаннар тирәли биек итеп балчык өеме өелгән, аннан уи метр читтәрәк исә яшь тирәкләр үсә.
— Монда туктыйбызмы, иптәш Воронцов? — дип сорады Бакир артка таба әйләнми генә. Ул Василий Ивановичны шофер көзгесеннән күреп бара иде.
— Минемчә, бирегә туктамаска да мөмкин, монда комиссия килергә
тиеш иде,— диде Воронцов ярым йомык күзләрен күтәрмичә, гүя бу промысел аны бөтенләй кызыксындырмый иде.
— Кереп чыгарга кирәк,—дип, Бакир Әхәткә карады.
— Мин дә шулай уйлыйм,— диде Әхәт.
Диспетчерлык идарәсе дә, контора да, промыселның геология елуж- басы да урнашкан ике катлы бина янына райком <Волга»сы килеп тук- ♦ тауга, тәрәзәләрдә хатын-кыз йөзләре күренде. Бакир. Әхәт, Воронцов, и алар артыннан Рифкать, машинадан төшеп, туп-туры ачык ишеккә ы таба киттеләр. Ишеккә җитәрәк Воронцов алгарак чыкты һәм ишек ? янында туктап, ниндидер белдерү укый башлады. х
— Бүген җыелышлары була. Комиссия килү очрагы беләндер инде... § Әхәткә Василий Ивановичның озын сөйләве ошамады, ул кырт g
кына: =
— Иптәш Воронцов, тоткарламагызчы безне, вакыт тар,— диде. ф Воронцов, Әхәтнең бу сүзләрен ни дип юрарга да белмичә, тизрәк _
бина эченә ашыкты. s
Промыселга комиссия килеп җитмәгән булып чыкты Әмма аны ч көтәләр, конторда. өлкән инженер кабинетында, участок начальникла- * ры, мастерлар, берничә оператор утыра иде.
Бакир кызлар кебек чибәр йөзле өлкән инженердан авариянең сә- = бәбен сораштырып торды. Инженер, күзлеген төзәтеп, имән бармагы га белән чигәсен кашып бер тын уйланып утыргач: *
— Минемчә, авторитетлы комиссия бу мәсьәләне җентекләп тикше- н
рер, ә минем бәям субъектив булуы бар Ник дисәк, авария безнең “ участокларның берсендә, коммунистик хезмәт участогы исемен йөрткән ~ коллективта булды. Күрәсез, мәсьәлә җитди, бер сүз белән генә җавап ® биреп булмый,— диде. ©
Янәшә утырган Воронцов аның җиңенә кагылып алды Инженер, бераз борылып, аңа күз кырые белән генә карады да
— Гомумән, ачыклыйсы мәсьәләләр күп әле Аннары, бу минем шәхси фикерем, әллә ни күп уҗым әрәм булмаган анда, минемчә .— дип куйды.
— Ә сез җирне күрдегезме соң? Авариядән сон булдыгызмы?
Инженер Воронцовка һәм кабннеттагыларга күз йөртеп чыкты. Аның бу карашы минем аннан кайтканым бармы, иптәш беренче секретарь? ди иде кебек. -
— Мин анда һәр көн диярлек булам. Скважинаның бер атна авариядә торуы безгә шактый зыян китерде,—диде ул. сүрән генә.
— Сезгә генә түгел, колхозга да,—диде Бакир һәм тора башлады. Монда вакыт үткәрүнең мәгънәсе юк иде. аның участокларны, башка промыселларны күрәсе бар бит әле
Бакирның авария участогында кәефе нык кына кырылса да. соңгы икс промыселда чисталык, пөхтәлек күреп, бераз күңеле күтәрелде, һәм юлда ул бер фикергә килде: коммунистик хезмәт коллективына лаек булу өчен нефтьчеләргә бик күп хезмәт салырга кирәктер, бәхәссез. Инде нинди дә булса коллективка бу югары исем бирелгән икән, ул башкалар өчен өлге булырга тиеш. Авария булган участок коллективына зур исемне биргәннәр, ә анда эшләр башка коллективлар белән чагыштырганда әллә ни шәп түгел диярлек. Скважина тирәләре пычрак, станоклар буялмаган, күп кенә скважина яннарында аккан нефтьне җыярга чокырлар ясалмаган. Бу коллективка ни өчен югары исем бирелгән?.. Воронцов, даими төстә планны үтәгәне һәм меңнәрчә тонна өстәмә нефть чыгарганы өчен бирелде, дни бара. Элек бу участокта алай түгел иде. ди Пи өчен элек алан булмаган да хәзер алай? Димәк, коллектив исем ышыгына качып яшәү юлына баскан. Кем аларны даими тикшерергә, ялгышларын төзәтеп, дөрес юлга төшерергә тиеш? Без, без! Участокта лүрт-бнш коммунист, комсомолец бар. Алар ни
караган? Подгруппалар сүлпән эшлиләр һәр участокта, бригадада шуларның эшен яхшыртырга кирәк. Менә шуны йөкләргә тиеш мин Воронцовка. Атна саен, өч көн саен, көн саен очрашып сөйләшсеннәр, кимчелекләрне күреп, белеп, партоешмага, парткомга, райкомга, промышленность бүлегенә, мина җиткерсеннәр. Барысын да түгел, житдн мәсьәләләрне. Ә без аны тиз генә хәл итәргә тырышырбыз. Элемтә, од кечкенә звенодан алып, райкомга кадәр ныклы элемтә булдырырга-
Күп йөреп, арып-алҗып кайтса да, Бакир, бераз ял итеп алгач, Әми-нәсенә хат язарга утырды Утырды, әмма башлар сүз таба алмады Нигәдер күңел теләми иде. Нигә булыр? Ул үз-үзенә нык ышанып, киң колач белән жәелеп эшләп киттеме соң әле? Биредәге эшнең очы-кы- рые бармы?. Нигә очы юк? Районда промышленность предприятиеләре булгангамы?.. Алай дисәң, промышленность бүлеген алып баручы икенче секретарь бар. Әйтеп булмый, җаваплылык беренче секретарьдан да алынмый. Мөршидә юк бүген, менә кем җитми икән Бакирга. Тиздән ул кайтачак һәм барысы да үз сукмагына, үз юлына төшәр.
Ике кулын баш астына куеп — ул һәрчак шулай уйланырга ярата иде — түшәмгә карап ятканда әнә шул турыда уйлады Бакир Бу бүлмәгә ул бик соң кайта һәм берүзе калгач тынычлап уйлана, иртәгесе көнгә планнар кора иде.
Комиссия нәтиҗә ясауга һәм бюрога материаллар*әзер булуга кара-мастан, Бакир бюроны һәркөн кичектерә килде. Сәхаб очрашкан саен аның исенә төшерә торды. Ә бер көнне иртән иртүк райкомга килде дә беренче булып Бакир янына керде: ’
— Тимерне кызуында сугасы иде бит, Бакир Әхтәмович,— диде, әнә шул бюроны искә төшереп.
— Бераз сабыр итик, Сәхаб Вәлиевнч. Икмәк тапшыру төгәлләнсен, кукурузны силослап тәмамлыйк, аннары карарбыз. Тагын бер атна түзеп булырдыр бит?
— Бер атнага мөмкин, шуннан соң да булмаса обкомга язам,— диде Сәхаб авыз чите белән елмаеп.
«Арырак язсагыз да була. Кем язалмый аны»,— дип әйтәсе килде Бакирның каны кыза барган председательгә, әмма әйтмәде.
— Бер атнадан соң, Сәхаб Вәлиевнч,— дип кенә кабатлады.
Сөт савуда Сәхаб җитәкчеле;: иткән колхоз районда беренче урында бара, сүз әйтерлек түгел иде. шулай да яхшылыкны онытмадылармы икән дип, Бакир председательгә клапаннар турында искәртеп алды.
— Ферма мөдирегез клапаннар алып кайттымы? Кем әле ул?..
— Габдулла абзый,—диде Сәхаб һәм, чыраендагы тирән җыерчык-лары җәелеп, аның йөзенә елмаю чыкты.— Клапаннар өчен рәхмәт. Тәэминатчы булырлыгыгыз бар икән,— дип өстәде Сәхаб.
«Шунда да кинаясез әйтми калмый»,— дип унлап алды Бакир, Сәхаб иреннәрендә тагын елмаю күреп.
Сәхаб беренче секретарьга зур эш белән килгән иде. Колхоз дәүләткә икмәк сатуны ике нормадан да арттырып җибәрде. Исәп-чамасы — арткан ашлыкны фуражга калдыру иде. Шуны секретарь белән киңәш- мәкче, аның уй-ниятен белмәкче иде. Ләкин әйтергә өлгерә алмый калды, кабинетка рөхсәтсез-писез Воронцов килеп керде.
— Гафу итегез, Бакир Әхтәмович, Сәхаб Вәлиевнч. Хәерле нртә!
Ул икесе белән дә кул биреп күреште дә Бакирга мөрәҗәгать итеп:
— Ходайбпрдин унбиш көнгә ялга китә, Бакир Әхтәмович, нишлибез? — диде.
Бакир өчен бу яңалык түгел иде, Ходайбпрдин аңа моннан ике көн элек үк бу турыда әйтте. Ә менә Сәхаб өчен бу һичшиксез яңалык иде. Шуңа күрәме, «Ленин юлы» колхозының председателе бу сүзне ишетү
5елән урыныннан тормакчы итте, ләкин, секретарьның Воронцов белән гүзе бетмәвең күреп, кире утырды һәм, калтыраган бармакларын кая куярга белмичә гасабиланып, Воронцовның сүзе беткәнен көтә башлады.
Воронцов чыгып киткәч, Сәхаб белән Бакир нкәүдән-икәү генә калдылар. Сәхаб беравык дәшми утырды, күрәсең, әчерәк, үткенрәк сүз эзли иде. Бакир кичәге сводкаларны караштыра башлады, газета бите- « нә күз төшерде. i
— Таярга маташа, сволочь,— диде Сәхаб, капыл гына кузгалып.— <
басуга нефть агызды да качып котылмакчы. Җибәрмәгез бюро үтмичә, ~ Бакир Әхтәмович. Хакы юк. Коммунист, бюро члены... Хакы юк аның 3 китәргә!» и
Бакир Сәхабтап нәкъ шуны көткән кебек кәгазьләр актаруында = булды. Аннары бөтен нәрсәсен читкә этәреп: ♦
— Аның сәламәтлеге шәптән түгел, Сәхаб Вәлиевич, әйдә китә бир- -
сеи. Моның белән Ходайбирдин өстеннән җаваплылык төшми бит, шу- з лаймы?.. Юк бит? Ә врачлар ана дәваланырга кушалар, юкса күзең сукырая, дип справка биргәннәр,— диде. >.
Сәхаб, янә ирен чите белән елмаеп, утырган урынында борсаланып » алды. ш
— Хатыны күз врачы бит, Бакир Әхтәмович! Нигә сез ул сорнайны, э дәүләт корткычын яклыйсыз, мин әнә шуны аңламыйм. Справканы * аңа үз хатыны язып биргән ләбаса!..
— Ләкин ул коммунист, бюро члены. Сез дә коммунист һәм бюро 3 члены. Авырмаган хәлдә сез шуңа барыр идегезме. Сәхаб Вәлиевич? u
Председатель шап итеп урындык башына сугып алды. ®
— Ярый. Калдырыйк ХодайбирДинны, ягъни Ходай сукканны.Туй- © дырды ул, гарык мин аннан... Минем киңәш бар иде сезгә, Бакир Әхтә- s мович.
— Менә монысы башка мәсьәлә,—дпде Бакир елмаеп, кулындагы ручканы читкә куйды.
— Эш моннан гыйбарәт. Без. сводкадан күренгәнчә, дәүләт амбарларына ике нормадан артык икмәк озаттык. Менә шул. Кичә идарә членнары белән киңәштек тә арткан икмәкне фуражга калдырырга булдык. Ягъни хөкүмәткә икмәк сатуны туктатырга исәп
Бакир бермәл эндәшми утырды. Ул уйлады. Сәхаб җитәкчелек иткән колхоз районда иң алдынгы хуҗалыклардан берсе. Ул икмәк сатуны туктатса, райондагы барлык колхозлар да шуны эшләячәк. Ә икмәк сатуны планга караганда кимендә ике ярым нормага җиткерәсе иде. Күрше районнар кебек. Мондый уңышны һәр елда алып булмас. Аннары мин яңа кеше, һәм мин җитәкчелек иткән район ашлыкны шул ук зонадагы башка районнардан ким сатсынмы' Димәк, ашлык тапшыру дәвам итәргә тиеш. Башкача мөмкин түгел.
— Сәхаб Вәлиевич, сезнең колхоз уңышны гектарыннан егерме биш центнер җыеп алды, ә калган колхозлар унтугыз-егермедән дә арттыра алмадылар. Алар бит ашлык сатуны дәвам иттерәләр. Дөрес, терлекләргә фураж, әлбәттә, кирәк. Ләкин бит аны колхоз озаткан ашлык хисабына дәүләттәй комбикорма итеп тә алып була. Сез беләсез. Союзның күп кенә өлкәләрендә корылык булды. Әнә сездән пресслап салам алып китәләр Дәүләткүләм күзлектән караганда, минемчә, сезнең сатасы ашлыгыгыз бар әле...
Бакир, үзенең сүзләре колхоз председателенә ничегрәк тәэсир итте икән дп1|, бер тын аңа карап торды. Сәхаб җавап бирмәде, башын иеп, күзен-кашын җимереп утыра бирде.
Ннһаять, ул башын күтәрде, туп-туры текәлеп секретарьга караду
— Үткән елда, авариягә эләгеп үлгәнче, мәрхүм Садынков нәкъ шул сүзләрне сөйләгән иде, инде быел сез,— дип дәвам итте Сәхаб.— Ба-
■дыр. иезнсн фуражга дигән ашлыкны саттырып, колхозный сөт планын өзүгә илтә язды. Соңыннан бюрога чакырып бик орышмакчы итте, юк, орыша алмады. Чөнки гаеп үзендә дә бар. Менә хәзер дә артельнең' терлекчелектә рентабельлеге юк. Бу каян килә дип уйлыйсыз. Бакир! Әхтәмович? Малкайларга ашау такы-токы булганга, он-фураж, бөртек; ашлыгы күрмәгәнгә шулай ул. Салам да кукуруз белән генә сөт алып булмый бит...
— Җитте! — Бакир уч төбе белән шап иттереп көзге кебек ялтырап! торган өстәлгә сукты.— Җитте, Сәхаб Вәлиевич. Әүвәл ашлыкны ике! ярым норма итеп тапшырыгыз, аннары фураж турында сөйләшербез. Халыкара хәлләрнең ничек куерганын беләсез. Аннары бераз запаслы да булырга кирәктер дип уйлыйм мин. Кирәкме, юкмы?!.
Сәхаб торып басты. - Я
— Димәк, безнең фикерләр кисеште, Бакир Әхтәмович?..
— Ашлык сатуны дәвам иттерергә кирәк, Сәхаб Вәлиевич,— диде Бакир, тыныч кына.
Янә Сәхаб шуны белеп алды: яңа секретарьның нервлары нык, безнең агай-энене күп күргән икән.
Сәхаб чыга башлады.
— Хушыгыз!
Ләкин Сәхаб чыгып китәргә өлгермәде, кабинетка Бакирның секретаре керде.
.‘•юршидә ападан телеграмма бар. Бакир Әхтәмович, каршы алырга...
Мөршидә исемен ишетү белән Сәхабның да колаклары торды. Ул ишеккә житәр-җитмәс туктап калды һәм телеграмманың соңгы сүзләрен ишетергә теләп адымын баса төште. Ләкин секретарь кыз Гөлсинә. Сәхабның кабинеттан чыгып китмәвен күреп, телеграмманы укымый торды. Сәхаб каударланып ишекне ачты һәм кабинеттан чыгу белән түземсезләнеп Гөлсинәне көтә башлады. Гөлсинә чыгу белән ул ана иярде:
— Гөлсинә акыллым, Мөршидә апаң ничәдә төшәм дигән әле? — дип, кызга сырлан кебек ябышты.
— Әйтмим,—диде Гөлсинә, уенын-чынын бергә кушып.
— Каян килгән сиңа мондый мәрхәмәтсезлек. Гөлсинә?..
— Сезне яратмый ул. Сәхаб абый, юкка киләп салып йөрмәгез—
— Менәтерәк сиңа, мә! Син каян беләсең аны?
— Ат хәтле ике малаегыз бар, Сәхаб абый. Бүген тотып өйләнде-рерлек...
— Ә мин бер үзем торып жүләрләниммени инде?.. Җитмәсә тагын әнкәй дә мин сине карый алмыйм инде дип теңрәгә тия.
— Китсәнә, Сәхаб абый... Ә нигә соң мине алмыйсыз? — диде Гөлсинә, мутланып.
— Сине?! — Сәхаб Гөлсинәгә карап, ниндидер эчке ләззәт тоеп, ияген сыпырып торды. Юри булса кирәк, Гөлсинә симез янбашларын уйнатып аның каршыннан үтте.
— Әһ-ма, Гөлсинә жаным, бер ун яшькә ^шьрәк чакта әйтсәң икән син миңа бу сүзләреңне!..
Гөлсинә аның каршына ук килеп басты һәм калкып торган янбашларына таянып:
— Әллә өйләнер идең. Сәхаб абый? — дип. кулындагы телеграмманы Сәхабның йөзенә тидереп диярлек жплпеп алды.
— Кем белә, бәлкем, шайтанның бисмилла дигән чагына туры килеп. пар күгәрченнәрдәй торып китәр идек...
— һәй. бу ирләрне, билләһи...
Сәхаб Гөлсинәнең җилкәсенә кулын салды.
— Я, әйт инде, Гөлсинә жаным, кайчан төшә Мөршидә апаң?
— Сәхаб абый. Бакир Әхтәмович аны алырга ФОатйы кушты бит.— диде Гөлсинә, кисәк йомшарып китеп.
— Ә сәгать ничәдә төшә?
— Ансын әйтмим.
— Нигә?
— Син беләсеңме, Сәхаб абый. Бакир Әхтәмович кеме анын?
— Кеме соң?
Гөлсинә бармак изәп аны янынарак дәште.
— Тик беркемгә дә әйтмә, Сәхаб абый,— диде ул, Сәхабның йөзен чәче белән кытыклап, муенын сузып колагына үрелде — Бакир Әхтәмович Мөршидә апа кызының әтисе була, беләсең килсә...
Сәхаб үз колагына үзе ышанмады.
— Дөресме бу, Гөлсинә?
— Эне, Сәхаб абый...
.. Сәхаб райком бинасыннан чыкканда төш вакыты үтеп, кояш авы- * ша башлаган иде инде. Эше муеннан булса да, ул бүген авылга ашык- > мады. Киоскка тукталып газета-журналлар алды да ашханәгә керергә ~ булды. Ләкин тәрәзәдән үк кеше күплекне күргәч кузгалып китте S ГАЗ-69 акрын гына Бөгелмә юлына юнәлде. Сәхаб теләсә-теләыәсә ® дә. аны ниндидер күзгә күренмәс көч шул якка таба тарта иде.
Юлда машиналар күн Ашлык тапшыру айлары, кызу эш өсте. Сәхаб £ уң якка чыкты да, тизлекне тагы ла әкренәйтә төшеп, уйга чумды. 3 Кайчан башланды сон әле бу? u
...Алар өлкәдән бергә кайттылар Районнан машина көтеп. Мөрши- 3 дә белән аэропорт ресторанында удырырга туры килде. Сәхаб ашарга- э эчәргә заказ бирде. Мөршидә виноны эчмим димәде, кирәкми димәде, z бер салган рюмкадан әз-әз генә капкалап утырды. Ә бераз күбрәген авыз иткән Сәхабның исә кыюлыгы артты, теле языла төшеп китте.
-- Мин сезнең белой бергә булыр өчен Казан юлыннан кайтмаска да риза, Мөршидә. Мин, ни, мин бит тол ир, Мөршидә. ә син, гафу ит. мин сип днм сезгә, ә син, Мөршидә, тол хатын. Нинди генә ир эзлисең икән син?!. Ник миңа күз дә салмыйсын?
Берәү булса ачуланыр, Сәхабны тиргәр, оялтыр иде, Мөршидә исә авыз кырыс белән елмайды гына.
— Син миннән көләсең, Мөршидә. Их, Мөршидә! Әллә ходай миңа ике гомер биреп дип яшисеңме?
— Сәхаб абын.—дип дәште Мөршидә йомшак, ягымлы итеп,— житте, җитте!.. Тыңлыйсым килми минем кызмача ирләрне, кызганам мин аларны, мәлҗерәп төшкәннәре өчен түгел, телләре белән ярма ярганнары өчен кызганам. Әйе, сәхаб абый, әйе. күрәсең, мин ике го- мерлсмендер, ахры Үзем зурлык кызым бар бит, Сәхаб абын, авыл хуҗалыгы институтында укын.
— Ә минем үзем хәтле ике малаем бар
— Әнә шулай булгач, Сәхаб абый, аларны гына карыйк инде. Тагын яна семья төзергә мин сонга калдым инде. Күрәсең, язмыштыр. Үзем телән алган язмыш түгел,—Мөршидә башын ия төште,—әмма мин килештем инде аның белән..
— Юк, юк, килешмәдең! Тыштан гына шулай уйлыйсын, килешмәдең! .
— Сакла йөрәгеңне, бу заманда икенче берәүгә алып куюлары бар дисең инде,— диде Мөршидә һәм тыенкы гына көлеп алды.
Аннары ул кәгазь тастымалга авызын сөртте дә тора башлады.— Әйдә, китик, Сәхаб абый. Сез миннән җиде яшькә олы бит. Шулаймы? Шулай булгач, дөрес сөйлим булып чыга.
Сәхаб та торып басты.
ИКМӘК КАДЕРЕ
— Усал син, Мөршидә, ай-һай, усал! Мин хатынымны талак әйтеп аерган кеше түгел бит. Кадим заманыннан калган йөрәк чире белән дөнья куйды... Ә ялгызлык йөрәкне талый, ялгызлык рәнҗетә мине. Жан җылысы тапмаммы дип шулай ачылган идем, ә син...
Сәхаб ничектер кимсетелгән кешедәй башын иеп ишеккә таба атлады.
Машинага утыргач, ул:
— Дөрес әйтәсең, Мөршидә,— диде күзләрен тәрәзәдән алмыйча,— агым су болганчык булмый. Сине мин үтә пакь хатын-кызлар рәтенә куям...
Мөршидә аның кулына кагылды. Йонлач каты кул өстенә йомшак, җылы кул тиюгә Сәхаб тетрәп китте.
— Синең вөҗданын тыныч, Сәхаб абый. Син тәҗрибәле, күпне күргән кеше, зинһар, ачуланма миңа. Мин хәзер берни дә әйтә алмыйм. Менә Нәзиләм институтта төпләнеп, ныклап укып китсен әле. Аннары уйлашырбыз. Иң мөһиме безгә бер-беребезгә ярдәм итү, якын булу, абынганда булышу, ялгышларны төзәтү...
Кайтып җиткәч, Сәхаб аны өенә кадәр китерде. Машинадан төшкәч, ул Мөршидәне култыклап алды һәм караңгы подъездга кадәр озата килде. Мөршидә аңа якын тора, Сәхаб аның җылы тәнен тоя иде, шуңамы ул мутланып китеп, дуамал яшьлеген уятып куйган йөрәген тыя алмыйча, Мөршидәне кочты да кайнар иреннәреннән үпте һәм гаепле кеше сыман читкә тайпылды, аннары, тыныч йокы теләп, китеп барды. Мөршидә подъездга кереп югалды. Сәхаб, капкадан чыккач, кинәт туктап калды.
Шушы минутта гына Мөршидәне тәмләп үбүен күз алдына китерүгә, Сәхаб күңелендә әллә кайчангы* яшьлек дәрте кузгалды: йөрәк түрендә сүнеп-сүрелеп калган гыйшык уты яңадан бөркелеп кабынды. Сәхаб үзен шундый җиңеләйгән кебек хис итте, әйтерсең, илледән өскә таба талпынган йөрәген унҗиде яшьлек егетнеке белән алыштырдылар, һәм ул. яшәүнең серенә яңа төшенгәндәй:
— Бу дөньяда мәхәббәттән дә шифалы дару юк, булса да кешегә бу тикле куаныч-шатлык бирә алмас иде, мөгаен,— дип уйлады.
Шушы хәлдән соң Сәхаб өчен Мөршидә, әйтерсең, яшәү мәгънәсе генә түгел, хәтта яшәүнең хикмәте булып тоела башлады.
Күрешкән, күргән саен Мөршидә дә ана элеккечә үк якты йөз күрсәтте, үз итеп: «син» дип дәште.
Әйе, Сәхабның дөньясы киңәеп киткәндәй булды Чөнки бит Мөршидәне үз итте ул. Мәгәр бу турыда беркемгә берни белдермәде, әйтмәде. Көтте, сабыр итте. Мөршидәдән нәрсәдер ишетергә теләде... һәм менә шундый канатлы хыяллар белән йөргәндә аның башына кинәт тәпәч белән китереп суккан кебек булдылар: Бакир Мөршидәнең элекке ире, имеш. Моны ишетүгә Сәхабка дөнья кинәт тарайды да калды. Әйе, киңгә киң дөнья, тарга тар икән ул...
Сәхаб, аэродромга килеп җиткәч, туктаган машиналар рәтенә килеп урнашты да, моторын сүндереп, аэродромдагы ыгы-зыгыга карап тора башлады.
«Нигә аның башында Мөршидә турындагы уйлар чуала соң әле? Нигә? Бишенче дистәнең беренче яртысын ваклап бара бит инде? Ниһаять, олыгаерга вакыт түгелме инде сиңа, Сәхаб!..»
Күп тә үтми аэровокзал каршына райком «Волга»сы килеп туктады. Рульдәге кешене күрүгә Сәхабның тәне эсселе-суыклы булып китте. Машинада райком секретаре үзе генә иде.
Мөршидә кайту белән башыннан эшкә чумды. Уҗымны әрәм итү, җирне эштән чыгару мәсьәләсен ахырынача ачыклау тулысы белән ана
йөкләтелде Ул бөтенесен янабаштан диярлек. энәсеннлн-жебеиә кадәр тикшереп чыкты. Бу көннәрдә Бакир колхозлардан кайтмады. Чөнки, үч иткән кебек, менә бер атна инде яктыр ява. Лафет белән актарган бодай үрә, муртая, шыта, чапмаганы ята башлады Ләкин бер атна буе зәкгәр күк йөзен томалап, кояшны күрсәтмәгән яңгыр болыты сентябрьнең икенче ункөнлегендә төньяктан исә башлаган салкын жил белән алышынды, куе кара болытлар сыектылар, унып-шинеп калып, кире көньякка агылдылар Өченче көнне салкын жил дә туктады, бөтен дөньяны нурга күмеп, кояш та чыкты. Күңеле шуңарчы шактый борчылып йөргән Бакир. Бөгелмә юлында яңадай икмәк илтүче машиналар күренгәч, тынычлана төште. Бераздан бәрәңге алуга керештеләр. Районда аның мәйданы ун мең гектарга якын иде. Шуны аласы, озатасы, сатасы бар. Әлбәттә, колхоз-чыларның гына моңа көче житмәячәк. Предприятиеләрдән, мәктәпләр
дән колхозларга бәрәңге, чөгендер алырга кешеләр жибәрелде Шимбә, = якшәмбе көннәрдә үткәрелгән бу өмәләргә меңләгән кеше катнашты. “ һәм атна дигәндә район дәүләткә бәрәнге сату планын үтәде. Өстән янә с: бер йөк төште. Бәрәңге, чөгендернең эшен бетереп өч-дүрт көн үтүгә, * ниһаять, икмәк тапшыру да төгәлләнде. Район өлкәгә ике ярым норма = ашлык сатылуы турында хәбәр итте. Партиянең өлкә комитеты секре- “ таре Бакирны бу уңай белән бик жылы итеп тәбрикләде. Бәрәңгене ” терлекләргә дә күпләп калдырырга, ашлыкны, әрәм-шәрәм итмичә, фу- н ражга тотарга кннәш итте. Е
Икенче көнне Бакир партия өлкә комитетының һәм республика 3 министрлар советының тәбрикләү сүзләрен республика газетасында а укыды Анда райком белән райбашкарма комитеты адресына матур £ сүзләр әйтелгән иде. Мондый сүзләрне ул тыныч кына кичерә алмады, 2 Мөршидә янына керде.
Мөршндә шул ук газетаны укып утыра иде. Ул. Бакир килеп керүтә, утырырга үтенде пәм тәбрикләү сүзләрен яңадан кычкырып укып чыкты.
— Оһ, бәхетле дә сон сез, Бакир Әхтәмовнч! Килдегез генә һәм менә.. Ике ярым план!
— Без анда да. Чүпрәледә дә начар эшләмәдек...
Мөршидә Бакирның бу сүзләреннән сон. кызыксынып, ана карап алды. Ул белергә тели иде: бу сүзләр уйнап-шаярыпмы, әллә чын-чын- лап әйтелдеме’ Әгәр дә мәгәр чын күңеленнән әйткән икән...
Әмма Бакир, Мөршидәнсң йөзендә үзгәреш күреп, әйткән сүзләрен уенга борды
— Анда чүпрәсен салган идек, менә биредә ипиен пешердек,—диде.
Мөршндә мона жавап итеп:
— Редакторга шалтыраттыгызмы? — дип сорады Бакирдан, тыенкы коры гына.
Юк әле.
— Район газетасына да бирергә кирәк Бөтен район хезмәт ияләренең уңышы бит бу, Бакир Әхтәмовнч
«Аңламады, уенга ала белмәде»,-- дип, Бакир эченнән Мөршндә өчен рәнжеп алды. Сүзне икенчегә борырга кирәк иде. Ул бюро турында сорады.
— Материаллар әзер, әйдәгез, кайчан карыйбыз ужым мәсьәләсен’
— Ифрат жнтди мәсьәлә ул, Бакир Әхтәмовнч. Ниһаять, барыбыз да өйдә, карыйк,— диде Мөршндә.
— Сезне көттек,—диде Бакир, көлемсерәп.
Мөршндә аны тагын аңламады шикелле. Әллә тел төбен аңларга теләмәдеме?
— Сәхаб Вәлиевич кереп чыккан иде мина. Хәзер инде карамасак
«к у.» м I.
ИКМӘК КАДЕРЕ
49
та була, тимерне кызуында сугып булмады,— ди. Ачуы йөзенә үк чыккан...
Бакир тезен тез өстенә куеп, бераз дәшми утырды.
«Бу ни бу? Нигә шулай сөйләшәбез әле без? Ниндидер бушлык бар төсле безнең арада»,— дигән уйлар борчыды Бакирны. Бит Бакир аның янына шатлыгын уртаклашырга дип кергән иде. Ә ул?..
— Мөршидә Хәбировна. ләкин бит Сәхабнын үзбаш фикере белән генә ул мәсьәлә ачыкланмаячак. Аны хәзер аеруча кискен итеп куярга шешбез. Авыл яңа устав кабул итү алдында тора. Колхозчылар җирнең кадерен белергә, аны яратырга өйрәнәләр һәм аны бозучыларга каннары кайный икән — моңа шатланырга кирәк, минемчә.
«Ник сөйлим соң әле мин аңа? Әллә шул ук акыллы сүзләрне үзе дә әйтмәс идеме ул?» — дип. шунда ук үз-үзен тиргәп тә алды Бакир. Икс арада ниндидер табигый булмаган салкынлыкны тою иде бу.
Мөршидә. телефон трубкасын алып, Воронцовны чакырды.
Бүлмәгә килеп кергәндә Воронцовның йөзе җилсенгән, күз алмалары кызарган иде. Бүлмәдәгеләр, берсенә берсе сораулар биреп, берничә нәрсәне бик тиз ачыкладылар.
— Ни булды сезгә, Василий Иванович?
— Салкын тигән, ахры, Мөршидә Хәбировна Кичәгенәк салкын җилдә бәрәңге алган идек, юкарак киенеп баруның «файдасы».
— Авырсагыз, врачка күренегез, юкса өзлегеп егылуыгыз бар. •
— Узардыр кебек...— диде Воронцов, кул селтәп Аннары Бакирга мөрәҗәгать итте: — Бакир Әхтәмович, бәрәңгегә үткән якшәмбедә мен кеше катнашты. Киләсе атнага өмә оештырылачакмы, юкмы?
— Өмә башка булмый. Колхозчыдар үзләре дә җитешәчәкләр дип уйлыйм.
— Яңгырлар китсә?
— Синоптиклар яңгыр булыр дип әйтмәделәр. Аларга ышанып карыйк.
Воронцов тагын Мөршидәгә карады.
— Ни әйтәсегез бар иде. Мөршидә Хәбировна?
— Бюро утырышы чакырыла, иптәшләргә әйтеп куегыз. Ә Ходай- бирдиннан хәбәр юкмы?
— Юк. Шушы көннәрдә кайтып җитәргә тиеш ул...
Соңгы сүзне Бакир әйтте:
— Бюрога өлкәдән дә ике вәкил киләчәк. Берсе — промышленность, икенчесе — авыл хуҗалыгы бүлегеннән. Күрәсез, эш зурдан кубарга чамалый...
Соңгы араларда ял-йокы тәмнәрен рәтләп татымаган Василий Иванович чыгып киткәч. Бакир күз тутырып Мөршидәгә карады. Карады һәм, әйтерсең, алдына егерме ике яшьлек элекке Мөршидә килеп басты. Ул ояла, ул елмая. Озын керфекләрен еш-еш кагып аңа каран тора. Күзләре гүя: «Бакир, нигә син ул вакытта миннән йөз чөердең?» — дия иде.
Чынында исә Мөршидә яшь түгел, керфекләрен дә каккалап утырмый. Аның чигәсенә агара башлаган чәчләре төшкән, күз төпләрендә җыерчыклар да юк түгел. Ә үзе өстәлдә яткан газетаны караштыра.
Ә аңа күз дә алмыйча карап торган Бакир күңелендә исә менә нинди хис дулкыннары тирбәлә: «Мин аңа әйтергә, мин аның белән сөйләшергә тиеш. Без, безнең мөнәсәбәтләр... Бала...»
— Сез шактый арыгансыз, кайтып ял итәргә кирәк, Бакир Әхтәмович.
— Әйе, әйе, бераз арылган, ахрысы. Сезгә дә шуны киңәш итәм,— диде Бакир, эчкерсез елмаеп.— Шәпләп ял итеп куясы бар. Сизәм, авыр һәм усал сөйләшү булырга тиеш бюрода.
Бюро иртәнге сәгать унда башланды Гөлсинә янындагы шау-плг, кул биреп исәнләшүләр, кисәк тынып, беренче секретарь кабинетына күчте. Барысы да урында иде. бер Сәхаб кына килеп җитмәгән Бакир бераз көтәргә, башка мәсьәләләрне карый торырга дигән тәкъдим кертте Кабинетта тыныч, эшлекле сөйләшүләр башланды. Ләкин... Давыл алдыннан була торган тынлык иде бу. ...Сәхаб утырышка сонга калмаска бик тә тырышты. Иртән иртүк колхозга өч-дүрт машина белән хәрбиләр бәрәңге алырга килделәр. Аны алырга председатель имзасы кирәк. «Рөхсәтне өенә барып алыгыз», дип җибәргәннәр. Иртә таңда ишек шакучы хәрби шактый әрсез булды, ишектән тәрәзәгә күчте. Сәхаб «Инәй кая икән сон. нигә ишек
не ачмый?» дип урыныннан торды да инде сиксән яшен тутырып узган ♦ әнисе янына килде. Ул мич буендагы сәкедә йоклый иде. Сәхаб «сәкене а алам» дигәч, әнисе: =
— Мин дөнья куйгач, мәрхүм атан янына киткәч чыгарып ташлар- сын. ә мин исән чакта алсан, пич бәхиллегем юк,— диде. Шулай итеп > алты почмаклы янача җыештырылган өйдә иске тормышның бер сәкесе “ • енә торып калган иде Мөршидә килүгә өмет тотып, Сәхаб сәкене а берничә тапкыр чыгарып ташларга да итте, әмма әнисе һаман риза ° булмады да булмады
Сәхаб мич янына яланаяк көе генә килде һәм тыенкы гына итеп: £
— Инәй. инәй дим, тор әле, кеше килгән түгелме анда?..—диде 3 Ләкин былтыр үзе алып кайткан атлас юрганга башыннан төренеп
яткан әнисе кузгалмады. 2
Инәй, инәй дим'дип катырак дәште Сәхаб ®
Шуннан күңеленә ниндидер шик төште Тиз генә юрганга үрелде. s ачты һәм кулы әнисенең боз кебек салкын битенә тиеп китте. Гүя аркасына салкын су коелды ул юрганны сыдырып алды да
— Инәй. инәкәй' — дип Мәстүрә карчыкны уятмакчы булды Әмма әнисе бу юлы да дәшмәде. Сәхабның шөбһәсе үсте, зиһенен курку томалады.
— Үлгән!
Сәхаб. ачкан авызын яба алмыйча, ишеккә ташланды Анда ишек шакый-шакый аптырап беткән капитан басып тора иде. Ишекне каерып ачу белән. Сәхаб
— Әни үлгән! — дип кычкырды.
— Кем үлгән? -- дип кайтарып сорады капитан, чыраенда каны качкан Сәхабны күрүгә.
Сәхаб анына килде һәм ипле пышылдап кына әйтте:
— Әни үлгән, иптәш капитан, әни!..
Капитан аптырады да калды Ул көтәргә тиеш иде .
Сәхаб өйгә кереп чалбар-костюмын өс-башына тиз-тиз генә элде дә сәдәпләрен юлла каптыра-каптыра күршеләренә йөгерде.
Мәстүрә карчык мәете янына авыл карчыклары җыелды. Сәхаб исә шул ярала капитанга язу биреп өлгерде, аннары карчыклар янына керде Ана җеназага кәфенлек, тегесен-монысын хәзерләргә куштылар. Сәхаб, шуларнын барысын күңеленә теркәп, машинасын чакырып алды, шоферы Зиннурга йөз сум акча тоттырды:
— Шәһәргә чаптыр, җир астыннан булса да табып кайт, бер сәгатьтән биредә бул!
Үзе кабер казырга кешеләр чакырырга китте. Барысы да төгәлләнгәндә сәгать тугыз иде инде, ә машина һаман юк та юк. «Әллә бара алмыйм дип хәбәр итәргәме?» Ләкин күз алдына кара көйгән басу килү белән: —«Юк, барырга кирәк, барырга»,—дигән катгый фикергә килде.
икмәк КЛДВРВ
Ул ашыгып өйгә кермәкче итте, дәкин ишектәге бер карчык аны туктатты.
— Сабыр ит, улым, җеназа бетмәде бит әле.
Сәхаб сәгатькә карады. Сәгать теле, рәхимсез рәвештә ашкынып, унынчы яртыга таба шуыша иде. Китәргә бик вакыт инде. «Ииәйне күмәргә бюродан соң кайтырмын. Бюро үткәч. «Их, инәй, инәй...»
Ул тагын өйгә кермәкче итте. Карчык аны янә туктатты.
— Сабыр ит, улым, сабыр ит, бераз...
Сәхаб аңа: «Әниемнең йөзен генә күреп китәм»,— димәкче иде, әйтмәде, көтәргә булды. Баса төшсәң, райүзәккә егерме минутта барып җитәргә була. Зиннур, әгәр теләсә, йөреп күрсәтә ул»,—дип үз-үзен генә юатты.
Ләкин сәгать ун тулды, унберенчегә китте. Зиннур кайтмады да кайтмады.
«Әллә ашыгып берәр кая барып чәпәлдеме? Нигә юк, нигә?! Бик кайтып җитәргә тиеш инде!..»
Капка төбенә җыелган картлар белән шулай уйлана-уйлана сөйләшеп торганда, аңы өйгә дәштеләр.
Өй уртасындагы озын эскәмиягә сузып салган әнисе өстенә ак җәймә япканнар. Иягенә кадәр атлас юрган капланган. Сәхаб әнисе йөзендә әллә ни үзгәрү күрмәде, гүя ул күзләрен йомып ятып кына тора иде. Ул эскәмия янына килде, иелә төшеп, әнисенең кипкән йомычка кебек корып калган кулына кагылды. Аннары, авызларын яулык чите белән каплап бер як читтә карап торучы карчыкларга игътибар итмичә, салкын маңгаеннан үбеп алды: берничә бөртек кайнар яшь әнисенең сулган йөзенә тамды.
— Хуш, инәй. Бәхил бул. Үпкәләп, рәнҗеп китмә мин бахырга...
Шул чакта өйгә муенына ике аппарат таккан фотографны ияртеп, шофер Зиннур килеп керде.
— Кибетләр сәгать унда гына ачылды, менә моны да көчкә эзләп таптым.— диде ул, рәсем төшерүчегә күрсәтеп.
— Ярый, әйдә төшерсен,—диде Сәхаб, битараф төстә. Әнисе белән аерылышу ана кыен иде, күңеле ниндидер төшенкелек тойгысы белән тулган иде.
Фотограф, мәетнең өч-дүрт ягына чыгып, сурәтләрне бик тәфсилләп төшереп алды. Сәхаб чалара башлаган чәчен бит-йөзенә төшереп, әнисенә тагын бер тын карап торды да ишеккә таба әкрен генә атлады.
Дөньядан китәренә атна чамасы элек әнисе аңа әйткән иде:
— Өйлән, булмаса, улым. Күрәм-карыйм, дөнья яме җитми сиңа. Кошлар да бит пар яшәүдән туймыйлар.
Сәхаб аны, нигә инәй минем шәхси эшемә тыгыласың дип, җиңелчә генә орышты да хәтта. Чөнки Мөршидәне аэродромга каршыларга барганнан соң каны кайнап, ачуыннан йөрәге әрнеп, зиһене томаланып йөргән чагы иде. Хәзер ул мәрхүмә әнисенә әйткән шул сүзләре өчен әрнешеп үкенүен, йөрәге сыкравын тойды. «Кичер, инәй, гафу ит мине»,— диде ул ишегалдына чыга-чыга, калтыранган эчке тавыш белән.
Капка төбендәге картларга ул:
— Мин кайтмыйча күммәгез, абзый,— дип, машинасына утырды. Аннары, нидер исенә төшеп. Зиннурга өйдән бер төенчек алып чыгарга кушты. Тегесе уттай тиз әйләнеп килгәч, төенчекне кадерләп кенә алып, тез өстенә куйды да.
— йөз чакрымны куып йөри аласыңмы, йөргәнең бармы? — дип сорады.
Зиннур дәшмәде. Чөнки председательнең гадәтен белә иде. Моторын самолетныкыннан битәр үкертеп, урыннан кузгалды.
Сәхаб, бик бәргәләмәсен дип, каршысындагы тоткага тотынды. Уйга
чумды. «Менә әни дә китте Ә балалар? Балалар синнән читтә инде, Сәхаб, алар да Киттеләр.
Хуш исле жылы төргәкне рәтләбрәк куйды. Итәгендәге шундый зур арыш ипиен ана әнисе пешереп бирде. Әле кичә генә Бүген үзе юк инде...
Сәхаб, мич төбенә салган зур түгәрәк ипине, әнисенең жылы кулын ♦ сыйпагандай, тагын бер кат капшап чыкты. Яна арыш оныннан шуны пешерергә кушкач, Мәстүрә карчык:
— Нигә арыш кирәкте, бодай оныбыз да бар ич,— дигән иде.
— Кирәк, инәй, кирәк Беләсен килсә, ипинең иң тәмлесе яна арыш оныинан салганы аның. Мин бит, инәй, шуны ашап үскән кеше, шуңа тансык,— диде Сәхаб.
Зур итеп салынган берничә ипи пеште. Алар күпереп, өсләре кып- кызыл төскә кереп, кабарып, мул булып күтәрелеп уңдылар. Сәхаб шу- ларның кулны пешереп торган берсен алды да күкрәгенә терәп кисте, аннары шул әчкслтемрәк телемгә май ягып, әллә кайчангы бала чагын искә төшерә-төшерә тәмләп ашап утырды. Ә ипинең берсен ул әнисенә, ашъяулыкка төреп, киштәгә куеп торырга кушты
Иртәннән бирле авызына бер валчык капмагангамы. Сәхабның ашыйсы килеп китте. Төргәк исе, анын борынын ярып кереп, авыз суларың китерде, ашказанып ялкынсындыра башлады Әмма ул ипигә кагылмады
Сәхаб әле сабый чакта әти әнисе шушы икмәк өчен муллага ялланып арыш урдылар Аларнын басудан кайтканын малай түр тәрәзәдән карап тора иде Чөнки ул бердәнбер тәрәзә, калганнары карындык. Ипине алар жомга көнне генә бү jen ашыйлар Калганы сандыкта саклана Сандык гел бикле була. Карыны ачу чиктән ашып, түземе беткәч. Сәхаб сандык янына киләдер иде дә йотыла-йотыла, ашыйсы килүдән елый-елый әчкелтем арыш ипне исен исни иде.
һай. ул чактагы ашыйсы килүләр
Үсә-исәя төшен, буй ала башлагәч, Сәхаб та әти-әнисснә ияреп басуга йөри башлады Шунда ул әкрен генә искән жилдә дулкынланган, жнлсез көнне дә үзара сөйләшеп-серләшеп торган озын башаклы, үзе күмелерлек арыш басуын күрде. Шунда башак уып бөртек кабар, шуны сагыз урынына чәйнәп йөрер иде.
Аннары Кадыйровлар бер ат. бер сука, бер агач тырмалары белән колхозга керделәр Озакламый тормышлар ничектер жнңеләеп, интегүләр онытылып китте Тиздән Сәхабның әтисен бригадир иттеләр Ә ул жәйдә утауга гына йөргән малай дүртенче класста укыганда жнр тырмалый башлады. Аннан соң — сабанга, чәчүгә йөрү, жиде классны тәмамлагач исә — тракторга уку һәм., сугыш... Ул анын да нң кайнар уты эчендә булды Чөнки танкист иде
Председатель итеп сайлагач,—монысы сугыштан кайтуга ук булды,—Сәхаб эштә тагын да күбрәк тырышты Аның колхозы бөртекле- ләр уңышып һәр елны диярлек башкалардан күбрәк аллы. Ә менә бу якларга нефтьчеләр килеп чыккач, ул ниндидер сәер яңалык күрен, шаккатты һәм шул ук вакытта аптырап та калды: нефтьчеләр игеннәр язмышын кайгыр!мыйлар икән. хәтта аны бар дип тә белмәгәннәре бар. Бәясен, хакын колхозга түлиләр дә жирнс теләсә ничек таптыйлар, пычраталар. актарып, бутап китәләр
Зиннур, ут өереп, район үзәгенә килеп керде Юл аркылы чыгып килүче бер карчыкка каты итеп сигнал биргән иде. тегесе, өне алынып, юл уртасында туктап калды, як-ягына төкеренә-төкеренә үзен урап үгкән шайтан арбасын орыша башлады. Зиннур аны ничектер итеп храп чыкты да. тизлеген бер мизгелгә дә әкренәйтмичә, өч квартал үтүгә, райком бинасы каршына килеп туктады
— Унбиш минут! — диде ул. Горурланып председательгә карады.
МОСӘГЫПТ ХӨВНВУЛЛИН ф ИКМӘК КАДЕРЕ
Сәхаб аның җилкәсенә кагып алды да. кайтып китәргә кушып, машинадан төште, чөнки агрономның кырга чыгасы бар иде.
Бюро утырышында Сәхабны көтмиләр иде инде. Планда караласы мәсьәләләр партиягә алу, терлекчелектә рентабельлеккә ирешүнең яна чаралары турындагы мәсьәләне һәм бу өлкәдә артта барган ике колхозны тикшерү беткәч, бюро членнары Сәхаб дәгъвасы бу бюродан да кала, ахры, дип сөйләнә башладылар. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Хәкимжанов белән янәшә утыручы Ходайбирдин, муенын сузып, идарә начальнигына нидер сөйли. Алар каршында утырган Тимерхан алдындагы кәгазьгә ат рәсеме сызгалын. Аның белән рәттән утыручы Мершида кулындагы каләмен бертуктаусыз бөтерә: күрәсең, Сәхабнын соңга калуына аеруча борчыла иде. Стена буендагы йомшак урындыкларда район газетасы редакторы һәм кара кысалы күзлек кигән прокурор Кашапов ни турындадыр кулларын селкә-селкә сөйләшеп утыралар. Урам як стена буендагы бер урындыкка райкомол секретаре Беляев, нефть идарәсенең партком секретаре Куклин утырган.
Райком секретаре Бакир Галиев үз янәшәсендәрәк утырган өлкә вәкилләренә таба иелеп чираттагы мәсьәләне карау-карамау турында киңәшә башлаган гына иде, кабинетка Сәхаб атылып килеп керде.
Ул үтә-үтешли үк барысы белән дә баш иеп исәнләште дә, соңгарганы өчен гафу үтенеп, төенчек тоткан килеш, үз урынына барып утырды. Ундагы буш урындыкка төенчеген куйды да тирләгән маңгаен сөртеп алды.
Шунда барысы да, гүя ки Сәхабны яна гына күргәндәй, ана карадылар. Бакир тиз генә өлкә вәкилләренә нидер әйтте дә кызыл карандаш тоткан уң кулын күтәрде. „
— Иптәшләр, председатель бераз соңгарып булса да килеп җитте. Бюро членнары һәм өлкәдән килгән иптәшләр караласы материал белән танышлар. Иң әүвәл иптәш Кадыйровның бюрога соңгару сәбәбен ачыклыйк та мәсьәләне тикшерә башлыйк. Иптәш Кадынров сез ничек уйлыйсыз?
Сәхаб килеп керү белән үк шундый сорау буласын көтмәгән иде, ни әйтергә белми аптырап калды. Бюро членнарына күз йөртеп чыккан арада бераз тынычлана төште.
— Гафу итегез, иптәшләр... Әни үлде минем ..— диде ул һәм, үз тавышының калтырап китүеннән үзе оялып:
— Бүген иртән, кинәттән,— дип өстәде.
Кабинетта беравыкка чиксез тынлык урнашты Бүлмәдә форточка- ны таба алмыйча тәрәзә пыяласына бәрелеп бер яшел чебеннен безелдәве генә ишетелеп торды.
— Ярый,— диде Бакир.— Мәсьәләгә күчик. Утырыгыз, иптәш Ка- дыйров.
— Иптәшләр,—дип, хрыныннан Казан вәкиле Насыйров күтәрелде,— бәлкем безгә иптәш Кадыйровны бүген кайтарып җибәрергәдер. Әнисе вафат, аны җирләргә...
Ходайбирдин, учы белән авызын каплап, тамак кырып алды. Янәсе, мин дә бу тәкъдим белән килешәм.
Ходайбнрдинның бу хәрәкәте Сәхаб күзенә, әлбәттә, чагылмый калмады. Ул, утырган җиреннән кинәт торып:
— Юк, иптәшләр, минем иптәш Ходайбирдин чыгышын тыңлыйсым килә,— диде.
— Булды,— диде Бакир,— сүзне иптәш Ходайбирдинга бирәбез.
Озын гәүдәле Ходайбирдин бераз иелә төшеп торып басты да, шактый күпшенгән папкасын ачып, кәгазьләр актара башлады.
«Нык хәзерләнгән, шуңа җаны тыныч»,—дип уйлады Сәхаб, нефть идарәсе начальнигының йөзендә бернинди дулкынлану төсе күренмәгәч.
Ходайбирдин сүзне бик ерактан башлады Совет Татарстаны бетен Россия унөченче елда чыгарган нефтьне бер анда бирә, дип, республиканы» колачлы үсешен күрсәтте. Нефтьне алтын белән тиңләде. Экспортка Татарстан саткан «кара алтын»нан дәүләт алган файданы район колхозлары биргән файда белән чагыштырып карады Аерманын шактый зур булып, кайберәүләрнең хәтта тел шартлатуларын күргәч. * Ходайбирдин мисалларны тагын да дәртләнебрәк китерә башлады ? Укышлар турында бик озак сөйләгәч кенә, кайбер кимчелекләрне санау- “ га күчте. <
— ...Ләкин, иптәшләр, бездә әле тиешле шартлар җитенкерәп бетми.
Технология төгәллеге тиешле дәрәҗәдә булмагач, көтелмәгән авария- © ләр, нефть түгү кебек күңелсезлекләр булгалый. Безнен максат: килә- i чәктә бу кимчелекләрне бетерү, һәм без. иптәшләр, бу өлкәдә күп эш- = ләр башкарабыз,—дип очлады сүзен Ходайбирдин һәм сәгатенә карап ♦ алды да урындыкка утырды. в
— Скважиналарга ремонт ясау графигын төгәл үтәп барсагыз, бәл- х
кем, бу бюро булмас та иде,— дип куйды ачуы чыгып утырган Воронцов Бу сүзләрне әйткәндә ул бурлаттай кызарып чыкты >
Ходайбирдин нефть идарәсе парткомы секретаре Куклинга күз таш- а лады Янәсе, әйдә син дә кушыл. Графикны бит бергә киңәшеп күчерт- в тек. Ләкин Куклин дәшмәде һәм дөрес эшләде. Бит бюрода караласы « мәсьәлә буенча ул бер генә бәхәсләшмәде Ходайбирдин белән.
Ходайбирдин тагын үзе торып басты
— Василий Иванович, бюрода сез хәзер күтәргән мәсьәлә карал- 2 мый ич, нигә аны кузгатасыз?! — дип, әүвәл Воронцовка үпкә белдер- u де ул. Аннары тезеп китте: — Әг.»р колхоз җирләрен алабыз, кайчакта £ ничектер пычратабыз, бозабыз икән, иптәшләр, без бит аларга бу җир- © ләр өчен дәүләт акчасы түлибез Идарә тик быелда гына колхоз-совхоз- 2 ларга егерме мең сумга якын акча түләде, шул исәптән, иптәш Кадый- ров җитәкчелек иткән колхозга җиде мең сум. Бу — аз акча түгел, иптәшләр. Хәзер нефть чыгару автоматка көйләнә, скважина тирәләре кечерәйтелеп, шактый жир колхозларга кире бирелә. Быел без бер «Ленин юлы» колхозына гына ике гектардан артык жир кайтардык.
— һәм утыз гектар уҗымын юкка чыгардыгыз,—дип өстәде моңа кадәр тыныч кына тыңлап утырган Сәхаб.
Беразга тынлык урнашты.
— Утырыгыз, иптәш Ходайбирдин,—диде Бакир.—Кем нәрсә әйтә, кем сөйләргә тели?
Мөршидә үзе торып басты һәм сөйләп китте.
— Мин, иптәшләр, идарә начальнигыннан иң кирәк нәрсәләрне ишетмәдем. Әйтик, ул скважинага ремонт үз вакытында ясалганмы1 Тикшерү күрсәткәнчә, нефтьне мул биргән скважина булгангамы, скважинадан файдалануга ике срок үтүгә карамастан, аңа ремонт ясалмаган. Аннары «Ленин юлы» колхозының утыз гектар уҗымы ни хәлдә бүген, идарә берәр төрле ярдәм күрсәтергә уйлыймы-юкмы икән?
Ходайбирдин белә иде, болар барысы да Мөршндәгә. әлбәттә, билгеле.
— Партком белән администрация гаеплеләрнс тикшерде. Промысел мөдиренә каты шелтә, өлкән инженерга шелтә бирелде, участок начальнигы һәм оператор эштән алынды,— диде Ходайбирдин, коры гына үҗәтләнеп.
Аннары Сәхаб сүз сорады һәм урыныннан торып, алга узды Ул гадәттән тыш дулкынланган, аның хәрәкәтләре кискен, әмма төгәл иде. Газетага төргән ппиНе алып, бюро членнары тезелеп утырган өстәл башына таба үтте Ходайбирдин Сәхабтан унда утыра Председатель өстәл уртасына зур түгәрәк икмәк китереп куйгач «Нәрсә кылана бу. төргәгендә нәрсә аның?»—дип, ирен кырые белән генә елмаеп алды
ул. Ләкин икмәкне япкан газетасының бер почмагын Сәхаб күтәреп җибәрүгә, аның йөзе очлая, сузыла барды, кашлары җимерелде. Кабинеттагы бөтен кеше, кайсы үрелеп, кайсы урыныннан торып ук, шул икмәккә карады. Шуның тәмле исе, борыннарны кытыклап, бөтен якка таралды. Икмәк эре хәрефләр белән «Сельская жизнь» дип язылган газетага төрелгән, аның бер битендә авыл хуҗалыгы артеленең яңа устав проекты күренеп тора иде.
Бер мизгелгә урнашкан тынлыкны Сәхабның көчле, әмма тыенкы катгый тавышы күмде.
— Кем таптый ала шушы икмәкне?! Кем?! — Сәхабның борын яф-раклары калтырап, агарып китте. Ул кабииеттагыларга күз йөртеп чыкты да, ачуын тыя алмыйча, Ходайбирдин белән Куклннга төртеп:
— Ә менә болар таптыйлар, ике аяклап менеп таптыйлар!..—диде.
Сәхаб колхозчылар үстергән икмәкнең кадерен белмәүчеләр турында нәфрәтләнеп сөйләде, нефтьчеләрнең иген чәчкән басулар белән рәхимсез кылануларын искәрде.
Колхоз председателе икмәк турында сөйли башлагач, Ходайбирдин башта җилкәсен сикертеп, нигә бу кәмит уены дигән кебек, беренче секретарьга, өлкә вәкилләренә, бюро членнарының һәммәсенә күз йөртеп чыкчы. Ләкин ул берсенең карашында да үзенә тотнаклы яклаучы танмады Кешеләр, әйтерсең, ипине күрү белән, шушы ризыкка бәйләнешле хатирә-истәлекләргә чумганнар иде.
Икмәк һәркемне уйга калдырды. Сәхаб сөйли башлагач та Мөршидә үз әнисен исенә төшерде. Аның күңеленә сугышның икенче елы килде. Кышны алар бик авыр чыктылар Бәрәңге кәлҗемәсе ашап шешенә башлаган унҗиде яшьлек Мөршидә һәм үпкәсе чирле әнисе яз җитеп, басулардан кар китә башлау белән кырга башак җыярга киттеләр. Эзли-эзли торгач, бер чиләк ризык җыелды. Аны киптерделәр һәм, кул тегермәнендә тартып, умач уып ашадылар. Иртән әнисе көлчәләр пешерде. Өйләдән соң әнисе аяктан егылды, температурасы күтәрелде. Икенче көнне Мөршидә дә шул хәлгә калды. Аларны, кем хәбәр итептер, больницага алып киттеләр. Мөршидә күп тапкыр аңын югалтып, бер тирләп, бер өшеп ятты. Яшь организм җиңде. Мөршидә аякка басты, сәламәтләнде. Әлегә кадәр: «Әниең икенче палатада ята»,— дип барган врач, чыгарга вакыт җиткәч, аны үзенең бүлмәсенә чакырып алды һәм каршысына утыртып:
— Нык бул, Мөршидә акыллым! — диде.
Мөршидә барысын да аңлады. Әнисе, тамагы шешеп, икенче көнне үк үлеп киткән һәм аны Мөршидә больницада ятканда җирләп тә куйганнар Ярый әле: сугыш башлангач та фронтка киткән әтисе шул чакны күкрәк тулы орденнар белән исән-сау әйләнеп кайтты һәм кызны ул укытты, ул кеше итте.
— Мин, Ходайбирдинның шәхси делосына язып, каты шелтә бирүне таләп итәм,— диде Сәхаб, бар булган сүзен әйтеп бетергәч.
Ходайбирдинның «Ленин юлы» колхозы председателенә ачуы кабарса да, ул сабырын җыярга тырышты. Үзен партиядән чыгарырга торган Кадыйров шундый тәкъдим әйткәч: «Курыкма, Ходайбирдин, ин күбе кисәтү булачак,— дип, Вәкил (үз-үзен юатып, тынычландырып куйды Ул сәгатенә карады. Сәгать унбер тулып килә иде. «Бу ипие тагын... Барысы да шуңа бакканнар, әйтерсең, күргәннәре юк. Хәзер икмәк безнең өчен проблема түгел. Кемне шаккатырмакчы була бу Кадыйров?! Нигә шул тамаша тузына?! Әйтик, миңа кисәтү ясадылар, ди, югарырак алсак — шелтә бирделәр, ди. Моңардан минем берәр җирем кимиме? Юк бит. Күпме кеше вакыт сарыф итә»,—дип утырды Вәкил.
Ходайбирдин үзе җитешле семьяда үсте. Гаилә өстәлендә сугыш вакытында да ипи, хәтта ак ипи өзелмәде. Әтисе гражданнар сугышы инвалиды иде, Ватан сугышына алмадылар, икмәк заводында директор
булып эшләде Вәкил мәктәпкә өчәр-дүртәр телем ипи китерә торган иде. Аны куштан малайларга гына биреп, гел кәпрәеп йөрде. Аңа һич- кайчан, хәтта зуррак малайлардан да кул жиле тимәде.
«Нәрсә әйтте, нинди тәкъдим бирде сон әле бу Кадыйров? Шулай ук шәхси делОга язып шелтә бирерләр микәнни? Тукта! Нигә мин баш алып ♦ борчылам әле? Сәхаб нәрсә ул! Ул гомергә мина каныкты Менә өлкә ы вәкилләре ни әйтерләр? Алар зур вәкаләт белән килгәннәр бит. Утыз s гектар гына түгел, ил буенча елына менәр гектар җир-басу тапталадыр < бәлки. Берсен дә әле шуның өчен эштән куганнары юк. «Цивилизация 2 корбансыз булмый»,—дип, Ходайбирдин һаман үзен юата торды. *
Ләкин ул бер нәрсәне исәпкә алмады — икмәкне! Анын ничек кеше- § ләргә тәэсир итүен исәпкә алмады. =
Сәхаб утыргач, Галиевнын кызыл карандашы тагын күтәрелде ф
— Мәсьәлә анлашыла бара дип уйлыйк. Тагын кем сүз ала? = Мөршидә Сәхаб ягына карады Ул аны беренче тапкыр күргән кебек =
бакты. Сәхаб тирләгән, шуңамы — күлмәк сәдәфләрен ычкындырып 4 җибәргән, йөзе тагы да алсулана, кызара төшкән. Әмма күзләрендә һа- / ман да усал чаткылар уйный иде әле. «Сүзе калган, тагын сүз алачак», a дип уйлады Мөршидә. ®
һәркемгә үзе жнтәкчелек иткән хуҗалык кадерле. Биредә бер Хо- « дайбнрдиниы да гаепләп бетереп булмый. Әлбәттә, нинди күзлектән * карап хөкем йөртәсең. Ходайбирдин дәүләткә күбрәк нефть чыгарып н озату өчен тырыша. Кадыйров күбрәк икмәк үстереп сатарга тели. Бер “ уйлаганда икесе дә бер үк эшне башкаралар кебек. Ә инде әйләндереб- £ р.»к уйлаганда, әлбәттә. Сәхаб хаклы. Күпме яшеллекне корыттылар, ® күпме елга-суларны пычраттылар/ күпме жнрне үлән үсмәс иттеләр э Ходайбирдин кебекләр Мин шул турыда торып сөйләргә тиеш. Хәзер a үк торып сөйләргә тиеш. Мөршндәнең уйлары шулай дәвам итте. Алар бит эштән чыгарылган басуны атна буена фотоларга төшереп, тикшереп йөрделәр. Фактик материаллар житәрлек.
Бакир исә үз сүзен иң соңыннан әйтергә тиеш иде. Әле өлкә комитеты вәкилләренең дә сөйлисе бар
Сүзне Тимерхан алды. Ул әйләнә-тулгана бер тирәдә йөрде-йөрде дә, Сә.хабнын идарә начальнигын өстәл сугып сүгүен якламыйча, шул җәһәттән Ходайбнрдинга да бик үк каты бәрелмичә, Кадыйров тәкъдиме белән килешү турында әйтте. Бу фикергә редактор белән прокурор Кашапов та кушылдылар
Әлегә кадәр фикер әйтмәгән авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Хәкимҗанов шелтә бирү белән генә чикләнергә дигән тәкъдим кертте.
Сәхабка бу чыгышлар, әлбәттә, ошамады. Күнел төбендә нидер кайный, әйтеп бетермәгән сүзләре тел очына килә иде. Ходайбнрдннны күрәләтә яклашын, мәсьәләне йомшартып сөйләүләр анын тынычлыгын бөтенләй бозлы. Ул сүз сорады һәм тагын торып басты, һәм менә ике ел инде болыннар нефть белән пычранудан юньләп печән алмаулары, күп кенә операторларның авылда яшәп, нефть эшендә эшләп йөрүләре, үзләре колхоз җиреннән түләүсез-ннсез файдаланулары, ниһаять, колхозның балык үрчетү күленә нефть жибәреп ике меңгә алган маймычларны үтерүләре, колхозга егерме утыз менгә төшкән күлнең шуннан соң яраксыз хәлгә килүе турында әйтте. Скважина тирәсендәге дегет күлләренә быел да колхозның дүрт бозавы, унжиде колхозчы сарыгы, батып үлүен дә калдырмады. Аннары ул, әнисен җирләргә дип, кайтып китәргә рөхсәт сорады Бакир бюро членнарына күз йөртеп чыкты.
— Җибәрергә кирәк,— диде Мөршидә.
Барысы да шул фикергә ризалашып кул күтәрделәр. Сәхаб өстәлдәге ипигә тагын бер карап алды да чыга башлады. Шунда кинәт Ходай- бирднн аңа:
— Иптәш Кадыйров, ипиегезне алып китегез, монда ач кешеләр юк,— диде.
Сәхабнын йөзе бурлаттай кызарып чыкты, күзләрендә зәһәр чаткылар күренде. Ул бурсынып, тәмам жан ачуы чыгып, бер мизгелгә генә туктагандай итте дә киң итеп кулын селкеп, ишеккә юнәлде һәм чак кына иелә төшеп, саубуллашмыйча чыгып китте.
Кинәт бүлмәдәге һава гына түгел, тыштагы атмосфера да кызып киткән кебек тоелды. Бакир, торып, үз янындагы тәрәзәнең бер канатын ачты. Кабинетка урамдагы машиналар гүләве, бала-чага чыр-чуы, бина түбәсендәге күгәрченнәр гөрләве, саф һава жиле агылып керде. Ләкин тәрәзәне ачу белән генә бүлмәдәге кызган атмосфера сүрелмәде, бәлкем минут саен кызганнан-кыза гына барды. Ходайбирдинның соңгы сүзе бюро членнарына ошамады, алар урыннарында борсаланып, Вәкил өчен кызарып утырдылар.
Ходайбирдин, Сәхаб сөйләгәндә йөзенә бәреп чыккан ачуын көчкә тыеп, мыегын чәйнәп утырган иде, ул чыгып китүгә, тирән сулап, урындык аркасына ауды, бер тын ярым йомык күзләре белән түшәм астындагы бронза люстрага карал торды. Шулай бераз утыргач, аның күңеле тынычлана төште, йөрәге тигез ритм белән тибә башлады. Ул яңадан тураеп утырды да янә кабинеттагыларга күз йөртеп чыкты. Әмма тагын берсендә дә тотнаклы яклау һәм аны кызгану карашы күренмәде. Шуннан соң вәсвәсәгә, шик-шөбһәгә калды. «Әллә чынлап торып каты шелтә бирергә уйлыйлармы тагын?»
Вәкил калтыранган куллары белән кесәсеннән бер кап сигарет чыгарды. кабызды, пистолет сыман зажигалкасын кесәсенә салмыйча күрше Хәкимжановка тәкъдим иттет Хәкимҗанов рәхмәт белдерде, сигаретны алмады. Вәкил, төтен сөреме зиһененә җитеп, берничә секунд үт^гә, тынычлана башлавын тойды.
Өлкә вәкиле Насыйров сүз сорады. Ходайбирдин аңа текәлде, нәрсә әйтер икән дип, кулын яңагына куеп тыңларга жыенды. Насыйров исә гел зурдан купты. Ул куенындагы блокнот эченнән берничә фоторәсем чыгарды, аларны бюро членнары алдына өстәлгә салды. Биредә нефтьчеләрнең гөнаһлары шактый жыелган иде. Фотолар өстәлгә куелу белән Ходайбирдин озын, сөякчел кулын яңагыннан алды да фотоның берсенә үрелде.
Рәсемдә ике «С-100» тракторы лафет чабып үткән бодай тезмәләре өстеннән парафин чанасын тарталар иде. Менә бусын Вәкил белми иде әле, чөнки дәгъва белән килүче булмады. Ә менә монысын белә: ниндидер дуамал бер шофер, яңгыр явфп узгач, сазлык-урман аша салган юлдан үтмичә, машинасы белән яшел уҗым өстенә кергән, әмма аннан да үтә алмаган. «Каян туры килеп төшереп алганнар?» — дип уйлап алды Вәкил, ниндидер саннар китергән Насыйровның сүзләренә колак салып. Соңгы рәсемгә Вәкил карамады, күршесе Хәкимжановкашуыштырды. Бу фотода «Ленин юлы» колхозының пычратылган утыз гектар уҗымы иде. Картина матурдан түгел, аннары Ходайбирдин ул рәсемне күргән иде инде.
Насыйров, «Ленин юлы» колхозына нефть идарәсе ясаган зыяннарны искәртү белән генә чикләнмичә, район, республика күләменә дә күчте.
— Минемчә,—диде ул, һәр сүзенә басым ясап,—табигать байлыкларын бозып әрәм-шәрәм итүче, ул нинди генә яхшы җитәкче булмасын, әйтик, сәләтле инженермы, мактаулы эшче-хезмәткәр булсынмы, каты җәза алырга тиеш. Каш ясыйм дип. иптәш Ходайбирдин кебек, күз чыгаручы — скважинаны ике ремонт срогын үткәреп файдаланучы, нефть бирәм дип, кадерле икмәкне юк итүче коммунистка партия сафында урын булмаска тиеш. Мин, иптәшләр, җир бозу, сулар пычрату, табигать байлыкларын корытуга гамьсез караган Ходайбирдинны пар-
Сәгать уникене сукты Мөршидә, торып, әле генә әйтелгән сүзләр- ♦ не куәтләде Чөнки эшнең куелышы бик җитди һәм бик урынлы иде - Слхаб хаты белән өлкә комитеты секретаре үзе кызыксынган һәм = мәсьәләне тикшерергә үзе үк кешеләр сайлап җибәргән. Алар бюро * членнары хокукында тәкъдим кертә һәм кул күтәрә алалар >
— Иптәшләр, тагын кем сөйләргә тели? —дип сорады Бакир гадәт- » тәтедән кискенрәк тавыш белән.
Ходайбнрдин белән янәшә утыручы авыл хуҗалыгы идарәсе началь- « нигы көтмәгәндә:
— Иптәш Насыйров тәкъдименә мин дә кушылам,—дип әйтеп £
кунды 3
— Мин дә тәкъдимемне кире алам,—диде Тимерхан.
Ходайбирдинның язмышы ничек хәл ителәсе ачыкланганнан ачык- £ ла на барды. ©
Ходайбнрдин исә артык түзеп утыра алмады, сүз сорап тагын кул 2 күтәрде.
— Әйдә, сөйлә,— диде Бакир.— Ләкин конкретрак, кыскарак булыйк.
Ходайбнрдин алдындагы кызыл тышлы папкасыннан ниндидер кәгазьләр сайлап, аерып алды да аларны бер читкә тезеп кунды. Ул ашыкмады Аңа тынычланырга, фикерен туплап, барысын ышандырырлык җавап бирергә кирәк иде. Ул Җәенен көченә, акылына ышана иде
— Иптәшләр,—дип башлады ул һәм. башын күтәрә төшеп, кабинет- тагыларга күз йөртеп чыкты,— мин менә карап-карап торам да биредәге кайбер иптәшләрнең гап-гади хакыйкатьне тиешенчә дөрес аңламауларына шаккатам. Икмәк тә икмәк, днбез...— Ходайбнрдин күз кырые белән генә өстәл башындагы түгәрәк ипигә карап алды — Ә сон. иптәшләр, нефть?! Әллә нефть дәүләткә икмәк кебек үк әһәмиятле про- дукиня түгелме? Әллә дәүләт нефтькә игътибарын киметтеме?!.
Вәкил бер тынга сүзсез калып, каршында утырган Мөршидәгә текәлде. Әйтерсең, бу сорауны ул ана бирде. Мөршидә йөзендә бернинди җавап чагылмады Кулына кәгазь алып шуңа күз салды.
Бакир, Мөршид,» тоткан кәгазь битенең жннелчә калтырап торуын күреп: «Нигә тартына, нигә гаепнең атта да. тәртәдә дә икәнен әйтми? Ходайбирдинның нәрсә эшләгәнен күргән дә. белгән дә бит ул Әгәр шушы башбаштаклыкны, геологлар белән исәпләшмәүне туктата-тын торган сүзне вакытында әйткән булса . Әллә Ходайбирдинның үсә-үс- терелә барган абруе алдында югалып калган инде Менә хәзер нәтиҗә ясау бүтәннәргә калды... һәм мина да...» —дип тә унлап алды.
Ә Ходайбнрдин:
— Бүген Советлар Союзындагы һәр өченче двигатель Татарстан чыгарган ягулык белән эшли. «Ленин юлы» колхозындагы тракторлар да. мөгаен, су ягып эшләмиләрдер’.. Әллә су ягып эшлиләрме икән?! — дип, туптуры Насыйровка карап текәлде. Гүя ул акыл сатмый, ә үзен
ТИЯДЭН чыгарырга дигән тәкъдим кертәм. һәм без аны идарә начальнигы урыныннан алу турында «Татнефть» берләшмәсенә кинәш бирүне дә кирәк таптык.
— Дөрес,—диде Насыйровның тәкъдимен куәтләп икенче вәкил Камалов
Өстәлгә шап итеп ниндидер әйбер төште. Барысы да тавыш ягына карадылар. Өстәл уртасында Ходайбирдинның пистолет сыман зажигалкасы ята иде. Ходайбнрдин аны үрелеп алмады, агарып киткән йөзен түбән иде дә бер мәл өнсез утырды.
— Скважинаны ике срок эшләтергә иптәш Ходайбнрдин үзе кушкан. Кушып кына калмаган, хәтта приказ язган. Анын рөхсәтеннән башка өлкән инженер скважинаны ремонтка туктаткач, ана шелтә биргән Менә ул приказ, иптәшләр...
ИКМӘК КАДЕРЕ
чә төпле дәлилләр китерә иде — Безнен идарә коллективы быел планнан тыш уналты мең тонна нефть чыгарачак. Күрәсез, иптәшләр, мәсьәлә җитди. Дәүләт планын вакытында тутырып үтәү, ул гынамы, аны арттырып үтәү — бар коллективка да тәтеми. Ә бит, иптәшләр, без аны айдан-айга, кварталдан-кварталга. елдан-елга арттырып үтәп киләбез. Социализм системасы капитализм белән шулай гына, конкрет саннар белән генә санаша, минемчә. Безнең ил нефть чыгаруда Американы куып җитәргә һәм узып китәргә тиеш! Әнә шуларны исәпкә алып, без өстәмә төстә тагын сигез мең тонна «кара алтын» чыгарырга булдык...
— Ни хисабына? — дип куйды Насыйров.
— Кем әйтмешли, кояшны кул белән каплап булмый, иптәш Насый-ров.—Ходайбирдин аның ягына тиз генә карап алды да, уч төбе белән авызын каплап, тамак кырып куйды һәм кулындагы икенче бит кәгазьне кутәрә төшеп, бөтенләй бүтән нәрсә турында сөйләп китте.— КПСС программасында кешенең үз-үзен тотуы... аның, коммунистик эшләре белән органик рәвештә бергә бәйләнеп барырга тиеш,— диелә. Ә менә мин «Ленин юлы» колхозы председателендә бу сыйфатларны күрмим. Кыскасы, юк-бар дәгъва белән нефтьчеләрдән кояшны капламак итә ул Тәүге әйткәнемә тагын шуны өстәр идем.— Ходайбирдин өстәлдән тагын бер бит кәгазь алды.— Техник прогрессны тизләтү, производствога прогрессив технология кертү, скважиналарны механикалаштыру һәм автоматлаштыру җиңел эш түгел, иптәшләр Күп кенә яңа алымнар безнең промыселларда сынала Табигый ки, яңа эштә ялгышлыкларда булуы мөмкин Бер скважина ике срок ремонтсыз эшләгән икән, димәк, ул үзенә киткән чыгымнарны бу вакыт эчендә тулысы белән каплаган. Бүгенге көндә безнен промыселларда туксан процентка якын скважина автоматка көйләнде. Хезмәтне фәнни оештыру нәтиҗәсендә ике йөздән артык тәкъдим производствога кертелде. Рационализаторларыбыз һәм уйлап табучыларыбыз...
Бакир каләме белән графинага суккалап алды.
— Туктагыз әле, иптәш Ходайбирдин,— диде ул идарә начальнигының озын һәм һәркемгә күптән мәгълүм булган нәрсәләр турында сөйләвен күреп,— сез авария турында гына әйтегез хәзер. Ни сәбәпле скважина шартлаган һәм сез өстәмә төстә бирергә җыенган меңнәрчә тонна нефть ни өчен «Ленин юлы» колхозының уҗым басуына аккан? Колхоз сезне шул мәсьәләдә гаепли. Бары тик шуңа конкрет дәлилләп җавап бирергә кирәк. Шул турыда гына. Юкса сез үзегезнең квартал отчетыгызны укый башладыгыз бугай...
Ходайбирдин, кулындагы кәгазьне селеккәләп, беравык ни әйтергә белми уйланып торды. Ул сизде, аңлады: аның чыгышын райком секретаре ошатмады.
— Җыеп кына әйткәндә, комиссия чыгарган нәтиҗә белән мин килешә алмыйм ..
— Иптәш Ходайбирдин, тагын ни әйтә аласыз? — диде Бакир, инде түземен җуеп, карандашын күтәреп төшерде. Бу — җитте, артыгын иләүнең кирәге юк, дию иде. Ә тәмам кызып киткән тел тегермәне һаман әле туктый алмыйча азаплана бирде:
— Инженерга каты шелтә бирүем хак. Ләкин ул скважинаны ике срок эшләтеп без, әйткәнемчә, меңнәрчә тонна өстәмә нефть алдык һәм пичәмә йөз метр торбага экономия ясадык. Мин иң әүвәл әнә шул нәрсәләрне исәпкә алып яздым ул приказны, иптәшләр...
— һәм меңнәрчә тонна нефтьне колхоз басуына агыздыгыз,—диде Бакир торган саен ачуы кабара баруын тоеп. Бәхәсне туктатырга вакыт иде.
— Беттеме сүзегез, иптәш Ходайбирдин?
— Бетте
— Утырыгыз...
Мәсьәләне тавышка куйган арада Вәкил эчтән: «Мин билетымны бирмим. Мине партиядән чыгарырга хаклары юк!» дип кенә дулап алырга өлгерде. Тавышлар бердәм булгач исә:
— Иптәшләр, нәрсә бу?! Мин Үзәк Комитетка язачакмын. Мин...— дигән булып тәмам тынды.
Ялтырап торган өстәлгә анын кулындагы фото килеп төште. Хәким- җанов аны сак кына үрелеп алды да беренче секретарьга сузды.
Ходайбнрдин урыныннан сабыр гына торды да, озын кулларын асып 5 куйган казылык сыман салындырып, ишеккә таба китте. х
— Иптәш Ходайбнрдин,— диде ана Тимерхан,— зажигалкагызны х алыгыз!..
Ходайбнрдин дәшмичә генә борылып караган булды һәм бер сүз = дәшмичә ишекне ачты. Ишек ачылып ябылган арада бүлмәгә кергән җил ипи астында яткан газета почмагын лепердәтеп, өстәлгә тидергә- _ ләп алды. Ходайбирдинга кемдер анын артыннан кул чабып калды Z кебек тоелды... ч
— Бюро ябык, иптәшләр,—диде Бакир һәм тирән көрсенеп каршын-
да яткан фотога үрелде, һәм гүя кулына Ходайбирдинныц партбнле- а тын алды... =
Секретарь булып эшләү дәверендә Бакир Галиев коммунистларның ° партия сафыннан чыгарылуларын һәрвакыт авыр кичерде һәм ничек- * тер бу хәлдә үзен дә бераз гаепләде. «Димәк, райком да нәрсәнедер үз £- вакытында күрми калган»,— дип уй йөртте, партиядән чыгарылган ком- мунист башын иеп бюродан чыгып киткән саен. £
о и ' ф
...Сэхабнын автовокзалга килеп билет алуы һәм автобуска кереп s утыруы булды, авыз эченнән кемнедер сүгә башлады. Автобус кузгалыр алдыннан гына Сәхаб кырына кереп утырган шактый тере карчык тимер теш белән тулган авызын ачып бер тын күршенә каран торды да:
— Җә аллам, нинди адәмнәр генә юк бу дөньяда,— дип сөйләнә-сөй- ләнә, кулындагы төенчеген жыя төшеп, икенче урынга күчеп утырды.
— Кем тыярга тиеш аларны партиядән башка!? Кем?! Кем аларга чик куярга, икмәк бәясен аңлатырга тиеш?!.. Йомшак итеп сөйләшергә ярыймы соң андыйлар белән! Моның өчен аны судка бирү дә аз бит!
Сәхаб бюро нәтиҗәсен белми иде. Ул: Ходайбирдинга хәтта шелтә дә бирмәсләр микән? дип шулай эчтән кычкырып уйлый Шуңа аның каны кайный, шуңа дулый, шуңа кемнедер орыша, җаны әрнеп сүгенә иде.
Олы юлда автобустан төшеп калгач, Сәхаб тар сукмактан авылга таба атлады Үтәсе юлы арыш басуы аша нде. Шуны тагын бер кат күреп үтәргә туры килде Менә ул сортлы арыш кишәрлеге Туктамыйча, күз ташламыйча үтәргә уйлаган нде дә, булдыра алмады Туктап, йөрәге кысылып, күзенә яшь йөгергәнче басуга карап торды. Ул, мамыгы чыга башлаган кош баласын кулына алган кебек, иелеп бер уч уҗым алды да дегеткә баткан яшел кыякларга озак итеп, яшь пәрдәсе аша карады. Күз алдына әнисенең йомык күзләре, салкын маңгае, коргаксыган куллары, шул куллар кичә генә пешергән түгәрәк арыш ипне, уңышка зур өмет баглап, сөйгән кызы белән мәш килеп арыш чәчеп йөргән улы Алик килде
Аликка Һәм аның «кызына* ни дип жавал бирер ул? Үстерә алмадым. саклап булмады сезнең кадерле сортлы арышыгызны диярме? Ата кеше өчен шушы җавап! «Чәчбиен» Мөршндә кызы, диделәр. Улы кызына гашыйк, әтисе кайчандыр әнисен яраткан Я дөнья, нинди язмышларга гына дучар итмисен син адәм баласын’
Сәхаб күзләрен кул сырты белән сөртеп алды да янә ужым басуына күз ташлады.
Ике көн буе әнә шул трубадан нефть катыш су ургылып торды. Ике көн буе уҗым җирендә янгын машиналары, бульдозерлар, кешеләр нефтьне туктатырга тырышып кайнаштылар. Ике көн буе Ходайбир- динны сүгеп кайткан Сәхаб йөрде биредә. Ике озын көн буе... Аннары дәү-дәү машиналар махсус казыган чокырга җыелган нефтьне суырып алдылар. Скважина тирәсен генә түгел, бөтен сортлы арыш җирен ас- тын-өскә китереп, таш, кызыл балчыкка кадәр казыдылар, чокыдылар, эштән чыгардылар һәм. нефть агымын туктаткач, берни булмаган кебек, кайтып киттеләр... Басу әле булса шулай тора.
Сәхабның күңел хәтеренә ни өчендер мәшһүр рәссам Брюлловның «Помпейның соңгы көне» дигән картинасы килде, һәм ул аны хәзер генә аңлаган кебек булды. Әйтерсең лә, арыш кырында шуңа охшаш зилзилә, афәт булып үткән иде. Әйе, бик күп еллар берни дә үсмәячәк хәзер бу уңдырышлы басуда. Шунда ул, күтәрелеп, бәлки син безнең кырны ике-өч елдан икмәк игәрлек итәрсең дни. кояшка күз ташлады. Кояш, берни булмаган кебек, үзенең мәрхәмәтле, шифалы һәм җылы нурларын җир өстенә коя иде.
Сәхаб сукмакка төште дә тиз-тиз атлап авылга таба китте. Анда аны, җеназаның бөтен эшен инде бетереп, әнисен күмәргә дип көтеп торалар иде.
Бакир һаман Әминәсенә: «Фәлән числога сезне кайтып алам»,— дип. хәбәр итә алмый торды. Аңа квартира мәсьәләсе хәл ителгән булса да, җылы якка, уллары янына китәргә җыенган бер пенсионер семьясы, анда бик эсседер дип, китми тора иде. Бакирга райком бинасыннан бер квартал аша гына булган шул квартираны сайладылар. Квартира мәсьәләсен Мөршидә ашыктырды. Сезгә. Бакир Әхтәмович, тизрәк семьягызны китертергә кирәк дип. гел әйтә торды. Әмма пенсионерлар һаман китә алмыйлар иде әле. Әнә шуңа күрә, теләсә-теләмәсә дә, Бакир һаман гостиницада яшәде.
Беркөнне Мөршидә: «Картлар киттеләр. Бакир Әхтәмович, семьягызны кайтып алып килегез»,— дигәч, Бакирның йөрәге тыпырчынып куйды. Шунда ул квартираны буяп, рәткә китергән арада, ниһаять, Мөршидә белән сөйләшергә кирәк дигән катгый бер фикергә килде.
Шул көннәрдә генә терлекчеләрне райүзәккә җыеп киңәшмә үткәрделәр Соңыннан район культура сараеның үзешчән түгәрәк коллективы концерт куясы турында әйтелде. Бакир Мөршидә янына килеп утырды һәм концертны азагынача карарга булды. Мөршидә бик иркенләп \тыра. Хәер, ул бер концертны да калдырмый йөри иде, җитмәсә бүген колхозларга бер ай ярдәм иткәннән соң бер атнага ялга дип кайткан Нәзиләсе җырлыйсы икән. Бакирга ул: «Хәзер минем Нәзиләм чыга»,— дигәч. Бакир йөрәгенең еш-еш кага башлавын тойды. Ул янәшәсендә утырган Мөршидәнең терсәген сизеп, сәхнәгә чыгып баскан сылу зифа буйлы, кара кашлы, кызгылт чәчле, римлеләр борынын хәтерләткән төз борынлы чибәр кызны күрде. Күрде һәм гүя. яр өстенә ташланган балык кебек, еш-еш сулыш ала башлады. Бакирның йөрәге бер кысылды, бер бушанып китеп шашынып тибә башлады.
Җырлаучы кыз Бакирга суеп-каплагандай охшаган иде.
«Димәк, бала безнеке. Мөршидә беркемгә дә, һичкайчан да кияүгә чыкмаган?!»
Бакирның йөрәге дөрләп янып китте Юк. ул янып кына калмады, ул чәбәләнде, ул ни кылырга, ни эшләргә белми чарасыз калып дулады.
«Мин хәзер үк аңардан сорарга тиеш, хәзер үк!»
— Мөршидә!
Мөршидә дә бирелеп кул чаба, залдагылар да Нәзиләне гөр килеп алкышлыйлар иде. Ул Бакирны ишетмәде, ана таба карамады Бакир ниндидер сәер кимсенү тойды. Бакирга Мөршидә анардан күптәнге ачуын, үзенең дә кайчандыр кимсенү ачуын ала кебек тоелды.
— Мөршидә!
— Нәрсә, Бакир Әхтәмович, әллә сезгә ошамадымы минем Нәзиләм жырлавы?
— Ошады Бик монлы тавыш...
Бакир Мөршидәгә төбәлде. Мөршидә аның күзләрендә яшь элпәсе - күреп, көлемсерәп куйды, шунда ук йөзенә курку сурәте чыкты х
— Әллә авырыйсызмы, Бакир Әхтәмович?
— Юк, жыр бик монлы булды, әллә кайчангы яшьлекне искә төшер- i де,— диде Бакир, карашын түбәнгә текәп.
— Хисле кеше идегез шул,— диде Мөршидә. кинәт елмаеп
Бакир дәшмәде, һәм аның елмаюын да күрмәде. Бу сүзләр артын- = да киная барлыгын яхшы аңлый иде ул
— Минем кайтасым килә,— диде Мөршидә беренче секретарьның п баш иеп утыруын күреп Күрше-тирәдә утырганнар аларга игътибар * итәләр, чышын-пышын сөйләнәләр: Мөршидәнең китү сәбәбе шул иде. =
— Мин сезне озатам,— диде Бакир, тавышын шактый күтәреп. Мөр- “
шидәнең сынар кыйгач кашы өскә сикерде. х
— Озатыгыз, ләкин сезгә концерт караганда әйбәтрәк булыр иде,— н диде Мөршид.)
Бакир тора ук башлады. Мөршидә дә күтәрелде һәм Бакирдан алда 3 ишеккә юнәлде.
Урамга чыгу белән, әдәп йөзеннән дигән булып, Бакир Мөршидәне £ култыклап алды, һәм Мөршидәне янында тоюга күңел түренә Казан 2 урамнары, анда кайчандыр бергә йөргән кичләр килеп басты.
— Мөршидә,—диде ул, кинәт йөрәгендә калыккан шул хискә бирелеп,— хәтерлисенме?!
Шунда ук сискәнеп тә куйды: «Нигә хәтереңдәме, нигә хәтерегездәме түгел?»
— Хәтеремдә,— диде Мөршидә, куе күкрәк тавышы белән.— Ай, ничек хәтеремдә әле, Бакир!
— Гафу ит мин жүләрне, Мөршидә...
— Гафу итәргә, сине?! Мин?! Ни өчен?!
Бакир ни әйтергә сүз тапмады
— Әллә син, Бакир, бала синеке дип барасынмы’
Күптән көткән иде бу сорауны Бакир, аһ, күптән көткән иде! Әмма болай тыныч төстә, гап-гади итеп бирелер дип һич тә күз алдына кигермәгән иде. 4
— Әйе, Мөршидә Шулай бит, минеке’!.
Бакир Мөршидә каршына басты, аның ике терсәген кысып, күзләренә туп-туры карады.
Мөршидә, бар жан-сабырын жыеп, тыелып калды, тыныч булырга тЫрышты.
— Их, Бакир!.. Син бер хакыйкатьне һаман аңламыйсын Юк. Нәзиләнең әтисе син түгел. Аның әтисе үлде, юк аның әтисе хәзер...
Алар, сүзсез калып, мәйдан аша үттеләр һәм тротуарга төштеләр Үзәк урам көндезге кебек якты иде. Алар яныннан чыр-чу килен, уй- нал-көлеп, бер төркем яшьләр үтте. Октябрь аенда төннәрен жнр туңа, көндез яуган яңгырдан жыелган күләвекләр юка боз элпәсе белән каплана. Ике арадагы киеренкелекне беренче булып эретергә базмыйча атлаган Бакир ялтырап торган күләвек өстенә басты, һәм аяк астында чылтырап боз ватылганны ишетүгә, Мөршндәдән ишетергә теләгән жавабы да боздай челпәрәмә килүен аңлады. «Баланың кемнән икәнен
әйтергә теләми. Хәер, ул бала хәзер чын әтисе табылуга мохтаҗмы? Әлбәттә, юк. Шуңа күрә Мөршидә әйтми дә...»
Көзге кич аяз иде. Күк гөмбәзендә исәпсез-сансыз йолдызлар җемелди, ерактагы Сөләй тавы артыннан ай кыйпылчыгы калкып килә.
Мөршидә, янында Бакир атлаганда, эчтән янып барды. Аның күз алдыннан бу районга килү чоры узды. Килгәч тә райкомның промышленность бүлегенә инструктор иттеләр. Мөршидә бөтен күңелен, булган сәләтен биреп, күңеленә ошаган эшкә башыннан чумды. Шунда аның артыннан — ул вакытта әле авыл хуҗалыгы бүлеге инструкторы — Сафа Садыйков йөри башлады. Ул шундый булды ки, һәр очрашу әмәленнән файдаланып, Мөршидәгә турыдан-туры мәхәббәте турында белдерде. Бер атна алдан билет алып, театр-киноларга чакырды. Кич йөрергә чыккач, яттан шигырьләр сөйләде, прозадан өзекләр укыды, кайчак кинәт тынып, оялып, Мөршидәнең кулыннан тотарга куркып, янәшә атлый бирде.
Әүаәл Мөршидә берни әйтмәде, сиздермәде. Сафа аннан унлап яшькә олы иде. Йөрәктәге яра да төзәлмәгән, яңа иде әле. Кемнедер якын итәрлек, кемгәдер сыенырлык көч таба алмам дип тә уйлады Мөршидә. Шул вакытта аның бөтен күңелен бушатасы, кемгәдер бөтенесен сөйлисе, әрнүле йөрәген җиңеләйтәсе килә иде. Күңел тыйнак Сафага тартылды. Ун көн бергә булып, Сафа аның хәтта кулын да тотмады. Аның шундый инсафлыгы, шигърият дөньясын белүе, тормыш тәҗрибәсе, дусларча ышанычы Мөршидә күңелендәге юшкынны чак кына эреткәндәй итте.
Шул чакны Сафа бер атнага Казанга киткәч, Мөршидә үз янында кемнеңдер җитмәвен тойды. Ике-өч көннән ул хәтта аны юксына башлады. Сафаны, аның ышанычлы, садә-гади карашын күрәсе, шигырьләрен тыңлыйсы килә башлады. Сафа да кайтып төшү белән аның яныма керде. Ниндидер бүләк алып кайткан иде, аны Мөршидәгә сузда. Өстәл артында нидер язып утырган Мөршидә шатлыгыннан нишләргә белмәде.
— Минамы? Эчендә ни?..
— Ачып кара, аннан белерсек,— диде Сафа, көлемсерәп һәм өстәл почмагына килеп утырды. Ул еЯмая-көЛә кәгазь тартманы ачучы Мер- шндәгә ка.рә-’ торды. Тартма эченнән ут күзле, йонлач эт баласы килеп чыкты.
— Нигә бу миңа, Сафа?
— Туачак бәбигә,— диде Сафа.
Мөршидәнең бнт-йөзенә, әйтерсең, ут капты. Ул шул тикле оялды, чак кына йөгереп китмәде, хәтта ул чыгарга теләп, өмсенеп тә куйды.. Ләкин Сафа аның кулына кагылды, ялварулы күз карашы белән: i
— Гафу ит, Мөршидә, аптыраганнан алган әйбер,—диде.
Мөршидә аның җете зәңгәр күзләренә сынаулы сирпелеп алды һәм Сафа йөзендә чынлап та бүләк өчен үкенү күреп:
— Рәхмәт инде алай булгач,— дип, эт баласын җентекләп карый башлады. Ә үзе уйлады. Мин аңа бала турында әйтергә тиеш. Бүген үк әй гергә тиеш. Мин аны алдый алмыйм. Чынга киткәнче бу турыда белергә тиеш ул!
— Әйт әле, Сафа, уенчык алырга булгач, нигә син миңа эт баласы] алдың, нигә аю баласы алмадың?
— Беләсеңме ни өчен?
— Ни өчен?
— Чөнки эт кешенең дусты, ә аю кыргын җанвар.
Мөршидә рәхәтләнеп көлеп алды. Сафаның шаяртуы аңа ошады, ул тынычлана төште, битенең кызышуы сүрелә башлады.
Кич белән алар озак итеп урамнарда йөрделәр. Сафа Казан турын-= да, шәһәрнең исеме каян килеп чыгу турында сөйләде. Ә тулай торак-
а борылып кайткач, кинәт өйләнешү турында тәкъдим ясады. Бу шул адәр гади әйтелде ки, хәтта Мөршидә башта ишетмәгәнгә салышты. 1әкин Сафа чынлап торып аңардан катгый җавап таләп итә иде. Мәрзидә кинәт боегып калды, хәзер, хәзер, хәзер барысын да сөйләп би- әм дип, дулаган күңеле нигәдер икеләнә калды.
— Чынлапмы, Сафа?.. *
Сафа аны үзенә табарак тартты, подъезд күләгәсенә әйдәде. “
— Риза бул. Без бик матур яшәрбез,— дип пышылдады ул, Мөр- И
зидәне кочагына алып. 5
Мөр ш и дә кисәк читкә тайпылды, лампочка яктысына чыкты. ~
— Сафа!.. Мин сиңа бер сүз әйтергә тиеш...
— Әйт, Мөршидә... мин...
— Тукта! — Мөршидә Сафа янына үтте, шактый караңгы булуга =
арамастан, егетнең күзләренә карады — Син башта минем кем икә- ♦ емне белергә тиеш, Сафа!.. Соңыннан үпкә-үртәштән булмасын . -
һәм Мөршидә энәсеннән-җебенә хәтле барысын да сөйләп бирде, я Зерәүне яратуы, ләкин аның белән һичнинди вәгъдәсез аерылышулары * 1әм үзенең бала көтүе турында әйтте. х
Сафа аны гаять тыныч төстә тыңлады һәм бөтенесен дә алдан уйла- “ ан кебек: 2
— Моны гомеремдә дә синең исеңә төшермәм, Мөршидә. Шиклән- » to, баланы мин үземнеке итеп тәрбияләрмен,— диде
Мөршидә шуңа шаккатты. Әйтерсең, боларның барысын да Сафа £ >елгән һәм барысын да «әйе-юк» бизмәненә салып үлчәгән иде. Ул аңа а -йләнергә риза, ул аңа өйләнә! Күктән ашкан бәхет иде бу Мөршидә «■чей. Ә бит күпме көйде, күпме кайгырды ул! Ничәмә төннәрен йокы- £ ыз үткәрде Сафага бу хәбәрне әйтү-әнтмәү турында икеләнеп! Ә ул. о ‘•йтсрсен, аны белгән, әйтерсең, Мөршидә бернинди ялгышлык та эшлә- я «Әсән, ул аңа өйләнергә гарьләнми!.
■ Мөршидә, чарасыз калып, Сафа кочагына чумлы, кайнар иреннәре »елән аңа сыенды. Аннары Мөршидә Нәзиләне тапты. Сафа һәр көн (ала табу йортына килде, һәр көн күчтәнәчләр, «Каюр» виносы китер- (е. Шунда ул үз-үзеи бер нәрсәгә ышандырды; бала — Сафаныкы. Ул тын чын әтисе.
Кеше йөрәге мәхәббәттә тылсым белми, ул чын күңелдән ярата һәм uyna кайтаваз табып ышана гына белә. Мөршидә Сафага үзенә ышан- андай ышанды. Юк, юк, Бакир, мнн сине мәңгегә күңелемнән сызып ■ашладым. Мин кече күңелле, саф вөҗданлы, миңа булган сүнмәс мәхәббәтле кеше белән яшәдем Ул минем өчен изгеләрнең изгесе булып (алачак. Инде язмыш кушып, кем белән булса да тормышым бәйләргә уры килә икән, мнн бары тик аның кебек кешегә сыеначакмын. Мнн дә •иде, Бакир, зур тәҗрибәле тормыш мәктәбе үттем. Без барыбыз да .одалардан соң гына тормыш, гаилә, бала турында тирәнтен уйлый, чын (әгъвада кайгырта башлыйбыз икән. Ә ул акыл миңа хәтта соңгарыбрак та килде бугай. Бәлкем ул сиңа да шулай килгәндер? Юк, Бакир, ох! Бала синеке түгел. Ул —Сафаныкы. Аның әтисе Сафа. Нәзилә (ашканы белми. Ә ул үлде. Ул юк хәзер, юк! — дип эчтән өзгәләнде Аөршндә. Аның бу сүзләрне, боларның барысын да кычкырып, күзенә (әрен, хәтта кирәк кадәр оялтып, Бакирга әйтәсе килде Ләкин нннди- lep эчке сабырлык, ниндидер көч аны бу адымыннан тыеп калды.
...Кайтып җитәргә ерак калмаган иде инде. Мөршидә әллә култык- 'ерсәгсндә Бакирның кулын тоеп, әллә салкынга чирканып, калтырап суйды.
— Ә нигә син мине озатасын, Бакир? Әллә мнн үзем юл белмимме? (ашка берәү булса, мнн бәлкем бу сүзләрне әйтмәс тә ждем, әмма син (улгач?..
— Мин нибарысы синнән мәрхәмәтле булуыңны г-*ма телим.
" — Мәрхәмәтле булуымны?! Ярый, сөйләшү кайчан да булса булыр, га тиеш иде,— Мөршидәнең хәтта сөйләшү тоны да алышынды—Һа» менә без, ниһаять, бүген төенне чишәргә тиешбез. Шулай түгелме?
Бакир кинәт кенә сүз әйтә алмады. «Күр аны, никадәре һавалылык!..» дип кенә уйлап өлгерде.
Мөршидә чак кына тынып алды да сүзен дәвам иттерде:
— Без бер нәрсәне онытмаска тиешбез, Бакир Әхтәмович: нинд урында утырабыз. Кем булып эшләвегезне искә төшерергә әллә?— сорады Мөршидә кисәк кенә «сезгә» күчеп.
— Минемчә, үз хисләрен ачыктан-ачык әйтеп белдерергә һәр шәхес хаклы.
— Юк, Бакир Әхтәмович. Безгә хәзер хисләр яңарту турында уй-, ларга просто оят. Эшебез болай да күп.
Мөршидә бер тын сүзсез барды.
— Ә шәхси мөнәсәбәткә килгәндә,— дип дәвам итте ул,—баланы! мин кияүгә чыгып таптым...
Бакир чигә тамырларының дылк-дылк итеп тибүен тойды, йөзе ко-: мачтай кызарды, колаклары шәмдәй янды. Ярый әле, көндезге кебек якты түгел иде, Мөршидә аңа карамады, ә үткән-сүткәннәр күренмәде,
— Кем иде ул?
— Садыйков. Беренче секретарь.
— Садыйков?! — дип кайтарып сорады Бакир, үтә гаҗәпләнеп.-! Сез «икенче» идегезме?
— Юк, белгәнегезчә, мин ул вакытта инструктор гына идем. Сафа үлгәч, икенчегә сайладылар.
Беравык икесе дә үз хатирәләренә, үз уй дөньяларына чумып, уйланып бардылар. Мөршидә тыпырдап алды — аның аяклары өши башлады. Бакирның да бармак очларын суык чеметеп куйды. Ләкин өшв барган саен, тәненә салкын йөгергән саен ул тынычлана калды. Дулкынланган күңеле, ташудан соң үз урынына төшкән елга кебек, талгынлана, сабырлана төште.
— Ә мин сине оныта алмадым.
Мөршидә җавап бирмәде. Ул бу сүзләрнең мәгънәсендә бераз хаклык ятканны белә, хатын-кызларга хас сиземләү белән тоя иде: Бакнр. егерме ел элек булгандагы кебек, икейөзлеләнми. Ләкин Мөршидәнең күңеле, йөрәге аны үткәне өчен кичерми, гафу итми иде.
Сөйләшү торган саен рәсмиләшә төште, әйтерсең, ике арада боз тавы калыкты да һаман үсә, зурая барды. Моны Бакир бик яхшы тойды. бик әйбәт һәм ачык аңлады.
«Ярый, бала турында инде әйтмисен дә ди. Ләкин ни уйлый, кемне ярата бу Мөршидә? Кемне сайлады бу каһарман хатын?»
Уйларга бирелеп, ул Мөршид.-эыец сөйләүдән туктап тын гына ба-руын һәм өенә кайтып җитүен сизми дә калды. Мөршидә: — Менә минем өем. Озатуыгыз өчен рәхмәт! —дигәч:
— Кем? — диде ул машиналь төстә, каһарман хатынның аңардан ни сораганын ачык белүен искәреп...
Мөршидә китә башлады.
«Тукта!» дигәч тә дәшмәде, китә бирде...
Бакир, Мөршидәнең ерагая барган аяк тавышларына колак салып, үзенә бик якын да, шул ук вакытта бик ерак та булган бу кешегә бөтен эче тулы сагыш белән карап калды. Ә сер дигәне, егерме еллар элек булгандагы кебек иде: мәхәббәт йөрәк белән туа, акыл белән үлә, беркайчан да икеләнүне кичерми һәм кичерә дә алмый.