Логотип Казан Утлары
Публицистика

И ТУГАН ТЕЛ


ел, еуз — куәтле корал ул. Яхшы сүз — җан азыгы, яман сүз — баш киь- гы; үтергән дә — тел, тергезгән дә — тел диләр. Гасырларга девиз-вашиъ итеп әйткәндәй, халкыбызның бөек шагыйре Тукай да: «И туган тел, • матур тел, өткәм-әнкәмнең теле!» дип калдырган.
Язучы ул — тел остасы. Әмма бармаклар тигез булмаган кебек, бу осталармц да осталыгы бер дәрәҗәдә булмый. Оста барда телең тый, остаз барда кулың nri дигәндәй, бу хакта сүз алып баруы да бик җиңелдән түгел. Бигрәк тә сүз сәнглм* аксакалларыннан берсе булган Гомәр ага Бәширов турында.
Бу мәкаләдә «Туган ягым—яшел бишек» романы турында сүз булачак, чвно авторның матур сөйләм остасы булуы шушы әсәрендә аеруча калку күренә. |
Борынгы грек риваятьләрендәге Антей батыр турында ишетмәгән укучы юкгыр. Ул — җир улы булган, һәм җир-анасыннан аерылмаганда, җирдә торганда аны бер;' дә җиңә алмаган. Шуның кебек, Гомәр аганың да уңыш сере — аның үз халкына, ана теленә, Тукай тәгъбиренчә, «әдәбиятыбызның җәүһәре — Казан теленә» таяну»*: дадыр бәлки?!.
Безнең матур әдәбиятбыз — бай әдәбият, мавыктыргыч әсәрләр дә аз Әмма «Яшел бишекпнең үзенчәлеге шунда: ул эчтәлеге белән генә түгел, теле дә мавыктыра. Кайбер язучыларда без сүзләр белән коры уйнау, «телгә салыну» кебегрәк бер нәрсәне дә очраткалыйбыз, бу күренеш еш кына үзмаксатка әйлвий китә яза. Гомәр ага әсәрендә исә эш бөтенләй башкача тора.
Ярый, әсәрнең үзенә килик. Менә автор туган телебезнең төрле кеше ааыэычв төрле стильләрдә ничек ялык-йолык килүен, төрлечә җемелдәөен күрсәтә. Кыр* холыклы, ләкин гадел Бәшир карт «ачуланып йодрык күрсәтте: — Барасы булмаги* Яки: «Йөрисе түгел! Ят та йокла! Иртәгә тырмага чыгарсың!» дип, кискен, өзек-әм® кенә сөйләшә. Сүзләре дә коры, кырыс, тавышы да боерулы аның.
Яки менә «мәзәк кенә сөйләп, ике сүзнең берендә бик озын итеп и-и-и дип суз* сөйләүче» Җиһан апа теле: «Ай аллам, Гүмәр түгелме соң бу, Гумәр үземе? И* ходаем, танымыйлар да торам!.. И-и-и гомерләр, гомерләр! Әле кайчан гына бив* баласы иде».
Менә якын, үз итеп тасвирланган керәшен карчыгының кычыткан белән сөйлвшу* «И җүнсез! Шул тикле көйдереп алмасаң! Бигрәк тә зәгарьләнәсең. Карт коие*А1 ачуымны алыем, чагып калыем дисеңдер инде».
Тел булгач, барысы да була: оста сөйләүчесе дә. сөйли белмәүчесе дә, сөйлй белмәүчедән көлүчесе дә: «Нимҗан әйтми торгач, Шәйхи аны якасыннан тоМ селекте:
— Йә, әйтәсеңме, юкмы? Кү-лә-гә!
— Кү-гә-лә!
— Кү-лә-гә!
— Кү-гә-лә I
— Әйбер диген!
— Өрбир...
— Ни-ках!
— Ни-хак...»
Бусы халыкның шаяртулы, үзенчә иронияле әкият сөйләме: «Менә, падишаһым- ♦ 1лганым, итегемдә олтаным ди бу. патша булгач, безнең Яңасалага да баргансыңдыр J 1Ы гына беләсеңдер, бездә бит җир кытлыгы, ашарга җитми. Тудыйм-судыйм сугыл- и лап, ялланып эшләмичә тамак туйдырып булмый. Бер елны, әти тумас борын, бабай _ •лән алпавытка ялланырга бардык. Нәкъ мин сиңайтим, синең бабаңның алпавытта < җгыз көткән чагы...» >•
Яки менә иске мәдрәсә-китап теле: «...җирдә дә дәгелдер, күктә дә дәгелдер» 23). Мондый сүзләр шәкертләрнең җанына тигән: «Кыш буена без бу куян тиресе S »лән сыгыр тиресенең байтакка кадәр башларын әйләндердек. Алар, эт эчәгесе ♦ икелле, хисапның һәр гамәле саен диярлек һаман ияреп йөрделәр. Сыгыр дигән- »ре дә үзебезнең абзар тәрәзәсеннән башым сузып ашарына сорап мөгрәп торучы теге шул гап-гади сыерларыбыз иде югыйсә. Ләкин ул вакытта халык сөйләгәнчә 1нә язу килешмәгән, күрәсең, алай «фәнчә» булмаган»,— ди автор.
Мәдрәсә «фәнен» аңламаган бәләкәй Гумәр, хәзерге хөрмәтле Гомәр Бәшировка йләнгәч, андый «фәннәрпнең асылына төшенеп кенә калмый, бәлки аларны иҗат гүчелорнең берсе булып китә.
Халык зур ул, әдип ул, шагыйрь ул дип юкка гына әйтмибездер. Менә шушы мгыйрь-әдип булган халыктан алынган сүзләр, тәгъбирләр үзләре генә дә, урынлы улланылып, энҗе кебек җем-җем итеп әсәрне бизиләр. Саф халык сөйләме үриәк- орс әсәрнең һәр битендә мул очрый: «Әйттер шуны, сиптер шуны!.. Инде лә, инде ә! Аргы якның керәшен кызы бу. Кем генә соң әле, аты җиткере!» Халык әйтсә аты әйтә, тупаслыгы-килешмәслеге белән бик артык исәпләшеп тормый: «Әй-яй, таза |у. үләт оккыры! Кара ул муенны! Кара ул беләкләрне! Бот юанлыгы!»
Гомер аганың халыкчан, җанлы сөйләме бүтән телләрдән кергән сүзләрне, тәгъбирләрне чын үэебезчә бирүдә дә чагыла. Хәзер әдәби телдә, бигрәк тә язма телдә мартлы, ясалма булып киткән күл кенә сүзләр һәм тәгъбирләр бу романда чын |влыкча бирелгәннәр: пирчәткә, дисәтник, үрәтник, пичәт басу, бүпнис, кантур, (крипкә, купис, маладис, Әчтерхан чикләвеге һ. б.
Автор гарәп-фарсыдан кергән сүзләрне до чын халыкча яңгырашлы иттерә: Игомбор (пигәмбәр). мөнәҗәт. сәлам, хәрәм, Гумәр (Гүмәр), әдәм, үнәр күрсәтү һ. 6. Халыкча дигән сүз — ул фәнчә, ягьни дәрес дигән сүз. Чөнки тел фәнендә инде «уптән урнашкан, күп халыкларда гамәлгә дә тулысынча ашырылган шундый кагыйдә, кокон бар: әдәби телнең нигезе — гомумхалык теле, әдәби сөйләмнең, әйтөлешнең нигезе — гомумхалык сөйләме, әйтелеше.
•Яшел бишек» романының теле җанлы яисә матур гына түгел, бәлки көчле дә. Автор моңа төрле сурәтләү-сәнгатьләү чаралары, шул исәптән, мәкальләр куллану Ярдәмендә до ирешә: «Ташы мәгърифәтне авылга, Хәнәфи абый, кашыклап кына булса да ташы, күп тамчыдан күл булыр», «Билләһи, зерәгә генә сүз катмый бу мыштым! Җилсез яфрак селкенми, мин дә ишеттем андый... хәбәрне.»
Сүз җаена карап, мәка/гьне җыр да бик урынлы алмаштыра. Мәсәлән, кунак кызы, чын халыкча дипломатия саклап, егеткә җыр белән җавап бирә.
Иеләдер, бөгеләдер су буенда тал тирәк;
Сезнең белән сөйләшергә сандугач теле кирәк.
Егет кызга үпкәләп-тәрттереп җырлап уза:
Йөгереп төштем су буена, кереп киттем таллыкка;
Егеттән егет ким түгел.— кимсетәләр мал юкка.
Сөйләмен бизәү һәм аның көчен куәтләү өчен Гомәр ага бәетләр, алардан езех- лор яки Тукай шигырьләрен до бик уңышлы куллана. Сөйләмнең тәмен җибәрмичә, чаманы белеп кенә кулланган әйтемнәр һәм бүтән тел чаралары шулай ук әсәрне бизәп, аның тәэсир кәчен арттыра: «Әти. нидер тешенә башлаган сыман: — Ә-ә-ә! — дип сузды.— Юкәдә икән чикләвек!» «Аңа хәзер ике чабата бөр кием, ике денья бәр тиен!» Гомумән, халык теленнән алган яки автор үзе әйткән күп төрле гыйбрәтле үткен, тапкыр сүзләр аның сөйләмен бизи, яңгырашын куәтли, җылысын арттыра.

ГАЛИМҖАН А X У Н Щ А Н О В
9. «К. У.» М 1.
Гомәр ага телебезнең сурәтләү-сәнгатьләү мөмкинлекләреннэ(ч бик оста файдвла- на, сүз дигәнебездәге энҗеләрнең иң матурларын сайлый, телне бар көченә эшя җигә. Әйтик, мәсәлән, аның чагыштыруларына гына карыйк. Алар шулай ук хмм теленнән яисә авторның үз сүз хәзинәсеннән алынганнар: әвен тикле балык, келәт хәтле үгез, атна буе вак иләктән иләгәндәй тетәсләп яуган яңгыр, бозау хәтле гармун, җиз ләгән тесле сары салкын кояш, түшенә ак алъяпкыч боркәнгән төсле ала-кола ат, агач ботакларында, койма есләрендә начар хатыннар шикелле ярты гомерен үзара әрепләшеп, ызгышып уздыручы чыпчык халкы һ. б. ш.
Язучының карап тгоруга гап-гади генә күренгән сөйләме дә үзенчә матур, йөрэго кереп кала. Хәтта гади сөйләм сүзләре-тәгьбирләре, ягъни әдәби тел өчен норма булмаган сөйләм дә, шушындый матур чигешле җирлеккә килеп кунгач, бик үз, бик урынлы булып чыга. Урман чытырманы белән күңелле диләр бит! «Тормыш сине кырык сират күпереннән кичерә. Әле иркәли ул сине, әле яңаклап ташлый, бер келдерә. бер елата, бер алдын күрсәтә, биш артын күрсәтә».
Сүзләрнең-тәгьбирләрнең үзләреннән генә түгел, бәлки аларның мәгънәләреңнең дә бик оста файдалана белә Гомәр ага. Мәсәлән, бер җирдә сандугач сайрый, икенче җирдә кошлармы, бөҗәкләрме сайрый, өченче җирдә матур тавышлы кунак кызы сайрый, тагын бер җирдә су китерүче кызларның чиләкләре сайрый, салкын иртәдә кышкы юлдагы чана табаннары сайрый...
Төрле сәбәп-сылтаулар табып, без кайбер сүзләрнең яки формаларның матбугатта кулланышын чикләргә тырышабыз. Әмма каләм иясенең оста кулына эләккәч, алар да җанланып китәләр, алыштыргысызга әйләнәләр. Ул гына да түгел, әдәби тел өчен норма булмастай сөйләм элементлары да бу әсәрдә үз урыннарында бик нык утыралар, үзләренчә балкыйлар. Мәсәлән, «нәрсә» сүзе Бәшир карт һәм башка кайбер персонажлар телендә ниямәрсә, ниястә, нәмәстә, нәстә формаларында бик матур | килгән. Фразеологик тәгъбирләрнең дә җирле төрләре әсәргә сафлык, теленә оригинальлек бирәләр.
Гомәр ага моңа кадәр гомуми кулланыштан, бигрәк тә язма телдән читтә кала килгән күп төрле аваз ияртемнәрен, ымлык сүзләрне бик уңышлы китерә, кулланышка кертел җибәрә. Хәтта мал, кош-корт сөйләшүен дә ишетә ул. Менә ояда утырган каз «шыпырт кына, үз алдына сөйләшкәндәй, пышылдап кына: «кый-га-га» ди: ишен | алдында ялгыз калгач ата каз, ишекне кагып ачтырып «сыңар күзен әнигә текәгән да шул бер үк сүзне кабатлый: ка-га-га1»; өй эчендәге ана каз «нәни бәбкәсенә кый- гый-гый дип тавыш биреп күкәйдән чыгарга булыша»; кыр казлары очып узганда | «авылдагы туганнары алар белән кыйгак-кыйгак дип сөйләшеп алгандай итәләр» һ. 6. |
Сүзне йомгаклап әйтсәк, туган телебезнең шундый бай мөмкинлекләрен ачып күр- | сәтүе белән Гомәр ала аны тырышып пропагандалый. Шул ук вакытта ул телебезив алга сөрү эшен турыдан-туры да алып бара: әдәби әсәрләрендә дә, махсус фәнни мәкаләләрендә дә ул аерым сүзләрне, тәгъбирләрне яки формаларны яклап, күтәреп чыга. Бу романында да ул әле ничектер киң кулланышка кереп җитмәгән кайтаваз, борыннан сөйрәп йөртү кебек сүзләрне, тәгъбирләрне, җон уңаена сыпыру кебеи халыкчан формаларны, шулай ук соңгы елларда матбугатта кулланыштан чыгарып ташланган җәзбә кебек сүзләрне үз урыннарына утыртып, кыйммәтләрен күрсәтә. (
Әдәби әсәрләрне тикшергәндә тәнкыйтьчеләр гадәттә тип, персонаж, пейзаж кебек образлар турында сөйлиләр. Тел хакында исә шул образларны иҗат итү чараларының берсе буларак кына искә алып үтелә. Ә Гомәр аганың бу китабын укыгач шундый тәэсир дә кала: монда тел үзе дә мөстәкыйль бер образ дәрәҗәсенә күтәрелгән, төгәлрәк әйткәндә, халыкчан җанлы, туган тел чын мәгънәдә матур тасвирланып, күп якларыннан күрсәтелгән.
Кояшта да тап бар дигәндәй, бу зур күләмле, киң пррфильле әсәрнең теленд* сирәк-мирәк кенә «тешкә тиярдәй» урыннар, ягъни саф халыкча яңгырамаган сүзләр, тәгъбирләр, формалар да юк түгел. Ләкин бу очраклы кытыршылыклар гына булев кирәк.
Әдәбиятыбыз хәзинәсенә кереп, тарихта кала торган бу романында Гомәр ага Баширов гүя замандашларына да, киләчәк буыннарга да чын халыкча, гади, саф булганда гына сөйләмең матур, көчле һәм бай була, ди. Җыеп әйткәндә, ул чын халыкчак сөйләмне яклый, туган телебезне күтәрә, данлый.