Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДУСЛАР ҖЫРЫ

Анатолий Тяпаев,
мордва шагыйре
Ленин янында
Шундый тынлык! Сизелә йөрәк тибеше
Тын да алмыйм, карыйм тирәякка мин: һәр әйбере шул килеш. Чыккан гына. Керә ул, дип, хис итәм шул чакта мин.
Менә кием элгече, зонт, таягы...
Ачык китабы укыган җирендә .
Ленин исән! Тәрәзәдән кара син!
Ал йолдызлар балкый аның илендә.
Дәвам итә ил көрәштә көннәрен.
Ирекле җир балкый хезмәт нурыннан, һәрбер яңа буын даһи Ильичның Атлый туры, изге, якты юлыннан.
Бүген тып-тын аның гади бүлмәсе.
Биредә ул күп уйланган, кичергән.
Илгә икмәк даулаган, ә дөньяга Ирек яулау турында уйлап йөргән.
Ватан көрәш уйларында янганда, Тилмергәндә һәр патронга, кадакка. Күргән Ильич киләчәк еллар аша Туган җирнең нур сибүен һәр якка.
Юллар кайгып готаша Кремльгә, Даһи Ильич эзләреннән башланып. Канлы көрәш кырларында җиңделәр. Комдивлар аннан зур киңәшләр алып.
Нинди гынлык! Биредә һәр нәрсәне Тиңсез хөрмәт, белән искә алабыз. Менә карга, телефон. Безнең белән Сөйләшә бүген дә Ленин бабабыз!
МӨХӘММӘТ САДРИ тәрҗемәсе.
Иван Пиняев,
мордва шагыйре
Көн килер
Көн килер бер — кояш нурларында Ап-ак карлар янып көл булыр.
Күзләр кебек балкып, кырларымда Чәчәк атып торган көн булыр.
Мин кайтырмын тагын бал җыйганда, Балга бай ул Сура буйлары.
Килә-килә кычкырырмын картка:
— Яле, дус, куй балын-сыйларың!
Килеп чыгар өйдән ул каршыма, Сакалында алтын корт булыр. Кулын куяр минем иңбашыма, Күзгә карап бераз тын торыр,
Элеккечә елмаер ул шуннан, Елмайгандай сабый балага:
— Кайттым диген, ярый. Әйбәт булган! Онытмадым диген калада...
Мин шикләнеп карыйм умартага, Рәхәтләнеп миннән карт көлә:
— Корт ул пуля түгел, курыкма аннан, Кемгә,
кайчан тиясен ул белә...
Утырышабыз өстәл тирәсенә, Гәпләшәбез — сүзләр бал сыман. Туган ягым!
Картның сөйләвеннән Хәл-әхвәлнең ачыла барысы да. Ул тәрәзә ача — кошлар тавышы, Төтен һәм бал исе һәр яктан Өйгә тула...
Татлы яшьлек сагышы Төер булып утыра тамакка.
Искә төшә барысы: алтын комда Алтын бала чаклар күмелгән...
Черки тавышы, тын төн уртасында, Чыңлап үткән колак төбеннән.
Истә, истә: болын сукмаклары...
Алып китте зәнгәр бер төндә бер кыз мине,— алка чыңлауларын Ишетәм мин әле бүген дә.
Мин хәтерлим барысын: болыннарны, Сура буен, чалгы чыңнарын...
Хәтерләмим ләкин дәртле җаны Бу картның бер тынып торганын.
НУРИ АРСЛАНОВ тзржема®