Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


КУЛЬТУРА РАБОТНИКЛАРЫ
ПРОФСОЮЗЫ ӨЛКӘ КОМИТЕТЫНЫҢ
III ПЛЕНУМЫ
Үткәй елмын июль аенда Мәскәүдә культура
работниклары профсоюзының Үзәк Комитеты
утырышы булып, анда Татарстан ижат
союзларының (язучылар, композиторлар,
художниклар союзларының) профсоюз оешмалары
эше дә тикшерелгән һәм яхшы дип табылган иде
Татарстан язучылар союзы профсоюз оешма
сынын, партия оешмасы белән берлектә. В И
Лениннын 100 еллык. Татарстанның 50 еллык
юбилейларын лаеклы каршылау унае белән
башкарган эшләрен һәм язучы лар арасында
политик уку-тәрбия буенча күрелгән чараларны
Президиум аеруча уңышлы дип билгеләп үткән иде.
Культура работникларының профсоюз Үзәк Коми-
теты Президиумы шул ук утырышында Татарстан
нжат союзлары профсоюз оешма ларының бу
уңышлы эш алымын илебезнең башка
шәһәрләрендәге нжат оешмалары профсоюз
жнрле комитетларына да үрнәк итеп куярга карар
чыгарган иде
1970 елның 12 октябрендә үткәрелгән Татарстан
культура работниклары профсоюзы өлкә
комитетының 111 пленумында культура
работниклары профсоюзы Үзәк Комитеты
Президиумының әлеге карары һәм шул карар
нигезендә күрелгән чаралар тикшерелде Татарстан
культура работ пиклары профсоюзы өлкә комитеты
председателе Я С. Шәмсетдииовның док-
лалынпан сон фикер алышуларда катнаш кан
иптәшләр республикабыз нжат союзларының
профсоюз оешмалары ижадн интеллигенция
арасында шактый зур тәрбия эше алып баруларын
билгеләп үтте ләр
Пленумда КПССнын XXIV съездын каршылауга
әзерлек барышында нжат оешмалары алдында
торган бурычлар да билгеләнде һәм шул мәсьәлә
буенча конкрет план кабул ителде.
Татарстан культура работниклары проф-
срЮ1Ыиың III пленумында КПССнын Т*”Рс т‘,и •лк’
комитеты секретаре иптәш М Ф Вәлиен тә
катнашты һәм чыгыш «сады.
МИНЗӘЛЭ ТЕАТРЫ ТАШКЕНТТА
Узган ел ахырында Минзәлә татар дәү- ■ат драма
театры Үэбәкстанда гастрольдә булып кайтты
Театр коллективы үзбәк Дусларга драматург Сәет
Шәкүровның «Уракчы кыз» исемле әсәре буенча
эшләгән спектакльне алып барган иде
Артистларыбыз башта ун көн дәвамында
спектакльләрен Ташкент шәһәре тамашачыларына
күрсәттеләр. Ә сәхнәдән бушаган вакытларында
алар Үзбәкстан хезмәт ияләре белән очрашулар
үткәрделәр: «Йолдыз» тегү фирмасында.
Ахунбабаев исемендәге культура сараенда һәм
мамык үстерүче «Кызыл Үзбәкстан» колхозында
булдылар
Аннары театр коллективы Үзбәкстанның башка
шәһәрләрендә дә спектакльләрен күрсәтте.
Артистларны үзбәк дуслар һәм Үзбәкстанда яшәүче
күп санлы якташларыбыз һәркайда бик жылы
каршы алдылар һәм, нжатларында тагын да зуррак
уңышлар теләп, озатып калдылар
КАЗАКЪ ГАЛИМЕ АКМУЛЛА
ТУРЫНДА
Алма-Ата шәһәрендә чыга торган «Лениншил жас»
исемле газетада әдәбият белгече. Казагыстан ССР
Фәннәр Академиясенең М Ауэзов исемендәге
әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре
Беркет Исхаковның татар-башкорт шагыйре
Мифтахетдин Мөхәммәдьяров (Акмулла) турында
зур гына мәкаләсе басылып чыкты. Ул үзенең бу
мәкаләсендә Акмулла. татар һәм башкорт шагыйре
булу белән бер үк вакытта, казакъ шагыйре дә
булган, дигән фикерне үткәргән. Беренчедән. дн ул
үзенен шул фикерен яклап, Акмулланың атасы
Мөхәммәдьяр Казагы- станда туып үскән кеше
булган, икенчедән. Акмулла үзе дә казакъ халкы
арасында яшәгән, өченчедән, ул шигырьләрен
казакъ телендә язган Шулай итеп, ди мәкаләнең
авторы, Акмулла —өч тугандаш халыкның уртак
шагыйре дип саналырга хаклы кеше.
ТРАДИЦИЯЛӘР ДӘВАМ ИТӘ
Казан художество училищесы республикабыздагы
иң карт уку йортларынын берсе санала Үзенең 75
елдан артык эшчәнлеге дәверендә ул сынлы
сәнгатебез үсешенә зур өлеш кертте Бөтеи
илебезгә билгеле бик күп рәссамнар иәкъ менә
шушында тәрбияләнде Учнлнше үзенең шул данлы
традицияләрен елдаи-ел үстерә, көчәйтә бара
Мәсәлән, училищемы 1970 елда тәмамлап чыккай
кешеләрдән 3. Г н м а е в, Ф Я к у-
п о в, Ә. Җ а м и л о в а һәм О. С ильино в л а р
хәзер Репин исемендәге Ленинград художество
институтының нәгыш факультетында, ә Е.
Дубнцкий шул ук институтның графика
факультетында укыйлар. А. Гуськов В. Мухина
исемендәге Ленинград югары художество
училищесына укырга керде.
ЛАЕКЛЫ БҮЛӘК
РСФСР художество фондының Татарстан бүлеге,
КПССның булачак съезды хөрмәтенә
жәелдерелгән социалистик ярышта актив
катнашып. Россия Федерациясе коллективлары
арасында беренче урынны яулап алды. Иҗади
хезмәттә ирешкән уңышлары өчен аңа РСФСР
художниклары союзы һәм культура работниклары
профсоюзы Үзәк Комитетының күчмә Кызыл
байрагы тапшырылды.
ТАТАР ҖЫРЛАРЫ
КАЗАКЪ ТЕЛЕНДӘ
Казагыстанның «Җазушы» нәшрияты татар
язучылары иҗат иткән җырларны казакъчага
тәрҗемә иттереп. «Татар җырлары» исемле китап
әзерләгән иде. Әле шушы көннәрдә генә шул китап
типографиядә басылып чыкты һәм Казагыстан
китап кибетләренә сатуга таратылды.
ЛЕГЕНДАР
КОМИССАР МУЗЕЕНДА
Пенза өлкәсенең Сосновоборск районындагы
Маркине» авылында ике революция һәм
гражданнар сугышы герое, тарихи Идел
флотилиясенең легендар комиссары Николай
Маркин музее эшләп килә. Маркинның
көрәштәшләре, якын-тирә авыллар халкы һәм
Пенза язучысы Алексей Назаров булышлыгы белән
төзелгән шул музейны узган елда 100 меңенче
кеше карады. Музейда һәрвакыт кеше күп була.
Анда балаларны пионерга кабул итәләр. Ленин
комсомолы сафына кергән яшьләргә комсомол
билетларын тапшыралар.
КҮРКӘМ БАШЛАНГЫЧ
Мәскәү Әдәбият институтында илебезнең төрле
почмакларыннан һәм чит илләрдән килгән иллегә
якын милләт вәкилләре укып. Алар бер-бсрсе
белән милли традицияләр. милли үзенчәлекләр
алмашып, әсәрләрен үзара төрле телләргә
тәрҗемә итешеп торалар. Күптән түгел генә әле
Алтай һәм Карачай матбугатында студентларның
байтак шигырьләре дөнья күрде. Алар арасында
якташыбыз Разил Вәлиев- ныц да шигырьләре бар.
Август аенда Алтай радиосы буенча да яшь
шагыйрь иҗаты турында тапшыру булды һәм аның
шигырьләре укылды.
Үз нәүбәтендә Разил Вәлиев та иптәшләренең
шигырьләрен тәрҗемә итеп «Казан утлары»на
тапшырды. Берничә милләтнең яшь шагыйрьләре
әсәрләреннән торган ул шигъри букет
Журналыбызнщ шушы елгы саннарының берсендә
басылып чыгачак.
УҢЫШЛЫ ЭКСПЕДИЦИЯ
X Вершок —4,4 сы чамасындагы озын- лык үлчәве.
Узган җәй Г. Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият
һәм тарих институты тарафыннан борынгы Болгар
дәүләтенә археологик экспедиция оештырылды.
Тарих фәннәре кандидаты Р. Фәхретдинов «итәк-
челек иткән бу экспедиция белән яшь шагыйрь
Разил Вәлиев һәм Хикәяче Фәрнг Гыйльметдинов
та барды. Бер ай дәвамында алар әле моңа кадәр
игътибар үзәгеннән читтә калган шәһәр һәм авыл
урыннарын тикшерделәр. Нәтиҗәдә 7 шәһәрчек. өч
зур ныгытма. 37 авыл урыны табылды, өйрәнелде
һәм планга төшерелде. Яшь әдипләр
экспедициядән зур иҗат материалы туплап
кайттылар.
ИЛЬЯ НИКОЛАЕВИЧ
ИНИЦИАТИВАСЫ БЕЛӘН
Ульяновлар исеме белән бәйле урыннар безнең
Татарстанда шактый: университет, В. И. Ленин
музее, М. А. Ульянова исемендәге мәктәп,
Кокушкиио-Леннно. Тәтеш районындагы Кошки
авылы мәктәбе дә Ульяновлар исеме белән бик
нык бәйле.
Элекке Буа өязендәге кечерәк кенә бу чуваш авылы
1920 елга кадәр Сембер губернасы карамагында
була. Халык мәктәпләре оештырып йөргән чагында
Ленинның атасы Илья Николаевич Кошкнга д»
килгәләп йөри. Бу авылга ул беренче тапкыр 18?1
елның җәй азагында мәктәп салдыру уңае белән
килә. Шул килүендә Илья Николаевич тарафыннан
яэылтп һәм хәзергәчә сакланып калган акгтд
мәктәп төзелеше турында менә мондый
мәгълүматлар китерелгән: «Мәктәп төзү өчен 96
багана, Шуларның 14 е имән, 82 се нарат.
Озынлыклары 5—6 сажень юанлыклары 4,5—6
вершокX булган 132бүрәнә, 5 пот сүс. 4 йөк мүк. 3
пот кадак, шуларның ярты поты кыска һәм ярты
нота нечкә. Материал мәктәп төзергә ярарлык.
Подрядчикка бура бурарга, идән жәярг» Һәм
түбәлек такта ярырга тәкъдим итәм».
Икенче архив документына караганда, Илья
Николаевич 31 августта подрядчик Иванов
Игнатичка 30 сум үз акчасын биргән.
Кошки авылында мәктәп салдыруга әзерлек
эшләрен Илья Николаевич бик теләп һәм яратып
башкара, чөикн ул авылукы- тучы-мәгърифәтче И
Я. Яковлевнынтугм авылы була. Шул ук 1871 елнын
П “ктй_‘ бренда Илья ^Николаевич әлеге яна мәк-
тәпне ачарга да үзе килә.
Ике Класслы бу мәктәптә шул елны Н чуваш малае
белем ала башлый. Аннары кыз балалар д<»
укырга керешә
В И ЛеШННЫк әтисе тырышлыгы белән ачылган бу
мәктәп чын мәгънәсендә караягы патшалыктагы
яктылык нуры була Ачылган көненнән алып
бүгенгәчә, ягъни 100 ел буена, әлеге мәктәп туктау-
сыз эшләп килә Меннәрчә кешеләр шушы мәктәптә
белем алып, зур тормыш юлына аяк бастылар һәм
аларнын байтагы соңыннан бөтен Чувашстанга
танылган фән. ктльтура эшлеклеләре булып
киттеләр. Лйгьлүм чуваш язучыларыннан
Александр Алтя, Александр Калган. Петр Петров.
Георгий Ефимов. Чувашстанның халык артисты
һәм драматург Йоокнм Максимов К'пекинский —
барысы да заманында шул шктәптэ белем
алганнар
Бу ел Кошки хезмәт ияләре, Татарстан һәм
Чуоашстан жәмәгатьчелеге белән берлектә, Илья
Николаевич Ульянов инициативасы белән
салдырылган әлеге мәктәплек 100 еллыгын
билгеләп үтәчәкләр
ӘДӘБИ МУЗЫКАЛЬ КИЧӘ
1970 елның 9 октябренда Татарстан язучылар
союзы идарәсе һәм Актерлар йорты советы,
республикабызның 50 еллыгына багышлап, әдәби-
музыкаль кичә үткәрделәр. Актерлар йортында
үткәрелгән ул кичәдә язучыларыбыздан Мирсәй
Әмир. Га риф Ахунов, Шәүкәт Галиев, Рафаэль
Мостафин, Хәсән Сарьян, Сибгат Хәким. Илдар
Юэсен, Зөлфәт Маликов, артистлар дан ТАССРнын
атказанган артисты Эмиль Җәләлегдннов. Назиина
Сабиговскһя һәм Г. Калашникова катнаштылар.
Әдипләрнең һәм артистларның чыгышын
тамашачылар зур кызыксыну белән тыңладылар.
Шагыйрь Рәдиф Гатауллин һәм Татарстанның
атказанган артисты Габдулла Рә- химкулов Балык
Бистәсе районының Олы Елга. Олы Әнәк, Олы
Солтан авыллары!, да булып, әдәби кичәләр
үткәреп кайтты лар. кабынса» дигән сонетлары
белән таныштырды. Аннары поэзиягә бәйле бик куп
сорауларга жаваплар бирде. «Белем»жәм- гыяте
оештырган бу кичә бик жашш узды.
Мәхмүт Хөсәеннең сонет кичәләре Биек- тау
районының берничә авылы клубында һәм
мәктәпләрендә дә үткәрелде.
ЯШЬ ПРОЗАИКЛАРНЫҢ
РЕСПУБЛИКА СЕМИНАРЫ
Үткән елның 15—16 октябренда Татарстан
язучылар союзы һәм ВЛКСМ «лкә комитеты
инициативасы белән яшь прозаикларның
республика семинары уздырылды. Семинарда
катнашучылар ' башта филология фәннәре
кандидаты, язучы Мөхәммәт Мәһдиевнын яшь
язучылар жжаты турындагы докладын тыңладылар
Аннары яшь язучылардан Адлер Тимергалин. Ха-
ниф Хәйруллнн, Мәдинә Маликова, Фәрит
Гыйльметдннов, Азат Ганиев. Вахит Мо- насыйпов,
Абдулла Шәрәфетдннов, Кояш Тимбикова.
Миргалим Харисов. Диләрә Зөбәерова. Габделхәй
Сабитов һәм Равил Вәлиевнын әсәрләре турында
фикер алышу булды Яшь әдипләрнең ижатын
тикшерүдә Габдрахман Әпсәләмов. Мирсәй Әмир,
Аяз Гынләжев, Сафа Сабиров. Ибраһим Нуруллин.
Ләбибә Ихсаяопа. Нурихан Фәттах, Рафаэль
Мостафин. Хәсән Сарьяы, Марс Шабаев. Барлас
Камалан. Атилла Расих. Гариф Ахунов. Гариф
Гобәй. Шәүкәт Галиев. Гази Кашшаф. Фәрваз Мин-
иуллни. Гәрәй Рәхим. Яхъя Халитов. Роберт
Батуллнн, Ренат Харисов һәм Бәы Гыйззәт
иптәшләр катнашты.
Башка елдагы семинарлардан аермалы буларак,
бу семинарда бары тик китаплары басылып чыккан
яшь прозаикларның ижагы гына тикшерелде һәм
аларның барысына да диярлек нигездә унвй бәя
бирелде Әсәрләре семинарда тикшерелгән
иптәшләрнең байтагын инде язучылар Союзына
член итеп алу турында да уйларга мөмкин, дигән
ф икер әйтелде.
Семинар барышында яшь язучылар өлкән
әдибебез Гомәр Бәшнровиын үз иҗат тәжрибәсеи
уртаклашуга багышланган бик файдалы һәм тирән
мәгънәле чыгышында тыңладылар.
СОНЕТ КИЧӘЛӘРЕ
Казанның Максим Горький исемендәге тзәк ял
паркында шагыйрь Мәхмүт Хө- пениеч сонетлар
кичәсе уздырылды Сонет формасы татар
укучыларына аз таныш Шума да карамастан,
халык, бигрәк тә пудемт яшьләр, кичәгә бик куп
килгән ”1* Шагыйрь тамашачыларны- үзенең «Амр
тюльпаным Сергей Есенин*. «Алан бейлап ата ак
томан». «Кызлар мине туйга мштеләр»,
«Яратасыңмы дип сорама». «Смм сөеп тә иркәң
сөйм.хә». «Канга сен св агар көнчелек», «Алтмыш
яшьлек йөрәк
ӘДИПНЕҢ 100 ЕЛЛЫГЫНА
БАГЫШЛАП
1970 елның 16 октябренда Г Ибраһнмов
исемендәге тел. әдәбият һәм тарнх институтының
киңәйтелгән гыйльми совет утырышы булды
Татарстан язучылар союзы идарәсе ' катнашы
белән үткәрелгән һәм язучы Заһир Бигиевиың
тууына 100 ел тулуга багышланган ул утырышта
әдипнең тормышы һәм нжаты турындагы
докладны [филология фәннәре докторы Мөхәммәт
Гайнуллин ясады.
Узган елнын Октябренда Түбән Камада «Ленин
нурлары» редакциясе һәм ВЛКСМ шәһәр комитеты
каршында оештырылган «Кама таңнары» әдәби
берләшмәсенең от- чет-сайлау җыелышы булып
узды. Берләшмәнең бер ел эчендәге эше турында
докладны берләшмә председателе М. Зәйнетди-
нов ясады.
Бу утырыш беренче мәртәбә яшь рус язучылары
катнашында уздырылды. Соңыннан «Кама
таңнарымның яна бюро председателе итеп Р.
Хисмәтуллин, секретаре итеп Ф Абдуллин, ә рус
секциясенең секретаре итеп Ю. Киселев
сайландылар.
Җыелышта КПСС шәһәр комитеты секретаре Г. Ф.
Гыйльметдинов. Татарстан язучылар союзы
вәкилләре Г. Зәйнашева, Ю. Белостоцкий, «Ленин
нурлары» газетасының редактор урынбасары Н.
Кузнецов Һәм башка иптәшләр катнаштылар.
Икенче көнне Гөлшат Зәйнашева һәм Юрий
Белостоцкий «Кама таңнары» әдәби
берләшмәсенең членнары белән очраштылар
Алар Фәния Хужиәхметова. Альбина Мортазина,
Фәтхулла Абдуллин. Мнзхп Хәбибуллнн. Михаил
Федосенко. Анатолий Аохипов. Юрий Киселев
иптәшләрнең әсәрләре белән танышып, яшьләргә
файдалы киңәшләр бирделәр. Өлкә матбугатына
тәкъдим итү өчен әсәрләр сайлап алдылар.
РСФСР ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНДА
1970 елның октябрь аенда Архангельски- да
РСФСР язучылар союзының киңәйтелгән
секретариат утырышы үткәрелеп, анда Новгород,
Псков. Ленинград, Калининград. Вологда һәм
Архангельск өлкәләрендә яшәүче һәм иҗат итүче
язучыларның хезмәт темасына язылган әсәрләре
тикшерелде. Ул утырышта РСФСР язучылар союзы
секретаре, Татарстан язучылар союзы идарәсе
председателе Ибраһим Газн да катнашты. И. Гази
Архангельск драма театры бинасында һәм
офицерлар йортында китап сөючеләр белән
очрашты һәм аларга татар әдәбияты турында
сөйләде, үз әсәрләрен укыды.