АКТЕРНЫҢ ИҖАТ ЮЛЫ
елда Шәүкәт Биктимеров өчен дулкынландыргыч көннәр күп булды. Кояшлы апрель аенда, туган илебез, бөтен дөнья 3. И. Ленинның тууына 100 ел тулу бәйоәмен билгеләгәндә, Ш. Биктимеров сәхнәдә бөек юлбашчы ролен уйнады. Бу образны уйнарга хәзерләнгән көннәрдә артистның никадәр дулкынлануын әйтеп-сөйләп тору кирәк микән?.. Б, Щукин «Мылтыклы кеше» пьесасында Ленин образын уйнарга хәзерләнгәндә болай дип язган иде: «Кешедәге иң яхшы гадәт- сыйфатлар... Акыллылык, ихлас күңеллелек, даһилык... Югары культура. Тыйнаклык. Философ, галим, оештыручы һәм юл
циясе вәкиле.
Ш. Биктимеров Ленин образын Н. Погодин трилогиясенең сонгы кисәге саналган «Третья патетическая» исемле драмада уйнады. (Татарчага тәрҗемәсендә -Баһадирлар» дип атала.) Совет драматургиясендә Ленинның үлеме турында язылган беренче әсәр бу. Шуңа күрә ул — трилогиянең иң авыр кичерешле, иң патетик кисәге. Исеме дә әнә шул мәгънәне аңлата.
Бу драмада артист каршына өстәмә кыенлыклар — юлбашчы гомеренең соңгы елларын күрсәтү кыенлыгы килеп баса. Ш. Биктимеров вакыт-вакыт тулысынча характер чынлыгына ирешә, аерым урыннарда исә бу дөреслек беркадәр кими дә төш».
Тамашачы Ленин белән беренче тапкыр заводта очраша. Бу күренештә актер үзенең героен көр. шат күңелле җитәкче итеп уйный. Ул шаярта, көлә, тормышыбызда туып килгән яңалыкларны күреп сөенә. Шулай да беренче пәрдәне актерның зур уңышы дип әйтеп булмый, монда әле образ иҗат итүдән бигрәк автор язганны уйнау күбрәк. Бу пәрдәдә драматург сузма палас «мәсьәләсе»нә күп игътибар бирә. Шул сәбәпле, Ленинның заводка килүенең төп максаты арткы пландарак кала, һәм әлеге
1 Н. Лебедев. Щукин — кино актеры. Рус телендә. Госкнигоиздат. 1944 ел. 94 бит.
СӘНГАТЬ
ж
башчы кешедәге иң яхшы сыйфатларның кушырмасы. Ильичның даһи акылы, көчле ихтыяры. Көр күңеллелеге. Халыкка ышануы. Халыкны яратуы»
Табигый, татар артисты да әнә шул юнәлештә эзләнә.
Ш. Биктимеров йомшак табигатьле, лирик пландагы артист. Аның актерлык манерасына беркадәр, Чехов геройларындагыча, йомшаклык хас кебек. Актер шәхесендәге бу сыйфатлар Ленин образына тирәнрәк үтеп керергә, аңа интеллигент кешегә хас якларны тулырак ачарга ярдәм иткән. Бу бик әһәмиятле нәрсә, чөнки Ленин — эшчеләр сыйныфы юлбашчысы, ул бөтен барлыгы белән алдынгы рус интеллиген
галвс унае белән шаярту сүзләре күп әйтелү аркасында, Ленин образында шаяртып- хәлеп йори торган җиңел табигатьле кеше сыйфаты артып китә.
Аның каравы, драматург уйнар өчен чын материал биргән урында актер да зур уңыш казана. Горкидагы күренеш әнә шундый. Бу күренеш дәвамында тамашачылар елвдән-әле кул чабалар. Горкидагы күренеш арага кысылган бер эпизод кына түгел, драмадагы төп вакыйганың үсешендә, аның идеясен ачуда бик кирәкле бер буын 3 булып тора. ©
Хәтерлисездер, бу күренештә Ленин янына Ирина килә һәм Владимир Ильичтан ь эиесаиә карата чыгарылган хөкем җәзасын йомшартуын үтенә (Иринаның энесе җи- S наять эшләгән — бер спекулянттан взятка алган). Менә шундый киеренке бер хәлгә s куеп, актер Ленинның революционер буларак гаделлеген гечә тугел, аның кешелек - характерын да ачып бирә.
Ленин-Биктимеров Иринага карата ягымлы, игътибарлы, ул аның кичерешлә- |раи аңлап чын-чыннан борчыла. Үтенеч язуын укыгач, Ленинның чырае моңсуланып I һәм беркадәр кырысланып та китә Взятка I алган энесен яклауны үтенеп килгән өчен Ленин Иринага ачуланмый. Аның йөзенә бик борчылган төс кенә чыга. Чөнки Совет .дәүләтендә революциягә катнашучы иешерләр тарафыннан шундый эш эшләнүе акылга сыймаслык бер хәл. Аның Иринаны рәнҗетәсе килми, шул ук вакытта ярдәм дә итә алмый. нСеэнең кайгыгыз бик зур, шул сәбәпле мондый хәлиткеч мәсьәләне анклавы кыен сезгә, ләкин мин сездән мине дәүләт эшлеклесе итеп каравыгызны со- I рыйм. Ә дәүләт эшлеклесе андый эшләрне яклаучы була алмый, якларга тиеш тә түгел. Ярамый, мөмкин эш түгел бу! Аңлагыз мине»,— ди Ленин Иринага.
Ирина барын да аңлый, сүзсез генә чыгып китә. Ленин, тирән уйга чумып, , зскемияде утырып кала. Шул минутта без уз әстеиә коточкыч зур җаваплылык һәм
Авылга театр килсә, аның ечен зур бәхет була. Шәүкәт, тын да алмыйча, сәк- Һ,Д* артистлар уйнаганны карап утыра. Аның малай чакта театр яратуы алдагы ’ормыш юлын сайлауда, һичшиксез, эур роль уйный. Икенче яктан, апасы Галимә Ибраһимованың Татар академия театры артисты булуы да Шәүкәткә билгеле бер йогынты ясагандыр, билгеле. Шулай итеп, артистлык профессиясе билгеле бор дә- Рвҗвде еларның гаилә профессиясе булып ките, дияргә була. Техникумда уку §
§ «к. У.» М 10.
авырлыклар күтәргән, дөньяны үзгәртеп
коручы даһи кешене күрәбез. Бөтен спектакль эчендә, образны ачу ягыннан да. Горкидагы бу күренеш арада иң яхшысы. Безнең күз алдыбызга һәрвакыт киеренке уйлар эчендә яшәүче, революция эшенә килгәндә тугрылыгыннан бер адым да чигенмәүче тынгысыз кеше образы килеп баса. Шушы күренештә без беренче тапкыр Ленинның авырган чагын күрәбез. Тик спектакльдә бу хәвефле, дөресрәге, фаҗигале сызык беркадәр йомылыбрак кала.
Татар театры сәхнәсендә Ш. Биктимеров тудырган Ленин образы актерның иң «оңгы эшләреннән берсе. Үзенең иҗат гомерендәге иң кыен, иң катлаулы бу рольне '•үдәлвндерүгә ул нинди юл үтеп килгән соң!
Моның ечен аңа, әлбәттә, авыр иҗат юлы узарга туры килгән.
—!945 ел. Ватан сугышының яңа беткән чагы. Шул кезне Казанда театр техникумы ачыла. Авылдан калага килгән унҗиде яшьлек егетебез енә шул техникумга укырга керергә карар кыла. Авылда ул җидееллык мәктәпне тәмамлаган. Шуннан соң берничә ел колхозда эшләгән...
161
«Баһадирлар» спектаклендә В И Ленин.
дәверендә Шәүкәт актерлык сәнгатенең мәгънәсенә төшенергә тырыша. Ул деньядв бик шәп театрлар, зур сәхнә осталары барлыгын белә. Техникум педагоглары, курс җитәкчесе Ш. Сарымсаков үз укучыларында МХАТга һәм аның традицияләрен» мәхәббәт тәрбиялиләр. Шуңа күрә Биктимеров бу атаклы коллективка карата күңелендә хәзер дә тирән мәхәббәт саклый.
Бүгенге көндә Ш. Биктимеровның сәхнәдә уйнавын чын ләззәт белән карыйсын да, ул актер профессиясен сайлап дөрес эшләгән дигән фикергә киләсең. Ул —сән- гәть остасы алдына куела торган иң зур таләпләргә җавап бирерлек артист.
Театр техникумын тәмамлаганнан соң Шәүкәт баш-күз алырга да өлгерми — армиягә китә. Анда радист булып хезмәт итә. Хезмәттән буш вакытларын, солдат үзешчәнлеге дәрәҗәсендә генә булса да, сәнгатькә багышлый. Армиядә хезмәт итү еллары узып китә. Шәүкәт Казанга кайта. 1953—54 еллар сезонында аны Татар академия театры сәхнәсенә алалар. Чынлыкта әнә шул вакыттан алып инде анын иҗади тормыш юлы башлана.
Ш. Биктимеров театрга килү белән татар театрының өлкән осталары Г. Болгарская, X. Әбҗәлилов, Г. Камская, X. Уразиков һәм Ф. Ильскаялар белән бергә уйный. Ул аларның акыллы һәм файдалы киңәшләр бирүләрен рәхмәт белән искә ала.
Ш. Биктимеровка хас бер сыйфат бар: ул бернинди рольдән дә баш тартмый, биргән рольләрнең барысын да уйный. Бу уңайдан К. С. Станиславскийның: -Бүген Гамлет, иртәгә статист. Әмма статист булып уйнасаң да, син артист булырга тиешсең», дигән сүзләре искә төшә. Бу сүзләр турыдан-туры Биктимеровка да карык- Әмма ул берьюлы гына оста артист булып китми әле. Теге яки бу рольне чын итә*1 тудырырга өйрәнгәнче, дистәләгән роль уйнарга туры килә.
Үзенең беренче рольләрдә ничек уйнавын хәзер ул елмаеп искә ала. Армияд»1* кайтканның дүртенче көнендә, труппага кабул ителгәч, актерга «Баҗалар» слекта*-
нең «Умырзаялар» исемле пьесаларындагы бөр үк төрле рольләрне уйнаганнан соң әнә шундый аяныч хәл күренде. Бер типтагы образ бер тапкыр иҗат ителгәч, аны яңадан иҗат итәсе булмый, шуңа күрә бу эш актердан күп көч тә, фантазия дә, тырышлык та сорамый. Ә менә уйланып иҗат итә, актерлык хезмәтен сәнгать эше дип карый торган артист өчен зур бәла ул. Шуңа күрә андый очракта, бер тапканны кабатлауга караганда, мондый рольләрне уйнаудан баш тарту хәерлерәктер, бәлки.
Театрда эшли башлаган беренче елларда Биктимеров белән кызыклы хәл килеп туа: актерлар да, тамашачылар да — бөтенесе беравыздан аны, һичшиксез, талантлы артист дип бәялиләр. Беренче елларда уйнаган рольләре нәкъ шуны раслый да. Ул иҗат иткән барлык образлардан актерның ихлас күңел белән, бик табигый итеп уйнавы күренеп тора. Театрның өлкән артистлары: «Шәүкәт үзенең сәләте, рольләр, не уйнау рәвеше белән татар театрының сәнгать осталарын хәтерләтә*.— диләр. Әмма, актерның бу сыйфатын таныган хәлдә дә, без аның баштагы ун елда бик шәп башкарган нинди дә берәр ролен атап әйтә алмыйбыз. Бу хәлнең берничә сәбәбе булса кирәк. Беренче сәбәп, һичшиксез, актерның яшь булуы. Сәхнәгә беренче тапкыр аяк басу белән үк ялтырап китү бик сирәк артистларның гына сәләтеннән килә. Шуңа күрә Шәүкәтнең сәхнәдәге беренче ун елы әле өйрәнү чоры гына
Икенчедән, алда саналган рольләрдән күренгәнчә, Ш. Биктимеровка башлыча татар пьесаларындагы бер үк төрле уңай герой рольләрен генә биреп киләләр. Бу хәл персонажларны уйнаудагы бер төрлелеккә, аннан да бигрәк иҗат кешесе өчен иң куркынычы — бер урында таптануга китерә.
1964—65 елларда артист башка пландагы берничә роль уйный. Болар — Ф. Хөснинең «Бертуган Таһировлар»ындагы Заһит, Ә. Баяновның «Күзләре нинди иде» пьесасындагы Хәмитов, А. Расихның «Ике буйдак» романы инсценировкасындагы Рәхим образлары. Шушы өч спектакль арасыннан иң уңышлысы «Бертуган Таһировлар* булгандыр. «Бертуган Таһировлар» спектакле — татар драматургиясенең дә, Г. Камал исемендәге академия театрының да җитди уңышы».— дип язды «Советская Татарии газетасы үзенең 1965 елгы 5 февраль санында. Фатих Хөснинең бу әсәре —совет җәмгыятенең төкәнмәс көче, безнең кешеләрнең мораль ныклыгы, кеше күңеленең яхшылыгы һәм яманлыгы турында зур гражданлык хисе белән сөйли торган җитди психологик драма.
Ш. Биктимеров бу спектакльдә бертуган Таһировлардан иң кечесен — Заһитны уйный. Биредә дә ул рольне ышандыргыч, чын итеп уйный. Күптән түгел генә лагерьдан кайткан Заһитның йөрәк яралары да төзәлеп җитмәгән әле. Шуңа күрә Заһит һәрвакыт уйчан, басынкы йөри. Ләкин, шул сыйфатлар белән бергә, бу образны уйнауда беркадәр сентиментальлек, үз героеңны кызгану да сизелә иде. Безнеңчә, алай булырга тиеш түгел иде. Дөреслек, хаклык Заһит ягында бит!
Ә. Баяновның «Күзләре нинди иде» әсәре дә кызыклы гына спектакльгә әйләнә алган булыр иде. Бу драмада яшәүнең, кеше хезмәтенең мәгънәсе нидә, дигән җитди мәсьәлә куела. Бу спектакльдә Ш. Биктимеровка, ниһаять, моңарчы уйнаганнарым» бөтенләй охшамаган бер рольне — Хәмитов ролен бирәләр. Хәмитов — эштә сыналган кеше, зур төзелеш җитәкчесе. Ләкин ул зур объектлар төзегән чакта, аны тизрә* башкарып чыгу өчен, башка кечерәк төзелешләрдәге эшне тарката, төзү материале*- рын читкә җибәреп әрәм-шәрәм итә, кемгәдер дача салып бирә, 80 квартиралы бер йортны «кулдан ычкындыра» һ. б. Болар берсе дә аның үз файдасы өчен эшләнми (бөтен драматизм да әнә шунда), бәлки төзелешне тизрәк тәмамларга ярдәм итәрдәй кирәкле кешеләрне «майлау» өчен эшләнә. Хәмитов зур эш башкарып чыгу өчен кечерәкләрен корбан итәргә дә мөмкин, дип уйлый. Хәмитовка, аның төзелештәге эш итү методларына яшь хатын Айса да ышана. Алай гына да түгел, ул аның мондый эшләрен яшереп килә, ялган нарядларга кул куйганда, ире Салаватны Хэми'01- иың дөрес эшләвенә ышандырырга тырыша. Айса Хәмитовка шулкадәр ышана— вакыт-вакыт ул ачыктан-ачык алдашу юлына баса. Шушы капма-каршы ике як арасында — бер яктагы Хәмитов белән Айса, ике.нче яктагы Салават һәм аның бригад*- сы арасында — каты көрәш башлана. Нәтиҗәдә Айсаның тормыш идеаллары җимерелеп челпәрәмә килә. Үзенең никадәр хурлыклы эш эшләгәнлеген аңлагач, үэен-узе үтерә. Драматург әнә шундый конкрет тормыш мисалында Хәмитовпар|Л1Н
зарарлы йогынтыларым ачып сала. Хәмитов ише кешеләрнең «максат чараны аклый» дигән принцибы кешелексез, зарарлы бер принцип булып чыга. Шушы пьеса нигезендә партияле ачык караш һәм зур гражданлык хисе белән сугарылган спектакль куярга мөмкин иде. Ләкин академия театры, аның режиссерлары әсәрне сәхнәгә тиешенчә куя алмадылар, шуның нәтиҗәсендә драма уңышсызлыкка очрады.
1966 ел Татар академия театрының иҗади үсешендә яңа бер кузгалыш елы булды. Кыш буена җыелып килеп, язын шаулап-гөрләп ташу сулары кузгалган кебек, академия театрының да алдагы елларда туплап килгән иҗат көче, ниндидер киртәләрне җимергон кебек, ташып, ачылып китте. «Гүзәлем Әсәл» спектакле әнә шул язның беренче карлыгачы булды. Бу спектакль Ш. Биктимероаның иҗат үсешенә дә бер этәргеч ясады. Шул спектакльдәге Байтимер ролен уйнаган өчен аңа Тукай премиясе бирелде.
Безнең күз алдыбызда кинәт кенә искиткеч бер кеше табигате, кеше күңеле ачылды. Ул шулкадәр яхшы күңелле, эчкерсез бер кеше, аңардагы күңел җылылыгы сәхнәдә генә калмыйча, залга күчеп, тамашачыларга да барып җитә кебек. Ул гади бер юл эшчесе, беренче караганда игьтибар итәрлек, кызыксындырырлык бер нәрсәсе дә юк кебек Әмма якыннанрак танышкач, бу кешедә никадәр җан җылысы, акыл зирәклеге, күңел сафлыгы барлыгын күреп гаҗәпкә каласың. Ул, гади генә бер эш кешесе үзәндәге зур кешелек хисе белән, бәхеткә «окукын даулый. Шактый олыгаеп барган бу геше үэ гомерендә бик күпне күргән, күпне кичергән. Әмма ялгызлык та, кайгы-хәсрәт ’• аны емет-ышанычын җуйган, бәгыре катаен бер кешегә әйләндерә алмаган Кешс- *пәр белән сейләшкән чагында аның йөзе Ягымлыланып, яктырып китә. Йөргәндә до Диргә йомшак кына басып йөри ул. Байти- Vep-Биктимероә тормыш ачысын күп татыган, шуңа күрә ул кешеләргә булышырга, яхшылык итәргә һәреакыт әзер Бичти- мероеның әнә шул Байтимер образын уйнавын күз алдыннан кичергәч, артист моңармы театрда нигә Чехов әсәрләрендәге бер рольне дә уйнамады икән дип уйлыйсың. Ьик шәп дядя Ваня, Тузенбах булыр иде бит ул... Ш. Биктимеровның соңгы елларда күренгән үзенә генә хас талант сыйфатлары енә шул Байтимер образында ук инде калку булып ачылды.
• Ш. Биктимеров рольгә хәзерләнгәндә җете буяулар, ярылып яткан сызыклар бе- ‘лви эш итми. Тамашачыга тәэсир итү чаралары сайлауда бик саран ул. Аның геройлары берьюлы күзгә ташланмый, җай белән әкренләп ачыла баралар һәм ачылып ■Ниткәч, тамашачының күңелен биләп алалар. Ул уйнаган унай геройларга күңел йомшаклыгы, интеллигент сыйфатлары, эчке ягымлылык, мөлаемлылык хас. Т Гыйззәтнең .'Четкыларпындагы Орлов, Сәхиб Җамалның «Фатыйма Сабри» пьесасындагы Фәр- ’’ад, Г. Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романы буенча эшләнгән спектакльдәге Садыйк, «Ике буйдак»тагы Рәхим — шундыйлар.
Ш. Биктимеровның соңгы еллардагы иҗатында яңа сыйфат шул — ул. төрле хе- >актерлы рольләрне уйный башлап, талантының өр-яңа якларын күрсәтте. Бүгенге .шадемия театрының уңай геройларын уйнап чыккан актер — А. Остроескийиың «Соң'ы '<Орбан«ындагы алдакчы Дульчин, Ш. Хесееновның «Әни килде» пьесасындагы түбән чаклы Ислам, Н. Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу»ындагы әшәке Замир Дәүле ■ С. Тинчуринның «Зәңгәр шәл«ендәге ике йөзле ишан рольләрен бии шәп башкарып ■атар дип кем уйлаган. Әмма бу образларның барысына да — уңайларына да. тискәре *Ми» д» — Ш. Биктимәроака хас бер сыйфат уртак, алар барысы да сәхнәдә фикер ' *О’е беләләр.
ИЛЫ ДНИ ИЛ Я ЛОВА ф АКТЕРНЫҢ ИҖАТ ЮЛЫ
«Гүзәлем Әсәлэдә Байтимер.
Ялган романтик пафос, кирөккә-кирәкмәскә дә «хис түгү» актерга хас түге Тыштан ул артык тыенкы. Әмма шулай сабыр күренсә дэ, актер зур темперам»» белән, бөтен хәрәкәтен уйлап, күңел салып уйный.
Әлбәттә, сәнгатьнең һәр төрендәге кебек, актер иҗатына да заман зур йогыит ясый. Безнең марксистик эстетика да шул хосусияткә нигезләнгән. Ленинчыл чагылдыр теориясе дә шул хакта сөйли. Бүгенге заман театрына ни өчен интеллект, лакониз. һәм кырыслык хас соң? Бу сорауга тормыш үзе җавап бирә.
Икенче бөтендөнья сугышының коточкыч газап-михнәтләрен башыннан кимергә совет кешесе тормышка хәзер аеграк күз белән карарга өйрәнде.
Безнең сугыштан соңгы буын киеренке халыкара хәл шартларында, атом теше таркату, атом бомбасы һәм Хиросима заманында үсә. Ул фән өлкәсендәге зур эчыц
тышта бу ачышлардан ни өчен файдалан) ларын күреп үсә. Бүген, халыклар apt сында аралашу үтә зур тизлек белән бар ган бер заманда, без бөтен дөнья хәллт реннән аерылып яшәмибез һәм яши д алмыйбыз. Сугыш һәм тынычлыкка кагь лышлы уртак мәсьәләләр бөтен кешеле дөньясын борчый. Шуңа күрә без, карть быз, яшебез, сугышка кадәр чордагыда бөтенләй башка кешеләр. Шуңа күрә дә бу генге заман кешесе чагыштырмача акыллы рак та, ул күбрәк тә уйлана. Шул сәбәпле у, иң ярсулы тойгыларын да моннан егерме утыз ел элеккегә караганда кырысрак тыенкырак чагылдыра. Бүгенге заман кешг ләре өчен хис-тойгы кысылып килгән кап пружинага никадәр якынрак булса, шулка дәр үтемлерәк ул.
«Менә шуңа күрә дә интеллектны, уй фикер киеренкелеген артистның сәнгате заманча итә торган иң кирәкле сыйфат д* саныйм мин. Әгәр элегрәк бу сыйфат най бер зур художникларның индивидуал үзенчәлеге генә булган булса, хәзер У' һәрбер актерның уйнау стилендә төп сый фат булырга тиеш. Сәхнәдә киеренке ре
Бүгенге заманча уйнау турында сөйләгәндә, без еш кына интеллект сүзен телгә алабыз. Ләкин ул сүз «коры акыл» диген мәгънәне генә аңлатмый. Ш. Биктимерог» уй-фикер. тыенкылык-сабырлык булу белән бергә, хис-тойгы куәсе дә, темперам»1*1 та бар. Шуңа күрә бүгенге театр турындагы әдәбиятта «уй-фикер темпераменты’ дигән терминның очравы бер дә очраклы түгел.
Актерда зур хис-тойгы көче бар. Аның уй-фикере һәрвакыт эш-хәрәкәтле, хәрәкәте һәрвакыт уйлап, төшенеп башкарыла. Актер уенындагы интеллектуальлек»* сере әнә шунда. Биктимеровта талант, акыл, тәҗрибә, заман тойгысы һәм тормый- хәлләрен партиячел караш белән аңлау — болар барысы да бар.
Моңа мисал итеп беренче чиратта Ленин образын, аннары Байтимерне, шуннан соң артистның иҗатындагы бөтенләй башка рольләрне — Дульчин белән Исламны
лар заманында яши, капиталистик Кенб>
«Фатыйма Сабри» спектаклендә Фәрһад Сабри.
вештә уйлап уйный белмәгәндә, актерны сәнгате заманча була алмый»,—дип » талантлы совет режиссеры Г. Товстоного» Бу уңайдан бүгенге заман стилен» шундый билгеләмә бирүгә каршо) килүчеләр, авыз ерып: «Ә Хмелев белән Качаю» сәнгате уй-фикерсез булганмы?» — дигән сорау куялар, һич тә алай түгел. Лени" алар берәмләп санарлык кына булганнар бит. Ә хәзер без ул хакта гомуми юнәлеп итеп сөйлибез.
китерергә мөмкин.
бернидән до тар
Баштарак Ислам бүтән туганнары арасыннан берние белән дә аерылып тормый.
Башкалар кебек ул да шаярта-көлә, шау-гөр килә. Аннары шундый бер деталь кү. ренә: Ислам
комсызланып тыгыла-төелә компот эчә, савытка кулы белән тыгыла— менә шунда инде
безнең аңа беркадәр карашыбыз үзгәрә, сәерсенә башлыйбыз.
Икенче бер штрих — Ислам корсагын киереп, аякларын сузып юл естенә утырган да узган-
барганның абынуыннан рәхәтләнеп кеткелдәп көлә. Кешеләргә уңайсызлавы аңа зур ләззәт
бирә.
Менә ул нинди юллар белән үзенә машина алуы турында, шул эшне әле яңа гына эшләгән
кебек тәмләп, кеткелдәп көлә-көлә сөйли.
Исламның характерындагы әнә шундый сыйфатларны күргән саен, тамашачы аның
әшәке, түбән җанлы бер бәндә икәнлегенә ышана бара. Исламның түбән җанлылы- гы энесе
Инсаф белән талашуында тагы да ачыла төшә. Энесе каты-каты итеп җавап кайтаргач һәм чын
намуслылык, гаделлекнең нәрсә икәнен аңлата башлагач, Ислам түзми, бетен әшәкелеген
ачып сала, чөнки аның дөньяда яшәү, малга хиреслек принципларына китереп бастылар, бу
юлы инде шаяртып сөйләнеп кенә котыла алмыйсың. Ислам, күзен-башын җимереп, минем
бай яшәргә хакым бар. дип кычкыра. Ш. Биктимеров үзенең героен шул хәтле чын, шул хәтле
оста итеп уйный, Исламга карата күңелдә ачу-нәфрәт, җирәнү тойгысы уяна.
Коммунист һәм гражданин актер бу очракта иске заманнан калган һәм яшәргә хакы
булмаган әнә шундый тормыш күренешләрен рәхимсез рәвештә хөкем итә. Әнә шулай, тискәре
типларны фаш итеп, ул әхлак идеалын алга сөрә.
Мәскәүдәге гастрольләре вакытында Татар академия театрының спектакльләрен
караганнан соң, 1970 елның 1 август санында «Правда» газетасы:
«Бай сәнгать традицияләре, актер осталыгы, сәнгатьчә яңа чаралар табарга ом тылу—
болар барысы театрның зур сәхнә культурасы барлыгы турында сөйли»,— дип язды.
Бу сүзләр тулысы белән Ш. Биктимеровка да карый. 1970 елның июнь аенда аңа зур исем
— РСФСРның халык артисты исеме бирелде. Актерның хәзер бөтен иҗат сәләте чәчәк аткан
чоры. Без әле аның чын сәхнә осталарынча тагын бик күл роль уйнавын көтәбез.