Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҺАДИ ТАКТАШ ХАТЛАРЫ


22 март, 1926 ел. Казан
Иптәш Изотов!
Сез «Мәхәббәт тәүбәсе» исемле шигыремне чуваш теленә тәрҗемә итерге миннән рөхсәт сорыйсыз. Әгәр сез тәрҗемәдә минем авторлык исемемне сакласагыз (бу — гомум кабул ителгән кагыйдә), егәр зчтәлеген бозмасагыз һәм узгертмәсәгәэ. мин шул шартлар белән үз әсәремне тәрҗемә итәргә рөхсәт бирер идем.
Әсәрнең сез тәрҗемә иткән исеменә карап хөкем йөрткәндә, сезнең татар телен белүегез зәгыйфь булып күренә Чөнки -Мәхәббәт тәүбәсе» бүтән телгә тәрҗемәдә '■(Клятва любви» түгел, «Исповедь любви» була. Әгәр сез тәрҗемә иткәндә шундый тупас хаталар ясасагыз, әсәрнең эчтәлеген үзгәртүегез һәм бозуыгыз мөмкин. Шуның өчен дә мин сезгә бастырганчыга кадәр тәрҗемәгезне татар телен яхшы белгән кешеләр белән бергәләп җентекле төстә тикшерергә һәм эшкәртергә киңәш итәр идем.
Сез менә шундый шартларга күнсәгез, мин үз әсәремне чуваш теленә тәрҗемә итәргә рөхсәт бирөм.
Иптэшлэрча салам белен ТАКТАШ.
3 июнь. 1931 ел. Казан.
Иптәш Новичков!
Рәсемнәреңне һәм хатыңны алдым Вакытым бик кыска булганга бик кыска гына язам. Чөнки шул көннәрдә отпускага китәм. Эш бик күп. Кичер.
Беренче — рәсемнәрең турында:
1. Бәйрәкә ячейка секретаре рәсеме бу надпись белән баралмый. Ә рәсемнең эшләнеше бчшка надпись бирүне авырлаштыра. Башка надпись табарга тырышырмын.
2. Кулак хатыны рәсме дә бу надпись белән баралмый. Кызыксыз. Икенче надпись табарга кирәк булыр. Баладан берәр акыллырак сүз әйттерергә кирәк. Замысел матур һем журнальный.
3. Менә сорау галәмәте белен ясалган реемең плакатный.
Кайбер киңәшләр:
«Чаян»да без мөмкин кадәр плакатный рәсемнәрдән качарга тырышабыз «Чаяи«га керә торган рәсемнәр, беренче, журнальный, ягъни кешеләр табигый булырга һәм надписьлары кызык булырга тиешле. Шуның өчен иң элек, рәсемнәреңне ясау алдыннан, рәсемеңә матур надпись табып куй. Шундый типларны һәм, надписька карап, типларның физиономияләрен ясарга тырыш.
«Татиэдатпка читтә торып плакатлар ясаудан бер файда да чыкмас Чөнки ул плакатлар күбрәк «Татиэдатпка аерым оешмалар тарафыннан бирелюн заказлар "буенча гына эшләнә. Син күбрәк карикатуралар ясарга тырыш. Бер яктан, алариы бастырырга мөмкинлек бар. икенче яктан, синдә карикатура ясарга зур гына көчең барлыгы күренә. Сиңа, әлбәттә, укырга кирәк иде Кыскасы, отпуска вакытында Кә- эанга килеп китсәң, бәлки бу мәсьәләне яхшы якка хәл итеп булыр иде.
Хуш. ТАКТАШ.
* Хатларны редакциягә шагыйрьнең улы Аван Такташ тапшырды. Кайбер хатларда берничә җөмлә кыскартылды.
Ә Мәҗит, ft. Такташ, А. Уразасв.
Июль. 1931 ел. Казан. |
Кыйммәтлем Гөлчәһрә!
Моннан элек (кайту белән) сиңа хат язып җибәргән идем. Богомолов иптәш аркылы җибәргән хатыңнан ул хатны алмаганлыгың билгеле булды. Аннан соң хатыңны алуга кадәр язган бер хатымны һаман җибәрә алмый йөрдем. Бу хат белән аны да җибәрәм.
Казанда рәтле эш эшләгәнем юк. Ремонт мәсьәләсендә (мичләрне) бөтенләй отказать итәләр. Шулай да горсовет Татжилсоюз аркылы эшләтә алмасмы, дип йерим. Бүген Горсовет белән Татжилсоюзда булдым. Тиешле кәгазьләрне алдым. Сүтеп булса да ни дә эшләргә тырышырмын. Бүлмәне (зур бүлмәне) ремонт өчен хәзерләнеп торам. Обойлар таптым. Габидуллага да хәзер мел табасы гына калды. Главный эш мичләрдә. Сез Актаныштан туеп та өлгергәнсез, монда Казанда кызыгырлык әйберләр; дә юк. Билгеле, мин үз иркегезгә куям. Ә дөресрәге бик сагындым. Бүген кайтсәгыа да көтәм. Теләсәгез, 15 ндә кайтыгыз. Булмаса монда мин дә беспризорный кебе* йөрим.
Калган нәрсәләр турында киңәшербез. Билгеле, кайткач.
Хәзер үземнең сәламәтлегемне белдерәм. Сине бик сагындым. Юк нәрсәләр белән эчеңне пошырма. Яшьлек үткән, малай. Кызларга башны күтәреп карыйсы килм» Аннан — эш күп. Син мөмкин кадәр күбрәк хәрәкәт ит. Булмаса, малай тазарып, үмда авырлык китерер.
Сагынып, үбеп ҺАДИЕН- 25 июль, 1931 ел, Казан.
Гөлчәһрә!
Әле сагынып өлгермәдем үзеңне.
Казанда йөрим.
Ятим бала кебек.
Өйдә теге күршеләрнең үләргә җитешкән песи малайларыннан башка беркем дә юк- Фәизә ачкычларны үзе белән алып ял итәргә киткән. Васильевкадан эзләп таптьм үзен. Гафу үтенә.
Актанышта батей авырлыкны сиңа күрергә туры киле инде. Казанга кайткач синең пожеииеңне бик яхшы тешенәм. Синең кул аста торганда ре хат буяган, ени. Хәзер ын-жирлорне дә үзем жыям. Чәй дә үзем кайнатам, су да кертем, идән дә себерем,
ына башлагач язармын.
ф ЬЛДИ ТАКТАШ ХАТЛАРЫ ф
18 август, 1931 ел, Казав.
Сөеклем Гөлчәһрә!
Бүген сагынып көткән хатыңны алдым. Булмаса инде йөрәккә авыр була башлаган иде. Дөресен генә әйткәндә, мин инде 17 ләрендә үзегез килерсез дип кеп башлаган идем. Бүген килмәсәгез иртәгә килерсез дип, бүген идәннәрне дә, белье- ларымны да юдырып куйган идем. Хатың бер яктан шатландырса, икенче яктан йе- рәккә авыр булып китте. Беренә кадәр әле көтәргә туры киләчәк. Инде акча масье- ләсенә килгәндә, аны, шиксез, онытмаган идем. Беренче сентябрьләрдә килсәгез, билгеле, 25 ләренә табан телеграмм белән акча җибәрермен... Аннан, монда шул коннарда мичләрне үз хисабыма ремонтировать итәргә булдым. Кирпеч кебек кирәкле материалларны табып килем. Ничек тә бу ел ремонт ясатабыз инде. Зур бүлмәне ремонгиро- вать итәргә кирәк булган, материалларны да җыя торам. Ну болар калып торсын. Инде тагын бер язмый калган нәрсә турында. Син хәтта миңа ул хакта үпкәлисең да. Мин, җаным, бала турында күп уйлыйм. Билгеле, аның сине нинди положениегә куюын да беләм. Минемчә, Актанышта докторлар бар да, миннән башка тудыру сиңа алыр булыр. Казанда хәзерге көндә бала табу йортлары ачылып килә. Бала тууга кадәр бире кайтсагыз бик яхшы булыр иде. Ә кайчан ул туачак? Бәлки бик тиз, бәлки әлс Казанга килеп тә өлгерерсез. Мин бу хатымда әле аңарга сәлам язмыйм, киләсенД! язарга туры килмәсен.
Менә нәрсә, җаным. Бу хатымны алу белән юлга чыгарга исәпләсәгез, срочно леграмма сугыгыз. Мин акча җибәрергә тырышырмын. Аннан Фәйзидән сиңа хат бар. Хатны ачтым, аның өчен ачуланма.
Үзем бер төрле торам. «Киләчәккә хатларнның III хатын язып бетердем. Ләк«| канәгатьләнерлек булып чыкмады. Үзе ошамый, үзем төннәрне шул хатны язу белаь сине уйлау белән уздырдым. Нигәдер бик сагына башладым үзеңне. Минем хакта һич бер тынычсызланма, бәгърем, синнән аерылган минутларымны эшкә күмелеп уздыр дым, дөрестән дә элекке балалык беткән, гакыллыланганмын, һәм хатын-кызлар мине) өчен үзләренең элекке төсләрен югалттылар бугай. Алар хәзер берсе дә сине һә) үземнең җырларымны алмаштыра алмыйлар.
йөрәгемнең иң җылы хисләре сиңа, бары сиңа гына булсын.
Камильләр, әниләр, үзләре хат язмаганга алврга бу юлы хат язмыйм Көтә торсыннар, шулай да сәламемне әйт үзләренә.
Хуш, бәгърем, сагынам, көтәм.
ҺАДИ ТАКТАШ.
12 сентябрь. 1931 ел. Казан.
Гөлчәһрәм!
Сине иң җылы хисләрем белән урыйм. Шатлыгым йөрәгемә сыймый. Ну и молодец син!
Так и миңа малай тудырдың бит!
Инде терел, бәгърем!
Сиңа кәгазь, каләм, китаплар алып килдем.
Авыр булмаса малай турында яз әле.
Комга ошаган!
Күзләре нинди!
Җылыймы?
Бик дуслашып киттегезме үзе белей!
Яз.
Икегезне дә үбеп һ ТАКТАШ.
15 сентябрь, 1931 ел. Казам.
Галочка!
Сиңа һем нәни Такташка сагыну сәламе.
Син минем хат язмавыма үпкәли дә башлагансың. Эш күл, бәгърем. Аннан бераз, син больницадан чыккач, сөйләр сүз күбрәк булсын дип язмадым.
Хәлең иичек!
Малай нишли!
Без монда бер төрле торабыз...
Син кайгырма, гомумән тыныч кына ят, малайның туган көнендә ядкарь булсын дип пьеса яза башладым.
Кичә мәкалемнең күп өлешен яздым. Мәкалемне бүген бетерермендер.
Ну, бәгърем, малайны үбеп, исемен без -Ван» түгел, «Аван» дип кушарга җыенабыз. Минемчә, бу исем ааыз тутырып ейтелү естенө яңгыравыклы, музыкальный да. Син ничек уйлыйсың!