УЛ МИНЕМ ОСТАЗЫМ ИДЕ
Башкортстанның терпе почмакларыннан җыелган бик күп I ^/1 авып яшьләре. Уфада укып ята идек. Бүгенге кебек хәтеремдә, Пушкин урамындагы 92 име номерлы ике катлы йортның бер бүлмәсендә без берничә малай торабыз. Билгеле, якынрак танышып алгач, үзара дуслаштык. Минем белән янәшә койкадагы иптәшем, озын буйлы ябык малай Әбделманое бер көнне үзенең Мәҗит Гафури туып-үскән Җилемкаран авылыннан булуын, ул гына да түгел, горурланыбрак, Мәҗит аганың якын туганы да икәнен сөйләде. Моны ишетүгә, билгеле инде, колакларым үрә торды, бик кызыксындым һәм тагын да җентекләбрәк Гафурига ничек туган булуын сораша башладым. Минем кебек кече яшьтән үк мәктәпләрдә Каюм Насыйри, Г. Тукай, М. Гафури, Ш. Мәрҗани, Г. Ибраһнмоа. Фатих Әмирхан. Дәрдмәнд. Сәгыйт Рәмиев. Г. Камал кебек атаклы шагыйрь һәм язучыларның әсәрләрен укып үскән, шулар белән тәрбияләнгән кешегә Гафурины якыннан белгән, хәтта үзен аның туганы, дип атаган кешенең очравы, аның үз янымда ук булуы, ничектер, гаҗәбрәк булып китте. Мәҗит абый эшләгән «Яңа авыл» газетасы идарәсенә без бергәләп барырга булдык. Барганда Гафурины күз алдына китерергә тырышам. Ни өчендер, мин аны авылыбызның җәдит мулласы шикелле таза гәүдәле, зур мыеклы, мәһабәт бер кеше итеп күрергә тырышам. Ә үзем эчемнән генә: «Ул минем белән сөйләшерме икән, сөйләшсә. ничек суз башларга, укытучылар кебек сораулар бирә башласа, ничек җавап кайтарырга», дип уйлап барам һәм үзем дулкынланам. Чөнки минем кебек меңләгән яшьләр аның революциягә кадәрге һәм аннан соң да өлкәннәр һәм балалар өчен бербер артлы татарча чыгып торган шигырьләре, хикәяләре, мәсәлләре белән таныш, аларның күбесен мәктәпләрдә укып, җырлап йөрсәк тә. үзен күргәнебез юк иде. Ә менә бүген, гомеремдә беренче мәртәбә, тере шагыйрьне, безгә китаплар язып чыгаручы кешене күрергә барам! Бүрәнә өстеннән сипләнгән такталарның кайчандыр буялган, инде нинди төскә буялганлыгын да әйтүе кыен булган бер бинаның парадный ишегеннән кереп, тар гына текә һәм караңгы баскычтан өскә күтәрелдек. Анда уртача буйлы, кара чәч-мыеклы, башында түбәтәй, өстенә кара костюм кигән, галстук таккан өлкәнрәк яшьтәге, матур кеше аяк өсте баскан килеш бик җитди рәвештә нәрсәдер эшли иде. Эчке бүлмәләрдә дә кешеләр күренә. Монда мине гаҗәпләндергәне шул булды: Әбделманов кергәч тә: — Исәнмесез, Мәҗит абый! — дип исәнләште. Миңа, зур гәүдәле кеше күрергә ниятләп баручыга, бу бик сәер тоелды. Минем башка келт итеп: — Бәй, бу Гафури үзе микәнни! — дигән сорау килде. Чөнки алда һич көтмәгән кеше басып тора иде. минут та үтмәгәндер, ул зшен бетереп, кәгазьләрен җыйгалады да: — Әйдә, утырыгыз,— дип. безгә урын күрсәтте. Мин суз башлый алмый торганда, кыен хәлдән иптәш коткарды. — Мәҗит абый, без синең янга хәл белергә генә кердек. Монда укырга килдек. Менә бу егет тә безнең якныкы,— диде. Мин баш кагып кына аиың сүзен расладым. Гафури аңа сораулар биреп, нинди укуга килүебез белән кызыксынды, аиың ата-аналарын, тагын кемнәрендер сорашты. Аннан соң әкрен генә, йомшак тавыш белән минем кайдан килүем, исемем, атам-аиам турында сорал китте. Аның сорауларына оялып кына җавап кайтарып, үземнең Стәрлетамак кантоны Сәмән авылыннан булуымны әйттем. Безнең авыл исемен ишеткәч, ул җайланып киткәндәй булды: — Ә_ Якташ икәнсең. Мәҗит абый тагын ниндидер сораулар биргәләде. Мин исә. шундый зур кешенең безнең кебек авыл малайлары белән үз тиңе кебек итеп сейләшүен күргәч, батыраеп киттем шикелле. Бер дә кетмәгәндә, ул: — Сәмәндәге теге ирләр киеме киенеп малайлыкта нәргәи Ммңнеяр-Хәтммә исәнме әле! —дип сорады. Мин бераз аптырап калдым. Гомумән, ул вакыйганы ишеткәнем булса да, Хәтимәнең соңгы язмышы турында белми идем. — Әйтә алмыйм, Мәҗит абый,— Ә үзем аның безнең авылда күптәй булган паныйганы белүенә хәйран калдым. Шуннан ул: — Ул чакта син яшьрәк булгансыңдыр шул.— дип куйды. Шушы гасырның башларында безнең авылда бер кызыклы вакыйга була күрше Балыклыкүл авылының Хәтимә исемле яшь хатын ата-аиасы кечләп биргән ирдән котылу эчен киемнәрен авыл уртасындагы зур тирән күпнең яры башында салып калдыра да |суга батып үлгән, дип белсеннәр ечеи), ирләр кисме киенеп, авылыннан чыгып китә һәм бер сәүдәгәргә малайлыкка керә. Берничә ел буе авылда батрак булып йори, ләкин аның хатын икәнен берәү дә белми. Тик авыл яшьләре белән солдатка каралу, метрика алу мәсьәләсе килеп тугач кына, чын хәл ачыла. Заманында тирә-якны шаулаткан шушы вакыйга соңыннан боек әдип Галимҗан ага Ибраһимовка «Татар хатыны ниләр күрми» повестен вэу очей сюжет һәм Хәтимә образы әсәрнең тол каһарманы булган Голбануның прототибы хезмәтен үти. Мим Галимҗан аганың Солтанмораттан Сәмәнгә һәм Балыклыкүлгә килеп, шул турыда материаллар җыйнап йорүен хәтерлим. Мәҗит абыйның үл вакытта сорашканы менә шушы әсәрнең тере героинясы Хәтимә турында иде. Боз шатланышып китәргә җыендык. Ул безгә: — Тагын килегез,— дип калды. Мәҗит абый белән минем беренче тамышуым һәм сойлошуем кетелмәгәнчә уңышлы чыккач, үзе дә: «Тагын килегезп. дип калгач, миндә хәзер яңа телемләр, яңа омотпәр туды. Аиың янына юлны белеп алгач, берәр атнадан соң йомышсыз-иисез үзем генә киттем. Хәзер инде ул миңа укытучым кебек якыи күренә иде. Бу юлы инде мин һичбер тартынмый, үземне иркен тотарга тырышып, аиың һәр соравына җавап бирдем. Ул үзе >шли. үзе миңа әкренләп сораулар бирә торды. Нинди китаплар укуым белән дә кызыксынды. Гафуриның молаем йозен. аталарча йомшак сүзен тиз генә оныта алмадым, бер- ике атна үткәч, тагын бардым. Ул миие. мичектер, үземә тарта иде. — Синең гвзотка язганың бармы! — дип сорады үл. Мин «Яшь юксылида авыл яшьләре турында бер ике хәбәрем чыгуын әйттем. — Алай булгач, сиңа һәрвакыт язышып торырга кирәк, килешмәгән урыииары булса, идарәдә тозәтерпәр.—диде. Укуда булу сәбәпле, хәбәрләр яза алмавымны әйткәч, ул остел тартмәсыинан кечкенә генә форматтагы ике аңа китап чыгарды да миңа сузды: — Мә. шушылармы бик җентекләп укып чык та. алар турымда нәрсә аңласаң, шул турыда фикерләреңне язып миңа китер.—диде. ю. «к. у.» м а, 145 Кадерле китапларны бик игьтибар белән укып чыктым да. влврның эчтәлеге, теле, яшьләр ечен аларның файдалы булуын әйтеп, кайсы нәшрият чыгаруын, хәтта офор. млениесен, хакларын күрсәтеп, яшь укучыларге тәкъдим рәвешендә яздым һәм Маҗит абыйга алып киттем. Бу ике китапка рецензия сыман нәрсә иде. Гафури язманы укып карады да: — Син моны «Яшь юксыгнга кертеп бир,— диде. Рецензия «Яшь юксыл»да басылып та чыкты. Моны күргәч иптәшләремнең күзләре шардан булды. Кайсы мактый, кайсы мыскыллап көлә. — Син Мәҗит Гафури янына күп йөри башладың. Моны син язмагансың, ул язып биргән,— диючеләр дә булды. Материал иптәшләрем арасында минем «хәбәрче» дигән исемемне таратты. Икенче көнне, газетаны кесәгә тыктым да. тагын Мәҗит абый янына киттем. Барып керүем белән ул көлемсерәгән кыяфәт белән: — Әһә... килдеңмени, автор Маннаии! — дип ярым шаярып каршы алды. Ул бү материалны күптән укыган икән. Миңа кесәдәге газетаны чыгаруның кирәге дә калмады. Аның бу сүзләренә югалыбрак калдым булса кирәк, рәтләп бер сүз дә әйтә алмадым. Ул «Яшь юксылоның минем материал басылган санын өстәл өстенә салып куйган икән. Аны алып миңа сузды да: — Менә нинди шәп чыккан, молодец, болай яза алгач, һәрвакыт язып тор,— диде. «Автор Маннани» диюе миңа һич тә сәер тоелмады. Чөнки мин бу беренче мәкаләмне Гафуриның үзенә һәм фамилияләренең ахыры «и»гә беткән башка күренекле кешеләргә охшарга тырышып: «Хәлил Маннани»,— дип куйган идем. Мәҗит абыйдан чыкканда мин газеталарга туктаусыз язып торырга карар биргән идем инде. Бу карарым гомерем буе. 45 ел бозылмыйча килде, бүгенге кәнгәчә дәвам итә. 1925 елда Уфадан авылга кайтып киттем һәм, Мәҗит абыйның киңәше буенча, авылдан туктаусыз хәбәрләр язып тора башладым. Аларнын кайберләре газетада басуны сорап Мәҗит абыйның үзенә дә адресланган була иде. Шундый бер момент хәтердә калган: «Совет лавкасы түгел. Сабит лавкасы» исемле бер хәбәрне «Яңавыло газетасына. Мәҗит абыйга адреслап җибәрдем. Күп тә үтми, хәбәр бик кызыклы, колкеле карикатуралар белән басылып та килде. Шуннан соң лавка эчендә барган эчү. карта уйнаулар бетте. Тик үзем генә Сабит агайның гомерлек дошманы булып калдым. Укудан «Яңавыл» газетасы редакциясенә эшкә күчтем. Күп тә үтми, газетаның исеме «Коммуна» дип алмаштырылды (хәзерге «Кызыл таң»]. Бервакыт редакциягә Мәҗит абый килеп керде. Танышлары белән исәнләшеп бетүгә мине күрде дә: — Оһо! Син. Маннани. әллә журналист булып киттеңме! — диде көлемсерәп. — Шәп. бик шәп. нәкъ урынын тапкансың инде. Редакциягә килгәндә Гафуриның кулында бер папка бар иде. Шагыйрь Гариф Гомәр белән сөйләшеп киттеләр. Ул шушы елларда гына язган «Тормыш баскычлары» повестен газетада бастыру турында сейлөшү өчен килгән икән. Гафуриның беренче бөтендөнья сугышы вакыйгаларын чагылдырган бу зур повесте газетада бүлеп-бүлеп басылды һәм хәтсез саннарга сузылды. Ул үзе көн дә диярлек редакциягә һәм типографиягә килеп йөрде. Материалның әдәби бүлектән ничек чыгуын, корректурасының ничек укылуын, типография хаталарын булдырмауны кайгыртты. Тугандаш татар һәм башкорт халыкларының сөекле шагыйре Мәҗит ага Гафури минем күңелгә шулай бик тирән кереп калды.