ТӘРҖЕМӘЛӘ? ӘЙБӘТРӘК БУЛСЫН!
Моннан берничә ай злек, гаять үзенчәлекле, аз сүзле, тирән фикерле шагыйрь Дәрдмәнд шигырьләрен радио аша рус телендә дә тапшырдылар. Мин Дәрдмәнд шигырьләренең русча тәрҗемәсен укыштыргалаган идем. Ләкин ул тәрҗемәләр күңелдә ризасызлык хисе калдырганнар иде. Ә менә радио аша тапшырылган шигырьләрнең тәрҗемәләре, минемчә, уңышлы эшләнгән. Аларда Дәрдмәнд шигырьләренең рухы, тел үзенчәлекләре әйбәт сакланган. Ә аның шигырьләренең элекке тәрҗемәләре бик йомшак, Дәрдмәнд әсәрләре белән таныш булган кешенең күңеле һич тә кабул итәрлек түгел иде. Мисал очен әллә ни ерак бармыйча, Дәрдмәнднең «Татар поэзиясе антологиясенндә татарча һәм русча басылган бер шигырен чагыштырып карау да Зик җитәр тесле. Менә аның «Бәлләү» исемле шигыре. Җиңеп укылуы, сүзләренең тирәм мәгънәле һәм төгәл әйтелеше белән бер укуда күңелгә сеңеп кала торган бу шигырьдә. мәсәлән: Колынкаем, Кил, җанкаем, Йоклаек икәү.— дигән юллар бар. Менә шул искиткеч матур әйтелгән юлларны русчага: Лошонок мой. Мышонок мой. Спи, милый, засыпай...— дип тәрҗемә иткәннәр. «Лошонок» сүзе русларда да еш кулланылмый, минемчә. Ә бу очракта ул бөтенләй ятышмый. «Мышонок» сүзе русча кулланылса да һәм бераз иркәләп әйтелсә дә, бездә ул «җанкаем» дигән мәгънәне һич тә бирә алмый. Шул ук шигырьдәге «алмакаем», «аппаккаем» дигән сүзләрне «спи мой, дичок, мой белячек» дип тәрҗемә итүне уңышлы дип әйтеп булмый. «Дичок» сүзе русларда зак һәм ачы кыргый алманы аңлата, ә «белячек» дип алар сэры чәчле малайга әйтәләр. Кыйгач кашым, асыл ташым» дигән юллар русчага «ты кровь моя. любовь моя» дип тәрҗемә ителгән. Матур сүзләр бу. әлбәттә. Ләкин Дәрдмәнд шигыренең бу юлларын сүзгә-сүз тәрҗемә иткәндә генә кочлерәк, төгәлрәк килеп чыгар иде. Бровки дугой, Рубин ты мой. Ә бит әдәби тәрҗемә оригиналдан ким булырга тиеш түгел, минемчә’ Мин әйтеп киткән радиотапшыруда Дәрдмәнд әсәрләре рус телендә басылып чыгачак диделәр. Чыкса бик әйбәт булыр иде. Тик ул басмасында элекке кимчелекләр кабатланмасын, Дәрдмәнднең шигырьләре рус укучыларына әйбәтрәк, төгәлрәк тәрҗемәдә иреш- терелсен иде. ХӘДИЧӘ АЛМАЕВА Э Миңа Аяз абый Гыйлаҗеаның «Урамнар артында яшел болынп әсәре бик ошады. Без Аяз абыйны повестьлар һәм хикәяләр остасы буларак күптән үз итеп олгергән идек инде. Язучының бу романы безнең өчен ифрат та әйбәт сюрприз булды. Бүгенге көн геройлары, әйтерсең лә. безнең арадан роман эченә кереп киткән. Әдипнең бу әсәре, һичшиксез, татар прозасының яңа казанышы, горурлыгы. Романның теле сокландыргыч. Әсәрнең масштабы, фикер колачы гаять киң. Без әдиптән яңа романнар көтәбез һәм аның иҗат юлында тагын да зуррак уңышларга ирешеп, безне, үзенең укучыларын куандырсын иде, дигән теләктә калабыз. ҺӘНҮЗӘ АФЗАЛОВА, КДУ студенткасы