Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮТКЕН КАЛӘМ

елда Татарстан китап нәшрияты 1UVU Габдулла Шаму коеның мәсәлләрен аерым җыентык итеп бастырып чыгарды §§§§. Бу җыентыкка, үз әсәрләреннән башка, авторның тәрҗемәләре дә урнаштырылган. Тәрҗемәләр турында сүз кузгатмыйча, турыдан-туры оригинал әсәрләргә тукталасы килә. Гел мәсәлләрдән генә торган шактый зур күләмле китапны кулга алгач, бу кадерле нәрсәне укып чыгарга кәч җитәрме дип, куркыбрак калдым. Ни дисәң дә, гел аллегорик алым белән язылган, бер төсле формадагы әсәрләр зиһенне ялыктыра. Әмма куркуым юкка булган икән: китапны башыннан ахырына кадәр бер дә ялыкмыйча укыдым, чөнки бирегә тупланган әсәрләр оста һәм үткен каләмле әдип тарафыннан иҗат ителгән. Тематикасы ягыннан терле булган кебек, язылу формасы белән дә күп төрле алар. Кайберләре традицион «Эзоп теле» белән, мәсәл жанрының үзенчәлекләрен нык саклаган хәлдә иҗат ителсә, икенчеләре мәсәлдән бигрәк шигырьгә тартым. Аларда хәрәкәт итүче геройлар без укып күнеккән хайваннар яки җансыз предметлар түгел, ө безнең арабызда ук яши торган гадәти кешеләр. Г. Шамуков мәсәлләренең үзенчәлеге һәм заманчалыгы да нәкъ менә шунда күренә. Җыентыкка сүз башы язган тәнкыйтьче Нил Юзиев та Г. Шамуков мәсәлләрендәге бу үзенчәлеккә игътибар иткән: «Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләүче шундый аллегорик образлардан һәм шартлы вакыйгалардан тыш, Г. Шамуков хәзерге заман мәсәлендә активлаша башлаган яңа алымнарны, әйтик, шигъри фикерне төрле предметлар аша яки турыдан-туры кешеләрнең үз образлары аша ачу алымын да куллана». «Чүлмәкче белән Исерек» мәсәлендә антик әдәбияттан ук килгән традицион Бүре яки Аю образлары юк. Сүз бер исерек кешенең соклангыч матур чүлмәкләрне типкеләп, ватып бетерүе турында бара. Чөнки исерек күзенә чүлмәкләр ямьсез, гарип булып күренә. Автор, мораль өлешен кертмичә. әсәрне шуның белән тәмамласа да фикер төгәлләнер, тик бу вакытта ул үзенең мәсәллеген Югалтыр иде. Автор әсәрдәге фикерне тагын да үстереп җибәргән. Гадәттәге мәсәлләрдәгечә мораль өлеше әсәрнең идеясен ачып бирү ечен генә кулланылмаган, ә фикерне үстерү, бер гыйбрәтле хәлдән икенче төрле яңа нөтиңа ясау өчен дә кулланылган: Айныгач та аның күзе төзәләчәк. Бу вш өчен үкенәчәк һәм сүгәчәк Үзен үзе; Әмма, ДУСТЫМ, һич тә көтмә. Төзәлер дип өмет итмә §§§§ Г. Шамуков. Мәсәлләр. Казан. 1Ө89 ел. Аек килеш кыйшык күрүчемен күзе. Әйе, исерек кеше бер айныр, белки аның болай исерүе дә беренче тапкырдыр. Гадәттә эчми эчкән кешеләр шуаай «мәзәк» күрсәтүчән була бит. Әмма айнык килеш исереп йөрүчеләрне төзәтүе, .чынлап та, кыен. «Ефрейтор» әсәренең идеясе дә тормыштагы кешеләр хәрәкәте аша ачыла. Ефрейторга көннәрдән бер көнне взаод тапшырганнар һәм бер взвод солдат аның командалыгында атлап килә. Тик, гөнаһ шомлыгына каршы, ефрейторның адымы ялгыша. Ләкин башка солдатларга карап үз адымын дөреслисе урында, ул, үзенә бирелгән властьтан файдаланып, башкаларны ялгыш адымга этәрә... Автор, тышкы портретындагы кайбер штрихлар аша, Ефрейторның нинди кеше икәнлеген, холкын- фигылен ача. Менә ул «купшы басып, күкрәк киереп, борын яфракларын өрелдереп» атлап килә. Үзенә шундый зур взвод тапшыруларына ул бик канәгать: «Авызы җиткән колагына». Мактанчык, һаваланырга яратучы, үзенең «бөеклегенә» чиктән тыш ышанучы кешенең эчке портреты гаять оста һәм саран детальләр аша ачылган. Менә шундый эчке портрет осталыгы «Аптыраш» әсәрендә тагын да ныграк чагыла: Берәү тәмам аптыраган Бер дустына очраган; «Ни булды? Ник төсең китте?» — дип сораган. Әйткән теге- — Яңа гына Хуҗам чакырып шундый сорау бирде миңа.' Зинһар, тизрәк әйтсәнә, дн Кайсы тирәсендә кайсы әйләнә, ди. Кояшмы Җир тирәсендә. Җирме Кояш тирәсендә? Билгеле, бу мәхлук Җирнең кояш тирәсендә әйләнгәнлеген яхшы белә. Тик ул хуҗасына туры җавап бирүдән генә курка, чөнки аның начальнигы киресенчә уйларга мөмкин. Үз начальнигына ярарга тырышучы ялагай кешенең «драмапсы чагыла биредә. Шул ук вакытта әсәрнең логикасы «началь- никмның да тугрылыклы кеше түгеллегем күрсә/ә Дөреслекне яратучы кеше булса, уз тиресенә куштаннармы, үз кубызына гына биючеләрне җыймас иде. Автор монда бер ук белән ике куянга аткан һәм икесенең дә нәкъ йөрәгенә тидергән. Формасы белән бу әсәрнең традицион мәсәлләрдән шактый үзгә икәнен әйтми булмый. Гадәттәге мораль өлеше дә юк. Сатирик шигырь дип әйтергә булыр иде моны. «Саф мәсәлләр» белән сатирик шигырь арасында торган әсәрләр рәтенә татын Г. Шамукоаның «Саф егет»еи кертергә мөмкин. «Өч балалы һәм хатынлы, шактый олы» яшьтәге кешенең яшь кенә кыз белән йери башлавын күреп, әсәрнең лирик «мин»е аптырап кала. Күп тә үтми, теге ■егетебез» тагым «мин»ге очрый, бу юлы инде янымда чибәр кыз булмый. «Егет» ялгыз. — Чибәркәең кайда, дускай — дим мин моңа. — Ташладым бит мин ул кызны „ — Китче! Нинди шайтан бозды Арагызны? Шушы сорауга җавап биргәндә теге ■егетпнең чын йоэе ачыла. «Бик бозык кыз булып чыкты, хатыным барын белә торып, мине ул аздырып йөрткән»,—дип, үзем саф итеп күрсәтергә теләве һәм гаебен кешегә аударырга тырышуы бу кешенең никадәр түбен һем мескен икәнен күрсәтә Хатыны, балалары бар аркылы кызлар белен йөрүе бер әшәкелек булса, үз гөнаһын башкаларга ыргытуы икенче начарлык Автор шактый зчке яшерелгән ирония аша кеше характерындагы иң үзенчәлекле моментны тотып алган һәм кыска гына шигъри юллар белән шуны ача алган. Әсәрнең диалогка корылуы, әсәрдәге сурәтләнгән хәлләргә йомгак ясаганда авторның катнашмавы һәм геройның үзено-үэе үтергеч характеристика бирүе аны тагын да отышлы иткән. Әгәр дө автор «хатыным барын белә торып, кыз мине аздырып йөрткән» диген сүзләрне геройның үз авызыннан ойттермәсе. ирония бетәр һәм әсәр сатирик үткәнлеген югалтыр иде. Г. Шамуков үз геройларының психологиясен яхшы аңлап эш итә. һәр әсәрендә вакыйгаларның яки кичерешләрнең иң кабарынкы моменты гына тасвирлана. Теле үткем. Тешләгәндә шактый авырттырып тешли. Сатирик әсәрләр өчен нәкъ менә шулар кирәк тә инде. Шагыйрь сатира белән эш итәме яки лирика беләмме, ул тормыш матурлыгын раслый. Тормыштагы кире күренешләрне сурәтләп нәфрәтләндерә, уңайларын бетен матурлыгы белен күрсәтеп тормышка мәхәббәтебезне арттыра. Г. Шамуков, мәсәлләр остасы буларак, сатира белән эш итә. Әмма аның мәсәлләре арасында да тормыш матурлыгына мәдхия бар. Фикеребезне раслар эчен Крыловтан алынган «Керт һәм үлем» мәсәленә тукталу отышлы булыр. Бу әсәрдә сатира бөтенләй юк Автор берәүне дә камчыламый. Биредә нечкә юмор һәм талкырлык кына күрергә мемкин. Авыр эштән һем фәкыйрьлектән интеккән Карт кочагына утын күтәреп кайта. Байга эшләп, ясак түләп яшәүдән тәмам туйган һәм йөдәгән ул. Шушы хәлдән башка котылу чарасы күрмичә, ул Гаэраилне чакыра. Әмма Газраил аның җанын алырга килгәч: Чакырдым мин... Күтәрешмәссең микәя дип шул утынны — ди. Бик оста әйтелгәи. Кешенең оптимистлыгына дан бу I Нинди генә хәлдә булмасын, аакыты-аакыты белән бераз йомшап, тешеикелокке бирелсә дә, барыбер яшәүдән туймый. Соңгы сүз итеп шуны әйтәсе килә: aa- юрның һәр әсәре чарланган, һәр сүзе дә урынында. Ләкин мәсәлләрдәге ритм бертөрлелеге турында да әйтми булмый. Әсәрләр, яңгырашы ягыннан бер генә кылга корылган музыка коралын «өтерлеталер Шигырь азган һәркем белә: һәр әсәрнең үз «кәе» була. Дәрес, кайбер әсәрләрдә оста үрелеп бирелгән диалоглар интонацияне үзгәртеп җибәрергә ярдәм иткәннәр. Тик алар гына зур бер җыентыкны бертааышлылыктан коткара алмаган.